Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Караңгы төндә бүген ничә күңелдә учак кабынды?! Ул ялкынсыз, утсыз учак әле пешерә, әле туңдыра. Ул, ул – мәхәббәт дип атала бугай... Ә кем әйтә әле аны ялкынсыз, утсыз дип?!. Минвәли аланнан ерак китми генә чәчәк эзләде. Ай нуры, учак яктысы төшкән аланда бары бер генә кыңгырау чәчәк күренде...
Тәүге таң
Минвәлинең әтисе Кадыйр, күп ашлык суктырган өчен «Уңыш бәйрәме»ндә куе зәңгәр төстәге бишекле «Урал» мотоциклы белән бүләкләнгән иде. Әлбәттә, бишеген салдырып торганнар. Аңа утыру да бер мәртәбә иде.
Мотоциклга утыргач, ул егетнең күлмәгеннән каптырып тотты. Минвәлинең дә кызның кулы кагылуга, күңеле җилкенде, газга басты. Ә Зөлхәбирә, тизлектән куркып микән, Минвәлине биленнән кочаклап ук алып, егетнең киң җилкәсенә яңагын куйды. Аның егет кочагына сыенып, күп тапкырлар басып торганы булса да, үзе кочаклаганы юк иде әле. Шулкадәр рәхәт минутлар иде бу. Тимер чапкын җиһанны рәхимсез кисеп бара. Ә, юктыр?! Берничек тә рәхимсез була алмый ул! Ихлас сөю хисе белән өретелгән ике яшь йөрәк җиһанны ерып, Яшьлек аланына ашыга, керсез саф хисләрен иярләп, олы тормышның үренә беренче учакны ягарга ашкына. Әйе, беренче! Әмма ул учак ялгызныкы да, парлыныкы да түгел. Ул яшьлекнең хыялый уйдан туган күмәк учагы!..
Яшьлек аланы гасырлар буе үзгәрми. Һаман шул! Шул ук аланлык... Бары агачлары гына картая бара. Аска карасаң, әүмәкләнеп тәгәрәп төшәрдәй сөзәк тау итәге; ә аның итәк очында саф күз яшедәй чиста сулы инеш ага. Тауның уң як өлешендә балан агачлары үсә. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан дип фаразлана. Алтын көзләр җиткәч, балан куакларының яфраклары кызгылт-көрән төскә кереп, балан тәлгәшләре кызыллыгына кушылгач, тирәлек янар тауга әйләнә. Өскә карасаң – серле биеклек! Менү җиңел түгел! Түмгәк-түмгәк ташлы, урыны-урыны текәлеге белән баш әйләндергеч. Барыбер ымсындыра! Балантау авылының һәр чыгарылыш класс укучылары менә анда. Ак ташларга утырып, таң аттыру – балантаулыларның гореф-гадәте!
Яшь йөрәкләр кабызган учак телләре күккә үрли... Шаярдылар, уен-көлке тынмады. Һәркем учакка чыбык-чабык ташып салды. Күңелләрдәге уртак хыяллар, имтиханнар тапшыру турындагы борчулар, һөнәр сайлау сер булудан туктап, уртага салынып сөйләшенде.
Учак ялкыны һаман күккә үрли... Вакыты-вакыты белән өтеп ала. Учак – учак инде, пешерә дә, кабат үзенә чакыра, күңелне канатландыра.
Булат, гадәтенчә, бөдрә чәчен сыпырып куйды да гитарасын алып, уйнап җырлап җибәрде:
Бөдрә чәчең тараладыр,
Таратып караган юк.
Нинди була ул мәхәббәт –
Яратып караган юк.
Суфия, җитез генә Булат янына килеп басты, бер кулын егетнең иңбашына куеп, җырга кушылды:
Аклы күлмәк кигән идем,
Итәкләре киң икән.
Сандугач сандугачка тиң,
Ә мин кемгә тиң икән?
Ә кушымтаны алар бергә җырладылар. Булатның көчле, матур тавышы янында Суфияныкы чак ишетелә:
Әй гитара, әй гитара,
Көмеш микән кыллары?
Ничек кенә булмасын: җырдамы, сөйләшүдәме, ир-егетләр тавышына хатын-кызныкы да кушылса, тормышның күзгә күренмәс үлчәве тигез тирбәлә кебек. Хәзер дә менә шулай булды. Җыр күңелләрне җилкендерде. Һәрберсе ниндидер ризалык кичерә иде.
Җыр! Нинди халәткә генә кертмисең син кешене?! Караңгы төндә бүген ничә күңелдә учак кабынды?! Ул ялкынсыз, утсыз учак әле пешерә, әле туңдыра. Ул, ул – мәхәббәт дип атала бугай... Ә кем әйтә әле аны ялкынсыз, утсыз дип?!.
Минвәли аланнан ерак китми генә чәчәк эзләде. Ай нуры, учак яктысы төшкән аланда бары бер генә кыңгырау чәчәк күренде. Тапканына канәгатьләнеп, ул да булса кыңгырау чәчәк булуына куанып, тиз генә учак янына ашыкты... Ә Зөлхәбирә шулкадәр чибәр, хәтта озынча борыны да шулкадәр килешә үзенә. Ул күпне күргән Баланлы тауның барлык сагышын моңлы авазына салып, җилләргә тарата сыман. Әле генә гел көләргә әзер иптәшләре моңсуланып калган, хәтта бераз бөкрәя төшкән сыман. Учак ялкыны йөзләрендә туктаусыз уйный.
***
«Штаб»ка бер-бер артлы төшеп карадылар. Егетләр алдан ук шәмнәр алып килеп куйган булганнар. Хәбибрахман әйткән өстәл юк, уртада агач әрҗә генә тора. Җирдә төпләмәсе белән ниндидер газета ята. Мөгаен, җәеп утыру өчен кемдер алдан кайгырткан. Хәбибрахман кабызган шәмнәр рәтләп янмадылар – төтәсләнделәр. Шуңа да баздан тиз менделәр. Зөлхәбирә төшмәгәч, Минвәли дә өстә калды.
– Нигә кирәк булды инде моны казу, иптәш комсорг? Барыбер яңгыр яумады бит? – дип әйтеп куйды Хәбир.
– Ни дигән сүз инде бу?! Яумавы яхшы бит. Шундый җылы төн, их! – Безнең бәхеткә! – диде Лилия, киң сулыш алып.
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев