Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Тау итәгендә тәгәрәшеп елашалар. Зөлхәбирә: – Мин яндырдым, мин үтердем әнине! – дип ярсып такмаклап үкси. Хәбир, чәбәләнеп, гасабиланып, тотлыга-тотлыга: – М-мин к-кер-росинлы ф-ф-ләгене а-ау-да-дардым. М-мин гаепле! – дип, Зөлхәбирәне юатмакчы була...
Романның башын монда басып укыгыз.
«Мин гаепле!»
Мәхмүтнең колагы сак иде. Зиһене дә яхшы булды ул көнне. Урында ятып торган килештән дә, өйдәгеләр дә, килгән-киткән дә, ничек кенә яшерергә тырышсалар да, кичә булган вакыйгадан ызым-сызым ишеткәннәрдән барын да аңлады. Сәлиядән дөресен сөйләтте. Сәлия үз гомерендә беренче тапкыр Халисә белән булган вакыйганы һичбер ялгансыз сөйләп бирде.
Авыр кабул итәр дип тормады, аңа үзен дөресләү мөһим иде:
– Соң, Мәхмүт, ул игезәкләр әтиләренең тел астына салырлык тозлы алма да китерергә яраклы булмагач, ни дип җиде яшьләренә кадәр үстергән син аларны? Син тозлы алма сораганга, горурлыгымны җиңеп, сорануга бардым.
Мәхмүтнең эчен, әйтерсең, ут көлтәсе ялмады – бөтен гәүдәсе кайнарланды. Рәнҗү белән хатынына карады:
– Их, син, – диде ир. – Утлы адымга баргансың!.. – Ул эчтән сызып, бер мәл түшәмгә карап, якты дөнья белән бәхилләште. Уйлары белән бу йортта дөньялыктагы алыш-бирешне тәмамлады. Күңеле белән беренче гаиләсенә, үзе салган йортка тоташты. Авыртулары онытылды. «Мин гаепле!» – диде эчке аваз. Бер генә сүзгә дә җавап бирмәгәч, өйдәгеләр: «Мәхмүт телдән калды», – диделәр. Сөйләшә ала иде, кем нәрсә дисә дә, авызын ачып бер сүз әйтмәде. Бары ятагы янына Хәбир белән Зөлхәбирә килеп баскач кына, аңкавына ябышкан телен әйләндереп: «Гафу итегез, улым, кызым!» – дип пышылдады. Алар нәни чакта сыенган матур әтиләренең коры сөяктән торган гәүдәсен, мәет төсендәге аксыл йөзен күреп, Зөлхәбирә кабат тетрәнде. Хәбирнең, җан әрнүеннән бигрәк, куллары әрни иде. Аңа хастаханәдә дәваланырга әйттеләр. Беркемне тыңламыйча, кулларын сары мазь сылап, бинт чорнау белән шул көнне үк авылга качып кайтты. Зөлхәбирәнең игътибар итәсе генә килми иде. Баз авызы янында һушы китеп егылып торганнан бирле, колагыңда ниндидер шау ишетелә. Менә шул аваз, әтисе янында тагы да көчеп китте. Диңгез шавы бит бу! Шаулап ярга кага да кага бу дулкыннар... Юк, нидер чыжылдый, бызылдый, сызгырып та җибәрә кебек. Сәлия апасы каршы алганда, аңа бу авазлар ысылдау кебек ишетелгән иде.
Мәхмүт күзен йомды, тирән итеп сулыш алды. Уфылдаган аваз чыгарып калтыранып китте. Зөлхәбирә күзен дә алмый әтисенә карап тора. Шау-шулы җиһанда әйтерсең, Хәбир дә юк, әтисе белән икесе генә. Әтисе дә тибрәлә, ул да...
– Ыш-ш-ш...
«Әллә тилерәмме икән?» – дигән уй да йөгерә башыннан. Битләре буйлап шаулап яшь коела. Аны берничек тә туктатып булмый, колак шаулавын да...
Төгәл бер тәүлектән Балантау авылына хәсрәт иңде. Газраил, бер сәгать аерыма белән, башта Мәхмүт җанын, аннан, тәне пешүдән йөрәк өянәге яңарган Халисәнең җанын алды. Тагын ярты тәүлектән авыл зиратында янәшә ике кабер калыкты. Куркынган йөзле игезәкләр озак кына биек-биек тирәкләрнең шомлы шавы кочагында кызыл балчыклы ике калкулыкка карап тордылар. Ана карыныннан парлап, кулга-кул тотынып дөнья каршына чыккан ике җан (әниләре шулай дия иде!), бу юлы да уртак язмыш кочагында икәүләп калдылар. Ә язмышлар балан күк ачы иде. Зөлхәбирәнең бу хәсрәттән кемгәдер ышыкланасы, һич югында туганы кулыннан кысып тотасы килә. Күңеле инештәге язгы ташу сыман актарыла, чыртлый. Кыңгырау кебек өзлексез чыңлап торган бу җиһанга ул эчтән генә үксү белән бер сүз тәкрарлый: «Мин төшердем утлы шырпыны, мин, мин! Мин гаепле!» Һәм ул үзен белештермәс дәрәҗәдә, капылт Баланлы тауга чабып китә. Аның артыннан ак канатлы фәрештә сыман, бушап чишелеп киткән бинтларын җил иркенә биреп, Хәбир йөгерә. Сулулары каба, тау итәгендә тәгәрәшеп елашалар. Зөлхәбирә:
– Мин яндырдым, мин үтердем әнине! – дип ярсып такмаклап үкси. Хәбир, чәбәләнеп, гасабиланып, тотлыга-тотлыга:
– М-мин к-кер-росинлы ф-ф-ләгене а-ау-да-дардым. М-мин гаепле! – дип, Зөлхәбирәне юатмакчы була. Хәбир үзенең тотлыгуын аңлап кабат эндәшми, куркынган күзләрен тау түбәсендәге саргылт ташларга төби.
Хәбирнең җанын туктаусыз үкенеч ашый: «Таң каршылыйсы көнне фляганы аудармаган булсам, базга керосин түгелмәгән булыр иде... Мин гаепле! Мин!!!» – дигән уй һич башыннан чыкмый...
«Җылы түгел, кайнар бу җил!» – Кыз шешенке күз кабакларыннан сызык кына булып күренгән күзләрен йомып, кызарынган йөзен җилгә каршы куеп тын калды. Колак төбендә галәм шавы гына тынмады:
– Ф-ф-ф, ш-ш-ш, с-с-с, ч-ч-ч...
Җил сызгырып исә: «Ш-ш-ш, с-с-с..» Җил генә түгел шул, галәмнең ниндидер авазлары кушыла. Галәмнәнме икән? Аңа гына ишетелә микән?
***
Башта Мәхмүтне, аннан Халисәне җирләделәр. Озатучылар арасында бер төркем – игезәкләрнең барлык классташлары белән Нәфилә Ситдиковна иде. Шул көннән классташлардан Зилә, Хисмәт, Минвәли генә сукмакны суытмадылар. Бу хакыйкатьне аңлау Зөлхәбирәгә үз көченә таянырга кирәклеген аңлатты, аны тагы да ныгытты. Өйләре – урамның иң башында, иң кырый йорт. Бердәнбер күршеләре – Мәрдан карт ялгыз яши иде. Ә каршыда инеш ага һәм Баланлы тау. Әниләренең туганнары яшьтән үлеп беткән, ә әтиләренең туганнары, Сәлиядән шүрләп, Халисәгә якынаймадылар, Мәхмүт абыйларының игезәкләрен якын итмәделәр.
«Минвәли!.. Хәбирдән кала, иң якын кешем! Барлык матур хыялларның да яшьлек иртәсендә янып юкка чыгуын һич югында Минвәли аңлыймы икән?..» Хыяллар юк иде Зөлхәбирәдә. Хәбирдә юк та юк! Вакыты белән тере мәет кебек тоела ул Зөлхәбирәгә. Чынлап та, игезәкләр күңелендә бернинди өмет, ышаныч кебек якты хисләр юк иде. Шулай да ниндидер көч иярли Зөлхәбирәне! Бәлки, янәшәдә Хәбир булып, аңа терәк кирәк булуын тоюдыр? Күңелдәге кайгыртучанлык, туган җанлылыктыр? Бәлки, шулайдыр... Әниләре аларга назны бербөтен итеп, әмма гел икегә бүлеп бирде бит.
Зөлхәбирә, гомерендә икенче тапкыр таң беленә башлаганнан кояш чыгышын каршылады. Бу юлы ялгызы, пыяла аша, тәрәзәдән карап. Бу серле, тыныч манзара аның күңеленә күчте. Ул аягына торып басты. Тыныч кына йоклап яткан Хәбир янына килеп, юрганын ипләде. Күңеленә бер төрле җылылык йөгерде. Ул беркемгә берни белдермичә, әнисенең киемнәрен киеп, җәйләүгә сыер саварга китеп барды. Мәдинә карчык намаз укый иде. Казанга укырга китәргә хыялланган иде бит. Берсенә керә алмаса, башкасына кергән булыр иде. Әнисе эштән кайтыр, уятыр, капка төбеннән озатып калыр иде. Әлбәттә, фермага түгел, каядыр бер уку йортына юнәлгән булыр иде Зөлхәбирә. Ә ул җәйләүгә китеп барды шул. Кызык, ә әнисе озаттымы икән аны? Кемдер әйдәкли сыман тоела аңа. Тын күккә карап алды кыз, аннан җиргә башын иде. Карарларны үзбаш хәл итәргә туры килә. Кем соң аның таянычы? Минвәлинең әбисеме? Рәхмәт аңа, рәхмәт! Тик Зөлхәбирәнең беркемне дә күрәсе килми, шул исәптән изге күңелле булса да, Мәдинә карчыкны да, хәтта көне белән Минвәлине дә...
Мәдинә карчык намаз өслегендә утырганда ук, кызның торып ашыгып чыгып китүен тойган иде. Эшләп кайткан Зөлхәбирә йөзендә яшәү куанычы барын күреп, шөкер итте. Карчык эндәшми генә балаларны күзәтте.
Зөлхәбирә күтәренкелек белән Хәбирне уятты. Егет йөзе балкыган туганын күреп, теләр-теләмәс кенә елмаеп куйды һәм үзендә көч тоеп сикереп үк торды. Зөлхәбирә Хәбирне ишегалдындагы юынгычка чакырып, аның битен юды. Ялангач җилкәсенә су сибеп җибәрде. Яшь күңелләргә яшәү дәрте үрләде. Балаларда иртәдән күңел күтәренкелеге булуын күреп, Мәдинә дә шөкер итте. Хәбир төзәлеп килгән кулларын инде төнлә бәйләми йоклый, көндез нәфис тире, кутырлаган урыннар кабат җәрәхәтләнмәсен өчен перчатка кия.
Унҗидешәр яшьлек игезәкләр хуҗа белән хуҗабикә сыман өстәлнең ике ягына кара-каршы утырдылар. Бу урыннар нәни чактан һич алышынмады. Бер ягы белән ике тәрәзә арасына терәлеп торган өстәл янында алар гел өчәү булдылар. Табынга утырганчы, әниләре юклыгын ныклап төшенмәгәннәр иде булса кирәк. Чөнки ул урынны Мәдинә карчык тулыландырган икән бит.
Әти-әниләре вафат булганнан соң беренче тапкыр әйбәт кенә итеп яңгыр явып үтте. Кичкә бер болыт әсәре калмады. Игезәкләр сөйләшми генә чәй эчтеләр, ә уйлар икесенеке дә бер төрле – әнә шул истәлекләр тирәсендә иде.
Зөлхәбирә, әнисенең үзенә зуррак булган бутыен киеп, кичке савымга китте. Матур итеп сеңдереп кенә яуса да, машина еш йөргәнгә, мамык кебек тузгып торган балчыклы юллар тәмам изелгән. Шифалы яңгыр да Хәбирнең күңелен тынычландыра алмады. Аның өчен бу яшәү яшәү түгел иде. Әйтерсең, җаны кисәкләргә өзгәләнә, газаплы уйлар тынгы бирми. «Ник кенә ашыктым чыгарылыш кичәсе көнне? Ник керосин нәкъ базга түгелгән? И әни! Нәрсә дип төштең инде син тозлы алмага? Барыбер үлә иде бит әти. Аны ашап терелсә иде ичмаса... Ә терелүе пычагыма идеме? Ул безне ташлап китмәсә, минем матай кылка булмас та иде...»
Зөлхәбирә туңып кайтты. Ә Хәбир кайнатырга чәйнек тә куймаган иде. Сузылып яткан да йокыга киткән. Мәдинә әбинең юклыгы да нык сизелде кызга. Хәбир уянып та карамады. Әйе, ул әнисе исән чакта да шундыйрак иде. Әнисе әрләсә дә, борынын салындырып, караватка барып ава, шуннан йоклап китә торган иде:
– Хәбир! – Зөлхәбирә игезәген төртеп уятты.
Хәбир күзләрен ачты. Ачты да, туганына күзен бер сирпеп алу белән кабат йомды.
– Хәбир! Тор! Син хуҗа кеше! Әни юк! Терлекләрне кара дип әйтергә кирәкмидер бит инде?!
– Ә?! Ә-әйе! И-истән ч-чыккан, гафу! Хәбир торып ишегалдына чыкты.
Зөлхәбирә чәйнектән салкын чәй агызып эчте дә ашарга әзерләргә кереште. «Бәлки, миңа караганда авыррактыр аңа?» дигән уй тынгылык бирми.
– Мин аудардым ул керосин бидонын, мин!» – дип, күкрәгенә сугып елады ул. Хәбир елаганда Зөлхәбирә еламаска тырышты. Әйе, ул көнне дә ул игезәгенә авыррактыр дип уйлап, хәтта әнисе үлүен оныта төште. Бәргәләнгән бертуганы үзенә кул салыр дип курыкты. Шуңа да ул аны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмады.
«Йә Алла, нигә озак тора?» Кыз кайнап торган шулпаны кысып, ишегалдына ашыкты. Ишекне ачуы булды, Хәбиргә килеп бәрелде. Туганы баскыч төбенә утырган да гамьсез генә тәмәке көйрәтә. Исән-имин хәлдә аны күрүенә кергән шатлык хисе бераз кителде – тәмәке тарта башлавын беренче тапкыр күрүе иде.
– Хәбир?! – Кызның тавышы таләпчән яңгырады.
– Бә-бәй-ләнмә! – Шундый төксе аваз! Үзеңне читкә тибәрү, шул ук вакытта игезәгенең бу үтенечендә бөтен дөньяга битарафлыгы аңлашылды.
– Хәбир! Бәгырькәем! Алай итмә инде. Борчылма дим! Миңа да авыр бит! Син гаепле түгел! Сәлия апа гаепле. Ул килмәсә, әни төшми иде базга.
– Б-булды! Ка-каб-бат-лама бү-үүтән. – Хәбир кискен генә Зөлхәбирәне үзеннән этеп җибәрде дә ачу белән тәмәкесен җиргә ыргытты. Көтелмәгән кагудан кыз дертләп китте, шундук күз яшен эченә йотты. Инде ул Хәбирне энесе итеп кенә түгел, үзен әнисе урынында калган дип хис итте. Ничек юата иде, әнисе, елап кайткан улын?.. Ул бертуганын кабат кочты, маңгайга маңгаен терәде:
– Елама! Без икәү бит! Безгә нык булырга кирәк!
Әнисе сүзләре! Бары «өчәү» дигәнне генә «икәү» сүзенә алыштырып әйтте. – Әни рухы риза булмас елап утырганга! Мәдинә әби: «Еласагыз, гәүдәләре
суда ятар, еламагыз!» – диде.
Дәвамы бар.
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев