№2 (февраль),2017
![](https://kazanutlary.ru/resize/shd//wp-content/uploads/2017/02/Ku-02-17-obl-1.jpg)
-
Яшәү җыры
Бер, бары тик бер сүз – «Әфганстанда» дип хәбәр итүең җитә, әнкәң дә сиңа кушылып шул ук ялкыннарда яна... Әнә, янәшәдәге егетләрнең берсе хатка: «Мин Монголиядә», дип язып маташа – конверттагы кыр почтасы номерына карап, чит илдә икәнен барыбер чамалаячаклар... «Әни авыру минем, Әфганда дисәм, шунда ук үләчәк» -
Ашау
Безнең төп чир куәт ала төсле татар башын татар ашаудан. -
Татар әдәбиятында реализм: Рәфкать Кәрами прозасы
...иҗатлары белән реализмга йөз тоткан, кискен идея-эстетик яңарыш-борылыш юлын түгел, бәлки дәвамлы традицияләрне үстерү юлын сайлаган язучылар иҗатына да чор шаукымы йогынты ясый. Шундыйлар арасында 1960 еллар ахырында татар әдәбиятына килеп, бүгенге көнгә кадәр реалистик язу рәвешенә тугры калган Рәфкать Кәрами – Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы да бар. -
Кабыну
Ничә язлар үтте, ничә җәйләр, Юк идең бит, ничек табылдың? -
Татар мәдәниятенең көндәлек дәфтәреннән
-
Күтәрергә ярамый төшерергә
-
"Пристаньнар ярга ятып кала..."
Сибгатуллин! Юк, заманында Тукай язган «шәм сынлы», фырт Сибгатуллин түгел бу, бүтән – шагыйрь Сибгатуллин, Кадыйр Сибгатуллин! -
Язмышлар язылган
Язмышны берәү дә сайламый, Авырмы-җиңелме – язылган. -
Өязе
Өязем! Язым! Назым! Үзәгем үзәкләреннән өзелеп төшкән тальян моңым! Бәгърем бәгырьләреннән сызылып чыккан курай моңым! Ай нурыннан каелган якты юлым, бавырымнан савылган кайнар каным! Мин синдә язлар саен торналарымны һәм кыр казларымны каршыладым, көзләр саен озатып калдым. -
Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы (хикәя)
Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде... Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?! -
Тимә, яшәсен! (ахыры)
– Нигә без болай булдык соң әле? – Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде. – Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин... – Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады... Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! – дип, Фәния күз яшьләре аша үбә башлады. -
Тарих – сабак, тарих – гыйбрәт
«Мин балачактан «тәртип», «чаманы бел», «дәрәҗәне төшермә» кебек сүзләрне ишетеп үстем. Башкача әйткәндә, мин үземә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, төгәл башкарырга, бар нәрсәдә чама хисен белергә һәм бер чиктән икенче чиккә ташланмаска, милли абруйны сакларга тиеш. Мин боларны иң мөһим, дөньякүләм кыйммәтләр дияр идем» - Рафаэль Сибгат улы Хәкимов -
Чүп-чар тавы
Күпне күргән Идел-йортта озак еллар чүп өстенә чүмәләләр өелгән... -
Чыршы бәйрәмендә
– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы! -
Гади уйлар
Эчкерсезлек – яуган карда һәм аккан болытларда. -
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде! -
Алмачуар
Моны әле бер Галимҗан белә, Чорлар узгач – дөнья беләчәк!.. -
Шәехзадә Бабич хатирәсе
Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән үкереп яткан «җанвар» кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк катына барып иреште – кеше зиһене моны аңларлык түгел иде. -
Чыршы бәйрәмендә (дәвамы)
Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем. -
Серле сәйях
Аннан... җәннәт исе аңкып тора – әйе, ул чынлап та алыстан! -
Өстен калу
Сәясәткә бүтән кагылмыйча, инде биектәрәк каламын. -
Хатын-кыз
Тәвәккәл дә үзе, зирәк тә, Сабыр да хатын-кыз дигәнең. Эчендә гарасат булса да, Белдерми янганын-көйгәнен. -
Сорау-җавап
– Күңелдән дә тирән, Күңелдән дә сизгер Ниләр бар? -
Төп сөаль
Мәңгелек дигән бу Кояш Дүрт милиард елдан сүнәр. -
Штабтан шалтыратмадылармы?
Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә форсат тапмаган кардәшемнең үлеме – минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле үлем булгандыр, мөгаен.