Шигърият
Телнең ачылу яше
Ни уйласам, шуны сөйлим, Җитмештә тел ачылды...
Тәнкыйтьләргә кушмадылар,
Баса, тыя килделәр.
«Эш бирмәсләр, күтәрмәсләр,
Тел күрсәтмә», – диделәр.
Кимчелекне фаш итмәгәч,
Яхшырмады дөньясы.
Ризасызлык бит югыйсә
Алгарышның догасы.
Үсәсем юк, эш кирәкми,
Ярсуларым басылды.
Ни уйласам, шуны сөйлим,
Җитмештә тел ачылды...
"КУ" 10, 2017
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев