Язмыш җиле (Аерылабыз, ахрысы...)

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм,

Бу ачы гомрем шәрабен эчмәсәм?!

«Читен әле». Г.Тукай

 

Балкан сугышында Төркиягә теләктәшлек белдереп, Истанбулга бер айга яралыларны карарга килгән шәфкать туташлары, дүрт ай дигәндә, ниһаять, Русия башкаласына әйләнеп кайттылар. Петербургта да яз. Әмма кояш әлегә биредә йөзен чытып кына елмая. Нева ярыннан, гадәттәгечә, ачы җил исә. Шәһәрне бик еш кар болытлары томалап куя.

Туташлар үзләренә бер горурлык, дәрт, уй-хыяллар белән кайтсалар да, аларны, ата-аналарыннан, туганнарыннан кала берәү дә өзелеп көтеп тормый икән. Кызлар көн-төн укып, имтиханнарны экстерн рәвештә бирү теләге белән янсалар да, уку йортларында аларны ишетергә дә теләмәделәр. Киләсе елга, уку елы башыннан...

Кызлар, алай да, март ахырларына кадәр үҗәтләнеп, үзлекләреннән баш күтәрми укыдылар. Тик, имтиханга әзерлекләрен белдереп, институтларына тагын бер мәртәбә барып карасалар да, нәтиҗәсе булмады. Өч туташ, эчтән сөенеп, туган якларына кайтып китәргә җыенды. Арылган, сагынылган. Биредә күңелләргә җан җылысы җитми. Фатих абыйларының юклыгы да нык сиздерә. Нинди зур терәк, киңәшче иде ул алар өчен Истанбулда. Юлларына «Хозыр Ильяс» булып чыккан Фатих Кәримине шәфкать туташлары әле озак юксыныр һәм гомер буе рәхмәт, соклану хисләре белән искә алыр.

Ә хәзер – юлга!

Тизрәк Тукайлы Казанга, тизрәк туып-үскән Чистаена!

 

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың...

 

И кадерле Тукаем, сагыну-җирсүләрне тагын кем синең кебек шулай итеп әйтә алыр?! Минем җанымдагы иң гүзәл почмак шушы бит инде.

...Тизрәк әнкәсенә, туган йортның җылысына сыенырга. Туган җирнең күкрәк тутырып язгы һавасын суларга, кушучлап «Изгеләр чишмәсе»ннән су эчәргә. Аулакта бер туйганчы еларга, бер рәхәтләнеп, кинәнеп көләргә, иркенләп Ходай Тәгаләгә барысы-барысы өчен рәхмәт укырга, дога кылырга.

Ниһаять, Казан! Ул да нәкъ Тукайча:

 

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан, моңлы Казан, нурлы Казан!

 

Гөлсемне шагыйрь белән күрешү алгысыта. Шәһәргә якынлашкан саен, иркә тайның йөрәге поезд алдыннан чабар дәрәҗәгә җитеп ярсый, ашкына. Хәерлегә генә булсын...

Ә монда, вокзалда, Хәтимә нишләргә белми өзгәләнә. Ул алдан төшкәнгә карап кына поезд алдан килми шул.

...Ниһаять! Йә Алла! Күзенә генә күренәме, каршысына Гөлсем йөгерәме?!

– Хәтимә!

– Гөлсем, иркә таем! Аллага шөкер, исән-сау!

Елашып, кочаклашып күрештеләр. Хәтимә әле дә исе-һушы китеп, извозчик чакырырга да онытып, мөлдерәмә күзләре белән Гөлсемгә багуында.

– Карашың бигрәк тә моңсу, ул-бу булмагандыр бит. Барысы да исән-саулардыр? Тукай ничек?! Нигә бер сүз дә әйтмисең?

Хәтимәнең авыр көрсенүе тышына ук бәреп чыкты.

– Хәле шәптән түгел шул. Инде айга якын Клячкин хастаханәсендә ята.

– Син фатирыңа кайта тор, ә мин шунда йөгердем.

– Акыллым, иртәнге биштә сине кем кертсен анда. Чәйләр эчкәч, икәүләп килербез.

Кая инде ул хәзер Хәтимәне тыңлап тору. Әмма ул хаклы булган. Хастаханә ишеген ачтыру җиңел эш түгел иде. Сукранып ишек ачучы олы гәүдәле, яртылаш йокымсыраган марҗа шактый акча төрткәч кенә, йомшап, аны кизү торучы шәфкать туташы янына алып килде.

Анысы ишетергә дә теләмәде.

– Күреп торасыз, мин үзем дә шәфкать туташы, Ольга...

– Ольга Николаевна. Ә сез элегрәк кайда идегез соң?

– Төркиядә. Сугыш кырында. Яралы солдатларны карадык.

– Чынлапмы?

– Әйе, чынлап. Ольга, хөрмәтлем, зинһар, рөхсәт итегез, мин әле поезддан гына төштем, ул – минем өчен бик-бик кадерле кеше.

– Кызык сез татарлар. Кергән берегез, шагыйрьне иң якын, иң кадерле кешебез, туганыбыз, ди. Шаккатам, шулай кадерле булгач, нигә аны «Печән базары»на алып килеп сатканнар соң?! Нигә алданрак дәвалау юлларын эзләмәгәннәр. Нинди яшь килеш китеп бара...

Гөлсем, тагын да илтифатлырак булырга тырышып: «Ольга Николаевна, хөрмәтлем, үтенәм сездән», – дип, йомшак кына кулын тоткан атлы булып, мәрҗән кашлы алтын йөзеген кидереп тә өлгерде.

Бу минутларда ишек янында торучы «мәхәббәт сакчысы» да Гөлсемгә хәерхаһ иде. Ни дисәң дә, Гөлсем, Тукай фаразлаганча, «ак фәрештә». Ә фәрештәләрнең «үз теле». Ул хәтта кызның тапкырлыгыннан, үҗәтлегеннән елмаеп та куйды кебек. Кизү торучы шәфкать туташы да авыз чите белән генә көлемсерәгәндәй итте дә Гөлсемне кирәкле палатага алып китте[1]. Һәм пышылдап кына, Тукай янында утыручы яшь бер ир-атның чыгып торуын үтенде. Тегесе сүзсез генә ишеккә юнәлде. Ак халат белән ак башлык кигән Гөлсемгә әллә ни игътибар да итмәде бугай. Тукай биек ак мендәр өстендә күзләрен йомган килеш ята. Йоклаганга охшамый. Гөлсем аяк очларына гына басып, ятакка якынрак килде.

Карават башында элеп куелган кәгазьгә күзе төшеп, йөрәге жу-у итте.

 

«И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахрысы!..»

Тукайның үз кулы белән язылган һәр юлыннан, һәр хәрефеннән моң, сагыш сарка. Утлар-сулар кичеп, үлем белән күзгә-күз очрашкан каһарман туташ бер мәлгә, гүя, бу дөньядан юк булып торды.

– Нигә Тукай, нигә башка берәү түгел?.. Тукай...

Кыз, аеруча бер саклык белән, кулын шагыйрьнең маңгаена куймыйча булдыра алмады. Әйтерсең, Гөлсемнең үзен ут алды. Шагыйрь бик югары температура белән ята, дөресрәге, яна иде. Менә Тукай шактый авырлык белән күзләрен ачты. Каршысындагы «ак фәрештә»не таныгач, сискәнеп киткәндәй булды.

– Син?!

– Мин, Тукай...

Кыз ридикюленнән нәфис кулъяулыгын алып, юешләтеп, шагыйрьнең маңгаена куйды. Аннары иелә төшеп, балаларныкы кебек кеп-кечкенә калган кулларын әле бер як битенә, әле икенчесенә куеп торды. Кызның ихтыярсыз тамган күз яшьләре шагыйрьне тагын телгә китерде.

– Петербургтан киткәндә, син мине озатырга килмәгән идең. Ә бу юлы ерак диңгезләр кичә-кичә кайтып җиткәнсең... Күргәнеңчә, минем поезд инде кузгалырга тора. Урыным азаккы вагонда... Хуш...

– Хуш, Тукай... Син минем күңел күгендәге якты кояшым, нурлы аем булдың. Ишетәсеңме мине?!

Ул ишетә һәм артыгы белән аңлый иде. Әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Тик җаныннан гына: «Әйе, син бу дөньяда миңа соңгы сөю фәрештәсе булып, хушлашырга килдең», – дигән якты бер уй сызылып узды...

...И-их, ул үзе эчтән генә гөман иткәнчә, сау-сәламәт булып, гомере дә озынрак булса, билгеле, бер гүзәлнең кайнар кочагында биһуш яши дә алыр иде... Ләкин аны язмыш тулысы белән милләтнеке итте. Шагыйрь өчен милләтенең гасырлар дәвамында сөюе, сөекле итүе күпкә кадерлерәк иде.

Гөлсемгә бирелгән вакыт чыкты. Ике шәфкать туташы да бу юлы «ым» белән генә сөйләшүгә күчте.

Ольга Николаевна, Гөлсемнең халәтен, тыелгысыз аккан күз яшьләрен күреп: «Чыннан да, бик кадерле, яраткан кешесе икән», – дигән фикергә килде. Хәтта йөзеген дә кире кайтармакчы иде. Гөлсем, кулын йөрәгенә куеп, башын ия төшеп, рәхмәт белән ихластан бирелгәнен аңлатты. Һәм шагыйрьнең соңгы сурәтен гомерлеккә күңеленә яшереп, ишеккә юнәлде.

– Һай, соңладым, соңладым шул, – диде Гөлсем үз алдына, үзен битәрләп.

– Шөкер, өлгердем, диген, – дип пышылдады кемнеңдер йомшак тавышы.

Гөлсем эсселе-суыклы булып китте. Янында беркем дә юк түгелме соң?..

Гөлсем көч-хәл белән Хәтимә янына кайтып «егылды». Аның да бөтен эче-тышы яна иде.

...Сызланып кына таң атты. Тукай бераз йоклап та алды кебек. Күзләрен ачканда, аның янында Шиһап Әхмәров белән Әхмәт Урманчиев утыра иде. Аларның эче еласа да, тышка чыгармаска тырыштылар. Тукайның бу кадәр сабырлыгына аларның исләре китә иде. Хикмәт, әле дә карашында илаһи бер нур, горур олпатлык.

– Тукайҗан, шөкер, бүген кәефең бөтенләй яхшырганга охшап тора.

– Әгәр дә чәй эчкәч, сине фотога төшерсәк, каршы килмәссеңме?

– Ә нигә, соңгы стансада, соңгы ядкәр итеп төшерергә дә мөмкин.

– Син Газраилнең: «Тукай кадәр Тукай янына килергә җөрьәт итмим», – дип китеп барганын ишетмәдеңмени әле?

– «Кирәк черсен, кирәк түзсен – ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул җанны өркеткән!»

– Беләбез, сиңа «курку белән өркү харам».

– Минем һәр минутым дөнья бәһасе торганын да беләсез...

– Беләбез!

– Менә мендәреңне биегрәк күтәрик әле, үзең яратканча, кулларыңны баш артына куйсаң ничек булыр?

– Чын булыр.

– Берсен утырган килеш төшерәбезме әллә?

Өчиледән Рабига апасы биреп җибәргән каз мамыклы йомшак мендәрне бу юлы аркасына терәп куйдылар. Тукай ике куллап тезләрен кочаклады. Тыны кысылып китте, ахрысы, чак кына авызын ача төште. Каядыр төбәлгән зур моңсу күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә уйчан елмаю хасил булды...

Тукта, Мизгел, син Мәңгелек!

Әмма әлегә бу гаҗәеп кадерле Мизгел белән илаһи Мәңгелек арасында, соң көченә егерме җиде еллык гомерне иңләп, ахыргы егерме җиде сәгать ярсып чаба...

Соңгы минутында аңа тагын «кара төннең ак фәрештәсе» иңәр. Тукай аның үҗәтлегенә, самимилегенә тагын бер кат гаҗәпләнеп, сокланып елмаер.

– Син?

– Мин, Тукай...

Һәм йөзендәге шушы соңгы елмаю белән шагыйрь олуг Газраил фәрештәне каршылар. Вәгъдә иткәнчә, җавап тотып, әкрен генә моңлы итеп көйләр:

 

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

«Без китәрбез, сез каласыз!» – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

Газраил фәрештә үзе дә ихластан моңаеп, шагыйрьне тыңлап бетерер. Аннан соң гына, аеруча бер илтифат вә йомшаклык берлән, хәзрәти Тукайның «күңел кошын» Күкләргә, бөек Илаһысы тарафына очырыр...

Һәм апрель иртәсе белән үзәк өзгеч хәбәр таралыр: Тукай вафат...

Бу хәбәрдән җирләр, күкләр иңрәп куяр. Дөньяның бар сазлары ачы хәсрәт көен уйнар. Кырлай урманнары, шүрәлеләр үксер... Гөлсемнең Тукайга биниһая гашыйк җаны гынамы, Галәм йөрәге елар...

 


[1]  1993 ел. Гөлсем Камалованың якын дусты Мәрьям Бигиевага Тукайның соңгы сәгатьләре тасвирланган хатын Петербург татарлары турында зур хезмәтләр авторы, күренекле галим Дауд Әминовка  тапшыралар. Д.Әминовның вафатыннан соң, аның хатыны Мәдинә ханым Әминова ул хатны, гарәп телендә язылган, дип, үз куллары белән Көнчыгыш телләре галиме Әнәс Бакый улы Халидевкә (1929-2001) илтеп бирә.          

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

фото: wikipedia.org

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: