Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург (дәвамы)

Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

6

Рәмис Котдус агай яткан палатага барганда, моңарчы булмаган дулкынлану кичерде. Мәликәнең әтисе бит ул. Әллә язмыш сынап карыймы? Бөтенләй көтмәгәндә, үзенчәлекле «имтихан» бирергә кирәкме? Мәликәнең әтисенә яман диагноз куелып, монда килеп, Рәмис кулына эләгүендә ниндидер тирән сер бардыр, бәлкем. Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, һәр әйбер үз урынында хасил була, һәр хәрәкәт үз вакытында башкарыла. Булачак кияү чын хирургмы, яки ошбу хирург чын кияү булырлыкмы – шушы көннәрдә хәл ителә инде дигән шаян уйдан Рәмис палата ишегенә җиткәч, хәтта көлеп куйды.

– Хәерле көн, Котдус әфәнде! – дип сәламләде Рәмис, палатага кергән уңайга. Котдус, гадәттәгечә, әкрен генә торып утырды:

– Исәнмесез, Рәмис Василович, – диде Котдус каушаудан бераз калтыраган тавыш белән. Рәмис Котдусның салкынча кулын кысты һәм кергән мәлдән үк пациентның чыраен, кыяфәтен профессиональ күзлектән карап «өйрәнә» башлады.

– Ничек хәлләр? – диде ул көр тавыш белән.

– Мондый диагнозлы кешенең хәлен үзегез дә чамалыйсыздыр инде.

– Әлегә бернинди фаҗига күрмим. Канның оюы яхшы, йөрәк начар түгел. Анестезиолог та организмыңа уңай бәя бирде. Иң мөһиме: метастазалар табылмады. Простатаны алып ташлыйбыз да, ракны тәгаен онытырга мөмкин булачак. Әмма риск бар. Риск һәрвакыт була. Диагностика вакытында метастазалар юклыгын ачыкласак та, ракның аерым күзәнәкләрен безнең күрмәвебез ихтимал. Шуңа күрә, тулы ремиссия турында берничә ел узгач кына әйтергә мөмкин булачак. Син аңла: 100 процент гарантия беркем дә бирә алмый. Медицина математика түгел ул. Әмма синең очракта шулай да тулы ремиссиягә ышанам, ягъни прогноз яхшы... гәрчә рискка бер процент калдырсам да. Аңлыйсыңмы – прогноз яхшы. Сөенергә кирәк! Прог-ноз ях-шы!

– Мәликә дә шулай, диде.

– Ул әйткәч һичшиксез шулай булачак! – диде Рәмис, елмаеп. Чынлап та Мәликә әтисенә аз гына да охшамаган икән. Котдус – озын гәүдәле, тар җилкәле, әмма гәүдәсенең аскы өлеше киң – «төптән юан», диләр андый кеше турында. Пеләш, арттагы чәче агарган. Яшькелт олы күзле, күзләрендә гел сагаю саклана. Олы колаклы, тукмаграк борынлы, иягендә миңе бар. Бөкрәебрәк йөри. Әнисенә охшаган икән Мәликә, әнисенә. Шушы агайның Мәликә кебек чибәр, затлы кызы бардыр дип, чит кеше һич уйламас. Котдус та хирургны җентекләп күзәтте һәм кыюлыгын җыеп әйтеп куйды:

– Мин бик шат кызымның шушындый егете булуына. Йөзегез ничектер таныш шикелле. Кемнедер хәтерләтәсез кебек. Әллә сезне нык якын иткәнемә шулай тоеламы?

– Бәлки. Дөресен әйткәндә, миңа еш шулай, диләр. Күрәсең, минем чырай шундый универсальныйдыр инде, мине кемнәргә генә охшатмыйлар, – диде Рәмис, көлемсерәп. – Котдус абый, бер-беребезгә «сез» дип түгел, «син» дип эндәшик инде, яме.

Агайның йөзе яктырыбрак китте:

– Ярар.

– Аннары... Караңгы уйларны башыңнан алып ат. Гомереңнең якты мизгелләрен уйларга тырыш. Кешенең башындагы уйлары организмга бик каты йогынты ясый.

– Уйлар чакырып кына килми бит алар, – диде агай, авыр сулап. – Ниндиенең килергә теләге бар, шундые килеп бимазалый.

– Кайгырып ятарга урын юк. Кайчандыр булган гаеп-хаталарны уйларга кирәкми. Хәер, үкенү, тәүбә итү, икенче яктан караганда, җиңеллек тә китерә инде ул. Әмма үзеңне бөтенләй бөгү, таптау, изү дәрәҗәсендә түгел.

Котдус беравык карап торганнан соң:

– Илзирә әйтте мәллә? – диде.

– Без бит аның белән бергә эшлибез, шуңа күрә безнең арада бер сер дә булырга тиеш түгел, һәр пациентның кәефен, күңел халәтен бер-беребез белән уртаклашып, анализ ясарга тырышабыз. Шушындый җитди операция алдыннан да уйлап ятарлык нинди гаебең бар соң синең?

– Васил исемле Чаллы егете белән бер кооперативта эшләгәниек. Минем Волжскидан Казанга яңа гына килгән чагым иде. Бик булдыклы егет иде ул. Берничә эштә эшләргә җитеште, машина алды, өйләнергә җыенып йөрде. «Шеф»ның туган көнен бәйрәм иткәндә, мине кибеткә аракыга җибәрделәр. Кибеттән кайтканда ышпана малайлар Василның йорт янында торган машинасының алгы тәгәрмәчен салдырырга маташалар иде. Мине күргәч, качтылар. Мин тәгәрмәчнең биш болтыннан инде дүртесе борып алынганны, берсе генә урынында калганны күрдем. Моны мин Василга әйтмәдем. Сөйгән кызы кичке тугызлар тирәсендә шалтыратты да, ул ашыгып чыгып китте. Караңгыда тәгәрмәченең дүрт болты юклыгын абайламаган. Шулай итеп, бер болтта гына эләгеп торган тәгәрмәчле машинасы белән чапты. Икенче көнне аның авариягә эләгүен ишеттек. Алгы тәгәрмәче ычкыну сәбәпле, машинасы мәтәлгән, диделәр.

Рәмиснең тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгерде. 

– Шул чакны тәгәрмәч турында әйтсәм, исән булыр иде, өйләнер иде, балалары туар иде... – дип дәвам итте Котдус.

– Ник әйтмәдең соң? – диде Рәмис, палатадан атылып чыгудан үзен чак кына тыеп.

– Әллә тагы... Уңышлы иде ул, аңа бөтен нәрсә җиңел биреләдер шикелле тоела иде. Ә мин көнләштем... – дип мыгырдады Котдус. Рәмис, үзен кулга алып, тирән итеп сулап куйды һәм:

– Котдус абый, хәзер ул вакытка кире кайтып булмый, тынычланырга тырыш, – дип әйтергә кирәк тапты.

– Дүшәмбе көнне операция ясыйбыз.

Коридордан атлаганда, Рәмис үзенең кая барганын аңламады. Берничә кеше үтеп барышлый исәнләште, ә ул җавап бирмәде. Аяклары аны сестралар бүлмәсенә алып керде. Тизрәк Илзирәне күрәсе килде аның. Юктыр, юктыр, ул түгелдер. Җир түгәрәк, әмма болай ук туры килергә мөмкин микәнни? Ул түгелдер. Нишләп соң Котдусның бәяныннан соң, палатада ук, Рәмиснең вөҗүде буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгереп үтте? Нигә күңел күптән ачыклыйсы нәрсәгә тап булгандай, әллә нишләп китте? Рәмистә интуиция көчле, палатадан сәер бер көч аны этеп диярлек тикмәгә чыгармады коридорга.

Бүлмәдә Илзирә белән тагын ике медсестра бар иде. Кызлар, хирургның тартылып киткән йөзен күреп, чыгып китәргә ашыктылар.

Икесе генә калгач, Рәмис белән Илзирә шактый вакыт дәшми утырдылар. Илзирә аның караңгылыгын эшенә бәйледер дип уйлады.

– Кәефең кырылган, ахрысы, – диде ул.

– Ардырды бу арада, – диде Рәмис, авыр сулап.

Илзирә Котдус белән булган әңгәмәдән соң, күңелен тырнап торган сорауларын бирергә батырчылык итте:

– Син бит әниеңнең фамилиясе белән йөрисең бугай?

– Әйе, Исламхузин булып, әнием буенча йөрим мин.

– Әтиеңнеке Гыйльметдинов идеме?

– Ә син каян беләсең әтиемнең фамилиясен?

– Котдус абый әйтте.

Рәмис Илзирәгә карап катты. Икесе дә сүзсез калды. Шактый вакыт тып-тын утырганнан соң, Рәмис:

– Илзирә, пациентның бу вакыйгасын беркемгә дә сөйли күрмә, яме, – диде.

– Ярар, – диде Илзирә, шомраеп. – Кисәтмәсәң дә була иде. Нәрсә дип, кемгә сөйлим инде мин аны? Хакым юк.

Тетрәнү Рәмиснең бөтен кыяфәтенә чыкты. Илзирә хәтта курка башлады. Рәмис авыр сулап куйды да бер ноктага текәлгән килеш: – Дөрес түгел бу, – диде.

Илзирә нәрсә дөрес түгел дип сорап тормады һәм:

– Мин палаталарны йөреп чыгыйм әле, – диде.

Ишек катына җиткәч, хирургка нинди дә булса тынычландыра торган сүз әйтергә теләде. Әмма андый сүзләр табылмады.

– Мин монда калсам ярыймы? Монда җылы, рәхәт, – диде Рәмис үзенә һич кенә дә хас булмаган басынкы тавыш белән.

– Син монда кергәнгә җылына бу бүлмә, – диде Илзирә, моңсу елмаеп һәм әкрен генә чыгып китте.

Рәмис өстәлгә терсәкләре белән таянып, куллары белән башын кысып, уйга калды. 

Җирдәге хәят үзе тәмуг түгелме соң? Кешеләр, бер яктан караганда, гомер буе җәзаланалар, икенче яктан карасаң, алар – үзләре иблис. Дөрес яшәми кеше. Каян башларга соң төзекләндерүне? Бу сораулар нигә кирәк инде?! Гади хирург нишли ала? Фәкать үз эшен башкара гына ала.

Кешелек дөньясының төпкелендә, ягъни кешенең үзәгендә ниндидер яман чыганак ята. Анда син скальпель белән керә алмыйсың. Алып ташларга мөмкин түгел, чөнки син аны күрмисең, тота алмыйсың. Бернинди УЗИ, МРТ, компьютер томографиясе күрсәтми аны. Җирдәге барлык михнәтләр, фаҗигаләр шул яман чыганактан саркый. Аң җитмәслек киң, чиксез Җиһанда, могҗиза өстенә могҗиза кайнаган галәмнәрдә без укымышлы кешеләр зур ачышлар, техник казанышлар белән мактана-мактана горурланабыз, ә үзебезнең асылыбызга һаман төшенә алмыйбыз. Без генә микән бу Әбелхәят кочагында интегүчеләр? Кайлардадыр безнең кебек планеталар, башка төрле кешеләр бар микән? Бәлки алар без чишә алмаган мәсьәләләрне күптән чишкәннәрдер, үзәкләрендәге яман бер шешне күптән инде алып ташлаганнардыр?

Хәер, алай микән? Чит планетада яшәү булган сурәттә дә, алар барыбер бездән дә алгарак китмәгәннәрдер. Чөнки, галимнәр әйтүе буенча, Җиһан бер зур, бөек шартлаудан яралган. Димәк, без бер үк вакытта барлыкка килгәнбез. Вакыт төшенчәсе бер үк, дисәк, бездән тәҗрибәлерәк булулары икеле.

Чит илгә барганчы, анда әллә нинди башка затлы тормыштыр дип уйлыйбыз башта. Ә барып күргәч, анда да шундый ук кайгы, шундый ук шатлык, шундый ук хисләр, шундый ук кешеләр икәнне аңлыйбыз. Анда да елгалар бездәгечә ага, тормыш та бездәгедәй авыр һәм катлаулы. Кайбер әйберләр ялтыравыклы булып күренер, кайбер ризык тәмлерәк тоелыр, әмма кайсы илгә генә барма, анда да шулай ук кайгыдан елыйлар, хатыннар да бала тапканда интегәләр һәм кычкыралар.

Кайвакыт шулкадәр ярдәмсез һәм чарасыз каласың – җаваплылык та үз өстеңә төшә, мөмкинлекләрең дә чамалы була, үткәннәрнең тәэсиреннән дә беркая китә алмыйсың, бүгенге көндә нинди адым ясарга тиешлегеңне дә төгәл аңламыйсың, ә иртәгә нәрсә көткәнен һәм бүгенге гамәлең өчен иртәгә нинди бәяләмә язган – бөтенләй белмисең. Киләчәк куркыта, чөнки анда билгесезлек. Ничек кенә мин-минлеге зур булмасын, билгесезлек каршында кешедә үз-үзенә ышану кими. Ни гаҗәп, үткән еллар да куркыта, чөнки хәтер тынгы бирми һәм кайвакыт җанны өшетердәй хатирәләр калка. Шулай итеп, киләчәктән курку кешенең үзенә ышанып җитмәүдән башлана, үткәннәрдән исә кеше үзенең элек кылган гамәлләрен искә алып котсыз кала.

Ә хәзерге вакыт? Бүгенге көн? Менә шушы мәл? Куркытмый бит. Әмма бүгенге көн узган көннәр белән киләчәкне тоташтыра. Узган гомер куркытырмы, киләчәк куркынычракмы – нәкъ менә хәзер хәл ителергә мөмкин.

7

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. «Вакыт дәвалый» дигән булалар. Ай-һай, дәвалыймы ул? Яши-яши синең хәтереңдә башка вакыйгалар урын ала, фәкать шул гына. Вакыт – хәрәкәттәге Мәңгелекнең охшашы. Димәк, элеккеге вакыйга иртәгәсе вакыт өчен бернинди әһәмияткә ия булмаска мөмкин, чөнки иртәгә яңа фаҗиганең, яңа чирнең тууы ихтимал.

Котдус өчен теге вакыйгадан соң, вакыт бөтенләй узмагандыр шикелле тоела башлады. Син ясаган адымнар, син кылган гамәлләр беркая китми икән бит, гомумән, синең узган гомерең мәңгелек мөлкәте булып кала бирә. Дөресрәге, мәңгелектә синең тарафтан уелган билге-тамгалар булып саклана.

Котдус кызына инде әллә ничәнче мәртәбә бер үк сорауны бирде:

– Әнкәң килер микән?

Мәликә әнкәсенең киләсенә ышанмаса да, әтисенә алай дип әйтәсе килмәде.

– Мин аңа шалтыратып синең турыда сөйләдем, – диде ул, пакетындагы ризыкларны, сокларны тумбочкага тутырып.

– Волжскидан ара ерак түгел, бәлки, килер. Ә хатының килер микән?

– Килермен, дигән иде. Күренми әле, – диде Котдус зарлы тавыш белән. – Шалтыратып, хәлне дә белми.

– Эше күптер. Борчылма. Мин бар бит.

Котдусның чырае яктырып китте:

– Әйе, кызым, ярый син бар әле. Шунысы тагын куаныч: язмышыңны менә дигән егет белән бәйләргә җыенасың икән. Егетең шәп. Яшь булуына карамастан, бик абруйлы, төпле егет икән.

Мәликә теләмәсә дә, әтисе никахлашу турында сүз башлады. Булачак туй, торак мәсьәләсе хакында да сөйләштеләр. Котдус, күңеле тулып, бераз елап та алды. Операция билгеләнгән дүшәмбе көнне курку катыш өмет белән көтте ул. Мәликә инде тынычландырыр өчен барлык сүз запасын сарыф итте шикелле.

– Операция ясарга соң түгел, вакытында килеп җитештек – шунысы яхшы, – дип, кат-кат кабатлады Мәликә. – Рәмиснең үзе алынуына сөенеп туя алмыйм.

– Менә бу даруны биргәннәрие, кайчан эчәргә икәнне оныттым, – диде Котдус, тумбочка өстендәге даруга ишарәләп.

Мәликә:

– Рәмискә шалтыратып сорыйм хәзер, – дип, телефонын алган иде, Котдус аңа:

– Кирәкми, – диде. – Эшләре тыгыз аның. Илзирәне күргәнең бардыр бит? Сестраны. Аңардан сора. Ул барысын да белә – бик акыллы кыз.

– Хәзер табам мин аны, – дип, Мәликә палатадан чыгып китте. Илзирәләр бүлмәсендә Рәмисне күреп, Мәликә башта аптырап калды, аннары шундук шатлыгы йөзенә чыкты.

– Рәмис! Син мондамыни?!

– Әтиеңнең авыру тарихын карап утырдым менә, – диде Рәмис басынкы тавыш белән.

– Даруын кайчан эчәргә икәнне исендә калдырмаган.

– Көн саен иртән ашар алдыннан эчсен.

– Син нишләп болай кәефсез?

– Эшем авыр бит минем.

– Әти дә елап яткан анда.

– Елап ятасы юк. Операцияне барыбер ясарга кирәк.

– Син миннән нәрсәдер яшерәсең шикелле, – диде Мәликә, сагаеп. – Чынлап та, куркырлык бернәрсә дә юкмы?

Рәмис әкрен генә торып, Мәликәне битеннән үбеп алды:

– Әйттем бит инде. Борчылмагыз.

– Хәле начармы әллә әтинең? Анализлары...

– Ник паникага биреләсез – ул да, син дә?! Табибларга ышанырга кирәк. Барысы да яхшы булачак, Мәликә. Уңышка ышанмасам, тотынмас идем бит. Болай нык курыксагыз, операцияне, бәлки, башка кеше ясар? – дип сынаулы караш ташлады ул. 

Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты:

– Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт:

– Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады.

– Бар, кереп әтиеңне тагын бер тапкыр тынычландыр. Прогноз яхшы! Мин сине монда көтәм. Эш вакытым тәмамланып килә. Озак булма, яме.

Мәликә чыгып киткәч: «Әйе, дөресен мин әлегә үзем дә белмим», – дип үзалдына кат-кат кабатлады Рәмис.

Ышанасы килми... Нәрсәгә? Кемгә? Чынбарлыкның үзенәме? Дөньяның тарлыгынамы? Очраклылык ышандырмыймы? Ә синең ышануың яки ышанмавың нәрсәне үзгәртә ала?

Яман чыганак аерым кешенең төпкелендә генә түгел... Кешелек дөньясында ята яман чыганак... Тормышның төпкелендә кара, акыл ирешә алмый торган коточкыч мәкерле оеткы булып кайный ул. Шуннан чыга тирән фаҗигаләр.

Бу турыда Рәмис еш уйлана. Бу кечкенә Җир шарында үзен-үзе бетерү чирләренең барлыгы гаҗәп хәлмени?! Арыныр, котылыр өчен, каядыр китү мәслихәт. Кая китә аласың моннан? Кая котыла аласың тәкъдиреңә язылганнан? Җир шары үзе дә Кояш тирәли әйләнә дә әйләнә, һич кенә дә ычкына алмый.

Һәрбер сызык кайчандыр боҗра булып тоташа. Ә боҗра, ничек кенә әйләндереп карасаң да, боҗра булып кала. Беркая китеп, качып, тайпылып котыла алмыйсың. Юллар да кайдадыр бер-берсенә барып тоташа, чөнки кешеләр үзләре сала ул юлларны. Шулай булгач, кешеләрнең көтмәгәндә очрашулары гаҗәпмени? Күк гөмбәзе дә түгәрәк, планеталар да йомры, атомнар, электроннар – барысы да түгәрәк. Кеше психикасы да читкә чыгып озак очып йөрми, әйләнеп үзенә кайта. Бәлки, гомумтүгәрәклектә фаҗига ятадыр? Бәлки шуңа күрә кеше яшәү мәгънәсенә төшенә алмыйдыр? Әгәр дә планетабыз бер үк орбитада йөрмичә, каядыр күз күрмәс тарафларга очып барса, яшәвебезнең мәгънәсе – билгесезлеккә томырылуыбызда дип әйтер идек.

Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә соң? Галимнәр бихисап күп ачышлар ясады, акыл ияләренең тирән фикерләре хәттин ашкан, ә кеше әллә ничә мең элек нинди булган, барыбер шундый булып калган. Эйнштейн теориясе аңлаттымы Җиһанның бөек серен? «Пуанкаре проблемасы»ның хәл ителүе нәрсә бирде кешегә? Барыбер кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр гади, примитив, китап укымыйча да аңлашыла торган булып калды. Бу дөньяда бәхетнең дә, газапның да чиге юк. Яшәү мәгънәсен эзләгәндә, бу ике капма-каршылыкның бербөтен икәне сизелә. Тулаем алган гомернең мәгънәсе юктыр дигән шомлы уй туа. Ләкин кеше аны үзе өчен көн саен, сәгать саен мәгънәле итәргә тырыша. Шуны эзли ул. Аның яшәү мәгънәсе дә аны эзләүдәдер, күрәсең. Кеше үзенең тулаем гомеренең мәгънәсен аңлаудан мәхрүм. Әгәр дә ул ахыр чиктәге бөек бер мәгънәгә төшенсә, яшәвенең кызыгы булмас иде. Яшәү мәгънәсен эзләү аны яшәтә, тормыш тәмен татырга мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта көн саен, үзе дә аңламастан, мәгънә эзләү адашып йөрүгә тиң бит. Мөгаен, иң акыллы фикер ияләре дә бу дөньядан берни аңламыйча китеп барганнардыр. Барыбер бу чынбарлыкның асылына төшенә алу мөмкин түгел. Матди нәрсәләр, күз күргән күренешләр – фәкать рухи чынбарлыкның символик чагылышлары, күз күрерлек билгеләре генә. Тышкы якта хасил булган нәрсә – рухи чынбарлыкның төрлечә гәүдәләнеше генә. Кешенең эчке дөньясы нинди – аның гамәлгә ашкан эшләрендә аермачык чагыла. Кешелекнең эчке рухы ни дәрәҗәдә һәм нинди сыйфатта икәнен тарих әле тегендә, әле монда кайнап торган вакыйгалар буенча бәяли. Күзгә күренгән дөнья – аң белән тотып булмый торган эчке халәтнең символларыннан тора. Хәтта илләр арасындагы сугыш та – шул төбәктәге халыкларның рухият торышының символы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр – ни дәрәҗәдә рухи үсеш кичергәнне (яки рухи түбәнлекне) күрсәтә торган күренеш.

Рәмис күптән түгел үзе өчен ачыш сыман бер фикергә килде: тирәнрәк уйлап баксаң, тормыш-көнкүреш үзе дә, кешеләрнең үрчүе, кешенең чынбарлыкта кыбырсуы, бизнес, дөнья куу, акча эшләү – гомумән, кешелек яшәеше – барысы да ракны хәтерләтә. Гүя бу яшәеш – котылгысыз бер яман чир. Үсү өчен үсү, бернинди фәтвасыз үрчү – рак күзәнәгенең идеологиясе бит!

Уйларның рәте-чираты юк. Һич кенә дә бер мантыйкка тезеп булмый аларны.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев