Логотип Казан Утлары
Роман

Язмыш җиле (Кара төннең ак фәрештәсе)

Үзе белән бүлмәгә яз исен, чәчәкләр исен, ургып торган яшьлек дәртен алып кергән бу кыз, төнге «ак фәрештә» шагыйрьгә яхшы таныш...

«Язмыш җиле». Бу әсәр заманының күренекле хатын-кызларыннан берсе, Петербургның атаклы саналган Бестужев югары курсларында белем алучы, 1912 елда Балкан сугышында шәфкать туташы буларак катнашып, зур каһарманлыклар

күрсәткән, татар хатын-кызларының данын еракларга таныткан Чистай кызы Гөлсем Камалованың тормыш юлын сурәтли.

Гөлсем ханым – милләтебезнең Г.Тукай, Г.Исхакый, М.Бигиев, Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, Й.Акчура, И.Нуруллин, А.Расих, М.Ногман кебек олуг шәхесләре белән аралашкан кеше. Аның Тукайга булган чиксез шагыйранә мәхәббәте – ул язмыш

күгендә, еракта балкыган аҗаган төсле якты һәм серле. Гомумән, Гөлсем КамаловаАкчуринаның гомер юлы гаҗәеп катлаулы, гыйбрәтле һәм тарихи вакыйгаларга бай.

Бу әсәрне мин үзем генә яздым, дисәм, бигүк хаклы булмам. Чөнки аңа күпсанлы очрашулар-сөйләшүләр, күп авторларның тарихи мәгълүматлары нигез булды. Аларның һәммәсенә дә олы рәхмәтемне юллыйм.

 

Автордан

 

Кара төннең ак фәрештәсе

Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе

Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,

Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!

«Хәстә хәле». Г.Тукай

 

Петербург бу юлы да мине үзенең кабатланмас матурлыгы – сихри ак төннәре белән каршылады. Табигатьнең әлеге могҗизасы бу калага аерым бер ямь, илаһилык өсти бугай. Шуңадырмы, аның урам-мәйданнарыннан узган чакта аяк очларына гына басып йөрисе, сөйләшкәндә исә пышылдап кына сөйләшәсе килә. Шулай итмәгәндә, бу мәгърур каланың серле аһәңен тоеп

булмастыр кебек.

Петербургта җанга якын урыннар аз түгел. Бирегә килгән саен, мин

шәһәрнең үзәк урамнарыннан саналган Казанский урамын урап кайтырга яратам. Исеме белән дә, җисеме белән дә игътибарны үзенә тартып торучы әлеге урам ничаклы сер, кадерле хатирәләр саклый. Заманында шушы урамның 39нчы йортында бөек поляк шагыйре Адам Мицкевич яшәп киткән. Аның янына русның бөек шагыйре Александр Пушкин һәм якын дусларыннан берсе – шагыйрь Антон Дельвиг килеп йөргәннәр. Соңрак бу йорт Петербургка сәфәрләрендә Николай Гогольнең сыену урынына әверелгән.

Казанский урамының сул як тыкрыгына урнашкан йортка (37нче йорт) Мәскәүдән – үзенең кардәше Ольга Фрейденбург янына яшь гашыйк шагыйрь Борис Пастернак килгәли торган булган.

Күпмедер вакытлар исә, урамның 3нче йортында русның атаклы шагыйрәсе Анна Ахматова яшәгән. Аның кабатланмас сурәтен таш диварлар әле дә хәтерлидер сыман... Кыскасы, Казанский урамын, һич икеләнмичә, шагыйрьләр урамы дияргә мөмкин.

Архитектура ягыннан әллә ни үзенчәлеге абайланмаса да, бу урамның мин эзләгән 5нче йорты да – күркәм, нурлы бина. «Казанский» мосафирханәсе урнашкан әлеге йортта элек-электән танылган шәхесләр туктала торган булган. Моннан йөз ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 1912 елның апрель азагында, шушы

йортта татарның мәшһүр яшь шагыйре Габдулла Тукай яшәп киткән.

...Тукай яшәп киткән...

...Петербургның ак төннәренә төренеп, сагышлы-сагынулы хисләремнән эчем-тышым туңган, елаган бер халәттә кунакханә катын сүзсез-өнсез күзәтәм. Бары тынгысыз уйларым гына гасырларның нәни Габдулланы саткан, елаткан, Тукай итеп моңландырган, җырлаткан, «милләтем» дип җан аттырган,

ачы язмыш, тәкатьсез авырулар белән тилмерткән тарафка юнәлә... Әнә уйларымның күпмесе күз алдымда чәчелеп «җирдә» ята. Берәмтекләп җыям. Рухына багышлардай, юатырдай, кабатланмас нинди дога-сүзләр табарга?!

Бәгырьләрне телгәләп, шагыйрь җаны сыктый:

Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.

И мәхәббәт сакчысы! Син шулкадәрле таш бәгырьлемени соң?! Син әле дә булса биредә сакта торасың түгелме соң?! Бәлкем, синең өчен «үткән» дигән төшенчә дә юктыр. Димәк, әле син кулына ак ландышлар бәйләме тоткан, ак күңелле, Тукай өчен җан аткан, татарның затлы бер гүзәле Өммегөлсем -Джоконданы да хәтерлисеңдер?! Хәтерлисең, билгеле! Җавап тоту җилләргә

йөкләнгән, диярсеңдер. Искәртмәстән, уйларымны кысрыкларга теләгәндәй, әнә шул җил, язмыш җиле искиткеч бер тизлек, куәт белән каракучкыл болытларны бирегә сөрә. Күз ачып йомганчы, салкын, күшектергеч яңгыр коеп үтә. Ахрысы, моннан бер гасыр элек булган вакыйгаларны искә төшерер өчендер...

...Ни кызганыч, Рәсәй башкаласын иңләп-буйлап йөрү, зиннәтле сарайларын, музей-театрларын күрү насыйп булмый шагыйребезгә. Петербургка килгәч, аның үзәк-бәгыренә төшкән үпкә чире тагын да көчәя төшә. Шәһәрнең җелекләргә үтә торган дымлы, салкын һавасы шагыйрьне көннәр буе мосафирханәдә утырырга мәҗбүр итә. Дөрес, биредә яшәүче дуслары аны

ялгызын калдырмаска тырышалар. Шагыйрьне күреп, танышып калырга теләүчеләрнең дә саны көннән-көн арта бара.

Тик әлегә шагыйрь берәүнең дә ишек шакуын теләми. Аның, гадәтенчә, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомып, Муса Бигиевларда1  үткәргән кара төннең ак фәрештәсен генә күңеленнән кичереп, янә бер юанасы килә. Ни хикмәт, шушы яшерен-тансык хыялый бер мизгел аның каһәрле ютәлен,

авыруын, туңуларын оныттырып торадыр кебек.

...«Дөнья читлегеннән» очып чыгарга җыенган чарасыз шагыйрь йөрәгенә кинәт – сак кына, ак фәрештә килеп «орынасы» итте. Фәрештә күзгә күренеп йөри башласа, билгеле инде... Төн фәрештәсе «ак томан» эченнән «йөзеп чыгып», телгә килде. Нинди йомшак, моңлы иркә тавыш:

– Тукай әфәнде, зинһар, кичерә күрегез. Башкача түзеп торырлыгым калмады. Ютәлегез бигрәк көчле. Сезнең өчен җаным парә-парә килә... Шушы мәтрүшкәле кайнар сөтне эчеп карагыз әле. Шифасы тимичә калмас. Савыга күрегез! – диде дә элгәре ничек гаип булса, шулай ук «эреп» юкка да чыкты.

Дивар аша гына шагыйрьнең шул дәрәҗә газаплануын ничек тыныч күңел белән тыңлап ятсын Өммегөлсем. Аның тыю-чикләүләргә буйсынмаган, ни гомер сөю утында дөрләгән кайнар йөрәге бар бит әле. Яраткан Тукаен савыктырыр өчен аның бер уе, бер сүзе, бер сулышы җитәр төсле иде. Аһ, хыял белән чынбарлык арасы нинди тирән упкын икән. Өммегөлсемнең кодачасы, дус кызы Мәрьямнең дә җаны үкси, тәне дерелди,

ул шылт иткән тавыштан да сискәнеп, ишек катында кизү тора. Өммегөлсем өйдәгеләр күзенә чалынмасын да, Муса әфәнде генә уяна күрмәсен. Ходайның рәхмәте, ул бүген балалар янында йоклый. «Оят, гарьлек, син ничек җөрьәт иттең?» – дип, күзен дә ачырмаслар. Тукайны да кыен хәлгә куярлар. Аңлатып

та, акланып та өлгерә алмассың...

– Ихлас, фәрештәдер! – дип уйлады Тукай, үзен яшәү белән үлем арасында тоткан бума ютәле басыла төшкәч. Ләкин шунда ук бу «кирәксез» тойгыга бар күзәнәкләре, вөҗүде белән карышты.

– Күр, бу курсистканың кыюлыгын, тәвәккәллеген! Жәлләгән... Сез түгел, туташ, мине язмыш үзе дә жәлләмәгән. Кирәкми дә. Минем максатым, юлым башка. Мине кызганганнарны сөймим мин, туташ. Сез нык ялгыштыгыз...

Монысы ниткән өн тагын, язгы чирәм төсле кантарлы юл читендә баш калкыта?

– Шагыйрем, син үзең бу минутларда яныңда яраткан бер җан иясенең булуын теләгән идең түгелме соң?! Менә «мәхәббәт сакчысы» аны синең хозурыңнан тыймады.

Бәхеткә, «хикмәтле төн» тагын кабатланасы итте. «Соңгы сулыш» алганда, тагын теге «ак фәрештә» иңде. Ниндидер тылсым өрде, иркә пышылдады. Һәм тагын шулай нур эчендә тиз генә эреп юкка чыкты. Янә каршылыклы уйлар бил алышты. «Хөкемдар мәхәббәт сакчысы» пәйда булды. Һәм әлеге шигырь битен «ачып куйды»:

Дәртемә минем дару бар: йә үлем, йә кавышу;

Боларның һәрберсе бу сораучыны шатландырыр.

Аңладыңмы, и гүзәл! Йә җаным бул, йә җанымны ал;

Мине яныңда үлү белән бәхеткә ирештер.

– Үлем фәрештәсе шулай ук якынмыни?

– Юк...

– Ә син ялгышасың, минем «җан фәрештәм» ул түгел ич.

– Беләм.

– Минем соңгы шигырем дә Күкләр аһәңе белән башкача яңгыраячак.

– Хәбәрдар. «Васыятең» дә үзең кебек изге һәм бөек шәкелдә. Син дөньяга елап килсәң дә, киткәндә җырлап китәргә җыенасың. Дөрес әйтәмме?

– Ихтимал. Мәхәббәт фәрештәсе, син соңгы көннәрдә бик үзгәрдең әле. Әмма мин тизрәк бу йорттан качу, синең тарафтан сөрелү телим. Син үз асылыңа хыянәт итмәссең бит инде?!

...Менә, ниһаять, Тукай, үзе теләгәнчә, «иректә». Дуслары аны Бигиевлардан алып мосафирханәгә күчерде. Әмма ул биредә дә салкыннан, ютәлдән һәм фәрештәләрдән кача алмас, күрәсең.

– Шулай да, рәхмәт сиңа, кара төннең ак фәрештәсе...

Шагыйрь кинәт сискәнеп китте, менә тагын кемдер бүлмә ишеген шакыды.

– Ишек ачык. Керегез! – диде Тукай, ниндидер эчке бер моңсулык белән.

Ишектән елмаеп кереп килүче, европача киенгән озын зифа буйлы кызны күрүгә, шагыйрь бер мәлгә телсез калды. Ә кыз исә ул арада, шагыйрьне сәламләп, түргә узды. Кулындагы яңа ачылып кына килүче ландышлар бәйләмен өстәлгә куйды да, Тукайның чәчәкләргә гаҗәпсенеп карап торуын күргәч:

– Чәчәкләр каян, дисезме? Урам чатында финнар сатып тора иде. Бу чәчәкләр Сезгә дә ошый, дип беләм. Баксаң, Петербургка да яз килеп җитә икән, – дип елмайды.

Үзе белән бүлмәгә яз исен, чәчәкләр исен, ургып торган яшьлек дәртен алып кергән бу кыз, төнге «ак фәрештә» шагыйрьгә яхшы таныш. Ул дусты Фатих Әмирханның2 сөйгән кызы Шәмсенисаның бертуган сеңлесе, Чистай кызы Өммегөлсем Камалова иде. Апалы-сеңелле бу кызлар еш кына «Әлислах» газетасы редакциясенә Фатих янына кереп йөриләр3.

Кайчакларда аларга Шәмсенисаның уртанчы сеңлесе Хәтимә дә иярә. Берсеннән-берсе чибәр, укымышлы бу кызлар редакциягә килеп керсә, Фатих үзен күкнең җиденче катындагыдай хис итә башлый. Бигрәк тә сөеклесе, асыл зат Шәмсенисаның иҗатка тартылуын, рус, француз телләреннән хикәяләр тәрҗемә итәргә алынуын бөтен йөрәге белән хуплый иде.

Кызлар арасында чаялыгы белән аерылып торган Өммегөлсемнең үзенә җан атып йөрүен белә иде Тукай. (Казанның укымышлы кызлары арасында азмыни аңа җан атучылар?) Әмма кызны күрмәмешкә салышып, һәрчак бүлмәдән тизрәк чыгып китү ягын карый торган иде. Тик менә бүген, мосафирханәдә

аның белән икәүдән-икәү, күзгә-күз калгач, күрмәмешкә салышу мөмкин түгел. Ишетүенчә, Өммегөлсем Петербургның данлыклы Бестужев курсларында белем ала. Күр, әнә ничек үзгәргән!.. Русның аксөяк кызларына биргесез...

Юк, юк, аңа иң килешкәне – ак фәрештә сурәтендә йөрү.

Өммегөлсем дә Тукайны күзәтә. Шагыйрь бераз хәл алганга охшый. Ютәле дә элеккегечә куркыныч түгел. Юкса теге төннәрдә Тукайны жәлләп күпме зар елады Гөлсем.

Бүлмәдә урнашкан уңайсыз тынлыкны Тукай боза:

– Сезне бирегә Муса әфәнде җибәрдеме? – диде шагыйрь аңа шактый кырыс кына.

– Юк, юк. Муса әфәнде минем сезнең янга килүемнән хәбәрдар түгел. Мин алар фатирында онытып калдырган әйберләрегезне китердем, – дип, кыз кечкенә ридикюленнән өстәлгә портсигар белән чәч тарагы чыгарып куйды.

– Юкка мәшәкатьләнгәнсез, берәр студент кереп алган булыр иде әле.

– Һичбер мәшәкать түгел, Тукай әфәнде, – диде кыз, үзгә бер итагатьлелек белән.

Тик әллә каян сизелеп тора: кызның шагыйрьгә тагы нидер әйтәсе бар.

Ниһаять, ул бөтен ихтыяр көчен туплап, сүз башлый:

– Әгәр дә сөекле шагыйребезнең өч төн буе Муса әфәнделәрдә газаплануларын күреп калмасам, бирегә килеп, сезне борчып йөрмәгән дә булыр идем. Сезгә кичекмәстән Кырымга китәргә кирәк, Тукай әфәнде. Кырым һавасы белән диңгез суы сезне бик тиз аякка бастырачак. Кырымда минем белән бер курста укучы

Мәймүнә атлы кызның әти-әнисе яши. Алар – гаҗәеп кешеләр, сезне бу көннәрдә үк кабул итәргә әзер, – дип, кыз шагыйрьгә телеграф кәгазен суза. – Әгәр риза булсагыз, без Мәймүнә белән сезне Кырымга чаклы озата да барыр идек...

Тукайның кинәт йөзе үзгәрүен күреп, кыз сүзеннән туктап кала.

– Нинди гадәт соң бу укымышлы бай кызларында! «Әфәндем» дия-дия эч пошырулары җитмәгән, бер-берсен уздыра-уздыра мине дәваламакчылар, – дип, шагыйрь ихтыярыз йодрыгын кысып куйды. Аннан тагын, кырысрак күренергә тырышып, сүзен дәвам итте:

– Юкка хафаланасыз, туташ. Миңа Кырым да, Швейцария белән

Финляндиягез дә кирәк түгел. Кичә мине Петербургның иң абруйлы докторына күрсәттеләр. Ул авыруымның узгынчы булуын әйтте.

– Бу хәбәргә мин чиксез шат, тик менә минем бирегә килүем генә сезгә куаныч өстәмәде, – дип, Өммегөлсем урыныннан кузгалды.

Тукайның: «Кара төннең ак фәрештәсе, рәхмәт сиңа, артыгын сөйләмә, кирәкми, хуш!» – диясе килде. Кая инде ул аларны әйтү. Ул сүзләр тел очында калды.

Өммегөлсем янә ихлас дәлилләвен дәвам итәргә уйлады:

– Тукай әфәнде, сүз сезне җаныннан артык яраткан, шигырьләрегезне догага тиң күргән саф күңелле туташлар турында бара. Сез алардан йөз чөерәсез. Диңгездән баш тартуыгыз да гаҗәпләндерә. Ә бит диңгез үзе сезгә күпме

шигъри илһам өстәр иде.

Тукайның күзендә зәһәр очкыннар күреп, Гөлсем тагын туктарга мәҗбүр булды.

– Туташ, Ходай сезгә Рәсәй башкаласында белем алу мөмкинлеген авыру шагыйрь янында утырыр өчен бирмәгәндер, дип уйлыйм. Сезнең кебек белем үрләрен яулаучы кызларыбызны мин башка уй-хисләр белән яналар дип уйласам, сезне күбрәк вак-төяк мәсьәләләр биләп алган булып чыкты. Милләтебезнең зур

үзгәрешләр алдында торуын азмы-күпме чамалыйсыздыр, шәт? Халкыбызга хезмәткә күпме фидакарь мөгаллим-мөгаллимәләр кирәк хәзер.

– Кичерегез, – диде кыз, ишетелер-ишетелмәс. – Ни генә дисәгез дә, Сезгә ярдәм итәргә йөрүемне мин вак-төяк эш, дип саный алмыйм. Серноводскидан Сезгә дустыгыз Фатих әфәнде Әмирхан аркылы җибәргән мәктүбемдә мин үземнең мөгаллимә һәм нинди мөгаллимә булырга җыенуымны ачык итеп язган идем шикелле. Мөгаллимә булу – минем дә изге хыялым.

Кызның бу сүзләреннән соң үзен чамасыз бер киеренкелектә сизгән Тукай аңа текәлеп карамый булдыра алмады. Өммегөлсемнең бит урталарыннан тыелгысыз агучы күз яшьләре аны тирән гаҗизлеккә салды. Ул эчтән үзен әрләргә дә, акларга да өлгермәде, ишек шакыдылар.

 

(Романның дәвамы бар)

 

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: pixabay.com

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев