Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аллы-артлы

Бу дөньяда минсез нидер җитмәс иде, Гомер атым башка берәү җикмәс иде. Мин чигендем, мин халкымның үзе кебек, Башка берәү булса, бәлки, чикмәс иде.

Бу дөньяда минсез нидер җитмәс иде,
Гомер атым башка берәү җикмәс иде.
Мин чигендем, мин халкымның үзе кебек,
Башка берәү булса, бәлки, чикмәс иде.

Мин чигендем, чигенергә кирәк булгач.
Кемдер әйтер – юләр, кемдер – зирәк булгач.
Нишлисең бит – уталган ил, буталган ил –
Себер китми калганнары сирәк булгач.
Ленин бабай: берәр адым артка чигәм,
Китү өчен ике адым алга, дигән.
Минем бабам: ирек тәме телдә калыр,
Иренеңне тидерсәң бер балга, дигән.
Бөре булып ят ботакка ялгандык та –
Балландык та, алландык та, ялландык та.
Язып-бозып, күпме гомер узып китте –
Төер булып калды җанда ялган нокта...
Абына ул кеше кайчак, табына ул –
Кизү торучыга шайтан сагына ул.
Тезген тәмам тезләндерер мәлдә генә
Аягында торган чагын сагына ул.
Бу дөньяда минсез нидер җитмәс иде,
Чыгымчак ат торыр, һичкем җикмәс иде.
Мин чигендем, мин халкымның үзе кебек,
Башка берәү булса, бәлки чикмәс иде!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев