Язмыш җиле (дәвамы)
Мине бик яраткан яһүд егете бар иде. Ул үзенең карточкага алган паёгын (көнлек норма – 125 грамм) миңа ашатып торды. Нигәдер аның: «Мин ач түгел», дигәненә ышанасым килде. Мин исән калдым, ә ул берничә көннән дөнья куйды. Минем хакка! Мәхәббәт хакына!
(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)
«Сөйләттерде миңа йөрәгем...»
Вакыт исә сүтә-сүтә
Сүтелепләр бетмәс сер...
Кайчан килдең?
Кай сәгатьтә
Тәмамланырсың, гомер?
***
«Сөйләмәсәң, туктыйм!» –
Диеп, моны
Сөйләттерде миңа йөрәгем.
Зөлфәт Гасыр белән гасыр арасы... Революцияләр. Репрессияләр. Сугышлар.
Миллионлаган корбаннар. Сулыш алырга куркып торган дөнья. Чәлпәрәмә килгән язмышлар. Туктаусыз эзәрлекләүләр, тетрәнүләр, җан яралары. Уйласаң, уелыплар китәрлек.
Шушы гасырның күп сынау-әрнүләрен кичкән 92 яшьлек Шифа апа
Акчуринаның исән-имин Мәскәүдә яшәп ятуын ишеткәч, куанычымнан нишләргә дә белмәдем. Әлбәттә, кичекмәстән Мәскәүгә китәргә! Тик телефон трубкасында гөрелдәп ишетелгән тавыш очрашуны хуп күрмәде. Шулайдыр, Шифа апаның инде йөрәк яраларына кагылдырасы килмидер. Сызланулары
болай да хәттин ашкандыр... Уй-теләкләр шулай беразга тынып тора да тагын үҗәтләнергә тотына: «Ничек кенә булса да очрашып сөйләшергә!» Ниятемне кабат-кабат дәлилләргә тырышам.
– Булды! Яздылар инде... җитәрлек булды, – диде ул телефоннан, тагын шактый кырыс, каты тавыш белән.
Беркадәр вакыттан соң, тагын тәвәккәллим.
– Шифа апа, Ходай хакы өчен, кабул итегез, – дим.
Ул һич тә көтмәгәндә челтерәп көлеп ала да:
– Ходай хакы өчен, дигәч, бик тартышып булмастыр. Мин бит ишан оныгы. Килегез! – дип, күңелгә канатлар куя.
...2012 елның чатнама суык декабрь ае. Җитмәсә, ачы җил өтеп ала. Ахрысы, язмыш җиленең дә үзен искә төшереп үтүе булса кирәк... Мәскәүнең данлыклы түрәләр яши торган Кутузов проспектына якынлашам. Эчемә: «Акчуриннар кайда да Акчуриннар булып калганнар, – дигән җылы уй йөгерә.
– Әнә бит нинди урында яшәп ята икән Шифа апа». Әмма фатирга килеп кергәч, минем гаҗәпләнүемнең, йөрәк чымырдауларының чиге булмады. Коммуналканың ун квадрат метрлы бүлмәсендә Шифа апа берьялгызы гомер итеп ята. Хәер, Ленинград блокадасын кичергән кешегә, яшәүнең кыйммәтен,
үлем ачысын күргән, бер кабым ипи, бер йотым суның кадерен, могҗизасын аңлаган көчле рухлы кеше өчен бу алай борчылырлык та түгелдер. Иң мөһиме – кадерле кешеләр йөрәккә сыйган, яшьлек еллары фотоальбомнарда сакланып калган.
– Шифа апа, бу кадәр чибәр кызга гашыйклар да аз булмагандыр?
– Сез игътибар иткәнсездер, безнең нәселдә барыбызның да мәхәббәте фаҗига белән уратылган. Мин институтта икенче курста укыганда, сугыш башланды. Журналист, язучы кеше, сез Ленинград блокадасын күзаллыйсыз булыр. Без бервакытны, өч көн буена институтның эскәмияләрендә ачлыктан хәлсезләнеп, торалмыйча яттык. Мине бик яраткан яһүд егете бар иде. Ул үзенең карточкага алган паёгын (көнлек норма – 125 грамм) миңа ашатып торды. Нигәдер аның: «Мин ач түгел», дигәненә ышанасым килде. Мин исән калдым, ә ул берничә көннән дөнья
куйды. Минем хакка! Мәхәббәт хакына! Аның якты истәлегенә хыянәт итә алмадым. Минем йөрәгемне аның дәрәҗәсендә аңлаучы башка ир- егетләр дә очрамады. Әтисе белән әнисе турында сорашам.
– Әтиме?! Әти обожествлял маму! Әнине шултикле яратты. Әти шундый йомшак күңелле иде ки, каршы әйткәне булмады. Күзенә генә карап елмая иде. Мин күбрәк әти кызы!
Абдулла Акчурин гаиләсе Кызылъярдан Мәскәүгә 1921 елда күчеп кайта. Абдулла йон эшкәртү буенча зур белгеч санала. Яңа министрлык оеша. Аны шунда төп белгеч итеп чакыралар. Бу нисбәттән аңа дәрәҗәле Дебердиевләр, Хәсән абыйсының уллары да булыша. Аларга Мәскәүнең Преображенская застава ягыннан җыйнак кына ике катлы йорт бирәләр. Гөлсем балалар
белән өйдә. Шифа – ак күбәләккә әле бер генә яшь. Тормышлар янә җайга салынгандай була... Әмма заманның усал, үчлекле җилләре һич тә аларны тынгылыкта калдырырга җыенмый.
Утызынчы еллар башында Акчуриннар Ленинградка күчә. Анда Абдулланың сеңлесе Гайшә ялгызы яши. Гайшә дә Бестужевканы тәмамлаган, укымышлы гүзәл зат. Хәзер аңа да ярдәм кирәк. Бәлкем, «эз» дә югалып торыр. Абдулланы инде әллә кайчаннан бирле «яшерелгән» алтын-көмешләрен таптырып интектерәләр. Аны да «Себер елап көтә».
Шифа апаның йөзенә гасырларның авыр, сагышлы күләгәсе ята.
– Әтине 1932 елда кулга алып, Ерак Көнчыгышка озаттылар. Ходай Тәгаләнең берәр рәхмәтле бәндәсенә очрадымы, лагерьда аны: «Хаксызга утыра», – дип азат итәләр. Әмма тәкъдир дигәне дә «якадан ала». Кайтыр юлга чыккач, аягында гангрена башлана... Әти поездда үлә. Янәшәсендә мәрхәмәтле
бер татар кешесе туры килеп, аны Новосибирск шәһәрендә җирләп калдыра. Үзе үлгәннән соң, әтинең: «Миңа тагылган гаепләрнең берсе дә расланмады...
Тәмугтан кайтып киләм. Минем кадерлеләрем, озакламый күрешербез», – дигән хатын алдык.
Шифа апа, башын иеп, бераз сүзсез тора да дәвам итә.
– Мин бит сезгә берсеннән-берсе ачы тәкъдирләр турында сөйләргә тиеш булам.
Бәхетсезлек арты – бәхетсезлек, әтидән соң, озак та үтмәде, 18 яшьлек Яхъяны «халык дошманы» улы, дип, ишегалдында аяктан екканчы кыйнап ташлыйлар. Аннан, пролетар балаларына көн юк, дип, милициягә барып әләклиләр.
...Абыебызга төрмәдән чыгу насыйп булмады инде. Кыйнап үтерделәр. Әни бу кайгылардан тәмам сыгылып төште. Нишләргә, ничек юатырга?! Бу чарасызлыкның авырлыгын сүзләр белән аңлату мөмкинме соң?! Ул елларда «халык дошманы» хатынына эш табулар да дөньялыкта сират кичүгә бәрабәр диярлек. Әни көч-хәл белән генә, институтта бергә укыган танышы аша, газета-
журналлар киоскына эшкә урнаша алды. Хәзер аның өчен иң мөһиме – безне җил-яңгыр тидермичә саклау һәм укыту иде.
* * *
1938 ел. Ленинградка, кара елларга карамыйча, ак төннәр иңгән чак. Ә иртәгә алар, табигатьнең бу тылсымын, хыялларын калдырып, Оренбургка китәчәкләр. Гөлсем сөрген исемлегенә кергән өч шәһәр арасыннан Оренбургны сайлады. Татарның асыл шәхесләре булган Фатих Кәримиләр, Дәрдемәндләр, Рәмиевләр, Хөсәеновлар истәлеге итеп сайлады. Әле кайчан гына Гөлсем
Гаяз әзинең Варшавадан язган хатына сөенеп бетә алмаган иде. Менә хәзер аны шуның өчен «ышанычсызлар» төркеменә кертеп куйдылар. Шәфкать туташының Балкан сугышы вакытында Төркиягә ярдәмгә килүен дә «исенә төшереп» үттеләр. Шулай итеп, «гаепле» Гөлсем Акчурина гаиләсе ике көн эчендә Ленинградтан чыгып китәргә тиеш булды.
Соңгы кичтә ул бар сагышларын Нева ярында «сөйләп» калдырмакчы. Нева исә аның үткәндәге очсыз-кырыйсыз уйларын дулкын-дулкын итеп ярга чыгара торды. Ә менә төньяк пайтәхете Сарай-Диварлары ярыннан искән су җиле, язмыш җиле аны кочып, бөтенләй туңдырып җибәрәсе итте... Кайчандыр ул
ак төннәр яктысында Тукайга Нева ярларын күрсәтергә хыялланып йөргәнен исенә төшерде. И-и гомерләр... Гөлсем үзалдына нидер әйтмәкче булган иде дә, аны каршысыннан узып баручы, чырае да, җаны да кара шәленнән дә карарак
кайгыга төренгән ханым җәлеп итте.
Гөлсем аның үтеп китүеннән куркып, тизрәк сәлам бирергә ашыкты:
– Анна Андреевна, хәерле кич, исәнмесез?!
Шагыйрә теләр-теләмәс кенә күтәрелеп карады да сорап куйды:
– Без танышмы?
Гөлсем бер мизгелгә уңайсызланып та калды, аннары:
– Безнең институтка очрашуга килгәч, Сез мине Джокондага охшаткан идегез, – диде.
– Менә ничек... – «күрәзәче»-шагыйрә бу юлы текәлебрәк карады. – Күрәм, сезне дә кайгылар читләтеп үтмәгән.
– Әйе, ирем дә, улым да – репрессия корбаннары. Үземә дә биредә көн бетте. Иртәгә Оренбургка күченәбез.
– Кайгыгыз зур... Сабырлык телим.
– Ә үзегездә ни хәлләр, Анна Андреевна?
– Минем улым да төрмәдә. Инде икенче мәртәбә утырттылар. Ул анда тилмерә, мин монда ут йотам. Язмыш әнә Невадагы аерып куйган күперләр шикелле.
Соңгы выкытта аларга карап тору күңелемә шом сала. Менә шулай күперләрнең кушылганын көтеп йөрим. Алар белән бергә Ленинградның үзәге, Васильев утравы гына түгел, җирләр, күкләр, җаннар да тоташа төсле... Әнә, күперләрне кушалар.
Хәзер инде кайтырга да була. Ә сезгә хәерле юллар... һәм гомерләр, Джоконда. Татарчасын – Гөлсем Акчурина, дидегез бит әле. Шигъри исем.
Алар кочаклашып аерылыштылар. Шагыйранә җанлы бу ике ханымның дуслыгы әнә шулай башланып китте.
– Зур шәһәрләрдән соң Оренбург бик кечкенә, хәерче, котсыз булып күренде. Безгә ярым подвал бинадан бер карават куярлык кына урын бирделәр. Әни башта ашханәдә ипи кисүче булып эшләде. Аннан ипи заводына бухгалтер-кассир булып урнашты, – дип дәвам итә сүзен Шифа апа. – Ә беркөнне, әни базардан кош тоткандай сөенеп, бик нәфис челтәрләп бәйләгән ап-ак Оренбург шәле күтәреп кайтты. «Анна Ахматовага! – диде ул. – Теге кара шәлен салып, шушы ак шәлне ябынса, кайгылары китмәс иде
микән», – дип хыялланды.
* * *
– Казанга кайту әнинең гомерлек хыялы иде. Аның шулчаклы ашкынуы миңа да тынгылык бирмәде. Казан – аның яшьлек эзләре, Тукайлар, Әмирханнар хатирәсе, татар мохите, татар моңнары, шигырь кичәләре...
Ниһаять, 1948 елны без Казанга кайтып урнаштык. Монда да фатирсызлык, кеше өстендә яшәүләргә карамастан, әнигә җан тынычлыгы иңгәндәй булды. Әни танымаслык булып үзгәрде. Элеккеге дуслары, танышлары белән очрашып йөри башлады. Үзен аңлаучы кешеләрне тапты. Бигрәк тә, ирле-хатынлы яшь
галимнәр – Нуруллиннар гаиләсе белән дуслашты. Әни аларга кирәкле, кадерле икән ич. Мин үзем өчен әнине өр-яңадан ачтым.
* * *
2013 елның гыйнварында мин Мәскәүгә Шифа апа янына кабат бардым.
Бу ел аның йөзенә тагын сызлану сызыклары өстәлгән. Алай да, ул әле үзенең тәгәрмәчле урындыгына таянып, балконга чыга һәм икешәр сәгать тәрәзә артындагы шау-шулы дөньяны күзәтә. Янына Сафураның оныклары һәм социаль тәэминат кешеләре килеп тора. Шифа апа, язмышларның үзәкләргә үтеп калган елларына кайтып, башыннан кичкәннәрен янә искә төшерә. Ул сөйли, ә мин шул язмышлар эченә кереп чумам.
– Әнигә кайгылар өелеп килде инде. Шәмсениса апа да яшьли үлгән. Ире белән улы Равил дә – төрмәдә. Ярый әле кече улын Җәваһирә апа Свияжскида үзе эшли торган балалар йортына урнаштырган. Әнинең инде Муса Бигиев белән Әсма апа өчен, балалары өчен зар елауларын әйтеп кенә бетерерлекмени?!. Аларны бит, эзәрлекләүгә чыдый алмыйча, әтиләре чит
илгә китеп баргач, «илне сатучылар» дип атыйлар, олы бабаларын төрмәгә утырталар, кечеләре белән Әсма апаны Вологдага сөрәләр.
– Үкенечләр зур, – дип кабатлый Петербургның яшь галимәсе, атаклы дин галиме, фәлсәфәчесе, язучы Муса Бигиевның Мөхәммәд атлы оныгының җәмәгате Альмира Таһирҗанова. Аның 2009 елда дөнья күргән «Книга Мусе эфенди, его времени и современниках» дигән китабын титаник хезмәт дими, ни дисең? Татар җанының чиксез өзгәләнүләрен сурәтләү өчен, Муса
Бигиевның хатыны Әсма ханымның көндәлекләрен генә уку да җитәр иде кебек...
– Мин ун классны Оренбургта тәмамлап, Ленинградта тимер юл транспорты инженерлары хәзерли торган институтка кердем. Беренче курсны тәмамлауга, сугыш башланды. Өчебез – өч якта. Әни – Оренбургта, Сафура – Ленинград фронтының күчмә госпиталендә. Аз гына мөмкинлек булу белән, ни дә булса
ашарга юнәтеп, институтка, минем яныма килә. Яшьсез генә елыйбыз, икенче тапкыр очрашырбызмы, юкмы?!
Сафура сугышка чаклы, медицина училищесын тәмамлагач, Харьковта эшли башлаган иде. Анда Юра исемле украин егетенә кияүгә чыкты. Ике кызлары туды: Лилия белән Аэлита. Сафура хирург ире белән 1942 елда сугышка киткәндә, балаларын Харьковтан алып кайтып, әни янында калдырды. Балалар
ашарга бик тилмергәннәр. Әни аларны җаныннан артык күреп карады. Сугыш беткәч, ире Сафураны ташлап китте. Балаларны әни үстереште. Сугыштан соң Сафура Казан медицина институтына укырга керде. Аннан гомере буе Лениногорск районында баш табибә булып эшләде. Кызлары да медицина
өлкәсен сайладылар.
1943 елны безнең институтны Казакъстанга, Алма-Ата шәһәренә
эвакуацияләделәр. Исән калганнарыбыз шунда күчте... Сугыш тәмамлангач, Ленинградка кабат кайттык. 1945 елда институтны тәмамлап, башта Свердлауда, аннан Оренбургта тимер юл төзү инженеры булып эшләдем.
Шифа апага карап, тыңлап торам да соклануымны яшерә алмыйм. Бу яшьтә дә затлы асылын, дворянлык сыйфатларын югалтмаган. Эчке бер нәзакәтлелек, кемлегеңне тоеп-белеп тору тышка бәреп чыга. Мин сорап куям:
– Шифа апа, сезнең үз-үзегезне тотышыгызда да, тавышыгызда да җитәкче урында эшләгәнегез сизелеп тора.
Ниһаять, Шифа апаның йөзенә чак кына серле елмаю йөгерә.
– Министрлыкта минем кул астында егерме ике ир кеше эшләде.
Бу юлы Шифа апа миңа бик кадерле фотоларын һәм Җәваһирә апаның оныгы Гөлнар Әмирханованың телефоны белән адресын биреп җибәрде.
* * *
Гөлнар апа ишеген шактый озак торып ачты. Аңа да 86 яшь шул. Алай да үз-үзен тотышында үзгә бер затлылык, нәфислек күзгә ташлана, хәтта балерина Галина Уланова чалымнары да чагыла төсле. Адым саен сагалап, күзенә генә карап торган зур эте генә башта сәеррәк тоелган иде.
– Тавышыгызга караганда, сез дә бик күркәмсездер, – дигәч кенә, аның бөтенләй күрмәвен абайлап, тәмам югалып калдым. «Рәхмәт» дияргә дә өлгермәдем, Гөлнар апа тезде дә тезде:
– Сез инде Чистай әбиебез Бибифатыйманың, чибәр әбиебезнең сигез кызы булганын беләсездер дип уйлыйм.
Мин дә, белгәнемне күрсәтергә теләп:
– Әйе, әле исемнәре генә ниндиләр: Әминә, Камиләтенниса, Гарифә, Җәваһирә, Әсма, Шәмсениса, Хәтимә, Гөлсем һәм яраткан бердәнбер абыйлары Ибраһим, – дим.
– Ә мин менә Җәваһирәнең оныгы булам инде. Дәү әнием Свияжскида балалар йортында рус теле укыткан. Мин үзем гомер буе санитария врачы булып эшләдем.
– Медицина фәннәре кандидаты булуыгыздан да хәбәрдарбыз.
Гөлнар ханым тыйнак кына елмаеп куйды да сүзен дәвам итте:
– Язмыш дигәнең адәм баласының гел башыннан гына сыйпап тормый инде ул. Безнең нәсел өстенә дә сынаулар аз килмәде... Сезне бигрәк тә Гөлсем кызыксындыра инде. Шифа апа шулай диде.
– Сез бит Гөлсем апаның иң якын сердәшчесе булгансыз.
– Сөйләрлек вакыйгалар җитәрлек.... Менә бер истәлек сезнең өчен
кызыклы булыр дип уйлыйм. Гөлсем апа Казанга күчеп кайткач, бервакытны Гарифә апа, Җәваһирә дәү әни, Гөлсем апа Уфага, Әсма апа янына «Тукай» пароходында баралар. Шунда шагыйрь һәм галим Мостафа Ногман белән танышалар һәм, билгеле инде, Тукай турында сөйләшеп китәләр. Менә шунда Гөлсем апа Тукайны «шагыйрьләр солтаны» дип атый һәм Мостафа Ногманнан аңа багышлап җыр язуын үтенә. «Син – шагыйрьләр солтаны!» Үзе һәйкәл булырлык сүзләр ич!
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең,
Син – шагыйрьләр солтаны.
Гөлсем апа үзе дә Мостафа Ногманның бик нечкә күңелле, ихлас кеше булуын сокланып сөйләгән иде. Әмма ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында җыр соңрак туган. Гөлсем апа Рөстәм Яхинның бу гаҗәеп музыкасын ишетмичә китеп барды.
– Әле композиторның Гөлсем апаның үзенә багышлаган җыры да бар. Шифа әйткәндер, бәлки. Исеме хәтеремнән чыгып китте. Картлык. Искә төшү белән әйтермен, – диде Гөлнар ханым, онытуына үкенеп. Ни кызганыч, без башка очраша алмадык. Озак та тормый, шул елны ул мәңгелек йортка күчте.
Ә мин бөек композиторыбызның бар иҗатын, симфонияләрен, җырларын, романсларын күңелдән кичереп, бик озак биһуш бер халәттә йөрдем. «Апрель таңы» җырының музыкасы киң симфоник колачлы, Тукай бөеклегенең, халык мәхәббәтенең бер көчле кайтавазы булып яңгырады. Мин легендар Чистай
кызының, бик күпләрне сокландырган, үзе дә шигърият багындагы бер гөл булган Гөлсем Камалова-Акчуринаның язмыш симфониясен дә, гасырлар авазын да тыңладым шикелле...
Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 5, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев