Логотип Казан Утлары
Роман

Кабул итәсезме?..

– Эзенә төшәләр, ләкин ул байлыкка инде пионер сарае төзелгән була. 1923–1927 нче еллар бу. Хәзер дә менә шуңа охшаган чорлар бездә. – Һаман аңламыйм, синең-минем моңа ни катнашыбыз бар?

Илһам да өйләнмәгән...
Инде кырыгы тулып килә Гаделҗанның. «Яшең җитсә кырыкка – эшләр
китә шырыкка», диләрме әле. Шулайрак бугай шул... Өйләнмәгән дә бит
әле. Тулай торактагы вахтёрша Галимә апаның консерваториядә эшләүче
сердәше Сабира сөйләгәннәрне искә төшереп алды ул. «Шулай, Илһам
Шакировның укып йөргән чаклары... Авыл егете инде, авылча киенгән.
Кәчтүм-чалбары да юк, – ди. – Гел йә күлмәкчән, йә шул гел бер свитер
белән күренә. Үзе гаҗәеп матур җырлый инде – ул тавыш дисеңме, моң!
Сөйләштергәлим:
– Нишләп, Илһам, өстеңә берәр пинжәк алып кимисең? – дим.
– Акча яклары бик сай бит әле, апа, – ди. – Ашарга гына җитә.
– Соң, – дим, – инде радиоларда чыгышлар ясыйсың түгелме?
– Анда җырлаган өчен әллә ни күп түләмиләр бит, – ди.
Икенче, өченче курслар җитә. Тагын сорыйм:
– Илһам, җаный, менә зур җырчы булып киләсең, һаман торырга урының
да юк.
– Шулай шул...
– Кешедә яшисеңме әле дә?
– Әйе, Сабира апа.
– Йортка кер берәрсенә, – дип шаяртам. – Хакын җырлап түләрсең.
– Шулай гына итәсе калды инде, – дигән була, шаян үзе.
Тора-бара матур кәчтүмнәр киеп йөри башлады. Шулхәтле күркәм,
матур егет төсләре керде үзенә. Радиолар аның тавышы белән тулды,
концертлары гөрли.
– Өйлән инде, – мәйтәм.
– Әй, Сабира апа, кая алып кайтыйм мин аны? Тукта, фатир алыйм әле,
– дип тынычландыргандай итте.

Инде укуын тәмамлап, үз коллективын булдырып, гастрольләр белән
ил гизә башлады. Китте, китте остарып, бөеклеккә үрләде. Кайткалаган
чакларында консерваториягә кергәли.
– Нихәл, Сабира апа! – ди.
– И-и, Илһам җаный, нинди җилләр ташлады сине монда?
– Сине сагынып кердем, – дигән була.
– Өйләндеңме әле? – мәйтәм.
– Сабира апакаем, еллар буе кайтмыйча җырлап йөрүчегә кем кияүгә
чыксын? – ди.
Менә шулай тәки ялгыз калды ул.
«Минем язмыш аныкыннан бер дә ким түгел», – дип куйды Гаделҗан
үзе турында. Аерма тик шунда – ул Бөек, ә мин беркем дә түгел. Алда әле
бернинди ачыклык күренми – ни өйләнү, ни абруй... Дуслар арасында да
сабакташ Даһидан гайре бүтән кеше күренми. Ул әле тагын күтәреләчәк,
зур дәрәҗәләргә ирешәчәк.
Дусай? Бәлки, инде майор булгандыр. Чөнки егерме елга якын армия
хезмәтендә. Аннан хәбәр алган юк. Галимгә дә район башлыгына кадәр
үсәрлек еллар узды. Ни дисәң дә, башлы егет иде! Әүхәт турында яман
хәбәр ишетте. Шикле кешеләр, төркемнәргә ияреп йөргән; күп күләмдә
бурычка акчалар алып, бурычын түләмичә, алдап-йолдап яшәгән дә, әнә,
подвалда асып киткәннәр үзен. Кемнәр шулай эшләгән – белүче дә юк. Тиз
арада фатирлы булуы да шуңа бәйләнгән, күрәсең.
Гөлсиярнең дә тормышы еллар үтә-үтә җимерелә барган. Башта кызы
юл фаҗигасенә юлыгып, әнисен кара кайгыга батыра, аннан ире ялгызын
калдырып мәрхүм булган, соңыннан үзе дә...
Дусты Рәшит инде Яңа Калада зур предприятиенең транспорт бүлеге
мөдире икән. Калганнарыннан хәбәрдар түгел. Каян белсен, кем җиткерсен
аларны, үзенең дә адресы гел алышынып тора бит. Сукбай диярсең...
Беркөнне: «Сине Зиннәт эзли», – дигән хәбәр килде. Каян тапкандыр
аны. Адресын язган, эшли торган урыны, ахрысы. Мәркәздәге «Байлыкка
кызыгу нәфесенә каршы тору комитеты» диелгән.
«Оһо! – дип куйды Гаделҗан. – Кая үрмәләгән егет!»
Бара инде, әлбәттә, күптән күрешкәннәре дә юк. Байтак еллар үткән
түгелме соң?.. «Карале, биш ел! – диде, озак кына уйланып утырганнан
соң хәтереннән узган еллары турында баштан кичереп. – Ни әйтер икән?
Кайчан барсаң да ярый торгандыр инде».
Гаделҗан икенче көнне үк җыенып, «болай гына кертмәсләр әле», дигән
уй белән паспортларын алып, Зиннәткә юл тотты.
Менә ул әйткән идарә. Ишек төбендәге милиционерга кемгә килгәнен
әйтте дә, паспортын калдырып, икенче катка менде. «Менә кайда оялаган
икән», – диде ул, ишекне кагып. «Керегез!» – диде таныш тавыш.
Күрештеләр, бер-берсенең иңнәрен кагыштылар, кочаклашкан булдылар. Ә
нигә шулай итмәскә, күптән күрешкәннәре юк бит. Зиннәткә теләсә нинди
кием килешә инде, монысы бигрәк тә, погоннары... Йолдызлары бар, сирәк
әле, күбәерләр, шиге юк. Егет барысын да алдан күреп эшли!
Башта гомуми сүзләр әйтелде:
– Ни хәлләр? Эшләр барамы? Син хәзер кайда? – диде Зиннәт.
– Күрәм, үсәсең! Гаилә, тормыш ничек? – дип, Гаделҗан да сүз какты.
– Әйбәт. Үзгәрешләр юк, шул бераз картаебрак киттем.
– Кит инде, мин сизмим, син һаман шул килеш, – дигән булды Гаделҗан.
– Өйләндеңме?
– Юк әле, вакыт җитми. Ә синең тормышлар?
– Балалар үсә.
– Укыйлардыр инде?
– Наташа шулар белән мәш килә.
– Молодец! Ә Алина?
– Алина сине көтә.
– Шаярма, ул көтеп ята торган зат түгел. Режиссёрны ташладымы әллә?
– Кит инде, нишләп режиссёр аның белән маташсын? Беткәнмени аңа
яшьрәкләр?.. Ну, ярар, минем синең белән килешеп эшлисе бер серем бар.
Әйдә, «мужской»га, – дип, пышылдауга күчте, дөресрәге, башы белән
ымлады, кулын колак яфракларына куеп зурайтты.
– Тиз генә байыйсың киләме? – диде ул аңа, «М» кабинетына кергәч.
– Аңламадым?
– Хәзер ныгытып аңлатам. Тыңла. Синең Ильф һәм Петровның «Унике
урындыгын» укыганың бармы? Китабын?
– Ну, бар. Шуннан?
– Шуннан... Минем башта бер идея туды. Бездә – Татарстанда ничә
обком секретаре булганын беләсеңме?
– Санаганым юк... Күп инде алар.
– Менә Ильф һәм Петровның әсәрендәге персонажлар – Воробьянинов
белән Остап Бендер шул Ипполит Воробьянинов тещасының, ялганмы-
чынмы, кәнәфигә тегеп калдырган бриллиантларын эзлиләр. Унике
кәнәфинең төбен актаралар.
– Шуннан?.. Тапмый бит алар аны.
– Эзенә төшәләр, ләкин ул байлыкка инде пионер сарае төзелгән була.
1923–1927 нче еллар бу. Хәзер дә менә шуңа охшаган чорлар бездә.
– Һаман аңламыйм, синең-минем моңа ни катнашыбыз бар?
– Ашыктырма, аңлатам. Менә шул вакытлардан бирле хәзерге көнгә кадәр
республиканы байтак секретарьлар җитәкләгән. Аларның һәрберсенең үз
кәнәфие булган...
– Шулай инде.
– Алар бер тәхеткә килсәләр дә, элеккеге кәнәфигә утырмаганнар.
Алыштырганнар, яңасын ясатканнар.
– Ник?
– Син үзең кеше кәнәфиенә утырыр идеңме? Эчне пошыра бит ул,
язмышың элеккеге хуҗасыныкын кабатлар төсле тоела. Алар бит барысы
да диярлек ул заманнарда репрессиягә эләккәннәр. Алыштыралар, әлбәттә.
– Әйе, мин дә шулай итәр идем.
– Мин дә. Монысын аңлаштык. Тагын... Җан ияләренең бер гаҗәеп
гадәте бар, алар үзенә ошаган яки кирәкле әйберләрен җыялар. Мәсәлән, ана
каз бәбкә чыгарырга ояда утыра, якын-тирәдә нәрсә бар, муены җиткәнче
сузылып, шуны астына сала. Шулаймы?
– Шулай.
– Тагын. Саескан... Нинди ялтыравык әйбер күрә, шуны оясына ташый.
Килешәсеңме?
– Килешәм.
– Беренче секретарьлар да шулай. Исбатланган инстинкт.
Безнең бурыч, боларның кәнәфиләрен табып, актарып чыгу. Бәлки, нәрсә
дә булса табарбыз, һич тә булмаса – син язучы, берәр әсәр әмәлләрсең, ә
мин сиңа үз дәрәҗәм буенча булышырмын, чүтеки минем дә кызыксынуым
көчле – тиешле урында хезмәт итәм. Бер карасаң, бөтен ришвәт тә ачыклана.
– Кызык бу, бик кызык...
– Димәк, килештек.
– Килештек.
Беренче кәнәфи
Озак та үтмәде, Зиннәттән хәбәр килде. Ул очраклы рәвештә «Болак»
театрының «Онытмам үлгәндә дә...» спектаклен карап кайткан. Сәхнә
түрендә теге кәнәфиләрнең берсе торуын күргән икән. Анда ничек килеп
эләккән ул? Бик сәер... Зиннәтнең хыялый күзенә бөтен урындыклар да
сихри нур сирпи мәллә? Бал корты түгелдер бит ул, бал сыланган җиргә
кунарга?.. Шулай да, баш режиссёрдан рөхсәт сорап, утырып та караган
Зиннәт аңа. Күзе белән әлеге кәнәфине йотардай булып әрсезләнсә дә, арт
шәрифе белән бернәрсә дә тоймаган аның эчендә. Ләкин нәрсәдер бар да
сыман. Баш режиссёр Галиар кунагының кәнәфигә булган мәхәббәтен
үзенчә аңлаган. Кемгә нәрсә ошый бит!.. Берәүләр спектакльдән мәгънә
эзлиләр, икенчеләре – артистларына гашыйк, өченчеләре – буфетына,
дүртенчеләре – йокы рәхәтен таба, ә монысы – урындыкка хәйран калган.
Шул чакта авызыннан: «Сат миңа!» – дигән сүз атылып чыкканын үзе
дә сизмәгән Зиннәт.
Юк, бирәме соң ул аны, иске җиһазлар кибетеннән, көчкә табып кайтсын
да... Хәзер бушка биреп җибәр!.. Юк, юк...
– Нәрсәгә сиңа мондый иске урындык? – дип сорап куйган Галиар
Зиннәттән. – Остап Бендер түгелдерсең бит?!.
Зиннәт әлеге сүздән дерелдәргә тотынган. «Әллә белә микән бу безнең
планны?» – дигән уй баш миенең барлык чокыр-буразналары буйлап
выжылдап узган.
– Авыр сүз әйттем, ахрысы, телсез калдың, – дигән, үзен гаепле
сизгәндәй, режиссёр.
– Кая инде безгә Остап бөеклегенә җитәргә!.. – дип йомган әңгәмәне
Зиннәт. – Унике урындыкны каян табып бетерәсең аны?! Шутник икәнсең!..
Алар режиссёр кабинетына юнәлгәннәр. Өстәл артында режиссёр
тантаналы рәвештә сүз башлаган:
– Мин ул кәнәфине бик тә талантлы драматургның «Юлбашчылар уены»
дигән пьесасы буенча эшләнәчәк спектаклендәге төп персонаж – Чыңгыз
хан өчен саклап тотачакмын.
– Кем инде ул талантлы драматург?
– Сине шул спектакльнең премьерасына чакырам. Шунда белерсең,
үзен дә күрерсең.– Дуслар белән килсәм ярармы?
– Бик шат булырбыз! Бик катлаулы, әмма ифрат та әһәмиятле эчтәлеккә
бай әсәр. Спектакльдән кызык тапмасаң – кәнәфигә карап утырырсың. Кил!
...Менә шундый увертюра булып алган башта. Премьера көне килеп
җиткәч, Зиннәт авырып киткән. Әллә сабышкан гынамы? Җен белсен...
«Бармый икән, бармый... Курка торгандыр... алай-болай урлаганда
эләксәләр, ахыры шәп булып бетмәячәк. Үзе бит нинди урында эшли!
Хәзинә табылган очракта табыш минем кулда булачак», – дип куангандай
итте Гаделҗан. Ләкин Зиннәтнең, бу афёрасына бирелүенә аның җаны
тырнала иде. Юкка ризалашты ул моңа, юкка. Ә шулай да яхшы гына әсәр
язар өчен чимал бар сыман – шунысы кызыктыра.
– Берәр кыз ияртеп барсам, каршы килмисеңме? – диде ул Зиннәткә
шалтыратып, юлга чыгар алдыннан. Кызыгып йөри торган бер чибәркәе бар
иде соңгы көннәрдә. Бер фирмада бухгалтер булып эшли. Кияүгә чыкмаган,
яше утызга якынлашып килә. «Берәр премьераңа алып бар әле» дигәнен
истә тотып эшләде ул бу чакыруын. Тора-бара бәлки өйләнеп тә куярмын
шуңа дип йөрүе иде соңгы араларда. Тик менә үзенең таныш-белешләре:
«Өйләнә күрмә, аларның нәселләре кысыр», – дип кисәтеп куйдылар,
шунысы шикләндерә. Ә бүген барып кайтырга һәм алда да шаярып йөрергә
ярамаган тагы.
Гаделҗан Лилиягә гел шигырь генә сөйләп барды, әлбәттә, үзе иҗат
иткәннәрен. Сәнгатькә гашыйк кыз, күзләрен аннан алмый, йотлыгып
тыңлый. Бу минутларда, әйтерсең лә, аннан да бәхетле кеше юк.
Шәһәрдән чыгып, сиксән чакрым киткәч, Лилия кафега кереп чыгасы
итте. Әллә чәй эчәсе киләме, әллә кысталганмы, кем белсен... Көтә-көтә
көтек булып бетте, чыкмый да чыкмый. Аптырагач, үзе керергә уйлады.
Кызый, кызып-кызып, Кыса шәһәрендә яшәп иҗат итүче атаклы композитор
Разиф белән сөйләшеп утыра. Алларындагы яртының яртысына төшкәннәр
инде. Зиннәтне күрүгә кул изәделәр.
– Кил әйдә, нәрсә авызыңны ачып, карап каттың? – ди композитор. – Без
монда сине көтеп, зарыгып, елашып беттек бит инде, – дигән була.
Менә сиңа мә. Алар түгел, Гаделҗан гаепле икән.
– Без сөйләшкәнне тыңлап утыр – шулхәтле кызык. Карале, теге вакытта
мин сине кыйнап чыгара идем өйдән... – дип дәвам итте Разиф. – Син әйткән
сүзләрне башка кеше әйтсә... Беләсеңме, Лилия, ул чакта бу миңа нәрсә
ди?.. «Ну-ка выходи, подлый трус! Леопольд», – ди бит әле...»
– Ә нәрсә өчен шулай ди соң ул сиңа? – дип сорап куйды кыз, бернәрсә
аңламагач.
– Үзем сөйлим, – дип әйтте дә Гаделҗан аңлатырга тотынды: – Без Разиф
белән бергә районда концертлар куеп йөрдек. Халыкның да, колхозларның
да, районнарның да акчасыз чагы. Булды бит инде шундый вакытлар...
Разиф безнең төркем җитәкчесе: үзе концертларны оештыра, үзе
җырлый, үзе бии дигәндәй... Үзе түли... Ә менә түләргә дигәндә – кыенлык
бар. Концерт куюын куябыз – акчасын бирүче юк. Шуңа күрә Разиф түләүне
ашлыклата ала. Янәсе, ашлыкны эшләп ала да аны акчага әверелдерә. Бу
урып-җыю чоры – көз. Ә колхоз үзе җыйган уңышын акчага әйләндерә
алмый. Разиф нишли? Ашлыкны писүккә яки шикәргә алыштыра. Инде хәзер писүкне акчага әверелдерергә кирәк. Ыхы! Андый хәйләкәрләр дә
байтак икән. Клиентлар да күренми, ә шикәр заводына шикәрнең кирәге
юк – үзе дә шул мохтаҗлыкта.
Разиф сүзгә кысылды.
– Аптырап беттем мин ул чакта... Артистларга акча түләргә кирәк бит.
Өйләрендә бала-чагалары көтә, хатыны. «Әтиегез кайта, акча алып кайта
– күп итеп!» Ярый да син гаиләле түгел, балаларың елап утырмый, – дип,
Разиф Гаделҗанга карады.
Гаделҗан сөйләвен дәвам итте:
– Бу нишли? Шикәрне чүпрәгә алыша. Халыкка чүпрә бик кирәк. Әле
ул вакытларда оеткычка кытлык бар иде. Көз, дидем бит. Җиләк-җимеш
өлгергән. Бозылмасын өчен шәраб ясап, мәш киләләр. Аны чүпрәсез ясау
мөмкин түгел!
Менә шундый ысуллар кулланып, Разиф безнең кесәгә акча салып җибәрде.
– Анысы шулай. Мин ул турыда әйтмим сиңа... Хәтерлисеңме, мине
соңгы концерттан соң сүктең, өйдә, хатын алдында...
– Ә-ә, әйе шул, всё по делу! Искә төшердең. Соңгы концерт. Авыл клубы.
Колхоз рәисе килде. Син нигәдер аның белән сөйләшә торгач, талашуга
күчтең. Председатель ул чакта, ризасызлык белдереп, кулын селтәде дә
клубтан чыгып китте. Ә син җырларга сәхнәгә атладың. Программа буенча
бишме-алтымы җыр башкарасың бар. Шул вакыт председатель яңадан сәхнә
артына керде. «Әйдәле, Гаделҗан, чыгып керик!» – дип, мине клубтан алып
чыгып, машинасына утыртты.
Нәрсә эшләргә, ни әйтергә маташа инде бу дисәм, тутырып, аракы салды
да тимер кружкага:
– Җиппәр, әйдә! – ди.
Мин каршы киләм:
– Син дә ачуны китереп торма инде! – дип, үпкәләгән сыман әйтеп
куйды бу.
– Минем бит әле сәхнәгә чыгасым бар, ярамый, – дим.
– Ярый, – ди, – мин әйткәч, чуртым да булмый, тавышың гына ачылып
китәр, илһамың куерыр, йөзеңдә нур балкыр!..
Каплап куйдым инде. Умырып, колбасасын каптым да:
– Җыры бетеп куймасын тагы, – дип, клубка йөгердем. Өлгердем. Сер
бирмәскә тырышып, сәхнәгә чыгып бастым. Клубның сыек кына янган
утлары җем-җем килә, тамашачыларның авызы ерык, әллә юри, әллә чын,
кул чабып каршыладылар. Нәрсә сөйләгән, ничек җырлаган – истә түгел...
Әйбәт кенә вазифамны үтәп чыктым бугай... Башкалар җырласын, биесен,
сөйләсен...
Концерт бетте. Икенче тапкыр сәхнәгә чыгарга син юк. Әллә кайтып
киткәнсең, психланып...
Без дә җыендык. Акча-мазар түләүче юк. Нишлисең бит, әле моңарчысын
да бирүче булмады. Күнегелгән. Күңелсез генә кайтып киләбез. Авылны
чыгып, байтак юл үткәч, арттан ниндидер машиналар куып җитте.
Фаралары белән уйнатып, безне юл кырыена кысрыкладылар. Баш бетте,
дип торабыз – хәзер кыйныйлар. Без кагылмасак та, «УАЗ»ыбызның ян
ишеге ачылып китте. Председатель басып тора.

(Дәвамы бар)

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев