Логотип Казан Утлары
Хикәя

"Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми..." (хикәя)

Кинәт аның бөтен барлыгын курку биләп алды. Үзенең моңарчы җайлы гына аккан тормыш рәвеше өчен курку иде бу. «Карале, көтә бит, әй. Әллә бөтенләйгә берегергә чамалыймы? Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми...

Чамасыз салкын булгангадыр инде, трамвайның ишекләре колак моңарчы ишетмәгән ниндидер авазлар чыгарып, теләр-теләмәс кенә ачылды. Кыска тунының барлык сәдәпләрен эләктергән, якасын күтәргән берәү тукталышта төшеп калды. Җил, котыра-котыра, урамда кар себерә. Төн уртасы якынлашып килә инде, биек-биек йортларның тәрәзәләрендә утлар да сирәгәйгән. Әле заводтан кайтырга чыкканчы ук, Касыймга күңелен ниндидер бушлык биләп алгандай тоелган иде. Күңелсезлектән, кая барырга белми аптыраганнандыр инде. Тукталышка чыгып баскач та, соңгы трамвайга кереп утыргач та котыла алмады ул әлеге бушлыктан. Баштарак тун куенына чумып йокымсырап барды, бераздан күрше утыргычта гәпләшеп кайтучы хезмәттәшләренә кушылып китәргә маташты. Күңел бушлыгын барыбер җиңә алмады.

Иртәгә чәршәмбе. Димәк, кабат иртүк эшкә барасы… Касыймның күзләре тәрәзә артында аларны озатып калучы шакмак ут яктыларын – йорт тәрәзәләрен санады: бер, ике, ун, егерме… Баштарак сирәк кенә тоелса да, очы-кырые юк. Җитмәсә, баш миен һич көтелмәгән уй кимерергә тотынды: нигә дип шулай соң, төн уртасында кунакка барырга булды әле? Ничек кабул итәрләр аны? «Ә нишләмәк кирәк? – дип юатырга тырышты ул үзен. – Өйгә кайтсаң… Анда ялгыз телевизор, салкын түшәк, кичә командировкага дип чыгып киткән хатын пешереп калдырган сөтле боткадан башка берни көтми. Ялгызлык дигән дошман зарыгып көтә. Колачларын җәеп»… 

«Арытты бүген», – дип уйлап куйды Касыйм. Трамвай тәгәрмәчләре дә шуны ук кабатлый иде кебек: арытты, арытты, арытты! «Анда баруым да инде… Иманым камил, шунда ук йоклап китәчәкмен бит әй. Ә ул кыен хәлдә калачак. Борчылачак, кәефе кырылачак. Иртәгә аның да эшкә барасы бар бит әле… Хикмәт анда гына да түгел бит әле, бөтенләй башкада, башкада, башкада». Тукта, тукта, кая ашыгасың, дигән кебек, трамвайны тоткарларга маташучы көчле җилгә, кар тузанына ияреп, нәкъ шул «башка хикмәт» озатып калгандай тоелды Касыймга. Ир бу «хикмәт»нең ни икәнен якынча гына да күз алдына китермәде, ләкин йөрәге белән тойды: бүген бару кирәкме соң? Трамвайдан төшкәч тә, икеләнеп, шактый басып торды Касыйм. Үзенчә шаярырга ниятләведер инде: салкын җил тунның сәдәпләре арасыннан үтеп кереп, ирнең тәнен чеметеп чыкты. Касыйм, корт чаккандагыдай хәрәкәт белән, өшегән түшен угалап алды. Ниндидер йөз адым чамасы ераклыкта гына аның йорты. Тәрәзәсендә ут бар. Көтә. Килеп ишеген шакы гына, бар да булачак – җылысы да, кичке ашы да, иркә кочагы да, тәмле йокысы да, башкасы да… 

Касыйм декабрь аеның якшәмбе көннәрендә үзенең яхшылап кырынып, матур спорт костюмы киеп, җилкәсенә чаңгылар элеп шушы тукталышка килүен хәтерендә яңартты. Беренче тапкыр шушы тукталыш очраштырды аларны. Беренче кат иреннәрен табыштырды… Шәһәр читендәге урман ак карга төренгәч тә, якшәмбе көн җитүен түземсезлек белән көтеп алган иде Касыйм. Һәм җае чыгу белән, табигать кочагына талпынды. Трамвай тулы халык. Кемдер базарга, кемдер, Касыйм кебек үк, кышкы урманга бара. «Болай да бер аякта гына барырлык, монда син тагын…» «Чаңгыларыңны кочаклабрак тот әле, кеше өстенә ава бит…» Усал сүзләр дә ишетергә туры килде Касыймга. Тик ул аларга игътибар итмәскә тырышты. Ел буе көтеп алды бит ул кыш җитүен. Бүген, ниһаять, кабат чаңгыга баса. Кычкырсыннар шунда рәхәтләнеп. Ә аңа барыбер, аның күңеле ниндидер сәер ашкыну белән иләсләнә, урманга чакыра иде. 

Трамвайдан этеп диярлек төшерделәр Касыймны. Җиргә аяк басуы булды, кулындагы чаңгысы ычкынып китте. Өлгерә алмый калды Касыйм, чаңгы янәшәдә генә басып торучы бер яшь кызның җилкәсенә тиде. Шуны гына көткән диярсең, кыз кинәт Касыймга таба борылды да туп-туры күзләренә төбәлде. Ирнең бөтен тәне аркылы ниндидер сәер дулкын йөгереп узды.

– Аһ, шайтан… Гафу итегез, мин… – диде Касыйм зур гаебе булган кеше кыяфәтенә кереп. 

– Зыян юк, борчылмагыз. 

Аһ, бу күзләр!.. Тагын бер кат гафу үтенеп, Касыйм калкулыкка таба атлады, ә кыз, очраклы танышын күзләре белән озатып, тукталышта калды… 

Туйганчы шуды Касыйм. Инде кайту нияте белән урман читенә чыккан иде, кинәт кенә аяклары җиргә береккәндәй, каккан казык кебек катып калды: ап-ак кар өстеннән ап-ак куртка кигән кыз йөзә! Бу бит… бу бит баягы күзләр иясе! Кая инде монда кайтып китү?! …Якшәмбе саен шушында, калкулык янында очраштылар алар. Укытучы иде ул кыз. Өстәвенә, чаңгыда да оста шуа. Чаңгы тагып, кышкы урманны ничәмә-ничә кат әйләнделәр, озаклап калкулыкта шудылар. Ул ак кар ярата иде. Шушы сирәк очрашулар вакытында гына да кыз Касыймга кышкы табигать, кар турында күпме шигырь сөйләде… Ә бер көнне, кичкырын, инде эңгер-меңгер төшә башлагач, гадәттәгечә, трамвай тукталышында хушлашканда, Касыйм кызның иреннәреннән үбеп алды… Аларның аралары торган саен җылына, якыная барды. Бөтен дөньясын онытты Касыйм. Бар уйлаганы – укытучы кыз, аның иркә, җылы кочагы, йомшак иреннәре… Кайбер якшәмбедә, өеннән төнге сменага эшкә барам дип чыгып китеп, кыз фатирында куна да калды. Касыймның: «Бердәнберем, мәхәббәтем минем. Сине генә сөям. Ышан миңа», – дип пышылдаулары кызны тәмам исертә иде. Иргә сүз катмыйча гына, үзалдына әллә нинди хыялларга чумды. Яшьлеге офык артында калып килүче кызның күкрәк турында ниндидер өмет чаткысы кабынды… 

Менә хәзер Касыйм тагын шул тукталышта басып тора. Салкыннан дер калтырап. Ул яхшы белә: кулларыннан әле дә машина мае исе аңкый, бите дә чип-чиста дип әйтерлек түгел, күлмәге дә соры, якасына тимер кыйпылчыклары береккән. «Бу кыяфәттә ничек кабул итәр икән? Киләм, дип, нигә шалтыраттым ичмасам…» Тик, юк, иң мөһиме бу да түгел. «Якшәмбе көн! – дип уйлап куйды Касыйм. – Безнең мәхәббәт бәйрәме иде бит. Ял көне. Ә мин нишләп, атна уртасында килеп, шул бәйрәмне гадәти көнгә әйләндермәкче булам. Дөрес, ул мине кертми калмас, ашатыр да, юындырыр да… Юк, бәйрәм бәйрәм булып калсын инде!» Касыйм кинәт иң мөһимен аңлады. Аның ап-ак кар өстендәге мәһабәт буй-сынлы чаңгычы гына буласы килә! Чөнки үзен нәкъ менә шуның өчен, текә калкулыктан күз дә йоммыйча боргалана-сыргалана шуып төшә белгән өчен генә яраталар, дип уйлады ул… «Нигә алдарга үз-үзеңне? Андамыни хикмәт? – дигән уй йөгереп узды Касыйм күңеленнән. – Арыдым мин. Туйдым. Туйдым?..» 

Ниһаять, Касыйм аңлады. Бактың исә, мондый хәлдә калуы беренче тапкыр гына түгел икән ләбаса. Бик күпләргә әйткән бит ул бу сүзләрне: «яратам», «ышан миңа»… Касыйм үзен көткән ялгыз тәрәзәгә янә бер күз ташлады. Кинәт аның бөтен барлыгын курку биләп алды. Үзенең моңарчы җайлы гына аккан тормыш рәвеше өчен курку иде бу. «Карале, көтә бит, әй. Әллә бөтенләйгә берегергә чамалыймы? Ә бит ул минем гаиләле кеше икәнемне дә белми, авыз ачып сораганы да юк ичмасам. Еламаган балага имчәк каптырмыйлар – очраган берсенә биография сөйләп йөри алмыйм бит инде. Авыз пешкән чаклар булды. Монысы да йөрсен тагын, хатын янына барып, ир бүлешеп…» Ишекне шакымады Касыйм. Телефоннан да шалтыратып тормады. Тукталышка якынлашып килүче таксига кул изәде.

Ә кыз әле дә булса өстәл артында утыра иде. Кайчаннан бирле көтә ул… Кызның өметләре, якты хыяллары белән тулы ике чынаяк та ничә җылынып, ничә суынды инде. «Нигә килмәде? Ник шалтыратмады? Бәлки, үземә шалтыратыргадыр?» Кыз телефон трубкасына үрелде. Кире куйды. Аптырагач, бизәкле тәлинкәдән чәк-чәк алып капты. Гаҗәп, нишләптер бал тәмен тоймады. Чәк-чәк тозлы иде…

 

Амур Фәләх

Фото: pixabay

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев