21 ноябрь 2026 яңалыклары
-
21 ноябрь 2026 - 17:00
ӘДИП ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Ничек кенә булмасын, Ф.Яруллин халкыбызның киләчәгенә ышаныч-өмет белән карый. -
21 ноябрь 2026 - 15:00
Язмышларым әкияттәге төсле
Кыш өстеннән язлар йөгереп узды, Кыңгыраулар гөлдә чыңлады... Язмышларым әкияттәге төсле, Әкиятләрнең азмы чыннары?! -
21 ноябрь 2026 - 13:00
ЧТД (хикәя)
Исәнме, укытучым! Тамакка төер тыгыла. Озак яшәмәгән икән үзе. Җәмгысы алтмыш ике яшь. Бүгенге көндә мин аннан олырак инде. Әмма барыбер мин аңа укытучы дип эндәшәм, абый дим. Аның тәрбиясе һаман минем вөҗүдемдә, хәлемнән килгән кадәр мин аннан алган җәүһәрләрне балаларыма, оныкларыма күчереп калдырырга тырышам. Шулай булгач, яши әле ул минем янымда, уйларымда, хисләремдә. -
21 ноябрь 2026 - 11:00
Аллы-артлы
Бу дөньяда минсез нидер җитмәс иде, Гомер атым башка берәү җикмәс иде. Мин чигендем, мин халкымның үзе кебек, Башка берәү булса, бәлки, чикмәс иде. -
21 ноябрь 2026 - 09:00
Соңгы сорау (бәян)
Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. — Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания.