4 октябрь 2023 яңалыклары
-
4 октября 2023 - 17:00
Күтәреп кенә йөрткәннәр
"Башкортлар бик кунакчыл халык бит. Алар башта кунакны аяктан екканчы сыйлыйлар да аннары үзләре үк күтәреп йөрергә мәҗбүр булалар..." -
4 октября 2023 - 16:00
Мин синең белән бәхетле
Бул һәрчак минем янда! -
4 октября 2023 - 15:00
Әюп картның бишенче эте (хикәя)
Санитар этләр турында ишеткәннәре исенә төшә хәл эчендә яткан солдатның. Шулар бит бу, җанкисәккәйләрем! Әнә ничек итеп тәбәнәк кенә чаналарын үлем көтеп яткан солдатның гәүдәсе кырыена ук китереп терәгәннәр. Күтәреп салырга гына хәлләреннән килми. Яшибез икән әле болай булгач! Гәүдәсен күтәрү турында уйлый торган да түгел. Әюп солдат, ничек кирәк алай барлы-юклы көчен туплап, авыртудан тешен кысып, яралы гәүдәсе белән чанага ничек кирәк алай шуып-тәгәрәп урнаша... -
4 октября 2023 - 14:00
Яфрак өздем
Җил, яңгырдан уңган Көзге яфрак өздем үрелеп. -
4 октября 2023 - 13:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (роман)
– Әй, син, Салам торхан! Бергә-бер алышны синең кебек аркан ташлап уздыралармыни? Йөзгә-йөз килеп орышырга кодрәтең җитмиме? – дип оран салды Теләкәй ул чагында. -
4 октября 2023 - 12:00
Телнең ачылу яше
Ни уйласам, шуны сөйлим, Җитмештә тел ачылды... -
4 октября 2023 - 10:00
Көтәбез
Көтәбез. Әйтерсең, бу гомер – зур вокзал. Көтәбез язларны, ялыгып ак кардан. Хафалы җаннарга бер файда булырмы, Мәңгелек Иделдә боз эреп акканнан? -
4 октября 2023 - 09:00
Ана ( романның дәвамы)
Үлгәндә дә, сандык төбендә Коръәнне һәм милли киемнәрен саклаган татар хатыны Нәгыймә апа... Бүген бу залда, безнең арада, гүя ул да бар иде, аның рухы да шатлана иде...