Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Бүген алар чын күңелдән, беренче тапкыр тартынусыз үбештеләр. Шул мизгелне исенә төшергәч тә, тәненнән рәхәт бер ләззәт үтте. Минвәлигә Суфия да гашыйк бит әле. Көнләшүен яшереп тә тормый...
Егерме бер сәйлән
Яз иртә килде. Унынчы класс укучылары имтихан чорына керешкәнче дип, традицияне дәвам итеп, клубта концерт куйдылар. Җырга оста Зөлхәбирә моңлы итеп җырлады. Суфия да, Зөлхәбирәдән калышасы килмичә, көйгә салып, такмак башкарды. Лилия шигырь сөйләде. Тышы чүпрәк кебек йомшап беткән «Пионер сәхнәсе» китабыннан алып, скетч куйдылар. Малайлар да күпләп катнашканга, концерт бик озын булды һәм оешкан төстә үтте. Мәктәп директоры сәхнәгә күтәрелеп, уңышлар теләде. Колхоз председателе концертларга йөрми иде, ул да сүз алгач, ник килгәне аңлашылды тагын үзе...
– Бакчый, тезелеп торасыз – сәйләнмени? Бер айдан сезнең өчен соңгы кыңгырау чыңлар. Шула-ай! – Олы гәүдәле Сәгыйть Сәйфиевич ак күлмәгенең якасын ныклап буган галстугын бушаткан сымак итенде дә моңсуланган кыяфәт чыгарды: – Кызым Гөлсем дә өйдән чыгып китә дип... – Нидер әйтә башлаган иде, тәмамларга кирәк дип тапмадымы, тиз генә башкага күчте: – Әйе, укырга кирәк! Тик, чыгып китәргә ашыкмагыз, яшь авылдашлар! Карап утырдым, бигрәк кечкенәләр кебек тоеласыз. Ашыкмагыз әле, әнкәләрегезнең мичтә пешкән кабартмаларын ашап тазарыгыз, көч җыегыз! Шула-ай!
Залда көлешкән тавышлар ишетелде.
– Кызык ук түгел шул, – дип дәвам итте председатель. – Без идарәдә быел да шундый карар чыгардык. Бер елга классыгыз белән колхозда калдырырга! Бер ел эшләгәч, көрәйгәч, китәрсез, теләгегез булса. Укырга кайчан да соң түгел! Алдагы елгыларның күбесе калды. Беләсез, бүгенге көндә авылыбызның уңганнары, горурлыклары алар!
Колхоз рәисе эш аты иде, телгә осталыгы әллә ни юк. Ихлас күңелле һәм ярдәмчел булганга, халык ярата үзен, шуңа да рәиснең һәр сүзен җөпләп алкышлап алдылар.
– Тарихтан укып беләсез, Ломоносов Мәскәүгә карт егет булгач кына укырга киткән. Күсәк дип үртәгәннәр, имеш.
Халык кабат дәррәү көлешеп куйды.
– Шула-ай! Бу көздә үк дүрт-биш егет армиягә китәчәк!.. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: беләсез, бер-ике ай бар бугай инде, Совет сугышчылары Әфганстаннан чыгарылып бетте. Сугышлар юк, дөньялар тыныч! Шөкер! Һәм дә тыныч булсын!
Ир балалы гаиләләрне куркытып торган Әфганстан сугышының туктавы зур шатлык иде, әлбәттә. Ләкин балалары бу елда мәктәп тәмамлыйсы балантаулыларны, колхоз рәисенең авылда калырга чакыруы күбесенең күңеленә хуш килмәде. Хәер, арткы рәттән хуплап: «Яшьләр кирәк, кирәк!» – дип кычкыручы булды-булуын.
Клубтан кайтканда, апрельнең карлы-бозлы баткак юлында Суфия сөрлегә-сөрлегә атлады:
– Хәзер менә, калды, ди! Гөлсемең калсын, җәме! – Әйтерсең, рәиснең үзе белән тузынып әйткәләште ул.
Мәктәптән дә, клубтан да гел бергә кайтучы Чишмәсу урамының өч кызы, холыклары белән өчесе өч төрле булсалар да, моңарчы үзара килешә беләләр иде әле. Быелларда гына каршылыклар күзгә күренеп арта бара.
«Ие, ие», – дип, Лилия сүзен куәтләгән саен тузына Суфия. Лилия, килешмәсә дә, яраклаша ала, йә сүз җөпли, йә уенга салышып үткәрә белә. Ә Зөлхәбирәнең эче поша, ләкин эндәшми калырга көч таба. Зөлхәбирә классташы Минвәли белән нык дуслашканнан бирле, аның гел гаебен табып, кимсетеп сөйләргә җай гына эзли. Моны үзе алдында сөйләмәсә дә, Зөлхәбирә нык сизә.
Зөлхәбирәнең исә бу мизгелдә сөйгән егете Минвәли белән игезәк туганы Хәбирнең армиягә китүен күзаллап күңелсезләнүе иде. Ә үзенә килгәндә... Әйе, Зөлхәбирә дә институтка, физматка керергә уйлап тора. Әнисе ни дияр? Үзе хыялын белдерергә дә яхшысынмый. Алар бит ялгыз әниләренә ике бала. Хәбир – армиягә, ә кыз укырга китеп барса, әниләре нишләр? Башы тулы әнә шундый уйлар.
– Мин авылда калам, Суфия! – диде Зөлхәбирә, сүзне юри башкага борырга теләп. – Без икебез дә арык синең белән. Пред кабартма ашарга кушты. Бер ел кабартма ашагач, икәү китәбез, яме!
– Кабартма, кабартма! Калам дип күзеңне агартма! – Суфияның ачуы ташыды. Зөлхәбирәне үзеннән этеп үк җибәрде. Менә шул чак арттан Минвәли атлавын күреп, ачуы тагын да артты, үзен тыя алмады:
– Дурак мәллә мин авылда калырга, – дип кычкыра төште ул. – Китәм, кайтмыйм да мин монда. Рҗинкә бутыен өстерәп, ферма юлында әнә Гөлсеме йөрсен! Зөлхәбирә йөрсен! Мыштым гына атлыйсың, калыргадыр әле исәбең?! Укытучы булам, диюче!
– Калам шул.
– Кал шул! Артыңнан бер километр сөйрәлеп Минвәлиең килә әнә, бар, кал!.. Зөлхәбирә уңайсызланып куйды. Концерт мәшәкатьләре белән, аннан колхоз рәисенең авылда калырга кыставыннан, әниләрен ялгыз калдырмас өчен Хәбир армиядән кайтканчы авылда калырга микән дигән уйлар белән күңелсезләнеп, сөйгән егетенең һәрчактагыча озата килүе дә ничектер исеннән чыккан иде бүген.
Зөлхәбирә өйгә кергәндә, игезәге Хәбир инде йоклап киткән, ә әнисе кызын көтә иде. Тик торырга күнекмәгән куллары шәл бәйли. Бергәләп чәй эчкәндә, шуны аңлады: Хәбир әниләренә колхоз рәисе сүзен ирештергән икән инде.
– Кызым! Калмыйсың авылда. Укырга кирәк! Син бу йорттан очасы кыз бала. Укуың яхшы. Хәбир әрмиягә китә, мин ялгыз кала дип, тормышыңны авыл белән бәйлисе түгел! Бер ел колхозда эшләгәч, авылга күнегәсең ул. Вакытында кит! Сәгыйть әйтер, әйтми ни. Паспорт бирми интектереп, авылга беркеткән заманнар артта калды. Укы, кеше бул! Ике ел бер нәрсә түгел ул. Хәбир әрмиягә барыр да, кайтыр да. Аннан тагын күз күрер. Егетең белән дә матур гына йөрегез! Әйтер сүзем шул. Ул малайның да, ни атлы әле Кадыйр малае, әрмиягә барып кайтасы бар. Син укый торырсың. Вәт, шулай, кызым.
Зөлхәбирәнең йөзенә кызыллык йөгерде.
– Минвәли исемле. Рәхмәт, әни! – диде ул, оялып кына.
Белә шул әнисе егет белән йөргәнен. Минвәлинең дә әти-әнисе дуслыкларын белә. Кадыйр абыйсы очраган саен: «Безнең килен!» – дип шаярта. Сөешеп йөрүләренә бер ел тула. Минвәлинең ике кыз туганы бар. Алар да Зөлхәбирәне бик якын итә. Зөлхәбирәгә Минвәли бик ошый. Беләкләрендә көч уйнатып, спортзалда волейбол, баскетбол уйнаганда, кызның күңелендә соклану, ярату хисе гөжли. Үзе сиздермәскә тырыша. Муеннан гашыйк ул аңа. Һәм... кабарынкы кара чәчле, озын зифа буйлы, чиста ак йөзендә килешле нечкә генә мыек тибрәнгән егеткә кем битараф була алыр икән?! Бигрәк тә сине хөрмәт итеп, кайгыртучанлык күрсәтсә, мәхәббәтен белдерсә! Белдермәсә дә, Минвәлигә Суфия да гашыйк бит әле. Көнләшүен яшереп тә тормый. Суфия белән Зөлхәбирә икесе ике гаиләдә яшәп, асылда бер ата балалары булсалар да, көндәш әниләре бер-берсе белән тату яшәмәгәнгә, туганлык хисе бөтенләй юк. Соңгы вакытта аралашулары да Лилия белән дус булганга гына.
Зөлхәбирә бүген дә йокы алдыннан Минвәлине күз алдына китереп ятты. Дымлы кулларына тотынган кебек булды. Ак йөзенә күзләрен тутырып караган сыман хис итте. Тукта, ә күзләре, күзләре нинди төстә соң әле? Һич белми Зөлхәбирә. Шул күзләргә караса, югалып кала... Бик, бик рәхәт аңа. Күзләрен йомса, Минвәли белән янәшә басып торганны шәйли. Кабат кулларыннан кысып тоткан кебек була. Кызык, аларның мәхәббәте көннән-көн көчәя. Мәктәптә бер-берсенә тартылалар. Аерылышасылары килми. Кыңгырау чыңлап, дәрес башлангач кына, аерым парталарга утыралар.
Ә бүген алар чын күңелдән, беренче тапкыр тартынусыз үбештеләр. Шул мизгелне исенә төшергәч тә, тәненнән рәхәт бер ләззәт үтте. Ә үзе, оялып, тиз генә баштанаяк юрган белән капланды. Һәм елмайган килеш йокыга китте...
***
Кыш буе кар күп яуганлыктан, Баланлы таудан эреп төшкән көрт сулары инешне ярыннан ташытты. Әле ике ай элек кенә атна ахырында клубка чыккач йә спортзалга волейбол уйнарга баргач, тиз генә таралмыйлар, клубтан әйләнгеч юлдан – инеш буен урап кайталар иде. Унынчы класс укучыларының уйлары җитдирәк: уен-көлкеле сөйләшүләр дә элеккечә түгел – чама белән генә. Хисмәт тә караган киноларын, гадәттәгечә, җентекләп сөйләп тормый. Алар классындагылар һәр сишәмбе була торган политинформация дәресе башланганчы: «Время»дан ни күрсәттеләр әле?» – дип, белгәннәрен дә Хисмәттән сөйләтәләр иде. Ә аңа шул гына кирәк, барысын да тәфсилләп сөйли.
Бүген сораганны да көтмәде. Әмма кәефе юк иде.
– Пред теге көнне клубта Әфганстанда сугыш бетте, дип кенә әйтеп куйды.
«Время»да Грузиядә булган митингны күрсәттеләр әнә. Болганалар анда. Бер якта – халык, икенче якта – солдатлар... «СССР таркала башлады!» – дип борчыла әти. Ил бер бөтен булса гына яхшы, дип әйтә. Литва да суверен, ди хәзер, тагын кайсыдыр ил. Солдатлар өчен әйбәт түгел бу, ди. Дөнья күргән кеше әти – «палитически абразованый» ул безнең.
Сәяси хәлләр аларны кызыксындырмаса да, бу юлы Хисмәтне урынсыз сөйләшүдә гаепләүче юк. Кайсы телевизорыбыз күрсәтми, кайсысы караган да юк, диешеп, инешкә таба ашыктылар. Егетләр-кызлар, гадәттәгечә, Чишмәсу аркылы салынган агач күпер буена җыелдылар. Уйчан карашлар Баланлы тавының карлы түбәсен, ара-тирә үскән наратлар яшеллеген, бераз кардан арчылган каракучкыл тау битен күзли. Тауга яз төсмере кергән! Хәер, бу табигать уянып килүдән генәме икән?! Үзләрен белә-белгәннән бирле (унҗиденче яз!) күз каршында булган тауга моңарчы әллә ни исләре китмәгән икән шул. Дөньяга карашың үзгәрсә, табигатьнең кышкы йокыдан уянуын тауга бер күз салу белән үк бөтенләй башкача күрәсең икән...
– Яшьтиләр! – диде мәһабәт буй-сынлы Хәбибрахман. Мәктәпнең комсоргы, кая барса да, оештыру эше белән яна. Монда да вазифасын онытмады. – Соңгы кыңгырау көнне Яшьлек аланына менәргә тәкъдим итәм. Кем риза – кул күтәрүегезне сорыйм!
Барысы да шаулашып, кул күтәрделәр. – Минем план бар иде.
«Әйт!» диештеләр классташлары.
– Чыгарылыш кичәсе көнне, авылыбыз традициясен дәвам итеп, таңны каршылыйбыз бит инде?
– Әйттең сүз! Каршыламыйча?!
– Менәбез, Хәбибрахман!
– Безгә җиткәч кенә нинди традиция бетерү ди ул?! – диештеләр егетләр-кызлар.
Хикмәтле сүзен ахырга калдырган икән:
– Ә ул көнне яңгыр яуса?
Классташлар табигать кочагында юешләнеп, бар рәхәтнең юкка чыгуын күзаллап, күңелсезләнеп калдылар.
– Яхшы хәтерлим, биш ел элек Рамил абыйларның чыгарылыш кичәсе көнне яңгыр койды. Кая учак ягу, кая таң аттыру булсын ди аларга?! – дип куйды Хисмәт.
– Башыма бер фикер килде, яшьтиләр. Әйдәгез, боз китеп, җир бераз кипшү белән, имтиханнар башланганчы, аланда штаб казыйбыз.
Кайсылары күзләрен очкынландырып, Хәбибрахманга текәлде, кайберләре аңлашылып бетмәгәнгә, бер-берсенә карашып куйдылар.
– Мин былтыр ук бер урын карадым. Аланнан бераз читтәрәк, аз гына сөзәк җир бар, шунда баз сыман нәрсә казып, өстен каплыйбыз да баскыч төшерәбез, әйеме? – Комсорг өмет белән иптәшләре йөзеннән теләктәшлек чалымнары эзли. Барысы да телсез калган сыман аңа текәлгән. – Нәрсә шул кадәр сәер итеп карап торасыз? Алачык итеп җир өстенә ясасаң, малай-шалай ватарга мөмкин. Аңламаслык нәрсә юк бит инде! Һәрберебезнең базы бар әвеслек астында. Киноларда күргән җир астындагы сугышчан штаб, мәсәлән.
– Аха, егерме бер кеше сыярлык итәр өчен, беләсеңме никадәр зурлыктагы баз кирәк? Палатка корыйк, шалаш ясасаң да шәп кенә.
– Юк, баз казуның романтикасы бар. Тирән итмичә казыганда, тугыз малайга ни инде ул, егетләр?
– Казыйбыз, брат, – диде Минвәли, Хәбибрахманның иңбашына дусларча кулын салып..
– Менә бу егетләрчә, ичмасам, – дип, Суфия дә аваз салды.
Җир кипшү белән штаб казырга һәм аны беркемгә дә әйтмәскә сүз бирештеләр. Классташларның таралышасылары килми иде.
Хисмәт күтәренке рухта аваз салды:
– Иптәшләр! Мин тәки «Маленькая Вера»ны карап кайттым бит, Рамил абыйга ияреп.
– Йә, ничек соң ул кино? Сөйлә! – диде Булат, үзалдына кәефләнеп. Хисмәтнең авызы җәелде, күзләре ялтырады.
– Юк, сөйләмим. Кызлар бар!
– Беләм инде, оятсыз кино ул!
– Ну, шәп инде, егетләр! Авылга тиз генә килмәс шул ул. Матайлар белән җилдереп кенә, районга барып карап кайтырбыз. Рамил абый буе озын булганга гына билет ала алды. Сугыш анда билетка. Телевизорда күрсәтелгән союздаш республикалар митингысы ерунда ул!..
Егетләр елмаешып, кызлар оялышып, кем читкә таба, кем җиргә карады. Зөлхәбирә яман сүздән ышыкланган сыман Минвәлигә сыенды. Әмма беркем берни әйтмәде.
– «Интердевочка» дигәне бар әле тагы... – дип ярып салды Хисмәт.
– Ярар, булса! – диде усал тавышлы Суфия. – Синнән сорамадылар бит әле. – Аның нигәдер кәефе китә иде.
– Әйе, Хисмәт, хисләнмә, яме, – дип, Суфияның сүзен җөпләде Лилия. Сөйләшүнең тәме китте. Бераздан саубуллашып, Зөлхәбирә белән Минвәли
төркемнән аерылып, кайтыр юлга чыктылар. Алар артыннан: – Ике сәйлән читкә тәгәрәде, – дип көлде Булат.
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев