Айзидә
Пошынып әрле-бирле йөргән анасының хәзер нидер кузгатып, туздырып атарга да күп сорамаганлыгын белгән Дәүләтҗан, беравык сүз катырга шүрләбрәк торды...
1 кисәк
Көнозын янып арыган кояш баешка башын салган иде инде. Гөлҗамал тәрәзәдән күзен алмады. Әнә, март кояшының көләч нурында балкып яткан ап-ак тау битләренә зәңгәрсу төс иңә башлады. Урман авызында Айзидә әле һаман күренмәде.
– Быел әнә тагын укуы калды. Сез укысын, дип, баланы надан итәбез бугай инде, – диде Гөлҗамал, Айзидә турындагы сүзне әллә кайсы очтан башлап. Әйтерсең, кызына кагылышлы барлык чишелеш тапмаган мәсьәләләр тутырылган сандыкны ачып җибәрде дә, кулын тыгып, эләккән берсен тартып чыгарды.
Пошынып әрле-бирле йөргән анасының хәзер нидер кузгатып, туздырып атарга да күп сорамаганлыгын белгән Дәүләтҗан, беравык сүз катырга шүрләбрәк торды. Ләкин дәшми торуының да яхшыга илтмәгәнен белә ул.
– Әни, менә быел ни сәбәпле укырга бармады соң ул? Күзгә бәреп сораганнан Гөлҗамалның кайнавы бераз басылып киткән сымак булды.
– Ник бармады? Соравы җиңел. Ник бармады, имеш... – Хатын, сорауга җавап эзләгәндәй, сөйләвеннән туктап, җәһәт хәрәкәтләр белән өстәлгә бер чуен «чикмәнле» бәрәңге, сөт, тозлаган кыяр, кәбестә, сөлгегә төрелгән кара икмәк чыгарды.
– Ничек барсын соң? Мин эштә, – дип, сүзен дәвам итте ул. – Заготзернога иртән китәм, кич кайтам. Ул да, мәктәпкә караңгыдан чыгып китеп, төнлә генә кайтып егыла. Якын ара түгел. Йортны кем карый? Икәүләшеп ташлап чыгып китеп буламыни? Сыерны бетерсәк, җиңелрәк булыр иде дә. Аны да бетереп булмый әле. Сезне укытасы бар. Сыерсыз бөтенләй терәксез калабыз. Әле тырыштырсаң – сөте, мае бар. Шул Айзидә аркасында гына кыш чыга инде ул, бахыр.
Гөлҗамал, сөйләнә-сөйләнә, тәрәзәдән урман ягына тагын борчулы караш ташлады. Әнә, олы юлдан төшеп килә түгелме, чукынчык кыз. Караңгы куерганчы кайтып керәчәк, димәк.
– Аллага тапшырган инде, – диде ул, тагын өстәл тирәсенә әйләнеп кайтып.
– Укыса, кеше булыр иде дә соң. Бигрәк сыек инде үзе. Кеше арасында бераз йөрсә ныгып, усалланып та китәр иде. Артык гади булма, дип ачуланам да инде, югыйсә. Ни әйтсәң дә, авызын ерып тик тора. Үзен генә чыгарып җибәрү дә куркыныч. Кыз бала бит.
Дәүләтҗан әнисенең сүзне кай тарафка юнәлткәнен белә. Ул анасы теләгәнне бик теләп башкарырга да риза. Ләкин, аның шәһәрдәге бүгенге хәле әнисе уйлавынча, «кырган да борган» гына түгел иде шул.
– Әни, үземнең янга ала алмыйм әле мин аны. Белем кирәк. Башта техникумга илтмичә булмас.
Гөлҗамал, кызын исән-сау күрүдәнме, бераз яктырып киткән йөзен улына борды. Аның үткен карашын күтәрә алмый, Дәүләтҗан башын аска иде. Ни дип әйтсә дә, әнисе аңа ышанмас кебек тоелды.
– Үзе генә укый алырмы ул? Бигрәк җебегән бит. Авызына чәйнәп салганны да йотарга курка.
Әнисе хак сүзләр сөйләгәнен белә Дәүләтҗан. Чынлап, Айзидәне бу хәлендә берүзен генә шәһәргә чыгарып җибәрү куркыныч, әлбәттә. Сабый гына бит әле ул. Әнисе янында, аңа иңгә-иң куеп тормыш йөген сөйрәп барырга туры килсә дә, үзе һаман самими, хыялый бер зат иде. «Тормыш йөге», дип зурлап әйтелгән сүзне ул шул самимилеге белән йөк итеп түгел, ә гади чынбарлык дип кабул итте. Ни йөрәгең белән илтерсең дә, ни йөрәгең белән калдырып кайтып китәрсең? Дәүләтҗан бу хәлне, гомумән, күз алдына да китерә алмый иде хәтта.
– Соң, нишлисең? Башкача чара юк, – дип, үзенә-үзе җавап бирде кебек егет. – Быелдан да калдырырга ярамый, әни. Анда көн саен ун километр йөреп укыйсы түгел. Укыр. Торырга урыны да булыр.
Гөлҗамал, сәкегә килеп утырып, мөлдерәмә тулы карашын улына төбәде. Улы да, яңа гына укуын тәмамлап, укытучылар әзерләү курсларына эшкә урнашып йөри. Аннан да артыгын таләп итеп булмас. Дәүләтҗанның да бит үз көче белән, һәр мөмкинлеккә чытырдап ябышып, тормышта үзенә юл ярырга тырышып ятышы. Ачулана аламы соң ул аны?
(Дәвамы бар)
"КУ" 12, 2018
Фото: pixabay
Теги: хикәя проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев