Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән.
Аны шәһәр читендә ташлап калдырдылар бугай. Чүплек исе, ачы төтен исе килә. Төтен булуы аны сөендерде: димәк ул, каядыр җәһәннәм астында түгел, теләгәндә, кайтыр юлны табарга мөмкин булыр.
Кабыргалары шыгыр-шыгыр килә. Ләкин курку, караңгы төн авырту-сызлануны басып тора әлегә. Менә этләр өргәне ишетелде. Авыл этләре кебек кенә түгел болар, шыңшыйлар, бер-берсе белән тешләшеп чинашалар.
Әүвәл җил сыбызгысын хәтерләткән өзек-өзек тавышлар ишетелгәндәй булды. Менә берзаман әлеге аһәң ниндидер көйгә салынды кебек: бу килешендә ошбу өннәр алай ук өркетми, шомландырмый; ул тоеп алган көй, киресенчә, аңа дәрман өсти, котыласына өмет бирә; әлеге шомлы, куркыныч мохиттә капылт туган көй янәшәдәге урман тавышын аның тарафына алып килә; урман шавы белән бергә кушылып, шактый түбән ноталардагы күңел көен куаклыктагы сандугач оясы биеклегенә күтәрә дә шуннан соң әле һаман тыпырчынган җанын өмет хисе биләп ала; ул бер дә тукталып тормый, урмандагы төнге кошлар тавышы җаена агач ботакларын тирбәтә, яфракларны шыбырдата, әлеге тирбәнешнең дулкыны тиздән аның хыялында туачак көйнең тәүге ноталарын ишеттерә.
Ул оркестрдагы контрабас тавышын аермачык ишеткән кебек булды.
Төтен исе бик ачы, күзләрне кисә. Димәк, чүп өеме өстендә ята. Бәлки, янындадыр? Хуҗасыз этләр тавышы куркуын арттырып, авыртуны бөтенләй басты. Ул чүплектән читкәрәк тәгәрәде. Якында урман кебек агачлык шәйләнә. Күзләре караңгыга ияләшә башлагач кына күрде ул аны. Шул рәвешле үрмәли- тәгәри агачларга якынлашырга тырышты. Менә куш каенны узып китте. Бер нарат төбенә килеп җиткәч, туктап калды.
Нарат янында ул беркавымга тынычланды, күзләре караңгыга ияләшә башлады, күтәрелеп, төнге аяз күккә карады. Йолдызлар аңа таба чекрәйгән, тын гына күзәтәләр. Аяз булса да, җиле бар, нарат ботаклары төрле тавышка шыгыр-шыгыр килә. Төнге урман оркестрының яңгырашы күңелендә туачак яңа көй белән бергә кушыла. Бу гамәл-фигыль аны бөтенләй тынычландырды. Тагын кесәләрен капшады. Берсеннән хатынының лифчигын тартып чыгарды, борынына төртеп алды да кесәсенә кире тыкты. Бу юлы трусигын салып җибәрмәгәннәр икән...
Нарат кәүсәсе коп-коры. Ул аны башта учы белән капшап карады, аннары сыпырды. Тавыш чыкты. Тагын да катырак ышкыды, тавыш көчәйде. Юан нарат скрипка таягы булмаса да, әлеге тавыш аны тынычландырды гына түгел, күңелен кымырҗытты, хәлен җиңеләйтте. Ул йолдызларга төбәлде һәм үзенең языла башлаган көенә төнге күктән тагын яңа ноталар эзләде. Көй эзләде. Ул көйнең шактый өлеше язылып, хәтер киштәсендә урын алган иде инде. Күңеле хәтерендә алар. Тик әлегә башы да, ахыры да юк. Ничек тәмамланасы да билгесез. Кыл уртадан башланды шикелле әлеге көй.
Теге йолдызлар, шыбырдашып, урман өстенә яварга кереште. Алан яктырып китте. Төнге ут бөҗәкләре яктысы икәнлеген белсә дә, ул аның өчен җиргә төшкән йолдызлар иде. Бары аның гына колагы тоя алырлык аһәң ишетелде, шуның аркасында караңгы төн тагын да җылына төште.
Бу тәравих укый торган вакыт булырга тиеш. Аңа кадәр ястү. Һәр намаз алдыннан фарыз укыла. Ошбу намаз вакытында һава чак кына җылынып алгандай була. Мәрхүмә әнисе шулай ди торган иде. Әнисе үзе исән чагында малаен намазга утыртырга бик теләсә дә, Бәхти карышты, «соңыннан!» дип аклана килде. Тик хәтерли, әнисе намаз укыган чакта (андый вакытта намаз укыган кешенең алдына, каршысына чыгарга ярамый, мөгаен, ул читтәрәк, ян ягында булгандыр) өй эче дә яктырып, әнисе ягыннан ниндидер дулкын-дулкын җылылык сирпелә кебек иде. Ул чакта аның әлеге дулкын тирбәнешен көйгә саласы бик килсә дә, өлгерми калды, әнисе вафатыннан соң, өйдә намазлар укылмый башлагач, көй дә, теге җылылык та суынып, яктылыгы да сүрелде. Бәхти күптән түгел «Гарасат» дигән бер романнан Мөхәммәд пәйгамбәр турында гыйбрәтле фикер укыган иде. Ул шул урынга килеп төртелгәч, аптырап калды: яшь чакта әнисе сөйләгән бер риваять бит бу?! Укый башлауга исенә төште: Мөхәммәд пәйгамбәрнең дус шагыйре булган һәм пәйгамбәр шуңа һәрчак: «Син, кичәге, бүгенге турында язасың. Без ни булганын үзебез дә беләбез. Син язучы бит, яз әле иртәгесе көн хакында, киләчәк турында!» – ди икән. Тегесе аңа каршы: «Ә мин аны кайдан белим?!» – дип сорый. Мөхәммәд пәйгамбәр иреннәрен кыймылдатып, акрын гына: «Сиңа аны Җәбраил фәрештә әйтеп торыр, – дигән. – Тавышын ишетмәсәң дә, дулкын-дулкын булып килгән җылысын тоярсың!» – дигән.
Электән калган гадәте буенча намаз вакытларын хәзер дә гел карап бара, яхшы белә иде.
Хатыны Зәмирә дә тәрәзәдән йолдызларны күзәтә торгандыр. Тик ул аларның җиргә коелганын күрә алмый. Шул... берән-сәрән атылганнары чалынса гына инде күзенә. Ул йолдыз яңгырын күрмәгән яшь, матур хатынны кызганып, жәлләп тә куйды. Тәрәзәне ачмасын инде, өйдә бригадир булгач, киенмәгәндер дә, күкрәкләре ялангачтыр... Салкын тияр. Трусигы да юктыр. Бәлки, бригадир күптән китеп баргандыр? Хәзер хатыны аның кайтканын көтеп утыра торгандыр?..
Аландагы җиләк исе килеп торган үләннәр арасыннан көй ургыла да ургыла. Әлеге көйдә ялгыз хатынның моңсу рәвештә тәрәзәдән йолдызларны күзәтүе дә, ирен сагыну хиссияте дә бар. Ул хиссияттә хатынның ике битендәге уймакланып торган чокырлары, көлгәндә, шул чокырларның тирәнәеп алулары да чагыла. Аның күзләре генә түгел, бар йөзе көлә, бу көлү һәр ир-атны аяктан егып, гашыйк итәрлек. Күрәсең, бригадир да ярата аның көлүен. Болар үзләре үк көйнең яңа өлешен яза: әнә ул хатыны күзендәге дымны үз җиле белән киптерә; тик белеп булмый: бригадир белән булган мизгелләр турында сөйлисе киләме аның, әллә инде ул үзенең аянычлы хәленнән күңел яше белән тын гына елыймы соң? Хатынының көен урык-сурык кына тоя, аны һаман бер тәртипкә сала алганы юк. Моның шулай икәнен белү урман караңгылыгына караганда да шомлырак, куркынычрак иде.
Көй хатирәләрне бер тәртипкә сала. Бригадир элегрәк тә шәһәрчеккә кайтып килгән булган. Айгизәне эзләп тапкан ул, хәтта күрешкәннәр дә. Бу хакта Бәхтигә Айгизә үзе түгел, мәдәният йортында ул укыткан пианино дәресләренә йөргән Зәмирә чиште. Үзе күз атып йөргән Бәхти белән Айгизәнең мөнәсәбәтләреннән көнләшә иде ул. Тик кызның буйдак музыка укытучысына «күз атуы»ның сәбәбе генә аңлашылып җитми иде әлегә. Зәмирәнең Бәхтидән үзенә багышлап җыр яздырасы килә, йә яңа берәр көен үз исеме белән аталуын тели. Кыз һәркайда күз өстендәге каш кебек булырга омтыла, башкалар янында ялтырап күренергә тели. Пианино дәресләренә йөрүе дә музыкага гашыйк булуыннан түгел, хәтта Бәхтигә карата гыйшык та сәбәп түгел моңа; бары тик игътибар үзәгендә гел ул гына булырга тиеш! Нишләтәсең, холкы шундый, җирдә яшәргә түгел, күкләрдә очарга яратылган җан бугай ул. Бәхти аңа ошаса да, ул аңа кияүгә чыгу турында хыялланмый, чөнки егетнең иске пианиносыннан башка берние дә юк икәнлеген күреп тора. Зәмирә кебек чибәрләр бай ирнең йә сөяркәсе, бәхет елмайса, иркә хатыны булырга хыяллана...
Дусты Айгизә сер итеп кенә аңа каладан кайткан түрәнең, бригадир үзе була инде ул, сүз кушуы турында сөйләгәч, көнләшепләр үлә язды. Ни кылганын да аңлап җитмичә, Бәхтигә «яшерен серне» әләкләргә чапты.
Бертуктаусыз колак төбендә яңгыраган көй кинәт атылган йолдыз кебек бистә ягына очты, бригадирның ачык форточкасыннан аның өенә барып керде, анда Айгизәнең маңгай чәчләренә кагылып үтте, кыеклап бәйләгән алсу косынкасы чугы белән уйнап алды һәм яшьле күзләреннән үпте.
Алардан киткәч, төн ката үз өенә кайтып кергән бригадирны хатыны Айгизә каршы алгандыр. Әй, юк ла, Айгизә бригадирдан качкан дип сөйлиләр бит. Кайларда каңгырап йөри икән соң ул? Табасы, күрәсе иде элеккеге күрше кызын... Җаныннан саркыган көй капылт борылышлар ясады, күңел оркестрында барабан дөбердәп алды, флейта салкын тавышын ишеттерде. Аннары ул җан оркестрындагы скрипканы эшкә җикте. Скрипка, гадәттә, җырчы тавышына охшаган була.
Көй дәвам итте. Ул хәзер Айгизә турында иде. Бригадир шәһәрчеккә бөтенләй күченеп кайткач, беренче эше итеп Айгизәгә өйләнде. Моңа бар да шаккатты, Бәхти исә бөтенләй акылдан язгандай йөрде. Югыйсә теге чакта аңлашканнар иде бит инде, ул гына да түгел, алар тиздән өйләнешергә сүз куешканнар иде бит канә! Халык өчен тәмләп сөйләрлек гайбәт булса, Бәхтигә бу табышмак, нык төенләнгән бер сер иде. Ул бик хисле егет, кайчак ул хисләре аңын да томалап китә, ниндидер дәһшәтле көчкә әверелеп, җанын актарып ташлый; мондый очракта дошманыңнан йә үч аласы килә, яисә инде соңгы чиктә бауга менәсеме соң?! Бик озак исерек кебек йөрде ул. Бу хәл тагын бер кешегә, ул да булса, Зәмирәгә бик каты тәэсир иткән иде. Көнчелек уты кызны көйдереп бетерә язды шул чакта: тиктомалдан гына Айгизә нинди бәхеткә юлыкты! Бригадир кадәр бригадирның хатыны булды. Бригадир исә аны алдады! Бәхти янында чуалып, Айгизәне аннан биздерсәң, мин сиңа өйләнәм, дип вәгъдә иткән иде ләбаса! Шул чакта:
– Монда Айгизәнең ни катнашы бар? – дип, аптырап сораганын да ачык хәтерли.
– Айгизә – Бәхтинең илһамчысы! Күрәсеңме, ул нинди шәп көйләр яза. Барысы да шул Айгизә аркасында. Ә монда бары мин генә беренче булырга тиеш! Халык монда бары мине генә Алла итеп күрергә тиеш! Бар игътибар миндә, бар сүзләр бары минем хакта гына булырга тиеш!
Бригадирның җавабы кызны ышандырды. Чөнки аның: «Кара аны, син дә ул Бәхти янында бик чуалма. Көнләшеп куюым бар!» – диюе баягы сүзләренә ныклы дәлил кебек иде.
Шушы урында көй туктап торды. Бәхти аны онытмаячак, хәтер киштәсеннән җуймаячак. Оркестрның тулы яңгырашына (tutti) әле ерак. Ләкин күңелдә партитура сурәте бар инде. Ул әлегә фабула рәвешендә генә.
Аның үтереп эчәсе килә башлады. Чү! Нигә нәкъ менә бу нарат төбенә килде соң әле ул? Югыйсә аланның алдына ук чыгып торган куш каен янында туктый ала иде. Аны узып, наратка таба ук шуышты. Аның сизгер колагы төнге күбәләкнең әрекмән яфрагы өстендәге чык тамчыларыннан җыелган суда коенганын ишеткәч, ары үрмәләде бугай. Әрекмәнле урынны эзләп тапты. Тик монда дым гына. Ул теле белән әрекмәнне ялады. Монысын белмәгән булган икән: бераз арырак кырмыска оясы да бар. Учын кырмыска оясына терәде һәм кире тартып алып, кырмыскаларын сыпырып төшергәннән соң, аны иреннәренә китерде. Ачы тәм авызын киптерде генә, аның каравы, башы ачылып, зиһене аязды. Скрипка тавышы яхшырак ишетелә башлады – бу бригадир җыры иде. Тавышы гөбедән чыккандай булса да, моңы юк, көе юк икән бригадирның. Ул аны кызганып куйды. Көе булмаган килеш ничек яши икән соң бу адәм? Көйсез яшәп булмый лабаса! Бик кыен көең булмаган килеш хәят итүләре... Бәлки, ул көе юклыктан бригадир булгандыр да. Рәсми рәвештә «директор» дип аталса да, халык аны «бригадир» дип йөртергә гадәтләнгән. Үги атасы җәбрәй Сәми дә әүвәл бригадир булып торды. Туксанынчы еллар башында килде әлеге гаилә алар бистәсенә. Әллә сиксәндә үк микән? Бистә дигәне хәзер яңа шәһәрчек инде. Директор анда иң зур хуҗа.
Булачак бригадир яшьли ата-анасыз калып, монда – элеккеге бистәдә ятимнәр йортында тәрбияләнде. Ятимнәр йорты ябылгач, ул башкалар белән күченеп китмәде, урманга качып калды. Көзгә таба гына пәйда булды бистәдә. Аны башкаладагы ятимнәр йортына җибәрергә кызгандылар, дөресрәге, үзенең китәсе килмәде, елады, ялварды, үтенде, мине анда җибәрмәгез дип, күз яшьләрен түгә-түгә гозерләнде үсмер; тора-бара малай кемдә туры килсә, шунда яши башлады. Ләкин әйбер урлап халыкның үзәгенә үтте. Аны барыбер милициягә тотып бирүче булмады, кызгандылар, жәлләделәр. Бүреккә салып диярлек тәрбия кылырга тырыштылар. Буй җиткергәч, көннәрнең берендә эскерттәге энә кебек югалды ул. Шактый гомерләрдән соң, хәзер инде шәһәрчеккә әйләнгән бистәгә янә әйләнеп кайтты. Үзе генә түгел иде, башкаладан яхшы машинага утырып килде. Шома йөзле ташкала кешесе аны монда хуҗа-түрә итеп билгеләде.
Аннан соң ул үзенә аерым йорт, дөресрәге, өч катлы коттедж булдырды, Айгизәгә өйләнде, тик әлегә балалары гына юк.
Бригадир эшкә ныклап кереште. Әүвәл бушап калган ятимнәр йортын үзенеке итте, хакым бар, бу минем өем, диде. Аның янәшәсендә эштән туктап калган кирпеч заводы, май заводы бар иде. Аларны да үзенә яздырды. Ваучер кәгазьләре бер уч иде. Бистә читендәге элеккеге совхоз да аның исеменә күчте. Тик бер төн эчендә мең башка якын башмак тана, шулкадәр үк сыер малы гына каядыр юкка чыкты. Бушап калган абзарларга чит илдән чучкалар алып кайтып тутырдылар. Хөкүмәт ит планын үтәүне бурыч итеп куйган иде, бу эшкә алынган фермерларга миллионлаган субсидияләр бүленде. Бригадирга шуннан зур өлеш чыкты.
Хәзер шәһәрчеккә әйләнгән бистәдә аның нәселен дә, яшь чагын да белүчеләр калмаган диярлек иде, кем кая күченеп китеп бетте. Хәер, барыбер танымаслар иде. Үзгәргән ул. Әллә парик та киеп куйган инде? Калын кара кысалы күзлеге дә аны башка кеше итә.
Бәхти таныды. «Фәрештә» дигән кушаматы да исенә төште. Анысы консерватория тәмамлагач, туган бистәсенә кайтып эшли башлагач иде. Бригадирның яшь чагын белү генә түгел, алар бер өйдә диярлек үстеләр: аның әти-әнисе ятимне кызганып, еш кына үзләренә ала иде.
Кырмыска кислотасы, чынлап та, зиһенен ачты, исенә төшерде: бригадирның атасы бистәдә атаклы көмешкә куучы иде бит. Үзенекен итте ул чакта Сәми: әүвәл «Горбач» указы чагында «шинкар» даны алып, итәк астыннан шәраб сатты. Аракы-шәраб ише эчемлекләр кибетләрдә күренә башлагач та, аптырап калмады, яңа эшкуарлык җәелдереп җибәрде: көмешкә кайната башлады. Алар шул чагында – көмешкә ясаганда, ут чыгып, янып үлделәр. Гаиләдән бер малай исән калды. Аның көе әлеге вакыйгадан башланган иде түгелме соң: янган йорт, ятим калган малайдан идеме?
Юк, башы ул түгел иде бу көйнең! Бу бары «оркестрдагы» скрипка тавышы гына. Башы әле һаман табылмаган.
Исенә килгән һәр хәл-вакыйгадан гына түгел, үзе белгән, аралашкан бар кешедән дә, хәтта нинди явыз бригадирның үзеннән дә бер бөртек кенә булса да, игелек-яхшылык, мәрхәмәт орлыгы табасы килә. Яза башлаган көйне табасы килә һәм аны симфоник оркестр өчен ноталарга салачак.
Замана шундый: тормыштагы һәртөрле кабахәтлектән гаҗиз булган күңел күзенең гүзәл манзара күрәсе килә. Җан да шуңа күрә гел матурлыкка омтыла. Гомер буе мәхәббәт, матурлык эзли кеше. Җирдә начарлык, явызлык күп булгангамы, кабалана-кабалана, тырыша-тырыша эзли аны адәми зат...
Аның күңел көе бригадирның кабахәт гамәлен акларга азаплана. Бүгенге явыз адәмнең түгел, моннан дистә ел элек аларның ишегеннән керә алмыйча салкын болдырда туңып, катып торган бәләкәй малайны исенә төшерә дә үзенең шул чактагы кыланышын акларга тырыша... Бригадир – ул чакта аны яшь язуындагыча «Абрам» дип тормыйча «Абрар» дип йөртәләр иде, кайчандыр монда читтән килеп йортка кергән атасының исеме дә «Самуил»дан Сәмигә әйләнгән – ялан тәпиенә калош эләктереп пес итәргә чыга да бозланып каткан ишекне ачарга көче җитми. Ул – хуҗа малае Бәхти – өйдәшенең туңып торганын белсә дә, ишекне юри барып ачмый, кертәсе килми. Кемгә, нигә кирәге бар аның, катып үлсен шунда дип уйлый. Чөнки Абрарның ата-анасы аркасында ярты бистәнең йортлары янып, кара күмергә әйләнде. Ул гаиләне яратмыйлар. Ут чыгарганчы да аларның башкалар кебек мондагы заводларда эшләп азапланганы булмады, атасы башта бригадир исәбендә йөрде, аны ташлагач, сату итте, дигән идек. Аларны бары каргыйлар гына. Бәхти моны ишетеп белә. Ләкин бүген Абрардан аның өчен үч алуы түгел. Конфет өчен күралмавы, өйдә ике малай булгач, өлкәннәр игътибарны да, конфетны да икегә бүлә. Әтисенең кесәсенә ияреп кайткан суыра торган конфетның да берсе Абрарга эләгә. Элек конфетлар икәү, өчәү булса да, бары аңа гына тия иде. Үз бәхетен беркемнең дә башкалар белән, бигрәк тә читләр белән уртаклашасы килми. Көйнең ошбу өлеше әнә шул турыда.
Бригадир көенең башын эзләп тапты сыман ул, ниһаять! Бер дә көйсез адәм түгелдер бит инде. Тагын эзләячәк әле... Һәркем бәхет эзли. Моның бер дә гаебе юк. Иң әһәмиятлесе: бәхетле булырга омтылган кешегә этлек кылырга, аяк чалырга берәүнең дә хакы юк! Андыйларга Аллаһның каргышы төшә, диләр. Без моны белмибез генә. Каргыш – бик авыр нәрсә... Дошманыңа да күрсәтмәсен андый бәлане, дип уйлый Бәхти, һәм аның чираттагы көй-нотасы нәкъ шул хакта. Тора-бара әлеге көй күкләр белән тоташа. Аллаһ ризалыгын ала ул анда...
Көй акылга буйсынмый, ул бары күңел ихтыярында.
Берәрсенә ияреп, җылы өйгә керү бәхетенә ирешкән малайның табан асты бозланып ката. Бәхти аны, ишек катындагы агач караватка төртеп егып, шул бозга кайнар сулышын өрә, туңган урынга үзенең җылы кулларын куя, авыртудан шыңшыса, сиздермичә генә бөеренә төртә. Аягы җылынып бетә. Малайның күзләрендә яшь. Ул моңлы күзләрдә яшәү чаткысы. Тегесенең рәхмәт йөзеннән хуҗа малаен кочаклыйсы килә. Бәхти дә йомшара. Кесәсендәге соңгы конфетны алып, аңа суза, үзенең авыз суы корый. Аннары алар пыр тузып уйнарга керешә.
Көйнең бу өлеше җиңел язылды. Симфоник оркестр өчен барысы дүрт өлештән булыр дип уйлаган иде. Малай чак хатирәләре, мөгаен, виолончель белән башкарылыр. Аның тавышы тыгыз, куе. Һәм скрипка. Нечкә, якты, җылы хиссиятне скрипка яхшы бирә.
Кырмыска оясы янында җылырак, әлбәттә, ләкин хуҗалары кием астыннан кереп, гел бимазалап тора. Бер караганда, бу яхшы да, аңа хәзер йокларга ярамый. Көенә кискен борылыш кирәк.
Бер кат кырмыскаларны сыпырып төшергәч, көйнең икенче өлеше башланды. Салмак иде ул. Әнә, бригадир аның өендә, аның газиз хатыны янында. Бәхтинең хатыны бик чибәр, алай гына да түгел, дөньяда атаклы бер матур иде. Бәхти Айгизәгә үч итеп өйләнде аңа.
...Бригадир башка чакта бик кыю, әрсез һәм оятсыз иде дә, хәзер шул матурлык каршында ничектер юашланып калган. Яшь хатынга якынлашкан саен гәүдәсе калтырый.
– Син мине чәнчеп үтермәкче мәллә?! – ди ул калтыранган тавыш белән. – Теге чакта сине тыңламаган өчен үч алырга уйлыйсыңмы?! – Хатын бу сүздән үзе дә дерт итеп куя. – Хәзер, хәзер, чишенәм, – ди һәм халат төймәләрен ычкындыра башлый.
– Тукта! – дип кычкыра бригадир. – Тукта, дидем мин сиңа!
– Син монда шуның өчен килмәдеңмени? Минем Бетховенны шуның өчен өйдән типкәләп чыгармадыңмыни?!
Хатынның куркынган күзләре бригадирга төбәлгән. – Син бик матур! Менә дигән мисс!
– Синең үз хатының да курчак кебек.
– Юк! Син матур!
– Синең хатының тагын да...
– Ул башка!
– Кысыр, димәкче буласыңмы? Үзең гаепле, диләр түгелме соң?!
– Молчать, дура! Ул көмәнле!
– Ха! Кемнән?! Синнәнме әллә?!
– Тагын кемнән булсын, тиле хатын?!
– Базыңдагы каймак чүлмәгенә ата мәче төшкән!
– Молчать, дура!
– Дурасы дурадыр да... Минем Бетховенны юкка гына типкәләп чыгармадың бит! Менә, үчеңне ала аласың аннан хәзер, бригадир!
Хатынның чишелгән төймәле изүләре ачылып, аннан шалкан кебек шәрә матур күкрәкләре тышка бәреп чыга. Бригадир тораташ булып каткан. Ул бер адым хатынга таба атлый... Скрипка ачыргаланып еларга керешә.
– Дөнья кабахәт. Ә син гүзәл. Монда кайтканнан бирле мине сиңа тарта. Айгизәгә дә. Сезнең икегезнең берегез дә Бәхтигә булырга тиеш түгел иде!
– Бетховеннан үч алуың инде, беләм...
– Сез мине икегез дә малай чактан ук санга сукмадыгыз. Ятимгә күрә.
– Без барыбыз да ятим, без барыбыз да – адашкан җаннар...
– Ә сез ник ятим әле?
– Күкләр бездән күптән йөз чөергәндер инде... Карале, бригадир... кем... Абрар, теге чакта син икебезгә дә берьюлы гашыйк булган идеңме әллә?!.
Бригадир дәшми. Тынлык. Әлеге тынлыкны оркестрдагы альт тавышы дәвам итә. Ул йомшак, иркә тавыш.
Күптән түгел шәһәрчектә гомуми җыелыш булды. Бригадир анда зур доклад белән чыгыш ясады. Без коммунизмдагы кебек яшәргә тиеш, диде. Мисаллар китерде. Хезмәт хакларының ун тапкыр арттырылачагын вәгъдә итте. Бер мәртәбә «коммунизмда яшәп алган» халык акрын гына, тын гына кул чапкандай итте.Үрле-кырлы сикерүче күренмәде.
Бригадирның яшь чагын хәтерләгән элеккеге бистә кешеләре аның бу сүзләренә бөтенләй ышанмады. Аракы сатып һәм көмешкә коеп, мал тупларга хыялланган нәселнең язмышы аянычлы тәмамланды ласа. Тормышлары көйләнә алмады. Урлап яки әшнәлек аркасында капылт баеп, бүген затлы чит ил машинасына кунакласаң да, ни хәл итмәк кирәк, йөргән юлларыңда бабаңнарның чабата эзе ярылып ята...
Теге чакта Абрар бистәдән калага китеп югалса да, чынлыкта исә, ул бер дә «югалып» калмады. Балачактан яклаучысы, сыеныр кешеләре булмау, малайда бары үз көчеңә генә таянырга кирәк дигән эчке инстинкт тәрбияләгән, моны кечкенәдән канына ук салган. Үсеп җиткәч, әнә шул кан күзәнәкләре акылына тынгылык бирмәде. «Үз көчең» дигән нәрсә аны әрсез итте, кыюлык өстәде. Дәүләт малын аерым төркемнәр, хосусыйлаштырабыз дигән булып, үз кесәләренә шудырып яткан чакта ул да нәкъ әлеге «базар»ның уртасында кайнап алды; кирәкле урында кирәкле чакта туры килде. Халык нишләтергә дә белмәгән ваучер кәгазьләрен күпләп кулга төшереп, алар берничә шома егет белән берләштеләр, араларында шактый гыйлемлеләре, акны карадан аера белгәннәре дә бар иде. Вахит Алиевич дигән бик шома кавказлы белән дуслашты, шуның белән дә шактый эшләрне әйләндереп куйдылар: харам малны күпләп кулга төшерергә җай чыккан иркен вакыт иде ул. Вахит Алиевич дигәне берничә шәһәрдә казинолар да тота, Кавказ аша монда тоташкан наркотрафик та аның күзәтчелегендә иде, дип сөйләделәр. Ул чынлап та башкисәр, юлындагы көндәшләрен ике дә уйламыйча юкка чыгарып бара иде. Бу кырын гамәлләрдән Абрар да читтә калмады. Элекке башкисәр төркемнәре замана үзгәрә барган саен малларын канунлаштырып, берзаман хөрмәтле әфәнделәргә әверелеп киттеләр, депутат кәнәфиләрен сатып алдылар. Шуның белән урланган малны сакларга да, арттырырга да җай чыкты.
Харам мал холыкларын да үзгәртте: алар гүя дөнья тоткасы, алар, имеш, иң акыллы, иң башлы, иң гыйлемле һәм үткен зиһенле, алар, имеш, «Алла» иде, алар, җилпер канатлары булмаса да, изге фәрештәләр иде. Мал ничек ансат килсә, күп вакыт шулай җиңел генә шуып та чыга иде. «Атай малы жәл түгел, үземнеке мал түгел!» – дигән гыйбарә дә бу дәвергә карамый, чөнки аларның аталары малсыз, ягъни чабаталы, дүрт сыйныф белемле булган. Менә шул малайлар бер кәлимә дога белмәсәләр дә, зур мәчетләр, алтын түбәле чиркәүләр салдырдылар, шуның белән исемнәрен мәңгеләштерергә тырыштылар. «Алла йортлары» төзеткәч, үзләрен имам-руханилардан да гыйлемлерәк, белеклерәк итеп хис иттеләр.
Кесәсе шактый калынайган Абрар барыбер тыныч түгел, ятимлек, ялгызлык хисе аны һаман куркыта иде. Шуңа күрә ул башкалада калырга теләмәде, аулаграк урын сайлады. Нәкъ шул вакытта үзе туып үскән һәм инде шәһәрчеккә әверелеп барган туган бистәсе исенә төште. Хәер, ул аны беркайчан да онытмаган иде, ниндидер көч магнит кебек аны гел шунда тартып торды. Аларның гаиләсен өнәмәгән, янгын чыгарган өчен үги атасын каргаган күршеләр, әмма шул ук вакытта аны өй саен үзләренә алып, киендереп, тамагын туйдырып, тәрбияләп тә ятим икәнлеген гел исенә төшереп торган ул кешеләр алдында башка сурәттә күренәсе килә иде. Чөнки анда бәхетсез балачагы ирешмәгән максат-хыяллары, теге чакта аны санга сукмаган гүзәл Айгизә, Зәмирә калган иде...
...Бригадир чыгышыннан соң, җыелышның концерт өлеше булырга тиеш. Бәхтине игълан иттеләр. Ул рояль артына утырды һәм башын кыңгыр салып уйный башлады, аннары скрипка алып сыздырырга кереште. Бу әсәр Бәхти- Бетховенның (хатыны кайчак шаяртып үзара гына шулай дип атый аны) мәхәббәт турындагы яңа көе, беренче әсәре иде. Айгизәгә багышланган көй. Уйнап бетергәч, көчле алкышлардан мәдәният йортының түбәсе күккә күтәрелгәндәй булды. Халык аягүрә басып, кул чапты. Бригадирның «коммунизм» хакындагы буш сүзләре шундук җилгә очты. Бистә бары Бәхти турында, аның таланты хакында гына гөжләде ул көннәрдә.
Хатыны Зәмирә исә үпкәләп, үзенчә фикер йөрте: «Нишләп әле ул ниндидер Айгизәгә багышланган! Нишләп миңа түгел?! Әәә... Беренче мәхәббәте, диделәр бит?»
Ә үзенең беренче гыйшкы кем иде соң әле? Биюче малай Абрармы? Шул ятим малаймы?.. Ул кинәт кенә юкка чыккан иде бит?! Бригадир сурәтендә яңадан әйләнеп кайтса да, теге чактагы малай күптән югалган, онытылган иде инде...
Бригадир йодрык белән сугып, мәдәният йорты директорының язу өстәлен урталай сындырды. Бик ачулы иде. Хөсетлеге яман иде бригадирның, ул, «авызлыгын» чәни-чәйни, клубтан урамга атылды һәм атнага якын кеше күзенә күренмичә йөргәннән соң, төн ката Бәхтинең такта ишеген тибеп аударып кына, йортына бәреп керде. Ярдәмче-бурзайлары Бәхтине типкәләп тышка чыгарып аттылар.
Монысы булган хәл турындагы көйнең бер өлеше.
Бәхти чираттагы кырмыска көтүе һөҗүменнән котылды да күңел кылларын «Фәрештәләр» дигән исем астында яңа көйгә салырга кереште. Моң булып күкрәктән агылды ул...
– Син мине кеше юклыктан файдаланып, пычак белән чәнчемә тагы, яме?!
Хатын бригадирның әлеге сүзләрен шундук аңлады һәм кухня өстәлендәге зур пычакны тартмага шудырып төшерде. Өстәл өсте бушап калды.
Бригадир капылт икенче кеше булып үзгәрде.
– Мин спирт заводын эшләтеп җибәрәм. Главный технолог булып
киләсеңме? – диде. – Син КХТИ бетергән бит. Мин беләм, – дип куйды. Хатын халатның соңгы төймәсен ычкындырды.
– Син монда шуны әйтергә килмәдең бит. Йә?!! Бригадир, алпан-тилпән атлап, ишек ягына борылды.
– Матурлык чәчәкләрен кыргыйларча коясым килми. Ә инде минем хатыным булырга ризалык бирсәң? Бу хәерче Бетховеның белән ачтан интегеп ятканчы! Кара син бу өегезне!.. Эт оясымыни?! Үзен хөрмәт иткән кеше мондый куышта яшимени? Бер атнадан киләм. Җавабыңны әйтерсең, – диде ул һәм каты басып чыгып китте. Ярдәмче бурзайларның берсе ишегалды ягына очкан ишекне урнаштырып маташа иде.
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?»
Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. «Син матурлык конкурсында мисс булган кыз идең! Хәерче композитор алачыгында шиңәчәксең бит болай!» Артына чәчәк гөлләмәсе яшергән, сары розалар көлтәсе. Ул аларны өстәл өстенә куйды да, шыгырдый торган идән тактасына салмак басып, бу юлы бөтенләйгә чыгып китте. Бригадир басканда, идән әллә нинди тавыш чыгара икән, дип уйлап куйды хатын, халат төймәләрен каптырганда.
Бригадир аның тәненә орынмаса да, шәрә гәүдәсенә ниндидер пычракмы, тузанмы йогып калган шикелле иде. Ул өйдәге утларны сүндерде дә шәм кабызды, аннары халатын салды, шәп-шәрә килеш душка керде. Өй эчендәге караңгылык матур хатынның ачык күкрәкләрен, тәнен шашып-шашып үбәргә кереште. Ул әүвәл кытыкланды, аннары рәхәт караңгылык дулкыны аны иркәләргә кереште. Тик бу иркә дулкынның «тавышын» ишеткәч кенә, ул аның Бәхтинең күптән язган көе икәнлеген хәтеренә төшереп, сискәнеп китте. Су кранын борды. Боз кебек салкын су куырып алды. Кайнар суны кушты. Беркавымнан соң җылынды, хуш исле сыек сабынны учына алып күкрәкләрен, тыгыз ботларын ышкырга кереште. Зур сөлгегә уранып, душтан чыкканда, өй эче йолдызлар яктысыннан гөлт иткән. Шул яктылык белән ачык форточка аша тагын ниндидер бер таныш көй ургылып керә. Әлеге көйне алар икесе дә – урман кырыендагы нарат төбендә яткан Бетховен да, өй уртасында шәп- шәрә басып торган яшь гүзәл хатын да ишетә, тоя иде.
Көй әнә шулар хакында сөйләде...
(Дәвамы бар)
"КУ" 12, 2019
Фото: pixabay
Теги: чәчмә әсәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев