Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Ул бит әле бернинди начарлык эшләмәгән һәм эшләмәячәк тә. Бары тик партия акчасын гына эзли... Югалмый калганын гына... Тапса, бәлки, халыкка өләшергә уйлар... Үзе дә белми бит әле аның белән нишләсен... Менә табар – хөкүмәткә тапшырыр... Аны мактап гәҗитләргә язарлар.
– Кайда Разиф?
– Юк, кайтып киткәндер...
– Чурт с ним... Менә бу кәгазьне ишек төбегезгә җәегез әле!
– Нигә?
– Сорап тормагыз! Җәегез!
Җәйдек. Зур сумкаларыннан кисәк-кисәк ит чыгара башладылар.
Шешәләр шалтырап куйды. Берсенең бөкесен төбенә сугып, ачтылар
да кружкага готгылдата башладылар. Исе – председатель машинасында
эчкәннекенә тартым.
– Мә, Гаделҗан, йот!
Мин, үзең әйтмешли, ялындыра торган кешеме инде? Тоттым да
елпыдым. Шуның, сез мишәрләр әйтмешли, гурлаларны яндырып төшүләре
әле дә хәтердә. Закускага – ит. Әллә бер бозау! Рәхәтләндек без ул төнне
сыйланып. Биюче кызыбыз – Кафия пред кочагыннан төшми.
– Барыгыз, китегез, калам, – ди. Әллә шулай бик үҗәтләнгәнгә тизрәк
таралдык?.. Председатель совестлы булган инде, концертка дигән акчасын
да, рәхмәтләр әйтеп, кесәмә тыкты.
Менә шул, кайтсак, йоклап ятасың. Кычкырам, кычкырам, чыкмыйсың
бүлмәңнән... Ниһаять, ишегеңне ачтың да, председатель биргән акчаны
күргәч: «Нәрсә, биреп җибәрде мәллә? Молодец! Син дә шәп егет икәнсең!»
– дигән буласың.
– Ярый, булган беткән. Мин сезнең белән бүген театр карый алмыйм
инде. Галиарга сәлам әйтерсез! – диде дә, кафеның кухня ягына кереп,
әллә кая югалды.
Лилия Разиф белән кәеф-сафа кору нәтиҗәсендә рульгә утырырга
батырчылык итмәде. Кыса ГАИларының бик усал булуларын бөтен тирә-
як белгәнгә күрә, машинаны йөртү Гаделҗанга тапшырылды. Лилиянең
шундыйрак хәлдә булуы аңа уңайрак та әле. Ул шул турыда уйлап, район
үзәгендәге театрга юл тотты. Инде ерак түгел...
Анда аларны һич уйламаган яңалык көтә иде. Гаделҗан театр алдындагы
белдерүләр тактасына күз төшереп узды. Ниндидер ят исемдәге спектакль
афишалары тезелеп киткән, ә аныкы нигәдер күренми. Сәер хәл. Шул
сәерлек белән театр бинасына керделәр. Әле тамашачылар юк. Әйе, алдан
уйлаганча, алар иртәрәк килергә исәп тотканнар иде. Каршыларына баш
режиссёр чыкты.
– О-о! Кемнәрне күрәм! Рәхим итегез!
– Без Зиннәт әфәнде тарафыннан җибәрелгән идек...
– Аңлашылды...
– Үзе авырып китү сәбәпле...
– Зыян юк. Менә ул карыйсы килгән премьераны күрсәтү тыелды бит
әле. Күпме әзерләндек, күпме көч түктек, расходландык. Инде авторын
да эзләтеп таптырган идек, аны да чакырттык. Күренми әле. Кушаматы
Шамун исемле, «Юлбашчылар уены» дигән пьесаны язган шәхес. Безгә аны
Мәркәз театрының баш режиссёры Даһи әфәнде җибәргән иде, гениальный
әсәр дип. Чыннан да, андый гадәти булмаган стильдә язучылар бик сирәк,
юк дисәң дә була. Ә без тотынган идек. «Югарыдан» хакимият вәкилләре
килделәр дә безне пух-прах китереп сүктеләр. «Сез акылыгыздамы,
беләсезме тамырында бу пьесаның нәрсә ятканын?» – диделәр. Төрмә
белән куркытып киттеләр. Шуңа күрә бүген буласы ул премьераны «Хатын
түгел – аждаһа» спектакленә алыштырдык. Рәхим итеп, шуны карарсыз!
– Борчылмагыз, без сезне аңлыйбыз, – дип әйтеп куйды Гаделҗан,
үзенең бу хәлдән чыккан җен ачуын яшереп. – Кара син аны – Зиннәтне,
белгән бит бу хәлнең буласын... Белгән бит... Авырган сәбәп табып, эшендә
калган. Ярый, килдем, ләкин бурычны үтәми ярамый.
Алар, спектакль башлануын белдергән соңгы звонок астында, зал
караңгылыгына күмелеп, урыннарына утырдылар. Гаделҗан иңенә
аскан сумкасындагы лобзигы белән кләшчәсен, боргычын капшап алды.
Урыннарында микән, янәмәсе...
– Нәрсә капшанасың? – дияргә мәҗбүр булды Лилия.
– Болай гына...
Спектакль кызык, ахрысы. Халык баштан ук көлә, кул чаба башлады.
Ничек көлмисең инде?.. Ир белән хатыны талаша... Һәркемгә таныш
эпизодлар, бер-береңне битәрләүләр, үчекләүләр, рәнҗетүләр...
«Кайсы җирләрендә розеткалары бар икән җиһаз бүлмәсенең һәм Зиннәт
күргән кәнәфи кай төштәрәк, шуны беләсе иде, – дип пошынып куйды ул
үзалдына. – Разведка ясап керәсе булыр».
Гаделҗан Лилиянең колагына, «хәзер керәм», дип пышылдады да,
бәдрәфкә кысталган кебек чырай ясап, ян ишеккә юнәлде.
Бәдрәфләрендә, бер лампочкадан башка, электр тоташтырыла торган
нәрсә юк иде. Буфетындагы розетканы көчкә тапты, ләкин ул куллану өчен
җайсыз урында, шкаф артында булып чыкты. Сәхнә артындагылары ян-
якта, ә икесе арттагы җиһазлар өеменә күмелгән. Шуларыннан да кулайрак
урын булмастыр, мөгаен, кәнәфи ботарларга.
Әнә ул янында гына тора – матур икән, затлы. Чынлап та, патшалар гына
утыра торган. Гаделҗан, лобзик чыбыгын токка тоташтырырга җайлы булсын
дип, берничә тумбочканы читкәрәк этте. Берсенең эчендә шешә чыңлавына
сагаеп, колагын төбәп торды. Йозагы да бар икән. Ләкин бикле түгел. Аны
салдырып, ишеген ачып караса, кәгазь бөтереп бөкеләгән яртылаш сыекчалы
шешәгә күзе төште. Аракы микән әллә? Пылт итеп бөкенең тартылуы булды,
күзләрне җебетерлек аракы исе борынга бәреп керде. Әһә, кырыйдарак ипи
кисәге дә тора. Ул, кабаланып, бераз эчмәкче иде, шешә авып китеп, аракысы
түгелә башлады. Яшен тизлегендә тотып калды ярый, югыйсә идәнгә төшеп,
ватылган да булыр иде. Табышын яңадан урынына тыгып куйды.
Лобзикны розеткага тыкты да Гаделҗан кәнәфинең астагы тактасын
кетердәтеп кисеп алды. Тавыш чыгармас өчен капланган пәрдәне алып
ыргытты. Утыргычта йомшак булсын өчен тутырылган мамыктан башка
бернәрсә дә юк иде. Караңгыда тактаның эчке ягына язылган ниндидер
саннарны гына укып була: 1920 – ничәнчедер еллар...
Гаделҗан тузаннан өс-башын какты да, Лилия янына кереп утырды. Эче
катып көлеп утыручы тамашачыларның игътибары үзендә түгеллеген ул
белә инде. Лилия генә:
– Нишләп бик озак? – дип сорады.
– Бер дуска шалтыратасы барын искә төшердем дә, директор бүлмәсенә
кереп, телефоннан сөйләштем, – дип алдады.
Ниһаять, спектакль тәмамланды. Тамашачылар артистларны аягүрә
басып алкышлады. Фойега чыктылар. Банкеты да булачак икән. Гаделҗан
Галиарны бер читкә алып китеп:
– Тамаша өчен зур рәхмәт, без инде банкетларга калып тормабыз,
кайтасы юл ерак. Ничек диләр әле, «юл кешесенең юлда булуы хәерле»,
диләрме әле? – диде
– Анысы шулай. Ашап-эчеп китсәгез әйбәтрәк булыр иде. Ни дисәгез
дә, сез бит олы кунаклар. Мәркәзебездән. Мондагы дусларыбыз белән дә
танышыр идегез.
– Рәхмәт. Сез мәшәкатьләнеп йөрмәгез безне озатабыз дип, кунакларыгыз
янында булыгыз!
Куллар бирешеп саубуллаштылар.
Юлда Гаделҗан уйланып кайтты. «Хәзер Галиар аңарга шик ташлавы
бар. Шуннан ничек булса да котылу кирәк».
Ләкин юкка борчылган икән, ни ул, ни милиция, ни берәрсе сагайсын...
Уйларыннан аны Лилия бүлдерде:
– Нигә тындың?
– Болай гына, рәхәт бит синең белән... – дигән булды Гаделҗан.
– Миңа да.
– Спектакль ошадымы?
– Бик! Рәхмәт алып килүең өчен!
– Үзеңә рәхмәт! Синең машинаңа утырып бардык!
– ЗАГСка да шушының белән барырга язсын!
– Фантазияң чамасыз зур, чибәркәй – минем максат җитмәслек.
– Ник алай дисең?
– Язылышкач, мин кәләшне кая алып кайтыйм? Тулай тораккамы?
– Аңа да ризамын.
– Мондый карт кешегә кияүгә чыгарга дамы?
– Әллә кәләшең яшьме?
– Пар килгәнбез икән... Әле алтмыш-җитмешкә хәтле уйларлык вакыт
бар.
– Гаделҗан, шаярма, мин бит чынлап сөйләшәм...
– Җә, ярый, башны бутама, рульдә барам, чүтеки...
Алар бер-берсенә карашып, тирән итеп тын алдылар да сөйләшми-нитми
кайта бирделәр.
Бу минутларда театрдагы сәхнә эшчесе түгелүдән калган аракысын
йотып бетергән иде. Әй, каргады да инде ул аракысына кул сузган кешене:
«Дөмеккере, кулы коргыры, авызы кыйшайгыры, эче киткере...» Атасын,
анасын, әбисен... берсен дә жәлләмәде, берсен дә калдырмады – сүкте...
Икенче кәнәфи
Бу маҗараны Гаделҗан үзенең зур уңышсызлыгы дип таныды. Зиннәткә
дә үпкәсе булганлыктан, хәбәр бирмичә торды. Шуңа күрә партия хәзинәсен
эзләү беразга тынды. Әле күпмегә сузылыр иде икән, көтмәгәндә, Зиннәттән
чакыру килде. Тагын бәдрәфтә сөйләшү башланды.
Мәркәзебезнең «Төп театрында» да шундый ук кәнәфи бар икән бит!
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
70
Борын астында гына. Монысы 1928 елдан алып 1933 елга кадәр Обкомны
җитәкләгән Михаил Осипович Разумов кәнәфие.
– Мөгаен, хәзинә шундадыр?.. – диде Зиннәт, тирән уйга чумып.
Ул бу юлы операция «Б» планын төзеп, эшне Гаделҗансыз, үзе генә
башкарырга уйлады. Беренчедән: ничек итеп урындык янына үтеп керергә;
икенчедән: аның төзелешен өйрәнергә; өченчедән: ул кайда саклана;
дүртенчедән: нинди кораллар белән эш итәргә һәм башка көтелмәгән
очракларда нишләргә?..
Эшне фәнни югарылыкта алып барырга кирәк, кырык тапкыр үлчәп,
йөз мәртәбә уйлап, мең тапкыр күнегү ясап, тәвәккәллек итәргә кирәк,
дигән фикергә килде ул.
Операция җайлы гына ысул белән, ягъни кәнәфине сатып алып
башкарылачак. Театрның директорыннан да түгел, режиссёрына да
белдертмичә – сәхнә эшчесеннән сатып алып. Акча дигәндә алар теләсә
нәрсәне саталар хәзер, шул исәптән әти-әнисен дә... Ярый, аларына
кагылмыйк әлегә.
Бу вакытта Гаделҗан исә партия байлыгына кул тыгуны башкачарак хәл
итү юлларын эзли иде. Әйе, халык телендә хәзинәләр һәр җитәкченең үзе
утырган кәнәфие астында дип чутлана. Халыкка шунысы да ачык: бөтен
«Первый»лар тәхеткә үз кәнәфие белән килә, ә инде ирегеннән мәхрүм
ителгәч, утыргычын үзе белән алып китә алмый. Ләкин берәү дә аның арт
шәрифе астына мөлкәт җыеп ятканын сизми.
Гаделҗан Зиннәтнең тавыш-тынсыз калуына шикләнеп куйды. Ниләр
уйлап йөри икән? Аның бу халәтендә ниндидер сер бар. Башланган эш
бер кәнәфи белән генә чикләнеп кала алмый. Ләкин ул вакыйгаларны
ашыктырмады, шалтыратмады да...
Икенче көнне Гаделҗан, иң беренче эш итеп, Зиннәт янына китте.
– Бик йончыган сыман күренәсең? – дип каршы алды аны дусты.
– Вокзалда кундым, – диде аңа компаньоны, үз хәлен яшермичә.
– Нишләп андый тормышка дучар булдың?
– Институтның дүртенче курсында академический отпуск алдым бер
елга, ул икегә сузылды. Аннан соң көндез төзелештә эшләп, кич укулары
бик авырга әйләнде. Общагада ятам, тәмам сукбайга әйләндем.
– Барысы да әйбәт булыр. Ни... уку мәсьәләсе! Нәрсә дип укып йөрисең
көчәнә-көчәнә, кем инде хәзер биш ел гомерен әрәм итеп, яшьлеген
заяга уздырып, институттан диплом алырга йөри? Акчаң бар икән, аны
сатып алырга да мөмкин бит. Менә безнең гениальный планыбыз бар.
«Первый»ларның хәзинәсен эзләү. Барыбер табачакбыз аны һәм синең
дипломлы булырга менә дигән мөмкинлек туа.
Ул сөйли тора, ә Гаделҗанның җаны көя. Егет бит чын диплом алып,
белем туплап, менә дигән белгечлеккә омтылган иде.
«Их, әти, синең сүзне тыңласам, ак сакаллы карт була идем! Ә менә
хәзер пеләш башлы шулерга әйләнеп барам. Кичерегез!»
– Ферштейн! – дип бүлде аның уйларын Зиннәт.
– Минем башка чарам юк, аңлыйм, – дип, моңсу күзләре белән ул аңа
карады.
– Борчылма, укыган булып кыланып йөрүчеләр дә хәзер аны сатып кына
ала. Безнең отделда, шулай итеп, түр башларында, затлы кәнәфиләрдә
Алланың кашка тәкәсе кыяфәтендә утыручылар исемлеге бар.
– Мине дә шунда язып куярсызмы?
– Язарбыз, зур түрә булгач... Ә ул сиңа янамый, син талант иясе, үз
хезмәтең белән көн күрәсең, тормыш корасың, кеше чутыннан яшәмисең...
Менә син безнең бу операцияне – хәзинә эзләүне, үз мәнфәгатьләребезне
кайгыртып эшлибез, дип уйлыйсыңдыр. Юк, туган. Тапсак – бу сенсациягә
әвереләчәк. Сиңа аның проценты биреләчәк, ә ул өлеш – диплом алырга
гына түгел, әсәрләреңне бастырырга да җитәчәк. Турысын әйтсәм, Максим
Горький кебек инде син яшәү рәвешең белән – тормыш университетын
бетергән кеше. Моның өчен диплом бирмиләр, ләкин мондый тәҗрибәне
теләсә кем үти алмый. Әйдә, изге эшкә тотыныйк.
Күңеле белән сизә, аны ниндидер афёрага тарталар. Ләкин Гаделҗан
тирәнгә кермәячәк! Бу фикерен ул акылына, намусына салып куйды.
Зиннәт, «Тыкрык» театрындагы кәнәфинең инде реквизит ролен
үтәүдән күптәннән туктап, хәзерге вакытта Габәши музеена куелганлыгын
ачыклады. Ни өчен ул анда? Чөнки заманында бөек композиторыбыз
әлеге кәнәфидә уйланып утырырга яраткан икән. Зиннәт аның шунда
икәнлеген үз күзләре белән барып карады. Матур шул, даһилар гына
утырырга тиешлеге күренеп тора. Юкка гына обком түрәсенә тәхет ролен
үтәмәгәндер – зиннәтле, бизәкле итеп эшләгәннәр. Һәрберсе үз арт ягын
кайгырткангадырмы, гомерлек итеп, затлы агачтан ясатканнар. Авыр,
күтәрерлек тә түгел. Җитмәсә, тимер аслы.
«Гаделҗансыз актарып булмас, ахрысы, монысын», – дигән нәтиҗәгә
килде ул.
Музейда байтак кызыксынып сораштырды Зиннәт әлеге кәнәфи турында.
Кемнәргә хезмәт иткән, ремонт-фәлән ясалмаганмы, фәлән-төгән?..
Музей хезмәткәре:
– Нинди ремонт, чурт булсынмыни аңа, әле тагын, ким дигәндә, йөз ел
торачак. Гайшә Җиһаншина да утырып сыта алмады аны.
– Ник ул шундый таза идеме? – дигән булды Зиннәт, театр мәсьәләсендә
наданлык күрсәткәндәй. Белә инде югыйсә Җиһаншинаның бәдәнен,
күргәне бар. Апакай узып киткәндә, сәхнә идәннәре сыгылып кала иде,
диләр. Әхтар Хәсәнов та утыргалаган моңа. Менә аның мутлыгыннан
шикләнергә була? Чөнки бу кешенең кулы, нәфесе тимәгән бер генә әйбер
дә калмагандыр «Тыкрык» театрында. Ничек инде кәнәфине актарырга
башы җитмәс?.. Хәер, ул аны өенә генә алып кайтып китәр иде. Нишләп
калдырды икән?..
Димәк, реставрация үткәрелмәгән... Кирәклеге – музейга куярлык кына
калган...
Кинәт аның йөрәге жу итте. Әле бит бу кәнәфидә атаклы Маннур
Шәрипов та байтак еллар утырган кеше. Ах, менә монысыннан бернәрсә
читтә калмас...
Зиннәтнең йөзенә чыккан борчылуны музей хезмәткәре дә сизеп алды.
Маңгаена бәреп чыккан салкын тир бөрчекләрен кем күрмәс. Ул:
– Гафу итегез, сез авырып киттегез мәллә? – диде.
– Юк, юк, хафаланмагыз, монда бераз һава тынчурак бугай, – дигән
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
72
булды, гәрчә музей бүлмәсендәге температура тиешле шартларда
тотылганын белсә дә. – Мине бернәрсә кызыксындыра, бу кәнәфидә
Шәрипов та утыргандыр?..
– Әлбәттә...
Зиннәт үзе дә сизмәстән, кәнәфинең астын чүмәлтеп карады. Барысы
да тәртиптә бугай, кайчандыр, кемнеңдер ерткыч куллары нәрсәдер
кыланганга охшамаган, кадаклары да борынгы – җизме – шәхси осталар
эше. Күңеле тынычланганга күрәдер:
– Шәрипов бүлмәсен бизәгәндер, тик утыра торган кеше түгел. Менә
шул ышкый-шомарта, кәнәфине тишмәде микән дип каравым, – диде.
Музей хезмәткәре, Шәриповның нинди кеше икәнлеген бик яхшы
белгәнгә күрә, рәхәтләнеп көлде. Әмма кисәк туктады: әллә үзендә
әдәпсезлек сизепме, әллә театр директоры белән булган җылы
мөгамәләләрен искә төшерде. Шуңадырмы:
– Ну, барыбер әйбәт кеше иде ул, яманлап сөйләрлек түгел.
Аның сүзләреннән соң Зиннәт бу миссиясен тәмамларга уйлады.
Эченнән генә: «Гаделҗанны табарга кирәк, Гаделҗанны...» – дип, музейдан
чыгып китте.
Алар кичен Татар ашлары ашханәсендә очраштылар. Соң булганга
күрәдер, ул инде ябылырга тора иде. Сүзне кыска тоттылар. Зиннәт
эшнең асылын сөйләде, план «В» төзеделәр дә, операция көнен билгеләп
тормадылар, җае чыккач үтәрсең дигән ризалык белән таралдылар. Зиннәт
– фатирына, Гаделҗан Язилә сөйләшкән Шоссейная урамындагы тулай
торактагы 14 нче бүлмәгә. Тугыз квадрат метр дигән иде мәйданы – бик
җитә инде берүзенә. Шәп бит!
Зиннәт Гаделҗанны музей ишеге төбендә көтеп алды. Сөйләшү буенча,
ул пөхтә эш киемендә килгән. Күп теленә салынмаска кушылганга, хәзер үк
эндәшми. Кулында осталар гына йөртә эш кораллары сандыгы, анда ачкыч-
боргыч, фәлән-фәсмәтәннәре салынгандыр инде, бәлки – бер сүз белән
әйткәндә, үз эшенең остасы икәнлеге күренеп тора. Киләселәре алдан ук
хәбәр ителеп куелганга аларны баскыч төбенә үк чыгып, ике кеше каршы
алды. Зиннәткә аның берсе таныш иде – ул музей хезмәткәре, икенчесе,
күрәсең, аның начальнигы – дөресрәге, директорыдыр...
Сәламләшүдән соң хезмәткәр таныштыра башлады:
– Безнең музей директоры, республикабызның атказанган мәдәният
хезмәткәре – Сальмушев, – диде.
– Фәрхәтов, – дип, кулын бирде Гаделҗан директорга, Зиннәт белән
килешеп әйтелергә тиешле фамилияне аңа күрсәтеп. Дусты, башын селкеп
куйды, бу «дөрес әйттең» дигәнне аңлатты. Сальмушевның эчке халәте һәм
эш итү методы исем-фамилиясенә тәңгәл килүен Зиннәт белән Гаделҗан
шундук сизеп алдылар. Оста, хәтта эше пешкәндәй, сандыгын баскычка
куеп, кулларын уды. Әңгәмәне Зиннәт дәвам итте.
– Мин теге килүемдә, сездәге кәнәфине күреп, аның кыяфәтенә игътибар
иттем. Дөресрәге, борчылып, ярдәм кулы сузарга булдым. Чүтеки, ул
кәнәфидә бөек кешебез утырган, һәм илебезгә, һәм халкыбызга, һәм
сәнгатебезгә зур хезмәт күрсәткән, әсәрләр язган, театраль тамашаларны
классик музыка белән баеткан.
Гаделҗан Зиннәтнең белер-белмәс терминнар кулланып сөйләвенә
сокланып карады. Кайвакытта аның көчле интонацияле сүзләренә ияреп,
акцентлар ясаган сыман, кулларын болгап, дирижёрлык итеп торды. Бу
халәтендә аңа караштыргалап алган шефы:
– Һәртөрле музыка уен коралларын көйләү һәм төзәтү остасы! – дип куйган
булды. Тик үз исемен оныткандай, әллә башка берәр фамилия әйтергәме дип,
пауза ясап торганда, Гаделҗан башына ни килә, шуны ярып салды:
– Чүрилин!
Ярый әле, Пановкин, димәде. Төрмәле авылыннан икән бу дип, шиккә
калырлар иде.
– Сезнең документларыгыз бармы соң, кайсы оешмадан килүегез
турында? – дип, директор сөйләшүне җитди тонга күчерде.
– Ничек булмасын инде? – дип, Зиннәт Фәрхәтов исеменә язылган
«Ремонтная мастерская «Заря» дигән таныклык чыгарып күрсәтте –
«Заречье»да ул оешма.
«Молодец та инде бу Зиннәт!» – дип сөенеп куйды эченнән Гаделҗан,
чыгып качарга җиткән җиреннән.
Зиннәт музей телефоныннан шалтыратырга тотынды:
– Әлү, Илшат, «Газел»еңне музейга тарттыр!
Тегесе янәшәдәге урамда гына булганга, тиз килеп җитте. Кәнәфине
Гаделҗан белән шофёр күтәреп, машинага салдылар. Гаделҗан Илшат
янәшәсендә, Зиннәт – үзенең «девятка»сында, музей хезмәткәрләре
баскычта – саубуллаштылар.
Алдан сөйләшү буенча алар кәнәфине җиһаз рәвешендә Гаделҗанның
тулай торактагы бүлмәсенә алып кайтырга тиешләр иде һәм шулай иттеләр
дә. Бик җайлы вакыт иде – тулай торакның вахтёры да каядыр киткән чак.
Әле эш вакыты, күпләр кайтмаган. Илшатны озатып, кәнәфине тиз генә
бүлмәгә керттеләр дә, иркенләп, затлы материясен тарттырган кадакларын
суырып, эчен актардылар. Ләкин күңелләрен җылытырлык бернәрсә дә
юклыгын күргәч, уфтанып алдылар һәм Зиннәт: «Тагын тугыз кәнәфи
генә калды, шанслары арта», – дигән сүзен тезис итеп, бер дә борчылмаган
кыяфәттә саубуллашты.
– Әйтергә онытып торам, иртәгә Илшат килер, син моны әйбәтләп,
яңадан корып куй, урынына илтеп куярсыз. Ни... кире кайтару сәбәбен:
«Заря» мастерское ябыла икән, хәзер бернинди дә заказ кабул итмиләр»,
– диген. Гафу үтен!
Өченче кәнәфи
Гаделҗанның уенда яңа план өлгерде. Нигә әле ул Зиннәтне борчып йөри.
Аның бит мондый кәсепкә үзенең дә маһирлыгы бар. Мондый кәнәфиләр
Мәркәзнең төрле оешма, музей, театр, комиссион кибетләрендә еш очрый.
Чамадан тыш баеган түрәләрнең коттеджларында да булырга мөмкин. Хәер,
андыйлар иске кәнәфиләргә кызыкмаслар, ник дисәң, хәзерге байлар алтын
унитазлар белән мавыгалар. Димәк, партия кәнәфиләре бары тик оешмаларның
подвалларында яки картлар йортында, театрлар сәхнәсе артында һәм дә
пенсиядәге элекке җитәкчеләрнең бакчаларында урын тапкандыр.
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
74
Уйлана торгач, күңелендә бер вакыйга ачыла башлады. «Кайда булды
соң әле ул? Анда биючеләр бар иде... Әйе, әйе... Биючеләр. Ни сәбәп белән
барылды?.. Җыр һәм бию ансамблендә күрде бит ул андый кәнәфине...
Күптән инде... Аның матурлыгы күңелендә сеңеп калган. Зур гына зал:
диварларында көзгеләр; тотынып, бию осталыгын шомарту өчен куелган
борыслар, бер кырыйда шул – кәнәфи. «Бер, ике, өч, и, бер, ике, өч...» – дип
кычкырып утыручысы, хореографларыдыр инде, кәнәфидә килеш, идәндә
аякларын тыпырдата. Янәшәсендә баянчысы, бию тактына туры китереп,
бөгелә-сыгыла уйный.
Ял итәргә туктагач, биючеләре бер кызык хәл сөйләделәр: ул урында
әле элек шушы кәнәфи белән зур немец рояле торган булган. Байтак еллар
үткән инде бу вакыйгага.
– Без тумаган чакларда, – дип көлдереп куйды шунда бер биючесе.
– Менә шулай, репетиция барган чакта залга комбинезон кигән, берсе
кулына мембрано, икенчесе – ниндидер моңарчы күрелмәгән кораллар
тоткан (пианино көйли торган әйбердер инде) кешеләр килеп кергән.
– Дуслар, сезне беразга эштән бүлдерергә мөмкинме? – дип әйткәннәр,
ди. Рояль клавишаларына баскалап караганнан соң берсе:
– Ах, нинди тузган инструмент!.. – дип, чыраен сыткан.
Егетләр боларның кайдан килгәнен сораганнар. Икесе дә, кесәләреннән
чыгарып, документларын күрсәткән. «Маркиз шәһәре музыка фабрикасы»
дигән язуын күргәч, биючеләр ачылып ук киткәннәр.
– Инде ул күптән ватык килеш тора, ләкин безнең пианист анда бик
матур уйный, – дигәннәр биючеләр.
Осталар рояльне урыныннан кымшата башлаган.
– Остаханәгә илтмичә булмас, – дип, өстен ачып, астында үрмәләп
йөргәч, егетләр үзләре күтәреп, тегеләрнең махсус алып килгән, бортларын
ачып әзерләп куелган машиналарына чыгарып озатканнар.
Артларыннан: «Бер айдан соң алып килербез», – дигән сүзләре генә
яңгырап калган.
Менә, утызлап ел үткән, әле хәзер дә хәбәре юк шул рояльнең.
Мәркәзендә бердәнбер иң шәп, кыйммәтле рояль булган икән. Очкан!
Канатланган!..
Шушы хәлне искә төшерде Гаделҗан. Ә инде хәзер үзе күргән, теге
рояль янында торган кәнәфинең язмышы ничек икән, исән микән? Һаман үз
ролен үтиме? Биючеләргә күнегү ясатучы пианистлары яки балетмейстеры
шул кәнәфинең рәхәтен күрәме? Гаделҗан шундук, ашыгыч карарга килде.
– Барып кайтырга кирәк!
План «В». Каядыр реставрациягә дигән булып алып китүләр бу очракта
эшләмәячәк. Нишләргә? «Уйла, Гаделҗан, – дип, ул йодрыгы белән маңгаен
төеп куйды. – Уйла!»
Озак хәсрәтләнмичә генә, бер максатка тукталды – Гаделҗан шунда
вахтёр булып урнашачак. Әйе, әйе! Юкка күзе төшмәгән иде бит аның
стенадагы «Җыр һәм бию» ансамбленең «Үткен» урамы, 2 нче йорт адресы
буенча шушы бинасына вахтёр кирәклеге турындагы белдерүгә. Һәм шул
ук төнне кәнәфине актаргач югалачак. Тагын бер иске хезмәт кенәгәсе бар
бит аның. Кәнәфинең астын ипләп кенә ача, ипләп кенә яңадан ябып куя.
Әле, бәлки, аның монысында да бернинди өмет юктыр. Чүпрәк-чапрак,
мамык... Китәргә кирәк булгач, эшкә юри исереп килгән була да, үзләре
куачак. Әгәр кәнәфинең эче шатлык-куаныч китерсә, һәй, дүрт ягың кыйбла!
Тик бернәрсә аны борчыды – әгәр берәрсе таныса?.. Хәер, аны
биюче халкы белми лә. Әйе, шагыйрь ул... Концертлар алып баргалады.
Һәвәскәрләр белән генә... Кайчагында популярлык комачаулый шул... Әй, лә,
танысалар ни?.. Ул бит әле бернинди начарлык эшләмәгән һәм эшләмәячәк
тә. Бары тик партия акчасын гына эзли... Югалмый калганын гына...
Тапса, бәлки, халыкка өләшергә уйлар... Үзе дә белми бит әле аның белән
нишләсен... Менә табар – хөкүмәткә тапшырыр... Аны мактап гәҗитләргә
язарлар. Әйбәт даны таралыр. Күккә чөеп мактарлар. Намуслы икән дип,
җаваплы эшкә билгеләрләр. Начальник булыр. Аннан соң – депутат. Шулай,
үсә-үсә, министр, президент. Гаделҗан, болай уйлап утырганын берәрсе
сизмәде микән дип, як-ягына каранды. Юк икән. Шуны белгәч, үз-үзеннән
көлеп куйды. «Каян күргәнең бар намуслы кешенең түрә булганын?
Урламаганның акчасызның министр яки депутатлыкка хәтле күтәрелгәнен.
Ул үзенең концертларда тамашачы каршында әйтә торган сүзләрен исенә
төшерде. Ничек башлый әле?..
– Без бүген сезгә, хөрмәтле тамашачылар, зыялы концерт куябыз. Андый
концерт ничек була дисезме? Әби җаным, зыялы кеше нинди кеше ул? Ул,
әйе, тыйнак, әдәпле, белемле, әйе, акыллы, укымышлы, мәрхәмәтле, тагын,
тагын – кешелекле һәм тагын?.. Әйе, ришвәт алмый торган... Әйе – бирми
торганы да... Менә синең берәрсенә ришвәт биргәнең бармы? Юк, дисең.
Дөрес. Чөнки синең ришвәт бирергә акчаң юк, шулай бит? Шулай. Сиңа
да бирмиләр... Нигә? Чөнки сиңа ни өчен бирсеннәр аны? Син бит аның
өчен бернәрсә дә эшли алмыйсың, синнән файда юк. Аннан соң алда әйтеп
үткәннәрдән: син тыйнак – догада, намазда, әхлаклы – сүгенмисең, кеше
җәберләмисең, гөнаһка батмыйсың; әдәпле – кычкырып та сөйләшмисең
бит; синең йөзең нурлы... Нишләп шулай? Чөнки син гәҗит, китап укыйсың;
театр карыйсың, музыка тыңлыйсың, җырлыйсың һәм башкалар... Димәк,
син зыялы. Мин дә шулай, шундый. Мин тамашачыны хөрмәт итеп, яратып
чыгыш ясыйм. Концерт бәһасен бары тик йөз тәңкә дип куйдым. Акчагызга
журналлар өләшәм һәрберегезгә йөзәр сумлык. Яшәешебез турында
яттан шигыр, хикәяләр сөйлим, тирән эчтәлекле җырлар җырлыйбыз.
Фонограмма түгел – ялганны җенем сөйми. Сез бит концертка ялган акча
түләп кермисез, концертлар да хәләл булырга тиеш – чын тавышың белән
үзең җырларга тиешсең... Димәк, безнең чыгышларыбыз да зыялы булып
чыга. Ә түрәләрне әйтәм, зыялымы алар? Нәрсә дисең, апа?.. Юк, дисеңме?
Дөрес, чөнки алар ришвәт алмыйча яши алмыйлар. Китап укымыйлар,
концертка йөрмиләр. Менә арагызда берәр түрә дип әйтерлек кеше бармы?
Юк шул. Соң, зыялы булып чыгамы алар?
Зал гөж килә.
– Юк, юк, юк! Әйдә, җырлый башла, җаный!
– Шулай итеп, «Зыялы концертыбыз»ны башлыйбыз, җәмәгать!
Тормыш безне сыйпамады,
Иркәләп үстермәде,
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
76
Күпме типкедә йөрсәк тә,
Үтереп бетермәде.
Эх, алмагачлары,
Татар халык ашларыннан
Хәрәм чыга башлады.
Гаделҗан иртәгесен, ялган паспорт һәм хезмәт кенәгәсен тотып, изге
гамәлләр кылырга ансамбльгә килде. Кадрлар бүлегенә кереп:
– Сезгә вахтёрлар кирәк икән, – дип, үтә итагатьлек белән сүзен башлады.
– Документларыгыз үзегез беләнме?
– Әйе, шушылар җитәме? – дигән җөмләсен ул бигрәк тә назлырак
әйтергә тырышты. Чөнки кадрлар бүлеге начальнигының чибәрлеге аның
уен бутый башлаган иде. Кәнәфи ботарлау эше онытылып торды. Эченнән
генә: «Бу кызыкай янында гомер буе бөтерелеп йөрсәң дә жәл түгел...» –
дигән фикергә килгән иде. Бармагындагы балдагын күргәч кенә, гөнаһлы
хисләреннән айныды. Гаделҗанның кызны ашардай булып карап торуын
чибәркәй дә сизде булса кирәк – битенә алсулык йөгерде, иреннәренең
бүртебрәк киткәне күренде.
Ниһаять, ул Гаделҗанның карашыннан арынып:
– Бүген үк төнге сменага килә алмассызмы? Вахтёрыбыз Нәгыймә апа
инде өченче төнен ялсыз-нисез эшли, – диде.
Егет, кесәләрен капшап, документларын эзләүдән туктап калды.
Башыннан зеңгелдәп, бер уй йөгереп узды. Шәп фикер әйтте бит, чибәркәй...
– Карагыз әле, документларымны таба алмыйм бит, өйдә калдылар
микәнни, югыйсә кесәмә тыккан идем кебек, – диде егет, аптыраган кыяфәт
чыгарып.
– Зыян юк, борчылмагыз! Икенче сменага алып килерсез, тик бүген,
зинһар, булышыгыз инде?
– Әлбәттә, ышанычыгызны аклармын.
– Эшкә соңга кала күрмәгез! – диде дә чибәркәй урамга ашыкты.
Героебыз вахтада утырган Нәгыймә апага:
– Кичке 6га, как штык! – дип, шәһәргә чыгып шылды.
Тик менә ул кәнәфи исән микән соң әлегә хәтле?.. Алдан тикшереп
йөрүе шик тудырмасын өчен эзләмәгән иде шул аны. Юк, андый зиннәтле
нәрсәне чыгарып ташламаслар, биреп тә җибәрмәсләр... Чүтеки, данлыклы
шәхесләр утырган кәнәфиләр алай тиз генә югалмыйлар. Бәлки, музейлары
бардыр, шундадыр? Кем белгән? Бөтен бүлмә ачкычлары аның карамагында
була бит. Шул уй аңа тынычлык өстәде.
Кичен, смена алыштырырга килгәч, Нәгыймә апаның беренче сүзе шул
булды:
– Син җүнләп урнаштыңмы соң?
– Ничек инде башкача булсын, Нәгыймә апа. Кадрлар бүлеге начальнигы
белән сөйләшкәч, эшкә алынган исәпләнәм түгелме соң?
– Документларыңны тапшырдыңмы?
– Иртәгә китерәм. Нигә син миңа каныгасың?..
– Каныкмыйм. Матри, йоклыйсы булма!
– Каравылда йокламыйлар инде, апа, бар кайт, тыныч бул!
Ул бер китә, бер килә, арлы-бирле йөри торгач, ниһаять, китеп барды.
А Л М А З Х Ә М З И Н
77
Гаделҗан иркенәеп калды. Кырык тапкыр бер фикергә килә бит инде –
гөнаһлы эш эшләми, кәнәфине табып, өстен ертмыйча, астыннан гына ачып,
эчендә нәрсә бар икәнен генә карый. Әйбере булса-булмаса да ябып куя.
Кыскычы, боргычы, каергычы бар: сындырмый да, ватмый-җимерми дә.
– «Операция»не башларга кирәк», – диде дә бүлмәләр буйлап эзләнергә
тотынды. Һәр кергән-чыккан җиреннән уңышсызлыкка очрау аның «җенен»
чыгара башлады. Бармы икән соң ул? Тапмаса, җүләр, тинтәк, ахмак
булып чыга түгелме? Подвалга төште – юк, аптырап, өметсезләнеп, чардак
ачкычын табып, шунда менде. Ни күзләре белән күрсен – каршысында
тора. Караңгырак, ләкин тирә-якка нурлар сибә түгелме?! И җаныкаем,
исәнме-саумы? Ул, инде күптән искә алмаган бисмилласын укып, кәнәфине
төбен өскә әйләндерде. Күптәнге икән. Кем утырган, кайсы «Первый»?
Мөгаен, сугышка хәтлеседер. Шушыңа утырып торган җиреннән алып
киттеләр микән атарга?.. Гаделҗан, ул еллардагы рәхимсезлекләрне укып
белгән хәтлесен искә төшереп, келәшчә белән кадакларын суыра башлады.
Кулдан ясалган кадаклар икән. Шушы кәнәфи өчен генәдер. Тимер түгел,
җиз, ахрысы, болар да. Кагылган такталары кипшеп какшаган инде, тиз
суырылалар. Аслык җайлы ачылды. Буш. Ниндидер язуы бар: «Лепа
Альфред Карлович» октябрь, 1933.
– Монысында да булмады, – дип, авыр сулап куйды Гаделҗан. – Иртәгә
Нәгыймә апа килгәч, тыныч кына югалырга туры килер.
Һәм шулай итте, матур гына кизү торуын тапшырды да, ягымлы елмаюын
апакайга бүләк итеп, Мәркәз үзәгенә юл тотты. Алда яңа бурычлар тора...
Дүртенче кәнәфи
Партия җитәкчеләренең хәзинәсен эзләү Гаделҗан өчен комарлы уенга
әверелде. Ул эченнән генә: «Бар бит инде ул, бар бит!» – дип кабатлап
йөри башлады. Ләкин кайда, кайсы кәнәфи астында?.. Астындамы-
түгелме?.. Әллә берәр җиргә күмеп куелганмы?.. Алай булырга тиеш
түгел! Үзе уйлаганча, бәбкә чыгара торган каз кебек, оясында, димәк,
кәнәфидә!.. Димәк, әлегә кадәр юнәлештә эзләнүләрне дәвам итәргә кирәк.
Филармониянең музее бар, кайсы гына директорын алма, кәнәфиләрен озак
саклап утыралар, әле пенсиягә чыккач та китәргә уйламыйлар.
Ул Зиннәткә шалтыратты. Нигә, эшләп ашасын!.. Барыбер аннан
котылып булмас... Хәзинә табылган очракта, аның эзәрлекләвеннән арыныр
мөмкинлек күренми, хәзердән үк һәр адымын тикшереп тора, ахрысы.
Ахмаклар дөньяда күп күбен, ләкин бу андый түгел... Компаньонлык –
дуслык дигән мәгънәдән ерак тора, байлыкка кагылганда...
– Нәрсә, берәр ни таптыңмы? – диюдән башлады Зиннәт сүзен, ачулырак
рәвештә, озаграк шалтыратмый торуга үпкәләгән сыман.
– Нигә шулай каты сөйләшәсең, берәр начальнигың кәефеңне бозды
мәллә? – дип җавап кайтарды аңа Гаделҗан, ризасызлык белдереп. – Әллә
рәхәт дип белдеңме, мылтык көпшәсе астында йөрүләр...
– Шундый ук маҗарага эләктеңмени?
– Юк. Пистолетлы сакчыны эчертү рәхәт нәрсә дип уйлыйсыңмы син?
Ул бит җүләр түгел. Атты җибәрде. Вәссәлам!
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
78
– Ярар инде, гафу! Нәтиҗә нинди?
– «Алемасов кәнәфие» дип язылган сүздән башка нәрсә юк иде.
– Чынмы? Алдамыйсыңмы?
– Мин бит инде ул алагаем урындыкның бернәрсәсе дә юк икәнен
күрсәтер өчен сиңа күтәреп бара алмыйм...
– Алга таба нинди планнар?
– Филармония директорының кәнәфиен белештер әле. Берәүләрдән
колак очыма аның шунда барлыгы турында хәбәр эленеп калды.
– Белешермен. Телефонлырак җирдә, эшеңдә дип әйтүем, утыр!
Болай шикләнерлек сәбәп юк бугай бу дускайда, дип уйлап утырды
Зиннәт, бераздан ул киткәч. Тапкан булса, күптән чит илгә ычкынган булыр
иде.
Аның уйлары филармония тарафына күчте. «Кем соң әле анда хәзер
директор? Әнәс Зөлфәтович Сабин бугай. Биюче. Шалтыратыйм әле».
Телефоннар китабын озак кына актарганнан соң, ниһаять, тапты ул аның
номерын. Сүзен нәрсәдән башлаячагын дикъкать белән исәпләгәннән соң,
«Әлү!» тавышын ишетүгә:
– Әнәс Зөлфәтович! Нихәлләрдә эшләп ятасыз?! – диде дә, сынаулы
пауза ясап, җавап көтте.
– Кем әле бу, тавышыгыз таныш та кебек? – дигән җавап ишетелде.
– Әллә кем түгел, Төзелеш министрлыгында эшләүче бер урынбасар
гына. Фәрхәтов минем фамилиям. Шулай дип кенә эндәшегез.
– Иптәш Фәрхәтов, сезнең кебекләр безгә бик кирәкле затлар. Ни әйтсәң
дә, төзелеш тармагы – ремонт, фәлән-фәсмәтән...
– Шулай, шулай, шуның өчен безне бик якын итәләр...
– Берәр йомышыгыз бар иде мәллә? Концерт, билет, чакыру кәгазе?..
– Комачауламас иде, әлбәттә... Илһам, Әлфия кебек зур артистлар
чыгышын бик яратып карыйбыз.
– Килегез, алып китәрсез.
– Бу арада эшләрем тыгыз. Минем ярдәмчем килеп алса, кимсенмәссезме?..
– Юк, әлбәттә.
– Мин Фәрхәтовтан, дияр, яме! Килештекме?
– Килештек.
– Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә, Әнәс Зөлфәтович, эшегезне бик
яхшы башкарасыз, гел мактауда, филармония гөрли, тырыш хезмәтегезнең
нәтиҗәсе хөрмәткә лаек, зур исемнәр алдыгыз – озак еллар утырган
кәнәфиегез сезгә хыянәт итмәсен!
– Рәхмәт, рәхмәт! Ләкин мин ул кәнәфине, әле күптән түгел генә
музеебызга тапшырдым. Миңа хәтле утырган бөек шәхесләребезнең
истәлеге булып һәм дә экспонат рәвешендә халкыбызга хезмәт итсен дип.
– Реставрация кирәк түгел идеме?
– Кирәгрәк, кәнишне!
– Анысын да решать итәрбез, яме! Килештекме?
– Килештек.
– Минем ярдәмче килер...
– Эшләр җырлап бара бит, – дип куйды ул үзалдына. «Тырышкан табар,
ташка кадак кагар» диме әле халык?..
А Л М А З Х Ә М З И Н
79
Зиннәт бу сөйләшү-килешүне минуты-сәгате белән Гаделҗанга
җиткерде. Гаделҗан Сабинның кем икәнен белгәнгә һәм шул ук вакытта
ул да аның белән таныш булуына борчылып, ничек бу хәлдән җиңел генә
чыгу юлларын эзләргә кереште. Ярар, эш болайга киткәч, әйтер, хәзер ул
шул министрлыкта Фәрхәтовның хуҗалык эшләре буенча ярдәмче ролен
үтәр. Башта чакыру кәгазьләрен алып кайтыр, аннан соң күз күрер. «Алдан
баш ватып утырмыйм әле», – дип, төгәллек кертте ул уйларына.
Аның күз алдына музейдагы «ревизия» ясалачак кәнәфигә утырган Илһам
Шакиров килеп басты. Филармониянең хәзерге вакытта сәнгать җитәкчесе
вазифаларын үтәгән бөек җырчыга аерым бүлмә табылмаганлыктан, ул
шунда эш почмагы тапкандыр кебек тоелды аңа. Кеше өчен кабинет юк, ә
менә кәнәфигә бар. Димәк, Шакиров шуңа утырырга тиеш – икесенә бер
урын – бер атуда ике куян! Шәп бит!
Сабинның андый «куяннар»ны күп атканы бар. Мәсәлән, ул училище
гына тәмамлаган артист, ничек итеп директор була алган соң? Гаделҗанның
бу турыда сөйләгәннәрен күп ишеткәне булды. Сабинга, читтән торып,
мәдәният институтында укырга киңәш бирәләр. «Синең кебек директорга
укып йөрисе дә юк», – диләр. Концертка чакыру билетлары биреп, зачёткага
билге генә куйдырып утырышлы икән. Тора-бара кабинетына килгән
педагогларны, профессорларны күрүче кешеләр дә мондый фактларны
дәлилләп торганнар. Шундый ысул белән югары белемле булган ул түрә.
Хәер, кем аны хәзер шулай итми? Акчасы булганнар да укып тормыйлар
бу заманда. Кул кулны, ике кул битне юа торган чаклар.
Уйлана торгач, Гаделҗанның исенә монда урынбасар булып эшләгән
танышы Хәмизулла килеп төште. Концертлар буенча җаваплы иде ул. Эш
өчен дип, ватылгалап алгалый торган бер «Жигули» да биргәннәр иде
аңа. Иң зур вазифасы шул машинаны гел юып, министр урынбасары Лия
Саваповнаны эшенә алып килү һәм өенә илтеп кую булды. Әлбәттә, аны
йөртер өчен яшь кенә шофёр дә билгеләделәр. Менә шул эш белән мәш
килә иде аның танышы: машина төзек һәм шофёры аек йөрсен. Кайчагында,
Сабин командировкага киткәндә, Хәмизуллага җаваплы эш тә йөкләнә –
документына печать кирәк кешегә тамга сугып җибәрә. Ул шушы вазифаны
өнәп бетерми башлаган. Нигә дисәң, үтенече төшкәннәр мәнфәгатьләрен
үтәгәнгә хәтле теленә салынып, бик ягымлы итеп сөйләшәләр дә, печать
суккач, чыгып шылалар. Синең кирәгең бетә.
Озак эшләмәде, китте ул аннан.
Гаделҗан җырлаштыргаласа да, филармониягә килмәде. Хәер, бервакыт
монда җырчылар кабул итү конкурсында катнашкан иде. Биш урынга
җитмешләп гариза бирелгән булып чыкты. Илһам Шакировның комиссия
рәисе икәнен белгәч, күпләр каушады. Сабинов та шунда тыңлап утырды,
җыр жанрында белгеч сыман. Югыйсә биюен дә ритмга аркылы-торкылы
китереп, бутап бетерә иде бит. Ә монда җырчыларга тыкшынып утыра,
берни белмәгән башы белән. Иң начар җырчыны мактый, янәмәсе, тавышы
әче. Әче булгач, көчле икән инде аныңча.
Җитмештән икесен генә алган Шакиров. Шуннан соң Гаделҗан
профессиональ җырчылыкка тыкшынмады.
Ул менә шундый уйлар белән филармония коридорына килеп керде.
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
80
Кемдер репетиция ясый. Маликов, ахрысы – тыны бетмәс җан, озак
суза... Ибушев микән – чишмә чылтырата, кайдадыр Илһам күнегү ясый.
Тавышында – урман шавы, дәрья чайкалышы... Фәридун да монда эшли
микәнни?..
Иделләре, Иделләре...
Иделләре, күлләре...
Аның репертуарында иң матур җыр шул инде. Менә хәзер үзен күреп:
«Теге төшен болай җырлыйсың, бу җирен тегеләй...» – дисәң, «Үзең дә
шикәр түгел...» – диячәк.
Гаделҗан Илһам тавышы яңгыраган бүлмәне эзләп китте. Икенче
кат, «Музей» дигән бүлмәдән ишетелә икән. Шакымыйча озак торды,
комачауларга ярамый, яратмас...
Ниһаять, бераздан даһиебыз туктады. Күнегү генә ясаса да, җанны
җылыта шуның моңлы тавышы!
Гаделҗан, кыюлыгын җыеп, әкрен генә ишекне ачты.
– Нәрсә, кер, нигә басып каттың? – дип сүз башлады бөегебез.
– Илһам абый, эшегезне бүлдем, ахрысы?
– Юк, юк. Инде тәмамладым. Менә син дөрес әйтәсең, энекәш, эшеңне
бүлдем, дип. Җырлауны эшкә саныйсың. Кайберәүләр бит аны уенга,
ялга гына тиңлиләр. Имеш, җырлауны алар да җырлый, менә кайдадыр
эшләргә кирәк, диләр. Заводтамы, колхоздамы... Җырчы белән җырлаучыны
бутыйлар. Сиңа рәхмәт, эшеңнән бүлдем, дисең. Бүлмәдең, инде ардым.
Бүгенгә җитәр. Җырларга өйрәнү зур көч сорый, түземлек һәм даимилек.
Йә, җитәр бу турыда. Ни йомыш?
– Мин, Илһам абый, үз эшем белән. Менә бу синең яндагы тәхетне...
– Кызык әйттең, тәхет, дидең... Тәхеттә патшалар гына утыра, ә мин
кем? Җырчы гына...
– Син утырган һәр урындык үзен тәхет дип чутласын, Илһам абый!
– Ай, зурладың, энекәш! Урындыкны зурладың. Ә югыйсә моңа миңа
хәтле җыен әтрәк-әләм утыргандыр.
– Алай ук димәгез инде...
– Гафу, бәлки, син дөрестер, бәлки, миндер. Үзең кем буласың?
– Мин менә шундый кәнәфиләргә реставрация ясаучыларның берсе.
– Ай, әйбәт булыр иде бу, энекәш. Яңартып алып килсәң, минем күңелем
сафланып киткән кебек булыр иде.
– Шулай дим мин дә. Синең өчен махсус эшләнгән яңа кәнәфи була
түгелме соң инде?
– Хәзер алып китәсеңме?
– Юк, иртәгә.
– Ярар. Мин монда булмасам да, алып китәрсез. Директорга әйтеп
куярмын, минем өчен генә булганга, түләүсез реставрация ясарга бер егет...
ничек әле исемең?..
– Гаделҗан.
– Исемеңне онытырлык түгел, вахтёр янына чыгарып куярлар «тәхет»не,
– дип тынычланды.
(Дәвамы бар)
"КУ", 09, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев