Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)

"Ут" берничә адым атлап җиргә – ишегалды уртасына ауды. Хәбир югалып калды. Әнисе торырга талпынган сыман кулларын алга сузды, мизгел эчендә кире төште һәм хәрәкәтсез калды. Коточкыч күренеш: әйтерсең, яшен сугып сындырган агач газапланып яна, ә ул агач кына да түгел – газиз ана. Бала, киселгән агачтай – кинәт җиргә тезләнде, куллары белән суккалап ут сүндерергә кереште...

Романның башын монда басып укыгыз.

Утлы адым
Бер Халисә генә түгел иде шул балаларын укытасы килүчеләр. Сәгыйть Сәйфиевичның чыгарылыш укучыларын колхозда калырга үгетләве хупланмаган сүз булып аңлашылды. Һәрберсе китәргә җыенды. Классташларның очрашулары сирәгәйде. Шундый көннәрнең берсендә Суфия Лилияләргә килде. Нияте – беләсе килгән сорауларына җавап табу иде. Әтиләре авырганга кәефе дә начар. Белә иде – терелә торган түгел...
– Бер классташны да күргән юк минем... Зөлхәбирә конкурстан үткәнме икән? – диде ул ерактан урап тормый гына.
– Үтмәгән шул. Нишләргә дә белми. Өеннән чыкмый ята. Минвәли минем янга көн дә килеп, чакырып чыгар, дип аптыратып бетерде. Әнисенә әйтергә уңайсызланып йөри Зөлхәбирә. Кара аны, беркемгә дә әйтмә моны!
– Юк, миннән кайчан сүз чыкканы бар инде. Ә калганнар?

– Зилә университетка кергән.
– Ай-яй! Чатан гына үзе, ә, кергән диген, ә?! Кызганып алганнардыр инде. Лилия Суфияның бу сүзен ошатмады.
– Бишлегә биргән ул имтиханнарын. Син беренчесен үк бирә алмадың да барлык кешене пычратасың. Алай итмә, Суфия. – Лилия үзе дә студент булу-булмавына шикләнә иде. Алдан белешкән, «майланган» танышның сүзе әлегә билгесезлектә тора. Шуңа да Суфия сүзе аның күңеленә сыймады.
– Әзерләнмәдем дә мин. Әзерләнсәм, керә идем. Ярты авыл «Теплоконтроль»дә эшли. Тулай торагы бар. Миңа китү важно...
Өлешчә белсә дә, Зөлхәбирә һәм Хәбир белән Суфиялар гаиләсенең тарихы турында күбрәк кызыксына иде Лилия. Шуңа да нәкъ менә хәзер сорарга булды:
– Суфия, синең әтиең Мәхмүт абый иң беренче кемгә өйләнгән соң ул?
– Әти берьюлы ике куян артыннан куган. Безне калдырып, Зөлхәбирәләрнең әнисе Халисә апага өйләнгән. Өйләнсә дә, әни белән араны суытмаган. Ә әни миңа йөкле калган. Мин бит чекри, беләсең. Гел аларга бара идем дә, әни өйрәтеп җибәргәнчә, әтинең алдына менеп утыра идем. «Сине сагындым, безгә кайтыйк инде!» – дия идем. Халисә апа белән әти әрләшәләр иде. Нәрсә дип әйтешкәннәренә кадәр кайтып сөйли идем. – Суфия көлә-көлә сөйли. – Ә әни, тагы да өйрәтеп җибәрә иде мине. Мин чатнатып сөйләшкәндә, Хәбир белән 
Зөлхәбирәнең әле юньләп теле дә ачылмаган, Халисә апаның итәге астыннан чыкмыйлар да иде. Кыргый иде алар. Мин шулай көндез килеп йөри торгач, төннәрен Халисә апа әтине куып чыгарган чакларда ул вакыт-вакыт бездә кунып китә иде. Аннан әни аны жәлләде. Бөтенләйгә бездә торып калды. Халисә апа әнидән көнләшә иде бит ул. Зөлхәбирә дә көнче! Мин Минвәли белән сөйләшкәнгә дә кара көя. Әллә иреме ул аның? Классташ кына ул аңа. Миңа да!
Лилия килешмичә башын чайкап куйды.
– Суфия! Киресенчә түгелме соң? – дип елмайды ул.
– Мин көнләшәмме? – Суфияның борын яфраклары киңәйде, агарды, йөзендә нәфрәт чалымнары пәйда булды. – Кит әле, нишләп көнләшим ди мин аннан? Казан егетенә кияүгә чыгам. Ул фатирлы, машиналы булачак! Кайтмыйм да мин авылга! Туйдым. – Суфия килештереп кенә кулын муеныннан сызып күрсәтте. – Әти безгә килмәсә, мин иркә кыз булып, матур киенеп кенә йөргән булыр идем. Нәрсәгә кирәк булгандыр ул? Гарык иттеләр гомер буе әрләшеп, сугышып... Әй-й... – Суфия йөзен чытып, читкә карады да кулын селтәде.
***
Җәйге матур тыныч кич. Халисә иркенәеп эшләде. Күңеле гадәттәгедән дә тыныч, басынкы иде. Сыерлар да шундый күндәм бүген: берәмләп аранга керәләр, савылып беткәч, ашыкмыйча гына чыгалар. Әйтерсең, бар җиһан, һич ялгышмыйча, бер тәртипкә буйсына. Хәтта Усали кушаматлы чыгымлаучы сыеры да (үртәлгән көннәрендә көндәше кушаматы белән орышкалый, Халисә) кермичә җәфалап, кудырып йөртмәде, тыпырчынмый гына саудырды. Әле Халисәнең савылмаган өч сыеры бар иде, уылдап үкереп эшләп торган мотор тавышы астында ишетелсен дип, кулдашы Мәүва кычкыра иде:
– Халисә-ә! Әкренбикә! Нишләвең бу? – Аптыраудан күзләре шар кебек булган Мәүва сәерсенеп, сораулы караш ташлады. – Бетердем! Көтәм! – дип терлекчеләр йортына ишарәләде.
– Кайт! Көтмә! Тау буйларын әйләнеп кайтам, – дип кычкырды Халисә, кулы белән кайтыр юлга ишарәләп.
– Ә, ярар алайса. Мин ашыгам, кайтам, яме?! – диде хезмәттәше тавышын төшермичә.
Халисә риза булып баш какты. Юк, ашыгасы килми иде аның бүген. Әллә нәрсә шунда, күңеле сүрән. Җай белән генә эшен бетереп, иң соңында гына сөт ташучы машинага сөтен салды. Чиләкләрне, саву аппаратын юып, махсус урынга куйды, юа-юа уңып беткән зәңгәр сатин халатын салып, элгечкә элде, шофёр һәм көтүчеләр белән җылы итеп саубуллашты.
Тауга карап, акрын гына авылга таба атлады ул. Әкрен генә караңгы төшеп килә. Дөнья нинди матур! Тынлык, серлелек! Тауга карап гомер итә Халисә. «Тауга карап тау булып булмый!» – дия иде әнисе. Тау үргә чакыра... Якыннан гына түгел, өй тәрәзәсеннән дә, караңгы тауга карап, авыл халкы йоклаганда, күпме шәл бәйләде ул! Шул тәрәзә буендагы өстәл янына басып, туйларга күпме чәкчәк, ничаклы бәлеш пешерде. Үзен Баланлы тавында басып торгандай итеп күзаллап, концертларда җырлады, үзалдына моңланып, күпме күз яше түкте... Ялгызың игез бала үстереп, кеше рәтеннән атлаулары, ай-һай, ничек авыр. Ничек тә укытасы, кеше итәсе иде бит! Хәбир район үзәгендәге училищеда шофёрлыкка укыйм, диде. Унсигез яше тулгач, улын бу көздә үк армиягә алырга мөмкиннәр. Кызы имтиханны биреп кайтканнан бирле, конкурстан үтүен тели, ә үзе никтер бик борчыла. Аңламый да, япа-ялгыз калудан куркумы, укыганда, ярдәм итә алмам дип борчылумы – аңлашыла торган халәт түгел иде бу анага. Дөрес, саклык кассасында акчасы бар барын. Мәхмүт Сәлиягә күчкәннән соң, сыеры игез бозау китергән елны берсен үстереп сатып, ашыйсын ашамыйча, киясен кимичә, сигез йөз сум итеп, процентлыга салып куйган иде. Арта-арта мең сумнан арткан инде менә. Бер сыер акчасы булган! Сөенеч! Ирсез ялгыз башка бит ул!
И-и Баланлы тау! Артык биек тә түгел инде син! Ә менеп булмады түбәңә. Толлык һәрчак итәктән тартты. Баш гел түбән иелде, күңел һаман сүрән булды. Байтак кына ачы балан белән сыйладың – йөзне чыттырдың... И-и баланлы, кыңгырау чәчәкле тау! Ә барыбер күңелгә якын, матур син!
Халисәнең балан бәлеше ашыйсы килеп китте. Бик ярата ул аны. Игезәкләр, кул астына кереп ярдәм итә башлаганнан бирле, ел саен, балан өлгереп, беренче салкыннар төшкәч, күпләп җыеп кайталар. Ул мичтә томалап пешереп, кышка әзерләп куя. Кышларын да әчкелтем-татлы бәлешләрен пешереп, сыйланалар. Авылдашлары мәҗлесләргә пешерүен сорасалар, гозерләрен үти. Авыл халкы аны, кайсы Халисә дип сораганда, «пирог Халисә» дия торгач, исеменә кушамат булып тагылды ул. Бүген дә вакыт соң дип тормас иде, пешерер иде дә, Зөлхәбирәсе узган ел берничә тапкыр барып җыйган баланны пешереп бетерде шул инде. Йа Алла, нинди балан тәгамлисе килү икән бу? Тансыклауны сабырлык белән бастырды. «Гомерләр бирсен, Ходай! Көз җитәр, ашарбыз, Аллаһ бирсә», – дип уйлады ул. Ә менә Сәлия белән уртак ире Мәхмүт Газраилне көтә икән, баланнар тәмләргә көзне көтеп ала алмас, диделәр...
Хәбир дә, Зөлхәбирә дә әниләренең кәефе булмавын сизделәр. Икенче гаиләдә гомер итсә дә, бер авылда яшәгәч беләләр: әтиләре үлем хастасы булып, урын өстендә ята. Инде кояш баеп, караңгылык иңеп килә иде, тагын да караңгырак булып, ишектән юан гәүдәле Сәлия килеп керде. Һич тә көтелмәгән кеше булуыннанмы, йөрәгенә ярамагангамы, Халисә дерт итеп сискәнеп китте.
– Нихәлләр! Килдем әле. Куып чыгармасагыз. – Көр тавышлы Сәлия шул рәвешле аваз салды.
Игезәкләр Сәлия бусагадан үтү белән җитез генә алгы якка чыгып киттеләр. Халисә, чынлап та, көндәш булып яшәгән Сәлияне бусагасыннан атлап керер дип, һич тә уйламаган иде. Әдәп-әхлак белән гомере буе исәпләшеп яшәгән хуҗабикә теләр-теләмәс кенә йөзенә елмаю кундырды:
– Нишләп куыйм, ди? Килгән кешегә капка-ишек ачык. Түргә уз, димим. – Олы мич буена өстәл яныннан артсыз урындык китереп куйды...
– Утырып тормыйм. Беләсеңдер, Мәхмүтебез авырый... Саташа, алмаша. Сиңа эндәшә. Кичә әйбәт иде әле, озаклап сөйләште. Тозлы алма ашыйсым килә, диде. «Каян алыйм?» дим, тозласам да, тиз генә өлгерми бит әле ул. Ә ул инде... (Сәлиянең тавышы югалды, яшенә төелде) сүнеп бара. Бер мәл әйтә: «Халисәдә бардыр», – ди. «Элеккечә агач кисмәккә, арыш саламы белән аралаштырып тозлагандыр», – ди. Алмашамы дисәм, үзе: «Барма, сорама!» – ди. Әрләшеп йөрер дип уйлыйдыр, шуңа синнән сорамаска әйтәдер дип, бүген килдем инде менә. Үлсә, үкенече булыр. Аның хакын хаклап килдем катыңа. Булса, кызыңмы йә улыңмы булса да китереп китсен әле.
Халисә мичкә терәлде дә бер ноктага төбәлеп, уйга калды. Баз түренең караңгы почмагында, ашалып бетмәгән әнис белән антоновка алмасы тулы агач кисмәк күз алдыннан үтте. Ул Мәхмүт яратканча, арыш оны һәм балдан ясалган сосланы арыш саламы белән катлап, ара-тирә карлыган яфрагы да тезеп тозлаган иде. Әйе, ире яратканча, Мәхмүт үзе өйрәткәнчә...
Элек ире, салкын тидереп авырганда да, «тозлы алма ашап кына терелдем», 
дия иде шул. Агачыннан өзеп алган алманы да тоз сибеп ашый торган иде. Менә хәзер ачу белән «тозлысы булмаса, алмагачтан өзелгәненә тоз сибеп ашасын!» дип кенә әйтер иде лә Халисә, әмма вакыты ул түгел, кеше кадәр кеше дөньяда соңгы тәгамнәрен җыя...
Халисә гомерендә беренче тапкыр килгән кешене капкага кадәр озатмады. Сәлия ишекне ябу белән кунакка үзе тәкъдим иткән урындыкка лап итеп утырды. Сәлия белән бер авылда яшәп, бер сукмактан йөреп, унике ел эчендә беренче тапкыр сүз алышулары иде бу. Аларның сүзләре гел шул бер Мәхмүт турында булырга язган икән. Моннан унике ел элек тә, хәзер дә... Үпкәләр күптән онытылган инде, язмышка да буйсынылган иде. Тик барыбер Сәлиянең бусагасыннан атлап кермәячәк Халисә. Ул утырган килеш салкын мичкә сөялде дә яшьле күзләрен бер ноктага төбәде.
Авыр бәдәнле Мәхмүтне ябыккан авыр хаста буларак күзаллап карады. Ахыр чиктә тәрәзә буена килеп, караңгылыкка төбәлде. Кинәттән борылып, шкаф эчендәге чите китек касәдән гәрәбә муенсасын кулына алды, аңа озаклап карап торды. Аннан елмаерга тырышып, муенсаны муенына такты. Кәефе киткән саен кулына гәрәбәләрне ала... Йөзенә сарган сагышлары тарала, иреннәренә елмаю куна. Бүген дә гәрәбә муенсаны муенына тагу белән күңеле күтәрелеп китте. Җиңел адымнар белән мич башыннан Мәхмүт истәлеге булган тутыкмас корычтан ясалган кечкенә чиләкне алды. Озак тотылмаганга кат-кат юды. Әллә ни шунда, каядыр җаны ашкына, кабалана. Уйлары Мәхмүт белән аралаша... Акрын гына атлап килеп, иңбашына кызы башын куеп кочканына да сискәнеп китте Халисә.
– Әни-и! – Зөлхәбирә ялварып әнисенә карады. «Тынычлан!» диюе!
– Кызым! Бездән калмасын! Үлсә, үкенечкә калыр, – дип, әйтәсе сүзләрен тезде, Халисә. – Әйдә, яктыртып торырсың. Менә шырпы! – Ана кызы кулына шырпы тоттырды. Үзе дә бер капны кесәсенә салды. – Яктыртуың да ул кадәр кирәкмәс, янымда булуың кыюлык өстәр. Шушы нәни чиләккә тозлы алма тутырып алып меним. Хәтерлисезме? Имән кисмәкне, алманы тозлап эшен бетергәч, атагыз белән икебез төшерә идек базга. Үткән көз Хәбир төшереп куйгач та: «Җүнләп ашалмый да, нигә мәшәкатьләнәбез», – дип, үз-үземне әрләгән идем. Менә атагызга соңгы тәгамнәрен җыярга кирәк булган икән әле ул.
– Әйтмә атагыз дип!
– Кызым! Алай димә. Ата белән ананы сайлап тумыйлар. Сезнең атагыз берәү генә! Алып менү белән икегез илтеп кайтыгыз! Дөньялыктагысы дөньяда калсын!
Зөлхәбирәнең Суфияларга аяк та басасы килми иде.
– Вакыт соң инде, иртәгә иртән барырбыз, әни, базга да иртәгә төшәрбез.
– Җәйге кичтә бу вакытта беркем дә йокламый. Авыр хасталы йортта төн йокысы юк та юк. Үлеп тә китәргә мөмкин... Җәйге төн сәламәт кешегә генә кыска ул... Әйдә, кызым! Төшмәгән баз түгел!
Зөлхәбирә ирексездән әнисенә иярде. Чынлап та, әниләре куркусыз иде аларның. Сарайны ачып керделәр. Керосин исе, әллә бензин исеме, тәгаен белмәде Зөлхәбирә, күңел болгаткыч ис борынны яра. Монда Хәбирнең мотоциклы да тора, керосинлы фляга да бар. Чыгарылыш кичәсе көнне, мотоциклы авып, багыннан бензины түгелгән иде булса кирәк. Сарайда көчле ис шул көннән бирле саклана. Әниләре сарайның туфрак идәненнән шул түгелгән өлешен көрәк белән алып түгәргә кушкан иде. Тик Хәбирнең һаман да кулы тимәгән булса кирәк.
– Кызым, мин яктырт дигәндә генә сызарсың шырпыңны яме. Мин җирен аягым белән тойсам, кайда икәнен чамалыйм...
Әнисенә якты булсын дип, баскычтан түбән төшкәндә, Зөлхәбирә шырпы сызды. Әнисе төшкән саен аңа куркынычрак була бара иде. Караңгыда яктылык сирпүче гәрәбә муенса күренеп китүе дә күңеленә ныклык бирмәде. Ул дөм караңгылыктан шүрли, шуңа да, кызыксынса да, таудагы «штаб»ка да төшмәде. Әнисе дөм караңгы базга төште дә юк булды. Шырпы янып бармагына таба килә. Зөлхәбирә бары шырпыга таба гына карап тора.
– Ай! – Ялкын бармагына таба килеп пешереп алды. Янып бетмәгән шырпы аска таба төшеп китте һәм баз эчендә гөлт итеп ут кабынды, битенә ялкынлы кызулык китереп бәргәндәй булды. Ул куркуыннан каты итеп кычкырып җибәрде һәм артына утырды. Баз авызыннан кеше сурәтендәге ялкын менеп килә иде кебек. Ул, һушы китеп, сарайның җир идәненә ауды...
Бу вакытта атасы белән бәйле авыр хатирәләрне күңеленнән кичереп, Хәбир капка төбендә утыра иде. Зөлхәбирәнең ачыргаланып кычкыруына ишегалдына атылып керде һәм сарай ишегеннән утлы гәүдә чыгуын күрде. «Ут» берничә адым атлап җиргә – ишегалды уртасына ауды. Хәбир югалып калды. Әнисе торырга талпынган сыман кулларын алга сузды, мизгел эчендә кире төште һәм хәрәкәтсез калды. Коточкыч күренеш: әйтерсең, яшен сугып сындырган агач газапланып яна, ә ул агач кына да түгел – газиз ана. Бала, киселгән агачтай – кинәт җиргә тезләнде, куллары белән суккалап ут сүндерергә кереште. Баш миңгерәгән, әмма анага сугарга күңел кушмый, утны да сүндерми булмый, ялкын да кимеми. Ул күзләрен күккә төбәп, ялвару, гаҗизләнү, үкенү хисләрен укмаштырган аңлаешсыз авазлар чыгарды. Өйдән сарайга таба тарттырылган бауда җәймә булуын күреп, аңына тонык уй килде. Ул шуның белән әнисенең өстен каплап кочты. Ут сүнде кебек. Хәбир өчен дә бар дөнья сүнде. Болар барысы да бер мизгелдә үтте. Әни үлсә?! Баш миендә врач чакырырга дигән уй калыкты. Ул җәймәне ачты, кара көйгән киемле әнисен күреп, тагын да аңгырайды. Җитез генә чабасы иде, килеп чыкмый. Аяклар тыңлаусыз, адымнар ышанычсыз... Шулай да, зәгыйфь аңы Хәбирне иярләп, капкадан алып чыкты. Бәхеткә, алар турысыннан үтеп барган Нәфилә каршына чыгып, куркынган күзләре белән төбәлде дә, тотлыга-тотлыга:
– Ә-ә-әнийй, у-у-ут, я-яа-а-а-нды-б-бе-ет-те, ух-х-х... – Егет шашкан кыяфәттә җиргә тезләнде, – ү-үләм-м, ү-ү-үл-де... – дип, битен учлары белән каплады, тагы да җиргә чүкте.
Укытучы берни аңламады, кабатлап сорамады. Фаҗига булуын сизенеп, ачык капкага томырылды. Хәлне күреп, бермәлгә өнсез калды һәм каршы күршеләре Мәрдан картның тыштан таяк кына терәп киткән телефонлы йортына бәреп керде...

Дәвамы бар.

"КУ" 9, 2020

 Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев