31 август 2026 яңалыклары
-
31 август 2026 - 17:00
Мәскәүдә мин – үз өемдә...
...Әй син, Мәскәү, безнең Мәскәү, Илебез башкаласы! Килә синдә каласы шул, Һич югы, берничә көнгә Кунакка тукталасы! -
31 август 2026 - 16:00
Күпкырлы бай иҗат иясе
Х.Уразиков – театр тарихында ныклы урын алган, бу төр сәнгатьнең төрле өлкәләрендә бай иҗат мирасы калдырган олы шәхесләребезнең берсе. -
31 август 2026 - 14:00
Туган җир
Туган җирдән аерылмады йөрәгем дә... Үзем дә... -
31 август 2026 - 13:00
Мәдинә нигә елый? (хикәя)
– Кайттыңмы, кызым? Ә тортың кайда? Шуңа дип чыгып киткән идең түгелме соң? Мәдинә кара коелган кебек иде, әнисенә күтәрелеп тә карамады. – Торт юк, кирәкми дә! – дип, хәйран тупас итеп җавап кайтарды. Итекләрен селтәп кенә атты, пәлтәсе дә элгечкә кадәр барып җитмәде. Соңгы араларда гел шулай – теленә әче сүзләр генә килеп тора. -
31 август 2026 - 12:00
Корт чаккыры
Корт чаккыры! Әллә бастым өстенә?– Ут булып яна ялан үкчәм һаман! -
31 август 2026 - 11:00
АБАГАЛАР ЧӘЧӘК АТСА...
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Абага алмасы ачы була» (Р.Сабыр) спектаклен кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул. -
31 август 2026 - 10:00
Кыр чәчәкләрен яратам...
Кыр чәчәкләрен яратам, Сокландыргыч гадиләр. – Көзен туңып без сулганчы, Без бик матур! Өз! – диләр. -
31 август 2026 - 09:00
Ильяс Алкинның соңгы мәхәббәте (дәвамы)
– Әни, юлымны бүлмә. Миңа Хәят кирәк! – Ачудан өйләнәсең бит, улым. Андый никах бәхетле булмый ул. Аһ, дип уйлый ул хәзер, аһ! Вакытында әниләрне тыңламыйбыз шул без. Үз сүзебез генә сүз. Ә бит нинди хаклы булган ул?! Соң инде, соң. Чыннан да бәхетсез булды никах...