Логотип Казан Утлары
Роман

Кабул итәсезме?.. (дәвамы)

– Зиннәт абый, син түгелме соң? – дип күреште. – Үзең кем буласың, таныш кешегә охшагансың. Ул озак кына аңа карап торды. Кайдадыр күргәне дә бар кебек.

БАШЫННАН УКЫГЫЗ

Җиденче кәнәфи
Юлда план корылды, ләкин төгәл генә фикергә килә алмадылар. Аларга
зоопаркны «эшкәртү» җиңел булыр кебек тоелды. Нигә дисәң, фил, бегемот,
жираф, каргалар һәм башка хайван һәм кош-корт белән җитәкчелек итә
торган түрә әллә кем түгелдер кебек иде – аңа әллә ни акыллылык кирәкми
сыман... Кабат иркенләп утырып сөйләшү турында килештеләр дә, шәһәргә
керүгә аерылыштылар.
Байтак вакыт үтте. Зоопаркта «операция» көйләп җибәрү тоткарланды,
сузылды. Һәркем үз мәшәкате белән мәшгуль булды. Инде бернинди
кәнәфигә өмет, ышаныч баглау бетте. Шулай бит ул – хыял чиксез, ә
үтәлеше – чамалы. Инде күпме кәнәфине тикшерделәр, нәтиҗәдә – ноль.
Кемнеңдер өстән карга кебек кычкырып, боерык бирүен үтәп йөрсәң,
стрелочник гаепле була, шуңа дучар ителеп, соңгы чиктә читлеккә эләгүең
дә мөмкин. Шундый уйларга бирелеп, Гаделҗан эзләүне дәвам итүгә
сүлпәнлек күрсәтте.
Зиннәт Фәрхәтов та шундый уйлар белән йөргәнгә микән, ял көннәренең
берсендә ул зоопаркка үзе генә килде. Йә таба – хәзинә – үзенеке генә, йә
туктый бу эзләнүләрдән, кул селти.
Бу гүзәл җиргә халык күп йөри икән, байтак гаиләләр балалары белән
килгәннәр. Маймыл читлеге яны гөрләп тора. Бигрәк яраталар инде бала-
чага шуларны. Мартышкаларны котырталар, банан, конфет, прәннекләрне
читлек эченә ыргыталар. Тегеләр ашаса куаналар. Еланнар янында кешеләр
аз. Ни дисәң дә, шомлы инде ул сөйрәлүчеләр – куркыта. Зиннәт бик озак
бегемотка карап торды. Суга чумган да, гыйфрит, ике бәләкәй туп кебек
бүртеп торган күзен мытырайткан. Кымшанмый да. Өскә калкыр микән дип,
байтак көтте ул аны. Ниһаять, иренеп кенә селкенеп алды. Бассейндагы су
кисәк кимеде. Фил, дисәң, фил түгел, мамонт, дисәң, тиресе йонсыз, дуга
сыман казык тешләре дә юк – бер әкәмәт килбәтсез хайван икән. «Зоопарк
директоры да шундыйрак бәндәдер инде», – дип көлемсерәп алды Зиннәт.
Ничектер, монда эшләүче хезмәткәрләр шушындагы җанварлар кебек
пошмас, үшән җан ияләредер сыман тоелды аңа.
Ул зоопарктагы халык арасыннан бүксәле кешеләрне күзәтә башлады.
«Берәрсе директор түгел микән? Монда йөргән кешеләр аның үзен дә,
бәлки, ул уйлаганча, зоопаркның директоры дип узып китәләрдер. Үзенең
дә корсагындагы чалбар каешы тиешле урында тормый».
Зиннәт Фәрхәтов шундый уйлар, күзәтүләр белән көн уртасына хәтле
йөрде. Инде директорның кабинеты кайда икәнлеген беләсе генә калды.
Мөгаен, шундадыр дип, ул зоопарк идарәсе янына килде һәм ялгышмады.
Коридор буйлап барганда, каршысына очраган бер яшь кенә егет аны
туктатып:
– Зиннәт абый, син түгелме соң? – дип күреште.
– Үзең кем буласың, таныш кешегә охшагансың.
Ул озак кына аңа карап торды. Кайдадыр күргәне дә бар кебек.
– Син мине танымыйсың, Зиннәт абый. Мин Кәнтәрле авылының
Мотыйк малае булам.
– Мин дә шул авылдан бит инде. Беләм, беләм, Мотыйк абыйны, ничек
белмәскә – Югары очта яшиләр.
– Хәзер әти исән түгел инде.
– Урыны оҗмахта булсын, яхшы кеше иде. Шулай да ул мине бәләкәй
чакта бер тапкыр, ыштанны төшереп, кычыткан белән чәпәләде. Онытасым
юк.
– Юкка түгелдер, мөгаен?
– Малайлар белән сезнең кыярны урларга кергән идек бакчагызга.
– Әйтәм бит, сәбәбе бар.
– Аннан соң, үсә төшкәч, мәктәп директорының бәрәңгесен алырга
булышкан өчен эләкте.
– Анысы нигә?..
– Математикадан «өчле»не «бишле»гә төзәтеп булмасмы дигән идем.
– Менә, менә...
– Тагын бер мәртәбә сезнең Шамил абыйның кызы белән йөри башлап
ташлаган өчен...
– Аның өчен генә әрләмәгәндер инде, гаебең зур булгандыр...
– Мәктәп директорының кызына күз төшкән иде. Ярый, яшь чакта ни
генә булмый... Мәхәббәтнең үпкәсез үткәнен күргәнем юк минем. Хәзер
башкалага күчтеңме?
– Әйе.
– Әллә монда эшлисеңме?
– Менә шушы зур хуҗалыкның директоры мин. Бик җаваплы эш.
– Карале, Кәнтәрле мәктәбе директоры һаман шул Фаиз абыйдыр бит?
Аның кызлары бишәүме әле?
– Алтау. Менә шуларның алтынчысына өйләнгән идем инде мин. Ә син
беренчесе белән йөргәнсеңдер – исеме Фәимә аның.
– Директорның кызлары чибәр иде инде. Шул төпчеге белән яшисеңме
монда?
– Юк. Безнең тормыш юллары әйбәт тоташмады. Мәркәздә зур бер түрә
кызына гашыйк булдым да...
– Аңлашылды. Тагын кабинетыңны күреп чыгыйм да инде...
Алар гөлбакчага охшаган киң һәм биек, якты павильонга килеп
керделәр. Пальма астында озын өстәл урнашкан, чәчәкләр, чәчәкләр... Хуш
исләреннән башлар әйләнә.
– Да-а-а! – дип сузып башлады әйтәсе килгән хисләрен Фәрхәтов. –
Менә сиңа Мотыйк малае! Дизайн шәп – искиткеч! Монда тегенди-мондый
җиһазлар килешми шул. Миңа әйткәннәр иде, сиңа хәтле директорда
булгандыр инде ул, кайсыдыр обком секретареның кәнәфие бар дип. Аны,
шул синең киләчәктә республиканың башлыгы булачагыңа төбәп, төрттереп
шулай дигәннәрдер...
– Ә-ә! Беләм мин ул кәнәфине. Зиннәт абый, кара, урыны монда
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
92
түгел аның, шуңа күрә авылдагы өйгә кайтарып куйдым мин син әйткән
антиквариатны. Әни патшабикә кебек шуңа утыра – прәме Екатерина
Вторая!
– Ярый, ярый, бик әйбәт! Әниең бик лаеклы, бик!
Фәрхәтов, авылдашының исемен сорамыйча, җылы гына хушлашты да,
Гаделҗанны шалтыратып таптырды. Бүлмәсендә ята икән.
– Карале дус, ул кәнәфи хәзер безнең районның Кәнтәрле авылындагы
Мотыйк абзыйның сөекле карчыгына хезмәт итә икән. Тиз генә шунда
сыпыр да тикшереп кил әле, күңелдә калмасын... Минем машина биш
минуттан килеп җитәр яныңа.
Гаделҗан тиз генә чыгып, килешенгән җирдә аны көтеп торган
иномаркага утырды да Кәнтәрлегә юл алды. Ялкауланып ятасы юк – юл
ерак, әйләнеп тә кайтасы бар бит, әллә баеп үләсе, әллә җан тынычлыгын
югалтмыйча, гомер сөрәсе...
Фәрхәтовның шофёры элдертә генә, радиода татар музыкасы яңгырый.
Берсе артыннан берсен җырлаталар шул байның хатыннарын... Акча
түләнгән – нигә җырлатмаска! Аннан соң, мәшһүрләрнең студентлары...
Көн саен шулай... Гомер үтә юньле җыр тыңлыйсы килеп... Аннан соң
Австралиягә күчкән татарлар җырларга тотынды, Финляндиядәгеләр,
Алманиядәгеләр, Төркиядәгеләр... Инде бетте дигәндә, Фирүзә
фонограммасын әйләндерә башладылар. Соңгы акчасын түләгәндер,
җаныкай... Хәер, андыйлар байтак эстрадада – ун ел элек үк 500дән артык
иде, хәзер мең чамасы бардыр, күбрәк булмаса!..
Кәнтәрле юлы сизелми дә кайтылды шуларны тыңлый-тыңлый.
Һәрберсенең тормыш юлы, язмышы күз алдында бит.
Мотыйк йортына керү каушатыбрак та, дулкынлатыбрак та алды аны.
Юлда уйлап килгән сүз башын ишектән килеп керү белән каршысында
пәйда булган апага әйтеп салды.
– Антиквариат әйберләрегез юкмы, хөрмәтле ханым? – Аннан соң гына,
исенә төшеп: – Исәнмесез! – диде.
– Аллага шөкер, бик яхшы, – дип, әллә ни исе китмичә җавап бирде апа
кеше. – Нәрсә соң ул син әйткән, әллә нинди мин белмәгән сүзле әйбер?
– Борынгырак нәрсә, җиһаз, мәсәлән...
– Ә, шулай диген аны, бар иде, мин аны авылыбыздагы музейга бирдем,
үзләре килеп алып киттеләр бик сөенеп. Ул инде бик сәләмә хәлгә килгән
иде, төбе дә төште.
– Берәр нәрсәсе бар идеме соң эчендә?
– Юк, бернәрсәсе юк иде, коп-коры. Бер язу гына чыкты кәгазьгә язылган.
– Нәрсә дип сырлаганнар иде инде анда? Хәтереңдәме?
– Хәтеремдә. Бик зур кешенең исемен язганнар. Мусин, диделәр. Ул
безнең башлыгыбыз булып торган икән, шуның урындыгы булган.
– Рәшитме, исеме?
– Әйе, әйе. Син аны беләсеңмени?
– Ничек белмәскә инде, ул минем бик якын дустым иде. – Юкка
шыттырды монысын Гаделҗан. Менә хәзер бу апа аның турыда авыл буенча
лыгырдап йөриячәк. Әнә бит:
– Чәй куйыйм әле алай булгач, – дип башлады.
А Л М А З Х Ә М З И Н
93
– Юк, юк, рәхмәт, шул урындыгыгызны музейга кереп күреп чыгыйм
да, китәрбез инде.
– Ярый, алайса, күргәч керерсез!
– Апакай, мәшәкатьләнеп торма, юл кешесенең юлда булуы хәерле, сау
бул, озак яшә!
Гаделҗан машинага чыгып утырды. Шофёр:
– Эшләр уңдымы? – дигәч, – әйдә, киттек, безнең монда эш бетте, – дип
җавап кайтарды.
Әйе, кәнәфинең хәлен тикшереп торасы юк, аны инде күптән
тикшергәннәр. Хафаланырлык та түгел – аның эчендә: «Мусин Рашид
Мусинович» дигән сүздән башка белешмә юклыгы төгәл ачык. Ә тәхеттә
утыру елларын ул үзе дә бик яхшы хәтерли: 1979–1982 еллар.
Йөкләтелгән эшнең ни формада төгәлләнүен ул Фәрхәтовка шофёр
телефоны аша җибәрде: «Әбине күрдек, күчтәнәчне тапшырдык. Исән-сау,
үзенең буш урынында утырып тора».
Әлеге хәбәрнең мәгънәсенә төшенү кыен түгел иде.
Кеше яшәү мохитендә Алладан бигрәк могҗиза эзли дигән гыйбарәнең
дөреслегенә ныграк ышанып кайтты ул юлда.
Сигезенче кәнәфи
Хәзинәле кәнәфиләр табу көннән-көн кыенлашты. Зиннәттән дә хәбәр-хәтер
килми. Тикшерелгән утыргычларда партия байлыгының исе дә юк иде. Моның
белән мәшгуль ике «фидакарь»нең икесе ике фикергә тукталды. Фәрхәтов,
өметен өзмичә, серле тактикага күчте – үз коллегаларын сөйләштереп, берәр
төрле мәгълүмат эләктереп булмасмы дигәндәй, хәйләле разведка алып барды.
Бу хәзинә турында әллә ул гынамы кызыксынган һәм кызыксына?.. Шуңа
күрә һәр очракта – җыелышып торгандамы, мәҗлесләрдә очрашкандамы,
күрешкән чакларда: «Партия алтынын таптың, ахрысы, бер дә сөйләшмисең,
исәнләшмисең, баедың, малай, баедың», – дип төрттерә торган булып
китте. Берәүләр бу сүзләргә игътибар бирмәде, икенчеләре исе китмичә:
«Булды микән соң ул байлык?» – дип, чын-чынлап җитди шикләнүләрен
белдерә иде. Кайберсе бу сүзләрне инкарь итмичә: «Булмас, димә, әнә Шәле
урманында Рәсәй алтыны чумдырылган кое бар», – диләр. Ханлык алтыны
да Кабан күле төбендә ятканын гел кузгатып торалар. Кем казыган да, кем
эзләгән аны? Вагоны-вагоны белән Байкал күленә дә чумдырганнар дигән
хәбәрләргә ышанып, әле дә батискафлар белән төшеп, күл төбен актаралар. Ник
актармаска? Булган бит ул алтын. Димәк, кешенең нәфесе котырырга сәбәп бар.
Тынгылык бирми бу нәрсә берәүгә дә. Әле менә монда республика казнасында
булырга тиешле байлык та җанны кытыклап тора. Кайсы кәнәфидән килеп
чыгар икән аның бәләкәй генә булса да бер өлеше?! Менә хикмәт... Моңа
хәтлеләре буш иде бит. Мусиннан соңгысыныкыннанмы? Чиратта ул бит.
Менә анда булырга мөмкин, бик мөмкин... Һәм аны кайдан эзләргә? «Димәк,
башта утырган кәнәфиен табарга кирәк», дигән карарга килде Фәрхәтов. Һәм
телефон аша Гаделҗанны эзләргә тотынды.
Бу минутларда Гаделҗан, ми күзәнәкләрен киереп, Зиннәттә хәйлә
бармы-юкмы икәнлеген багып утыра иде. Күңеле белән сизә – астыртын
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
94
эш йөртә бит ул. «Бәлки, инде Зиннәт кәнәфиләрдә байлык юклыгын
күптән беләдер», – дип уйлый башлаган иде ул соңгы вакытларда.
«Хәйләкәр!» – диде дә, көрсенеп алды Гаделҗан. Шулай да «өметле»
кәнәфиләрнең барысын да тикшереп бетерергә кирәк дигән төгәл фикергә
килде.
Гаделҗан Зиннәтнең ни уйлап, нинди мәкер корып йөргәннәрен белмиме
соң инде? Әлбәттә белә, сизә. Ә ул – миһербанлы бәндә, шуларның мәкерен
фаш итүче – язучы буларак, Аллаһы боерса! Ул – материалда: ничек байлар
һаман байыйлар, алар урлый-талыйлар, кемгә ришвәт бирәләр һәм кемнән
алалар. Заман темасы, ягъни закондагы бурлык. «Акча – закон, закон –
кесәдә, шулай булганда – комачауламый бернәрсә дә!»
Шул чагында Фәрхәтовтан телефон аша хәбәр килде.
– Нихәл? – диде ул, коры гына сүз башлап. – Нигә бер дә тавышың
ишетелми?
– Шалтыратыр сәбәп юк бит. Үзең дә дәшмисең.
– Менә таптым әле. «Муса» театрына кереп чыккан идем. Шунда,
директорның кабинетында шундыйрак кәнәфи күреп, күзем шар булды.
«Агай»га утыргыч булып хезмәт иткән кәнәфигә хәзер шул театрның
директоры утырып тора. Таныдым да, директорын урыныннан торгызып,
кәнәфиенә үзем арт сикертеп карадым – болай тыгыз тоелды. Тикшерергә
киңәш бирәм, җаен чыгарып.
«Бернәрсә дә юк икәнен белә торып актарта бит, – дип уйлады Гаделҗан.
– Ә шулай да... Шайтан белсен», – дигән карарга килеп, «операция» планын
корырга кереште.
– Директоры, директоры... Кем соң әле?.. Исеме?.. Әллә нинди
бугай инде... Татар да түгел, яһүд тә... «Канифоль» кебегрәк. «Фоле»,
«фале» бар сыман. Шул Фаль театрга баш булгач, татарча куелыштагы
постановкалар кимеде анда. Әле хәтерендә Гаделҗанның: бер тапкыр ул
монда «Башмагым»ны карарга килгән иде. Залдагы тамашачылар – мәктәп
балалары. Пәрдә ачылып киткәч, алар гөрләшеп, шаккатып куйдылар –
бизәлешнең гүзәллегенә сокланмый булмый иде. Артистлар чыгып җырлый
башлагач та, беркавым дикъкать белән тыңлап утырдылар. Бала-чаганың
игътибары бит аның ун-унбиш минутка гына җитә, аннан соң түземлекләре
бетә һәм син аны берничек тә тыя алмыйсың... Менә шул момент җитте –
зал гөжли, кычкыралар, көләләр, кайберсе елый ук башлады. Укытучылары
тынычландыра алмыйлар.
Дөресен генә әйткәндә, бу спектакль балалар өчен түгел иде. Аны әле
олылар да түзеп карап утыра алмый кайчак. Мәхшәр булды анда. Артистлар,
бернигә карамыйча, үз эшләрен беләләр – уйныйлар да уйныйлар. Сәхнәгә
Рафаэль Сәхәбиев чыккач кына, залдагылар сәхнәне күзәтә башлады, чөнки
ул бер тилемсәрәк персонажны уйный. Әллә ниләр кылана, эскәмия астына
да кереп ята. Менә аның кабат сәхнәгә чыкканын көтә-көтә арып беткәч,
зал яңадан гүли, кайный.
Гаделҗан шунда бер фикергә килде: бу, балаларга – безнең киләчәк
буынга рухи байлык бирү түгел, киресенчә, татар сәнгатенә нәфрәт тудыру,
уяту кебек тоелды.
Менә шушы бер мисал белән генә дә сәнгатьнең, бигрәк тә татар
А Л М А З Х Ә М З И Н
95
операсының киләчәгенә тискәре йогынты ясаудан туктарга яки үсешенә
якты юл күрсәтергә була югыйсә.
Директор ул юнәлешне сайламаган. Ул тоткан да чит ил классикасына
күчеп, чит театрлардан җырчылар җыеп, чит илләргә гастрольгә чыгып киткән.
Ә менә республика башлыгы кәнәфиенең хуҗасы булу дәрәҗәсенә
ирешкән. Ул болай уйлагандыр: бу утыргыч аңа бәхет китергән, миңа да
китерер, дип. Күрәсең, дөрес уйлаган... Балда, майда йөзә.
«Бәлки, минем дә бәхетем шуның төбендәдер?..» дип, башына бик якты
уй килгәндәй, күзләрен елтыратып куйды Гаделҗан.
«Ничек тә булса каезларга җай табасы иде. Ничегрәк?.. Уйла! Уйла! –
дип, ул маңгаен төеп алды. Театрга барып белешергә кирәк: чит илгә китеп
барышлары түгел микән? Реквизитларын төяргә, озатырга яки сәхнә эшчесе
булып урнашырга кешеләр алмыйлармы? Андый мохтаҗлык еш туа бит.
Кирәксә, мин бит инде менә дигән кандидатура!»
Шул уй килү аның зиһенен ачып җибәрде.
Шундый ук фикер белән Фәрхәтов театрга юнәлде. Директоры урынында
түгел, министрлыкта йөри, диделәр. Чыннан да, Европага гастрольләр
оештыру мәшәкате беләндер... Иртәгә-берсекөнгә декорацияләрне
озата да башларлар. Төяү хезмәтен үтәүчеләр җитешмәгәнен дә әйтергә
мөмкиннәр... Хәтта шул исәптән кулларын да уыштырып алды Фәрхәтов.
Бик яхшы. Ул, очып, директор урынбасары бүлмәсенә кереп китте. Болай
таныш булмаса да, күптән күргән кешесе кебек иде ул аңа. Хәер, монысы
мөһим түгел, сүзен турыдан сөрде:
– Сезгә вак-төяк эшләрне башкаручы кул көче кирәк дип ишеттем,
дөрестер бит шул хәбәр? Шундый бер кешене тәкъдим итәсем килә –
профессионал!
– Шулайрак – кирәгеннән дә артыграк, Голландиягә ашыгабыз, иртәгә
үк бер машинаны төяп җибәрү архиважно! Бүген үк килә аламы?
– Ала!
Фәрхәтов әйтүен әйтте, әмма Гаделҗан монда – шәһәрдә микән соң?
– Килсен, түләвен сдельно, ягъни кулына бирербез.
– Бик әйбәт!
Әйбәтен әйбәт. Табып булмаса, уңайсыз хәлдә калуың бар бит әле монда.
Урынбасар тагын бер үтенечен әйтеп салды.
– Ни... Безгә, төнгә калып, төягән әйберләрне саклаучы да кирәк, ул
риза булмас микән?
– Мин әйткәч, каршы килмәс.
– Ай, яхшы булды әле бу сезнең килеп чыгуыгыз. Тау үзе Мөхәммәт
янына килгән кебек.
– Паспорты кирәкме?
– Ю-у-у-к. Килешү кәгазьләре тутырып маташсак, мәшәкате күп була,
карак-фәлән түгелдер әле?!
– Юк инде, төрмәдә дә утырмаган хәтта. Ярар, кул бирешик...
Алар, бер-берсенең исемнәрен дә сорашмыйча, уч чәпештеләр.
Фәрхәтов ашыгып, урамга чыкты да, театр каршындагы Ленин һәйкәленә
карап, телефон аша Гаделҗанны эзләргә тотынды. Бер тапкыр җыйды
яңа алган кесә телефонының номерын, ике, өч – алмый. Ленин да аңа:
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
96
«Алмыймы, илне талауны дәвам итәсезме?» дигән караш ташлагандай
тоелды.
– Кайда йөри инде? – дип, Фәрхәтов сүгенеп тә куйды. Ленин ишетмәсен
тагы дигәндәй сагаеп калды. Аннан соң аклангандай: «Владимир Ильич,
без пүчтәк, без инде кырык тапкыр таланган, урланганнан калганны гына
җыештырып йөрибез», – дип, кабат үз эшенә – Гаделҗанны эзләргә кереште.
Юк, һаман алмый телефонын. Әллә куллана белмиме? Кабахәт! – диде
аптырагач. – Өе дә, төп торган урыны да юк бит, ичмасам...
Кинәт телефонына җан керде. Ул кабаланып аны колагына терәде.
Гаделҗан тавышы. Фәрхәтов аны тыңлап бетермәде, үзе:
– Син кайда югалдың, сукбай? Иртәдән бирле эзлим бит инде мин сине,
сволочь! – дип, аты-юлы белән тегенең тетмәсен тетәргә тотынды.
– Ике көн эч китә, үлсәм дә хәл белә торган кеше түгел син, – дип, монысы
ике сүзнең берендә Фәрхәтовның ата-анасын катыштырып сүгәргә кереште.
Ике арада биш минут чамасы сүз дуэле булып алды. Ниһаять, Зиннәт
Гаделҗанның туктавын үтенеп, гозерен әйтте.
– Карале, бүген үк, дөресрәге – хәзер үк «Муса»га бар, анда реквизитлар
төяргә эшчеләр кирәк. Театр Европага китә. Сине директор урынбасары
көнлеккә-төнлеккә дигәндәй эшкә ала. Анда элек «агай» утырган кәнәфи
дә озатылачак. «Отелло» операсын уйнаганда, шуны кулланачаклар икән.
Ярар, монысы сиңа кагылмый. Сине төнге каравылга да калдырачаклар,
шуны бел. Эшең өчен акча да түләячәкләр. Менә шул. Ферштейн?!
– Ферштейн.
– Паспортың кирәкми.
Гаделҗанның эче авыртуы шундук онытылды. Ул, «операция»
коралларын алып, әйтелгән объектка юл тотты. Урынбасар көтә иде
инде. Тик бер борчуы бар – таныш кеше була күрмәсен берүк дип теләде.
Очрашкач, күңеленә хуш килде – ул аны белми торган кеше булып чыкты.
Күрешкәндә, әйтүе буенча, яһүд, йөзе-бите дә тач шул тарафлардан. Хәер,
гаҗәпләнәсе юк, алар Мәркәз тулы.
Эш күләме һәм төяүчеләр белән танышканнан соң, Гаделҗан үзенең
төп вазифасына кереште. Ишегалдында һәм бина эчендә таралып яткан
декорацияләр, реквизитлар арасында алар эзләгән кәнәфи дә бар иде.
Искиткеч гүзәл – сәнгати осталык белән эшләнгән экспонат! Музейда гына
тотасы югыйсә. Ә аны теләсә кайларга йөртәләр... интектереп, бәргәләп-
суккалап дигәндәй... Спектакль куеп һәм җырлаулары белән дә тамашачыны
шаккатырырлар, әлбәттә, ә бу кәнәфи аларның күз явын алачак!
Төяүчеләр аны фургонның иң түренә, иң өскә урнаштырдылар.
Селкенмәслек һәм кырылмаслык итеп, йомшак ястыкка төрделәр. «Эх»,
– дип, уфтанып төреште аны Гаделҗан, бүсеп тикшерергә мәшәкатьле
булачак. Җитмәсә, төнлә. Ярый әле фонарь алырга онытмады.
Ниһаять, төп бурычны үтәү вакыты җитте. Ул хәзер каравылда – берүзе.
Кәнәфине бәйләгән бауларны төбенә үтеп керердәй итеп чиште, ястыкның
шул төшен ачып, гадәттәгечә, кадак-шөрефләрне тиз генә борасын борып,
суырасын суырып, тиешле җиренә үтеп керде. Аннан «1989, 23 сент. –
1990, 30 август» дигән язуны тартып алды. Гаделҗанның мондый табышка
юлыгуы көтелгән хәл иде инде. Ул бу билгеләмәне әйбәтләп бөкләп,
А Л М А З Х Ә М З И Н
97
кесәсенә тыгып куйды. «Зиннәт Фәрхәтовка күрсәтергә дәлил булыр, сүз
белән генә әйтүгә ышанып бетмәс», – дип уйлады ул.
Кәнәфи җайлап кына, яңадан җыелды, төрелде, бәйләнде. «Эше бетте,
кодагый...» – дигән булып, кулларын тузаннан какты да эченнән генә
калган сүзләрен әйтеп куйды. Хәзер инде иртән фураны юлга озатасы да,
эшләгәннең әҗерен алып, Зиннәткә нәтиҗәсен җиткерәсе калды.
Гаделҗанның докладыннан соң Фәрхәтов:
– Операция ахырына якынлаша, – дип кенә белдерде. Күңелендә ахылдау да,
ухылдау да сизелмәде. Ә менә башында ниләр күперәдер, анысын әйтүе кыен...
Тугызынчы кәнәфи
Соңгы араларда Фәрхәтов тынгысызламый әле Гаделҗанны. Салкын көз
көннәре җитте. Мәркәздә ярминкәләр гөрли. Кибет киштәләрендәге азык-
төлеккә исе китмәгән халык, базардагысына агыла. Бәяләре дә түбәнрәк,
тәмлерәк тә... Кышка запас туплау өчен менә дигән ярдәм. Ярдәм дип,
чарасызлыктан оештырылган ярминкәләр инде бу. Бер уйласаң, таралып
беткән колхозларга соңгы тыпырчыну, икенчедән, хакимияткә карата ачуы
чыккан халыкны тынычландыру. «Ярап тора, һич булмаганда...» – дигән
булалар бит кайбер кешеләр, бигрәк тә карт-коры.
Бу чорда районнарның потребсоюз оешмалары җанланып куя. Алар
ярминкәгә китерелгән продукцияләрен сату өчен төрле форма эш
күрсәтәләр. Хәтта үзләре белән район һәвәскәрләрен алып килеп, кызыклы
концерт программалары күрсәтәләр, аукционнар оештыралар... Тагын да
куәтлерәк булсын дип, профессиональ артистларны җәлеп итәләр. Мондый
чакта Гаделҗанның таныш артистлары алыштыргысыз роль уйный. Алар
үзләре мәзәкчеләр дә, җырчылар да, биючеләр дә.
Бөек комбинатор Мәркәздә ярминкәләр башланачагын белеп, Чехов
базарына юл тотты. Әйе, бу турыда телевизорлардан шаулый башлаганнар
иде инде. Элегрәк, Арча кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре алдан ук
хәбәр җибәреп, Гаделҗанга белгертеп куя тордылар, ә хәзергә никтер
тыннары чыкмый. Шуңа күрә, аның күңелендә борчу бар. Ни дисәң дә, бераз
акчасы, анысы булмаса, казы-тавыгы, бер сүз белән әйткәндә, күчтәнәчен
бирә торганнар иде. Нүжәли бу юлы аларга мөрәҗәгать итмәсләр?..
Базар эче гадәти җанлылыкта. Кемнәрдер ит ала, кайберләре сөт-
каймак, эремчек тирәсендә. Бал сатучылар да бар. Әле иркенлек, этелеп-
төртелеп йөреш юк. Әнә ниндидер эшлекле кыяфәтле төркем базар буйлап
әйләнә. Карыйлар, ниндидер план коралар... Кайда нинди павильон ясарга
маташалар сыман. Ныклабрак күз салгач, Гаделҗан араларында Арчаның
район башлыгын күреп алды, янәшәсендә райпотребсоюз җитәкчесе дә
бар икән бит. Алар аңа таба якынлаштылар. Ул үз урынында тора бирде.
«Күрерләр микән, игътибар итәрләрме, нәрсә әйтерләр икән?» – дигән уй
туды. Үзең барып исәнләшсәң, «иснәнеп йөри» дип уйларга мөмкиннәр.
горурлыкны тота белергә кирәк.
Шулчак райпотребсоюз җитәкчесе аңа таба килә башлады. Кай арада
күреп алган, югыйсә Гаделҗан сизмәгән иде бит.
– О-о, кемне күрәбез! «Бирәм, дигән колына, чыгарып куяр, юлына!»
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
4. «К. У.» № 9
98
– диләр бит. Бик шәп булды әле сине очратуыбыз. Менә озакламый без
тагын ярминкәләр белән Мәркәзебезгә киләчәкбез. Безнең дип әйтәм, чөнки
ул инде сезнеке дә – уртак эшебез. Сезнең төркем чыгыш ясамаса, сәүдә
бәйрәмебез бераз китек булыр иде. Киләсе шимбә-якшәмбедә очрашырбыз
дип өмет итәм. Ризадыр бит?!
– Риза, әлбәттә. Сәгать ничәгә килик?
– Җидегә. Шул вакытта җырларыгыз шәһәрне яңгыратып торсын!
Уятыгыз халыкны! Тутырыгыз күңелләренә җыр-моң, шатлык! Белеп
торсыннар без килгәнне, ярминкә башланганны! Түләү – элеккечә,
гарантияләнгән. Өстәп – банкет. «Агай» килүгә – иң яхшы номер!
– Шамкай белән Шәрәфи инде – икәүләп, берьюлы.
– Әйдә, син дә чык, өчәү булыгыз!
– Син әйткәнчә эшләрбез!
Шул арада район башлыгы килеп, Гаделҗанның кулын кысты.
– Егетләр, моңа хәтле сынатмадыгыз, рәхмәт сезгә. Мәркәз ярминкәләре
оештыруда сезнең ярдәм белән беренчелекне бирмәдек, хәзер дә бирмәбез.
Шамкай, Дәү абзый килүгә, теге «ишәкнең күпер салуын» сөйләсен... –
дигәч, янында ияреп йөрүче урынбасарлары, буыла-буыла көлештеләр.
Гаделҗан, болар белән «вәгъдә-иман» дигәндәй, кул бирешеп
саубуллашты да:
– Эшләр уңачак! – дип, кулын уып алды. – Әйе, әле монда партия
байлыгына өмет итеп ятканчы, – дип тә өстәп куйды.
Берничә җырчы кызны да әзерләү сорала. Монысы чүп нәрсә – җиңел.
«Акчасын түлим», – дигәндә, берсе дә каршы килмәс.
Шулай килеп чыкты да. Көне килеп җиткәндә, иртәнге җидегә хәтле үк
бөтенесе җыелган, аппаратура корылган, музыка яңгырый. Инде бер төркем
халык мәйданны әйләндереп алган, күбесе Шәрәфи янында. Бөек артист
эшен башлаган. Көлдерә. Көлдерә генәме соң – үтерә көлдереп. Әнә берсе
тын алалмый тончыга, ахрысы – аркасын төяләр. Юк, бу төркем беркайчан
да башланыр вакытны көтеп тормый, кайда кеше бар – эшкә керешәләр.
Халык бик ярата үзләрен, сөйкемле сөяклеләр, үзләре дә халыкны сөяләр.
Бервакыт шулай, Гаделҗан Шәрәфидән сорарга мәҗбүр булды:
– Равил абый, менә сез зур кеше, бөек шәхес, сезне белмәгән адәм юк.
Сезне мондый җирләрдә, ягъни базарларда концерт куеп йөрүләр рәнҗетмиме?
Чүтеки кара эш бит бу. Кеше уйларга мөмкин: «Нишләп йөри икән Шәрәфи
мондый җирләрдә? Акчасы җитмиме яшәргә? Ашарына юкмы? Тегесе-
монысы, фәлән-төгән...» Кеше бит синдәй шәхесләрне әүлия итеп күрә.
Шунда Шәрәфи: «Гаделҗан, без кемгә хезмәт итү өчен яратылган?
Шушы халыкка бит. Базардагысы халык түгелмени? Менә мондагысы аның
чын халык, иң әйбәте һәм иң гаделе. Мондагысы безне күрергә, ишетергә
зарыкканы. Аннан соң, кем әле безнең хезмәтне бәяләп, хөрмәтләп безгә
акча түләргә риза, ә? Юк, мин рәнҗемим, мин шатланам гына, чөнки мин
үзебезнең гади халыкка, эш кешесенә хезмәт итәм. Ә ул базарда... Базар
кайный: монда сату-алу бара – тамак хакына йөрүчеләр. Бу базар гади
халык өчен. Моннан башка бүтән базарлар бар: анда шушы халыкның
рухын, әхлагын, эшләгән эшенең күп өлешен үзенә бирмичә талау бара.
Менә монысы гөнаһ, ә без эшләгәне – изгелек, белдеңме?» – дигән иде.
А Л М А З Х Ә М З И Н
99
Җиде тулыр вакыт җиткән. «Киләләр!» – дигән хәбәр таралды. Димәк,
хакимият күче базарга якынлаша. Гаделҗан микрофон каршына Шәрәфи,
Шамкай, Җәләл, Сабирны бастырды – шулай, көчле номер белән чыгыш ясагыз
алар килүгә дигән иделәр бит ярминкә хуҗалары. Шәрәфи башлап җырлаучы:
– Шәр, Шәр, Шәр, Шәр,
Шәрәфи – хи-хи, шәрә!
Шәрәфидән көлә-көлә,
Каласыз бит шәп-шәрә!
Җырның кушымтасын барысы бергә җырлыйлар. Заманча биегән дә
булалар әле, килештереп.
Ниһаять, түгәрәк уртасына башлыклары белән хакимнәр килеп керде.
Баш хаким, җыелган халыкка карап:
– Базар эчендә кеше бармы соң? – дип шаярткандай итте. Нигә дисәң,
базар каршындагы мәйдан халык белән тулган иде. – Менә быел, Аллага
шөкер, пенсионерларга бурычыбызны түләп бетердек, – дип дәвам итте
сүзен Баш хаким.
Гаделҗан үзенең кулындагы икенче микрофоннан файдаланып:
– Әллә миңа да пенсиягә чыгасы инде? – дип төрттерде, эшләгән
кешеләрнең инде айлар буе хәләл хезмәт хакларын ала алмый тилмергәннәрен
белә торып.
Баш хаким аңа аптырап карап торды да әйтер сүзе булмагач:
– Ну бу Гаделҗанның теле – бигрәк хәтәр, – диде. – Әйдәгез, җәмәгать,
базарга, – дип өстәде.
– Барыгыз, хөрмәтле дуслар, керегез! Анда бөтен нәрсә бушлай, Баш
хаким әйтте!
Хакимнәр төркеме борылып аңа карады да, кул селтәп, базар бинасына
кереп китте. Мәйданда бары тик бушка концерт караучылар гына, ит-сөт,
бәрәңге һәм башка шундый әйберләр алырга акчасы булмаганнар гына калды.
Шулар арасыннан Фәрхәтов килеп чыгуы Гаделҗанны таң калдырды.
«Нишләп йөри бу монда? – дип, уйга батты ул. – Бер дә юкка түгелдер?»
Фәрхәтов аңа ым какты. Бу Гаделҗанга «бераздан күрешеп сөйләшербез,
яме», дигәнне аңлата инде. Күрәсең, аның янындагы кешеләр комачаулый.
Инде Баш хаким дә ярминкәне карап бетерде, чыгып, машинасына
утырды да каядыр китеп барды. Аны озатучылары да китеп югалдылар.
Бүгенгә эшләре бетте, ахрысы...
Алардан соң Арча потребсоюз җитәкчесе килеп:
– Әкренләп йомгакласагыз да була инде, – диде. – Расчётка банкет залына
кер, яме? – дип, кабат базар эченә чумды.
Гаделҗан, чакырылган җиргә – банкет залына керде. Анда, гөр килеп,
унлап кеше кәеф-сафа корып утыра. Түрдә, аңа бик таныш кәнәфигә җәелеп,
Шәрәфи Пушкин, Лермонтов шигырьләрен үзенчә тәрҗемә кылганнарын
сөйләп, өстәлдәгеләрнең ушын ала, тегеләре тәгәри-тәгәри көлә иде. Ул
Гаделҗанны күрү белән:
– Оһо! Минем шеф керде. Талантище! – дип, якындагы буш урындыкка
күрсәтте. – Монда кил, Гаделҗан! Кыенсынма, барысы да үзебезнекеләр!
– диде тантаналы рәвештә.
КАБУЛ ИТӘСЕЗМЕ?..
4*
100
– Үзебезнекеләр микән – болар бит министрлар! – дип, төзәтмә кертте
аның сүзләренә Гаделҗан, араларында берничәсен генә абайлап.
– Үзебезнең түрәләр. Менә шуларны сыйлап утырам әле, кеше
табынында. Югыйсә үзләренең мине чакырып, бер дә кунак иткәннәре
юк, – дип чеметеп алды бөек мәзәкчебез. – Ничек анда хәлләр?
– Барысы да – ал да гөл!
– Шулай булырга тиеш. Расчёт бармы?
– Бар.
– Мин әйткәнчәме?
– Әйе, – дигән булды Гаделҗан, гәрчә Шәрәфинең әлеге ярминкәдә
чыгыш ясауга түләнеләчәк суммада бернинди катнашы булмаса да.
– Менә болар да булышкаласа, тагын да әйбәтләнер иде ставка югыйсә!
– дип, өстәлдәге нигъмәтләрне урып утыручы министрларга ымлады ул.
– Мин курорттан кайткач, кереп чыгарсыз! – дип, хәлгә кергәндәй итте
министрларның берсе.
Гаделҗан боларның аклануларын бүлеп, Шәрәфигә соклану хисе белән:
– Равил абый, кимсенмә, карале, үзең нинди кәнәфидә утырасың. Король!
Патша, император! Кая, тор әле, ныгытып карыйк!
Шәрәфи, аптырап, нишләмәк була икән бу, дигәндәй, торып басты.
Гаделҗан кәнәфинең арт ягын әйләндерде, чүмәлтеп астын карады. Төбе
куптарылган, әмма кымшанып торган фанерасын кулы белән каерып алгач,
үзе дә гаҗәпләнеп:
– Карагыз әле, Баш хаким тәхетендә утырасың икән бит син! – дип,
бармагын өскә күрсәтте.
– Әйтәм җирле башыма әллә нинди акыллы фикерләр килә башлады... –
дип, серле дә, сәер дә кыяфәткә керде Шәрәфи. – Чыннан да, күңелгә дөнья
белән җитәкчелек итәсе килү... – диде дә туктап калды. Җөмләсенең әйтеп
бетерелмәгән җире табын артындагы кешеләрдә көлү уятты, ләкин озакка
түгел, бу халәт кисәк тукталып, саубуллашу тостына күчте. Рюмкаларны
чәкешеп, тамак төбенә җибәргәч, урыннарыннан кузгалдылар... Гаделҗан
Шәрәфи белән алыш-биреш ясап алды да китүгә юнәлде. Шәрәфи дә аңа
иярде. Базардан чыккач, алар кул бирешеп аерылыштылар.
Кәнәфинең төбендә инде аңа кадәр хуҗа булучылар Гаделҗанны
борчуга салды. Тапканнармы алар анда берәр нәрсә? Актарулары – факт.
Хәер, нигә ул байлыгын анда җыеп барсын? Хәзерге заманда үз астыңа
мөлкәт туплау бетте бит инде, акыллы башлар аны капиталга тыгалар –
предприятиеләр төзиләр, банклар ачалар, дусларына милек күчереп хуҗа
ясыйлар, туганнарына язалар – олигарх итәләр.
Мондый фикер сөрешеннән соң Гаделҗан үзенең ахмаклыгыннан елый-
елый көлде.
– Ә мин урындык астын актарам – дивана! Алтыннар, акчалар күптән
офшорда бит!
Ләкин аның бу идеяне тагучы Фәрхәтов белән аның шефына шиге
туды. «Җүләр түгел лә алар? Үзләре дә катнаша, ни мәҗбүр итә шундый
җитәкчеләрне мондый афёрага? Димәк, үзләре утырган кәнәфи буш түгел...
Менә хикмәт нәрсәдә?.. Имәндә икән чикләвек, диярсең».
Гаделҗан төгәл карарга килде. Фәрхәтовның кабинетындагы утыргычын
А Л М А З Х Ә М З И Н
101
актарырга! Мөгаен, анда йөз процент ышаныч белән нәрсәдер булырга
тиеш. Йорт төзүчеләрнең өлешкә укмашып җыйган акчасы да шундадыр.
Әнә халыкны алдап, акчаларын җыйдылар да, бераз төзегәч, банкротка
чыктылар. Эшләре судта. Ә керем кайда? Кесәдә. Юк, кесәгә тыгып
йөрмәсләр, берәр җиргә яшерерләр. Утырып чыксалар чыгарлар, ләкин
халыкка кайтарып бирүне уйламаслар. Әле бит аның тагын бер җае бар:
төрмәгә япкач, монда утырып, бурычын түли алмый ул дигән сәбәп белән
аны чыгарачаклар. «Эшләсен, эшләп түләсен», – диярләр. Аңа нәрсә,
тоткынлыктан иреккә чыккач, унбиш меңлек эшкә урнаша да, шуннан
«яшәү минимумы»ннан калганын йөзәрләгән кешегә тиенләп түли һәм
банкротлы теге миллионнары белән рәхәтләнеп яши.
Чыннан да, тентергә кирәк «дускай»ны дигән ныклы фикергә килде ул.
Тентергә, тентергә!
Әле бит аның «Ышаныч» дигән автосалон тоткан чаклары да бар иде.
Алтмыш кешегә Мәскәүдән машина кайтартам дип җыйган акчалары
белән тотылган вакытларны онытмагандыр әле. Бер елга якын утырып та
чыккандай итте бугай. Физик банкрот ясатып, кай арада бу эшкә урнашкан
соң әле ул? Тапкан бит – нәкъ үзе шикеллеләрне эләктерә торган урынны.
«Болар белән бәйләнеп, «стрелочник» ясап куймасыннар тагы, – дип
уйлады Гаделҗан кинәт. – Шулай итәрләр, гаепле ясардай кешене үзләре
белән йөртәләр, дөресрәге – «эш» кушалар. Менә ни хәтле урындык
актарттылар... Ә эләксәң? Читлеккә ябачаклар. Юк, коткармаячаклар,
передача да китермәячәкләр».
Гаделҗанның фикере тагын да төгәлләнә төште – боларга бүтән
бәйләнмәскә! Зиннәт Фәрхәтовны үзе тикшерәчәк! Ә ничек?
Инде менә ике көн буе башына бер юньле уй килми. Ми күзәнәкләрен
киереп йөри торгач, өченче көнгә башын сызып, кызыклы фикер йөгереп
узды. Бәлки, алар, инде корабль бата башлагач бәрелә-сугыла кая качарга
белмичә, чабыша башлаган күселәр халәтендәдер?.. Фәрхәтовның Яшәү
фонды директоры булып эшләүче Милләтов дигән дусты бар. Алар,
әлбәттә, бу мәсьәләләр буенча фикердәшләр. Бәлки, бергә бүлешкәләп тә
яшәгәннәрдер. Коткарырга кирәк «дустын».
Гаделҗан Фәрхәтов турындагы уйларының чынлыгын белү өчен,
Милләтовка шалтыратып тормыйча гына, Яшәү фондына килде. Кабул итү
бүлмәсендә кешеләр күп булуга карамастан, сәркатип кызга кул болгап кына
сәламен бирде дә эчкә атлады. Бакса, анда Фәрхәтов белән Милләтов икесе
генә утыра икән. Уйга батканнар. Гаделҗанны күргәч җанланып киттеләр.
– Ә бәлки, – дип, сүзен башлады, сәлам димичә Милләтов. – Син аңа
кабинет ачкычын бирерсең...
– Нигә?
– Менә шуның өчен...
– Урындыкны алып килергәме?
– Үзең әйтәсең бит, урындык кирәк, дип. Апкилсен!
– Шәп идея!..
– Сәркатип кызың урынындадыр бит? Шалтыратып куй! Рөхсәт бир!
– Ярый да «тегеләр» килмәсә...
– Бик мөмкин...

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев