18 июль 2021 яңалыклары
-
18 июль 2021 - 09:00
Тимә, яшәсен! (дәвамы)
Хатлар – солдатның бөек юанычы. Миңа гына унлап хат. Иң беренче мин, әлбәттә, Фәниядән килгән өч хатны укып чыктым. Числолар, өзелмичә, рәттән бара. Тәки сүзендә тора бит, әй! Өч ел дәверне эченә йоткан гранит кыяның без бит әле беренче ташларын гына кыеп төшердек. Алда – сындырып сыналасы күпме гомер...