СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Унике сүз
Кояш кебек минем өчен туган тел. Мин унике сүзен зурлыйм телемнең.
Кояш кебек минем өчен туган тел.
Мин унике сүзен зурлыйм телемнең.
ТОРМЫШ сүзе – иң бөеге шуларның,
Һәм җылысын тоям мин УТ сүзенең.
ӘНИ сүзен сабый чактан яраттым,
РӘХӘТ була миңа әнкәм янында.
Безнең өчен иң зур хыял – ул БӘХЕТ.
Ә ЯХШЫЛЫК – яхшырак сүз тагын да!
НАМУСЛЫЛЫК күтәрә безнең данны,
БАТЫРЛЫКка илтә ирнең ВӨҖДАНЫ.
АЗАТЛЫККА яши халкым омтылып,
Яклыйк аны без кулга КЫЛЫЧ алып.
ОСЕТИЯ – тормышыбыз нигезе,
Кояш булып яшәтәсең син безне!
Ш а м и л
Җ и г к а е в
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев