Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе / дәвамы)

«Почта уены» ничек якынайткан иде аларны ул кичне. Гашыйк «почтальон Өммегөлсем», форсаттан файдаланып, Тукайга...

(Романны башыннан МОНДА басып укыгыз)

– Керегез, – диде шагыйрь, үз тавышын үзе танымыйча аптырап. Һәм бүлмәгә шаулап-гөрләп, Петербургта укучы бер төркем татар студентлары кереп тулды.

– Мөмкиндер бит, Тукай әфәнде?

– Әссәламегаләйкем, сөекле шагыйребез!

– Хуш килдегез, Тукай әфәнде!

– Саумысыз? Күрми калабыз, дип, шундый борчылган идек...

– Без мәшһүр Тукаебыз янында, нинди бәхет!

– Менә бит, насыйп булгач...

Һәрберсе шулай үзенчә сөенеп, Тукайны олылап, кул биреп күреште, шигырь белән сәламләде:

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

– Джоконда, син дә биредә?! Син һәрвакыттагыча өлгер инде... һәм чибәр, – диде егетләрнең чаярагы, игътибар үзәген бер мизгелгә Өммегөлсемгә күчереп.

Тукай чак кына җиңел сулап куйды.

– Ә без сине шәһәр бетереп эзләп йөрибез. Муса әфәнделәргә дә кереп чыктык. Сенат мәйданында узачак «Ак чәчкә» акциясе иртәгегә күчерелде. Мәрьям туташ белән икегезгә җаваплы эш тапшырыла. Беләсеңдер, шәт, – диде җитди кыяфәтле, өлкәнрәк күренгән егетләрнең берсе.

Өммегөлсем, «беләм» дигәндәй, баш кагып куйды да ашыгып ишеккә юнәлде. Әллә инде хушлашмады да...

– Ә нигә сез аңа «Джоконда» дип эндәшәсез? – дип сорады Тукай, кыз чыгып киткәч.

«Өммегөлсем», дип, эчтән генә өзелгән, үзе дә хыялый елмайган егетләрнең берсе җавапны озакка сузмады.

– Нигә дип... Серле елмаюы өчендер. Гаяз ага Исхакый4

 Петербургта чагында аңа һәрчак «Джоконда», дип эндәшә иде. Ул: «Мәшһүр итальян рәссамының атаклы портретын хәтерләтә», – дигән иде.

– Әйе шул, Өммегөлсемне Леонардо да Винчи портретыннан төшкән серле сурәт диярсең, – диде күзлек аша зәңгәр күзләре көлеп торганы.

– Аның үз исеме тагын да килешлерәк, минемчә, – диде Тукай, егетләргә карамаска тырышып.

– Әйе шул, ант шулай!

– Чын татарча!

– Бигрәк ямьле исем! – дип, калганнары, гөр килеп, шагыйрьне куәтләде.

Тукайның да йөзе җанланып, алсуланып китте. Яшьләрнең телгә осталары шагыйрьнең кәефен күтәрмәк булып күбрәк сөйләде. Тыйнак-сабырлары бу саваплы очрашуга эчтән генә сөенде. Күңеле нечкәләренең йөрәгеннән кан саркыды. Тукай белән, шигырь белән төшләнгәннәре шигырь укыды:

– Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;

Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

.............................................................................

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби;

Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

Тукай аңлады: болар чын татар балалары, чөнки татар җаны беркайчан да моңсыз, сагынуларсыз була алмый. Алар әнә Тукайның үзен дә җылы, сагынулы-яратулы хисләргә төреп куйдылар. Шагыйрь бу яшьләргә рәхмәтле иде. Очрашуга йомгак ясап, аларга бүләк – бер шигъри рух өстәргә теләве дә шуның өчен иде.

Сөям мин сезне, сез – чын яшь егетләр;

Өмет бар сездә, сез – интеллигентлар.

***

Бар уем кичен – көндезен сезнең хакта, милләтем:

Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле:

Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

Тукай беравык алкышларга һәм сокланулы авазларга күмелеп торды...

– Тукай әфәнде, иртәгә сезне «Ак чәчкә» бәйрәменә чакырабыз.

– Без сезне иртән үк кереп алырбыз.

– Туберкулёз белән авыручыларга ярдәм йөзеннән оештырыла ул.

– Петербургның бөтен татар яшьләре җыелачак анда.

Студентлар, Тукай белән очрашудан биһуш булып, иртәгәгә чаклы

саубуллашып чыгып киттеләр. Шагыйрь бәйрәмгә барырга ризалык бирде. Бүлмә тынып калды. Тик нигәдер һаман «Сагыныр вакытлар» тынгылык бирмәде:

Йоклыйсың рәхәт кенә; төнлә уянсаң берзаман,

Як-ягың тып-тын – әле юк яктылык, таң атмаган.

Шулвакыт яшьләр күзеңдә: җан ачып, җан сызланып

Егълыйсың, Җан-Зөһрә берлән, Җан-Таһирны кызганып.

...Шагыйрь елый иде.

Оят, валлаһи! Петербургтагы журналист дуслары Кәрим Сәгыйд белән Кәбир Бәкергә шушы «фәрештәдән» зарланды түгелме соң инде ул? Имеш, Муса Бигиевларның болай да кысынкы фатирларын курсисткалар чорнап алган. Дөреслектә исә, шагыйрьнең эчке һәм тышкы халәте аларның артык

илтифатын, артык олылавын кабул итәр дәрәҗәдә түгел иде шул.

Менә тагын аның каршылыклы җаны, холкы, авыруы, ачы язмышы, санаулы көннәре, мәхәббәт, бәхет хакындагы уйлары, сүз берләшкәндәй, күкрәгенә килеп ябышты... Тукайның җанында аяусыз тугыз баллы дулкын күтәрелде.

Ярсыган ак күбекле дулкын-хисләр чайкалды, чайпалды, чәрдәкләнде.

– Кырым, дисең син, «табигать иркәсе». Ә син бит яхшы беләсең: ул – суның кояшлы, сай җирендә йөзүчеләр өчен генә җылы икәнен. Минем кебек хакыйкать диңгезендә йөзгәннәр өчен ул башкача. Тирәнрәк төшкән саен, аның суы салкынрак һәм басымы көчлерәк. Шагыйрь күңелендә купкан хисси давылларның куәтен дә, күпме уй-хыялларымны тормыш атлы иң кырыс диңгез йотканын да син әле соңрак аңларсың...

Бу мизгелдә күз яшьләренә күмелеп, баскычтан төшеп килүче Өммегөлсем-Джоконда бер генә нәрсә турында уйлый иде: тизрәк биредән китәргә! Тизрәк! Аяклары аны үзеннән-үзе Нева ярына тартты. Яз язлыгын итә. Невада боз кузгалган чак. Көзгедәй су өстендә берсеннән-берсе зиннәтлерәк сарайлар, йортлар чайкала. Бозлар эреп ята. Тик менә шагыйрь йөрәгендәге боз катламын

гына кузгатырлык түгел икән. Тәкъдирнең мәңгелек туңын-бозын эретергә Өммегөлсемнең кайнар хисләре генә җитмәс, күрәсең. Тукай зур бер айсберг төсле. Аңа синең ак җилкәнле корабыңа сугылып китү берни тормый кебек. Шулай түгелмени?!

– Юк, юк, һич алай түгел, – дип, кайнарланып, күз яшьләре белән үз-үзенә исбатларга тотынды Өммегөлсем. Чөнки ул әле моңа чаклы Казанда Дворяннар клубында узган әдәби-музыкаль кичәнең татлы «төше» белән яши иде5.

 

5. Казанда беренче тапкыр үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә Гөлсем Тукай белән очраша. Тукайның замандашы, язучы, дин белгече, публицист Галиәсгар Гафуров-Чыгътай үзенең көндәлегендә бу вакыйганы төгәл вакыты белән язып куя. 1908 елның 8 март киче була ул. Ул кичне Чыгътай шагыйрьнең Чистай ишаны кызлары тирәсендәрәк чуалуын яза. Икенче көнне иртән Тукай тарафыннан язылган «Кулың» шигыренең шул кызларның берсенә аталуын да искәртә (Гафуров-Чыгътай Г. Сайланма әсәрләр. Казан: «Ихлас» нәшр., 2013. – 331-333, 342-345 бб.). Г.Тукай белән Зәйтүнәнең беренче очрашуларына килсәк, ул 1908 елның май башына туры килә (Алиева Ә., Ибраһимова Ф. Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003).

 

«Почта уены» ничек якынайткан иде аларны ул кичне. Гашыйк «почтальон Өммегөлсем», форсаттан файдаланып, Тукайга бер-бер артлы хатлар яза да, серле елмаеп, шагыйрьнең учына илтеп сала. Ник башка бер генә кызның хатын тапшырсын! Тукай да моңарчы күрелмәгән бер җылылык белән: «Мине «сәлам хатлары» белән сөендерүче гүзәл туташ шулай берәү генә булдымыни? – дип шаярта. – Сезгә почтальон булу бик килешә. Ә хатларыгызны уку – бәйрәм», – дип пышылдый һәм Өммегөлсемнең кулын йомшак кына тоткан килеш беравык җибәрмичә тора. Кызның бит урталары алланып яна, карашы өтә, елмаюы иркәли. Ул горур кыяфәт, нәфис буй-сын, нәни энҗе калфак, ак энҗе тешләр,

чиядәй ымсындырган иреннәр...

Шагыйрь йөрәген ниндидер бер билгесез рәхәтлек хисе биләп ала.

– Тукай әфәнде, ә сез хатларны кычкырып укыгыз, – дип, яшьләрнең шау-гөр килүләре генә аны җиргә төшерә.

– Рөхсәт итсәгез, мин хат иясенә бер шигыремне генә укырмын.

Яшьләр, Тукай авызыннан әйтеләчәк могҗизаи сүзләрне көтеп, тын калды.

Җанын фида иткән фәкыйрьмен, гыйшкың күбәләгемен;

Кил, гүзәл, күрсәт матурлыгың: янаем, кил, янаем.

И Хода, бир акыл, тоткыннар йортына эләкмим;

Бу кызга гыйшкым сәбәпле диванамын, диванамын.

...Ә менә ул хәзер «шагыйрьне дәвалыйм», дип бәрелеп-сугылып йөрүе белән көлке бер хәлдә. «Кырымга барырга акча туплыйм», дип, үзенең бөтен бизәнү әйберләрен, затлы энҗеле калфакларын сатып җибәрде. Аннан күреп, тагын берничә кыз үзләренең яраткан алка, беләзекләреннән ваз кичтеләр.

Шагыйрь бу хәлләрне белә калса, аны бүлмәсеннән куып ук чыгарган булыр иде. Өммегөлсемдә нинди гашыйк җан яшәвен күрергә теләми шул шагыйрь. Ә бер атна элек кенә аннан да бәхетлерәк кеше юк иде ләса. Көтмәгәндә-уйламаганда,

Тукайның Петербургка килүен үз күзләре белән күргәч, ул сөенеченнән нишләргә дә белмәгән иде. Кемнәрдә тукталасы иткән диген әле? Өммегөлсемнең җизнәсе, Петербург мулласы, танылган дин галиме Муса Бигиевларда!

Тукайны Петербургка чакырып язучы Муса әфәнде булганга, шагыйрь вокзалдан туры аларга килә. 1912 елның башында Петербургның бер төркем зыялылары Петербургта «Сүз» йә «Хәбәр» исемле газета чыгарырга җыеналар.

Яңа газетага мөхәррир итеп Тукайны чакырып хат язалар. Әмма газета оешып китә алмый. Тукай яз башында Петербургка килеп төшкәндә, бу мәсьәлә инде көн тәртибеннән алынган була. Тик менә алдан хәбәр итмәгәнгә, бераз уңайсызрак килеп чыга. Табигый ки, өйдә ыгы-зыгы куба. Кунакка Муса әфәнденең эш кабинетын бушаталар. Күн диванда урын җәелә. Юлда авырып

киткәнме, аңа чаклы ук булгандырмы, Тукай туктаусыз ютәлли. Тамагына берни капмый. Өммегөлсем шагыйрьне иртәнге якта юыну бүлмәсенә кергәндә күреп хәйран кала. Кызның күзләрен ирексездән яшь пәрдәсе томалый. Гадәттән тыш ябык, яшүсмер кыяфәтле шагыйрь бу минутларда аңа чиктән тыш якын һәм

кызганыч булып тоела. Сөйләшәсе, юатасы иде үзен, әмма Әсма апасы аны да, Өммегөлсемгә кодача тиешле Мәрьямне дә, Тукай янына якын да җибәрми.

Әсма ханымның әмере катгый: «Әдәпсезләнмәгез, шагыйрьгә комачаулап йөрисе түгел!» Апасының тыюлары гына туктата алса икән Өммегөлсемне? Ул инде шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәрлек планнар кора, аны дәвалау юлларын эзләргә керешә. Әйтик, шагыйрь хәлләнү белән, ул аңа хәзрәти Пушкин йөргән урыннарны күрсәтәчәк. Тиздән мәшһүр җырчы Шаляпинның

концерты көтелә. Ул да таң белән билетка чиратка басар... Дәресләрдән соң шундый матур хыялларга чумып, Бигиевларга барып керсә, ачык ишектән буш диванны күреп Өммегөлсем өнсез кала.

– Кая ул?

– Кая? Баязитов6 кешеләре килеп алып китте аны, – ди Әсма апасы. - Җизнәң кайтканны да көтәргә теләмәделәр. Күренеп тора: апасының кәефе нык кырылган. – Юкка гына борынгылар: «Ит яхшылык, көт яманлык», – димәгәннәрдер шул...

 

6 С.Баязитов – Петербург ахуны, «Нур» газетасының нәшире.

 

– Апа, ни сөйлисең? Нинди яманлык тагы? Тукай нык сырхау. Алар аны, мөгаен, докторга алып киткәннәрдер?

– Ә җизнәң ни белән шөгыльләнә? Өченче көн инде ниндидер яһүд

профессоры артыннан йөгереп йөри. Менә ул хәзер профессор белән кайтып керсә, ни эшләрбез? Кунагыбыздан җилләр искән.

Җайсызрак килеп чыга икән шул. Җизнәсенең олуг кунагын аякка бастырыр өчен җанын бирердәй булып йөрүен Өммегөлсем күрмимени? Петербург татарлары арасында Муса әфәнде кебек укымышлы, итагатьле кешене табуы кыендыр. Шәһәрдәге татар студентлары өчен ул алыштыргысыз киңәшче, остаз. Аның мәхәлләсенә галимнең вәгазьләрен тыңлар өчен шәһәрнең иң

ерак почмакларыннан җыелалар. Тукай, бәлки, аның ни дәрәҗәдәге гыйлем иясе булуын төшенеп җитмәгәндер? Юкса Муса әфәнде белән киңәшмичә бу эшне эшләмәс иде. Их, Гаяз абзыйның Петербургта чагы булса! Өч бөек затның очрашуы бөтенләй үзгә төрле булыр иде бит.

Әле берничә ай элек кенә Исхакый барында Петербург кайнап-гөрләп торды. Шәһәр чын татар тормышы белән яшәп алды. Язучының яңа язылган әсәрләрен бергәләшеп уку дисеңме, музыкаль кичәләр оештырумы... Төрмәдән качып, Петербургта

яшеренеп йөрүче Гаяз Исхакыйны күптән түгел янә кулга алдылар. Төрмәдән ул Өммегөлсемгә хатлар язгалый. Петербург хәбәрләрен сораша. Ай, бу татар язмышлары! Ай, бу ачы язмыш җилләре!..

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев