Җыр (хикәя)
Хатынын бала табу йортына илткәндә, алар авариягә очрады. Үзе бер атнадан соң гына аңына килде. «Хатының үлде, баласын табарга өлгермәде», — диде әби кеше. Их, аның урынына үзе үлгән булса соң...
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип
җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә
аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән
тама икән ул.
— Син кем? — дип сорады ир, ярым пышылдап. — Мин кайда?
— Мин — шәфкать туташы, исемем — Дилә. Сез хастаханәдә. Бер айдан
артык яттыгыз биредә. Менә, ниһаять, күзегезне ачтыгыз, сез үлемне җиңдегез!
Ир янә күзен йомды, тик тынычлана алмады. Димәк, бер ай хастаханә
койкасында ятып, тиешле җиренә барып җитә алмаган. Быел җәйгә чыккач,
күптән вафат булган хатынының анасы аны Сөендек авылына чакыртып хәбәр
җибәргән иде. Ни өчен икәнен әйтмәгән. Егерме ел элек бирегә эшкә килде
ул. Авылның иң чибәр кызы Зилә белән тормыш корып җибәрделәр. Яратты
ул аны, үлеп яратты, тик мәхәббәтләре генә гомерсез булып чыкты. Хатынын
бала табу йортына илткәндә, алар авариягә очрады. Үзе бер атнадан соң гына
аңына килде. «Хатының үлде, баласын табарга өлгермәде», — диде әби кеше.
Их, аның урынына үзе үлгән булса соң... Әйтерсең лә җанын суырып алдылар.
Ул сөеклесенең каберенә барып саубуллашты да, бу авылны ташлап, Себергә
үк китеп барды. Аның монда беркеме дә калмады. Шулай да ник чакыртты икән
әбисе? Әнә авылга да якынлашып килә. Кинәт тау итәгендә Зиләгә охшаган
бер кызның җырлап килүе күренде: «Там, там, там, тамуыңны...» «Зилә,
Зилә-ә-әм», — дип кычкырды ул. Аның тавышы борылыштан килеп чыккан
йөк машинасы гөрелтесе астында өзелеп калды...
Димәк, аңсыз килеш бер ай яткан. Зиләгә охшаган кыз шәфкать туташы
булып чыкты. Сөеклесенә охшаса да охшар икән. Ник соң ул аның җырын
җырлый? Зиләсенең җырын ишеткәч, аңына килде түгелме соң ул? Әллә
минем кызым исәнме икән? Бу сүзләрен кычкырып әйтте шикелле. Палатага
кереп килүче Дилә: «Әйе, әтием, мин исән, — диде. — Үләр алдыннан әбием
сөйләде. Әнием мине тапкач та вафат булган. Истәлеккә җыры гына калган,
әбием өйрәтте аны. Мин шул җырны җырлап үстем. Әбием барын да синнән
яшергән, мине алып китәрсең дип курыккан. Сине дә шуны әйтергә дип
чакырткан булган». «Кызым, кызым, син әниеңә шундый да охшагансың! Мин
синең исән булуыңны сизеп яшәдем бит. Төшләремдә гел әниеңнең җырын
ишетә идем. Бүген дә шуны ишетеп, үлем тырнагыннан ычкындым. Син миңа
яшәү бүләк иттең, балам. Мин яңадан тудым кебек, югалган бәхетемне эзләп
таптым», — диде әтисе һәм кызын, аталарча иркәләп, кочагына кысты.
Гүзәлия ТАРХАНОВА
"КУ" 3, 2015
Фото: pixabay
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев