Логотип Казан Утлары
Повесть

Үтте инде (дәвамы (4))

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз

СИНЕҢ БЕЛӘН БӘХЕТЛЕ БУЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ

Миңа унтугыз тулган елны, Сталинградтан кулы яраланып, минем егетем дә сугыштан кайтты. “Минем берүземә бер егет”, - дип горурланып, борынымны күккә чөеп йөрим. Беркөнне сельсоветта телефонда дежур торам. Авылдагы бердәнбер телефонны ташлап китәргә ярамый. Сугышта постны ташлап качкан кебек. Төрмәгә утыртулары бар. Шул вакыт яныма егетем Мөхәммәт килеп керде.

 - Әйдә, киттек клубка.  Минем дә синең белән күңел ачасым килә, - ди. Бик кызыксам да, телефонны ташлап китә алмыйм бит инде.

 - Үзең генә бие инде бер генә көн, - дим.

Егетемне үз сүзе сүз:

- Ни булсын синең телефоныңа, ул кемгә кирәк, беркем дә шылтыратмас, кайгырма, әйдә киттек.

 - Үгетләмә дә, булмый да. Башым да авыртып тора, иртүк торып Чистайга ашлык илтәсе бар.

 - Ярар, үзеңә үпкәлә! Сакла инде алайса телефоныңны! - диде дә чыгып китте бу.

Иртән торып, үгез җигеп, Чистайга киттем. Ике көннән әйләнеп кайттым. Атны туарып ята идем, яныма  Билал килде.

- Рауза, Мөхаең өйләнде бит.

 - Нишләп өйләнсен, ул бит мине генә ярата, йөргән кызын нишләп ташласын!

 -  Кичә никах укыттылар. Шакирова Рауза белән.

Билал шаяртадыр дип, ышанмыйча, клубка барып керсәм, күзем шакмак булды: Мөхаем Рауза белән кулга-кул тотынышып утыралар. Ничек инде, Раузаның Әхәте: “Бер айдан кайтып җитәм, Розочкам”, - дип язды бит. Мин сер бирмәскә тырышып җырлыйм да, биим дә, эчемдә ут яна, йөрәгем туктап, егылып үләрмен кебек. Йөрәк янганын сиздермәскә тырышып бии-бии, боларның кайтып киткәнен дә күрми калганмын. Өйгә кайтырга чыксам, күпер төбендә Мөхай басып тора, хатынын кайтарып куйган да мине озатырга килгән.

 - Мин аны яратмыйм, сиңа ачу итеп кенә аңа өйләндем, - ди.

 - Син мине адәм көлкесенә калдырдың, йөрмә дә, кирәгең дә юк, күрәсем дә килми икегезне дә.

Ул шулай һәркөнне артымнан йөрде. Егерме сигез көннән Әхәт сугыштан кайтты. Сеңелесе Мәрьям кибеттә Мөхайны күргән.

- Мөхәммәт абзый, нигә син Әхәт абзыйның кызына өйләндең инде? Синең бит үз кызың да бар иде. Әхәт абзый ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми, түшәмгә карап тик ята, - ди икән.

 - Бар, Әхәт абзыеңа кайтып әйт, мин хәзер өйгә кайтам да Рауза апаңны сезгә җибәрәм.

 Мөхай ул көнне клубка үзе генә чыкты. Мин өйгә кайтырга чыксам, күпер астыннан чыга бу.

 - Әйдә минем белән! –ди.

 - Беркая да бармыйм мин синең белән! Синең хатының бар, өеңә хатының янына кайт. Ничек шулай җиңел генә кеше язмышы белән уйнарга була? Кызлар песи баласымыни: теләгәндә, тотып алып, иркәлә, туйгач чыгарып ыргыт!

 - Әгәр бармасаң, муеныңны борам да күпер астына ташлыйм. Әтиең өйдә юк, үги анаң сине эзләп йөрер дисеңме әллә?

Мин моны төртеп җибәрдем дә, үзем бар көчемә өйгә чаптым. Капкага җиткәндә, Мөхәммәт мине куып тотты да, җилкәсенә салып, үзләренә алып кайтты. Авылның иң зур егете - ул, ә иң кечкенә кызы мин идем.

Шушы хәлләрдән соң адашым Рауза Пермь ягына туганнарына китте. Әхәт – читкә, шахтага. Минем күземне ярату томалаган булгандыр. Егетемне бер дә мондый булып чыгар дип уйламаган идем. Аның акылсызлыгы, мин-минлеге аркасында мин күпме яшь түктем, Әхәт белән Раузаның арасы бозылды. 

Ничек булса булды, без шулай яшәп киттек инде. Бер елдан минем кызым туды да бер айдан үлде. Мин ачлы-туклы булганга, ул баланың яшәү көче дә булмагандыр. Кайнанам әпәйне ирләргә генә бирә, сыерны да үзе сава, базга да үзе генә төшә, дус хатыннары килгәндә, үзе алар белән әпәй ашый, чәй эчә. Балаларына да кисеп-кисеп биргәли. Ә миңа гел бәрәңге генә.  Беркөнне безгә күрше авыл кызы килде, әни белән, сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр. Китәр алдыннан теге кыз минем белән суга барды.

 - Минем сезгә нигә килгәнеңне сиздеңме? - ди.

Юк, - дим. Аптырап калдым.

- Синең кайнанаң мине синең иреңә димли. Рауза бик ялкау, хәерче кызы, өстенә юньле киеме дә юк, - ди.

Мин егылып китә яздым. Ничек? Мин исән бит әле. Бу хәбәрдән шаулап башыма  кан йөгерде, сыгылып төштем.

 - Йа Аллакаем, нәстә генә ярамый микән инде!? Чәчем белән җир себерәм бит. Минем бит алардан берни сораганым юк. Минем хәтта аягыма кияргә итегем дә юк. Ирем кайту белән аның ботинкасын киеп, тизрәк су ташырга чыгып йөгерәм. Колхоз эшеннән йөгереп кайтып, хуҗалыктагы бөтен эшне эшлим. Сыерын да савар идем - үзе рөхсәт итми. Сөтен эчәр дип курка. Кешедән мунча сорап, су ташып ягам да, иремнең энеләрен күтәреп барып, мунча кертәм, аннары кире күтәреп кайтам.

 - Күрдем инде. Син бер туктамый эшләп йөрисең, ул сине һаман яманлый. Янында хатыны булган өстенә малаена  мине димләп ята, тфү! –диде нәфрәтләнеп кунак кыз. Бәхеткә, ул мәгънәле, акыллы кыз булып чыкты.

 -   Аерылып китәр идем, миңа бала кирәк, ирем өстемнән йөри. Шөкер, тагын  авырга уздым. Гомере генә булсын, сәламәт булып кына тусын.

 - Бу йортта рәхәт күрәсең юк синең.

  - Юк икәнен беләм дә соң... Шул үзем күтәреп мунчага йөрткән дүрт яшьлек малайларына кадәр мине дошман иткән була бит. Беркөнне әни югында ипи сорап елый башлады. Мин моңа кисеп бирдем дә яфрак калынлыгы гына үземә дә кисеп алдым. Әни кайткач, шул малай әйтә:

- Апа әпәй кисеп алды, - ди.

- Сиңа кисеп бирдем бит, - дим.

- Үзеңә дә алдың, - ди бу.

Мин оятымнан кая барырга да белмәдем. Әй тузынып та күрсәтте инде шуңа кайнана...

 - Ирең синең яклы булмагач... Ул якласа, ул кадәр кылана алмас иде. Ходай ярдәм бирсен. Ну, киткәндә ул аҗдаһа кайнанаңа әйтеп китәм әле.

  Әйттеме-юкмы, белмим. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ирем ялгыз хатыннар яныннан кайтып кермәде, кайнанам миңа карата тамчы да йомшамады.

***

Нәрсә дип әйтим? Укыган саен минем күңелдә сораулар арта гына бара. Нигә? Нигә? Нигәәәә!? Без, кешеләр, бер-беребезгә нигә шулай шәфкатьсез икән?

 

ДҮРТЕНЧЕ ДӘФТӘР

    ҖИҢҮ КИЛДЕ- ҖИҢЕЛЛЕК КИЛМӘДЕ

 1945 елда исән калган бөтен солдатлар да кайтып беттеләр. Кайнатам да сугыштан кайтты. Ул кайткач, мине әзрәк яклый башлады.

- Раузага да әпәй кис, ул бит авырлы, - ди торган иде.

Сугышта күпне күргәнгәме, кайнатам мәрхәмәтлерәк кебек иде. Сугыштан кайтып керүгә, аның иң беренче сүзе шул булды:

- Рауза кызым, мин бит синең Адюрың белән бергә хезмәт иттем сугышта, - ди. - Судан кайтып биш минутка утырган идем, бер ат кешнәп җибәрде. Башымны күтәреп карасам - Адюр! Яныма ук килде. Мин сикереп тордым да:

АдюрАдюр, син бит безнең Адюр, - дип кочаклашып, елаштык. Саша исемле бер абзый аны җигеп, солдатларга чиста киемнәр, кораллар, азык-төлек ташый иде.

Ахмет, твой земляк такой сильный, такой умный, фашист самолётын иң беренче сизә. Пошкырып җибәрә дә тиз генә куаклыкка кереп кача, калган атлар да аның артыннан чаба, - ди. - Озакламый Адюр колынлады. Һәркөнне минем янга тае белән хәл белергә килә иде, - дип сөйләде. Мин бик сөендем. Балачак дустымнан сәлам алган кебек булдым. Тик, кызганыч, Адюрның язмышы ничек булып беткәндер - кайнатам белми иде.

Беркөнне әни дус хатынына киткән иде, әти кайтып керде, ашарга да юк, ачкычлар да әнидә. Кайнатам чоланнан туң май кисәге табып керде.

 - Мә, Рауза, шуның белән булса да, кимак пешер әле, - диде.

Коймакны пешердем дә, өстәлгә чыгарып куйдым. Балалар да утырдылар. Мин чәй әзерләдем.

-         Әдә, үзең дә утыр кеше белән, кимак та аша, чәй дә эч.

Шулвакыт кайнанам кайтып керде. Өстәлгә күз төшерүгә ысылдый ук башлады:

-         Нигә атаңа туң май белән кимак пешердең, ул бит туң май ашамый. Әллә син аны үзеңнең атаң белән бутадыңмы?

Әти арага керде, рәхмәт...

 - Нишләп мин туң май ашамыйм? Сугышта күргәннәремне сүләп багыйм әле мин сезгә. Без  сугышта үлгән атларны да тизрәк суеп ашый идек. Дөрес, атны кызганабыз, ул бит чирләп үлмәгән, пуля тиеп кенә. Җәй көне ул итне озак тотып булмый, солдатларны да сыйлый идек, алар безгә шикәр бирәләр. Мин поварга су ташыйм, утын, картоп әрчим, савытларны юам. Шул савыт төбендә күгән ботканы, су белән җебетеп ашыйбыз. Машина бара, кузовта мич урнашкан. Алдан солдатлар сугышып баралар, без алар артыннан. Әгәр солдатлар үлсә, аларның боткаларын безгә бирә иде повар. Дивизия командиры:

- Мин сезне ашатырга тиеш түгел, мин солдатлар өчен генә җавап бирәм, - ди торган иде.

- Ә без соң нәрсә ашарга тиеш? – дип сорагач:

- Миңа димәгәе, теге әйберләрегезне ашагыз. Бу - сезнең проблема, - ди иде шул чагында безгә командир. Син туң май ашамый, дисең.

          Сугыштан соңгы беренче Сабан туе да җитте. Сабан туе көнне кайнанам миңа үзенең галушларын биреп, ике кечкенә малаен ияртеп җибәрде. Көн матур. Кешеләр шат. Тик минем күңелдә генә бәйрәм шатлыгы юк. Мөхай миңа бер сүз әйтмичә иртүк чыгып китте. Күрше абзый безне куып җитте дә арбасына утыртты. Сәнәклеләр каберлеге яныннан менеп барганда, ирем Пута Әминәсе белән кулга-кул тотынышып, көлешә-көлешә тауны менеп баралар. Без боларны узып киттек. Миндә Сабан туе кайгысы калмады. Күзләрем күрмәс булды. Килеп җиткәч, малайлар айбагыр сорый башладылар. Мин чиратка барып баскан гына идем, Шакирә апаның кызы яныма килде дә:

- Апа, җизни елга буенда Пута Әминәсе белән сөйләшеп ята, - ди.

Мин малайларга айбагыр алып бирдем дә: “Әнә анда абзыегыз ята, барыгыз аның янына”, - дип, малайларны шунда җибәрдем. Үзем туп-туры авылга чаптым. Юлдан кайтырга хурланам. Яшемә тыгылып кайтып җиттем, баз өстенә кереп ятып, туйганчы еладым.

Шулай кадерсезлектә яшәп ятыш. Хәтеремдә: февраль ае. Көмәнем инде шактый зур. Шулай булса да, колхозда да, өйдә дә йөгерә-йөгерә эшләп йөрим. Кайнатам районда эшли иде.  Беркөнне кайтты да:

- Әйдә әле, Рауза, чанадан ике капчык тозны алып керик, - ди. Бер капчыкны күтәреп алып кердек. Икенчесен күтәргәч, минем эчемнән лып итеп нәрсәдер төште. Өметләнеп күтәргән бу баламны да җитлектереп табарга язмаган икән.  Әти тиз генә  мине  өйгә алып керде. Ул бала бер учка сыя. Озакламый Мөхай да кайтты. Әти:

- Йортта ат барында бар тиз генә Раузаны роддомга илтеп куй баласы белән, - диде.

   Ул заманда һәр авылда кечкенә генә роддом һәм бер акушерка бар иде. Машиналар юк, ат та юк. Әни пич башында кечкенә малайларга Сөембикә бәетен җырлап утыра иде. Мин киткәнне сизмичә дә калды.

Роддомда баламны үлчәделәр: 700 грамм. Бөтен җирен йон баскан. 1 Майга туар дип чамалап тора идем, алты айдан төште. Күз ачып йомганчы, авылга “Рауза җен тапкан” дигән хәбәр таралды. “Алты айлык бала барыбер үлә”, - диделәр. Кич белән кайнанам килеп тавыш чыгарды. “Мин биш баламны да өйдә таптым, әллә синеке алтынмы?” – дип акырды. Пута Салихының беренче хатыны акушер Рәхимә, хаста кешене борчып йөрмә дип, моны куып чыгарды. Роддомда миннән башка Җәмилә апа белән Җомгабикә апа яталар иде. Алар - килендәшләр, аларга кайнаналары һәр көнне йә коймак, йә аш пешереп китерә. Ә минеке килеп тавыш күтәрде.  Кабат-кабат килеп борчыгач, Рәхимә апа районга шылтыратты. Аны килеп алып киттеләр. Чистайда ит комбинатында бер ай эшләткәннәр моны. Шул ачудан ул минем баламны карамады: бала бишектә елап ята, беркем дә янына килми. Алай гына да түгел, урамга чыгып минем турыда, балам турында теләсә нәрсә сөйләп йөри икән. Яклаучым булмаганга күрә, кем ничек булдыра, минем авырткан җиремә басып, мыскыл итәргә дә күп сорамадылар.

Беркөнне баламны коендырып салдым да чүпрәкләрен юып торам, кайнанамның дус хатыны Закира апа килеп керде.

 - Рауза, бу балаңны ихластан яратасыңмы? – ди.

 - Нинди сүз бу, Закирә апа? Нишләп инде ихластан булмасын, менә син үзеңнекеләрне ихластан яратасыңмы соң?

 - Минекеләр бит алтын алма кебекләр. Җитлекмәгән, йонлач түгел.

 - Әгәр минем кебек авыр эш эшләп, балаң иртә туса, синеке дә шулай йонлач туар иде. Әбисе-бабасына кадерле булса, ул да алтын алма кебек булыр иде. Син бала тапкач, кайнанаң роддомга ашын-кимагын күтәреп килгәндер. Ә минеке – синең дускынаең,  һәркөнне килеп, тәрәзәне кага-кага акырды да бакырды, - дим.

 - Әле, акушер Рәхимә белән бер булып, аны районга син озаттырдыңмыни?

 - Аны Рәхимә апа озатты, мин түгел. Килешмәгәнне кыланганы, тәртип бозганы өчен. Әби кеше бит ул. Җүнле әбиләр оныклары өчен җанын бирергә әзер. Мин тапсам да, аның малаеныкы бит бу бала. Ә ул аңа якын да килми. Ник елап үлми шунда!

  Мин баланы эшкә дә үзем белән йөртә идем. Баламны саламга куеп, эшемне эшлим. Балакаемның аяклары туңып бетә. Ярый әле амбарлардан ерак түгел классташым Мәгъсүмнәр тора. “Бар, Рауза апаңның баласын алып кайт, йә ул балага салкын тияр”, - дип, Мәгъсүмнең хатыны  минем янга   кызын җибәрә. Фәймә баламны килеп ала. Төш вакытында үзем дә шунда кереп, баламны имезәм.

 Мин, елый-елый, Закирә апага шуларны сөйләдем.

 -Ай Аллам, ай Аллам! Шулай укмыни? Мин тагын, аның сүзенә ышанып, сине ата ялкау, баласын да карый белми, эш рәтен дә белми, дип уйлап йөри идем.

 - Бөтенләй үк хикмәтсез булсам, алты айдан туган баланы кеше итә алыр идеммени? – дидем Закирә апага.

- Алай икән, алай икән! Чыгыйм әле. Исән булып тор. Мин әйткән сүзгә үпкәли күрмә! Мин белмәгәнлектән генә, белмәгәнлектән генә.

Эшем авыр, өйдә бөтен кара эш миндә. Тамагыма туярлык ризык эләкми, сөтем дә җитеп бетми. Әни, шуны күрә торып, миңа түгел, балага да сөт бирми бит. Беркөнне:

- Әни, ярты стакан гына сөт бир әле, балага әз генә боламык ясап ашатыйм, - дигән идем, каты тавыш чыкты.

- Нинди ботка тагын? Синнән дә, балаңнан да бер хикмәт тә юк! Син безнең өйне талкырга, бетерергә дип кенә килгән нәстә булып чыктың инде, хикмәтсез! Тагын сарыкларга кайнар су салгансың, шуңа күрә эчә алмыйлар, авызлары пешә, - ди.

- Нишләп кайнар булсын, бармагыңны тыгып кара, - дигән идем, минем әткәйне чакыртып зарланды.

- Мин монда хатын аерырлык нәрсә күрмим. Үз сөягем үземнән артмас, ярар кызым, кайтырсың, - дип, әткәй мине үзләренә алып китте.

Әсәрнең башын МОНДА басып укый аласыз