Логотип Казан Утлары
Повесть

Үтте инде (дәвамы (3))

 Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

ӨЧЕНЧЕ ДӘФТӘР

АВЫЛКАЕМ, НИКЛӘРГӘ КАЙТТЫМ СИҢА...

Авылга кайтышлый апам янына Шәмәрдәнгә кереп чыктым, ул анда пилорамда эшли иде. Аягында соры киез итекләр, өстендә җылы бушлат, кулында җылы бияләйләр. Апа миңа да биреп җибәрде. Биредә өч тапкыр ашаталар икән. Миңа да анда калырга була иде. Калмадым шул... Авылга кайтасым килде.

Торфта ипиен, аз булса да бирәләр иде, ә авылда анысы да юк.

Авыл тагын да хәлсезләнгән. Сугыштан яраланып кайткан солдатлар да күренгәли.

     Авылда “борын канау чире”ннән бик күп кеше үлгән. Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

    Кайту белән колхоз эшенә җигелдек. Ел әйләнәсенә авыр эшнең бетеп торганы юк. Үгез җигеп эшлибез, атларны сугышка алып бетергәннәр. Ашлыкны, урак башлангач, Чистай пристаненә ташый башлыйбыз. Бер көн барабыз, бушатабыз да, колхозный дворга кереп кунабыз, икенче көнне көне буе кайтабыз. Алгы үгездә бер олы кеше бара, аның артыннан – унөч-ундүрт яшьлек балалар. Августның эссе көне. Кигәвеннәр үгезләрне бимазалый.

Җәй ахырына суы кибеп, сай гына кала торган елга аша үткәндә, арттагы үгез белән баручы кызыбыз Факия кычкырып елап җибәрде.

-         Кызлар, Мостафа әзи, туктагыз инде. Үгезем арбасы белән суга кереп ятты, кымшанмый да.

Үзебезнең үгез җигелгән арбаларны яр буена чыгарып, тал күләгәсенә бәйләдек тә кире суга кереп киттек. Фурманкадагы бодай чәчелеп су өстенә чыккан. (Фурманка-зур булмаган фура, фургон. Бу очракта йөк ташу өчен җайланган өсте каплаулы арба.)

И Ходаем, ниләр дип җавап бирербез икән. Тагын корткычлыкта гаепләп ябып кына куймасалар ярар иде!

- Әйдәгез, кызлар, җыя алган кадәресен җыйыйк әле.

- Яулыкларыгыз белән җыегыз, кул белән генә җыеп булмый ул.

- Нәфисә, үгезне син куалап кара әле, синең чыбыркың җиллерәк.

Ул арада, чатанлый-чатанлый, Мостафа әзи дә килеп җитте.

-         Ярар, наныйларым, каударланмагыз әле. Бераз яткач торыр. Ул да җан иясе бит.  Төн буе  басудан көлтә ташыган хайван бит инде ул. Үгез дигәч тә...

Факия һаман үксеп елый.Үгезне торгызырга маташып, кызыл балчыкка буялып беткән. Тузанлы йөзеннән буразналап яшь ага.

- Хәзер үлчәве җитмәс бит инде ашлыкның. Нәстә генә эшлим икән, кызлар? Мине дә алып китсәләр, энеләрем ачтан үлә бит инде. Әткәем сугышта, әнкәем урын өстендә кибеп-сулып ята. Каһәр суккан сугыш!

- Тукта әле! Шыңшыма! Бер син генәмени шундый хәлдә. Ни дә булса уйларбыз. Чистайда да кешеләрдер, җанварлар гына түгел, - ди, бездән бераз өлкәнрәк Таибә апа.

 - Наныйларым, һәрберебез, үз йөгеннән бераз бодай алып, Факиянең фурманкасына салырбыз. Ашлыкның кимлеге ул кадәр сизелмәс. Елама, кызым, - ди Мостафа әзи Факияне кызганып.

Һәәәй! Бакчы! Аягына басты бит теге дошман!

- Дошман димә инде, шылар белән көн күрәбез бит.

Әдәгез кузгалыйк. Үтереп ашарга келим. Әле бушатасы да бар.

Җәй көне башлар басудан кайтып кермәсә, кышын фермада узды гомер. Безнең ише яшь кызларны кайда авыр, кая балалы хатыннар бара алмый, шунда куя иделәр. Дөрес, аларга тагын да кыенрак булгандыр. Үзләре ач, өйгә кайтсалар, өе салкын. Ач-ялангач балалар тилмереп күзләренә карыйлар, нидер өмет итәләр, түзә алмыйча елыйлар. Барып зарланыр, ярдәм көтәр кеше юк. Авылда күбесе шул хәлдә.

   Яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен кырдан барып былтыр калган бәрәңгеләрне җыеп кайтабыз. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да, мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде.

Сыер фермасында эшләгән чагым. Минем бүген дежурлык чираты. Карлы-буранлы, ачы җилле иртә. Дөресрәге әле төн. Иртәнге сәгать өчтән торып, фермага эшкә килдем. Атны җигеп, чанага какшаеп беткән зур су мичкәсен куйдым да ерак елгага суга киттем. Мин сыер савучылар килгәнче, су алып кайтып, имчәкләр юарга су җылытып өлгертергә тиеш. Кичә ачкан бәке инде калын боз белән капланган. Озын саплы тимер балта белән бәкене көч-хәл белән генә ачтым. Караңгы әле. Барлы-юклы киемнәрнең бөтен тишекләренә кереп, җил ыжгыра, буран себерә. Чәчрәгән су киемемә сеңеп, шунда ук шыкраеп ката. Мичкәгә су тутырырга дип, артыма борылып карасам, ат, салкын җилгә түзә алмыйча, дулап, кире фермага чаба. Елый-елый, фермадан атны борып алып килгәндә, инде бәке катарга өлгергән, кар катламы бәкене каплап киткән. Хайван да түзә алмаган суык җилгә. Адәм баласына түзәргә кирәк. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Бәкене тагын ачам, ул арада ат тагын фермага кача... Гомеремдә беренче тапкыр ачынып, атны таяк белән кыйнадым шул чакта.

-         Сиңа салкын булган җил, миңа салкын түгелмени?! Син түзмәгәч, мин ничек түзим соң? – дип такмаклыйм. Бер сугам, ике, өч... Шунда атның мөлдерәп торган күз карашын күреп алдым. Сугарга дип кизәнгән таягым һавада асылынып калды. Их, йөрәгем әрнеде шул вакытта! Атның муенына асылынып, сыкранып еладым.

Беркөнне Шакирә апага Габбас абыйдан телеграмма килеп төште.

“Әни, Бөгелмәгә кил, мин сиңа каршы барам. Безнең поезд анда бер тәүлек тора. Начальнигым җибәрде. Сине бик күрәсем килә.”

- Балакаемны күрәсе көннәрем дә бар икән. Аллаһы Тәгаләм, мең шөкер, мең рәхмәт сиңа!

Шакирә апа атка атланып Бөгелмәгә чапты. Улын күргән, тик улы кире поездга барып җиткәнче, поезды китеп барган. Габбас абыйны дезиртирлыкта гаепләп хөкем иттеләр. Апамның чәчләре төн эчендә агарып чыкты.

 - Ичмасам, күрешик димәгән булсаңчы, балакаем! Ана белән ут эчендә йөргән, ут эченә китеп баручы баланы аңларлык та шәфкать калмадымыни соң кешеләрнең күңелендә! Йа Ходаем! Түземлекләр бир! Улымның юлына рәхимле бәндәләреңне чыгар! – дип, елый-елый Ходайдан сорап, ике көнен, ике төнен уздырды да:

- Рауза сеңлем, мин Габбас әзиеңне эзләп чыгып китәм. Бәлки, соңга калмаганмындыр әле, - диде. Аңа каршы килеп тә, юатып та нидер әйтүнең мәгънәсе юк иде. Шакирә апа дөреслек эзләп чыгып китте. Аны көтеп күзләребез талды. Өметләребез мең өзелеп, мең ялганды. Капка ачылган саен күзебез аны эзләде. Хат ташучы да, баштарак безнең нәрсә көткәнне белеп:

- Юк шул әле. Сабыр итегез, бәлки, икенче атнада килер. Күпкә түзгәнне, азга түзегез !- дип, безне юатырга тырышса, соңга таба күзгә карамыйча гына, сүзсез генә үтеп китәргә тырыша. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Шуннан башка нәрсә эшли ала идек соң без? Безнең кайгы-борчылулар кемгә кирәк инде? Без түздек... Һәм Ходайга ялвардык. Мәктәптә Алла юк, дип өйрәтсәләр дә, аннан башка сыеныр зат юк иде бит.

Шакирә апа бер елдан соң кайтып керде. Ябыккан, беткән, тире белән коры сөяге генә калган.Танырлык түгел иде. Хәтта кызы да танымады.

-Мин бу, балалар. Кайттым.  Аллага шөкер, үз ызбама кайтып егылырга көч бирдең, Ходаем!

- Әнкәй! Синмени бу? Исәнмени син, әнкәй, бәгърем?!

- Без инде, озак кайтмагач, “Югалды инде!” дип, елап беткән идек бит, апа.

- Ниләр күрдең, кайларда булдың, әнкәй? Габбас әзине күрдеңме? Ул ничек?

 - Юк, балалар, күрмәдем. Бармаган җирем, утырмаган поездым, күренмәгән вокзалым калмады. Магаданга барып җиткәч, Ходай Тәгалә минем юлыма  бер татар офицеры белән очрашырга насыйп итте. “Апа, синең тагын балаң бармы?” – ди. “Кызым бар”, - дигәч: “Булса, бар өеңә кайт, шул кызыңны үстер, ә улыңны башка эзләмә”, - ди. Шул сүзләрдән соң Габбас балакаемны бүтән күрәчәгем юк дип аңладым инде. Менә Магаданнан чыгып киткәнемә өч ай.  Аллага шөкер, менә сезне күрәм, үз үемдә утырам. Аңа да өметем өзелгән көннәрем күп булды. Сукбай этне аткан кебек вагоннан үле гәүдәмне кайсы урманда чыгарып ташларлар да, сөякләрем кадерсез булып, кайларда аунап ятар икән дип кайгырган идем. Аллага шөкер, кайтып җиттем.

- Әнкәй, монда син югында әллә нинди абыйлар килеп сине сорап йөрделәр. Рауза апаны да аптыраттылар. Ахрысы, заём түләгәч туктадылар.

- Ул заёмны ничек түләдегез соң, балакайларым?

Иий, ул заём дигәннәрен түләү әкәмәт нәрсә булды, апа, - дип, мин дә сүзгә кушылам. - Башта авылдагы һәр ызбадан берәр кешене чакырып, заёмны нигә түләргә кирәген аңлаттылар. Анысы билгеле инде: сугыш өчен, фронт өчен. Түбән оч Гөләндәм апа: “Ничек түлим, балаларым сөяк тә тире. Аларны ачтан үтермәс өчен соңгы сарыгымны суйдым. Бер сатар әйберем дә калмады. Көн-төн үзем колхоз эшендә. Каян акча алырга кушасыз?” - дип елый башлаган иде, районнан килгәннәрнең фурмы кигәне өстәлгә сугып кычкырып җибәрде, апакаем. “Болай гына түләсегез килмәсә, себердә урман кисеп түләрсез,” - ди. Ахырда Гөләндәм апага көз көне трудодингә тигән ашлыгын сатып түләгәнче тимәскә дигән карар чыгардылар. Идәнгә ятып елады мескенкәем. Без сыерны сатып түләдек инде,  апа. Ачулансаң ачулан. Сине таптырып җанга тигәч, болай да бик курыккан идек. Сиңа да шаукымы тияр, дидек.

- Сыерны?

     Шакирә апа сыгылып төште.

- Берүк ачуланма инде, әнкәй, бәгърем. Безнең башка чарабыз юк иде бит!

- Юк-юк, наныйларым, сезне ачуланмыйм мин. Җан биргәнгә җүн бирер әле. Шушы сугышны башлаган бәндәләргә Алланың ачы каһәре төшсен!

Сугыш вакыты дип тормый. Яшь бара. Яшь барган саен кызларга авылдагы ир-атларның мөнәсәбәте дә үзгәрә. Сугыштан калган бер адәм актыгы миңа беркөн болай ди:

- Әгәр миңа кияүгә чыксаң, апаңны кире кайтартам.

 - Ничек кайтартасың, син бит Алла түгел.

- Әлегә монда мин Алла! Әгәр дә апаң миңа кияүгә чыккан булса, ул хәзер Шәмәрдәндә урман кисмәс иде, - ди.

Хәзер моңа апа гына түгел, мин кирәк икән. Ачуымны күрсәтмәскә тырышып:

 - Беләсең бит инде, минем егетем бар, мин аны көтәм, - дим.

- Сезнең ул егетләрегезне әллә кайчан Сталинградта мясорубкадан чыгардылар инде, - дип, хихылдап көлә, иблис токымыннан яралган нәстә.

 - Ну эчеп тә күрсәтәсез инде хатын-кызның канын! Ничә кызның башына җиттең инде, оятсыз. Анысы гына җитмәгән, кайсы ялгыз хатынның капкасын шакымыйча калдырдың?

- Ха-ха-ха! Сугыш бетсә дә, дөнья бетмәс бит әле. Фронттагы авылдашлар өчен дә хатыннарының күңелен күрмичә булмый. Безгә алар өчен дә тырышырга туры килә инде. Ха-ха-ха! Белмәсәң, бел: мин әле иң тәртипле “малай”. Авылда уйнаштан туган баланың берсе дә минеке түгел.

 - Оялыр идең азрак! Алар ут эчендә, ә сез хатыннар кочагында. Ходай биреп, исән генә кайтсыннар, күрсәтерләр әле сезгә!

- Күрсәтмәсләр! Алар да анда әллә бер гөнаһсыз гына йөриләрдер дисеңме? Фронтта да хатын-кызлар җитәрлек. Син монда фәрештә булып кылангач та... Менә Мөхаең кайтсын әле, миңа чыкмаганыңа үкендерер, ачы яшьләреңне түктерер ул сиңа.

 - Каркылдама, карга түгелсеңдер! Баласын ачтан үтермәс, йә төрмәгә китмәс өчен төн кунарга керткән хатыннарның күз яшьләре төшәр әле бер!

 Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз