Алмаз Хәмзин автор яңалыклары
-
22 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык. -
21 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
20 февраль 2023 - 09:00
Ниһаять... (бәян)
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде. -
2 гыйнвар 2023 - 09:00
...дисәң дә була (шаян әңгәмә)
Камал театрында эшли башлагач булган бер кызыгы бар әле аның. Сөйләделәр. -
7 октябрь 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Боларның сәер сөйләшүе Гаделҗанга аңлашылды булса кирәк. Ләкин ул бернәрсә дә аңламаган булып кыланды. Әмма Фәрхәтов янаган сыман: – Кара аны! Бер болтигына да тиясе булма! – диде. -
6 октябрь 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
– Зиннәт абый, син түгелме соң? – дип күреште. – Үзең кем буласың, таныш кешегә охшагансың. Ул озак кына аңа карап торды. Кайдадыр күргәне дә бар кебек. -
5 октябрь 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Аны бит инде, филармониядәге кебек, реставрация дигән булып актартып булмый. Андый хәлләр турында шәһәрдә күп сөйлиләрдер. Килеп керүең булыр, сүз кузгатырга өлгермәссең, һап, кулыңнан тотарлар да богау салып куярлар. Монда башкача эшләргә кирәк, башкача. -
4 октябрь 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Ул бит әле бернинди начарлык эшләмәгән һәм эшләмәячәк тә. Бары тик партия акчасын гына эзли... Югалмый калганын гына... Тапса, бәлки, халыкка өләшергә уйлар... Үзе дә белми бит әле аның белән нишләсен... Менә табар – хөкүмәткә тапшырыр... Аны мактап гәҗитләргә язарлар. -
3 октябрь 2022 - 13:00
Кабул итәсезме?..
– Эзенә төшәләр, ләкин ул байлыкка инде пионер сарае төзелгән була. 1923–1927 нче еллар бу. Хәзер дә менә шуңа охшаган чорлар бездә. – Һаман аңламыйм, синең-минем моңа ни катнашыбыз бар? -
26 ноябрь 2012 - 15:00
Алмаз Хәмзин «Иделем таңнары» җырын башкара
Видео