Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Өченче бүлек / 4)

Яңа 1944 ел якынлаша иде. Беренче көннәреннән үк вакыйгаларга бик бай, маҗаралы, михнәтле дә, кызыклы да ел үтеп бара...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

4

Габбаска биреп җибәргән дәфтәргә Муса алтмышлап шигырен язган иде. Ул, дәфтәрен тышлап, тагын бер бит өстәп текте. Шулай итеп, алда ике яклы бер бит, артта ике яклы бер бит өстәлеп, бәләкәй кенәгә сыман нәрсә барлыкка килде. Арттагы чиста биткә ул дәфтәрне укучыларга үзенең васыятен язып куярга булды.

«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!

Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115нең 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. Муса Җәлил. 1943. Декабрь».

Васыятьтән соң Муса үзе белән бер төрмәдә утыручы, бергә яшерен эш белән шөгыльләнгән дусларының исемнәрен дә язып куярга булды.

«Гариф Шабаев – Үзбәкстан, бухгалтер; Муса Җәлил – шагыйрь, Казан; Әхмәт Симай – Мәскәү, журналист; Габдулла Баттал – Казан; Кормаш Г. – Казан; А.Алиш – язучы, Казан; Булатов Фуат – Казан; Сәйфелмөлеков – Үзбәкстан; Хисаметдинов – ветеринария врачы; Мичурин – юрист, Үзбәкстан; Әмиров – Казан, җырчы; Шәрипов – ?»

Ул Шәрипов фамилиясен язгач, аның каян икәнен белмәвен исенә төшерде. «Каян иде соң әле ул Шәрипов Габбас? Тумышы белән Сталинград якларыннан бугай... Хәер, каян булса да барыбер түгелмени? Оешмада әле болар гына да түгел. Батальоннарга җибәрелгән егетләр бар. Ә менә бер кешенең исемен язмый калдырырга мөмкин түгел, – дип уйлады ул. – Кеше дип әйтергә дә җирәнгеч үзен. Кабахәт, сатлыкҗан. Исеме кем диделәр соң әле?»

Муса ул бәндәне моңа кадәр белми дә иде шул. Гестапо идарәсендә сорау алуга баргач кына Әхмәт Симай авызыннан ишетте. Анда да төгәл генә хәтерләп кала алмаган икән. Исемлек астына язып куярга дигәчтен дә искә төшерә алмады. «Җәләлетдинов, диделәр бугай», дип, исемлек астына өстәп: «Хыянәтче – Җәләлетдинов, Үзбәкстаннан», – дип язып куйды.

Беренче дәфтәрен, илгә кайтып җитәр, дигән зур өметләр белән, Габбас Шәриповка биреп җибәргәч, Муса җиңеләеп, тынычланып калгандай булды. Алиш дәфтәре дә туган илгә китте. Ул шуңа да бик сөенде. Аның инде икенче дәфтәре дә әзер. Поэмасы караламадан чиста битләргә күчерүне көтеп ята.

1944 елны каршылар алдыннан фашистлар Мусаны яңадан искә төшерделәр. Аны иртәнге аштан соң гестапо идарәсенә сорау алу өчен китерделәр. Тикшерүче һаман да шул бер сорауларны бирде.

– Оешмагызда Симаев нинди роль башкарды?

– Белмим. Бернинди дә роль башкармады.

– Аның эш урыныннан билгесез радиотапшыргыч табылган. Советлар белән радио аша элемтәгә кергәнсез. Ул Россия спецслужбаларына хезмәт иттеме?

– Мин бернинди рус спецслужбаларына хезмәт итүчеләрне белмим.

– Сезнең күрше камерада Альберт Маршалковский исемле кеше утыра. Аны да белмисезме?

– Беләм. Көн дә һава суларга чыкканда очрашабыз.

– Ә аның совет разведчигы икәнен белмисезмени?

– Беренче тапкыр ишетәм.

– Алдашмагыз. Маршалковский сезнең шигырьләрне немец теленә тәрҗемә иткән һәм Германия коммунистлары арасында тараткан.

– Бу хакта да берни дә белмим.

– Сез юкка карышып маташасыз. Тиздән сезгә суд булачак. Хөкем карары кырыс! Сезне үлем җәзасы көтә!

– Көтсен. Без үлемнән курыкмыйбыз. Ләкин без сатлыкҗаннар түгел. Без бер-беребезне дә, ватаныбызны да сатмадык.

– Маршалковский сезнең менә шул турыдагы шигырегезне тәрҗемә иткән!

– Минем бөтен шигырем дә фашистларга үч һәм нәфрәт, туган илне сагыну һәм ярату турында. – Муса шулай диде дә үзенең әле күптән түгел генә язган «Катыйльгә» шигырен сөйләргә тотынды.

 

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягурә,

Балтаң белән башым киссәң дә.

 

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк италдым синең сыңарның.

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин тезләнеп гафу сорармын.

 

Сорау алучы капитан Мусаны тын да алмыйча тыңлап торды да, сөйләп бетергәч, тылмачка ым какты:

– Тәрҗемә ит!

– Кирәкмәстер, һерр капитан, – диде тылмач.

– Нишләп? Нәрсә яза икән татар шагыйре тоткынлыкта утырганда? Минем өчен кызык бу.

– Балта белән башымны киссәгез дә, сезнең алда тезләнмәм, – дип яза, һерр капитан.

– Охо! Балта белән башыңны киссәләр, тезләнү генә түгел, тәгәрәп китәрсең! Ул көнне күрергә күп калмады, һерр Гумероф! Февральдә суд! Сезне үлемгә хөкем итәчәкләр.

Капитан, өстәл кырындагы кнопкага басып, сакчы-конвоирны чакырып кертте дә:

– Алып китегез! – дип боерды. – Санаулы көннәрегез калды, һерр Гумероф, иллюзияләр корып яшәүдән туктагыз. Җиргә төшегез.

– Сезгә ул җиргә төшәргә вакыт. Сезнең көннәр санаулы. Җиңү безнең якта булачак! – диде Җәлил һәм ишеккә таба атлады.

Ул камерага канаты каерылган кош сыман, кәефе кырылып кайтты. Яңа ел алдыннан аңа әнә нинди күңелсез хәбәр әйттеләр. «Шуны әйтер өчен гестапо идарәсенә хәтле чакыру кирәк булды микәнни? Эшләре юк, кабахәтләрнең. Үлем агониясе бугазларыннан алган. Кара эшләрен яшерергә ашыгалар».

Кайтты да кабат шигырьгә тотынды. Аның зиһенен икенче дәфтәрне Андре Тиммерманска биреп, почта аша Бельгиягә җибәртергә кирәк дигән уй яктыртты. Ничек моңа хәтле башына килмәгән ул аның? Муса, ирекле гражданин булып йөргәндә, бик еш кына легион мәчетенең хәзрәте Галимҗан Идрисинең улы Илдар, Берлинда яшәүче Казыйм Миршан исемле егет белән очраша торган иде. «Их, кайларда икән хәзер бу егетләр? Шулар аркылы да саклап калырга булыр иде бит шигырьләрне. Сугыш беткәч, ничек тә бер җае чыгып, Мусаның үзенә бирә алмасалар да, Казанга җибәрергә мөмкинлекләре табылмый калмас иде», – дип уйлады ул.

Яңа 1944 ел якынлаша иде. Беренче көннәреннән үк вакыйгаларга бик бай, маҗаралы, михнәтле дә, кызыклы да ел үтеп бара. Алар фашизмның үзәгендә, Берлинның үзендә төрмәдә утырсалар да, фашизмның соңгы сәгатьләре якынлашуы көннән-көн ачыграк сизелә. Көн саен диярлек Берлинны бомбага тоталар. Шартлау тавышлары тынып тормый. Берлин инде фронт янындагы шәһәрне хәтерләтә. Әле кырык өченче ел башындагы тынычлык һәм каядыр сугыш барганлыгын уйлап кына искә төшереп булган Берлин инде юк. Менә шул тоткыннарны нык сөендерә. Тиздән җиңү киләчәк. Бәлки ул шушы 1944 елда ук булыр.

Муса икенче дәфтәрен тагын бер тапкыр карап чыкты. Аңа ул утыз өч шигырен язып куйган икән. Бу гына аз шикелле тоелды. Дәфтәрен шушы урында тутырдым, дип, ул аның соңгы битенә йомгаклау сүзләре язып куйган иде: «Бу төптә – 33 шигырь. Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942.IХ – 1943.ХI – арасында язганнарым 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр. М.Җәлил».

Муса яңа ел алдыннан Тиммерманска килгән посылкадан чыккан төргәк кәгазьләрен бөкләп тагын берничә бит ясады һәм инде әзер дигән дәфтәренә өстәп тегеп куйды. Барлыкка килгән яңа битләргә Габбас Шәриповка биреп җибәргән дәфтәргә кергән, үзе өчен кызыклырак тоелган тагын унҗиде шигырьне кабат язды. Соңгы дүрт бите калгач, ул Андре дустына багышлап яңа шигырь иҗат итәргә булды. Яңа ел җитә бит. Шигыренең исемен ул «Яңа ел теләкләре» дип куйды. Ләкин шигырьне бер утыруда гына яза алмады. Ул яңа елга кергән төнне генә язылды. Шулай итеп, икенче дәфтәргә беренчесенә кергән шигырьләрне дә өстәгәч, илле шигырьдән торган тупланма булып чыкты.

Үзенә багышланган «Яңа ел теләкләре» шигырен Андре Тиммерманс бик ошатты. Ул аны, Муса әйтеп торып, төрмә рухание биргән догалык битләрендәге буш калган урыннарга язып куйды.

Дәфтәрне әзерләп бетергәч, Муса, Андрега гозерен әйтте:

– Андре дускай, тиздән безгә суд булырга тиеш. Барыбызны да үлем җәзасына хөкем итәчәкләр. Бу дәфтәрдә – шигырьләр. Аны, әниеңә сала торган посылкаң эченә тыгып, Бельгиягә җибәрергә иде. Син исән-сау илеңә әйләнеп кайткач, Мәскәүгә җибәрерсең. Бу дәфтәр – хатыным Нинага. Адресы тышында язылган.

Андре барысын да аңлады. Сүзсез генә дәфтәрне алды һәм әнисенә җибәрергә дип әзерләп куйган әйберләре арасына салды. Ләкин посылканы шул көнне үк җибәрә алмый калды. Аңа Шпандау төрмәсенә күчерелүе турында кереп әйттеләр, әйберләрен җыйнап, китәргә әзерләнергә куштылар.

Муса Андрега ышана иде. Кабат дәфтәр турында сорап тормады. Бары тик озатканда, күзләренә карап:

– Син яшь әле. Әле синең өчен барысы да алда. Син исән-сау илеңә әйләнеп кайтырсың, – диде.

Андрены Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчерделәр. Ул Бельгиядә үзе яшәгән Терлемон шәһәрендәге «Бәйсезлек фронты» дип аталган хәрәкәттә катнашканы өчен фашистлар тарафыннан хөкем ителгән иде. Фашистларга каршылык күрсәтүдә гаепләнде. Аның бөтен гаебе яшерен оешмада фашистларга хезмәт күрсәтүче бельгиялеләрнең исемлеген төзү һәм алар турында мәгълүматлар җыю, фоторәсемнәрен табу белән шөгыльләнү иде. Үз араларыннан кайсыдыр оешма турында фашистларга серне ачып, аларның барысын да – алтмыш дүрт кешене кулга алдылар һәм төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Шулай ук җизнәсе – апасының ире дә кулга алынды. Аңа хөкем карары аеруча каты булды – үлемгә дучар ителде.

Андрены, Моабиттан Шпандау төрмәсенә күчкәндә, өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылган иде. Соңыннан биш еллык каторга белән алыштырылды. Мусаның шигырьләр дәфтәрен ул Шпандауга күчерелгәч, әнисенә юллаган посылкасы эченә, почта кәгазьләре арасына салып җибәрде. Посылканы тикшерүчеләргә, «Бу нинди дәфтәр?» дип сорагач, «Көндәлекләрем», дип җавап бирде. Тегеләр артык актарынып тормадылар. Ашыгалар иде булса кирәк, ул көнне Моабиттан чыгарылучылар байтак иде. Посылкага әнисенә хат язып салырга да рөхсәт иттеләр. Хатта ул әнисеннән «догалык эчендәге дәфтәрне үзем кайтканчы югалтмыйча саклый күр», дип үтенде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2019

Фото: pixabay

 

 

Теги: проза роман рафис корбан ватан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев