Зәңгәр кыңгыраулар (роман)
– Кирәкме мин бу дөньяда? Эһе-һе... – Сыкрап, сыктанып, ишетер кеше юк дип, җәелеп такмаклап елады Зөлхәбирә. Сорау бер генә иде бу җиһанга: "Кирәкме мин?" Минвәли аны калдырып, Суфияга өйләнгәннән соң, Зөлхәбирәнең күңелендә гаилә учагы тергезерлек кояш бүтән кабынмады...
Башта сезгә игътибар итмиләр.
Аннары сездән көләләр.
Аннары сезнең белән көрәшәләр.
Аннары сез җиңәсез.
Махатма Ганди
Пролог
– Ни ди? Туганнан бирле рәхәт күргән юк, диме? Син туганда, мин дә туган! Син күргән кыенлыкны, хәсрәт ачысын мин дә татыган!.. – Үпкә-сапкалы уйлар бертуганы Хәбир белән әрепләшә, аяклары үзенә буйсынмыйча Чишмәсуга, Баланлы тавына таба ыргыла... Мин нинди рәхәт күрдем соң? – дип, изү аермыйм лабаса...
Зөлхәбирә туктап калды. Каршында – күңеленә газиз тау. Мең дә беренче мәртәбә үз-үзенә сорау бирде:
– Кирәкме ми-н?..
Тау итәге чамасыз киң иде, оеш-оеш чиялекләрне санамаганда, агач-куаксыз, гел яшел чирәмлек. Соңгы вакытта төшенке тавыш белән сөйләшкән Зөлхәбирәнең, йөрәк әрнүе дә кушылганга, авызыннан көчле чыгуы булдымы, әллә табигать кочагында аваз салырга комачауларлык киртәләр булмагангамы – тавышы яңгырап, еракларга, җил уңае белән тау өслеге буйлап таралды. Әмма җиһаннан көтелгән җавап кайтмады. Зөлхәбирә ике кулы белән күлмәк изүен чытырдатып учлап тотты. Әйтерсең, җавапны шуннан йолкып ала:
– Кирәкме син, бу дөньяга-а? – Тавышы ачыргаланып, күкрәк читлегеннән чыкты. Зөлхәбирә дөньясы монда да кышкы шомлы җил кебек гүелдәде, кыңгырау күк чыңлады, диңгез шикелле шаулады, чәйнек сыман сызгырып кайнады:
– У-ү-ү, ф-ф-ф, ч-ч-ч, сь-ш-ш-ш, щ-ц-с-с-с...
Ул җавап көтеп, озак кына Баланлы тавына карап торды. Июнь кояшы баешында кызарып киткән тау бите күңелен тагын да ярсытты, алгысытты. Нишләгәнен дә аңламастан, күзләрен тауга төбәп, йөгереп китте.
И-и, акылсыз түгел лә, белә! Тауга табан чапмыйлар, ашыкмыйча җай белән менәләр. Юк, Зөлхәбирә, бара икән барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, алга бара, юк икән – юк! Үзен кызганып, биек тауларны урап уза торган түгел, түгел...
Күңелдән китмәвеме, кайтаваз сыман һаман бер сүз әйләнә дә кайта:
– Кирәкме, си-и-ин?! – Шушы сорауга җавап таба алмавыннан гаҗизләнә, үзен белештермәс дәрәҗәдә йөгерергә мәҗбүр була. – Кирәк-ме си-и-и-н?!
Ул яшел үлән каплаган алдавыч чокырларга төшеп, тигез җирдән күтәрелеп торган ташлы түмгәкләргә сөрлегеп, тигезлеген югалтты; чия куакларының бөгелмәс карт ботаклары киемнәрен йолкып алды, кырык яшен куып барганда да, әле беркем кагылмаган саф тәнен тырнап җәрәхәтләде. Күлмәге ерткалануны түгел, тәне сыдырылуны да тоймады Зөлхәбирә. Бар вөҗүден үзен кирәксез тою хисе биләде...
Тау итәге сөзәк. Сөзәк булса да, үргә каршы йөгерү җиңел түгел. Тауга таба чапкан саен сорауга җавабы да, әрнүлерәк үртәү булып, тау итәгеннән аска тәгәри сыман:
– Кирәкми, син! Беркемгә дә кирәкмисең!
Сулуы капты, тавышы гырылдап чыга, ләкин туктыйсы килми. Чарасызлык аңлаешсыз гамәлгә әйди. Ник йөгерә? Ник? Кая йөгерә? Белми. Ул бары үртәлүдән җаны үрсәләнүен генә белә.
Йөгерү дигәннән, мәрхүмә әнисе кызының җитез атлап йөрүен, ара-тирә чабулап алып ашыгуын өнәми иде. Уенын-чынын бергә кушып орыша иде: «Мәктәпкә баруыңны артыңнан карап калам. Хәбир дә малайлар белән салмак кына атлый. Җигелгән байталга ияргән тай кебек нигә син генә чабулыйсың? Матур гына атла-а!»
Матур гына атлап яшәп булмады шул, әни! Бик иртә бакыйлыкка күчтең. Өйрәнмәгән килеш тәртә арасына керттең. Син түгел! Син түгел, язмыш шулай итте.
«Һи әни! Син минем клубка эшкә баруны күрмәдең. Сәхнәдән халык күңеленә ирештерәсе иҗади бөек омтылышлар җирдән йөртмәде... Исән булып, йөгерә- чаба эшләгәнемне күрсәң, тагын орышкан булыр идең. Барын да аңлаучан әни булсаң да, бүгенге мәдәният дигән серле дөньяны син дә аңламас идең...»
Зөлхәбирә алагаем зур ташка абынып, егылып китте. Күкрәк турысы бәрелде булса кирәк – мизгел эчендә көчле авыртудан куырылып килде. Күңел әрнүенә авырту газабы кушылды, аңын уятып: «нишләвем бу?» дигән уй йөгерде. Күкрәген учы белән тотып, җиргә утырды. Күзләрен үзәнлектәге авылга төбәде. Кичке эңгер төшсә дә, ул үрдән яхшы күренә.
«Кая чабам мин? Үткәннәрдән качаммы? Үз-үземнән качам мин! Кимсенүле гомердән туеп, шуны үзәндә калдырып чабам...» – Күңеле тагын да ныграк әрни төште. Авырткан урын онытылды. Җан тилмереп сызлаганда, тән авыртуы ни соң әле ул?
– Кирәкме мин бу дөньяда? Эһе-һе... – Сыкрап, сыктанып, ишетер кеше юк дип, җәелеп такмаклап елады Зөлхәбирә. Сорау бер генә иде бу җиһанга: «Кирәкме мин?»
Елау да яхшы нәрсә икән бит. Бераздан күңеле бушап калды. Күңелгә җиңеллек килде. Торып басты. Кая барырга? Кайтасы килми! Ничек кайтып керәсе, ди анда?! Күзен дә алмыйча, түбәнлеккә – авылга карап торды. Бу үзәнлектә миңа урын юктыр! Моңарчы әллә ничә тапкыр күңелдән сөйләшкән Ходай белән, тауга менеп, кара-каршы очрашасы килде. Әйе шул, нәни чагында әнисе аңа: «Аллаһ Тәгалә галәмдә, кайдадыр – күкләрдә ул!» – дигәч, алайса нигә күренми дип аптырата иде. Башка аптыратмасын диптер: «Тау каплап тора аны, кызым, ләкин ул безне күрә, без генә аны күрмибез!» – дия иде әнисе. Төннәрен шул тауга менеп, Ходайның үзен күрәсе килеп, йокламыйча ятканы күп булды Зөлхәбирәнең. Кечкенәдән шундый хыялый иде, үзе кечкенә булса да, омтылышлары зур иде. Ә аннан... аннан үсте, аңлады. Зөлхәбирә әнә шул чакларын искә төшереп, киң итеп сулыш алды. Ныклы фикергә килде:
– Тауның башына менәргә!!! Якынрак торып, Үзеннән сорарга! Кирәксез булсам, үз хозурына алуын үтенергә!..
Инде ул йөгереп менми, ашыкмыйча, ныклы адымнар белән максатына таба бара. Караңгы төште. Кояшны офык кызыллыгын алган тау башы алыштырды. Кояш баюы аны куркытмады, киресенчә, көч бирде.
Кайда зуррак үләннәргә тотынып, кайда үрмәли биреп, югарыга таба омтылуын белде. Каян атлавы да мөһим түгел аңа. Авыр иде, әмма кире борылырга бөтенләй дә уйламады.
Чү! Бу, бу бит Яшьлек аланы! Шул! Әйтәм аны атлавы җиңелрәк сыман – тигезлек икән бит. Күңеленә рәхәт җиңеллек килде – туктап калды. Яшьлек аланына кул сузымы ара калган...
Кичке караңгылык куера. Ярсу кимегән саен шомлырак була бара. Тау күлмәгенең балитәге тигезлек сыман бер яссылыкта җәелеп ята. Шуңа да Баланлы тавы тау өстендәге тау сыман. Менә шушы яссылыкка элек яшьләр уенга менгәннәр. Яшьлек аланы дип йөрткәннәр аны. Әле Зөлхәбирәләр яшьлегендә дә еш менәләр иде монда. Хәзер инде илләр чит җирләрдә ял итә. Бактың исә, Баланлы тавын сурәткә төшереп, социаль челтәрләрдән карап кына да ләззәтләнергә мөмкин. Зөлхәбирә дә еш кына шулай итә. Телефон? Зөлхәбирә кесәләрен капшады. Тәсбих килеп чыкты. Ах, мин бит телефонны өйдә өстәл өстенә куйган идем... Ә нигә кирәк ул? Кем кирәксенеп шалтыратсын, кем язсын миңа? Кемнең кадерлесе соң мин?..
Уйлар, уйлар... Ярый ла үткәннәрне яңартып, уйларга, хәтергә алып ләззәтләнергә була! Әнә шушында Минвәли, яратуын үз теле белән әйтеп, нык итеп кочаклаган иде. Элек җанлы аралашуларны Интернет кысрыкламаганда, Балантау авылының һәр гашыйк егете-кызы яратуларын шушында белдергән, иңне-иңгә куеп, матур киләчәккә планнар корганнар. Тауның иң өстендә үскән карт юкәләр, наратлар, бердәнбер каен – өлкән яшьтәге элекке гашыйкларның тәүге үбешүләренә шаһит ич. Зөлхәбирә Яшьлек аланына Минвәли белән кулга-кул тотынышып менгәнен һич онытмас. Айлы кичтә, яшьлек таңында бит ул!.. Әйе, Зөлхәбирәнең яшьлеге таң кебек тыйнак кына чәчәк атты да, саф сөюне тоеп, кояш кебек күңел түренә күтәрелде. Кайда гына булса да, айлы кичләр кебек серле итеп, үзенә ымсындырды. Һәм... гел шулай күңел җылытасы мәхәббәт көзге пыскак яңгырлы көннең кояшы сыман кара болытлар артына посты. Яшьлек дәрте сүнде, хурландырып ярсытты, юрган асларында шыңшытып елатты... Минвәли аны калдырып, Суфияга өйләнгәннән соң, Зөлхәбирәнең күңелендә гаилә учагы тергезерлек кояш бүтән кабынмады. Бу аланга яшьләр, парлылар гына менгәнгә, шушы сукмак та аның өчен ябык булды. Хәер, алай гынамы, Зөлхәбирә өчен күп ишекләр ябылды. Ялгызлар өчен күп юллар бикле шул. Гайбәт дигән камчы сызып кына тора: һәр ялгыш адымны, һәр караңгы почмакны шымчылык итүче, һәр кыек юлны күзәтеп торучылар бар бу дөньяда.
Аптырарсың: Раббының ялгызак итеп бар иткән Аен, күкнең кайсы ягында ялтырап күренсә дә, гаеп эзләп карамыйбыз ласа!..
Ә бүген ул беркемнән курыкмый. Һәм кеше сүзеннән куркырга кирәкмәгән дә! Бу алан яшьлек хатирәләрен исенә төшереп, күңелен күтәрергә тиеш иде бит! Алай булмады шул. Зөлхәбирә тизрәк тауның иң биек урынына менү җаен карады. Алар – классташлар – чыгарылыш кичәсендә, уй-хыяллары кабул булсын өчен, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы тау башына менгәннәр иде. Егерме бер ел элек! Зөлхәбирә, шуны исенә төшереп, әлеге мәлдә җиһан шавын басып, шул чактагы җырларны, шаярулар, яңгыравык көлүләрне ишеткәндәй булды. Ул чакта төне дә якты иде.
«Ялгызым ай яктысында сукмак таба алырмынмы?» дигән сыман озаклап, алга таба карап торды кыз. Курыкмады, ул бер Раббысына ышана, аңа таба ашкына! Аланның сул ягыннан үргә сукмак күтәрелергә тиеш. Монда әрәмәлек киңәйгән икән шул. Зөлхәбирә арырак атлады һәм... аяклары бушлыкка төшә сыман тоелды. Шул кадәр тиз булды: гәүдәсе нидер аша үтте дә суырылып, караңгылыкка төшеп утырды. Мизгел эчендә «үлүем шушы» дигән уй йөгереп узды. Котчыкмалы куркыныч хәл иде бу. Акылдан язарлык! Аңын югалтмады, әмма берни аңларлык түгел иде. Йөрәге «чыгам-чыгам» дип дөпелди. Үлдем дип уйлады. Ләкин куллары җирне тойды. Юк, исән!.. Тирә-як дөм караңгы, күзгә берни күренми.
...Бәлки, мин үлгәнмендер? Ниятемне белдең, газиз Раббым, тау башына интегеп менеп торма, дидеңме? Их!..
Зөлхәбирә кычкырып еларга кереште. Куркып, калтыранып озак елады. Һәр нәрсәнең – елауның да ахыры бар. Тирә-ягына каранды. Шәйләнә иде инде – әнә балчык стена. «Каберем шушы була микәнни? Башта җаным чыгып күккә ашарга, аннан соң гына гәүдәмне кабергә иңдерергә тиешләр иде бугай дип уйлады. Укыганы бар: сорау алырга тиешләр...
Зөлхәбирә, берни аңламыйча, тилемсә сыман башына нинди уй килсә, шуны озаклап уйлап, асылына төшенергә тырышып утыра...
Өч дус
Кызлар тау итәгеннән күтәрелделәр. Суфия юл уңаенда ялгызы гына үсеп торган балан агачыннан бер тәлгәш өзеп алган иде.
– Өскәрәк менгәч җыярбыз, Суфия! – диде Лилия, кырт кистереп.
Ә өстәрәк агач куелыгы башланып, мәмрәп пешкән балан тәлгәшләре тагын да матур, кызыктыргыч булып күренеп тора. Ә Суфия атлаган уңайдан, кулындагы тәлгәшен бармак битләрендә орчык әйләндергән кебек әйләндереп ләззәтләнә: әле Лилия йөзенә якын китерә, әле Зөлхәбирәнең күз алдында уйнатып ала, тәмләп капкан кебек авызын чәпелдәтә. Күңелле кызларга! Сүзсез генә елмаешалар... Көзге кояшның җылысы киемнәр аша үтеп, тәнгә изрәткеч рәхәтлек иңә. Кояш чагылдырган күзләр күңелнең рәхәт халәтеннән тагын да кысыла, ә шаян сүзләр әйтәсе килеп торган иреннәр өзлексез елмая.
– Тәмлеме? – дип үртәде Лилия.
Суфия елмаеп, тәлгәшне Лилиягә таба сузды:
– Кабып кара!
– Абау! Ух, әче! – диде Лилия, капкан баланнарын авызында әвәләп. Һәм шундук, чыраен сытып, йотып та җибәрде. – Салкыннар баланның ачысын алды дигән булды әни. Әче-е-е! – дип сузды ул.
Суфия нечкә иреннәрен сызык сыман калдырып, рәхәтләнеп көлде.
Зөлхәбирә Суфия кулыннан балан алып капты. Ачы булса да, чыраен сытарга яхшысынмады:
– Баланнан балан тәме килә инде. Ул кадәр әче түгел ич! – диде ул. Шулай дисә дә, кызлар сизделәр: ачы тәмнән Зөлхәбирә калтыранып куйды.
– Нигә йотасыз соң аны? Матур, кызыл дип кызыгып каптым, әче булгач, өфелдәттем. Юләр сез, кызлар! Пирогын да ашамыйм, җыярга куштылар – җыеп кайтам! – диде Суфия бераз эшлекле кыяфәт белән һәм дусларына өстен караш ташлады.
Зөлхәбирә белән Лилия ирексездән елмайдылар. Җитез куллы кызлар муеннарына капчык сыман итеп аскан ашъяулыкка чемләп җыялар да авырайган саен, тәлгәшләрне бадьяларга бушаталар. Суфияның кулы сөйләшкәндә тик тора. Күрә – үзенең җыйган баланы азрак.
– Җыя белмисез сез! Нәрсә дип ашыгып эшлисез, ә? – дип, тиктомалдан тузынып алды Суфия.
– Юк ла, ашыкмыйбыз, – диде Зөлхәбирә, елмаеп. – Телең тегермән тартканда, кулың да эшләсен, җаныем!
– Хикмәт шунда, Суфиякай! – дип куйды Лилия, сүзне кирегә борып: – Кызлар! Мин бит киләсе елга сәүдә техникумына барам... – Шуның белән серен ачканын сизми дә калды. Ләкин үкенми иде. – Син берәр нәрсә уйладыңмы әле, Зөлхәбирә?
– Балачак хыялым үзгәрмәде.
– Укытучы булам дисең, алайса?
Зөлхәбирә сүзсез генә баш какты.
– Ә мин кияүгә чыгам! Сразу, унны бетерү белән! – Суфия, үз сүзеннән канәгать калып, башын артка ташлап көлде. Сары чәчләре көлтә булып сибелде. Зөлхәбирә оялып калды, ә Лилия тел шартлатты:
– Алай ук килешеп бетмәс ул. Өлгерерсең әле!
– Укыгач, эшләргә кирәк була! Эшләмәгәч, нигә укырга? Ә кияүгә эшләр өчен чыкмыйлар, бик беләсегез килсә! – Суфия классташларына карап, күз уйнатып алды. – Буем кечкенә, кәнишне... Ни игътибар иттерергә тырышам инде, име, бала-чага итәләр, җыен пацан. Рәхәттер инде ул, име, егетләр белән йөрү? Суфия моның белән генә чикләнеп каласы итмәде, балан җимешен бармак битләре белән сытып, Зөлхәбирәгә чәчрәтте. Үзе бу шаянлыгына куанып, рәхәтләнеп көлде.
– Ай-й! Юләр, күзгә керттең. Әче бит ул! – диде Зөлхәбирә, тавышын күтәреп.
– Әче түгел дигән идең бит әле.
– Тилчә тел! Миңа төрттергәнеңне болай да аңлаган идем инде. Соң, егет тәмен беләсең килсә, йөреп кара берәрсе белән!..
– Миңа кызыкмыйлар дим ич.
– Алайса, зуррак үс!
– Турникта яртышар сәгать эленеп торам, ишек яңагына басып, буемны билгелим. Миллиметр да юк!
– Егетләр буйга карамый инде, Суфия. Гел усал, гел әче телле син.
– Берсенә дә усаллык эшләгән юк әле. Әнидән шүрли торгандыр алар.
Әни бит безнең Сәлия-Усалия. – Аз гына сүзсез торгач, Суфия Лилиягә күз кыскан булып:
– Зөлхәбирә, үбештегезме әле Минвәли белән? – дип ярып салды. Суфияның һәр сүзенә күнексәләр дә, Зөлхәбирә кызарып чыкты.
– Үбешкәнне кешегә сөйләмиләр инде, Суфия!
– Үбешәсе килә минем. Әй татлыдыр ул, ә? – Суфияның кылануы кыяфәтендә күренә иде.
– Нәкъ балан төсле, – диде Зөлхәбирә, шактый төксе итеп.
– Әчемени?!
– Үбешкәч белерсең, яме!
Суфия, кыланып, авыр сулаган булды.
– Әни миңа артыгын җыйма, диде. Бер-ике тапкыр балан бәлеше пешереп ашарлык булса, шул җиткән, диде. Күп тә әле бу, – диде Лилия, килеп чыккан уңайсызлыкны җиңәргә тырышып.
Зөлхәбирә акрын тавыш белән генә:
– Килгән-килгән, берәр чиләк алып кайтыйк инде, – дип әйтеп куйды.
– Моның урынына хөрмә үссә икән, ә, кызлар! – Суфия уена килгән сүзенә куанган сыман шәрран ярды. – Шәп булыр иде ул, ә? – дип күзләрен кысып, татлы хөрмә капкандай, авызын чапылдатты.
– Балан – балан инде ул! Хөрмә баланны алыштыра алмый. Әнигә дә, миңа да пиругы ошый. Үләм дә китәм шуны ашаганда, – диде тыныч холыклы Зөлхәбирә.
– Менә! Шуңа Пирог Халисә кызы инде син! – Суфия сүзен ничек әйтте, шулай мыскыллы кыяфәт чыгарды. – Валлаһи ялгыш әйттем, Зөлхәбирә туган! Валлаһи менә, ипидер! – Җитез генә Зөлхәбирәнең баланга үрелгән кулын кушучлап тотып, күкрәгенә кысты. – Туган! Ачулана күрмә инде, телем тик тормый бит инде, беләсең. Зинһар, яме.
Зөлхәбирә кулын кисәк тартып алды.
– Сүзеңне кайчан уйлап сөйләшә башлыйсың инде син?
– Ялгыш, малай-җаным, теш аралы бит минем. Эф-ф итә дә чыгып китә... Зөлхәбирә әнисенең кушаматын искәртүгә үпкәләп өлгерде:
– Кайтыйк алайса, берәр чиләк тутырганбыз бит инде, – дип куйды.
Алар Баланлы тау итәгеннән төшеп, Яшьлек аланы аша авылга табан юнәлделәр. Һәрчактагыча, алан читендәге ялгыз каен янында туктап ял иттеләр. – Азрак утырыйк, кызлар! Киләсе елда болай иркенләп йөри алмабыз,
студент булабыз бит!
(Дәвамы бар)
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев