Татар әдәбиятында реализм: Рәфкать Кәрами прозасы
...иҗатлары белән реализмга йөз тоткан, кискен идея-эстетик яңарыш-борылыш юлын түгел, бәлки дәвамлы традицияләрне үстерү юлын сайлаган язучылар иҗатына да чор шаукымы йогынты ясый. Шундыйлар арасында 1960 еллар ахырында татар әдәбиятына килеп, бүгенге көнгә кадәр реалистик язу рәвешенә тугры калган Рәфкать Кәрами – Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы да бар.
РӘФКАТЬ КӘРАМИГӘ 75 ЯШЬ
ХХ гасырның урталарында татар әдәбияты социалистик реализм чикләүләрен үтеп чыгу мөмкинлекләре таба, классик реализм һәм романтизм, модернизм сыйфатларын кабат әдәбиятка кайтара. Әлеге үзгәрешләр әдәби әсәрләрнең һәм эчтәлек, һәм форма җәһәтендә чагылыш таба. Хәтта иҗатлары белән реализмга йөз тоткан, кискен идея-эстетик яңарыш-борылыш юлын түгел, бәлки дәвамлы традицияләрне үстерү юлын сайлаган язучылар иҗатына да чор шаукымы йогынты ясый.
Шундыйлар арасында 1960 еллар ахырында татар әдәбиятына килеп, бүгенге көнгә кадәр реалистик язу рәвешенә тугры калган Рәфкать Кәрами – Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы да бар.
1960 еллар – илне индустриальләштерү хәрәкәтенең колач җәйгән вакыты, хезмәт романтикасы әдәби барышның да үзәгенә куелган заман. Удар төзелешләрдә эшләүче сәләтле яшьләрнең каләм тибрәтүе совет әдәбиятында «производство романы» дигән жанр төрен китереп чыгара. Социалистик реализмның шушы чордагы үзәк жанр төренә әйләнеп, ул илдәге данлыклы төзелешләр, алардагы тормыш хакында сөйли. Авторлары да – башлыча, мәктәпне тәмамлагач ук шул төзелешләргә эшкә киткән, читтән торып югары белем алган яшьләр. Рәфкать Кәрами дә – шуларның берсе, аның әсәрләре татар әдәбиятында, гомумән совет әдәбиятында барган процессларга аваздаш иҗат ителә. Бу урында Г.Ахуновның «Хәзинә» (1963), «Хуҗалар» (1968), «Хыялый Хәйрүш егетләре» (1965), Ш.Бикчуринның «Каты токым» (1973), А.Гыйләҗевның «Зәй энҗеләре» (1965), Р.Төхфәтуллинның «Агымсу» (1968), Э.Касыймовның «Томан аша» (1968), «Һаваларда тургай» (1973) роман-повестьларын искә төшереп, телгә алып китү урынлы булыр. Нефть чыгаруны, яңа шәһәрләр, заводлар төзү барышын тормыш материалы итеп сайлаган мондый әсәрләрдә төп конфликтны хезмәткә караш хасил итә. Идеологик яктан, тормышны үзгәртеп төзүдә партиянең роле ассызыкланса да, социалистик реализм таләпләренең бераз йомшаруы әсәрләрдә автор фикер-карашларының, позициясенең әхлакый мотивлаштырылган булуында күренә. Әхлакый мотивлаштыру исә хезмәткә, матди байлыкларга мөнәсәбәттә, шәхси кешелеклелек сыйфатларында аермачык, акка-карага аерып шәрехләнә.
Язучының беренче әсәре – «Дүрт кешелек каюта» (1967) повесте турыдан-туры хезмәт темасына багышланмаган. Автор геройларын теплоходта Идел буйлап сәяхәт иткәндә очраштыра. Каютага урнашып, беренче танышу вакытында ук геройлар хезмәт урыны ягыннан аерып куела. «Хәят апа каучук заводында аппаратчы булып эшләгән, менә ун ел инде пенсиядә икән, бу сәяхәткә ул, ял итүдән бигрәк, ире сугышта һәлак булган урыннарны, изге Сталинград җирләрен күрү өчен бара икән.
Ә Луиза кием тегү ательесында эшли. Клара да үзенең балалар йортында үсүен, хәзер заводта эшләвен әйтте». Алга таба төп геройларның тагын берсе – Җәүдәт исемле егетнең дә «эшләп укый торган» яшьләрдән булуы ачыклана. Тырыш, акыллы, хезмәт сөючән, спортсмен егет образы беркадәр идеаллаштырылып, социалистик реализм таләпләренә туры китереп иҗат ителгән. Аның каютадашлары да – хезмәттә дә, спортта да алдынгы булганнары өчен шушы сәяхәткә юллама белән бүләкләнгән егетләр.
Повестьта каршылык Кларага бәйле килеп туа һәм асылда эшләп яшәү (советча яшәү рәвеше) белән урлап (яки үзең өчен генә) яшәү рәвеше арасында булып чыга. Ятим үскән кыз караклар бандасына эләгә, ләкин алар белән араны өзәргә көч таба. Теплоходта йөзгәндә әлеге каракларның берсе «Граф» Клараны таный, үзләре белән алып китәргә тели. Әмма Җәүдәт һәм башка егетләр кызны аралап калалар. Кыска гына вакытта хасил булган һәм чишелгән әлеге каршылык мәхәббәт сызыгында кабатлана. Бер якта – эшләп яшәү юлын сайлаган Клара, икенче якта – үзе өчен генә яшәүче Луиза арасыннан Җәүдәт Клараны сайлый. Авторның әхлакый мотивлаштырылган фикере вакыйгалар барышында ныгытыла.
Сайланган тормыш материалы үзгә булса да, Р.Кәраминең икенче повесте – «Кичке уйлар» (1968) шундый ук каршылыкка корылган. Язучы бу очракта авыл яшьләре тормышын сурәтли. Шакир, шахтада эшләүче егет, авылына кайтып, яшь кыз Галиягә өйләнә. Дүрт балалары туа. Әмма акча артыннан куып, Шакир ярату хисен дә, хатынын кадерләүне дә оныта. Өй сала, һәм иң зур теләге – «Волга» машинасы сатып алу аның барлык тормышын биләп ала. Шакир теләгенә ирешә, әмма хатынын югалта. Шул вакытта ул үзенә машина түгел, бәлки өйләнешкәндә хыялланган матур тигез тормыш кирәген аңлый. Шулай язучы укучысына матди байлык артыннан кууның мәхәббәтне дә, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне дә юкка чыгаруын күрсәтә. Әлеге фикер повестьтагы уңай герой амплуасында бирелгән Фалих образы мисалында ныгытыла.
«Капитан Хәкимов» (1972) повестенда тормыш материалы башка өлкәдән сайланса да, яшьләр, аларның гаилә кору, хезмәт итү тарихы укучыга үрнәк рәвешендә сурәтләнә. Вакыйгалар барышында хәрби хезмәттәге Самат Мисбахович Хәкимов, аның өйләнүе, хатыны Гөлсемнең дә үзенә тиң хезмәт сөючән булуы, балалары туу, илнең ерак чикләрендә хезмәт иткәндә очраган кыенлыклар, аларны җиңеп чыгу укучы күз алдыннан бер-бер артлы уза бара. Үз хезмәтенең чын патриотлары, ил өчен яшәүчеләр тормышын аерып алып, автор аларны әхлакый идеал пьедесталына куя.
Повестьларның өчесенә дә хас уртак уңай сыйфатлардан, язучының тормыш детальләрен белеп, аңлап, матур тел белән, укучының күз алдына килеп басарлык сурәтләү осталыгын күрсәтергә кирәк. Язучы тормышны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, ситуацияләрне тирәнтен белеп, үз күңеле аша уздырып яза. Әйтик, Шакирның, күбрәк акча эшләргә теләп, төзүчеләр бригадасыннан хәйлә белән каравыл торырга эшкә күчүе, бүре килгән төнне Галиянең каравылга чыгуы, яки Гөлсемнең сөт кабул итү пунктында әшнәлеккә каршы көрәшүе кебек эпизодлар тормышчан, ышандырырлык итеп тасвирланган. Төп геройлар янәшәсендә шундый ук матур омтылышлар белән, башкалар тормышын бизәп яшәүче геройлар ярдәмче рольләргә куела. Әдәби эшләнеш ягыннан яңалыгы белән шаккатырмасалар да, әсәрләр укыла.
Үзәк кимчелек буларак, хикәяләүнең шактый көпшәк баруы күзгә ташлана, моның сәбәбе исә шушы чор социалистик реализм юнәлешендә язылган әсәрләргә хас конфликтсызлык сыйфатына барып тоташа. Укучы игътибарын «тотып торырлык» сюжет хасил итүче, әсәрне башыннан ахырына кадәр бер тарихка җыярлык каршылык табылмау әсәрләрне таркауландыра. Совет идеологиясе исә яңа социалистик җәмгыятьтә мондый кискен каршылыкларның инде калмаганлыгы турында сөйләп тора. Нәтиҗәдә 1960-1970 еллар совет әдәбиятында әлеге тенденция әдәби барышны тоткарлаучы төп сәбәпләрдән берсенә әверелә. «Конфликтсызлык» теориясе, «лакланган» чынбарлыкны сурәтләүче әсәрләр мәсьәләсе әдәби тәнкыйтьнең көнүзәгенә куела. Р.Кәраминең социалистик реализм юнәлешендә иҗат ителгән повестьлары турында да шуны әйтергә мөмкин. Аерым бер күренешләр шулкадәр җентекле, гаҗәпләндерерлек сурәтләнә һәм сокландыра, әмма ул төгәлләнүгә, хикәяләү башка сукмакка борыла. Төп геройларның бары тик уңай яктан гына сурәтләнүе, тискәре геройларга мөнәсәбәтнең алдан ук мотивлаштырыла башлавы бүген инде, әдәбият нык үзгәргән бер чорда, аеруча күзгә ташлана. Без алдарак билгеләп үткән уңай сыйфатлардан, автор фикеренең әхлакый нигезле булуын, язучының тормыш ситуацияләрен яхшы белеп иҗат итүен тагын бер кат искәртсәк тә, болар гына әсәрләрнең иҗат юнәлешен үзгәртә алмый.
Һәр иҗатчы бу торгынлыктан чыгу юлын үзенчә эзли. Р.Кәраминең соңрак язылган «Сагышлы кояш» (1979), «Йөрәгемне ут алган» (1981), «Мәхәббәт бураннары» (1985) кебек повестьларында киңәйтеп тәкъдим ителгән мәхәббәт маҗаралары күпмедер күләмдә укучы игътибарын җәлеп итү һәм “тотып тору» вазифасын башкара да. Бәхетсез мәхәббәт тарихлары үкенеч ноктасында төгәлләнә, язучы моның сәбәбен кешеләрдәге төрлелектә таба. Моңа бәйле, язучы Б.Камалов аны язучылар арасында «мәхәббәт профессоры»2 дип тә атый. Әйтик, «Сагышлы кояш»та ул бер-берсенә тиң булмаган Сәлим белән Фирдиянең очрашу, гаилә кору, аерылышу тарихы төсен ала, «Йөрәгемне ут алган» повестенда буйдак Флүр Сәхбиевичның, Гөлмирәгә гашыйк булып та, аңа өйләнергә көче җитмичә, югалткач кире кайтарырга омтылышы шулай ук тискәре ноктада төгәлләнә.
Моннан тыш, Р.Кәрами иҗатына хас, аның әсәрләрен интеллектуальлеккә юнәлткән тагын бер сыйфатны аерып күрсәтергә кирәк: ул әсәрләрнең тарихи, мәдәни-тарихи мәгълүматлар белән урынлы һәм отышлы баетыла баруы. Үзе тарихчы белгечлеге алган язучы күп белә, укучысын да җае чыккан саен дөнья тарихына, рәсем яки музыка сәнгатенә, аерым шәхесләр биографиясенә, географик урыннарга нисбәтле кызыклы мәгълүматлар белән таныштыра. Мондый урыннар һич тә ят ямаулык түгел, алар әсәр тукымасына бик табигый урнашып, укучы игътибарын җыйнап торалар.
Билгеләп үтелгән сыйфатлар Р.Кәраминең олы жанрда иҗат ителгән әсәрләрендә дә саклана. Социалистик реализм таләпләренә туры китереп язылган «Очар кошлар белән янәшә» (1977-1982) романы3 совет чорындагы яңа тормыш төзү, илне индустриальләштерү романтикасын шактый тулы күз алдына китереп бастырырлык итеп уйланылган. Аның төп геройлары (чыннан да, күплек санда әйтү дөресрәк булыр) – Казанда химкомбинат төзүче яшьләр! Алар арасында хикәяләү җебен сузган үзәктәге герой Гөлүс – Алабугада мәктәп тәмамлап, «Метеор» белән шушы зур төзелешкә килгән егет, роман ахырында бригадир, социалистик ярышка йомгак ясарга баручы оста төзүче. Романның башында һәм ахырында Гөлүс белән «Метеор»да очрашу аның тормышын, әкиятләрдәгечә, бер цикл итеп йомгаклап куя. Гөлүснең илкүләм билгеле зур төзелешләргә үз өлешен кертү хакындагы хыялын тормышка ашыруы романдагы төп тарих кебек тәкъдим ителә. Ягъни романдагы иҗтимагый төп сюжет сызыгын яшь кешенең тормышта үз урынын табу тарихы хасил итә. Асылда, мондый композиция халык авыз иҗатыннан килә торган традицион сюжет калыбын хәтерләтә.
Башка геройлар тормышында да шундый ук төгәлләнгәнлек күзәтелә. Миләүшә, Зиннәт, Виктор, Әзһәм, Галя, Дуся һ.б. яшьләр – һәрберсе үз язмышы, үз проблемалары белән укучы күз алдына килеп басалар да, бердәм хезмәт коллективы эчендә шул проблемаларны чишәрлек көчле кешеләргә әйләнәләр. Романның исеме дә яңа төзелешләр романтикасының яшьләргә канат куюына ишарә ясый. Дөрес, әсәрнең үз эчендә автор, Семагин исеменнән, бу фразаны уйната: «...без – төзүчеләр, без – очар кошлар янәшәсендә биектә эшлибез. Ләкин безнең тәнебез генә түгел, рухыбыз да югары булырга, биек булырга тиеш. Аннан без ташлар гына тезмибез, без меңләгән кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең күңеленә яхшылык та тезәбез, хезмәт дигән олы төшенчәне иңдерәбез. Без тимер-бетон колонналар гына күтәрмибез, без яшьләрне аякларында нык басып торырлык итеп, югарыга күтәрәбез, яшәргә өйрәтәбез» 4 дигән сүзләр әйттерә. Шуның белән әсәрнең язылу максаты да тагын бер кат искәртелә! Хезмәткә, аның кешеләрне камилләштерү көченә сокланып иҗат ителгән бу әсәр хезмәтнең тормышны гына түгел, аңа мөнәсәбәтне дә үзгәртүен билгели. Әсәрнең мәгънәви асылы әхлакый яссылыкка юнәлтелә: төзелешләр, хезмәт романтикасының кешене рухи үстерү-камилләштерүе, аны шәхес буларак ныгытуы ассызыклана. «Кеше һәм эш – бер үк нәрсә. Эш юк икән, кеше дә юк, кеше булмаса – эш тә юк»5 дигән сүзләр дә роман эчендә кешелеклелекнең мөһимлеген ассызыклау белән үрелеп бара.
Шулай итеп, совет чорында әдәбиятка килгән, прозаның роман, повесть, хикәя жанрларында иҗат иткән Р.Кәрами иҗаты мисалында без татар әдәбиятының реализм юнәлешендәге канатының социалистик реализм чикләүләреннән арыну юлларын эзләве, әхлакый проблематиканы, мәхәббәт тарихларын, тарихи-мәдәни мәгълүматларны тирәнрәк файдаланып, классик реализмга кайтырга омтылуын күрәбез. Социалистик реализмга хас, аның асылын билгели торган сыйфатлар исә хикәя жанрында бөтенләй сизелми: бу, әлбәттә, кече жанрның эчке хасиятләренә бәйле күренеш. Башка милләтләр әдәбиятларындагы кебек үк, социалистик реализм юнәлеше роман яки повесть жанрларына зур таләпләр куя. Бу юнәлешне сайлаган прозаикларның хикәяләре исә классик реализм традицияләрен тергезеп язылган кебек тоела. Р.Кәраминең хикәяләрендә дә бу шулай. Әйтик, беренче әсәрләреннән булган «Кара малай» (1966) хикәясендә чын җир кешесе, эш кешесе Әнәснең, авылда хаксыз мөнәсәбәттән күңеле кайтып, шәһәргә килүе, әмма җирсүгә, туган җирдә иген үстерү теләгенә буйсынып, кабат авылга кайтып китүе сурәтләнгән кечкенә генә текстта, туган җирнең кадере проблемасы шушы яссылыкта чишелеш таба. Хезмәт («Горурлык», 1967; «Юаш», 1967; «Шофёр хатыны», 1968; «Якты елмаю», 1972; «Гөрләвекләр ага челтерәп», 1971 һ.б.), мәхәббәт һәм шәхси кичерешләр («Җепшек кар ява», 1967; «Кайтмады», 1968; «Бер очрашу», 1973; «Хуш, ак каен!», 1975; «Өзелгән чәчәк», 1980, һ.б.), тормыш сынауларын кичеп чыгу («Яшәү мәгънәсе», 1971; «Кәккүк тавышы», 1974; «Өч монолог», 1978; «Ир баласы», 1984; «Авылдаш», 1995 һ.б.) күренешләрен тормыш материалы итеп алган хикәяләрдә дә һәрвакыт әхлакый бәя, яхшылыкның – яхшылык, явызлыкның – явызлык булып әйләнеп кайтуы, намуслы яшәү үзәккә куела. «Юаш» Хәлимнең намуссыз авылдашының төзелештән материал урлавына каршы төшәргә көче җитүен күрсәткәндә дә, композитор Касыйм аганың дандәрәҗәләрдән түгел, яңа көй тудыра алудан («Якты елмаю») яки Сәмига түтинең кызы хезмәтен хөрмәтләүдән («Гөрләвекләр ага челтерәп») кичергән бәхетле мизгелләрен тасвирлаганда да, Нәгыймнең төзәтелмәгән ялгышлары («Кәккүк тавышы») яисә Зөфәрнең мәхәббәтенә хыянәте («Хуш, ак каен!») өчен үкенечен сурәтләгәндә дә, язучы кешенең теләсә нинди ситуацияләрдә дә кешелекле булып калуы мөһимлеген ассызыклый. Әмма реализмга тугрылык хикәяләрнең публицистикага тартымлыгын китереп чыгара. Шул ук вакытта, Р.Кәрами иҗатының бу чорда асылы белән социалистик реализм сукмагында калуын да искәртергә кирәк.
Үзгәртеп корулар Р.Кәрами иҗатына тематик үзгәреш алып килә. Язучы якын тарихка, шәхес культы фаҗигасенә мөрәҗәгать итә. «Репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән гөнаһсыз җаннар истәлегенә багышлыйм. Автор»6 дип эпиграф куелган «Каргышлы этаплар» (1989) романы 1980 еллар ахыры татар әдәбиятында шушы теманы күтәргән бер төркем әсәрләргә үз тавышы белән килеп кушыла. Басылып чыгуга, романның шушы темага кагылган башка әсәрләрдән шактый аерылып торуы7 күрсәтелә. 1999 елда «Каргышлы этаплар» романы Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек дип табыла.
Әсәр 1937 елның декабре вакыйгалары белән башлана. өч яшьлек малайлары белән бәхетле тормыш иткән, тагын бер бала көткән яшь ир һәм хатын – Мотаһир белән Мөсәмирә гаиләсенә ил кайгысы килеп кагыла: ирне кулга алалар, ун елга хөкем итеп, лагерьга җибәрәләр. Язучы вакыт-вакыт натуралистик төгәллек белән шушы герое кичкән җәфаларны сурәтли. Кайчак геройлар исеменнән сөйләү, психологизм отышлы кулланыла, әмма бу алым даими күзәтелми. Психологизмның тагын бер үтемле алымы – Мөсәмирәнең ире кулга алыныр алдыннан күргән куркыныч төше, төшендә үзләре бозавын чит көтүгә илтеп кушуы Мотаһирның тоткынлык тарихын колачлап ала: ул иреккә чыкканнан соң да искә төшерелә.
Роман «лагерь прозасы» дип исем алган әсәрләргә хас күп сыйфатларны үзенә туплаган. Иректәге тормыш – тоткынлык, ирекле кешеләр – сак органнары хезмәткәрләре, җитәкчеләр кискен каршы куела. Әдәби сурәтләү документаль өстәлмәләр белән баетып барыла һәм әсәрдә чагылыш тапкан аерым кеше тарихы – ил тарихы, шәхес культы этаплары белән кушыла, бербөтен хасил итә.
Шул ук вакытта Кәрами әсәренә хас кайбер үзенчәлекләрне дә күрсәтеп үтәргә кирәк. «Лагерь прозасы» төшенчәсе әдәбиятта совет тоталитар режимының җинаятьчел асылын фаш итү, социалистик мифны җимерү (демифологизация) вазифасын иң үтемле башкарган әсәрләрне берләштерә. Мондый әсәрләрдә сәяси гаепләп кулга алынган кешеләрнең гаепсез булуын күрсәтү ил сәясәтенең ялгышын тагын бер кат ассызыклау өчен файдаланыла. Р.Кәрами бу сыйфатны тагын да көчәйтү юлын сайлый. Аның тоткынлыкка эләккән герое хәтта фамилиясе дә башка булган кеше «урынына» кулга алына. Баллы Күл авылына Мотаһир Нәбиуллин дигән кеше артыннан килгән милиционерлар, аны өендә туры китерә алмыйча кайтып килгәндә, Түгәрәк Күл авылына җылынып чыгарга керәләр. Шунда йорт хуҗасы, электән үк Мотаһир Фарукшинга теш кайрап йөргән Тавис Тарханов белән мондый сөйләшү була:
«– Алай икән, – диде Тавис Тарханов, янә уйга талып.
– Әгәр нитсәк... Бездә дә бер кеше бар... Тужы Мотаһир атлы. Фамилиясе Фарукшин йөри йөрүен, ә бабасы – Нәбиулла...
– Алай ярамас бит.
– Нигә ярамасын икән, – диде Тавис Тарханов, боларның икеләнә калуларын күреп.
– Кеше урынына кеше булгач... Рәхмәт кенә әйтерләр...
– Һы, – дип тамак кырып куйды таза милиционер. – Ниндирәк кеше соң ул?
– Эт! – диде Тавис Тарханов, идәнгә төкереп. – Ревкомиссия председателе. Алыгыз да китегез. Әллә кайчан олактырырга кирәк ие.
– Да-а...
– Әйе. Тәмамысы җелеккә төште. Күптән озатасы нәрсә.
– Шәп бит бу, – диде милиционер, иптәшенә карап. – Тик безнең кулда аңа санкция юк бит.
– Аптырамагыз, аның да бабасы Нәбиулла. Исеме дә туры килә. Ә безнең аңа дигән бөтен кәгазьләр әзер. Иртәгә районга илтәсе ием»8 .
Бу сөйләшү, шулай итеп, Мотаһир Фарукшинның кулга алынуына, аннары Мотаһир Нәбиуллин буларак «каргышлы этаплар» узуына сәбәп була. Автор исә кулга алынган кешенең гаепсезлеген алдан ук «икеләтә» укучыга җиткереп куя.
Бер үк вакытта бу әдәби факт әсәрдә тагын бер мөһим вазифа башкара: шәхес культы фаҗигаләре өчен ил җитәкчелегенең, тоталитар системаның җаваплы булуы белән янәшә, намуссыз, үзләренең шәхси тормышын гына кайгыртып яшәгән, астыртын, кара эчле кешеләр дә гаепле икәнлекне күрсәтә. Шушы фикер авыл кешеләре – Тавис Тарханов, Әблиев кебекләрнең үз-үзен тотышы мисалларында әсәр буенча өзелмичә алып барыла. Хәтта срогын тутырып, Архангельск якларыннан авылга кайткач та, кешеләрнең, элеккеге хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең Мотаһирга мөнәсәбәте, бәяләнмичә генә, җәмгыятьтә кешелеклелек, хәлгә керү, мәрхәмәтлелек сыйфатларының җуела баруын күрсәтүгә хезмәт итә. Роман ахырында Мотаһирның, өйдәге туйны калдырып, Тавис Тархановка ярдәм итәргә баруы, аны үлемнән коткаруы бу мотивны йомгаклап куя. Гәрчә әлеге күренеш әсәрнең гомуми тукымасында артык тоела – Мотаһирның азат ителүе һәм аклануы, үзен кемнәр гаепләп кул куйганын белүе ноктасында роман үзәгендәге тарих төгәлләнә, эпилог ролен үти торган вакыйгалар романның төп структурасын көпшәкләндерә.
Шәхес культы тегермәненә эләккән герой итеп гадәти авыл кешесе, үз эшен намус белән башкара торган ир-егет, медицина хезмәткәре сайлану ул килеп эләккән ситуацияне, кулга алу – сорау алулар – Алабуга төрмәсе – аның хакындагы хәбәрне яшерүләр – хөкем итү – этаплар – лагерь тормышы кебек үзгәрә баручы күренешләрне бербөтен абсурд тормыш образына җыярга ярдәм итә. Гади татар кешесе 1917 елдан соң төзелгән абсурд, кешелексез, бернинди логикага да буйсынмый торган системага каршы куела. Бу системаның шул гади эш кешесен сындыру, җимерү, юк итүгә юнәлтелгән булуы хакындагы фикер әсәрнең башыннан ахырына кадәр, сиздермичә генә, укучыны «озата» бара. Бигрәк тә лагерьдагы хәлләрне җентекләп тасвирлау, кешене һәр мизгелдә үлем сагалап торуны, ачлыкны, кешеләрнең явызлануын күрсәткән күренешләр әһәмиятле вазифа башкара. Автор позициясе төгәл белдерелмәсә дә, әлеге капма-каршы куеп сурәтләү рәвеше укучының фикеренә тәэсир ясау чарасына әйләнә. Шулай итеп, текстта бу хәлләргә кем гаепле дигән сорау куела, аңа җавап та бирелә. Күпмедер күләмдә, әсәр ахырында автор Мотаһирның уйлары рәвешендә бу хәлләрне үкенеч ноктасыннан тагын бер кат гомумиләштереп уза. Әмма укучыга үз фикерен булдыру мөмкинлеге калдырылган.
Әдәби тәнкыйть романның аерым үзенчәлекле сыйфатларына игътибар итә. Мәсәлән, Р.Сверигин аны болай бәяли: «Беренчедән, Р.Кәрами үз башыннан кичергәннәргә таянмый, ә киң гомумиләштерү мөмкинлекләрен эшкә җигә һәм романның гаять зур ышандыру көченә ирешә: әсәр бер тын, бер сулыш белән дигәндәй укыла. Икенчедән, автор әсәренең үзәгенә иң ачы язмышка юлыккан герой тормышын куймый. Мотаһирның тоткынлыкка эләгүе гайре табигый һәм аянычлы булса да, алга таба аңа барысы да гел кире генә килеп тормый, язмыш елмайган очраклар да күренгәли (...) Шулай да, минем аңлавымча, бу романның кыйммәте – шәхес культы дәһшәтләренең тулы картинасын ачып бирергә тырышуда түгел, ә кешенең һәрвакытта, һәр заманда да ирекле зат, бәхеткә лаеклы зат икәнлеген раслауда»9 . Чыннан да, шушы сыйфатлар әсәрнең язучы иҗатында аерым урын тотуына ишарә ясый
Әсәрнең иҗат юнәлешен билгеләгәндә, аның социалистик реализм сукмагыннан киткәнлеген, әмма классик реализм традицияләрен яңартуга да туры килмәвен әйтергә кирәк. Бер яктан, әсәрдә тергезелгән абсурд, ирексез тормышка каршы куелган герой, аның табигый, мәрхәмәтлелек һәм әхлаклылык хас булган образы дөнья сурәтен гармониягә (хаосны космоска) китерерлек итеп уйланылган. Димәк, текст реализм юлында кала, әмма аның төп постулатлары белән бәхәскә керә. Без анда постреализмның төп сыйфатларын табабыз: чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр тупланмасы итеп карау; тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү шундыйлардан10. Безнең фикеребезчә, мондый кискен үзгәрешләргә язучыны тема этәрә.
Әмма аннан соң иҗат ителгән романнарында Р.Кәрами классик реализмга әйләнеп кайта, бу очракта яңартылган реализм (неореализм) төшенчәсен кулланырга мөмкин. «Олы юл да сикәлтәле», «Сөеп туймас чакларым», «Кая чабасың, гомер юртагы?» трилогиясе шундыйлардан.
Шулай итеп, илле елдан артык татар әдәбиятына хезмәт иткән, әдәби барышны күләмле әсәрләр белән баеткан Рәфкать Кәрами иҗаты турында сөйләгәндә, бу иҗатның милли мәдәниятебездә реализм иҗат юнәлеше белән турыдан-туры бәйләнештә икәнен искәртергә кирәк. Язучының иҗади фикерләве ХХ йөзнең икенче яртысы иҗтимагый-мәдәни тормышында барган үзгәрешләр белән тәңгәл (алардан алда яки артта калу буларак бәяләнә алмый), һәм әдәби барышта үз урыннарын тапкан башка реалист язучылар: Ә.Гаффар, А.Расих, Э.Касыймов һ.б. иҗатына күпмедер аваздаш. Социалистик реализм сукмагыннан башланып та, аның чикләүләрен үтеп чыгу мөмкинлекләрен эзләү Р.Кәрами әсәрләрендә әхлакый мотивлаштыруның беренче планга чыгуына, мәхәббәт маҗараларының, тарихи-мәдәни мәгълүматларның сюжет таләп иткәннән артыграк күләмдә тәкъдим ителүенә сәбәп була. Шулар ярдәмендә һәм үзенең татарча матур, табигый теле, сурәтләү осталыгы белән язучы әсәрләрнең тәэсир көчен арттыру юллары таба.
Соңрак, ХХ гасыр ахырында, шәхес культы темасы аша постреализмга килеп, прозаик классик реализм сукмагына әйләнеп кайта. Үзгәртеп корулардан соңгы чор позициясеннән, демократик үзгәрешләр алып килгән мәгълүмати иркенлектән торып совет чорына, шул вакыттагы гади кешеләр, яшьләр тормышына, бигрәк тә эш-гамәлләр, хыял-өметләр, идея-ышанулар, әхлакый принциплар күзлегеннән чыгып бәя бирү омтылышы ясый. Бу омтылыш совет чорындагы «лакланган» бәяләрдән дә, шул ук вакытта заманча яңа әдәбият тудырган сурәттән дә аермалы булып чыга.
1 Кәрами Р. Мәхәббәт бураннары: Повестьлар. – Казан: Рухият, 2004. – Б.10.
2 Камалов Б. Мәхәббәттә имтихан // Татарстан хәбәрләре. – 1993. – 26 май.
3 Кәрами Р. Очар кошлар белән янәшә: роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. – 375 б
4 Шунда ук. – Б.312.
5 Шунда ук. – Б.302.
6 Кәрамиев Р.К. Каргышлы этаплар: Роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.3.
7 Гәрәева С. Каргышлы язмышлар кабатланмасын // Мәдәни җомга. – 1995. – 5 апрель; Вәли М. Каргышлы еллар: бер китап басылып чыгу уңаеннан уйлану // Казан утлары. – 1996. – №8. – Б.168-174; Сверигин Р. Мотаһирның каргышлы язмышы // Ватаным Татарстан. – 1996. – 9 август.
8 Кәрамиев Р.К. Каргышлы этаплар: Роман. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.20.
9 Сверигин Р. Мотаһирның каргышлы язмышы // Ватаным Татарстан. – 1996. – 9 август.
10 Лейдерман Н.Л. Гипотеза о постреализме // Лейдерман Н.Л., Липовецкий М.Н. Современная русская литература: 1950-1990-е годы. В 2-х томах. Т.2: 1968-1990. – М.: Издательский центр «Академия», 2006. – С.587.
"КУ" 02, 2017
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев