Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Икенче бүлек / 2)

Машина килеп туктаган тавышны ишетеп, икенче каттагы эш бүлмәсе тәрәзәсеннән ишегалдына караган Шәфи Алмас Муса Җәлилне шундук таныды...

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

2

Әхмәт Тимерне Төркиягә матур гына озатып җибәргәч, Татар арадашчылыгына да, «Идел-Урал» комитетына да, «Идел-Урал» гәзитенә дә Шәфи Алмас баш булып калды. Шөһрәт ярата торган, тәкәббер, йөзендә масайган кыяфәте бер генә дә сүрелмичә балкып торган бу кешенең үз тормышыннан канәгать икәне бөтен килеш-килбәтеннән күренеп, сизелеп тора иде. Хәзер кая гына барса да, кем белән генә күрешсә дә, эредән кубып сөйләшә, үзен зур эшләр майтарган кеше кебек тота иде ул. Хактан да, кулыннан эш килә, дөньяны шактый болгата, тормыш дәрьясында чайкалган көймәне үзе теләгән якка бора алучан чын эшмәкәр иде Шәфи. Сәяси яктан сизгерлеге, белем чамасы әллә ни зур булмаса да, кешеләр арасында астыртын эш йөртү осталыгы, өстәгеләр алдында тәлинкә-табак тота белүе аңа зур уңыш китерде.

Муса Җәлил белән Рәхим Саттарның комитетка килүен дә ул үз мәнфәгатьләрендә файдаланып калырга омтылды. Бөтен татар дөньясында исемле кешеләр! Берсе – татар язучыларының башлыгы булып торган мөхтәрәм әдип! Икенчесе дә бөтен татар яшьләре яратып укыган яшьләр гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, исеме дөньяга яңгыраган мәшһүр журналист. Әле җитмәсә, икесе дә шагыйрьләр. Муса Җәлил үзе Германиядә әсирлектә ята, ә Казанда зурлап, ул язган либретто буенча «Алтынчәч» дигән опера куйганнар ди. Аңламассың бу сәвитләрне. Әсирлеккә төшкән кешене «халык дошманы» дип игълан итәләр. Ә моның нинди зур театрда операсын куеп яталар. Әсирлеккә төшкәнен белмиләрдер, күрәсең. Хәер, эш анда түгел, операның авторы булуы зур дәрәҗә! Менә бит, нинди кош сайрап тора Шәфи Алмасның алтын читлегендә!

«Бүген үк иң кадерле кунакларны гына җыеп, зурлап аш мәҗлесе үткәрергә кирәк. Белсеннәр кемнәр белән эш йөрткәнемне мондагы абзыйлар», – дип уйлады ул һәм тиз генә үз янына кабул итү бүлмәсендә утыручы Афзал Фәтхуллин атлы хезмәтчесен дәшеп кертте.

– Тыңлыйм сезне, – диде Афзал, ишектән керә-керешкә. – Ни йомыш, Шәфи абзый?

– Бер мөһим эш бар, Афзалетдин энем. Бар, хәзер өйгә йөгер. Әминә абыстаңа әйт, бүген абзый кунак җыя, диген. Аз-маз әзерләнсен. Мәфтухадан чәй ашлары, гөбәдия, кош теле кебек нәрсәләр пешертсен. Ике атла, бер бас, аннары, эшең бетүгә, монда йөгер. Тагын кайбер эшләр бар. Хәер, менә акча, кайтканда кибеткә кереп, бер өч шешә «төрек малаен» сатып алырсың.

Шәфи, кесәсеннән портмонет чыгарып, Афзалга акча санап бирде.

– Төрек аракысы гына димәсләр микән? Бер шешә виски да ал әле. Дәүрәк абзыйларны да дәшмичә булмас. Килештермәсләр. Аңладыңмы?

– Аңлашылды, Шәфи абзый. Йөгердем.

– Тукта, тукта! – дип, Шәфи ишектән чыга башлаган Афзалны тоткарлады. – Кире кайтышлый «Винета»га кереп, Шәмсия ханымны күрерсең. Аны мәҗлескә дәшәрсең. Идриси әфәндене телефоннан шалтыратып үзем чакырырмын. Шулай дип әйтерсең. Бар, йөгер.

Афзал чыгып киткәч, Шәфи башта, үзалдына сөйләнеп, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде.

– Тәк, кемнәрне дәшәргә соң? Унгляубены дәшәргә кирәк. Бу – бер. Аннан да зуррак Герхард фон Менде әфәнде бар бит әле! Иң кадерле кунаклар шушылар булыр. Парлашып йөрмәсләр инде, безнең татарлар кебек. Үзләре генә килерләр, Алла боерса, – дип сөйләнде Шәфи.

Фон Менде – Германиядә чит илләрне өйрәнү буенча зур белгеч, профессор. Аның тәкъдиме белән төрки-татар китапханәсе ачылган иде. Китапханә эше белән Әхмәт Тимер шөгыльләнде. «Нәфесе зур иде шул, дөньяны колачларга теләде. Шуның аркасында янды да», – дип уйлады Шәфи, көндәше турында искә төшереп.

«Галимҗан әфәнде Идрисигә шалтыратырга кирәк, – дип уйлады ул һәм шунда ук телефон трубкасын кулына алды. – Мусаларны озаттылар микән? Сорашырга кирәк. Бергә-бергә килсәләр дә начар булмас».

Телефоннан: «Ал-ло, Идриси әфәнде тыңлый», – дигән тавыш ишетелде.

– Исәнмесез, Галимҗан әфәнде! Комитеттан бу, Шәфи Алмас дустыгыз шалтырата.

– Тыңлыйм, Шәфи әфәнде.

– Бер зур нәстә пантамаллап1 тора идек, Галимҗан әфәнде. Бүген Муса Җәлил белән Рәхим Саттар килү уңаеннан чәй мәҗлесе җыеп алмакчы идек. Сезнең дә урыныгыз түрдән булыр дип уйлаган идем. Килә алырсыз микән?

– Шулай зурдан купмасагыз да ярар иде.

– Бер сөйләшеп тә утырасы килә. Күптән очрашкан юк. Дөнья бит гел мәшәкатьтән генә торырга тиеш түгелдер. Әзрәк рәхәтен дә чигеп калырга кирәк. Мәңгегә килмәгәнбез лә.

– Ни бит, Шәмсия җиңгәгез... ул...

– Шәмсия абыстай турында борчылмагыз, Галимҗан әфәнде. Аңа хәбәр ителгән. Киләчәк, Алла боерса.

– Шулай укмы? Ярар, ярар, алайса. Сәгать ничәләр тирәсенә җыясыз?

– Эш көненнән соң булыр инде. Фон Менде белән Унгляубе әфәнделәрне дә көтәбез.

– Шулай укмыни?

– Шулай, Галимҗан әфәнде. Җырлашып та утырырбыз. Төнлә туган нәстә дә булачак.

– Анысын үзегез карарсыз инде. Мин анысына үрелмәм. Әмма татар җырларына күңел сусады. Рәхәтләнеп тыңларбыз анысын.

– Галимҗан әфәнде, онытып та торам, безнең Муса белән Рәхим атлы егетләр ни хәлдә икән анда? Кичтән Шиһабетдин Нигъмәтуллин әфәнде, иртәгә кулларына паспорт тоттырып Берлинга озатабыз, дигән иде. Юлга кузгалмадылар микән әле? Кузгалмаган булсалар, алар белән бергәрәк килсәгез дә начар булмас иде. 

– Шулаймы? Ярар, мин белешермен. Китеп өлгермәгән булсалар, машинамда урын табылыр, Алла боерса.

– Зур рәхмәт, Галимҗан әфәнде. Көтәбез.

Шәфи телефон трубкасын куйды да, тәрәзә янына барып, пәрдәләрен рәтләгәндәй итте. Тагын нинди олы кунак кала икән, дип уйлады.

– Вәт тити баш! – дип, маңгаена сугып алды. – Әхмәтвәли әфәнде каласы икән бит онытылып! Галимҗан әфәнденең якташы.

Әхмәтвәли Мәңгәр – Төркиянең иң зур байларыннан берсе. Галимҗан Идриси дә, Әхмәтвәли әфәнде дә Казакъстанның Кызылъяр каласында дөньяга килгәннәр. Әхмәтвәлинең ата-бабалары Казан артындагы Мәңгәр дигән авылдан чыккан. Шуңа күрә дә фамилияләре итеп Мәңгәрне алганнар. Галимҗан Идрисинең ата-бабалары исә – Буадан.

– Әхмәтвәли әфәнденең Германиягә килгән чагы булса ярар иде. «Ульрих Мейер» фирмасына шалтыратып карыйм әле. Ике көннең берендә шунда килә торган иде, – дип, Шәфи янә телефон трубкасына үрелде.

Әхмәтвәли Мәңгәр сугышка кадәр Маньчжурия, Монголия, Төркия, Германия кебек илләрдә яшәп һәм эшләп, зур капитал туплап, сугыш башлангач, Германиядәге «Мерседес» автомобильләре чыгара торган Мелчерс компаниясенең Швецариядәге Лузерн шәһәрендә урнашкан «Ульрих Мейер» фирмасы генераль директоры булып эшли иде. Германия концлагерьларында интегүче татар әсирләренә ярдәм кулы сузуны үзенең мөкатдәс бурычы итеп санаган Әхмәтвәли әфәнде «Идел-Урал» комитетының иң бай иганәчесенә әверелде. Комитет һәм «Кызыл хач» җәмгыяте аша татар әсирләренә һәртөрле ярдәм күрсәтте. Ул гына түгел, «Идел-Урал» комитетын оештыру өчен җан атып йөргән милләтпәрвәрләребезнең берсе булды.

Шушы мәртәбәле кешене Шәфи Алмас бүгенге мәҗлескә һич кенә дә чакырмыйча кала алмый иде. Бәхетенә каршы, Әхмәтвәли әфәнде бүген, чынлап та, Германиягә килергә тиеш икән. Шәфи фирма кәнсәләрендә телефон трубкасын алган кешегә үзенең кем булуы турында әйткәч, Мәңгәр әфәндегә гозерен җиткерүне үтенде. «Бик рәхәтләнеп!» – дигән җавап ишеткәч, шатланашатлана, трубканы урынына куйды.

Ул арада ишектә кулына шактый зур сумка тоткан һәм шул сумкадагы шешәләре шалтыр-шолтыр килгәне ишетелеп торган Афзал Фәтхуллин күренде.

– Нәрсә ул? – дип сорады Шәфи, хезмәтчесенең кулындагы сумкасына ишарәләп.

– Соң, үзегез куштыгыз бит, төрек аракысы белән виски.

– Вәт дивана! Мин бит аларны өйгә кайтышлый кереп ал, дидем. Өйгә алып кайтырга куштым. Алар белән ни эшлим мин монда?

Аптырап калган Афзал, сумканы бер кулыннан икенчесенә күчереп:

– Йә, кая куйыйм? – дип сорады.

– Менә монда куй! – дип җикерде Шәфи, ике бот арасына ымлап. – Өйгә кайтарып куй!

Афзал сүзсез генә ишекне ача башлаган иде, Шәфи: «Тукта! Кая барасың?!» – дип янә кычкырып җибәрде.

– Соң, өйгә кайтарырга кушасыз бит.

– Кайтарырсың. Көтеп тор. – Шәфи, өстәл артына утырып, кулына кәгазькаләм алып, нидер язарга тотынды. – Фон Менде һәм Унгляубе әфәнделәрне күрергә кирәк. Министрлык белән институтка кереп, менә шушы кәгазьләрне кулларына тапшырырсың, – диде.

Ул аларның икесенә дә бүгенге чәй мәҗлесенә аерым-аерым чакырулар язган иде.

– Менә, тот. Чакырулар бу. Кулларына тоттыр. Бутама. Башта шешәләреңне өйгә кайтар. Алар белән шалтырап йөри күрмә тагын.

Кәгазьләрне Афзалга биреп, ишекне ачып, артыннан озатып калды. Аннары, үзе дә бүлмәсеннән чыгып, төрле бүлмәләрдә утыручы хезмәткәрләр янына юнәлде. Гариф Солтан, Кыям Галиев, Рәис Самат, Сабит Кунафинны да кич, эштән соң, үз өенә чәй мәҗлесенә чакырып чыкты. Рәисне, «Берничә минуттан минем янга кагылырсың әле, сүз бар», – дип, үз янына дәште.

Рәис Самат – комитетка Әхмәт Тимер урнаштырып калдырган кеше, аның ерак кардәше дә. Шәфи боларын ук белмәсә дә, элек Әхмәт Тимер белән вәс-вәс сөйләшеп йөргәне өчен аннан беркадәр шикләнә иде һәм үзеннән ерактарак тотарга тырышты, вак-төяк йомышларын үтәргә. Афзал юкта, гел аны йөгертә торган булды. Бүген дә кадерле кунакларының берсе – Искәндәр әфәнде Яушевны чәй мәҗлесенә чакырырга Рәис Саматны йөгертергә уйлады. Ул тиз генә Яушевларга, ирле-хатынлы парлашып килегез, дип, чакыру язды һәм Рәис керүгә, кулына тоттырып, өйләренә илтергә кушты.

Төшке ашны ашап, беркадәр вакыт узуга, Ноенбургштрассе урамының «Идел-Урал» комитеты һәм Татар арадашчылыгы урнашкан ундүртенче йорты ишегалдына ялтырап торган кап-кара «Хорьх» машинасы килеп туктады. Аның кабинасыннан хәрби киемле шофёр сикереп төште дә үз ягындагы арткы ишекне ачты. Аннан тәбәнәк кенә буйлы, соргылт-көрән төстәге кәчтүм-чалбар кигән, буй-буй аклы-каралы галстук таккан урта яшьләрдәге кеше төште. Машина килеп туктаган тавышны ишетеп, икенче каттагы эш бүлмәсе тәрәзәсеннән ишегалдына караган Шәфи Алмас Муса Җәлилне шундук таныды. Машинаның икенче ягыннан төшкән кешеләрнең беренчесе шулай ук аның өчен яхшы таныш Галимҗан әфәнде Идриси булып, икенчесен Шәфи: «Монысы Рәхим Саттардыр инде», дип уйлап куйды. Бу – утыз яшьләр чамасындагы, погоннары лейтенант икәнен күрсәтеп торган хәрби иде. Ул авыз ачып карап торганына үзен-үзе сүгеп, тиз генә урамга атылды. Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк иде.

Гайнц Унгляубе белән лагерьлар буенча йөргәндә, Демблинда беренче мәртәбә очраткан Муса белән бүгенге Муса арасында шактый ук аерма күренде Шәфинең күзенә. Ул бераз тазарып, йөз-битләре алсуланып киткән. Киемне дә ул чакта кемнәндер салдырып киерткәннәр сыман, капчык шикелле асылынып тора иде. Бүген исә фырт иткән, кәчтүм-чалбардан, штиблет ботинкалар кигән, кияү егетләренә охшап тора. Машина янында иң якын кешеләрен каршы алгандай, көлешә-көлешә куллар биреп күрешкәч, алар бинага кереп, гөр килеп сөйләшә-сөйләшә, икенче катка күтәрелделәр. Тавышларына бүлмә ишекләрен ачып куеп, комитет һәм редакция хезмәткәрләре коридорга чыккан иде. Муса һәм Рәхим исә Алиш, Гариф Шабай, Фоат Булатов белән күптәнге танышлар икәнен ачыктан-ачык күрсәтеп, кочаклашып күрештеләр. Муса Гариф Солтановны да таныды. Ләкин аның белән салкын гына исәнләште. Гариф үзе дә дәрәҗә саклап, ара калдырып кына кул бирде. Муса танымаган тагын берничә егет, күрешергә кул сузып, исемнәрен атадылар:

– Кыям Галиев булам, – диде беренчесе.

– Минем урынбасарым, гәзит буенча, – дип, якыннанрак таныштырды Шәфи Алмас, Кыямның Муса белән күрешкән кулын тотып калып. – Ә монысы – әдәби хезмәткәребез, тәрҗемәче Галимҗан Бахтиков, – дип, шулай ук Мусага кулын сузган икенче егет белән таныштырырга ашыкты.

Рәхим белән дә куллар биреп күрешеп чыктылар.

– Егетләр, бүген бездә бәйрәм, кадерле кешеләребез килде. Бу уңайдан мәҗлес ясап алсак та гөнаһ булмас дип уйлыйм. Барыгызны да эштән соң үземнең өемдә көтәм, – диде Шәфи, кулларын угалый-угалый. – Олы кунакларым белән кайта торабыз. Сез, эш сәгате бетүгә, Хафельштрассе урамына, минем өемә рәхим итегез.

– Без дәме? – дип сорады Фоат.

– Сез дә, – диде Шәфи, шаярткан булып. – Сезнең дә дусларыгыз килде ләбаса. Дус янына дус сыя ул. Күңелең иркен булсын. Минем кызларым күп, берегез дә артмас, яхшы кияүләр аунап ятмый ул!

– Алай булгач, Шәфи әфәнде, минем Берлинда комитет эше белән йөрүче тагын берничә дустым булырга тиеш. Аларны да дәшмәссез микән? – диде Муса.

– Әлбәттә! Килсеннәр. Үзегез оештырыгыз инде, егетләр. Бәйрәмнәр гел булып тормый. Ярый, без киттек. Әйдәгез, Галимҗан әфәнде, Муса энекәш, кайта торыйк.

Алар дүртәүләп кайтып киттеләр.

Калганнар бүлмәләренә таралышкач, Алиш, Гариф, Фоат, Кыям һәм Галим редакция хезмәткәрләре бүлмәсенә кереп киңәшләшергә булдылар.

– Егетләр, Шәфи карун юмартланган бүген. Бәйрәм итеп калырга кирәк безгә дә, – диде Гариф. – Телефоннан шалтыратып. «Винета»дан Әхмәтне дә чакырырга кирәк. Муса рөхсәт алды бит, Фәрит белән Зиннәтне дә дәшәргә иде. Кызганыч, Баттал белән Кормаш Берлинда түгел. Аларны чакырганда да начар булмас иде.

– Белгән булсак, кичә хәбәр иткәндә килеп җиткән булырлар иде, нишлисең инде, бәйрәмнәр алда тагын булыр әле, – диде Алиш.

1 Нәстә пантамаллап (диал.) – нәрсә планлаштырып.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2019

Фото: "Казан утлары"

журналы архивыннан

 

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев