3 октябрь 2026 яңалыклары
-
3 октябрь 2026 - 17:00
Мәрәтхуҗа баланы
Туфан абый йортларын кышка әзерләп калдыра, без Рәйсә Борһаниева белән бакчасында балан җыябыз. -
3 октябрь 2026 - 15:00
Унике сүз
Кояш кебек минем өчен туган тел. Мин унике сүзен зурлыйм телемнең. -
3 октябрь 2026 - 13:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
3 октябрь 2026 - 11:00
Яфрак өздем
Җил, яңгырдан уңган Көзге яфрак өздем үрелеп. -
3 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Галимәрдән карт эскәмиясендә берничә көн күренмәгәч, әллә авырып киттеме икән дип, Кәрим аның хәлен белеп чыгарга уйлады. Капканы ачып кермәкче генә иде, чыгып килүче Гөлшат белән борынга-борын очраштылар. Бабай чыннан да чирләштереп тора икән.