Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Беренче бүлек / 16, 17)

Кайда гына яшәсә дә, татар интрига кормыйча, берсен-берсе юкка чыгармыйча яши алмый.

 

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

 

16

1941 ел ахырында Көнчыгыш легионнары төзү турында карар кабул ителеп, 1942 елның апрель азагы – май башларында Берлинның Адлон отеленда СССРдан көнбатыш илләренә эмиграциягә киткән күренекле шәрык сәясәтчеләрен киңәшмәгә җыйдылар. Ләкин анда башлыча Кавказ республикалары вәкилләре булып, Идел буе татарлары арасыннан чыккан Гаяз Исхакый, Әхмәтзәки Вәлиди кебек эмигрантлар катнашудан баш тартты. Аларның икесенең дә бу мәсьәләгә карата үз фикерләре бар иде. Киңәшмә Германиянең тышкы эшләр министрлыгы белән, басып алынган Шәрык территорияләре министрлыгы арасында барган совет әсирләрен сугышта катнаштыру мәсьәләсе буенча килеп чыккан конфликтны кискенләштерде. Бу тарткалашта Шәрык министрлыгы өстен чыгып, ниһаять, Идел буе татарлары легионын төзү мәсьәләсе уңай хәл ителде һәм көз айларында легион оештыру эшләре киң колач белән алып барыла башлады. Инде алда сөйләнеп киткәнчә, министр Альфред Розенберг командасында эш күрсәтүче Әхмәт Тимер, Шәфи Алмас, Галимҗан Идриси, Искәндәр Яушев кебек татар эмигрантлары Берлинда «Идел-Урал» легионын оештыру комитетын төзеп, аның башлыгы итеп Әхмәт Тимер билгеләнеп, шул исемдәге гәзитә дә чыгара башладылар. Гәзитнең баш редакторы итеп комитетның башлыгы Шәфи Алмас тәгаенләнде.

* * *

«Татар барда хәтәр бар», «Татар башын татар ашар» дигән әйтемнәрне бездә бигүк яратып бетермиләр. Ләкин болар татарны мыскыл итү, кимсетеп күрсәтү өчен генә уйлап чыгарылган сүзләр түгел бугай, бәлки татар тормышын чагылдырган, татар дөньясыннан алып әйтелгән мәкальләргә охшый. Кайда гына яшәсә дә, татар интрига кормыйча, берсен-берсе юкка чыгармыйча яши алмый. Бәлки, бу башка милләтләрдә дә очрыйдыр, бәлки әле, бөтен кешелек дөньясына хас күренештер.

 

1942 ел ахырларында «Идел-Урал» комитеты тирәсендә дә көтмәгәндә-уйламаганда шундый ук тарткалаш булып алды. Гитлерның фатихасын алып, «Идел-Урал» комитетын төзеп, комитет каршында арадашчы дип аталган бер оешма да булдырып, колачны киң җәеп, эшне алып бара башлаган заманда, адвокат Унгляубеның уң кулы булып, комитет президенты дәрәҗәсенә ирешкән Әхмәт Тимергә бу масштаблар гына тар тоелды. Ул эшне тагын да киңрәк, колачлырак алып бару хыяллары белән саташа башлады. Мескен Гитлерның Туран дәүләте турындагы мыскыллы шаяртуын чынга алып, бу дәүләтнең дә башына менеп утырырга ниятләде, ахрысы, шул хакта үзенең ярдәмчесе Шәфи Алмас белән киңәшләшергә булды.

– Карале, Шәфи абый, бер хәбәр ишеттем: имеш, Гитлер җиңүдән соң бөтен төркиләрне берләштереп, Туран дәүләте төзергә җыена икән.

– Бик әйбәт булыр. Татар, башкорт, үзбәк, казакъ, кыргыз, балкар... тагын кемнәр бар соң әле?.. Барыбыз бер халык бит инде без – төркиләр. Безнең «Идел-Урал» да шул татар белән башкортны берләштерүне күздә тоткан нәрсә иде бит. Димәк, нимес колачлырак карый мәсьәләгә.

– Шулаен шулай да ул, кардәш туганнар үз дәүләтләрен төзү турында хыяллана бит, безнең шикелле үк. Тик Гитлер менә бернинди дә милли дәүләт булмаячак, дип әйткән, ди. «Идел-Урал»га тәрҗемә итәргә Унгляубедан килгән мәкаләдә шул турыда сүз бара.

– Алай булгач, безне нишләтәләр соң инде? Таратырлар микәнни?

– Сүз ул турыда түгел, Шәфи абый, сезнең белән киңәшмәкче идем.

– Нәрсә турында?

– Безнең «Идел-Урал» шикелле үк Төркестан комитетын төзеделәр бит. Менә шуның башлыгы – үзбәк Вәли Каюм-хан.

– Соң, ул Вәли энекәш җир читендә тормый бит, үзебезнең күршедә генә. Барып сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк, – диде Шәфи, хуҗасына зур киңәш биргәндәй, эреләнеп. – Тагын бер кеше белән киңәшләшеп алу зыян итмәс, Әхмәт энем. Эшне колачлырак алып барырга телибез икән инде, дин әһелләре белән бергәләп алып бару мәслихәт. Менә шул: Варшауга барып, мөфти-хәзрәт белән киңәшләшеп алырга кирәк. Ул төрки легионнарны ислам нигезләрендә оештыруны хуп күрә. Аның да хуплавын алсак, Вәли Каюм-хан, һичшиксез, ризалашыр бу тәкъдимгә.

Әхмәт Тимер, әнә шулай ярдәмчесе Шәфи Алмасның хуплавын алып, тимерне кызуында сукмакчы булып, икенче көнне үк мөфти хәзрәт янына Рәис Саматны юллады. Варшау мөселман диния нәзарәте мөфтиятендә Шәфи Алмасның тәкъдимен ике куллап каршы алдылар. Мөфти үзе дә Әхмәт Тимер шикелле үк шөһрәт, дан яратучы кеше буларак, дәрәҗәсенең тагын да күтәрелүен күз алдына китерде. Рәис Саматка, комитет башлыгының фикерен хуплавын җиткерергә кушып, озатып калды.

Ләкин Шәфи Алмас та гаять астыртын эш йөртте. Бердән, аның үзенең дә кәнәфисез каласы килми иде. Туран дәүләте төзелсә, «Идел-Урал» булмаячак дигән сүз бит. Әхмәт Тимер Вәли Каюм-хан белән сөйләшкәләгәнче, ул Төркестан комитетындагы казакъ дусларын күрергә ашыкты. 1941 елның декабрендә, серле рәвештә, лидерлары Мостафа Шокай үлеп киткәннән соң, Төркестан комитетында икенче рольгә калган казакъ эмигрантлары арасында Вәли Каюм-ханны күралмаучы танышлары шактый иде аның. Шәфи Алмас алар арасында Вәли Каюм-ханның татарлар белән берләшергә ният итүләре турында коткы таратып, казакълар белән үзбәкләр арасына чөй какты. Ике арада төрле сүзләр китте. Шәфи Әхмәт Тимернең Варшау мөфтие белән сөйләшергә җибәргән илчесе Рәис Самат өстеннән гестапога яшерен донос язып, аны кулга алдырды. Мескенне чак кына концлагерьга җибәрми калдылар. Мәсьәлә Унгляубе штабында каралды. Нәтиҗәдә, Әхмәт Тимерне «Идел-Урал» комитеты президенты вазифасыннан азат итеп, аның урынына Шәфи Алмас билгеләнде.

17

Камерадан чыгарылган көнне үк, Мусаны Демблин крепосте коменданты янына алып керделәр.

– Hallo, Herr Gumerov!22

Муса тылмач тәрҗемә иткәнне дә көтмичә җавап кайтарды:

– Исәнмесез.

– О-о, сиз немецча анлисыз! – дип гаҗәпләнгәндәй итенде комендант, үзе дә татарча сөйләшеп.

– Вузда укыганда өйрәндем. Безнең илләр дус иде бит.

Комендант, Мусаны аңламыйча, тылмачка карады.

– Lernte als ich in der High School war, weil unsere Länder Freunde waren, – дип тәрҗемә итте анысы.

– Natürlich, natürlich!23 дип, комендант Муса белән килешүен белдергәннән соң, аның легионга язылу буенча нинди карарга килүе белән кызыксынды.

Муса үзенең риза икәнлеген һәм инде легионга башка әсирләрне дә язылырга агитлап йөрүе турында әйтте.

– Очень корошо! – диде комендант, урысчага күчеп. Аннары ул иртәгәдән легионга язылучыларның Вустрау лагерена күчерелүләре турында белдерде.

Муса легионга язылырга агитлау буенча тагын берничә әсир дусты булуы турында әйтте. Комендант моның өчен дә рәхмәт белдерде һәм алар белән аерым очрашып сөйләшергә теләвен, аларның исемлеген язып бирүне сорады. Шундук аның алдына кәгазь һәм каләм куйды.

Муса беркадәр уйлаган итенде дә исемлеккә Гайнан Кормашов, Абдулла Батталов, Гарәф Фәхретдинов, Рушат Хисаметдинов, Фоат Сәйфелмөлеков исемнәрен язды. Ул әле тагын берничә исем язмакчы иде дә, аларга тулысынча ышанып бетмәгәнлектән, тукталып калырга мәҗбүр булды. «Вустрауга баргач, күз күрер тагын», дип уйлады эченнән.

Комендант, «Гут, гут!», дип, Мусаның җилкәсеннән какты да, юлга әзерләнә башларга кушып, ишектән озатып калды. Бераздан ул язып биргән исемлек буенча башкаларны да чиратлап комендант хозурына чакырдылар. Муса аларны озатканда, һәрберсенә коммунистларны артык сүкмәскә, немецлар яклы булып та артык кыланмаска, киресенчә, икеле-микеле генә сөйләшергә дип өйрәтеп калды. Арттырып җибәргәндә, фрицның шикләнеп калуы, берәр төрле астыртын зарарлы эш өчен шулай тырышулары дип уйлавы бик мөмкин иде.

Вустрау ике зонадан торган лагерь булып чыкты. Беренче зона – ябык. Ул Муса моңа кадәр күргән башка лагерьлардан берние белән дә аерылмый иде. Шундый ук ашату, авыр эш, режим белән генә яшәү. Бер үзгә ягы бар – биредә советка каршы көчле агитация алып барыла. Моның өчен махсус укыту оештырылган. Көн саен занятиеләр үткәрелә, әсирләр белән сөйләшүләрдә һәрьяклап кылларын тарткалап карыйлар. Ышанычлымы, әллә алдашып, күз буяп кына йөриме? Аз гына шикләнсәләр дә, лагерьда калдырмыйлар, элекке лагерьларга озаталар.

Мусаны һәм ул язып биргән исемлектәге барлык иптәшләрен, күрәсең, ышанычларын аклаганнар, фрицлар беренче көнне үк икенче зонага, ачык лагерьга чыгардылар. Биредә аларны лагерь начальнигы оберштурманфюрер Френцель үзе каршы алды.

– Сез бөек Германиягә хезмәт итәргә ризалык белдердегез! Димәк, сезне большевизмның дошманнары дип атарга була, – диде ул. – Ләкин сез ялгышмадыгыз! Сез дөрес эшләдегез. Ике айлык курслар үткәннән соң, сезнең һәрберегезгә Германия гражданины паспорты биреләчәк. Германиядә яшәп калырга мөмкин булачак. Ләкин без сезне юк ителгән СССР территориясендә Германия вәкилләре булып эшләргә әзерләячәкбез. Һәрберегезгә дә үз туган җирегездә эш табылачак.

Начальникның шушы кыска гына чыгышыннан соң әсирләрне, хәер, хәзер инде аларны әсирләр дип атамасаң да буладыр, агитаторларны юынырга алып бардылар. Юыну өчен махсус мунча әзерләгәннәр иде. Барысын да анадан- тума чишендереп, душ астына кертеп бастырдылар. Кулга мунчала, сабын тоттырдылар. Әсирлеккә төшкәннән соң, беренче тапкыр, кайнар су астында, бөтен тәнен сабынлап, яхшылап ышкый-ышкый юынды Муса.

Мунчадан соң аларга кием өләштеләр. Монысында кемнәндер салдырылган солдат гимнастёркасы түгел, пөхтә итеп үтүкләнгән киндер күлмәк-ыштан һәм кәчтүм-чалбар иде. Аякка әйбәт штиблет ботинкалар кидерделәр. Әйтерсең, җиңү сәгате суккан да, алар туган илләренә кайтып, бәйрәмгә чыккан кебек сандык төбендә яткан, кешелеккә генә кия торган әйбәт киемнәрен кигәннәр, диярсең.

Киендергәннән соң, аларны ашханәгә алып килделәр.

– Бүген бездә бәйрәм! – дип каршы алды аларны ашханә начальнигы. – Бүген без легион өчен солдатлар туплаучы төркемне кабул иттек. Безнең табыннар мул. Тамагыгыз туйганчы ашый аласыз. Моннан соң башка көннәрдә дә шулай булачак. Әмма бүген лагерь начальствосы хисабыннан һәрберегезгә яхшы сигара һәм затлы маркалы шәраб! Сыйланыгыз, күңел ачыгыз, рәхәтләнеп ял итегез. Теләге булганнарга чибәр кызлар хезмәт күрсәтәчәк.

Мусалар төркемендә унлап татар егете иде. Аларның барысын да бер өстәл тирәли утырттылар. Муса шуңа игътибар итте: һәр өстәлгә аерым бер милләт кешеләрен утыртканнар иде. Татарлар бүтән өстәлләр тирәсендә күренмәде. «Рәхәтләнеп яшерен оешманың беренче утырышын уздырырга була, бүгенгә хәтле болай җыелышырга мөмкинлек чыкканы юк иде әле», дип уйлап куйды ул. Ләкин арада беренче тапкыр күргән өч-дүрт кеше бар иде. Шуңа күрә Муса иптәшләренә шыпырт кына: «Бер-беребезне белүебезне сиздермәскә кирәк», – дип пышылдады.

Өстәл янына утырышкач, сүзне беренче булып Баттал башлады:

– Йә, танышыйк, минем исемем Абдулла, фамилиям Батталов була. Татарстанның Биләр районыннан, Олы Тигәнәле авылы егете. Өйләнмәгән. Бүген менә монда берәр фрау мадамны эләктереп булмасмы, дип уйлап утырам әле, – диде, үзенчә шаяртып.

– Тигәнәледә Абдуллам кайларда йөри икән, дип сагынып көтеп торучың булмаса, фрау мадамнар да ярап тора инде, – дип, сүзгә кушылды Гарәф. – Мин дә Татарстаннан, Казан филармониясе артисты Гарәф Фәхретдинов булам, – дип, ул үзе белән таныштырды да, Мусага карап күз кысты.

«Конспирация өчен шәп нәрсә! Беркатлыланып, артык ачылып китмәгәндә дә ярагандыр да, – дип уйлады Гарәфнең кайдан икәнен яхшы белгән Баттал эченнән генә. – Ләкин эш узган иде инде, чыпчык очып чыкты авыздан. Тигәнәледән икән, Тигәнәледән булсын, ярар, белмәгәннәр дә белеп торсыннар».

Берәм-берәм Гайнан, Фоат, Зиннәт тә үзләрен төрле яклардан итеп күрсәтеп, таныштырып чыктылар. Муса да, үзен Гомәров дип таныштыргач, таныш булмаган егетләрнең берсенә сорау бирде:

– Ә сезне кем дип белик инде?

– Гафаров Морат исемле булам. Сембер якларыннан.

– Әсирләрне легионга агитларга булдыгыз инде алайса?

– Сезне дә шул максаттан йөрүчеләр дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?

– Ялгышмыйсыз. Вустрау анкетасы сорауларына ничек җавап бирдегез соң? Партиядә идегезме?

– Партиядә булу-булмавым сезгә нәрсәгә кирәк?

– Ә ни өчен әсирләрне легионга агитлыйсыз?

– Илгә кайтудан бигрәк, Германиядә берәр баронга хезмәткә ялланып булмасмы, дип уйлыйм. Сугыш беткәнче шунда эшләп торсам, сугыштан соң күз күрер тагын.

– Ә легионда сугышырга исәбегез юкмыни?

Мусаның сораулары бу бәндәне туйдыра башлады бугай, ул дорфа җавап бирүгә күчте.

– Анда сезнең, гомумән, ни эшегез бар? Үзегезне белегез дә, кеше эшенә тыгылмагыз, әфәндем, кем дидегез әле исемегезне, Гомәров Муса бугай...

– Аңлаштык сезнең белән... – диде Муса һәм, иптәшләренә борылып: – Әйдәгез, татар легионерлары исәнлегенә берәр чәркә тотып куйыйк булмаса! – дип, тост тәкъдим итте.

– Менә бу тост ичмасам! – диде Абдулла, Муса белән чәкештереп. – Легионерлар саулыгына!

Абдуллага башкалар да кушылды.

Табын чынлап та шактый мул иде. Аларга официантлар хезмәт күрсәтте. Җамаякларга табын уртасына чыгарып куелган олы гына кәстрүлдән гадәттәге баланда урынына берничә бәрәңге телеме һәм ит кисәге йөзеп йөргән кәбестә ашы сосып бирделәр. Аштан соң бәрәңге боламыгы чыкты. Өч кешегә бер шешә исәбеннән куелган шәрабны кружкаларга бушаткач, Гайнан да тост әйтергә торып басты.

– Туганнар! Без авыр һәм җаваплы эшкә алындык. Бөек җиңүне якынайту өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез. Җиңү таңын азат туган илебездә, гаиләләребез, хатыннарыбыз, балаларыбыз янында каршы алсак иде. Мин бу тостны җиңү өчен эчәргә тәкъдим итәм.

– Кемнең җиңүе өчен? Аңлашылып бетми тостың, – дип каршы килде Гафаров.

– Кулга корал тотып, кем өчен сугышырга барабыз соң? Легион ни өчен оештырыла? Аңлашылмыймыни? – диде Муса, Гайнанның тостын хуплап. – Мин бу тостка басып эчәргә тәкъдим итәм. Ура, җиңү өчен!

Мусага башкалар да кушылды. Барысы да басып, кружка төбен ялтыратты.

– Ура! Җиңү өчен!

Ул арада өстәл янына өч кыз-хатын килеп, егетләрнең муеннарына сарылды.

Муса, үзенә сырганак кебек килеп ябышкан кызны этәреп:

– Гафу итегез, фрау мадам, кәефем юк. Әнә теге егеткә барыгыз, – дип, Гафаров ягына күрсәтте.

Кыз Гафаров муенына асылынуга, тегесе аны, кочаклап алып, алдына тартып утыртты да, күкрәкләрен капшарга ук тотынды. Кызны озак кына кочып кыскалап утыра торгач, кыз, чыркылдый-чыркылдый, Гафаровны каядыр чакыра башлады. Алар торып, табын яныннан читкә китеп бардылар. Кызларның калган икесе дә Мусаларга таныш булмаган егетләр кочагына сырышып, аларны каядыр читкә өстерәде. Кызларның берсе Абдулла кочагын үз итмәкче иде дә, ул аның белән артык назланып тормагач, икенче егеткә күчте. Шулай итеп, таныш булмаган егетләр дүртесе дә фраулар белән мавыгып, каядыр кухня артындагы бүлмәләргә китеп юк булды.

– Менә хәзер сөйләшергә була, – диде Муса, үзләре генә торып калгач. – Егетләр, бу перевалочный лагерь икән. Безне монда озак тотмаячаклар. Бүген-иртәгә дигәндәй, төрле-яры таратачаклар. Кайберләребез Берлинга китәчәк. Күпләребез Едлино лагерена җибәрелә. Едлино ул татар легионы урнашкан урын. Кайда гына булсак та, үз бурычыбызны онытмаска кирәк. Бурычыбыз – Кызыл Армиягә каршы сугышка кергәч, легионерларны безнең якка чыгарга агитлау. Командирларны юк итү һәм коралларын дошманга каршы юнәлтергә үгетләү. Бу оешма турында беркем дә белергә тиеш түгел! Без күп түгел. Ләкин үз эшебезне беркемгә дә сиздермичә, җиренә җиткереп үтәргә тиешбез.

– Аңлашыла, Муса абый. Бурычыбызны намус белән үтәрбез! – диде Гайнан.

Ашханәдән соң аларны баракларга тараттылар. Татарларны иң соңгы баракның арткы өлешенә урнаштырдылар.

Икенче көнне агитаторларны махсус программа нигезендә укыту башланды. Иң беренче чиратта, немец телендә сөйләшергә өйрәттеләр. Һәр тыңлаучыга Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» дигән китабын өләштеләр. Бу 1933 елда Парижда басылып чыккан юка гына китапчык иде. Башта, китап буенча лекцияне Гаяз Исхакый үзе укый икән, дигән сүзләр таралган иде. Ләкин ул күренмәде. Дәресләрне Әхмәт Тимер алып барды. Махсус чакырылган дин әһеле ислам тарихы буенча лекцияләр укыды.

Вустрауда Муса өчен көтелмәгән очрашу булып алды. Ул әле Каунас лагеренда ук аерылышкан дусты Салих Ганиев белән күреште. Салих урау юллар узып, төрле лагерьларда булып, Муса сүзен тыңлап, татар легионына язылырга, дигән карарга килгән иде һәм 1943 елның башында Вустрау лагерена килеп эләкте.

– Дөрес карар кылгансың, – диде Муса Салихка, легионерлар арасында күптәнге дустын күрүенә шатлануын яшермичә. – Әле синең белән дә аерым әңгәмә үткәрмичә калмаслар. Шунда сак бул, сүзеңне үлчәп сөйлә. Советларны артык сүгеп ташлама. Сиңа юри шундый провокацион сораулар бирерләр. Артык шапырынып ташласаң, киресен эшләп куюың бар.

– Ә сез монда күптәнме соң?

– Монда озак тотмыйлар. Әңгәмә үткәргәннән соң, йә шунда ук легион урнашкан Едлино лагерена озаталар, йә Германия предприятиеләренә эшләргә җибәрәләр. Үзләре өчен аеруча ышанычлы дип тапканнарын Берлинга, «Идел- Урал» комитетына эшкә алырга мөмкиннәр. Кая гына эләксәң дә, бер максатка хезмәт итәргә кирәк: легионны эчтән җимерү эшенә, фронтка җибәрелгәч, легионерларны безнең якка чыгарга агитлауга.

Салихны һәм аның белән бергә китерелгән тагын берничә әсирне төшке аштан соң, комендатурага алып бардылар. Аны комендант янына соңгы кеше булып алып керделәр.

– Уие геһт эс иһнен, һерр Ганеф?24 – дип сорады комендант.

– Терпимо, – дип, урысча җавап кайтарды институтта укыганда немец телен өйрәнгән Салих, комендантның соравын шунда ук аңлап.

– Гедульдет, – дип тәрҗемә итте тылмач.

– Корошо! По немецки понимаете, – дип, комендант үзе дә урысчага күчте.

Комендант Салихтан ни өчен легионга язылырга теләк белдерүе белән кызыксынды. Салих, Муса өйрәткәнчә, легионга керергә теләге артык зур булмаса да, исән калырга теләгенең зур булуын әйтте.

– Легион бит Кызыл Армиягә каршы сугышыр өчен оештырыла. Сугышта үлеп калырмын дип курыкмыйсызмы?

– Нишлисең инде, димәк шулай язган.

– Юк, безгә сезнең исән булуыгыз кирәк. Болай итәрбез: сезне Германия заводларына эшкә җибәрербез. Сез ризамы?

– Мин каршы түгел, – диде Салих.

– Яхшы, сезне артык тоткарламыйбыз.

Шул сүздән соң Салих комендант белән хушлашып чыгып китте.

Чыккач та алар тагын Муса белән күрештеләр.

– Германия заводларында да безнең җиңүне якынайту өчен корткычлык алып барырга ышанычлы кешеләр кирәк. Бик әйбәт булган, – диде Муса. – Монда татар эмигранты Искәндәр Яушевның хәрби заказлар башкарып ятучы заводына эшчеләр төркеме җыялар, дип ишеттек. Дошман көчен арттыру өчен тырышып ятучы ул заводның көлен күккә очырганда начар булмас иде.

– Әйбәт идея бу. Күптән кирәк ул буржуйларның арт сабагын укыту.

Икенче көнне ачык лагерьга тагын ике егетне китерделәр. Дәресләр башланыр алдыннан танышканда, егетләрнең берсе Муса янына килеп:

– Исәнмесез, Муса абый, – дип, күптәнге танышын күргәндәй, күрешергә кул сузды.

– Исәнмесез. Танып бетермим, кем буласыз? – диде Муса, шикләнеп кенә. «Үзен Җәлил буларак белә торган кешеме икән әллә?» дип уйлап куйды. Утыз яшьләр тирәсендәге бу егетне аның, чынлап та, беренче күрүе иде шикелле. Ә егетнең хәтере яхшы икән, һәм ул аны әле малай чагыннан ук белә торган булып чыкты.

– Муса абый, сез мине хәтерләмисездер. Без бит авылдашлар. Мин сездән күпкә яшьрәк. Танымавыгыз гаҗәп түгел. Ләкин минем әти Мостафа мәктәбендә укытучы иде. Ул сезне дә укыткан кеше. Һади Надиев дигән укытучыгызны хәтерлисезме?

– Шулаймыни?! Һади абыйның улы Назыйфмыни син? – диде Муса, әле ундүрт-унбиш яшьләрендә чакта үзләренең урамнарында яшәгән укытучы абыйсының тузан туздырып чабып йөргән биш-алты яшьлек кара борынлы малаен исенә төшереп. – Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан бит инде. Кем уйлаган менә шушы җәһәннәм тишегендә авылдашны очратырмын дип! – Чын күңелдән сөенде Муса.

– Ә мин сезнең биредә икәнегезне белеп килдем, – диде Назыйф. – Ат аунаган җирдә төк кала, диләрме әле. Сез булган лагерьларда да эзләрегез кала, Муса абый.

– Нинди эз инде ул? – дип аптырады Муса.

– Шигырьләрегез. Демблинда егетләр сезнең шигырьләрегезне укытты. Кулдан кулга йөри алар. Сезнең әле күптән түгел генә Вустрауга җибәрелүегезне әйттеләр. Менә шуннан инде күрешмичә калмабыз, дип уйлаган идем.

– Күрештек менә. Авылга кайткан кебек булдым.

– Миндә дә шундый хисләр, Муса абый. Сез бит зур кеше булдыгыз. Авылда сезнең белән горурланалар.

– Шулаймы? Ә легионга ни өчен язылырга уйладың?

– Качар өчен, Муса абый. Сугышка керүгә, үзебезнең якка качам мин. Бөтен максат шул. Илен саткан икән, дип уйлый күрмәгез тагын.

– Син, Назыйф энекәш, сугышка керергә бик ашкынма. Ничек тә Берлинга эләгергә тырыш. Анда «Идел-Урал» комитеты оешкан. Шушы легионга әсирләрне агитлый торган. Комитет менә шунда, берәр эшкә урнашып калырга тырыш. Урнаша алсаң, анда, бергә-бергә эшләрбез.

Вустрау әсирләрне бер лагерьдан икенчесенә күчерү ролен башкару урыны буларак оештырылган иде. Биредә аларны озак тотмыйлар, һәрберсе белән аерым әңгәмә үткәреп, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен ачыклыйлар, кыска сроклы өйрәтү үткәргәннән соң, кайсын легионга, кайсын киредән лагерьларга озаталар. Лагерь шулай ук агитация алып бару өчен дә бик уңайлы урын булып чыкты. Муса шуңа күрә дә моннан каядыр китәргә ашыкмаска булды. Төп максаты – яшерен эш алып бару. Ул, лагерь җитәкчелегенә, легионга агитлау өчен уңайлы, дигән булып, бөтен иптәшләре төрле лагерьларга таралышып беткәндә дә, Вустрауда торып калды. Монда яшерен эш белән шөгыльләнү өчен яңа иптәшләр дә тапты. Иң көткән очрашу Абдулла Алиш белән булды. Гайнц Унгляубе һәм Шәфи Алмас Берлинга барып, комитет штабында эшләргә бик чакырган булсалар да, Алишны Седльцедан башта Вустрауга китерделәр.

Муса белән алар кочаклашып күрештеләр. Бик сагынышканнар иде.

– Син легионда түгелмени әле? – дип гаҗәпләнеп сорады аннан Җәлил.

– Ник алай дисең?

– Миңа Шәфи Алмас: «Алиш күптән инде легионда, хәтта легионга язылырга әсирләрне агитлап йөри», – дип әллә кайчан әйткән иде. Шуннан синең дә әсирлектә икәнеңне белдем. Әле синең белән очраштырам, дип тә шапырынган иде.

– Чынлап та, мине агитаторлар төркемендә эшләргә үгетләде ул. Берлинга барып, «Идел-Урал» гәзитенә тәрҗемәче булып урнашырга чакырды.

– Әйбәт эш бит. Барырга кирәк.

– Мин дә шулай уйлыйм. Диверсия белән шөгыльләнеп ятарга шуннан да уңайлы урын булмаячак. Легионерлар арасында таркату эше алып бару өчен зур мөмкинлекләр ачылачак, димәк...

– Безгә бер тирәгә тупланырга кирәк. Шул «Идел-Урал» комитетыннан да ышанычлы урын булмастыр. Гәзитне үз кулыбызга алырга. – Егетләр арасында артистлар да бар. Ансамбль оештырганда, начар булмас иде. Лагерьларга йөреп, концертлар куярга. Әсирләр арасында яшерен агитация алып барырга.

– Син беләсеңме, ышанычлы егетләр әле тагын да бар безнең арада.

– Кемнәр ул?

– Монда бит әле Гайнан Кормашев белән Абдулла Батталов та безнең белән. Абдулланы беләсең инде, Салих Батталның энесе.

– Ә Гайнаны кем?

– Гайнан Кормаш «Октябрь баласы»на шигырьләр җибәреп тора иде. Казакъстаннан. Беләсеңме, безгә оешмада кемнәр булуын беркемгә дә белдермәскә кирәк. Беркайчан да бергә җыйналмаска. Үзара элемтәчеләр аша гына аралашырга. Иң мөһиме – Берлинга җыйналырга, «Идел-Урал» комитеты тирәсенә тупланырга. Мин бер ялгышлык эшләдем эшләвен. Бәлки, үтеп китәр, сизмәсләр. Кем белә, сизеп куюлары да бар.

– Нәрсә булды соң?

– Легионга агитаторлар итеп билгеләгез дип, үзебезнең оешма кешеләренең исемлеген язып бирдем, каһәр. Берәребез тотылса, шул исемлек зацепка булып куярга мөмкин.

– Ялгышкансың бераз. Ярар, бәлки, онытырлар ул исемлекне. Сак булырга кирәк.

Алишны икенче көнне үк, СС солдаты обмундированиесенә төреп, кулына Германия гражданы статусы бирә торган паспорт тоттырып, Берлинга, «Идел- Урал» редакциясенә тәрҗемәче итеп җибәрделәр. Муса исә, яшерен оешмага яңа кешеләр эзләү нияте белән, легионга Вустрауда яшәп агитация алып барам, дигән булып, ачык лагерьда торып калды.

Кичен Муса, үзенең шагыйрь икәнлеген исенә төшереп, шигырь язарга утырды. Күптәннән инде, Әхмәт Тимер янында тылмач булып йөрүче студент Гариф Солтановны күргәннән бирле, аның бу егет турында язасы килү теләге күңеленә тынгылык бирми йөдәтә иде.

Муса бу егет турында берни дә белми, әлбәттә. Ул да аның үзе кебек үк әсирлеккә төшкән. Аның шикелле үк легионга язылган. Легионга язылучылар меңнәр. Аларның барысын да Сталин «халык дошманы» дип саный. Барысын да, туган илгә әйләнеп кайтырга язган булса, «сатлыкҗан» дип каһәрләү көтә. Менә шул егет турында нинди шигырь язарга була? Аны гаепләргәме, акларгамы? Һәркемнең дә яшәргә хакы бар. Бер тапкыр дөньяга килгәнсең икән, инде син яшәргә тиеш. Яшәү өчен көрәшергә! Ләкин ничек? Илеңне сатып, дошман ягына чыгып, аңа хезмәт итепме? Бәлки, ул егет тә, Муса шикелле үк, яшерен эш алып барадыр. Бу хакта кешегә сөйләп кенә йөрмидер. Муса да бит, фриц, «Һинде һоһ!» дип, аның янына килеп баскач, кулларын күтәрде.

Шуларны уйлап утырды да Муса кәгазенә «Кол» дип, шигыренең исемен язып куйды. Аннары күптәннән уйлап йөргән юлларны яза башлады.

Ул, куркып, дошманы алдында

Калтырап, күтәрде кулларын.

Сугышның иң кызган чагында

Ташлады кулыннан коралын.

Муса шунда үзенең әсирлеккә төшкән минутларын күз алдына китерде. Ул көн аның да коллыкка төшкән көне иде бит. Нәрсә эшли алды соң ул бу хәлгә төшмәс өчен? Тәкъдире дошманы алдында кулын күтәрткән солдатка илдә мөнәсәбәт нинди булачагын бик яхшы белә иде бит.

Юк сиңа кешечә көн итү,

Бикләдең син гомер юлыңны...

Дошманың алдында, егетем,

Бер куркып күтәргәч кулыңны.

 

Йә сугыш син яклап хаклыкны,

Йә сайла кызганыч коллыкны.

Беренче юл нинди данлыклы,

Икенчесе нинди хурлыклы.

Юк, гаепләми иде Муса әсирләрне. Бу шигырьне язу аларны үз язмышлары хакында уйландырырга теләү максатыннан иде. Әле соң түгел, аларның әле легионга язылып, үз илләренә каршы сугышка кергәндә, командирларын юк итеп, безнекеләр ягына чыгарга мөмкинлекләре бар. Аларга менә шуны исләренә төшерү, шундый юл барлыгын күрсәтү максатыннан язды Муса бу шигырьне. Һәм ул бу шигырен, һичшиксез, әсирләр арасында таратачак, җае чыкса, бәлки, укып та күрсәтер.

Ә Гариф Солтановка килгәндә, аны гаепләргә дә була, бер караганда, акларга да мөмкиндер, бәлки. Сугышка киткәнче Уфа педагогия институтында ул елларда аеруча популяр булган германистика бүлегендә белем алган, әле мәктәптә укыган чагында ук немец телен өйрәнгән, хәтта ипи-тозлык сөйләшә дә алган бу егеткә әсирлек михнәтләреннән котылу, исән калу өчен тылмач булып эшләү Алла үзе биргән форсат лабаса! Нигә шул мөмкинлектән файдаланып калмаска?! Әле, җитмәсә, мәгънәсез совет режимыннан каһәрләнгән нәсел баласы. 1924 елда Эстәрлетамак белән Мәләвез арасындагы сәүдә юлында урнашкан Җиргән дигән авылда хәлле генә тормыш алып баручы Нигъмәтулла атлы олаучының биш балалы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә Гариф. Сигез аты, тарантаслары, йөк ташу арбалары була Нигъмәтулланың. Ике яктан ишекле зур өйләре, алачыклы зур мунча, келәтләре, алмагач бакчалары була. Кыскасы, хәлле генә тормыш алып барган бер мәлдә колхозлашу башланып, боларны кулак дип Җиргәннән куалар. Сөргенгә үк җибәрмәсәләр дә, Нигъмәтулла Ишембай каласында эш тапканчы, авылдан авылга күченеп шактый гына йөрергә туры килә. Менә шундый михнәтләр күреп үскән егеттә, әлбәттә инде совет властена карата уңай гына мөнәсәбәт булмагандыр. Ә аннары сугыш... 1941 елны институтның беренче курсын гына тәмамлаган студент, җәй көне бераз акча эшләп булмасмы дип, Днепропетровскига китеп, металлургия заводына эшкә урнаша. Завод эшчеләре белән бергә турыдан-туры сугышка барып керә. Сугышның беренче көннәрендә үк әсирлеккә эләгә һәм кыен өстенә кыен күреп, ачлыктан чак исән калган егет, легион оеша, дигәч, озак уйлап тормый, беренчеләрдән булып шунда керергә карар кыла.

Муса Гариф Солтановның башыннан кичкән хәлләрдән бихәбәр иде. Аның, йөгерә-йөгерә, фашист Гайнц Унгляубенның тәлинкә тотучысына әверелүе генә бу егеткә карата нәфрәт хисләре уята иде. Ә бүген аның күңелендә бу егеткә карата да күпмедер кызгану һәм кичерү хисләре уянды. Әгәр аны очратмаган булса, әсирләрдә коллыкка нәфрәт һәм коллыкка төшерүчеләргә каршы көрәш дәрте уяткан «Кол» дигән шигыре дөньяга туар иде микән? Ул шул хакта уйлады.

 

22 Исәнмесез, Гомәров әфәнде! (нем.)

 

23 Әлбәттә! (нем.)

 

24 Хәлләр ничек, Ганиев әфәнде? (нем.)

(Дәвамы бар. Беренче бүлек тәмам.)

 

"КУ" 01, 2019

Фото: архив

 

 

 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев