Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Оренбург театры А.Әхмәтгалиеваның "Сагынган чакларымда" исемле драмасын сәхнәгә куйган

М.Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры 28 нче сезонын ачты. Бу бәйрәм белән котларга Оренбур өлкәсе мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре, башка кунаклар җыелды. Зал театр сөюче тамашачылар белән тулган иде. Алар яңа премьераны җәй буена түземсезлек белән көткән. Театрыбыз Чаллы шәһәрендә яшәүче язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» исемле драмасын куйган. Бу автор Оренбур театрына таныш: аның «Ул бит кичә иде» комедиясе сәхнәбездә бик уңышлы бара, аны берничә тапкыр ТНВ каналы да күрсәтте. Бу драма дәһшәтле сугыш еллары турында сөйли. Әбиләребез, әниләребез кичергән авыр тормышны сурәтли. Премьера бик уңышлы узды. Спектакльдән соң сәхнәгә артистлар һәм режиссер янына залдан мөлаем, зифа буйлы ханым менде. Ул – Айгөл Әхмәтгалиева иде, автор спектакль өчен рәхмәтен белдерде. Икенче көнне Айгөл Габдулла кызы шәһәребез белән танышты. Иртәнге аш «Сәлам» кафесында узды. Рөстәм Фәйзрахман улы Маннанов карамагындагы бу кафеда еш кына дәрәҗәле кунакларыбызны ихтирам белән каршы алалар һәм бик тәмле татар милли ризыкларын тәкъдим итәләр. Аннан соң Х.Ямашев исемендәге китапханәдә язучы белән очрашу булды. Китапханә хезмәткәрләре аның повестьлары, хикәяләре басылган китапларын, журналларда чыккан әсәрләрен туплап әзерләп куйганнар һәм, әлбәттә, драматургиясе турында да сүз барды. Эшмәкәр Мөхтәр Хәсәнов, Оренбур шәһәре «Туган тел» татар милли-мәдәни мөхтәрияте президиумы әгъзасы Нурия Рафикова, театрның сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев, китапханә хезмәткәрләре спектакль турында фикерләре белән уртаклаштылар. Автор драманың язылуы тарихына тукталды, андагы персонажларның прототиплары булганын ассызыклады. Очрашудан соң кунакларга (Айгөл ханым тормыш иптәше һәм улы белән килгән иде) шәһәребез буенча экскурсия үткәрелде. Анда театрның әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Эльнара Каюпова һәм шәһәр тарихын белүче Әлфия Абделхаликова да катнаштылар. Экскурсиядә үз вакытында дан тоткан, Әхмәт бай Хөсәенов төзегән «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасы, Кәрван-сарай мәчете, М. Җәлил һәйкәле, Милли авыл күрсәтелде. Кунакларга шәһәребез бик ошады, көне дә туры килеп, кояш елмаеп торды. Кызганычка, күп матур тарихи урыннарны күрсәтеп булмады, чөнки дусларыбызны ерак юл көтә иде. Шат күңелдә, тагын да исәнлектә очрашырга язсын диеп, кунакларыбыз белән хушлаштык.
Әлфия Абделхаликова, педагогика фәннәре кандидаты
Мәкалә һәм фотолар Татарстан язучылар берлеге сайтыннан алынды
РЕДАКЦИЯДӘН: "Сагынган чакларымда" драмасының өзекләрен безнең сайтыбызда укырга мөмкин.
  1. http://kazanutlary.ru/?p=21030
  2. http://kazanutlary.ru/?p=21934
  3. http://kazanutlary.ru/?p=22684
Әсәр тулаем «КУ» журналының 3нче (март, 2017) санында басылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев