Нәзифә Кәримова автор яңалыклары
-
18 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ничәнче кат икәнен хәтерләмим инде. Ул вакытта ишекләр ачык, консьержлар юк. Менә без фатир каршында. Кыңгырау төймәсенә басабыз – җавап юк. Тагы баса Илгиз... Көтәбез... Тик әтисе ишекне ачмый әле. Илгизнең дә китәсе килми. Ул вакытта телефоннар да юк бит. Әтисе безнең киләсен дә белми. -
17 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Илгиз белән очрашабыз, киноларга барабыз, Мәскәүнең кызыклы, тарихи урыннарында йөрибез. Ләкин Илгизнең гаиләсе белән мин әле һаман да таныш түгел. Чөнки өч ай тирәсе узганнан соң гына, бер дусларына кунакка баргач, аның Мостай Кәрим улы булуын ишеттем. -
16 октября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повесть)
Гомер тиз уза. Гомер ул үткән көннәр түгел, гомер ул истә калган көннәр дип әйтәләр. Минем истә калган көннәрем күп икән. Шуларны барлый башлагач, кара әле, мин бит бик кызыклы тормыш юлы үткәнмен икән дип куйдым. Нәрсәсе белән кызыклы дигәндә, тормышымда гаҗәеп кешеләр белән очраштым, алар әле һаман да очрап тора. Ачышлар гаҗәпләнүдән башлана диләр. Яңа кешеләрне табу, танышу, тормышның могҗизаларын күреп гаҗәпләнү – болар ачыш түгелмени?