Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Аны бит инде, филармониядәге кебек, реставрация дигән булып актартып булмый. Андый хәлләр турында шәһәрдә күп сөйлиләрдер. Килеп керүең булыр, сүз кузгатырга өлгермәссең, һап, кулыңнан тотарлар да богау салып куярлар. Монда башкача эшләргә кирәк, башкача.
– Иң элек ниндирәк ремонт-реставрация кирәклеген төгәл белү өчен
музеегызның бер почмагында тикшереп карыйм әле, риза булсагыз.
– Карагыз, кара. Мин беразга югалып торам, яме!
Илһам Шакировка ишек ачып, бер адәм баш әйдәде. Ул да, ым кагып,
хәзер дигәндәй, кулын күтәрде дә чыгып китте.
Гаделҗан, музей кәнәфиенең астын өскә әйләндереп, келәшчә белән
боргычын кесәсеннән чыгарып, чираттагы «операциясен» үтәргә кереште. Кулы
остарган инде. Минут эчендә утыргыч төбе ачылып та китте, анда бу юлысы менә
мондый сүзләр язып ябыштырылган кәгазь күренде. «Муратов Зиннат Ибятович
(28 дек. 1943 г. – 28 дек. 1957 г.)». «Әйе, бу кәнәфидә обком секретаре булып
татар кешесе дә утырган икән», – дип куйды ул үз-үзенә. Мондый утыргычларны
бүсеп, Татарстан җитәкчеләре тарихына мәгълүматлар өстәргә була икән, –
дигән канәгатьлек хисе өстәде Гаделҗан. – Партия алтыннарын эзләү буенча
диссертация язсаң да комачауламас иде! – дип тә куйды.
Шунда ул тиз генә кәнәфинең артын кабат кадаклап та куйды. Таныш-белеш
күреп, мәшәкатьләр, маҗаралар чыгарганчы дип, Илһам абзый кергәнче,
музейдан чыгып шылды. Хәзер аңа Зиннәткә хисап тотасы калды. Әмма
кәнәфигә, чыннан да, реставрация ясатуны үзенә бурыч итеп куйды. Әлбәттә,
Зиннәт аркылы, аның көче белән. Ул эшләгән оешманың Бөегебез Илһам
Шакиров кәнәфиенә ремонт эшләтүе зур абруй гына саналачак!
Бишенче кәнәфи
Зиннәткә әлеге хәбәр көтелмәгән хәл түгел иде инде. Гаделҗанның
хикәясен тыңлап бетермичә үк, ул яңа йөкләмә турында сөйли башлады.
Ачулы тавыш белән, кисәтебрәк. Әлбәттә, мондый тондагы киңәш-өйрәтүне
Гаделҗан «колагына да элми» инде. «Ярый, начальник булып кылансын
минем алда, тагын үз араларында кемгә боерык бирә ала ул», – дип, тыныч
кына йомды аның кәпрәюен.
Кыскасы, ул театр-студиягә барган. Директоры белән бер кызны шунда
урнаштыру турында сөйләшеп утырганда, кәнәфиенә күзе төшкән. «Шул
– партия казнасының бер өлеше тутырылган кресло түгел микән?» дигән
шиге барлыкка килгән.
Аны бит инде, филармониядәге кебек, реставрация дигән булып актартып
булмый. Андый хәлләр турында шәһәрдә күп сөйлиләрдер. Килеп керүең
булыр, сүз кузгатырга өлгермәссең, һап, кулыңнан тотарлар да богау салып
куярлар. Монда башкача эшләргә кирәк, башкача. Әмер биреп утырырга
җайлы ул. «Бар, кара, тикшер, тап!» Ә ничек? Әй лә, Фәрхәтов уйласын! Үзе
җаен тапсын, үзе барсын! Анда мин күренеп йөрмим инде, йә танырлар...
Телефоннан шундый шалтыратып сөйләшеп фикерләшкәннән соң
берничә көн үтте. Гаделҗанның икеләнеп йөрүен сизгән кебек Зиннәт
яңадан ул яшәгән тулай торакның номерын җыйды.
– Әлү, апакай, Гаделҗан дигән кешене телефонга чакырыгыз әле,
кесәсендәгесен алмый, – диде вахтёрга.
Озак көтәргә туры килмәде – өйдә икән.
– Карале, нишлибез?..
Комбинатор турыдан бәрде:
– Ни... монысын үзең генә башкарып чык инде. Анда мине танырлар,
күзләренә чалынмаска иде.
– Киңәшләшү өчен күрешеп алыйк, дим.
– Алайса ярар.
– «Маяк» ресторанына кил!
– Нигә шулхәтле ихтирам күрсәтәсең миңа? Ярамаганмыни авыл
хуҗалыгы институтының очсызлы, әмма күләмле порцияләр ашата торган
ашханәсендә очрашырга?
– Юк, мәсьәлә катлаулы һәм җаваплы. Уйлап кил, нинди фикерләрең бар,
синең бит инде ул объекттагы керү-чыгу урыннарын яхшы беләсең.
– Анысы шулай.
Гаделҗанның анда җыр түгәрәгендә йөргәндәге Әсхәт дигән танышы
артистлыкка укый иде. Шуңа күрә берничә мәртәбә кереп чыкканы
булгалады. Күрәсең, Зиннәт шуны исендә тоткан.
– Килештек, алай булгач. Кичке җидегә «Маяк»та.
Гаделҗан Фәрхәтовның юмартлыгын үзенчә аңлады. Ул һаман аны хәтәр
эшкә куа. Ләкин бу юлы келәшчә белән боргычны кесәсенә тыгып барып,
аның үзенә кәнәфи актарырга туры киләчәк. Шул ук вакытта Гаделҗанның
күңелен шом басты. Әгәр дә утыргыч эче тулы партия байлыгы ятса?.. Ул
нихәтле тир түгеп, тормышын куркыныч астына куеп, дәрәҗәсен төшереп
йөргән ничәмә-ничә «операция» үткәргәннән соң хәзинәдән коры калса –
хурлыгын кая куяр? Фәрхәтов бу очракта бүлешеп маташмаячак бит. Эче
буш иде диячәк. Кайда байлык, анда дуслык юк.
...Аның хәтеренә балачактагы бер вакыйга исенә төште – мәктәптә
укыган чаклар инде. Җиденчеме, сигезенчеме классларда. Бөтен укучылар
көз көне бәрәңге алуда. Малайларда – көрәк, кызларда – чиләк. Уйный-
көлә, ара-тала эш кайный. Шулчак аның көрәге астында нәрсәдер ялтырап
киткәндәй булды. Ул, көрәген кырыйга кадап, ялан кулы белән дымсу
туфракны актара башлады. Һәм... кулына тарих китапларындагы борынгы
рим, грек чорындагы алтын ана дуңгыз фигурасы килеп капты. Күземә
ялгыш күренәме дигәндәй, күзен чылт-чылт йомгалап-ачкалап тора
башлады. Янындагы малайлар:
– Нәрсә таптың, нәрсә таптың? – дип, әле берсе, әле икенчесе табылдыкны
кулларында әйләндерергә керештеләр.
Берсе:
– Алтын бугай бу, – ди.
Икенчесе:
– Бакыр, – дигән фикер әйтә.
Өченчесе:
– Бронза, – ди.
Дүртенчесе:
– Моны хезмәт укытучысы Бакый абыйга күрсәтик, – дип киңәш бирә.
Әйе, монысы дөрес тәкъдим, бугай... Шундый фикерне кузгату белән:
– Нәрсә, эшләмичә монда җыелыштыгыз? – дип, үзе килеп җитте.
Малайларның берсе:
– Менә Гаделҗан дуңгыз тапты, алтын микән ул дип бәхәсләшеп
торабыз.
– Кая күрсәтегез әле? – Бакый абзыйлары фигураны кулына алды.
– Ыхы, моның имчәкләре бигрәк күп икән, – дигәч, укучылар көлешеп
алдылар.
– Абый, мондый дуңгызны китапта күргәнебез бар, әйеме?
– Әйе.
Бакыйның кулындагы чучканы бик озак әйләндереп карагач, мондый
сүз әйткәне истә калган:
– Балалар, мин моны белгечләргә күрсәтермен, нәтиҗәсен әйтермен! –
Шулчак тешләре коелып беткән авызын ерып елмайгандай итте.
Байтак вакытлар үткәч ул безгә:
– Теге дуңгыз алтын булып чыкмады – подделка, – диде дә авызы тулы
тезелеп киткән алтын тешләрен күрсәтеп көлде.
Ул вакыттагы шундый хәлне, менә бүген, Фәрхәтов үзе генә башкарасы,
«алтынлы эшкә» тотынасы булгач, Гаделҗанның күңеле яңадан кабынды.
Шуңа күрә, ул – гомерендә Аллага ялынмаган кеше, күккә карап, «Их,
бу утыргыч та буш булса ярар иде», – дип, Аллаһы Тәгаләгә ялынды.
Ләкин ничек тә алда торган әлеге «операция»не башкарырга кирәк.
Зиннәткә булышмыйча, киңәш бирмичә ярамый. Ярамый, ярамый...
Нинди генә уйларга чумып утырса да, башына бер юньле план да
килмәде. Кыенрак шул монысы. Шулчак аның ми күзәнәкләре буйлап бер
фикер зеңгелдәп узды. Бәлки, кайчандыр бу студиядә бераз укыган һәм
тәмамламыйча, югарырак җиргә – югары уку йортына барып кергән кеше
булып кыланыргадыр?.. Әйтик, Мәскәүгә... Сораштырсалар, сүзне шуңа
борырга... Эзне югалтырга... Янәмәсе, әле ул вакыттагы кайбер укытучыларны
белә, онытмаган. Төп театр артистлары да эшли икән дип шаккатырырга...
Әнә Хәйрулла дигәне зур белгеч-педагог булып кәпрәеп йөри икән. Кайтып-
китеп эшләүче студиянең директор урынбасары Хәмит тә анда булырга тиеш.
Анысын дус дисәң дә ярый Гаделҗанга, бергә җырлаштыргалап йөргәннәр
иде. Хәзер укыта, ди. Аның аркылы берәр җай кымтырыкларга булыр, бәлки,
шул кәнәфигә. Аннан соң бит әле анда эстрада бүлеге ачып җибәргән, ләкин
үзе Төп театрыннан куылган Әдәбулла да өч ел эшли бугай инде. Һаман шул
исерткечкә уңай мөнәсәбәте аркасында күчеп йөридер инде ул эштән эшкә.
Талантларның таланты югыйсә. «Тәртип» бозмый, ди, икән тагын, түзә, ди
икән. Укытуын да шәп укытадыр...
Гаделҗан шундук Фәрхәтовка шалтыратырга тотынды.
– Әй, – дип башлады ул сүзен, – синең кулыңа чүкеч тотканың бармы?
Келәшчә белән боргычны сорап та тормыйм инде.
– Нәрсәгә ул?
– Кәнәфиләрнең асты кадак белән кагылган яки шөреп белән
беркетелеп куелган була, белдеңме, аңгыра баш. Шөрепнең дә ни икәнен
аңламыйсыңдыр әле – саморез!
– Ник аның өстен генә ертып белеп булмыймыни?
– Була. Ләкин мин менә бүгенгәчә нигә иректә йөрим дип уйлыйсың?..
– Эләкмәгәнгә күрә.
– Дөрес. Эләкмәс өчен эшеңне чиста, пөхтә башкарырга кирәк. Әгәр
дә син өслекне умырып атсаң, икенче көнне үк артыңнан килеп җитәрләр.
– Ә миңа нишләргә? Ничек эченә керергә?
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
84
– Вәт, аңгыра... Утыргычны әйләндереп каплыйсың. Өслек аска
тарттырылган. Кара, кадакмы, шөрепме? Кадак булса келәшчә белән суыр,
шөреп икән – борып ал! Белдеңме?
– Куркыта.
– Мин шуны эшләгәндә, сине куркытмый идеме?.. Шулайдыр шул.
Йөрәгем читлегеннән чыгып качардай булып типкән чаклары булды.
Белмисең генә. Әзерлән... Өйрәтермен!.. План өлгергәч, кабат күрешербез.
Әйбәтрәк ресторан эзлә!..
Ул төнне Гаделҗан йокыга китә алмыйча интекте. Чөнки уйлап табылырга
тиешле план җайлы гына чишелеш табар төсле иде. Башта разведка ясарга
кирәк. Янәсе, ул элек йөргән студия белән нык кызыксынганга күрә,
Хәмиттән уку-укыту бүлмә-кабинетларын, классларын күрсәтеп йөрүен
үтенер. Мондый гына эшкә кем каршы килсен? Әлбәттә, риза булыр ул.
Кәнәфи дә күзгә чалыныр шунда. Кайда кулланыш тапканлыгын күрер.
Аннан соң реаль план туар. Шунысы киртә: зур кеше булып йөрү өчен
кыяфәт кирәк, затлы кием.
Гаделҗан Фәрхәтовка шалтыратты.
– Әллә нинди фантазиягә тиңдәшсез ресторан эзләп йөрмә, син миңа бер
шәп кенә кәчтүмеңне бир. Борчылма, ярты сәгатьлек фыртланып алу өчен генә.
– Ник, план турында сөйләшү кирәкмимени?
– Кирәк. Менә шул планның башы өчен кәчтүмеңне әзерлә миңа. Үзем
башлыйм «операция»не, син дәвам итәрсең. Күп сорашып торма, хәзер үк
китер, иртәгә иртүк студиягә барам. Калганын соңыннан сөйләрмен.
– Размерың?
– Яшьрәк вакытта киеп йөргән кәчтүмнәреңнең берәрсе исәндер бит?
– Гардеробта өчәү-дүртәү...
– Галстук, ак күлмәк, эшләпә, ботинка, яме?!
– Хәзер шофёр илтеп китәр. Кая?
– Шул – «Маяк» янына.
Ярты сәгать үтте микән, заказ килеп тә җитте. Төргәкне алып, Гаделҗан
ресторан бәдрәфенә керде – анда идәннән түшәмгә кадәр көзге. Ну, кәттә дә егет
инде юньле кием кисә Гаделҗан! Көзге каршында боргаланып-сыргаланып
торды да, канәгать кыяфәткә кереп, үзенең киемен китерелгән капчыкка
тутырды. Хәзер иркенләп ял итсә дә ярый. Ул тулай торагына атлады.
Иртәгесен, Хәмитнең эшендәме икәнен белешмичә үк, сәгать тугызга
студиягә килеп керде. Вахтёр булып утырган олы яшьтәге кешегә күптән
белгән кебек итеп:
– Сәлам, апа! – дип, сүз катты.
Тегесе дә таныгандай:
– Исәнме, җаный? – дигән булды.
Гаделҗан аның болай сәламләвен яхшыга юрады. Ул шулай буласын
күңеленә сеңдереп, Хәмитне сорады:
– Кәримов мондамы?
– Күптән сезне көтәдер, – дигән аптырашлы җавап алды Гаделҗан. «Кем
беләндер бутады», – дип уйлады ул, вахтёрның әйткәнен. Хәер, мондый
кәчтүм киеп килүчеләрне берәү дә тоткарлап тормыйдыр.
– Икенче катка менегез! – диделәр.
Дәрескә соңга калган студентларның карашларын да үзенчә аңлады ул.
Карале, болай киенү, яшәргә уңай икән, дигән нәтиҗә чыгарды.
Хәмит аны танымыйча торды. Таныгач, җилкәсенә кагып:
– Һәй, чукынмыш, монда укыганлыгың беленеп тора. Кара инде
ничек киенгәнсең, министр, понимаешь, әле укып бетергән булсаң, ни
дәрәҗәләргә җитәр идең?!
– Президент, кәнишне...
– Ни йомыш?
– Менә үзем укыган урынны сагынып килдем әле. Күрәсем килә, тагын
бер... Ностальгия. Бераз экскурсия ясап алмыйсыңмы миңа?
– Рәхәтләнеп. Хәзер кайда эшлисең, кайларда йөрисең? Күренмисең,
ишетелмисең.
– Роман, повестьлар язарга тотындым, Хәмит дус. Бик чыгып, күренеп
йөреп булмый, пьесалар да...
– Шулайдыр, шулайдыр, молодец! Әйдә!
Алар бүлмәләр, аудиторияләр буенча ача-керә йөрергә керештеләр. Иң
беренче директор кабинетыннан башладылар. Хуҗа үзе юк, министрлыкка
чакырылган икән.
– Бик хөрмәткә лаек кеше, – дип кенә узды Хәмит үзенең начальнигын.
Гаделҗан өстәл артындагы ул эзләгән креслоны күрмәгәч, сорап куйды:
– Кәнәфи алышынган икән...
– Кәнәфине генә түгел, директорларны да алмаштырып торалар хәзер,
монысы байтак утыра инде, бик нык береккән урынга, кубарып алырлык
түгел.
– Яхшы эшлидер?..
– Начар түгел. Мәскәүдән килгән тикшерүчеләр дә гаеп табалмыйлар.
– Теге кәнәфие матуррак иде. Чыгарып аттыгыз мәллә?
– Юк, сәхнә артында ята ул.
– Кит аннан... Шундый хәлгә төштемени? Күрсәт әле?
Алар, зал ролен үтәгән зуррак бүлмәнең сәхнәсе артына кереп, иске-
москвы инвентарьлар арасыннан әлеге кәнәфине тартып чыгардылар. Исән
калган аягыннан сөйрәгәндә үк, Гаделҗан аның аскы ягына күз төшергән
иде. Арт такта шуышып йөри торган хәлгә килгән, инде ул әйләндерелеп,
яңадан урынына куелган булып чыкты. Язу бар, ап-ачык, анда «Игнатьев
Семён Денисович (28 дек. 1957–1960 28 окт.) диелгән. Үзе дә сизмәстән,
Гаделҗан актарылган дип уфтанып куйды.
– Нәрсә дисең? – дип сорады аннан Хәмит.
– Актарганнар икән.
– Һәй, студент халкына чыдыймы соң?
– Берәр төрле тарихы барлыгын әйтмәделәрме?
– Нинди тарихы булсын аның? Илленче елларда обкомнан списать
итеп китерелгән урындык инде. Студентлар эчәгесен чыгарып, туздырып
бетерделәр өсте тишелгәч. Мамык иде. Соң, үзең дә бит әле шуннан мыек-
сакал ясап уйнап йөргәнсеңдер...
– Шулай булырга мөмкин, бик мөмкин... – диде дә Гаделҗан, башка
бүлмәләргә керүдән ваз кичте...
– Кәефең китте, ахрысы, кәнәфине бу хәлдә күргәч?
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
86
– Шулайрак булды шул. Әйбернең кадерен белү юк бездә, – дип, Хәмитне
урамга әйдәде. Җайлы гына хушлаштылар.
– Министрлыкка безгә дә кил, – диде Гаделҗан аңа.
– Кайда?
– Фәрхәтов Зиннәт янына.
– Ярар, – дип, ишеккә борылды Хәмит, Фәрхәтовның кем икәнен дә
сорамыйча.
Гаделҗан студиягә визитының шулай тәмамлануы турындагы отчётын
Зиннәткә шул ук кичне тапшырды. Ул комбинаторны борчылып түгел,
шатланып каршылагандай булды. Ник дисәң, ул үзен инде төрмәдәге
бандитлар белән ничек тотачагын күз алдына китереп утыра башлаган иде.
– Ярар, молодец, эшен бетергәнсең, алдагысын уйлыйк, – диде, Зиннәт.
Хәзер кемнән нинди хәбәр көтеп, кая барасы һәм аны ничек хәл итәсен
генә уйлыйсы калды. Тагын алты урындык актарасы бар, табып...
Алтынчы кәнәфи
Партия алтынының печтик кенә өлеше мондый кәнәфи эченә яшерелүе,
дөресен генә әйткәндә, Фәрхәтовта шик тудыра иде инде. Ул тирән уйга
батты. Казан ханлыгының да байлыгы табылмаган. Әллә Кабан күленә
батырылган, әллә Явыз Иван кулына эләккән, әллә башка җиргә күмелгән,
әллә теләсә-кем тарафыннан таланган? Берәү дә белми. Рәсәйнең казнасы
кая киткән? Чехлар нишләткән аны, Себер юлы буйлап чигенгәндә, коеларга
батырып яшергәннәрме, вагоны-вагоны белән Байкалга чумдырганнар дип
тә сөйлиләр. Хәзер менә партия алтыны?.. Бармы ул, булганмы? Рәсәйнеке
бер мәсьәлә, Татарстанныкы – икенче... Шундый җаваплы оешмада эшләп,
ничек ул аны белмәскә тиеш?.. Примитив рәвештә булса да, кыргый ысуллар
табып эзләнергә мәҗбүрләр менә хәзер. Телевидение җитәкчесенең арт
шәрифләрен җылыта торган утыргыч та нәкъ шундый объектларның берсе
икән. Гаделҗан шул турыда Фәрхәтов дустына җиткерде. Телефоннан
сөйләшүләр тыңланыла дип, яңадан «Маяк»та очрашырга булдылар һәм
шул ук көнне күрештеләр дә. Эшлекле әңгәмә табын артында барды.
– Син, әлбәттә, бераз телевидениедә эшләштергәләп тә, чыгышлар да
ясап алгалаган кеше, керү-чыгу юлларын да беләсең, гомумән, ситуацияне
чамалыйсың, кабинетлар системасы да күз алдыңда, комитет җитәкчесенең
бүлмәсендә дә булырга туры килгәндер... Димәк, разведканы син ясыйсың.
Бармы андый кәнәфи анда, юкмы – син үтисең бу эшне...
– Минем салпы ягыма салам кыстыруың өчен рәхмәт, әйе, телевидение
башлыгы кабинетында булгаладым, хәтеремдә, менә шундый кәнәфи
күземә чалынган кебек иде... Ләкин бит инде аңа байтак вакыт үткән...
– Бәлки, анда арткы бүлмә бардыр?
– Булгандырмы, анысын әйтә алмыйм, арткы планда стенка тора иде,
ишеген шәйләмәдем.
– Соң, шуның бер җирендә ачылып китә торган ишеге була бит инде.
Бу – интерьер модасы. Эчтә – диван, комод, өстәл, тәм-том... Әле ул яшерен
бүлмәнең дә арткы ишеге булырга тиеш. Кунак-фәлән килгәндә, аннан
махсус кыз килеп чыга – «секретарша» исемле.
– Андый чакка туры килгәнем булмады. Безнең кебек «вак-төяк»кә анда
сыйлану зур дәрәҗә саналыр иде.
– Димәк, безгә шунда үтеп керү кирәк.
– Ә нигә? Башта белгән кешеләрдән сораштыру яхшы, бармы ул бүлмәдә
андый кәнәфи, юкмы?..
– Кем әйтә ала соң аны?
– Телевидениенең режиссёры Гариф.
– Кергәндер, күргәндер, дисеңме?
– Һәй, аның тыкшынмаган җире юк. Юкка гына кушаматы «Кавык»
түгелдер...
– Димәк, аны вербовать итү синең өстә...
– Гариф, ул кәнәфинең кайдалыгын белү генә түгел, бәлки, әле аны
бакчасына ук алып кайтып куйгандыр. Хәзер үк шалтыратыйммы? Бир
телефоныңны?..
– Мә, шалтырат!
Гаделҗан кесәсеннән бөгәрләнеп беткән кәгазь кисәге чыгарды. Анда
төрле телефон номерлары язылган иде.
– Менә монысы икән, – дип, бер номерны җыйды. Телефонның теге
башыннан «әлү» дигән тавыш ишетелде.
– Карале, Гариф абый... – дию белән, әлеге тавыш аны бүлеп: «Гариф
түгел әле бу, Мөсәев», – диде.
– Нинди Мөсәев?
– Мөсәев инде, Мөсәев, әйдә, әйт, нәрсә кирәк сиңа, Гаделҗан?
– Карале, тавыштан таныйлар, – дип, ул аптыраган кыяфәттә Зиннәткә
бакты. – Аферист Мөсәевкә эләктем, – диде Гаделҗан, телефонын учы белән
каплап. – Гариф абый «Мокамай» фильмын төшергәндә, мине директоры
итеп билгеләгән иде. Иң беренче эш итеп, миңа әйтте бу: «Кайбыч лесхозы
директорына барып, син аны яхшы беләсең, агач материаллары ташыйбыз.
Мокамайның бабасы өен яңадан төзеп, павильон сыман җирдә төшерәбез, – ди.
– Әйбәт бит инде!
– Әйбәт.
– Телефоныңны сүндер! Нигә аңа сөйләп торасың боларны?
– Куйды бит инде ул телефонын.
– Бир алай булгач миңа... Менә хәзер дәвам ит анда ниләр булганын.
– Шулай итеп, киттем телевидение шофёры белән йөк машинасына
утырып, Кайбыч урман хуҗалыгына. Бардым, җитәкчесен күрдем,
сөйләштем. «Мокамай» дигәч, ничек каршы килсен инде. Килмәде.
«Пилорамга бар да, күпме кирәк төя», – диде. Төядек машинаның төбе
җиргә тигәнче.
Әле ул гынамы? Фильм төшерәбез, дигәч, Гариф белән икебезгә
«КамАЗ»дан ике «каблук» машинасы бирделәр. Тик аның миңа дигәне
эләкмәде. Җитәкчеләр күп бит телевидениедә, шуның берсенә булды ул.
Автопарк җитәкчесе күбрәк «сул»га йөрде бугай миңа тиячәге белән.
...Менә шул, алып кайттык материалларны – шәп такталар!
– Кая бушатыйк? – мәйтәм.
– Баш бухгалтерның дачасына, – ди режиссёр.
– Менә сиңа кирәк булса!.. Мин монда, панимаешь, яңа пәлтәне нарат
сагызына батырып, эштән чыгардым, хәзер «Мокамай»га дигән такталарны
бухгалтер бакчасына бушатыйммы?.. Кызып киттем. Сез, рәшәткә артына
эләксәм, передача да китермәячәксез бит, – дип, бияләйләрне ыргытып
китеп бардым.
– Синең урынга кемне табыйк соң? – дип калды.
– Сезнең мондый эшегезгә Мөсәев бик кулай! – дигән сүзләремне
әйтергә өлгердем.
– Гариф белән хәзер дуслык бармы? – дип сорап куйды Зиннәт.
– О-о! Шәп кеше ул, үпкә тотмады!
– Анысы ярый икән. Күрешеп сөйләшик алайса үзе белән.
– Бакчасындадыр инде.
– Бара беләсеңме анда?
– Проблема түгел.
– Киттек. Калган эшкә кар ява.
Гариф аларны кочаклап каршылады. Гаделҗан Зиннәтне үзенең иң якын
дусты, полкташы дип таныштырды. Башта алар бакча буйлап караштырып
йөрделәр. Гаҗәпләнгәндәй, соклангадай иттеләр. Хуҗабикәсен мактадылар.
Хуҗа кеше хуҗабикәсе белән әллә ни дус яшәмәсә дә:
– Ул минем тормыш терәгем, иҗат чыганагым, илһамчым һәм бакчачым!
– дигән булды. Ят кеше янында зарлануның ни файдасы бар?..
– Үзе кайда соң әле, үзе?! – дип, яхшы ниятле кеше икәнлеген күрсәтергә
теләде, ахрысы, Фәрхәтов. – Чәчәкләр арасындадыр инде, – дип тә өстәп
куйды.
– Чәчәк инде, гөл! – дип куәтләде аны бераз көлемсерәп Гариф. –
Сиксәнгә җитеп килә торган Татарник – Шайтан таягы.
– Нигә алай тасвирлыйсың? – дигән булды Гаделҗан.
– Чәнечкеле булганга.
– Ә бит, бер карасаң, аннан да матур чәчәк аткан гөл юк болында!
– Шулай диегез инде! – дип йомгаклады сүзен Гариф. – Әйдәгез,
коттеджга керегез, – дип, 3х4 озынлыкта буралап салынган өенә күрсәтте.
Бухгалтерга такталар ташып, йорт җиткерергә булышкан кеше үзе нинди
«сыерчык оясында» тора дип уйлады Гаделҗан. Бакчасы каршында туктаган
иске «каблук»ка да игътибар иткән иде инде ул килеп җиткәндә. Кузовы
күгәреп беткән, әмма йөри, күрәсең.
– Машина белән киләсеңме монда? – дип сорап куйды Гаделҗан, өйгә
керә-керә.
– Әнә бит каршыда тора иномарка – Ижевская, – диде җавапка бакча хуҗасы.
– Йөртә, китерә дип әйтеп булмый инде аны. Ул хәзер мине ашый, кимерә генә.
Запчасть җиткерерлек түгел. Аңа дигән детальләр дә юк инде хәзер.
Кунаклар өйгә аяк басу белән үзләренә кирәк нәрсәне эзли башладылар.
Күзләре ястык, юрган өелгән, аяклары гына күренеп торган кәнәфигә төште.
Утырырга урын аз булгангамы, Гариф түшәкләрне янәшәдәге караватка
күчерде. Алларында чираттагы кәнәфи пәйда булды. Менә ул! Гаделҗан
шаккаткан булып:
– Нинди реликвия бу гүзәл шедевр?! – дип гаҗәпләнгәндәй итте.
– Үзегез ясадыгызмы, әллә берәр алтын куллы мастер эшеме әлеге
могҗиза! – дигән булды Зиннәт тә.
Кунаклар кәнәфине әйләндерергә керештеләр.
– Карале, карале, кадак түтәләренә хәтле бизәкле! Утыргычы да – күн!
Ай-яй, малай, кемнәрне генә бәхетле иткәндер бу музей түрендә торырга
тиешле дөньяви шаккаткыч экспонат?!
– Кайдан таптың? – дигән сорау белән тикшерүләрен тәмамладылар.
Гаделҗан гына берничә мәртәбә кәнәфине күтәреп карады да:
– Кем утырганын белик әле? – диде.
– Ничек итеп? – дип сорады Гариф.
– Аның астын ачып карасаң, анда язу булырга тиеш.
– Кызык. Шуны белмәгәнмен, – диде дә Гариф келәшчә белән боргыч
алып керергә тыштагы сарайга чыгып китте.
Зиннәт шуны гына көткән кебек Гаделҗанга ачулы караш ташлады:
– Син нәрсә, әгәр... Җүләрләндең мәллә?..
– Юк анда берни дә, авырлыгы элеккеләреннән җиңелрәк тә әле.
Шул арада коралларын тотып, Гариф килеп керде. Кәнәфине әйләндереп
салдылар. Гаделҗан тактасына күз төшерде – шул инде – стандарт. Икесе
моның оста гына кадак суыруына карап торды. Шалт-шолт! Кубарган
тактаның эчке ягында – язу. «Фикрят Ахмедзянович Табеев (28 окт. 1960
– 2 ноябрь 1979 г.).
– Вәт, кем тәхетендә утырасың син хәзер, Гариф дус! – дип, тантаналы
төстә әйтеп куйды Гаделҗан, кәнәфинең соңгы кадагын урынына какканда.
– Ни хала-бала! – дип тә өстәде.
Гариф аптырап калды.
– Мондый урындыкны мин әле тагын бер җирдә күрдем. – Ул аны
хәтеренә төшерә алмый азапланды.
– Ну, ну!.. – дип, хәтеренә көч өстәп торды болары. – Кайда, кайда?
– Точно... Әйе, шунда... Зоопаркта!
– Ничек анда барып эләксен ул?
– Үзем дә аптырадым аны анда күргәч. Директоры шуңа җәелеп
утырган... Иң өстендә – маймыл, баш очында – попугай. Попугае гел:
«Кар-р-рак, кар-р-рак!» – дип, кеше тавышлары чыгарып каркылдый иде.
«Кемгә әйтә ул шулай?» – дип сорадым. «Миңа!» – ди. – «Кеше алдында
хур иттереп бетерә инде мине», – диде шунда директоры.
Фәрхәтов белән Гаделҗан кәнәфи мәсьәләсендәге кызыксынуларын
бераз киметә төштеләр. Чөнки Гарифта бу шик уятырга мөмкин иде.
– Дөнья булгач, ни генә күрмисең, ни генә ишетмисең. Булмас, димә,
булыр... – диделәр дә кунаклар китәргә җыендылар. Гариф сорарга мәҗбүр
булды:
– Ни йомыш белән килгән идегез соң?
Гаделҗан ачыклык кертте:
– Минем дус, Фәрхәтов, төзелеш буенча генеральныйның урынбасары,
төзелеш мәйданнары эзләп йөри. Килдек менә. Берочтан, синең бакча монда
икәнлеген беләм, кереп чыктык.
– Алай икән, димәк, киләчәктә сүтәчәксез бу урыннарны?..
– Планга кертелгән, кайчан башларбыз, әйтә алмыйм, – диде Фәрхәтов,
машинасының тәрәзә пыяласын ябып.
Гаделҗан эчтән кул болгап калды. Киттеләр. Димәк, зоопаркта...
– Беләсеңме? – диде юлда Гаделҗан Зиннәткә, – Фёдор Михайлович
Достоевский нәрсә дип әйткән?
– Нәрсә дип?
– Тормыш максатсыз тончыга! – дигән.
– Дөрес.
"КУ", 09, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев