Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хатын-кыз

Тәвәккәл дә үзе, зирәк тә, Сабыр да хатын-кыз дигәнең. Эчендә гарасат булса да, Белдерми янганын-көйгәнен.

Тормышта ни генә эшләмәс,

Алиһә – хатын-кыз дигәнең.

Күз сирпеп карар да сихерләп

Каратыр үзенә сөйгәнен.

Барсын да булдыра, кыю зат,

Хәйләкәр – хатын-кыз дигәнең.

Кирәксә елый да, көлә дә...

Барыбер эшли үз дигәнен.

Тәвәккәл дә үзе, зирәк тә,

Сабыр да хатын-кыз дигәнең.

Эчендә гарасат булса да,

Белдерми янганын-көйгәнен.

Утларга керер ул, кирәксә,

Фидакарь – хатын-кыз дигәнең.

Серенең зерлеге – йөрәктә,

Яшерер, сиздермәс белгәнен.

Яратса, ихластан яратыр,

Тугры зат – хатын-кыз дигәнең.

Юлбарыс шикелле ташланыр,

Кирәксә якларга сөйгәнен.

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев