Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе / дәвамы)

Өммегөлсем, буш диванга утырып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә аның изге уй-ниятләре җимерелә дә тора?

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

Өммегөлсем, буш диванга утырып, үксеп-үксеп еларга тотынды. Нигә, нигә аның изге уй-ниятләре җимерелә дә тора? Нигә болай бу? Ул бит авыру шагыйрь өчен җанын фида кылырга да әзер. Аңа хәзер бер генә чара кала: «Нур» газетасы идарәсенә барып, Тукайның кайда тукталуын белешү. Аның ашыгып чыгып китәргә җыенуын күргәч, ахирәте Мәрьям аңа шагыйрь онытып калдырган портсигар белән чәч тарагын суза. Сизгер җан бу Мәрьям. Тукай янына бару өчен болар менә дигән сылтау ич.

 

Сылтау... Менә ул Тукай белән күрешеп, гарьлегеннән үләргә җитешеп, янә Бигиевларга кайтып бара. Мәрьям белән Әсма апасына ни әйтер икән инде ул хәзер? Тукай мине ишетергә теләмәде, диярме? Ярый әле өйдәгеләр, аның халәтен күреп, кирәкмәс сораулар белән аптыратмадылар.

– Тынычлан, иркә таем. Тәкъдиреңә язылмаган булса, әллә ни эшләсәң дә юк инде. Чистайда Тукай турында: «Безнең Хәйдәр абзый кызы Зәйтүнәне сөя икән», – дигән сүзләр йөрде. Бер дә колагыңа чалынмадымыни?

– Зәйтүнә? Зәйтүнә, дисеңме, апа? Кайчан, кай арада өлгергән соң әле ул кызый Тукайның күңелен яуларга?

– Бик чая кыз, синең кебек укырга да омтылышы зур, дип сөйлиләр. Әле Әгерҗе якларына Бубыйлар мәктәбенә белем алырга киткән, ди.

Өммегөлсем өчен тагы да үтергечрәк хәбәр иде бу. Туганнан туган сеңлесе Зәйтүнәне ул яшүсмер кызга гына санап йөри иде. Ә ул, әнә, үсеп тә җиткән, Тукай тиклем шагыйрьне үзенә гашыйк та иткән. Сөйкемле җан шул Хәйдәр абзыйның төпчек кызы. Аның укырга һәвәслеген күреп, Өммегөлсем аңа әледән-әле китап-журналлар биргәли. Чамадан тыш ярлы яшәүләрен белгәнгә, кием-салымнан да өлеш чыгаргалый иде. Соңгы кайтуында алар туйганчы Чулманда су коендылар. Күр әле, Тукайны ник бер тапкыр телгә алсын! Нәрсә-нәрсә, тик мондый борылышны көтмәгән иде Өммегөлсем.

Икенче көнне ул Сенат мәйданына барыргамы-бармаскамы дип, озак икеләнде. Мондый халәттә берәүгә дә күренәсе килми иде аның. Тик үзе башлаган эшне азагына җиткерергә өйрәнгән кыз ничек бармыйча калсын?

Туберкулёз белән интегүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр күп була ул көнне. Тукайны да алып киләләр. Европача киенеп куйган шагыйрьне бүген танырлык та түгел. Үзен сырып алган студентларны ул тыныч кына тыңлый. Ара-тирә ютәлләп ала. Өммегөлсем ягына ялгыш кына да күз салмый. Аннан аны тагы каядыр алып китәләр. Тукай белән соңгы күрешү кыз өчен әнә шулай гадәттән тыш моңсу тәмамлана.

Берничә көннән Өммегөлсем Муса әфәнде Бигиевтан Тукайның Петербургтан китәргә җыенуы турында ишетә. Муса әфәнде Тукай янына барып, күрешеп йөри икән. Шагыйрьне озату мәҗлесендә дә катнаша. Әмма, ни сәбәпледер, аны озатырга вокзалга төшми кала. Дус кызлары ничаклы гына өндәп карасалар да, Өммегөлсем дә вокзалга бармаска була. Соңрак Невский урамында очратып, Тукайны Петербургтан Мәскәүгә чаклы озатып куйган журналист Кәбир Бәкер аңа:

– Тукай, үзен озатучылар арасында сине күрмәгәч, нәүмизләнеп калды. «Бик горур кыз булып чыкты сезнең «Джокондагыз», – ди.

– Башка берни дә әйтмәдеме?

– Аның көннәре санаулы. Догада тор... Моны доктор да раслады.

– Ничек? Догада?.. Әйт, зинһар? Ходай хакы өчен, әйт. Аны ничек табарга була?

– Син соңладың, Джоконда. Без барыбыз да соңладык...

Шушы сүзләре белән Кәбир Бәкер кызны урам уртасында, йөзләгән кеше арасында япа-ялгызын калдырып китеп тә бара. Мондый хәбәрдән соң ничек итеп институтка барып утырмак кирәк? Янәшәдә генә почта бинасын күреп, Өммегөлсем шунда керергә була. Тиз генә хәлне аңлатып, Фатих Әмирханга хат язып салыргадыр. Ул ни дә булса уйлап тапмый калмас. Тукта, нигә Фатих Әмирханга? Дөньяда саф чык тамчысыдай Зәйтүнә бар бит әле. Урасын үзенең кайнар мәхәббәте белән шагыйрь йөрәген. Бөтен барлыгын биләсен. Шагыйрь җанындагы барлык үпкә-рәнҗүләрне юып алсын! Тик Тукай гына исән була күрсен! Ак кәгазь битенә «Зәйтүнә, иркә таем» дигән сүзләрне язуга, Өммегөлсем күз яшьләрен тыя алмады. Юк, яза алмый икән ул бу хатны. Хатны ул иң якын сердәше – апасы Шәмсенисага юллый. Аңардан тиз арада Зәйтүнәне әзерләп, юлына һәм яшәренә акча биреп, Тукай янына Троицкига озатып җибәрүен үтенә. Шәмсенисаның җавабы озак көттерми. Ул Өммегөлсемгә Зәйтүнәне Чистайдан да, Казаннан да таба алмауларын хәбәр итә. Язмышның мәкерле уйнавымы соң бу? Сенат мәйданында Тукайны соңгы тапкыр күрүе идемени соң Өммегөлсемнең? Юк, юк, алай була алмый...

Гүя гыйшкың – бер чиркәү, ә мин – аның чаңымын;

Аһ-ваһ итеп, мин ул тавышны көчәйтергә тырышамын.

 

Безнең арабыз аерылышу пәрдәсе белән капланган;

И Аллаһ! Күтәр син бездән бу караңгы пәрдәне.

Шагыйрь шулай ачыргаланып язган. Өммегөлсем аларны шулай өзелеп-өзелеп кабатлый, Тукайча ялвара. Һәм «мәхәббәт сакчысы» бу юлы, язмышның йомшак җиле булып, Өммегөлсемнең матур коңгырт чәчләреннән иркәләп сыйпап кына үтәсе итә.

***

...Көннәрдән бер көнне бу караңгы пәрдә чынлап та күтәрелер. Мәңгелек сәфәргә җыенучы шагыйрь алдында ерак сәфәрләрдән, зарыгып, сагынып кайткан ак фәрештә пәйда булыр. Һәм...

Тик әлегә алда, соңгы бәянга илтүче сынаулы озын юл һәм кул сузымы гына еламсак ел көтәр.

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: yandex.ru

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев