Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (дәвамы)

– Үз гомеремдә Камаловлар нәселенең бер генә сылуын яраттым. Мин, чыннан да, йөрәкләребезне йөрәккә куеп яшәрбез, дип хыялланган идем, кулга-кул тотынышып, милләткә хезмәт итәрбез, дигән идем. Син аны бер дә сизмәдеңмени?!

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

Язмыш җиле

 

Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.

Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,

Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.

«Киңәш». Г.Тукай

Җилләр генә агач башыннан йөридер. Калганы кеше башыннан. Хәер, язмыш җиле бүген үзе дә елый-елый Акчуриннар утырган юргаларга сарылмакчы. Соң мәртәбә куеннарга, йөрәкләргә кереп җылыга уралмакчы. Һәм ашыга-кабалана чана эзләрен ак карга күмеп калдырмакчы. Язмыш җиле шулай гаҗизләнеп төн карасына кереп баручы гомер юлының әле алдына, әле

артына төшә. Китәләр!.. Туган җирне ташлап китәләр! Китәргә мәҗбүрләр...

Аһ, әле кайчан гына бәхетләр, тормышлар түгәрәк иде. Сембернең тыныч бер почмагына төпләнеп калган Гөлсем үзеннән артык күреп сөюче Абдулланы да, күз карасы кебек балаларын да, яратып мөгаллимлек итүен дә язмышның бәхетле-сәгадәтле еллары санап, куанып яши иде. Ни кызганыч, әмма бу

җирдә бәхет гел кыска вакытлы. Дөньяның бер чите гел кителеп тора. Башта Беренче Бөтендөнья сугышы адәм баласын зар елата. Аннан бөтен Россияне чорнап алган революция дулкыны илнең өстен аска әйләндерә. Болар һәммәсе дә язмышка язылганмы икән?! Югыйсә Акчуриннар Сембер җирләренә

килгән төрле афәтләрне, кайгы-хәсрәтләрне дә аз күтәрешмәде. Кемнең нинди милләттән, кайсы диннән булуына карамастан, кылынган игелекләре дә аз түгел кебек иде...

Исең-акылың китәрлек, бер дигәнче, бар мал-мөлкәтләре тартып алынды, йорт-җирләреннән куылдылар. Ихтимал, Якуб абыйларының карары дөрес булгандыр. Ул, гаиләсен алып, унҗиденче елда ук тынычрак якларга чыгып китте. Кендеге белән шушында береккән Абдулла гына ата-баба җирләрен,

каберләрен алай тиз генә ташларга теләмәде. Ярый әле Хәсән абыйлары бу мәхшәрне, бу дәрәҗә кимсетү-тарлыкларны күрмичә, мәңгелек йортка күчеп өлгерде. Әмма аны сагынулар, аның белән бәйле якты истәлекләр әйтеп- сөйләп бетергесез. Дөнья бәһасе туганы исән булса, хәтта язмыш сынаулары да җиңелрәк кичерелер сыман иде Абдуллага. Менә шулай уйлары белән

үткәннәрне урап, Тимай байның кече улы атналар буе кеше күзенә чалынмаска тырышып, газизләрен яд итеп, зиярәт кылып, хушлашып йөрде.

Гөлсем дә хушлашты. Үзәкләрен иң өзгәне – Шәмсениса белән аерылышу булды. Кулында яңарак кына туган сабые. Үзе минут саен йөрәген тота. «Йә Аллам, син барында көннәрем кояшлы иде әле, – дип, Гөлсемне кочаклап елады да елады. – Башка күрешә алмабыздыр инде...»

– Язмышныкын белмәссең, Шәмсүк. Ул кадәр төшенкелеккә бирелмик әле.

– Алай да бәхилләшеп калыйк. Сезгә рәхмәт. Юлларыгыз уң булсын. Исән- имин йөрегез...

Гөлсемнең ярты җаны шунда калды бугай. Аның, ичмасам, таянырга Абдулласы бар. Алай дисәң, бу вакыйгалар аны да нык сындырды. Ул бер мәлгә бөтенләй югалып калды. «Гөлсем ни әйтер?» – дип, озак кына аның күзләренә карап торучан булды. Ходайның рәхмәте, яраткан хатынының тагын әллә ничаклы асыл сыйфатлары ачылды. Иренең көенечләрен шушы сөенечләр

юа төште. Өмет бөреләнде. Әнә бүген дә алар йөрәкләре, җаннары белән бер-берсен сүзсез тойган, кулларындагы иң зур байлыкларын, йокыга талган Яхъя белән Сафураны

күкрәкләренә кыскан хәлдә, кеше-кара күзенә чалынмаска тырышып, «Барыш» станциясенә юл тоталар. Легендар аталары төзеп калдырган, кайчандыр кыңгыраулы пар атларда Тукайны каршылаган, Бибифатыйма әнкәләре сөенә- сөенә, төянеп-ясанып бәби туйларына килгән юлдан, бетмәс-төкәнмәс күңел хатирәләре юлыннан.

Язмыш җиле бүген соң дәрәҗәдә чарасызлыктан гаҗиз. Ул әле юргаларның алларына чыга-чыга кар түши, әле аны җәяүле буран итеп кырга куа. Аннан артка калып, хуҗаларын аклап, әллә сөйли, әллә елый, әллә сагышыннан сыкрап улый:

– Китә-ә-ләр! Кәбәм, туган якны ташлап китә-ә-ләр! Вата, китәргә

мәҗбүрлә-әр... Әйе, китәргә мәҗбүрләр. Юкса Акчуриннарның бу җирдә хаклары да аз түгел. Абдулла белән Гөлсемнең икесенең дә йөрәгеннән – кан, күзеннән яшь тама. Ләкин аны бүген ятка түгел, бер-берсенә дә күрсәтәселәре, белгертәселәре килми. Хәзергә исемнәре каралса да, күр, әнә аларның ак нияттән эшләнгән

никадәр ядкарьләре калды. Акшуатның картиналарында сакланачак ак мәчетләре генә түгел, мөселман-татар дөньясының күпме тарихи мирасы, байлыгы, китаплары; меценат Акчуриннар ярдәме белән илнең, төбәкнең төрле почмакларында төзелгән мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр; алар акчасына белем эстәгән йөзләрчә-йөзләрчә балалар, талантлы яшьләр. Алар төзеткән

фабрикалар, йортлар, тулай торак, мунча, базар, хастаханә, вокзал, буа-күлләр, электр, телефон үткәргечләре. Һәм дә ач, салкын кышларда меңәрләгән кешеләр үзләренең исән калуларына, ничә йөзләгән хуҗалыклар янып көлгә

әйләнгәннән соң, йорт-җирле булулары өчен, нәкъ менә Акчуриннарга бурычлы түгелмени?!

Беренче Бөтендөнья сугышында армияне шинельле итәрлек тукыма җитештерү өчен, тәүлекләр буе эшләүләр дә әллә җиңелдән булганмы?! Әмма алда адәм балаларын тагын да авыррак сынаулар көтә. Репрессия!

Акчуриннарның күпмесе репрессия корбаны булыр. Нәселе урыслаша барыр. Хәер, алар гынамыни, дөньясы белән шулай. Чоры шундый...

Әлегә бүгенге төн генә шулай караңгы кебек. Хәер, алар бу араларда гел айсыз-нисез кара төндә йөрделәр. Абдулла соңгы кабат фабрика, буа, йорт тирәләрен урап кайтты. Гөлсем дә, кичкырын үзе укыткан кызлар мәктәбенә барып, тактага акбуры сынганчы басып-басып язып калдырды: «Без китәбез, сез

каласыз... Бүген барыгызга да «5»ле. Гөлсем апагыз. Мин сезне сагынырмын».

...Ниһаять, станциягә килеп җиттеләр. Уйлар тиз генә йомгакка уралды. Бертавыштан балалар елашып уянды. Инде яраткан кучерлары, яраткан юыртаклары белән саубуллашыр вакыт җитте. Абдулла, гадәтенчә, атларга кесәсеннән икешәр шакмак шикәр чыгарды. Үз гомерендә беренче кат ул алар өчен балаларча шикәр урлады. Колын чагыннан кулыннан сөт эчереп

үстергән ак кашкалары бүген беренче кат шикәргә үрелмәде. Абдулла аларның парланып сыкылаган ялларыннан, башларыннан сыйпады. Һәм имәнеп китте: аларның күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага... Атлар елый! Абдулла түзмәде,

әле берсенә, әле икенчесенә яңагын куйган килеш үзе дә үксеп-үксеп елады. Аерылышуның иң авыр минутлары иде бу...

Алай гынамы, озата килгән язмыш җиле дә аларга кушылып сыкрап сыктады. Аннан һәркайсысын үзенчә яратып, сыйпап-иркәләп үтте. Чөнки ул, ни дисәң дә, туган як җиле ич. Ул бары язмыш кушканны гына үтәүче. Ә чит җирләрдә аларны башка язмыш җиле каршылар. Хәзергә алар Мәскәүгә, Хәсән абыйларының тол калган, инде ике ел сагыш-сагыну утларында янучы Зөһрә җиңгәләренә юл тота.

– Киттеләр! Кәбәм, туган яктан киттеләр! Вата, китәргә мәҗбүрләр...

Язмыш җиле шулай боегып кына, төн кунарга, үз оясына Сембер, Калны урманнары тарафына борылды.

Хәзер иң биек нарат башына менәр дә ылыс бишегендә җай гына тибрәнеп йокыга талыр. Юк, юк, ничек йокыга талсын, язмыш җиле ничек аларның үзләрен генә калдырсын ди.

– Кәбәм, чит җирләрдә тагын нинди җилләр каршылар?! Тагын да ачырак, хәтәррәк булсалар...

Алар туган якның үткәндәге җылы, йомшак күңелле җилен сагынмый булдыра алмаслар... Ул да «үзенекеләр» белән хушлашсын да... Җил бер дигәнче, агач башларын тибрәтә-тибрәтә, бар урманны шаулатты. Аннан, бар көченә юлда очраган һәрнәрсәгә бәрелә-сугыла, ашыгып, поезд артыннан куа

китте.

...Һәм, ниһаять, тыны-көне бетеп, Акчуриннар утырган соңгы вагонга килеп сарылды.

...Инде аларның язмыш юллары бу якларга башка беркайчан да төшмәячәк. Туган якның язмыш җиле башка беркайчан да алардан аерылмаячак һәм... соңгы сулыш булып... мәңгегә йөрәкләрендә калачак.

* * *

Мәскәү умарта корты кебек гөж килә. Зөһрә җиңгәләре яшәгән Мәскәү чите чак кына тынычрак сыман. Хәсән Акчурин Мәскәүдә укучы студент уллары өчен бик зур булмаган ике катлы йорт алып калдырган иде. Абдулла белән Гөлсемгә билет юнәткәнче шактый торырга, салкын кичләрне җылы хатирәләр белән җылытырга туры килде. Мәскәүдә чын мәхшәр. Атыш, үтереш, кычкырыш. Вокзалларга баш тыккысыз. Халык дулкыны  бер-берсен су өстендәге йомычка кебек әле бер, әле икенче якка чыгарып

ыргыта.

Ата – улны, ана кызны белми. Себер, Петропавел якларына китүчеләрнең дә исәбе-хисабы юк. Билет алуның, вагонга кереп утыруларның кыенлыкларын әйтеп-сөйләп бетерә торган түгел. Кечкенә балалары бар кешеләргә бу хәлләр сират күперен кичүгә тиң иде бугай.

Акчуриннарның казакъ далаларына, Петропавел-Кызылъяр якларына юл тотулары әлегә иң дөрес карарларның берсе иде. Чөнки анда Абдулланың кыз туганы Гөлсем бу шәһәрнең атаклы сәүдәгәре, финансисты, Бөтенрусия мөселманнары шурасы әгъзасы Мостафа Хәсән улы Тюменевта кияүдә булып,

электән үк бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә иделәр. Абдулла гаиләсен якты чырай белән каршылап, үзләрендә урнаштырдылар. Иң мөһиме: әле бу тирәләрне революция ялкыны ялмап өлгермәгән. Шәһәрдә ак чехлар хуҗа. Адмирал Колчак исә Иртыш буйларында Сибирия дәүләте төземәкче. Шәһәр нугай, казакъ, үзбәк сәүдәгәрләре белән тулган. Татарлар да аз

түгел. Мәчетләрдә күпчелек татар имамнары хезмәт итә. 1918 елда Самараны кызыллар алгач, Милли идарә, Финанс идарәсе дә бирегә күчәргә карар кыла.

Мөфти Галимҗан Баруди хәзрәтләре үзенең «Кызылъяр сәфәре» исемле сәяхәтнамәсендә болай дип яза: «Шәһре Петрпавл казакъ эчендә иңмәдәниятле, мөселман рухлы шәһәр. Эчке Русиядән  килмә нимес, латыш, хахул бу сахралардан вә саир казакъ далаларыннан күп истифадә итеп баеп яталар. ... Йирле халык үз йирләренең бик кадерен белми... Ишим елгасы буенда тау итәгендә урыс вә нугай төпләнеп, мәсҗед вә чиркәү бина итеп

шәһәргә бер төс бирмешләр. Янгыннан һәм су басулардан соң, шәһәрнең байтак өлеше тау өстенә күчерелмештер... Байтак ерак мөсафәдән ак гыймәратләре, мәчет манаралары күренә башлый икән. Барлыгы тугыз мәхәллә, җиде мәсҗед бар. Мосафирлар күп. Бохара вә Ташкентка баручы шәкертләр юлы да булмыштыр. Аларга ихтирам зур. Казакъ халкы әхлагын мәдәният берлә бозмаганнар»6.

Әлегә монда сату-алу, сәүдәгәрлек эшләре дә гөрләп бара. Эчке Русиядән кызыл мал, чәй, шикәр, кием-салым, казакидән тире-йон, ит, мал-туар китерелсә, Төркестан пахта, фәс, чапан һәм дә төрле тукымалар белән дан тота. Сату-алуның бар нечкәлекләре белән таныш Абдулла да сәүдәгәрләр төркеменә кушыла. Гөлсемнең дә үз хыялы: мөгаллимлек итүенең кайчандыр мөлдерәмә тулып торган бәхетен тагын беразга гына булса да кире кайтару.

Укучыларын үзе яраткан математика серләренә төшендерү һәм Тукайның бөек шигърияте белән хәйран итү.

Язмыш җиле биредә Гөлсемне куанычлы хәбәрләр белән каршылады. Гаяз Исхакыйның да «Кызылъҗар»да булуы аңа канатлар куйды. Һәм ул ашыгычлык белән Милли идарәнең эш урыны булган «Яшел мәдрәсә»не эзләп китте.

Әдип әле декабрь аенда гына чыга башлаган «Маяк» газетасының да баш мөхәррире иде. Гөлсем Кызылъярга килүгә үк, Тюменевның зур бер өстәленә җәеп салынган газеталарны тиз-тиз күздән кичереп алды. Гаяз абыйсы һаман шул «милләт» дип җан ата. Үзенә таныш исемнәрне күреп, Гөлсем тәмам алгысыды. Казакъ шагыйренең дә шигырьләре нык тәэсирләндерде. Магҗан...

Казакъ халкының да менә нинди талантлы шагыйре бар икән. Казакъның «Тукае» диярлек... Дәрдемәнднең шигъри авазлары да яңгырап китә. Гөлсем укый, укыган саен таң кала.

 

Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан,

Җебәктән җәсел чүпкә7 битен җапкан.

Аскар8 тау, балдан татлы сулары бар,

Ана шул анам иде мине тапкан.

«Айга»

***

Ике дөнья: Көн һәм Төн... Гомер – Үлем...

Берсе – бишегең... Ә берсе – әзер гүрең.

...Бала булып ята бер бишегеңдә

Сары дала иркәсе – казакъ илем!

«Урал»

***

................................................................

«Су бул!» – дидең, челтерәп акмадыммы?

Йөз уралып, еландай ятмадыммы?

Ирке чикләнгән судан татыр җанны

Челтрәүдән сихерләп тапмадыммы.

«Җан авазы»

...Гөлсем, Иртышның иң зур кушылдыгы Ишим елгасы ярында урнашкан Кызылъярны күзли-күзли, җил-җил тауга күтәрелә. «Сары дала иркәсе туңып ап-ак карга чумган. Һун далалары ерак гасырлар эченнән тын гына вакыт, заман агышын күзәтә. Язмыш җиле бүген иксез-чиксез дала ихтыярында.

...«Яшел мәдрәсә»не табуы әллә ни кыен булмады. Янәшә торган

ишекләрнең берсен сак кына шакуга, эчтән: «Керегез, кер, ачык», – дигән тавыш яңгырады. Гаяз абыйсының таныш тавышы! Ниһаять, Гөлсемнең җанына җылы йөгерде. Суыкта туңган бит алмалары тагын да алсулана төште. Йөрәген сөенечле бер дулкынлану биләде. Иң элек ачык ишектән Гөлсем белән бергә, әйтерсең, иртә яз, ак сиреньнәр исе бөркелеп керде. Гаяз

абыйсы башта каршында затлы кеш туныннан, ханбикәләр кыяфәтле, серле елмаюлы Гөлсемне күрүгә, бер мизгелгә бөтенләй югалып калды. Аннан, куанып, бар тавышына оран салды:

– Беләсезме бу кем, беләсезме?! Бу – «Зөләйха»ның кулъязмасын саклап калган Гөлсем Камалова! Бу – безнең Чистай чибәре, минем якташым, горурлыгым, бөтен Төркияне сокландырган атаклы шәфкать туташы! – дип тезде дә тезде. «Минем сүгәнем», дияр сүзләре чак-чак тел очында эленеп калды.

– Бу олпаты – татар театрының атасы – Габдулла Кариев, – диде,

таныштыруга күчеп.

– Хәбәрдармын. Казанда «Зөләйха»ны куйганын да ишетеп беләм.

– Качып-посып булса да, мин дә карау бәхетенә ирештем.

– Ә нигә «Зөләйха»ны монда да куймыйсыз? – дип сүзгә кушылды бер читтәрәк утыручы казакъ кешесе.

– Театр бинасына чехлар ашлык салганнар. Ишетмәгән идеңмени? – диде Исхакый.

Магҗан, гаҗәпләнүен белдереп, башын шактый озак чайкап торды.

– Хәзер инде бу дөньяда бернәрсәгә дә гаҗәпләнәсе юк, – диде Фуад Туктар, егетнең җилкәсеннән кагып.

– Чистайның гаҗәпләнүдән туктаган Туктары белән таныштырып торасы юктыр.

– Без – күптәнге танышлар, – дип, алар беравыздан әйтүләренә көлешеп тә алдылар.

– Монда Чистайдан да, Казаннан да күргән-белгән җитәрлек.

– Шулайдыр. Без дә менә Кызылъярга сыенырга уйладык.

– Кызылҗар әлегә тыныч, кунакчыл урын. Борынгы һун бабаларыбыз җире. Дала киңлеге, дала ирке безнең барыбызның да канында. Магҗан – казакъ кардәшебез. Зур шагыйрь. Ул да эзәрлекләүләргә дучар. Бу дөньяның авыр сынауларына тарыган. Хатынын, улын югалткан. Күптән түгел генә тоткынлыктан азат. Шагыйрь, язучыларга нинди ялган гаепләр тагылуын син

беләсең... Дала бөркетенең дә яралы чагы... Магҗан... Зыялылыгы кыяфәтенә чыккан. Әмма җаныннан, күзләреннән әйтеп бетергесез сагыш, моң саркый. Бу кадәр дә моңсу, тирән, сихри карашка

Гөлсемнең моңарчы юлыкканы да юк шикелле. Шәфкать иясенең йөрәге шунда ук «телгә» килде:

– Бәлкем, мин сезгә нәрсә беләндер ярдәм итә алырмын?..

Йә Аллам, Тукайга шулай ярдәмгә килергә теләп, бер янган иде түгелме соң?! Тукай шигърияте белән шыплап тулган җанында бүген тагын бер шагыйрь урын даулый түгелме соң?! Шигъри сүз дигән тылсымга Гөлсем балачактан ук мөкиббән. Тагын шул кадәресе дә бар: үзең әлеге игелекле илгә сыен да, үзең игелексез булып кал, имеш. Юк, юк, мондый яшәү рәвеше берничек тә Гөлсемгә хас түгел.

Мең шөкер, әлегә аның ире дә, балалары да янында, исән-саулар. Тик менә Ибраһим абыйлары өчен генә ут йоталар. Кызыллар ягына чыкты да югалды. Һичбер хәбәре юк.

Ә Магҗанны күр, әнә нинди бәхетсезлекләргә дучар булган. Гөлсемнең күңелен парә-парә китереп, яшен тизлеге белән шундый уйлар үтте. Тик әлегә ул бу шәфкатьле йөрәгенең нинди утларда янарын, нинди гайбәтләргә юлыгырын башына да китерә алмый иде.

– Бәлкем, мин...

Магҗан шундый итеп төбәп карады ки, күрер күзгә тыныч, сабыр бу караш эчтән тылсымлы ут-ялкын чәчә ләбаса. Гөлсемнең җаны-тәне чымырдап куйды.

– Безнең курсларга мөгаллимнәр кирәк. Әгәр дә сез безгә килергә риза булсагыз...

– Ирем белән киңәшкәч, мин сезгә хәбәр итәрмен.

Хәзер Гаяз абыйсы да эчтән үзен битәрли иде. Ни дип бу кадәр Магҗанның язмышын шәрехләүне кирәк тапты соң әле ул?! Әдип инде абайлап өлгерде: әнә дала бөркете аның күз алдында Гөлсемне томшыгына эләктереп, шигъри күкләренә күтәрә, кояш катына оча иде.

Оҗмахтагы кәүсәр судан,

Өстендәге алтын будан,

Фәрештәләрнең җырыннан,

Оҗмах суының шавыннан,

Яфраклар кыштырдавыннан

Тәңренең нәкъ үз нурыннан

Яратылган фәрештәдер,

Туган иле – Гарештәдер.

............................................

Хыял колы – мин бер акын.

Тормышта тар, тайгак юлга

Алып төшеп килә юрга

Көн кешесен кичкә якын.

Баткан көннең таңын күрдем,

Шул сылуның җанын күрдем.

«Гөлсемгә»9

Ә Исхакый аңа йөрәген ачарга, хисләрен аңлатырга соңарды. Шулкадәр тиз кемнеңдер сөйгәне булып куяр дигән уй аның башына да килмәде. Бөтен Төркияне аякка бастырган, көрәшкә чакырып, ялкынлы сүзләр сөйләгән шәфкать туташы үз илендә дә вакыйгаларның эчендә кайнарга тиеш һәм бу юлда алар кулга-кул тотынышып, бергә барырга тиешләр иде кебек. Ул бит

аңа төрмәләргә нинди рухландыргыч шигъри хатлар язып торды. Гаяз абыйсы хәзер ташкындай ярсу хисләрен тыя алмыйча, әйтеп саласы итте:

– Бай хатыны булдым, диген инде, Гөлсем?! Байлыкка чумасым килде, диген... Хыялыма хыянәт иттем, диген...

Гөлсем Гаяз абыйсыннан мондый гәепләүне көтмәгән иде. Чак кына югалып та калды, үпкәлисе дә килде. Шул ук вакытта эзәрлекләүләрдән тәмам алҗыган, милләт өчен һаман җанын фида кылырга әзер, инде тәмам ябыгып, мыеклары гына тырпаеп калган әдипне кызганудан яшьләрен чак-чак тыеп торды. Аның

аңлаучысы юк...

– Гаяз абый, сез хаталанасыз. Мин үземнең мөгаллимлек дигән зур хыялымнан беркайчан да баш тартмадым, – диде Гөлсем, күтәрелеп карамыйча гына. Беразга авыр тынлык урнашты.

Гаяз абыйсы инде үзенең болай кабынып китүенә эчтән үкенә дә иде.

– Кичер, катырак бәрелдем, ахрысы, – диде ул, урындыгын Гөлсемгә якынрак күчерә төшеп. Ике як та карашлар белән генә аңлашты. Ә карашлар йөрәкләргә үтеп керерлек иде.

Сөйләшүнең юнәлешен үзгәртергә кирәклеге көн кебек ачык. Фуад уйлап тапты кебек: Гөлсем алдына гәзитләр төпләнмәсен китереп куярга.

– Син безнең гәзитне күрмәгәнсеңдер әле?

– Ничек күрмим, ди? Бар саннарын диярлек укып чыктым. «Милләт» дип җан атасыз.

– Син дөрес тотып алгансың. Ләкин күп очракта «милләт» дип язуыбызның бер хикмәте дә бар, – диде Гаяз абыйсы. – Юлда килгәндә, йөри-йөри хәреф капчыгы тишелеп, бик күп хәрефләр аккан. Безнең телебездә бик күп кулланыла торган каты «х» бөтенләй югалып беткән. Шуңа күп мәкаләләрдә «халык» дигән сүзне «милләт» сүзе берлә алмаштырырга туры килде, – дип,

Гөлсемнең халәтен күзләреннән укымакчы булып, тутырып, озак кына карап торды.

Магҗан да утлы карашын Гөлсемгә бер генә сирпеп алды да, әдип ягына карап, шигырь укыгандай сөйләргә тотынды:

– Себер җанлы сүзгә сусаган иде. Шуңа аны төрки-татар дөньясы олуг шатлык берлә каршы алды. Әдип Исхакыйның «Маягы» бүген, чыннан да, милли юлның маягы. Татар язучыларына рәхмәтебез бик зур.

...Гөлсем рәхмәтләр әйтеп, китәргә җыенды. Аны яратулы, сокланулы карашлар озатып калды, һәм, ишектән чыгуга ук, бу якларның коры, салкын җиле каршылады. Бу җил эчтән яндырып, тыштан туңдырып, күздән яшь китерде. Юл чатында кайсы

якка китәргә белми аптырап торганда, аны таныш тавыш куып җитте:

– Гөлсем!.. Джоконда!..

Артына борылып караса, яланбаш, яланөс диярлек, киез каталарын лыштырдатып, сулышы кабып, Гаяз абыйсы йөгерә.

Аны бу кыяфәттә күрүгә, Гөлсемнең болай да тулган күңеле бөтенләй чайпалып түгелде.

– Мин сине үпкәләттем, иркә таем, кичер мине. Берничә көннән мин ерак сәфәргә кузгалырга ниятлим. Очраша алырбызмы без тагын, әйтүе кыен... Белүче – бер Ходай.

Гөлсемнең тагын бер-бер артлы кайнар яшьләре тәгәрәде. Исхакыйның да күз алмаларына тикле кызарып чыкты.

– Үз гомеремдә Камаловлар нәселенең бер генә сылуын яраттым. Мин, чыннан да, йөрәкләребезне йөрәккә куеп яшәрбез, дип хыялланган идем, кулга-кул тотынышып, милләткә хезмәт итәрбез, дигән идем. Син аны бер дә сизмәдеңмени?!

– Язмышлар аерым булган, күрәсең... – диде Гөлсем, бу юлы күтәрелеп карарга да уңайсызланып.

– Шулайдыр... Тәкъдирдер... Насыйп түгелдер...

– Мин хәзер син кискән токмач белән бер тәлинкә кайнар аш ашар идем. Син минем халәтемне аңлыйсыңмы, Гөлсем?!

Ничекләр аңламасын... Тик җавап итеп Гөлсемнең күзеннән яшь арты яшь кенә түгелде...

(«...Эх, хәзер бер тәлинкә токмачлы аш ашарга иде...» Исхакыйның хатларында еш кабатланган үзәк өзгеч сүзләр. Юк, юк, ул ачлыктан туган тойгы гына түгел! Ул хәтер күзәнәкләрендәге әйтеп бетергесез сагыну, җирсү. Ул туган якның арыш-бодай кишәрлекләре, яңгыр елап чылаткан, җил юатып киптергән көлтә-көшелләре. Ул – туган якның кайнар кояшы, салкын чишмә

сулары... Әнкәсенең камырлы-онлы, назлы куллары. Учак җылысы, җан җылысы, ярату җылысы.)

– Мин сезне үзебезгә чакырам. Чистайча, зур, тәмле итеп итле бәлеш пешерермен. Сезнең өчен... махсус.

– Рәхмәт... Килүең өчен дә рәхмәт.

Бу аларның язмышлар чатында соңгы очрашу-аңлашулары һәм

хушлашулары иде. Гөлсем юл буе сагышлы уйлардан арына алмады. Әлбәттә, ул зур әдипкә иңен куя алган булыр иде. Иң ышанычлы ярдәмчесе дә булыр иде. Әмма язмышның үз кануннары... Юкса Камаловаларның берсе дә төшеп калганнардан түгел. Әнә Хәтимә дә Мәскәүдә медицина институтында белем ала. «Ил»10 газетасын чыгаруда

Исхакыйның уң канаты була. Газетага мәкаләләр яза, милләт мәнфәгатьләре белән рухланып яши. Казанга татар хатын-кызларының беренче съездына делегат итеп сайлана. Аның да чыгышы алкышларга күмелә. Шулай итеп, ул Гөлсемгә алмаш булып, көрәш мәйданына килә, әдипнең ышанычын казана.

Һәм әллә кай заманнардан бирле яшерен генә хыялында йөрткән сөюе дә эзсез югалмас, ялкынлы көрәшче белән йөрәкләре дә бер аңлашыр төсле иде.

Әмма тәкъдирләр генә без дигәнчә язылмаган. Исхакый Хәтимәгә

рәхмәтләрен дә белдерә алмыйча, хушлашмыйча да китеп барыр. Дөресрәге, тагын эзәрлекләүләрдән качар. Язмыш җиле генә: «Китә... Канәт туган җирне бөтенләйгә ташлап китә... Һай, китәргә мәҗбүр...» – дип, артыннан өзгәләнеп калыр. Гаяз әзие ярты җир шарын урап, Төркиягә килеп урнашуына берничә ел узгач, Хәтимәнең шулай яшьли гүр иясе булуын ишетеп бик кайгырыр,

офтаныр, сагышланыр.

Шулай беркөнне үзенә урын тапмыйча, Истанбул урамнары буйлап йөри торгач, тарихи Топкапы алдында әсәрләнеп туктап калыр. Ниндидер бер сихри көч тартып китерде түгелме соң аны бирегә?!

Шулайдыр. Игълан-афишалардан күренгәнчә, Балкан сугышы

каһарманнарына багышланган зур күргәзмәнең бүген соңгы көне икән. Исхакый ашыгып эчкә узды. Һәм беравык үз күзләренә үзе ышанмыйча басып торды. Гаҗәеп оста кул белән ясалган картиналарның берсе «Хушлашу» дип атала. ...Тышта яз, беренче бөреләр борын төрткән. Ә госпитальнең яртылаш ачык зур тәрәзәләре катына ап-ак киемнәренә тәннәреннән кан саркыган,

башлары бәйләнгән яралы солдатлар тезелешкән. Ә аларга борылып карый- карый, куллар болгап, дүрт шәфкать туташы китеп бара... Бу бит Петербургтан Төркиягә ярдәмгә килгән атаклы татар кызлары! Әнә, башкалардан чак кына аерылыбрак торганы – Гөлсем ич моның! Гөлсем! Тукта, нәкъ шул картинаның

алдында ап-ак мәрмәрдән ясалган сылу кыз да Гөлсем ләбаса! Әйе, әйе, ак гүзәл сын астына «Гөлсем» дип язып та куелган. Исхакый түзмәде, таш сынны кочаклап ук алды. Билгеле, шул минутта ук күзәтеп торучы музей хезмәткәре дә килеп җитте.

– Пәһале бәй, экспонатларга кул белән кагылырга рөхсәт ителми.

Исхакый, гафу үтенеп, тиз-тиз эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатырга

тотынды. Үзе һаман «Гөлсем»нән күзен ала алмады. Еларлык яшьләре кипте дип уйлаган иде дә, үзеннән-үзе бите буйлап кайнар яшь акты.

– Зинһар, үтенәм сездән, миңа Әхмәт Бакый сынчының үзен табарга ярдәм итегез.

Ни сөенеч, рәссам-сынчы үзе дә бу тирәләрдә генә булып чыкты. Гаяз аны да кочаклап алды.

– Әхмәт Бакый – чок гүзәл сынчы, бөек сынчы! – диде ул, һаман

дулкынлануын җиңә алмыйча. – Сез безнең шәфкать туташларын, безнең... минем кадерле якташым, сөеклем Гөлсемне каян беләсез? Бу – искиткеч! Бу – Гөлсемнең нәкъ үзе! Аңлыйсызмы, бу фәрештә – минем җан фәрештәм иде, Әхмәт Бакый... Мин – мөһаҗир. Әдип, татар язучысы Гаяз Исхакый булам.

Әхмәт Бакый да мондый көтелмәгән очрашудан, әдипнең шундый саф хисләреннән, аның иҗатына бирелгән югары бәясеннән нык тәэсирләнгән иде. Ул да, күзләре яшьләнеп, ил өчен, үзе өчен авыр сынаулы елларны хәтереннән кичерде. Рәссам-сынчы үзенең чәрдәкләнгән бармакларының сакланып калуын бары тик Гөлсемнең үҗәт тырышлыгы, тылсымы, җан җылысы аркасында

гына булды, дип аңлатты.

– Мин боларны шәфкать туташына зур ихтирам, рәхмәт йөзеннән эшләдем. Без бөтен палатабыз белән аңа гашыйк идек, – диде.

Алар тагын очрашырга сүз куешып, туганнарча аерылыштылар. Һәр икесенең дә күңелләре Гөлсем атлы гүзәл гамь, гүзәл хатирә белән мөлдерәмә тулган иде...

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 5, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев