Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Беренче бүлек / 5, 6)

Аерып алынганнарны читкә куалый башладылар. Муса, беренче сафта басып торган Гариф яныннан узганда, сакчылар күрмәгән арада, аның кулына бөкләп тоткан куен дәфтәрен тоттырды.

(Романның башын монда басып укыгыз)

5

Муса лагерь тормышына ияләшергә дә өлгермәде, аларны, атна-ун көн үтүгә, ишегалдына чыгарып, бер сафка тезделәр. Лагерь коменданты һәр тоткын алдында аерым туктап, барчасын баштанаяк күздән үткәрде. Таза, нык солдатларны тагын бер адым алга чыгарып бастыра барды. Хәлсез, яралы әсирләргә, артка чигенеп, үз урыннарына басарга боерды. Мусаның ярасы әле төзәлмәгән иде, һаман сызлавын дәвам итте. Бәлки, сафта калдырырлар, эшләргә, таш ташырга алып китсәләр, нишлисе булыр, дип уйлап куйды ул. Начальник Мусага озак кына карап торгач, янындагы фельдшердан нәрсәдер сорады. Тегесе кыска гына җавап тотканнан соң, начальник Мусага да бер адым алга чыгарга әмер бирде. «Таш карьерына җибәрәләр икән», дип уйлап куйды Муса. Сафта яңа танышы Салих Ганиевнең дә булуы аның күңелендә үз-үзенә ышаныч тойгылары уяткандай итте. «Ничек тә ташламас, авыр моментта таяныч булыр», – дигән уй аның күңелен җылытты. Мусаның «Отвага» гәзитендә эшләвен лагерьда берничә кеше белә иде инде. Алар барысы да диярлек аерып алынучылар сафында иде. Бары тик берничә көн элек танышкан Гариф Хафизов атлы егет кенә лагерьда калачак икән. Муса шулчак куен дәфтәре хакында исенә төшерде һәм дәфтәрне, сакчыларга сиздермичә, ничек тә Гарифка бирергә кирәк, дигән уй күңеленә килде. Бәлки, котыла алыр. Дәфтәрне Казанга алып кайтып җиткерер.

Аерып алынганнарны читкә куалый башладылар. Муса, беренче сафта басып торган Гариф яныннан узганда, сакчылар күрмәгән арада, аның кулына бөкләп тоткан куен дәфтәрен тоттырды. «Гариф дус, сакла, котыла алсаң, Казанга алып кайтып, редакциягә тапшыр», – дип әйтергә өлгерде.

Аларны икенче барак артындагы келәт янына китереп бастырдылар һәм анадан тума чишенергә боердылар. «Мунча кертәләр микән әллә?» – дип уйларга да өлгермәделәр, солдат киемнәре – гимнастёрка, чалбар һәм ботинкалар өләшеп чыктылар. Алар кайсыдыр солдатлардан салдырылган киемнәр булып чыкты. Мусага кайсыдыр ил солдатының (венгр, булды, ахры) киемнәре туры килде.

– Менә хәшәрәтләр, бөтен дөньяны талаганнар, – дип мыскыллы көлеп куйды Муса. Ботинкалары иске, кибеп кыйшайган, аякның тубык сөяген кырасы күренеп тора иде. – Болар белән ничек йөрерсең? Элекке ботинкаларым чүпрәк кенә булса да уңайлы иде, – диде ул, иске киемнәр арасында югалып калган элекке ботинкаларын эзләп.

Киемнәрен алмаштыргач, яңадан сафка тезеп, һәрберсе овчарка җитәкләгән конвоирлар озатуында, каядыр көнбатышка таба алып киттеләр.

Мусага барган саен авыррак була барды. Бердән, ботинкасы, чынлап та тубыгын кырды. Озак та үтмәде, тиресен сыдырып та чыгарды. Болай ерак китеп булмасын аңлаган әсир аларны салып кулына тотты. Башта атып бәрергәме дип тә уйлаган иде, ләкин башка аяк киеме бирмәсләр, ял итәргә туктагач, тубыкны кыра торган турысын кисеп атасы булыр, дип, ташламаска уйлады. Икенчедән, сул кулбашы сызлый иде. Ярасы ачылып, гимнастёркасына кан саркып чыкты.

– Түз, бераздан ялга туктатырлар, – дип, аны тынычландырды Салих дусты. Чынлап та, беркадәр баргач, аларны ялга туктаттылар. Барысы да, төенчекләрен чишеп, юлда ашарга дип бирелгән коры-сары ризыкларын чыгарырга ашыкты.

– Эх, тәмәке дә булса, – диде кемдер.

– Тәмәкесез дә хәлне алалар әле монда.

Муса төенчегеннән алюмин кашыгын чыгарып, бер ягын таш белән кырып кайрарга тотынды.

– Нишлисең? – диде Салих.

– Пычак ясыйм. Ботинканың тубык турысын кисеп ташларга кирәк.

Ул, шулай итеп, чынлап та, кашыгының бер ягын шактый юкартты. Азаплана торгач, ботинка каешын кисеп ташлый алды. Итеген алыштырганда, Муса ыштырын чалбар балагы астыннан бәйләп, яшереп калдырган иде. Моңа кадәр ялан аякка кигән ботинкасын аягына ыштыр чолгап, суелган тубыкларын каплап киде. Менә хәзер атларга җиңелрәк булачак инде, дип уйлады. Эшен бетергәч, тиз-тиз генә төенчегеннән чыгарган ризыкларны ашарга кереште. Ләкин озак юанырга туры килмәде, колоннаны аякка бастырдылар һәм алга таба куарга тотындылар. Муса төенчеген тиз-тиз генә төйнәде дә, ипиен ашый-ашый, атларга булды.

Шактый баргач, алар ниндидер бер латыш авылына килеп керделәр. Капка төпләренә хатыннар, карт-коры һәм бала-чага чыгып баскан иде.

Авыл сугыштан әллә ни зур зыян күрмәгән. Өйләр таза-сау килеш. Берничә өй генә янып, урыннарында күмергә калган бүрәнәләр арасыннан кап-кара мич морҗалары тырпаеп тора иде.

Шулвакыт Мусаның күңелен нечкәрткән һәм күзеннән яшьләр килергә мәҗбүр иткән гаҗәп хәл булып алды.

Ул бер аякка аксап, көч-хәл белән генә өстерәлеп, колоннада башкалардан шактый артка калып кына атлый иде. Авылны инде чыгып бетәбез дигәндә, ахыргы йортларның берсенең капка төбендә ялгызы гына моңаеп басып торган урта яшьләрдәге – Муса яшьләрендә булыр – бер хатын аңа нәрсәдер кычкырды да, ашыгып, капкадан ишегалдына кереп китте. Ул-бу була калса, ярдәм итәргә дип, колоннадан артка кала башлаган Муса янында барырга тырышкан Салих моны күрде дә аңа: «Сиңа нидер бирәм, көтеп тор, диде бугай», – дип туктап калды. Ул арада аларның болай да артта сөйрәлүләренә ачуы кабарып, тик нигәдер моңа кадәр берни дә дәшмичә түзеп барган конвоир:

– Weiter so!6 – дип акырып җибәрде һәм кулындагы резин дубинка белән Салихның сыртына тондырды.

Шунда, капкадан, кулына пар күн итек күтәргән теге хатын килеп чыкты да Мусалар артыннан йөгерә башлады. Конвоир аны этеп екты, ләкин хатын мүкәләп торып басты да яңадан йөгерде. Сыртына дубинка төшүдән сынын күтәрә алмыйча яткан Салих янына килеп җиткәч, ул итекләрен аңа тоттырды да артка чапты. Хатын Мусаның аксап баруына игътибар итеп, аягындагы ботинкаларының ертык икәнен күрергә өлгергән һәм икенче аяк киеме бирергә уйлаган икән. Күрәсең, сугышка киткән иреннән калган итекләрдер. Әле шактый таза, яңа ук булмаса да матур күренәләр. Муса хатынга: «Спасибо!» – дип кычкырды. Аның күзләреннән яшь атылып чыкты.

– Халык безнең яклы, – диде Муса Салихка. – Ярдәм итәргә тырышалар. Без барыбер җиңәчәкбез!

Конвоир итекләрне тартып алмаса да, кияргә бирмәде, резин дубинкасын айкап, аларны башкалар артыннан куды.

– Бераз түз инде, озак бармабыз, привал ясарлар, – диде Салих, Мусаны тынычландырып.

– Минем аркада сиңа эләгә. Ачуланма инде, дус, – диде Муса, җиңе белән күз яшьләрен сөртеп.

– Юкны сөйләмә. Сиңа авыррак, күрәм бит мин. Түзик.

Берничә сәгать баргач, алар Рига шәһәре читендәге сыра заводы ишегалдына килеп керделәр. Әсирләрне ярымҗимерек бинага кертеп тутырдылар. Шушында төн чыгасылар, димәк.

Муса белән Салих, бер аулаграк урын табып, үзләренә ятак әзерләделәр. Муса ботинкаларын салып ташлады да теге итекләрне киеп куйды. Алар бераз бушрак та иде әле. Шуңа күрә лыштырдабрак торалар, ләкин аякны кыра торган туфлигә караганда, олы итек киеп атлавы барыбер җиңелрәк булыр, дип уйлады ул.

Салих, ашарга яраклы берәр нәрсә табып булмасмы, дип, бина буйлап эзләнергә китте. Беркадәр вакыттан соң ул, чынлап та, каяндыр табып, бераз чикмәнле бәрәңге күтәреп кайтты. Әсирлеккә төшкән көннән бирле мондый тәмле ризык ашаганнары юк иде инде. Шуның белән тамак ялгап, алдан әзерләнгән урыннарына бөгәрләнеп ятып йоклап киттеләр.

Мусага итеген киеп йөрергә туры килмәде. Дөресен әйткәндә, язмаган булып чыкты. Иртәгесен аларны тагын сафка тезделәр. Итекле әсирне күреп, бер сакчы автомат түтәсе белән Мусаның сыртына тондырып этеп екты да, аларны йолкып, аягыннан салдырып та алды. Акай күзле җирән чәчле офицер исә шаркылдап көлде дә, саф алдына басып, нәрсәдер сөйләргә тотынды. Тәрҗемәче аның сүзләрен урысчалаштырып барды.

– Бүген лагерьда бәйрәм! – дип кычкырды Акайкүз.

«Нинди бәйрәм тагын?» – дип, пышын-пышын сөйләшү башланды. «Фашистлар әллә Ленинградны алганнармы?» – дигән сорау ишетелде.

– Бүген бездә бәйрәм! – дип дәвам итте фриц сүзен. – Бүген безгә зур кунак килә. Шуңа күрә сезне әйбәт итеп сыйлаячаклар. Иртәнге аштан соң кабат шушында тезеләбез!

Иртәнге аш дигәннәре, чынлап та, моңа кадәр әсирләрнең төшенә дә кермәгән аш булып чыкты: һәр әсиргә яшькелт сары төстәге берәр кружка кайнар чәй, көрпә кушып пешерелгән берәр телем арыш ипие һәм бер шакмак дуңгыз мае белән ике кисәк бәрәңге йөзеп йөргән бер җамыяк баланда...

Шулай да нинди кунак икән соң ул шулкадәр нигъмәтләр белән сыйларлык булгач? Барысы да шул хакта сөйләшә иде.

Иртәнге аштан соң һәммәсен дә яңадан сыра заводының ишегалдындагы мәйданга чыгарып тезделәр. Бераздан завод идарәсе урнашкан бинадан бер төркем немец офицерлары килеп чыкты да әсирләр сафына якынлаша башлады.

– Киләләр, – дип пышылдады кемдер.

Акай күзле җирән офицер сүзен «Ахтунг!» дип акырудан башлады. Аннары ул әсирләрне үзенә ияреп килгән кунак белән таныштырды. Кунак дигәннәре кичәге Власов армиясе офицеры икән. Волхов сазлыкларында әсирлеккә төшкәч, Мусага барып эләккән листовкада язылган сүзләр дөрескә чыкты болай булгач. Ләкин Мусаның Икенче удар армия командирлары арасында бу офицерны күргәне юк иде. Өр-яңа хәрби киемнәрдән, каян гына тапкандыр, түшенә заманында патша армиясендә бирелә торган тәре рәвешендәге медальләр тагып куйган.

– Тапканнар бит кешесен дә, – дип куйды Муса янында басып торган Салихка.

– Тыңлыйк әле, нәрсә дип сайрар икән.

Дөрестән дә, Акайкүз, беренче булып сүзне шушы кабихкә бирде.

– Кадерле ватандашлар! – дип башлады ул. – Бүген безнең алда зур мөмкинлекләр ачыла! Бүген данлыклы рус генералы Власов оештырган Рус Азатлык Армиясенең беренче солдатларын теркәү башлана. Ул солдатлар – сез, кадерле ватандашлар! Коммунистлар коткысына бирелеп ялгышканыгызны аңлагансыздыр дип уйлыйм. Германиянең җиңәчәге ап-ачык! Тагын берничә көннән ул Сталинградны тез чүктерәчәк! Аннан соң инде Идел буйлап Казанга, Мәскәүгә юл ачыла! Ул җиңүне якынайту өчен, сезгә дә үз өлешегезне кертү мөмкинлеге тудырыла! Ялгышмагыз, гомергә бер бирелә торган шансны ычкындырмагыз! Кызыл Армия җиңәчәк дип уйлаучылар булса, бик нык ялгышасыз. Ул җиңгән очракта да сезгә совет илендә көн булмаячак. Сезне анда Себер көтә! Сталин әсирлеккә төшүчеләрне халык дошманы дип игълан иткәнен беләсездер. Ләкин сез үз халкыгызның дошманнары түгел! Шулай дип уйлыйсыз икән, димәк, сез дөрес юлда! Ә хәзер Рус Азатлык Армиясенә язылырга теләүчеләрне, теркәлер өчен, берәм-берәм өстәл янына килүегезне сорыйм. Алга, ватандашлар! Туган илгә, әти-әниләр, хатыннар, балалар янына кайту өчен, дөрес юлны сайлагыз. Рус Азатлык Армиясенә язылыгыз!

Кунак, чыгышын тәмамлап, урынына барып басты. Сүзне яңадан Акайкүз алды. Аның әйткәннәрен тылмач урысчага аударып барды. Алдан килешеп куйганнар күрәсең, ул да шул ук сүзләрне кабатлады.

– Дөрес сөйләде, каһәр, – дип куйды кайсыдыр, пышылдап.

– Үз шкурасы турында кайгырта. Илдә яшереп калдырган байлыкларын кайтарырга өметләнә, эмигрант кисәге!

– Ул байлыкларны коммунистлар күптән ашап кәк иткән инде, хыялланмасын. Ну дөресен сөйли үзе.

– Бар алайса, языл! Беренче солдат, дип, медаль бирмәсләрме.

Әсирләр арасында киткән пышылдаулар дулкыны чыгыш ясаучылар колагына да барып иреште. Акайкүз нидер кычкырды. Тәрҗемәче, аны урысчага әйләндереп:

– Разговорчики! – дип акырды.

Пышылдаулар аңа карап кына тукталмады.

– Татарлар да үзләренең легионнарын төзи икән, – дип куйды арадан кемдер. – Алар инде, әнә, язылганнар, Мамай токымнары!..

Бу сүзләрне Салих белән Муса артында басып торган әсир әйтте. Ул аны астыртын гына, үзара татарча сөйләшүче Муса белән Салихка карап, барысы да ишетелерлек итеп кычкырды. Әлеге сүзләрдән соң пышылдашучылар дулкыны көчәеп киткән кебек булды.

– Ялган сөйләмә! Татарлардан да батыррак сугышчы күрмәдем әле мин, – дип, кайсыдыр аларны яклап җавап кайтарды. – Бик герой булсаң, әсирлеккә төшәсең юк иде. Бар, әнә, тот та языл Азатлык армиясенә!

Шуннан соң әсирләрне, берәм-берәм өстәл янына чакыртып, исемлеккә яздыру башланды. Ни сәбәптәндер, исемлеккә татарларны язмадылар. Кайсының башына килгән фикер булгандыр, бер әсирдән милләтен сорауны кирәк дип таптылар. Муса белән Салихка да, татар икәнлекләрен әйткәч, кире үз урыннарына басарга куштылар. Ләкин Азатлык армиясенә язылырга урыслар арасыннан да ашкынып торучылар бик юк иде. Күбесе, төрле сәбәпләр табып, лагерьда калуны кулай күрде. Кайсы үзен каты яралы, кайсы – чирле, аксак, чукрак, начар күрәм, дип хәйләләп котылды. Кайсы, татар булмаса да, милләтен татар дип күрсәтергә тырышты. Иң кызыгы теге «татарлар үз легионнарын төзи икән» дигән бәндә иң беренче булып үзен татар дип күрсәтмәкче иде. Каян белгәннәрдер, өстәл янындагылар аның чалбарын салдырып карадылар. 

– Охо, русиш! – дип кычкырды Акайкүз, аның сөннәтсез икәнен күреп.

Әсирләр дә гөрләтеп көлешеп алдылар.

Мескенне көчләп диярлек «Рус Азатлык Армиясе» дип аталган сатлыкҗаннар исемлегенә теркәп куйдылар. Армиягә язылучылар әллә ни күп булмады. Аларны, автомашина әрҗәләренә төяп, каядыр алып киттеләр.

Икенче көнне калган әсирләрне дә яңадан, колоннага бастырып, сыра заводы капкасыннан алып чыгып киттеләр. Инде юллары ераккарак – Польшага илтәчәкләр икән, дигән сүз таралды. 

6

Генерал Власовның әсирлеккә төшүе билгеле булуга, Мәскәүдә аның хатыны Анна Воронинаны – сигез, сөяркәсе Агнесса Подмазенконы биш елга ирекләреннән мәхрүм итеп, лагерьга җибәрделәр. Ә үзен иң югары хөкем чарасы көтүе генерал өчен көн кебек ачык нәрсәгә әверелде. Аның акылы белән ничек тә исән калырга иде, дигән хайвани теләк идарә итә башлаган иде. Ә моның өчен бары тик бер генә юл бар: рус әсирләреннән Советлар Союзына каршы сугышучы армия төзү. Һәм ул Гитлерга Рус Азатлык Армиясе оештырырга теләвен белдерергә кирәк дигән катгый карарга килде. Русларның бу сугышта җиңүе аның өчен катастрофа дигән сүз. Большевикларны яратуяратмавы да, Сталинны күралмау дигән нәрсәнең дә аның өчен бернинди әһәмияте юк иде. Ничек тә исән калырга һәм моның өчен бары тик Гитлерның җиңүенә ирешү – бөтен максат шул. Аның алга таба эшчәнлеге әлеге максатны тормышка ашыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. «Бу юлда сатлыкҗан дип атарга беркемнең дә хакы юк! – дип уйлады ул. – Кемне сата соң ул? Хатынын, сөекле кешеләрен бер гаепсезгә лагерьга җибәргән Сталин режимынмы? Большевиклар властька килмәгән булса, патша төшерелгәннән соң, хакимлекне буржуаз-демократик хөкүмәт үз кулында тотып калса, Россия аның Ватаны булудан туктар иде мәллә?! Юк, ул Ватанына хыянәт итми, ул үзе өчен көрәшә. Бу җирдә яшәү бер генә тапкыр бирелгән, һәм ул аны үзе теләгәнчә яшәп чикләргә хаклы!»

Ләкин Гитлер һич кенә дә алай җиңелчә фикер йөртми иде. Гомумән, үзенең көрәшендә Власов кебек илен саткан бәндәләргә ихтыяҗ күрми. Ул бары тик сугышны тиз арада аз югалтуларсыз тәмамлап, Россияне җир йөзеннән себереп түгү һәм бөтен дөньяга кара афәт булып таралучы большевистик чуманы юк итү турында гына уйлады.

* * *

СССРга каршы сугышның егерме бишенче көнендә, 1941 елның 16 июлендә, Гитлер Рейхстагта партия лидерларын, империянең барлык министрларын һәм хәрби начальникларны җыеп киңәшмә үткәрде. Анда Герман Геринг, Альберт Шпеер, Генрих Мюллер, Мартин Борман, Йозеф Гиббельс, Генрих Гиммлер, Иоахим фон Риббентроп, Альфред Розенберг, Уильгельм Кейтель, Ганс Ламмерс һәм башка хәрби начальниклар, генераллар катнашты. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – сугышучы якларның һәр икесе өчен дә бик мөһим булган әсирләр мәсьәләсе иде.

Беренче булып Герман Геринг сүз алды. Геринг Гитлер командасында аңа иң якын, иң йогынтылы кеше, күп кенә дәрәҗәле постлар биләгән абруй иясе. Ул – бер үк вакытта Рейхстаг председателе дә, Пруссиянең президентминистры да, авиация рейхсминистры да, тагын әллә никадәр вазифалар башкаручы, кыска гына әйткәндә, Гитлердан кала Германиядә икенче кеше. Көн тәртибендәге мәсьәлә, әлбәттә, аның эшчәнлегенә турыдан-туры кагылмаса да, ул Германия алдында килеп туган бу четерекле хәлдән читтә торып кала алмый иде. Ни өчен четерекле дигәндә, әсиргә алынучылар саны көннән-көн арта бара, җитмәсә йөзләр, меңәрләп кенә түгел, хәтта йөз меңнәр белән исәпләнә башлады. Шушы егерме-егерме биш көн эчендә ул җиде йөз меңнән артып китте. Аларны каядыр урнаштыру мәсьәләсе килеп туды.

– Юлбашчым минем! Данлы Германия гаскәрләренең җиңүле сугышлары нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә җиде йөз меңнән артык урыс солдаты әсирлеккә төште. Алга таба аларның саны бермә-бер артыр дип көтелә. Безнең алда кыска срокларда хәл ителергә тиешле зур мәсьәлә килеп туды – әсирләрне урнаштыру. Шул уңайдан берничә эшлекле фикер бар. Кайберләрен тыңлап үтәргә тәкъдим итәм. Рәхим итегез, Риббентроп әфәнде.

– Юлбашчым минем! Дөрес аңлагыз, әсирләрне урнаштырыр өчен, концлагерьларга кытлык булмаячак. Германиянең үз территориясендәге лагерьлардан тыш, басып алынган мәйданнарның һәрберсендә абзарлар җитәрлек. Бу сүзләрне Генрих Гиммлер әфәнде дә раслый ала. Монда әсирләрне СССРга каршы сугышта файдалану турында сүз бара. Украина, Белоруссия, Балтыйк буе республикаларыннан әсир төшкән сугышчыларның күбесе СССРга каршы сугышырга теләк белдерә. Рус дәүләте – урыс булмаган халыкларны үзенә буйсындырган күпмилләтле дәүләт. Шуңа күрә ул халыклар арасында да урыс армиясенә каршы сугышырга теләк белдергән әсирләр байтак, – дип башлады сүзен Иоахим фон Риббентроп.

– Тагын бер кызыклы нәрсә бар, – дип дәвам итте сүзен фон Риббентроп. – Сталин әсирлеккә төшкән урыс солдатларын халык дошманнары дип игълан итте. Чолганышта калган урыс солдаты ике юлның берсен сайларга тиеш: яки чолганыштан чыгу юлын табарга, яки үзен-үзе атып үтерергә. Өченче юл юк, ул әсирлеккә төшәргә тиеш түгел. Әсирләргә карата мондый мөнәсәбәт безнең файдага эшли. Илендә дошман дип игълан ителгән солдат ватанына каршы икеләнмичә сугышка керергә мөмкин.

– Дөрес мантыйк! – дип сүзгә кушылды Уильгельм Кейтель. – Ләкин без сугышта урыслар ярдәменнән башка да җиңеп чыгачакбыз, юлбашчым минем! Вермахтның данлы армиясе зур адымнар белән ул җиңүгә таба бара инде. Җиңү көнен күрергә күп калмады!

Уильгельм Кейтель – Германия хәрби көчләре башкомандованиесенең штаб начальнигы, генерал-фельдмаршал, бу киңәшмәдән соң нәкъ ике ай үткәч, 1941 елның 16 сентябрендә, фашистларга каршы батырларча сугышучы совет халкын юк итү максатыннан, «үтерелгән бер немец солдаты өчен илледән йөзгә хәтле коммунистны атарга» дигән вәхши әмер чыгарды.

Киңәшмәдә катнашучылар арасында Германиянең җиңүе нәтиҗәсендә дөнья картасында яңа дәүләтләр барлыкка килер дип өметләнгән һәм шул кушны кулдан ычкындырмау турында уйлаучы сәясәтчеләр дә бар иде. Шундыйларның берсе – Альфред Розенберг. Розенберг 1933 елның 1 апреленнән нацистлар партиясенең тышкы сәяси идарәсе башлыгы булып тора.

– Мәсьәләгә аек акыл белән карарга кирәк, юлбашчым минем! – дип сүзгә кушылды Альфред Розенберг. Ләкин аңа озак сөйләргә туры килмәде, аны бүлдереп, Адольф Гитлер үзе сүз башлады:

– Бер нәрсәне аңлагыз, дусларым минем! Әйе, ашкынулы адымнар белән безнең бөек җиңү көнебез якынлаша. Без һич беркемнең ярдәменнән башка да бу җиңүне яулаячакбыз. Ләкин әлеге сугышта Россиягә каршы бары тик немец солдаты гына корал тотып сугышырга тиеш. Бу – безнең милли көрәшебез! Бу бөек немец милләтенең башка милләтләрдән өстен булуын раслаучы көрәш һәм җиңү булачак! Без – аерым милләт! Без – ариецлар! – Гитлер сүзен тәмамлап, бүлдергәне өчен Розенбергтан гафу үтенеп, дәвам итүен сорады.

– Юлбашчым минем! Җиңү килер, бернинди дә шик юк. Ләкин җиңү эйфориясенә бирелеп, дөньябызны онытмаска кирәк, дип уйлыйм. Мин СССРның сугыштан соң нинди булырга тиешлеге турында уйларга вакыт җитте, дип саныйм.

– Безнең алда бу гаять зур бәлешне телемнәргә бүлгәләү бурычы тора, – дип, сүзгә Гитлер яңадан кушылды. – Аңа, беренчедән, хуҗа булырга, икенчедән, идарә итәргә, өченчедән, эксплуатацияләргә тиешбез. Ләкин әлеге территориянең Уралга хәтле өлеше дә хәттин ашкан. Бары тик шушы территориядә безгә каршы бернинди дә хәрби көч булмаганда, бер генә корал да безгә төбәлмәгән очракта гына тулы иминлегебез тәэмин ителергә мөмкин! Безнең бөек җиңүебездән соң җир йөзендә Россия дигән дәүләт калырга тиеш түгел! Бу хакта инде күп тапкырлар сөйләштек. Украина, Московия, Кавказ һәм Белоруссия! Бары тик шушы дүрт дәүләт булачак!

– Юлбашчым минем! Рус дәүләте ул урыс булмаган йөзләрчә милләт ватаны да. Аның аеруча зур территорияләрендә төрки халыклар яши. Без алар турында да онытмыйк, – дип, үз фикерен җиткерде Розенберг.

Ләкин Гитлерның сүзе бетмәгән иде әле.

– Альфред дустым, кемнәр дисең әле? Төркиләрме? Бу уенда катнашмаган бердәнбер ил – Төркия. Төркиләрне уенга кертәсегез килә икән, Төркия белән мөнәсәбәтләрне үзгәртергә туры киләчәк. Сезнең ул «Идел-Урал» легионы турындагы утопик хыялыгыз барып чыкмаячак. Уйлап карадыгызмы, урыслар белән ул татарлар Чыңгыз хан заманнарыннан бирле үзара тугланып, буталышып беткән, бары тик ике телдә сөйләшүче бер үк милләт! Уйлап караганыгыз бармы: казагы да, кыргызы да, үзбәге дә, азәрбайҗан белән татары да шул бер үк халык бит – Чыңгыз хан токымнары?! Бик дөрес уйлап табылган аларга уртак исем – төркиләр! Алайса, әйдәгез, мине дә хан дип атый башлагыз! Ләкин минем хан булырга бернинди теләгем дә юк!

Дусларым! Алда әйтелгән дүрт комиссариатның милли үзенчәлек буенча төзелмәве хакында сүз күп булды. Сүз хәзер бары тик сәясиадминистратив берәмлекләр турында гына барырга мөмкин. Урыслар, әнә шул комиссариатларның берсе Московиядә яшәсеннәр. Тик үзләренең большевистик идеяләреннән башка гына. Бөек Германиянең вассаллары булып. Ә татарлар, калган төрки туганнары белән, аерым ил булып, Идел артында Туран дәүләте төзесеннәр! Безнең тышкы эшләр буенча министрлыгыбыз бар. Мин СССР яуланганнан соң барлыкка килгән территорияләр белән эшләр өчен яңа министрлык, басып алынган Көнчыгыш территорияләр министрлыгы оештырырга кирәк дигән фикердә торам. Һәм бүгенге сөйләшүнең нәтиҗәсе – шул министрлыкны төзү турында карар чыгару дөрес булыр дип уйлыйм. Яңа министр итеп бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнгән һәм шушы территорияләр буенча зур белгеч Альфред Розенберг кандидатурасын тәкъдим итәм. Кемдә нинди фикерләр бар?!

Гитлерга каршы килеп ни дә булса әйтергә теләүче күренмәде.

– Алайса, фәрманны әзерләгез, – диде Гитлер, фельдмаршал Кейтельгә мөрәҗәгать итеп. – Иртәгә кул куярмын.

Барысы да Альфред Розенбергны котларга ашыкты.

"КУ"  01, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман ватан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев