Логотип Казан Утлары
Хикәя

Чыршы бәйрәмендә

– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы!

Көрәштәшем Рафаэль Әбдиев рухына

1

Безнең балачакта Яңа ел – чыршы бәйрәмнәре дигән нәрсә юк иде.

Татар-мөселман, ачыклап әйткәндә, аңа фарсы календареннан кергән яңа ел – Нәүрүз бәйрәме март азакларына туры килгәнлектән, без яңа елны үзебезнең гамәлдә булган григориан календаре буенча да, дини исәпләнгәнлектән, Нәүрүз бәйрәме итеп тә үткәрмәгәнбез. Ел башлары шулай «башсыз» гына килгән дә киткән, килгән дә киткән. Монда бәлки безнең халыкка хас мөслимин тыйнаклык та, йомыклык та, ярлылык та сәбәпче булгандыр. Мин болай дип милләтемне, нәселемне, авылым халкын йә булмаса үземне гаепләргә теләмим. Хакыйкать буларак кына искә алып китәм.

Беренче тапкыр мин Яңа ел бәйрәмен бары тик 1965 елда, Казан университеты студенты булып алгач, анысын да, шәриктәшләрем тырышлыгы белән генә «билгеләргә мәҗбүр» булдым. Анысы да югыйсә, кеше кыланганны кыланып калыйм, дип түгел, ә беренче гыйнварның минем туган көнемә туры килүенә бәйле иде!

1949-1950 еллар арасындагы Яңа ел булырга тиеш ул. Сугыш әле тәмамланган гына. Күкрәкләргә кунып өлгермәгән йолдызлар күктән җиргә атылган заман. Хәрабәләрдә торымбашлар төтенли, йөрәкләрдә яралар кансырый. Хәрәкәттәге армиядән исән калган аяксызлар, кулсызлар, госпитальләрдән яралылар, концлагерьлардан әсирләр һәм үз илебездәге санаусыз зоналардан тоткыннар кайта тора. Безнең әтиебез беркайчан да кайтмаячак, бу хакта сугыш тәмамланыр алдыннан гына килгән «кара кәгазь» шүрлегебездәге дүәкәмнәтләр савытында ята...

Бер караганда, усал холыклы, кырыс табигатьле, кулы кычыткан саен, еш кына бер сәбәпсез, күбрәк яратудан миңа менгәләп төшкән, икенче караганда, ифрат та йомшак күңелле, туган җанлы, кыскасы, шушы ике сыйфатны бергә тигез итеп берләштергән агам, авылыбыздан өч-дүрт чакрымда яткан Олы Кәркәле җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфы укучысы, караңгы төшеп, йокларга ятар алдыннан гына:

– Иртәгә Яңа ел – Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! – дип ярып салмасынмы!

Тукта, нинди Чыршы бәйрәме? Яңа елы нәрсә дә, чыршысы нәрсә?! Безнең якларда чыршы үсми дә әле ул, беләсегез килсә. Күргәнем булмаса да, чыршы нишләптер ямь-яшел агач булып күз алдыма килеп басты.

Абзамнан бу кадәр миһербанлылыкны көтмәгән мин – эрепләр төштем. Барам, бармый диме!.. Таң тишегеннән генә түгел, хет төн уртасыннан – хет хәзер үк!

Мич алдында мәшәләнгән инәкәебез:

– Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? – дип битәрләп алды агамны. – Синең шул булыр инде: урманың – колаксыз, басуың – күзсез. Кешегә күренергә аягында юньле чабатасы да юк. Туганыңа чабата тукып бирсәң, бер дә кулың корымас иде!..

Минем бакчама төшкән таш минем файдага иде. Файдаланып калырга кирәк!

– Инәй, өч сум бир! – дип йөгереп бардым мин мич каршына. – Галимулла карттан чабата барып алам...

– Менә хәзер! Тутырып куйганнар ди...

– Булмаса, биш йомырка! Өчне!.. Миңа бабай өч йомыркага да бирәчәк!

– Бирәчәк! Тот. «Төрек Галимулласы» диләр әле аны. Ул нәселдән кышын кар сорап ала алмассың, – дип көяләнде утыз ике яшендә дүрт малай белән тол калган: унике яшьлек улы кырык алтынчы ел ачлыгында эчәгесе шартлап үлгән, бер ел элек иң өлкәне Ташкент тарафларына бәхет эзләргә чыгып сызган, инде хәзер бәләкәй абзам белән икебезне үстергән инәбез.

– Сезнең шул булыр инде. Бир дә бир! Кайчан «Мә!» дия башларсыз икән, Ходаем? Ул, чәчүргеч очындагы чулпыларын зеңгелдәтеп, ишекне ачты, тыштан өй эченә борхылдатып салкын пар болытлары кертеп, кәҗәнкәгә1 чыкты һәм минем күзләремә ун булып күренгән биш йомырка алып керде.

– Мә. Башка юк. Бирмәсә, утыныңны ярырга киләм, дип ялын, бәкедән суыңны кертәм, дип буынына төш!..

Йомыркаларны бүрегемә салып, төшеп ватыла күрмәсеннәр өчен колакчыннарын уратып тотып, яланбаш, җәядән атылган уктай тышка атылдым. Өч атлап, ике сикереп, Галимулла бабайның Өязе ярындагы уенчык кебек курасының ишеген шакыдым. Ул авылда иң оста чабатачы. Ул үргән чабаталар чыдам, теземнәре вак, матур, ничектер адымга ырамлы, йөзләре, яшь киленнәр кебек әллә кайлардан елмаеп торалар. Ихата ягындагы бердәнбер тәрәзәчектән өйдә ут әсәрәсе шәйләнми иде. Мин ишекне шакыдым. Салкын һавада ул дөбердәп яңгырады. Күп тә үтми Миңсылу әби, сукрана-сукрана аркылы агачын бушатып, миңа ишек ачты. Чыршыны күрү хакына карт кешеләрне борчу бу мизгелдә миңа, әле быелгы көздә генә беренчегә кергән сабыйга, ике тиен дә тормаган, күрәсең. Чабата дигән хикмәти зариф каршында калганы – вак нәрсә иде. Өй эчендәге юкагач буы белән куерган һавада күптән түгел генә мич кайнарында пешенеп, кәүсәсеннән суерылган курыс әчесе,яшь юкә, чалабаш исе тынымны буып куандырды: болай булгач, бабамның тукылган чабатасы әзер булырга тиеш! Мич артыннан, сәкедән ыңгырашкандай авазлар чыгарып, идәнгә төшкән Галимулла карт шәйләнде. Безнең яклар өчен ят, торганы белән ата төрек кебек җете-кара картның карадан-кара сакалы өй эчендәге караңгыдан тагын да караебрак шәйләнеп, миңа якыная, өметем акланасына ышанычымны арттыра барды. Миңсылу әбинең мич кашагасыннан шул арада черт итеп кабызып өлгергән өчле лампасы бабайның ат яңаклары сыман ач битен яктыртып, мөселманча аяланып торган сакалы тәмам сурәтләнгәч, никтер күңелем кителгәндәй булды: бабайга мөкатдәс серемне сөйләп аңлатыр өчен миңа яктылык бөтенләй кирәкми, миңа бары тик караңгылык кына кирәк иде!

– Галимулла бабай! – дидем мин, тыным кысылып. – Иртәгә... иртәгә... таңның тишегеннән... Чыршы бәйрәменә!.. Чабата!.. Сүзем шуның белән тәмамланды. Йөрәк дарс-дорс тибә. Дулкынлануымнан чак егылып китмәдем. Карт бер миңа, бер кулымда төргәктәй төрелгән бүрегемә караш ташлады да, шомырттай кара күзләре, кара сакалы белән йөземә үк капланып: – Was ist das?2 – диде.

Мин бабабызның Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшеп, берничә ел Германияның Вустрау лагеренда булганлыгын һәм ватанына кайткач, кайчакта, кәефе килгәндә, олысына-кечесенә мәзәк итеп нимесчә эндәшкәнен белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр дә җаваплы, чабата аркасында гына чыршыны күрә алмый калуым куркынычы янаган мизгелдә нимесчә маташтырып, җанымны кыюы көтелмәгән хәл иде.

– Галимулла бабай... – дип үрсәләндем мин, янган утларга төшеп. – Акчабыз булган чак булмады бит әле... Әтәйнең пинсәсе килгәч бирер идек... Менә инәкәем биш йомырка... Җитмәсә, мин сиңа көн саен абзарыңда тиресеңне тазартам! Утыныңны кисәм! Бәкедән суыңны кертәм!..

– Ich liebe dich! Jawohl!3

Мин ят телне аңламаудан телсез идем. Ичмасам, гарьлегемне күтәрешергә түмәр умарта кебек юан гәүдәсе белән Миңсылу әби дә каядыр юкка чыкты бу шырпы кабыдай кечкенә өйдә. Үземне кая куярга һәм нишләргә белмичә, үкенечтән һәм өстемә ишелеп төшкән кара кайгыдан тиле кебек шаркылдап җибәргәнемне сизми дә калдым. Әмма Галимулла картның һич кенә дә көләргә исәбе юк иде. Өйдәге караңгылык спут каршындагы лампа яктысыннан күпкә көчлерәк булган аралыкта янган күзләре белән миңа чекерәеп текәлгән дә, авыз читләре белән генә елмаеп, бу нишләр икән дигәндәй, агымсулар астындагы кара чуерташ кебек карап тора.

– Галимулла бабай... – дидем мин, тәмам югалып калып. – Миңа ярарлык... яңа чабаталарың бармы соң?! – Аннан ачуын китереп, дөресен әйттерү өчен өстәп тә куйдым. – Миңа гади түгел, миңа шыгырдап торган чабата кирәк!..

– Das ist interessant, kameraden!4

Ул «Син кем белән эш иткәнеңне белеп сөйләш!» дигәндәй гасаби хәрәкәт белән почмакка таба атлады, идәндә аунап яткан тасма-тасма юкәбашлар, чөшле, калыплар аша җирнең икенче ярымшарына үрелгәндәй үрелеп, шүрлектән күрер күзгә нәкъ минем өчен үрелгән, балавыздай сары, уенчык кебек җыйнак чабата киеме алды, күз алларымда уйнатты. Алардан җәйге юкә урманнарының баллы чәчкә исләре аңкыгандай, нурлар чәчрәп, өй эче яктырып киткәндәй булды. Аннан бабай аларны минем колак төбемә китереп бил уртасыннан сындырды, сәнгать әсәре кебек килешле чабаталар өзелгән аһәң чыгарып ыңгырашты, шыгырдашты, сайрашты, мин шатлыгымнан тәһарәтсез калыр хәлгә җитеп, урынымда сикереп куйдым һәм йөрәгем ярылып китмәсен дип күзләремне йомдым...

– Йә, бала белән бала булма инде, карт тиле! – диде Миңсылу карчык сәке тарафыннан. – Бирсәң, бир дә җибәр!..

– Ир-ат арасына кысылма, әбисе! – дип кычкырды ул аваз килгән тарафка.

– Үзебез беләбез, әйеме, улым?

– Әйе, Галимулла бабай! Jawohl!.. – дип эләктереп алдым мин, аның кулларында очар кош кебек талпынган чабаталарга карап. Аннан, гүя кызыктырырга тырышып, бүркем эчендәге йомыркаларга ымладым.

– Абзарыңны тазартам! Ишегалдыңны себерәм! Карларыңны көрим, билләһи дип әйтәм!..

Карт чак сизелерлек кенә кеткелдәп, миңа таба борылды, кулларымнан бүрегемне алды, чабаталарны йомыркалар янына салып, бауларын тыгыз итеп бәйләде дә миңа бирде:

– Zum gluсklichen Neujaһr!5

Нимесләр шулай ди. Бар син, кайт. Йомыркаларыңны инәкәеңә тапшыр. Галимулла карт белән Миңсылу карчыкка йомырка ярамый, эчләре китә, диген. Ул аларны сиңа Яңа ел таңында пешереп ашатсын.

– Бабайның авызыннан чыккан татлы сүзләрдән үземә-үзем ышанмыйча күзләрем шар ачыла барды.

– Икенче килгәндә син миңа кар көрәргә дип килмә, нимесчә өйрәнергә кил, яме!.. Man muss deutsch bennen, um keinen Krieg fuhren!6

Килми диме! Миңа бушка чабата бүләк иткән телне өйрәнми диме!.. Сүзләреннән кире кайта күрмәсен дип, тупса аша чыгып ычкынам дигәндә генә, ул сырмам чабуыннан тотып алды.

– Тукта. Бик җитди үтенечем бар. Олы Кәркәленең бәйрәм чыршысыннан син миңа берәр ылыс өзеп алып кайтып бирерсең, яме!.. Ылысның сере бар!..

(Дәвамы бар)

1 Кәҗәнкә – дүрт почмаклы өйнең болдыр ягыннан келәт бурычын үтәгән аран. «Казёнка»дан алынган.

2 Сиңа нәрсә кирәк? 3 Мин сине яратам! Нәкъ шулай! 4 Бу бик кызыклы, иптәш!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2017

Фото: pixabay

Теги: чәчмә әсәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев