Марсель Галиев автор яңалыклары
-
15 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Кемгә үпкәләргә? Уйламаганда... көтмәгәндә... юктан гына... Күзне сәбәп иткән булып, кем бүтән якка борды минем язмышымны? «Тимә, яшәсен!» дигән Раббы ихтыярымы? Әнинең ышанып укыган бәгырь догасымы? - Икенче сыйныфта укыган чагыңда булды бугай... Күз алмаңа ручка белән кадаганнар иде бит... -
14 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче, чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек... -
13 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Беренче тәнәфескә чыккач, күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә... Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: – Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап... – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште... -
12 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән», дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган... -
11 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка... -
10 июля 2021 - 11:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә... – Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит... -
9 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә? Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән... -
8 июля 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (роман)
– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде: – Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?! -
29 апреля 2021 - 15:00
Бары бер җөмлә
– Менә, иптәшләр, күрегез, журнал тышлыгында сан саен ялангач кыз сурәте! Күрелмәгән хәл бит бу! Безнең татар кызлары беркайчан да болай чишенеп, ялангач килеш ятмаган! -
17 декабря 2020 - 17:00
Хаҗи дозасы
Батулланың хаҗ сәфәреннән кайтып төшкән көннәре. Сыгылып торган табынлы мәҗлескә эләгә бу. -
16 октября 2020 - 10:00
Бәрәңге
– Гарифны ачлык елда колхоз кырыннан ике капчык бәрәңге алып кайтканда тоталар. Үсмер егет ике капчык бәрәңге өчен утырып чыга. Күз алдына китерәсезме, җәмәгать, ике капчык бәрәңге... Ачтан үлмәс өчен... -
27 сентября 2020 - 12:00
Тибеп кал!
Беренче пьесасын куйдыргач, Батулла Мәдәният министрлыгыннан кесә тутырып гонорар алган. Кемнәрнеңдер исендә калырлык итеп сыйларга дип, язучылар оешмасына килгән... -
21 сентября 2020 - 16:00
Сөт калыр да ни китәр?
Сигезенче класс укучысы Марат Кәбиров, такта янына чыгып, Дәрдемәнднең шигырен яттан сөйли башлады. Шигырьнең соңгы куплеты мондыйрак булырга тиеш иде... -
16 сентября 2020 - 12:00
Әй, татар кешесе
Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән шигыренә язылган җыр заманында бик таралды. Үзен-үзе изәргә яраткан татар аны рәхәтләнеп җырлады, ләззәтләнеп тыңлады. -
11 сентября 2020 - 16:00
Табышлар
Вакыт – Ходай тәсбихы. Төймәләре күпме тезелгән – берәү дә белми...