Үтте инде (дәвамы (2))

әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

ТОРФТА ЯКИ СУ КЫЗЛАРЫ

Тарихи белешмә. Бөек Ватан сугышы башлангач, ягулык буларак кулланылган торф чыгаруның әһәмияте нык арта. 1942нче елда халыкны торф әзерләү эшләренә мобилизацияләү турында халык комиссарларының 260 нчы карары чыга. Бу эшләргә хезмәткә яраклы колхозчылар, 16 яшьтән 55 яшькә кадәрге ир-атлар, 16-45 яшьлек хатын-кызлар җибәрелергә тиеш була. Һәрбер авылга, колхозга ничаклы кеше җибәрелергә тиешлеге турында «разнарядка» килә. Дәүләт Оборона комитетыннан килгән документ буенча, бу карар үтәлмәгән очракта, һәркемнең җавапка тартылачагы кисәтелгән.

Ир-атлар сугышта, колхоз эшләрен алып бару, гаиләләрен туендыру хатын-кызлар өстендә. Карарны үтәргә яраклы булып яшьләр кала. Туган авылларыннан читкә чыкмаган, бер авыз урысча белмәгән яшь кызлар һәм ир балалар шушы эшкә алына.

Авылдан 1925-27нче елгы унбер кыз торф чыгарырга киттек. Юлга чыкканда, Һәдиянең әнисе кырык кабартма пешереп, киптереп: “Кызым, һәркөн берсен аша!” - дип  җибәргән. Алар хәллеләр шул. Әтисе дә ничектер сугышка китмәгән. Бригадир булып эшли. Үзен ничек торфка җибәргәннәрдер. Һәдиягә шуннан “Кырык кабартма” дигән кушамат ябышып калды. Менә бит ул ятимлек! Адым саен үзенең кара шәлен синең өскә ябып, кем икәнеңне искә төшереп тора.

   Бер атнадан Мәскәү янына килеп җиттек. Минем үземне генә бер әбигә керттеләр. Эре гәүдәле, акрын гына атлап йөри торган рус карчыгы иде ул. Калын тавышлы. Күп сөйләшми. Әйтсә, берәгәйле әйтә.

 - Әллә синең әниең юкмы? - диде әби, өйгә кереп бераз вакыт узуга.

 - Юк шул.. .- дим.

 - Күренеп тора! Күзләрең моңсу. Үземнең янга ятарсың. Идән бик салкын.

 - Рәхмәт инде, әбекәй!  - дим күңелләрем тулып. Күзгә мөлдерәп яшь тулды. Мондый мәрхәмәтле карашка өйрәнгәнмени мин! Авырлык, кырыслыкны күтәрә алам - йомшаклык күрсәм җебим дә төшәм.

Иртәгә эшкә киеп барырлык киемнәрең бармы соң?

 - Менә, бары-югы шушы.

Әби минем киеп килгән киемнәргә күз салды да теше сызлаган кеше кебек йөзен чытты.

 - Болар белән торфта эшли алмассың шул, балакай. Әле  син белмисең. Каторга хезмәте ул. Ярар, булган кадәре иске киемнәремне бирермен. Ә аягыңа... Ярар, берәр нәрсә уйлап табарбыз.

 Минем җылы киемнәрем дә барлы-юклы иде шул. Бер-ике көн үтүгә, авылдан киеп килгән итегемнең табаны төшеп калды. Сыек торф измәсеннән таба да алмадым. Әбием икенче көнгә миңа бераз гына киелгән кирза итекләр күтәреп кайткач, сөендем дә, аптырадым да.

- Әбекәй, каян алдың боларны? Минем бит түләргә бер тиен дә акчам юк.

 - Кирәкми акчаң. Мин аларны синең теге начальникларыңнан - тыл күселәреннән алдым.

 - Мондый итекне ничек ала алдың соң, әбекәй? Әйбәт бит әле бу. Акча түләгәнсеңдер бит.

 - Нинди акча? Бригадирны сугып ектым да, итеген салдырып, сиңа алып кайттым.

   Бу сүзләрне ишеткәч, мин бөтенләй курка калдым. Итекләрне танып алып, караклыкта гаепләсәләр?  Минем уйларымны куркынган күзләремнән укыды, ахры.

- Алай-болай кыерсыта башласалар, үземә әйт. Мин аларның күрмәгәннәрен күрсәтермен, - ди әбием.

 - Әбекәй... Син минем Адюрым кебек бернәрсәдән дә курыкмыйсың икән.

 - Кем соң ул АдюрЕгетеңмени?

 - Юк инде. Безнең Адюр кушаматлы ат бар иде. Башта артельгә тартып алдылар. Аннары сугышка. Ул миннән башка берәүне дә тыңламады, берәүдән дә курыкмады. Син дә аның кебек.

Әби дөрес әйткән. Торф әзерләү эшләре ел әйләнәсе  диярлек (9 ай) бара. Кышын, җир туңдыргач туктап, март аенда яңадан башлана икән.  Шулкадәр авыр, шулкадәр авыр - әйтеп аңлата торган түгел. Көненә  12-14 сәгать, кайчагында 16шар сәгать эшлибез. Көрәк белән торф казыйбыз, балталар белән карьер ачабыз. Өске катны алгач, төрле агачлар чыга, аннан соң гына ныклы торф күренә. Өченче кат торфны казуы бигрәк авыр була торган иде. Юеш торф кисәкләрен кибәргә өябез. Күп вакыт сыек торфны  билдән, хәтта күкрәктән ерып йөрергә туры килә. Безгә резин киемнәр дә бирәләр. Тик барыбыр ул гына коткара алмый, бөтен гәүдә су була. Төнлә катырган апрель я октябрь иртәләрендә су эчендә ничек салкын булганын үзе шунда булмаган кеше күз алдына да китерә  алмый. Карьер ача торган кызларны шуңа күрә “Су кызлары” дип йөртәләр иде. Тик нихәл итәсең? Бары тик түзәргә генә кала. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Сулы торф бик авыр. Эчләр суырылып килә. “Ничекләр бала табарбыз инде?” - ди торган идек. Шул чагында ук эчем бик нык авыртып калды. Мин әле аның бу вакытта гомерлек чирем буласын аңлап бетермәгәнмен. Торфны кәрҗиннәргә салып, вагоннарга төйибез. Хатыннарның буыннары сызлый. Эчке әгъзаларына салкын тиеп газапланалар. Норманы арттырып үтәргә тырыша идек. Безне  гел йә дәртләндереп, йә ачуланып торалар. Начар эшләсәң, немец тегермәненә су коясың, имеш. Норманы арттырып үтәсәң, өстәмә 300 грамм ипи бирәләр. Кайчагында шуны сатып, акчасына кирәкле әйберләр алабыз. Такы-токы булса да, ашханәдә ашаталар, көнгә 800 грамм ипи. Ашата дигәннән, ашау дисәң хәтерең калыр: бер чүмеч сыек шулпа; анда бер-ике тамчы өресе, берәр калак ниндидер ярма булырга мөмкин; аннан бер-ике калак ботка һәм чәй. Анысы да кайчагында гына баллы була торган иде.  Кырда эшләгәндә%

 Фронт сызыгының бездән ерак түгеллеген чамалыйбыз, чөнки самолётлар бик якын үтә, кайчагында шартлаган авазлар да ишетелгән кебек булып, безнең котны очыра.

Мин, әйткәнемчә, бәхетемә, әбидә тордым. Салкын баракларда торучылар да булды. Утызлап, зуррак баракларда хәтта йөзләп кеше  яшәде. Урын-җирләре саламнан. Үзләре чыгарган торфны баракка алып кайтып ягалар, үзенең кызуы яхшы чыга. Тик кеше күп булгач, бөтен кешенең дә киеме кибәргә өлгерми. Иртән шул юеш киемне киеп эшкә чыгарга кирәк. Атнага бер тапкыр мунчага бару (ул вагонда) каралган, аның исемлеген көнләп язып куялар. Сазлык суы керне бик агарта иде. Шуңа да карамастан беткә, кандалага баттылар мескеннәр. Кайда ачлык, кайда хәерчелек – алар шунда бит инде.

Без анда төрле милләт кызлары идек. Дус эшләдек. Бары - бергә, югы уртак булды. Кемнең кемлеге аның кайсы милләттән булуына карамый шул.  Дөнья булгач, җүнсезләре дә, яхшы кешеләр дә очрап тора. Беркөнне баракта торган безнең кызлар янына таныш түгел кеше килеп кергән.

Татариядән Фәлән авыл кызлары монда тора дип әйткәннәр иде, - ди икән. Ул фәлән авыл кызлары баракта табылмаган. Шулай да безнең кызлар,”Якташ икән бит!” дип, хәзинәдәгесе белән чәй әзерләп, кунак итеп чыгарганнар моны. Чыгып киткәч, читтән карап торган бер кыз әйтә икән:

 - Әйберләрегезне барлагыз әле. Күзләре бик шикле иде бу кешенең. Куллары да сөйләшкән чагында гел урын-җир астын капшап кына торды.

Чынлап та тикшереп карасалар, ятак астына яшереп куйган барлы-юклы акчалары, әйберләре югалганы ачыкланган. Чыгып йөгергәннәр дә йөгерүен, тик “якташтан” җилләр искән инде.

Без көз, кыш һәм яз көне торф чыгарабыз да, җәй көне шуны киптереп, вагоннарга төяп озатабыз.

Шунысына гаҗәпләнәм: торф чыгарган урыннар тирәсендә авылларда нәкъ безнең кебек кызлар-хатыннар да бар иде. Нигә аларны бу эшкә кушмаганнардыр? Әллә кайдан кеше китертеп, өеннән аерып газаплаганчы.

Мондый хәл булганы хәтердә. Бервакыт без торган бистәгә күршедәге колхоз рәисе килде

- Кызлар, сезнең тырышлыкны белеп, үтенеч белән килдем. Быел уңыш яхшы, безгә урак урырга килмәссез микән, игеннәр әрәм була бит, - ди.

- Безгә торф нормасын тутырырга кирәк бит, - дибез бер-беребезгә карашып.

 - Беләм инде. Ял көннәрендә, дим. Зинһар! Үскән ризыкны черетмәскә иде бит. Эшләгән өчен ашатырбыз, бераз ризыгын да бирербез.

- Безнең ял көннәре дә юк. Үз авылыгыздагы кешеләр эшләмимени? Без аларның өлешенә кергән булып чутланырбыз бит. Ашатсагыз, алар да эшләр.

 - Үз кешеләребез дә бар инде. Тик сезнең хәтле эшли алмыйлар шул алар. Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Татар кызларының эшчәнлеген белеп килдем мин.

Туйганчы ашыйсы килү җиңде. Шулай торфка китеп, колхоз эшендә дә йөрдек әле без. Кайда авыр хезмәт - шунда татар кызлары булды. Имгәнүчеләр дә, гомерлек чир алучылар да, үлеп калучылар да күп булды.   Аларның хисабын кем белә? Безне анда меңәрләп кенә санадылар. Немецлар басып алган җирләрдән килүчеләр дә күп иде. Бигрәк тә 1942нче ел авыр булды.

Арабызда авылдагы хәлләрдән качып килүчеләр дә бар иде.

-         Мин фермада сыер сава идем, - дип сөйләде Мөнҗия исемле кыз.

       Авыл кызлары белә инде салкын фермада ярымач сыерларны савуның “рәхәтлеген”. Ел буена бер көн ял итмичә, иртә-таңнан көн дә эшкә бар!

Мөртәт  ферма мөдире бәйләнә генә бит:

-         Нигә сөтең башкаларныкыннан аз? Өеңә ташыйсыңдыр әле, - ди. - Бер эләктерәм әле мин сине! - ди.

Бу сүзләрдә хаклык та бар иде. Өйгә ташымасам да, урын өстендә ятучы апамның ике кечкенә баласы кеше күрмәгәндә яныма килеп бераз сөт эчеп китәләр. Мөдир күрмәсә ярар иде, дип бик нык курыксам да, сабыйларны да ачтан үтереп булмый бит. Күпме генә эчерә идем инде, Ходаем! Сөтнең азлыгы бөтенләй алар эчкәннән түгел, сыерларның ачлыгыннан, миндә күбрәк яшь таналар булудан иде югыйсә. Аңлатып та карыйм. Юк, үз туксаны туксан. Сугышка бармас өчен бер күзенә зыян салып, авыл хатыннарына хуҗа булып яшәгән мөртәт тәки бер көнне тотты бит. Килгән шәпкә балаларны сугып екты. Үзем-үзем инде, түзәргә өйрәнгән. Апам, аның балалары жәл. Мескен сабыйларны:

- Бүтән эзегез булмасын монда, ач бетләр! - дип, артларына тибә-тибә, фермадан куып чыгарды.

- Ә сине төрмәгә олактырам! - дигәч, пычрак итеген кочаклап ялындым.

Шуннан соң йомшаган кыланып:

- Ярар, бүген кич сугылырмын. Сөйләшербез, - дип китеп барды. Аның бу сүзләре нәрсә аңлатканын, яшь булсам да, мин яхшы аңлый идем инде. Ферма хатыннарын кан елаткан бу имансыз бәндәнең азгынлык белән күптән даны чыккан. Сугыш башлангач, бөтенләй ни кыланганын белми, авылда аны акылга утыртырдай кешесе дә юк. Мин сыерларымны савып бетерү белән апаларга торып чаптым. Аңа хәлне сөйләп бирдем. Балалар да әйткән булганнар инде. Теге иблиснең сүзләрен дә җиткергәч, апа көч-хәл белән сәкедән торды. Юка гәүдәсе җилдән дә чайкалырга тора.

- Син бераз утырып тор, - диде дә, өстенә иске бишмәтен салып, каядыр чыгып китте һәм озакламый әйләнеп тә кайтты. Сары йөзендә тәвәккәллек чалымнары белән бергә газап ярылып ята.

- Бар, сәвит Сәгыйдә апаларга кереп чык әле. Анда торфка җибәрергә кеше таба алмыйлар икән. Тагын өч кеше кирәк, ди.

- Мин китсәм, сез нишләрсез, апа?

- Илдә чыпчык та үлми. Син безнең өчен кайгырма. Үзебезне кайгыртып, сине Харрас мөртәт астына салыйммыни? Киткәнче үзегездә  кунма. Монда кил. Иртәгә әни белән кәҗәңне монда алып килербез. Ничек тә кышны чыгарбыз әле, - диде апа. Менә, ахирәткәйләрем, мин шулай итеп, “су кызы” булдым.

Мөнҗия   сүзен тәмамлады.  Без,  авызга су капкандай, сүзсез калдык.

-         Эх кызлар !- диде уналты яшьлек Минзәлә кызы Гөлҗәүһәр. – Сине карак кына ясый язганнар. Ә мине чүт кенә политический ясамадылар бит! Мин дә фермада сыер сава идем. Ышык лапаслар юк та юк бит инде. Көзге җилгә чыдамыйча, Груша кушаматлы сыерым һич кенә дә саудырып бетерми. Артыннан йөри-йөри имчәген тартам. Үзем: “Хәзер бетә, хәзер бетә!” - дип такмаклыйм икән. Минем шулай сыер сауганымны ферма мөдире Чалыш Шәмси тыңлап торган. Мин савып бетерүгә яныма килде дә: “Син нәрсәгә бетә дә бетә дип кабатлыйсың. Нәрсә бетә? Сыерыңның башы бетәме? Сөте бетәме? Болай да иң аз савучы син. Әллә колхоз бетә дип телисеңме, гөнаһ шомлыгы?”, - ди бу.

“Нишләп колхоз бетә дип әйтим, Шәмси абый. Сөтеңне савып бетерәм дип әйтүем. Тыныч кына саудырмый бит. Шуңа артыннан йөри-йөри савам инде”. “Син мине диванага санама яме. Синең кебек классовый дошманнарны биш чакрымнан сизәм мин. Бу сүзләрең өчен җавап бирерсең”, - дип янап киткән иде, чыннан да, мине тикшерергә районнан кеше чакырткан булып чыкты. Идарәгә чакырталар беркөнне. Керсәм, председатель Мәликә апа, Чалыш Шәмси, ниндидер форма кигән таныш түгел бер күзлекле кеше, мәктәп директоры Нәкыйп абый, бергә эшли торган савымчы Дария түти. Аның янына барып утырдым. Күзлекле кеше миңа карап сүз башлады:

-         Я, сөйләп җибәр Әхтәмова. Менә Шәмси иптәш сине колхоз бетә дип сөйли, ди. Дөресме шул? Бас әйдә, сөйлә!

   Мин аптырап калдым. Нәрсә сөйлим? Дария түти колакка иелеп:

- Тор! Ничек тырышып эшләгәнеңне сөйлә, - ди. Тор, дигәч торып бастым инде. Шул чагында әллә Ходай тел ачкычлары бирде, җыелышларда ишеткән җөмләләрне кушып, киттем сөйләп:

- Мин әле уналты  яшьтә генә  булсам да, бүгенге көндә  хезмәтебезнең фронт өчен кирәклеген аңлап, бик тырышып эшлим. Әтием, абыем фронтта. Тырышып эшләп, мине җиңүне якынайтам дип уйлыйм. Сыерларым яшь әле. Таналар гына. Шулай да мин бер тамчы сөтләре дә калмасын дип, артларыннан йөри-йөри, бетереп савыйм дип әйтүем иде. Мине Шәмси абый дөрес аңламагандыр. Быел да планны тутырырга сүз бирәм. Икенче елга тагын да тырышыбрак эшләрмен.

   Дария апа, мин сөйләгәндә, пичәт суккандай “Әйе, әйе!” дип, башын селкеп утыра. Нәкыйп абый белән Мәликә апаның да йөзләре яктырып китте. Ә формалы кеше башта бик усал тоелса да, соңга таба миңа карап елмаеп ук җибәрде. Чалыш Шәмси генә кара коелып утыра. Шулай да формалыдан узып нидер әйтергә йөрәге җитмәде.

-         Шулайдыр, шулайдыр! Шәмси иптәшнең һәрвакыт уяу булуын хуплыйм, әлбәттә. Тик монда Әхтәмованың ихлас сөйләве, партиябез кушканны чын йөрәктән кабул итүе күренеп тора. Шулай дәвам ит, сеңлем. Синең кебек яшьләрнең булуы бик сөендерә, - диде  формалы кеше. Алар арасында да әйбәтләре була икән.

  Минем өстән тау төшкән кебек булды. Шәмсидән калганнар да җиңел сулап куйды. Шулай да Чалыш Шәмси этлеген итте. Үзенең  апасы урынына мине монда  торф чыгарырга җибәрде. “ Ходай язганны күрерсең. Ул чалыш белән көрәшеп ятканчы кит, кызым, - диде әни.

    Беркөнне әби мине уятмаган. Күземне ачып, көн яктысын күрүгә кычкырып җибәрдем:

Әби, сәгать 9 тула икән бит инде. Нигә мине уятмадың? Нишләтәләр инде мине хәзер?

Мин сине үзем уятмадым. Менә сиңа чиләк, көрәк, капчык. Бар бәрәңге кырына, анда мәктәп балаларыннан соң бик күп бәрәңге калган. Шуны казып җый да өстен бәрәңге сабаклары белән каплап калдыр. Караңгы төшкәч алып кайтырсың.

 - Эләкмәсәм генә ярар инде. Эшкә бармаган өстенә бәрәңге белән дә  эләксәм... Безне бит гел тикшереп кенә торалар. Арып егылсаң да, чирләсәң дә эшләргә тиеш.

 - Куркак булма. Куркак кешене басалар. Ул тыл күселәре кушканны гына эшләп торсаң, аяк сузарга да күп сорамассың. Син әле яшь. Яшәргә дә яшәргә. Ходай биреп, улларым сугыштан исән-сау әйләнеп кенә кайтсын, олы улыма хатынлыкка алам мин сине.

 Шулай кыш чыгарлык ризыгым булды. Әби кич белән мичкә ягып, 5-6 картоп (бәрәңге) тәгәрәтә дә, мин җылы өйгә кайтып, ашап-эчеп йоклыйм. Әй ул картопның тәмлелекләре! Әй ул әбекәйнең шәфкатьлелеге! Төнлә мин йоклаган арада үзе йокламыйча, киемнәремне киптереп, ямаштырып куя.  Аллага шөкер, мәрхәмәтле кешеләр очрап торды үземә.

 Ике елдан соң әбекәй иреннән калган телогрейкасын, үзенең яшь чактагы киемнәрен кидереп, тула шәленә төреп мине елап озатып калды. Улларының  гына икесеннән бер хәбәр дә булмады.

   Юлда күргәннәрне сөйләсәң - үзе бер куркыныч тарих. Кайсы  поездга утырма, кайсы станциягә карама - анда аяксыз-кулсыз солдатлар... Вагон ярыгыннан кружка сузып, су сораучы немец әсирләре...  Алар да бит кемнеңдер газизләредер. Бәлки, барысы да безгә үтерәм дип тә килмәгәндер. Ул мескеннәрнең дә канга-данга туймаган җитәкчеләре бар. Өйдә ата-анасы, сөйгәннәре, балалары көтәдер. Аларга су бирсәң дә куркыныч, бирмәсәң дә жәл. Алар да адәм балалары. Су эзләп, вагоннан төшеп, поездан калулар... аның артыннан чапканда, кеше мәетләренә абынып егылулар дисеңме... Коточкыч! Шуларны күреп, ачлы-туклы, әби кидергән киемнәремне яртылаш урлата-урлата, көч-хәл белән 1943нче елның декабрендә Казаннан җәяүләп авылга кайтып җиттем.         

                                                       ***

Икенче дәфтәр тәмам. Мин - совет һәм аннан соңгы чор әдәбияты белән яхшы таныш, белемле замана кызы. Дөрес, шәһәрдә туып үскәнгә, татарчам чамалы. Әби-бабам, әткәм-әнкәм телендә әдәби китаплар укып үстем дип әйтә алмыйм. Русчасы белән бергә чит телдән тәрҗемәләрне “су урынына  эчтем” дип кенә мактана алам. Нигә соң минем бер тапкыр да тылда дисеңме, сугыш кырында дисеңме, йә булмаса сугышның утлы һәм утсыз бик күп нокталарында бөтен сәламәтлекләрен, гомерләрен, сафлыкларын корбан итеп, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән татар кызлары турында совет әдәбиятында укыганым юк? Китапларда батыр яки эшчән итеп безнең әбекәйләр түгел, башка түти-апалар мактала. Безнең әбекәйләрнең сабырлыгы, көнне төнгә ялгап эшләгәннәре турында татар язучыларыннан башка берәү дә язмаганмы соң? Ә татарча китаплар бер дә башка телгә тәрҗемә ителмәгәнме? Башкалар рәтендә аларны телгә алмаска кушканнармы әллә!? Нигә? Мин әбиемнең истәлекләрен укыганда үземә гел шул сорауны бирдем. Тик җавапны гына таба алмадым.

Әсәрнең дәвамын МОНДА басып укый аласыз

Реклама