Логотип Казан Утлары
Роман

Ватан (Беренче бүлек / 11, 12)

Раузага ул беренче күрүдә үк гашыйк булды...

РОМАННЫ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.


11

Икенче көнне Муса белән бер танышы арасында легионга язылуның мөһимлеге турында тагын сөйләшү булып алды.

Инде биш айга якын вакыт узса да, Мусаның кулбашындагы җәрәхәте һаман төзәлеп бетми иде. Көне буе җир казу эшендә йөреп, кичкә таба җәрәхәте ачылган Муса, кәчтүм иңенә кан саркып чыгуын күреп, лагерь лазаретының яраларны бәйләү пунктына барып күренергә булды. Аны өлкән табиб Аркадий Львович үзе кабул итте. Алар Волхов фронтыннан ук танышлар иде. Аркадий

Львович та аның белән бер үк көннәрдә әсирлеккә төшкән. Бу яһүд кешесен немецлар шулай ук татар дип беләләр, чөнки ул да, әсирлеккә төшкәндә, документларын сазга батырган булган. Ә яһүд түгеллеген Рига янындагы сыра заводы ишегалдында тикшерү вакытында гаурәтен күрсәтеп исбатлады.

Аннары сугышка кадәр Донбасста татарлар арасында яшәве һәм татарчаны шактый гына сукалавы да ярдәм итте. Югыйсә аны да йә Власовның Рус Азатлык Армиясенә язасылар, йә атып ук үтерәселәр иде. Чөнки ул көнне, яһүд икәнлеген белеп, берничә әсирнең башына җиттеләр. Аркадий Львович, ул чакта, Ригадан Каунаска барганда, Мусаны берничә тапкыр карап, ярасын

бәйләде. Алар шуннан танышып, хәтта дуслашып ук калдылар.

Аркадий Львович Мусаның Җәлилов икәнен яхшы белсә дә, аны күрүгә, лагерьдагы фамилиясе белән:

– О, Гомәров! Собственной персоной! – дип каршы алды.

– Исәнмесез, Арыслан абый, – дип шаяртты Муса да.

Аркадий Львовичның чынлап та фамилиясе Лев иде. Муса аның белән гел Арыслан абый, дип күреште.

Табиб Мусаның җилкәсендәге канны күрде дә эшнең нәрсәдә икәнен шундук аңлады.

– Тагын ачылдымы? Хәзер ямыйбыз аны. Чишен, сал костюмыңны, – диде.

Муса, ыңгыраша-шыңшый, киемен салды. Табиб яраны карады да:

– Ничава, зыяны юк. Туйга хәтле төзәлер, – дип шаяртты, шкаф киштәсен ачып, бинт һәм мазь алды, чүпрәк юешләп, яраны сөртте, мазь сылап, тарттырып бәйләп тә куйды. – Менә булды. Йә, сөйлә, нинди яңалыклар бар дөньяда? – диде. Җавап көтмәстән, үзе үк сөйли башлады. – Татар легионы

төзиләр, дип ишеттем. Язылырга уйламыйсыңмы?

– Сөйләвен сөйлиләр дә ул. Мине хәтта агитатор булырга да кодалый кайбер «дуслар», – диде Муса.

– Ә нәрсә, булырга кирәк. Ике дә уйлап торма.

– Ике генә түгел, күп уйладым инде. Бер фикергә килгән юк ләкин.

– Агитатор булуы тагын да мөһимрәк әле аның. Сине легионга язылырга агитларга кушсалар, син легионга язылганнарны Кызыл Армия ягына чыгарга агитлап йөр. Бу эшнең кирәклегенә никадәр күп кешене ышандыра алсаң, Ватан алдында шулкадәр гаебеңне юарсың.

– Бернинди дә гаебем юк минем Ватан алдында, Аркадий Львович.

– Үзең юк дисәң дә, бар дип уйлаучылар булуын онытма. Алар алдында йөзең ак булыр. Әсирләргә дә гадел исемнәрен кайтарырга ярдәм итәрсең.Төшенәсеңме?

– Анысы шулай инде.

– Алайса, ялгышмаганмын сине дустым итеп сайлап. Молодец! Тагын бер нәрсә, легионга агитлап кына калма, үзең дә языл һәм, кулыңа корал алып, Ватан өчен дошманга каршы сугышка кер. Легионерларны тәкъдир иркенә ташлама, командирлары булып, ут эченә ыргыл. Монда, тоткынлыкта ачлыктан

мәгънәсез үлем белән үлүгә караганда, сугыш кырында кулыңа мылтык тотып һәлак булу күпкә мәртәбәлерәк! Үзең үрнәк күрсәт, әсирләрне язмыш иркенә ташлау дезертирлык белән бер, беләсең килсә!

– Рәхмәт, Аркадий Львович, икеле-микеле шикләремне сыпырып аттыгыз.

Тик бу сөйләшү ике арада гына калсын, берүк, – диде Муса һәм чыгып китте.

– Ходай ярдәм бирсен! – дип озатып калды табиб.

 * * *

Аркадий Львович белән сөйләшү Мусаның Әхмәт Тимер һәм Шәфи Алмас белән сөйләшүдән соң туган уйларының дөреслегенә инануын тагын да ныгытты. Бу кичне ул тагын ике егет белән танышты. Егетләр икесе дә Гайнан

Кормашның яшерен оешмасыннан иде бугай. Муса белән танышырга аларны Гайнан үзе ияртеп килгән иде.

– Менә тагын ике егет алып килдем, Муса абый, – диде Гайнан, егетләр белән таныштырып. – Бусы – Фоат Сәйфелмөлеков.

– Исәнмесез, Муса абый, – диде Фоат, Мусага кулын сузып.

– Бусы – Зиннәт Хәсәнов – Татарстан егете. Сарман якларыннан.

– «Сарман» җырын җырлатабыз икән, болай булгач, – дип, Муса исәнләшергә дип үрелгән Зиннәткә кулын бирде.

– Җырлыйбыз аны! Сугышка да «Сарман»ны җырлап киттек.

Муса сәндерәсе янына Гайнан Кормаш килеп басканын күрүгә, Гарәф Фәхретдинов та алар янына үрмәләде. Алар күптәнге танышлар булган күрәсең, Фоат белән дә, Зиннәт белән дә кочаклашып күрештеләр.

– Менә Гарәфи инде безнең җырчы, Муса абый. «Сарман»ны аннан гына җырлатырбыз, – диде Зиннәт, Гарәф белән күрешкәннән соң. – Әйдәле, Гарәфи дус, җырлап җибәр булмаса «Сарман»ны.

Гарәф ялындырып тормады, ярым пышылдап, җырлый да башлады:

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман.

Бергә булулары, һай, күңелле,

Әмма аерылышу бик яман...

Җыр ишетеп, Җәлил сәндерәсе янына әсирләр җыела башлады. Ул бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, дип уйлап куйды.

– Нәрсә, егетләр, легионга язылабызмы?

– Тоткын булсак та, без сатлыкҗан түгел, агайне. Син безне агитлап маташма инде, – диде әсирләрнең берсе. – Ватанны сату – ул атаң-анаңны, балаларыңны сату. Ватанны сатарга әле безнең башка тай типмәгән.

– Кызмале син, ахири, – дип, Мусаны яклап, сүзгә кушылды яңарак кына Муса белән танышкан Фоат атлы егет. – Менә без дә шул турыда киңәшләшергә телибез. Мәсьәләгә төрле яклап килергә кирәк. Уңай якларын да исәпләп карарга, тискәресен дә.

– Уңай инде, өстеңә немец обмундированиесен киясең дә, иңбашыңа немец автоматын асып, үз илеңә каршы сугышка чыгып китәсең. Матур гына, авылыңа хәтле барып җитәсең дә үз ата-анаңа төбисең автоматыңны. «Һинде һоһ, күтәр кулыңны!» дисең. Юк, егетем, бара торган эш түгел бу. Сөйләмә дә, үгетләмә дә.

– Ә нигә авылыңа кайтырга ашыгасың?! Иң мөһиме – кулыңа автомат тотып сугышка керү. Ә анда инде авылыңа кайтасыңмы, авылга кайтырга куган немец командирын юк итеп, автоматыңны Берлин ягына борасыңмы – анысын үзең хәл итәсең.

– Итәрсең. Тот капчыгыңны. Әллә сугышта булмадыңмы, нәнә?! Анда бер адым да артка чигенмәскә, дип, артыңнан мылтык төбәп, НКВДның кызыл петлицалы егетләре торганын бер дә күрмәдеңме? Немецларда да шундый ук

артыңда торучылар булмас дисеңмени?!

– Шуңа күрә, алдан хәзерләнеп, немец командирлары аны-моны сизгәләгәнче барысын да юк итәргә, аннары инде безнең гаскәрләр ягына чыгарга.

– Чыгарсың, бар. Көтеп торалар ди сине анда безнең гаскәрләр.

– Шуңа күрә алдан әзерләнергә кирәк дип әйтәм бит. Алдан партизаннар белән элемтәгә чыгып, кайчан сугышка керәсен хәбәр итеп куярга. Бу эш белән махсус шөгыльләнергә.

– Барып чыкмаса... Немец киемнәре кигән, немец автоматлары тоткан солдатларны күреп, ипи-тоз белән каршы алырлар дип уйлыйсың мәллә?!

Кайсы немец киемендәге безнең әсир дә, кайсы чын фашист – аны кем тикшереп тора ул чакта?!

– Син, агайне, дөрес сөйлисең, – дип сүзгә кушылды боларның бәхәсен тыныч кына тыңлаган Муса. – Барысы да булырга мөмкин. Беркем дә йөз процент гарантия бирә алмый. Аның каравы, үләсең икән инде, кулыңа мылтык тотып,

фашистка каршы барып үләсең. Монда, тоткынлыкта бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнгә караганда күпкә яхшырак! Әгәр Кызыл Армия килеп коткармаса, безне бары тик шундый үлем көтә. Ә Кызыл Армия коткарсын өчен, аңа ярдәм итәргә

кирәк. Фронтта ярдәм итә алмыйбыз икән инде, дошманның үз өнендә таркату эше алып барырга кирәк. Шуны аңлагыз сез. Теләмисез икән, беркем дә сезне көчләми. Ә менә фашистлар көчләп кулыгызга автомат тоттырырга мөмкин.

Анысын инде булмас, дия алмыйсың. Ул чагында ихтыярсыз, авылыңа кайтырга, ата-анаңа мылтыгыңны төбәргә мәҗбүр булырсың. Бигайбә!

Дөрес әйтәмме мин, егетләр? – дип, Муса үз тирәсенә җыйналган әсирләргә мөрәҗәгать итте.

Әсирләр гөрләшеп алдылар. Берәүләр:

– Дөрес! – диеште.

– Кем белгән инде аны, – дип шикләнде икенчеләр.

– Ә сез, егетләр, шикләнергә хаклы. Ләкин уйлагыз, киңәшләшегез. Хаклык бәхәстә туа, дигәннәр борынгылар. Бер фикергә килергә кирәк. Югыйсә, үзегез теләп язылмасагыз һәм мин әйткәннәргә колак салмасагыз, соң булып куюы бар. Немецлар үзләре дә легион төзергә кирәк дигән карарга килгәннәр.

Озакламый легионга көчләп яза башлаячаклар. Ә безгә үзебез теләп язылырга да, әсирләр арасында алга таба нишләргә кирәклеге турында агитация эше алып барырга! Мин сезгә агитатор булыгыз димим. Кыскасы, уйлагыз, хәл итегез.

– Артка юл юк, егетләр. Ә алга юл әллә ничә юнәлештә: уңга китсәң – уңасың, сулга китсәң – суласың. Әкияттәгечә әйтсәң, уңга китсәң – башыңны

кисәрләр, сулга китсәң – суга батарсың, туры юлдан китсәң – туңып үләрсең.

Менә шул. Үзегез сайлагыз инде, мин үз киңәшемне бирдем.

– Синеке дөрес бугай, – дип куйды Фоат белән ярсый-ярсый бәхәсләшкән егет.

– Йә, ярый, бетерергә кирәк. Муса абый, шигырь укы әле. Кичә карандаш та, каләм дә таптык үзеңә. Шигырь язмый калмагансыңдыр, иншалла.

Муса кәчтүменең эчке кесәсеннән дүрткә бөкләп тыккан кәгазь битен чыгарды да:

– Яздым, егетләр. Укымыйча түзә алмам, ахры, – дип, аны ача башлады.

Менә, тыңлагыз:

Ирек

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йөрәк итемне.

Кич ятсам да, иртә торсам да,

Әллә нәрсәм җитми шикелле.

Аяк-кулым бөтен бөтенен,

Буй-сынның да сизмим кимлеген,

Бар нәрсәм дә җитә җитүен,

Җитми бары иркем-хөрлегем.

Үзем теләп йөртер булмагач,

Юк аягым минем, юк кулым.

Нәрсә соң ул, иркем булмагач,

Бар булуым белән юклыгым.

Атам-анам юк та, илем дә,

Әйтегез, мин ятим идемме?

Мин югалттым «д»... җирендә

Анамнан да якын илемне...

 Муса дүртенче куплеттагы «дошман» сүзе урынына «д» хәрефе генә куйган иде. Ул моны шигырь дошманнар кулына килеп керсә, «дошман» дигән сүз булмасын өчен шулай эшләде.

Шигырь укылып бетүгә, «Әйбәт!», «Булдыргансың!», «Кай арада гына язасыңдыр?!» дигән хуплау сүзләре яңгырады.

– Тагын укы әле, Муса абый, – дип сорады шунда җырчы егет Гарәф. – Мөмкин булса, кичәгеләрен укысаң да ярый.

Муса ялындырып тормады, кесәсеннән дәфтәр шикелле нәрсә чыгарып, тагын берничә шигырь укыды. Кичә әсирләр биргән листовкаларның чиста өлешләрен бергә тегеп, ул бәләкәйрәк кенә «кенәгә» әмәлләгән иде.

– Монысын дәфтәргә язарга өлгермәдем, – дип, яңа шигырен дә бөкләп, кенәгә битләре арасына кыстырды. – Ә хәзер таралышыйк. Утны сүндерер вакыт җитә, – диде. – Бүгенге сөйләшүне мыекларыгызга чорнап куйгансыздыр.

Дөрес нәтиҗә чырарырсыз дип ышанам, егетләр. Хәзергә таралыштык. «Татлы йокы, тәмле төш», дип әйтә торган иде миңа әни...

12

Лагерьда хәл яхшы якка үзгәрә башлады дип торганда, көннәрдән бер көнне, Мусага карата киресенчә, мөнәсәбәт начарланып китте. Хәер, бер Мусага карата гына түгел: Гайнан Кормаш белән Абдулла Батталны да гомум баракларыннан аерып, өчесен бер камерага ябып куйдылар. Камера дисәң, гадәттәге камерадан үзгәрәк: мәйданы унбиш квадрат метрлап булыр, һәрберсенә аерым тимер койка, берәр урындык һәм бер өстәл. Башта алар моны үзләренә карата игътибармы әллә дип уйлаганнар иде. Ләкин беренче

көнне үк, киресенчә, ни өчендер халыктан аеру икәнен аңладылар. Чөнки, ишек бикләнде, ашарга ашханәгә йөртмиләр, ишек тәрәзәсе аша гына бирә башладылар. Шул ук баланда. Ишегалдына йөрергә каравылчы күзәтүе астында гына алып чыгалар. Бер нәрсәгә шатландылар: камерада ни эшләсәләр

дә күрүче юк. Рәхәтләнеп шигырь язарга мөмкинлек туды. Аеруча Муса сөенде.

Бер нәрсә борчый – кәгазь. Тора торгач, анысы да хәл ителде тагын. Ашарга-эчәргә китерүче, камераны чистартучы кеше әсирләр арасыннан татар егете булып чыкты. Фашистларга каршы берәр корткычлык эшләүдә шикләнделәрме алардан – һич кенә дә аңламадылар.

Шәфи Алмаска әсирләр арасында абруе зур булган, сүзе үтә торган Муса шикелле бер лидер кирәк иде, әлбәттә. Әхмәт Тимер белән килеп әсирләрне легионга керергә агитлап йөрергә үгетләүләрен кабул итмәве өчен үч алу булдымы бу? Алай дисәң, Гайнан белән Батталның монда ни катнашы бар?

Дөрес, әсирләр арасында төрле кеше очрый. Комендатурага Гайнан оештырган яшерен оешма турында имеш-мимешләр барып җиткән булырга да мөмкин.

Шуңа күрә халыктан ерактарак тотарга теләүләре дә ихтимал. Ни булса да булгандыр, ләкин егетләр бу хәлне үзләре өчен файдага дип кабул иттеләр.

Муса көн саен диярлек шигырьләр яза башлады.

Баланда чөмереп, пычкы чүбе кушып пешерелгән көрпәле икмәк белән яшел үлән чәе эчеп, койкасына барып ауган Муса:

– Менә шулай, җәмәгать, эмиграциядәге татар байларыннан бер дә ким түгел хәлебез. Аякны аякка кушырып, түшәмгә төкереп, баба шулпасы тәменә кикереп ятарга гына калды. Рәхәт яшибез! – дип куйды.

Ул арада камера ишеге шыгырдап ачылды, савыт-сабаларны алырга әсир егет килеп керде.

– Җитмәсә, махсус хезмәтче тотабыз, – дип өстәде Муса. – Татар байларыннан кай җиребез ким?!

– Әйтмә инде. Кем уйлаган әсирлектә шундый абруйга ирешербез дип, – диде Баттал, Җәлилнең шаяртуын куәтләп.

– Карале, энекәш, исемеңне кем дип дәшик? – диде Муса, хезмәтче егеткә.

– Баязит исемле мин, Муса абый, – диде егет.

– Мине беләсеңмени?

– Белмәскә. Сезне бөтен лагерь белә бит.

– Алай ук дип әйтмәс идем. Алай абруем зур булгач, бер изгелек эшли алмассың микән?

– Әйтеп карагыз.

– Кәгазь кирәк иде.

– Шигырь язаргамы?

– Каян беләсең?

– Әйттем бит инде, сезне бөтен лагерь белә, дип.

– Алайса, өметләнергә була?..

– Тырышып карармын.

– Тырыш инде, Баязит энекәш. Ватан онытмас үзеңне.

Баязит чыгып киткәч, Гайнан:

– Бу шымчы янында авызны саграк ачарга кирәк. Тиккә генә безгә хезмәт күрсәтергә куймаганнар моны, – дип, ишек янына барып тыңлап торды.

– Шымчы булса булсын, безгә файдасы тисен ул йомышчы малайның.

Кәгазь табып китерү аның вазифасы булырга тиеш. – Муса, куен кесәсеннән кәгазь белән карандаш чыгарып, өстәл янына барып утырды. – Бүген күңелгә бер шигырь килде. Язмыйча калдырып булмый, егетләр.

– Безгә нишләргә соң? – диде Баттал. – Ярый сезнең һөнәрегез бар.

– Ә сез листовка языгыз. Ул да эш. Эшнең дә ниндие әле!

– Мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк, дөрес әйтәсең. Болай аерып озак тотмаслар, – диде Гайнан һәм, Батталга мөрәҗәгать итеп: – Комачауламыйк иҗат кешесенә. Әйдә, кил монда, – дип, аны үз койкасы янына дәште.

Ә Муса язам дип утырса да, шигырен тиз генә башлый алмыйча интекте.

Кәгазенең башына «Аерылу» дип шигыренең исемен язып куйды да тынып калды. Сызып-бозып, язганын төзәткәләп утырырга аңа кәгазь кытлыгы ирек бирми иде. Элек рәхәт булган икән: ошамаса, сызасың да яңадан башлыйсың.

Бозылса, йомарлап ташлыйсың да башка кәгазь аласың. Ә монда бер һәм берәгәйле итеп язарга кирәк.

Ниһаять, ул бөтен зиһенен бер максатка туплап, язарга кереште. Алдагы көннәрдә уйлап йөргән сүзләре күңелгә килде.

Читен дә соң артык һичбервакыт

Күрешмәсне сизеп аерылу.

Мәхәббәт һәм дуслык җир йөзендә

Булган чакта бөтен байлыгың.

Мәхәббәт һәм дуслык җебе белән

Багланганда керсез күңелләр,

Бер-берсеннән башка бар мәгънәсен

Югалтканда җирдә гомерләр.

Кинәт кенә ачы язмыш җиле

Аера сине якын дустыңнан.

Соңгы тапкыр үбү һәм күз яше

Чыкмый аннан мәңге исеңнән.

Күпме булды минем якын дуслар,

Күпме иде сөйгән иптәшем,

Калдым ялгыз, саклап яңагымда

Һәркайсының кайнар күз яшен...

Муса җиңел генә шушы дүрт куплетны язып куйды да, төртелеп, туктап калды. Уйлар өермәсе аны, бөтереп, еракта калган еллар кочагына очырып алып китте. Ул карандашын кәгазь өстенә куйды, койкасына барып ятты.

Үзара киңәшләшә-киңәшләшә, аңа комачауларга теләмичә, пышылдап кына сөйләшеп, листовка язып утырган иптәшләренә карап, уйга талды.

Шигырендә Муса үзен сугышка озатып калган Әминәсе белән кызы Чулпаннан аерылу турында язарга, дип уйлаган иде. Ләкин уйлар өермәсе аның чанасын салулатып, Әминәгә хәтле булган мәхәббәтләре дөньясына илтеп ташлады.

Муса бик хисчән, тиз һәм тирән гашыйк булучан, йөрәгендә мәхәббәт уты бер кабынса, көчле бер янгын булып дөрли торган егет иде. Мондый холкы аны күп тапкырлар бик авыр һәм җитди сынаулар каршында да калдыргалады.

Ул зур гына хаталар да ясады. Төзәтеп булмый торган хаталар ясады. Сугыш башланып, фронтка киткәч, ул шул хаталары өчен еш кына үзен тирги, ләкин бернинди дә аклану таба алмавына үкенеп бетә алмый иде.

Йөрәгендә тирән яра эзе калдырган беренче олы мәхәббәте – Сембер кызы Рауза белән булды аның. Дөрес, Раузага кадәр дә күп тапкырлар кайнар сөю утында янды. Ләкин Рауза аны, Такташның урман кызы кебек, үзенең сихерле һәм тылсымлы дөньясына урап алды да бик озак вакытлар күзгә күренмәс

җепләр белән шул тылсым эчендә тотты.

Рауза Ульян өлкәсенең Чардаклы районыннан – татар Калмаюр авылы кызы иде. Ул яшьли Казанга килеп, театр училищесын тәмамлап, Академия театрына эшкә урнашкан. Муса белән алар Мәскәүдә, татар театры башкалага гастрольгә

килгәч таныштылар. Шул чакта Муса Мәскәүдә чыга торган «Коммунист» гәзитенең әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли иде. Раузага ул беренче күрүдә үк гашыйк булды. Гашыйк булмаслык та түгел, кыз чибәр, сөйкемле,

бит уртасында үзенә тартып тора торган бәләкәй генә чокыр да бар. Раузаның үзенең дә Муса беренче озаткан кичтә үк, аны ошатып, йөрәгендә сөю уты кабынып калды бугай, театр Казанга кайтып китеп, аерылышкач та, алар арасында хатлар йөри башлады. Беренче хатны Муса язды. Рауза ул хатка

сөенеченнән нишләргә белмәде. Шул кичне үк утырып җавап юллады. Хатында хисләрен яшермичә, үзен онытмавы өчен чын күңеленнән рәхмәт белдергән иде. Муса, җае чыккан саен, Казанга кайтып килү турында уйлады. Бер ел буе шулай әле хатлар аша, йә Муса үзе Казанга кайтып, очрашып тордылар.

Танышуларына бер ел дигәндә, 1934 елның октябрь бәйрәме көннәрендә Муса Казанга Рауза янына соңгы тапкыр кайтты. Соңгысы булыр дип уйламаган иде ул. Киресенчә, аның кулын сорарга, өйләнешергә дип кайткан иде.

Театрның Межлаук белән Бауман урамнары чатындагы ике катлы тулай торагында, Рауза яшәгән бәләкәй генә бүлмәдә, алма төшәрлек тә урын юк иде ул кичне. Мәскәү кунагын күрергә театрның бөтен яшьләре дә килгән диярсең. Кызларның күбесе Муса тирәсендә бөтерелде. Көлештеләр, күңел ачтылар. Зифа Басыйрованың җырлавы Мусаның күңелендә әле дә яңгырап торган шикелле. Шул елны Татарстанда Язучылар союзы оешып, Мусаны да беренчеләрдән булып союзга алганнар иде. Аның Казанга кайтканын ишеткән бер төркем язучы егетләр дә килде очрашу мәҗлесенә. Туфан, Кутуй, Нәҗмиләр, – барысы да хатыннары белән. Мусаның ул чакта абруе зур – Мәскәүнең үзендә, олы бер гәзитәнең әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли

бит. Аңа хәтле алдагы елларда гына Мәскәүдә чыгучы «Кечкенә иптәшләр», «Октябрь баласы» журналларының редакторы булып эшләп, аларны Казанга күчереп, егетләрне шунда эшкә урнаштырып калдырган иде.

Муса егетләрнең барысыннан да яшьрәк, әле өйләнмәгән дә. Аны Казанга кайткан саен дуслары, өйлән инде, йөрмә болай каңгырып, дип аптыраталар иде. Бу юлы да сүз күбесенчә Мусаның буйдаклыгы хакында барды.

– Туймадыңмы әле, Муса, буйдак булып йөреп? Япан җирдә ялгыз каласың бит болай. Утызга җитәсең бит инде, – дип, сүзне турыдан ярып башлады

Сара Садыйкова.

– Торсам ашым, ятсам башым, диләрме әле? Бер кайгы-хәсрәтем юк, рәхәтләнеп яшим, – дигән булды Муса.

– Тот та өйлән менә үземә. Бүген үк чыгам. Бала үстерәсем бар дип тә кайгырасың юк, Әлфиям үсеп килә дәү булып.

– Син, Сара, бер ир белән яшәп карагач, беләсең ир кадерен. Муса кызлар кулы тотып караган егет түгел бит әле ул.

– Нишләп тотмасын, менә бит, кыз кочагына ашкынып кайткан, – дип, каршы төште Зифа.

Зифа дустының – Әллә безнең Рауза Мусага пар килмәгәнме?!

– Чиләгенә күрә капкачы инде, – дип күтәреп алды Зифаның сүзләрен Луиза Салигаскәрова. – Менә безнең кебек: мин – артистка, Туфан – шагыйрь.

– Нәрсә яшьләргә бәйләнеп утырабыз соң әле? Үзләре белерләр, нишләргә икәнен бездән сорап тормаслар, – диде Зифа, сүзне икенчегә борырга теләп.

– Әйдәгез, шагыйрьләр, шигырь укыгыз әле. Такташ булса, күптән шигырьгә күчкән булыр иде инде!

– Мусадан укытыйк! Без монда сезнең шигырьләрне көн дә ишетеп торабыз.

Муса ниләр яза икән? – дип, Сара тагын Мусага һөҗүм итте.

– Сорыйбыз! Сорыйбыз! – диештеләр кызлар.

Муса торып басты, Раузага карап, тамагын кырып куйды да шигырь укырга тотынды.

...Таң җилләре, исегез таң сызылганда,

Аңар сәлам әйтегез Чулпан туганда.

Таң шикелле сөйкемле йөзенә карагыз,

Кара урман шикелле чәчен тарагыз.

Белсә иде ул ничек сагынганымны!..

Бер карашы көченнән кабынганымны!

Күңелле соң сөелеп, сөеп яшәве...

– Браво! – дип, кулларын чәбәкләде Сара. – Махсус язып кайткансыңдыр, ахры?!

– Ә хәзер Зифадан җыр сорыйбыз, җәмәгать!

– «Су буйлап»ны җырла әле, Зифа, матурым? – дип, Туфанга кушылды Муса.

– Гармун юк бит. Гармунсыз әллә ничек, – дип, Зифа Басыйрова карышып маташкан иде, тулай торакта Рокыя Ибраһимова да яши икән. Ике-өч минутта кызлар җилтерәтеп аны да китереп җиткерделәр бүлмәгә. Алагаем олы баянын

да күтәргән, мескен.

– Әйдә, Рокыя, синнән башка яме юк дөньяның! Уйнап җибәр әле «Су буйлап»ны, – дип, Кави Нәҗми Рокыяга эш тә кушарга өлгерде. – Мәскәүдән кунак кайткан бит. «Су буйлап» җырын ишетәсе килә кунакның.

Муса: «Исәнме, Рокыя!» – дип, аның белән күрешүгә, анысы баянын шыгырдатып алды да сузып та җибәрде. Бер-ике аккорд алуга, Зифа өздереп, моңлы итеп җырлый да башлады. Бер куплетын бетергәч, җырга барысы да

кушылып, шактый гына гөрләшеп алдылар.

 Идел бит ул, тирән бит ул,

 Тирән бит ул, киң бит ул.

 Караңгы төн, болытлы көн –

 Без аерылган көн бит ул.

Кыскасы, мәҗлес бик күңелле, озакка истә калырлык булып узды. Муса өчен тагын да истәлекле: аларның икесенең тормышында да тирән эз калдырган кичә булды ул.

Инде таралышабыз дип торганда, Муса сүз алды. Аны үзләренә кунарга алып кайтырга җыенган Туфан белән Луизаны гаҗәпкә калдырып, ул барысы өчен дә көтелмәгән белдерү ясады:

– Дусларым, кич буе мине өйлән дә өйлән, дип димләдегез. Бу юлы мин Казанга шул ният белән кайткан идем. Сезнең сүзләрегез ниятемне ныгытты гына. Рәхмәтсезгә. Рөхсәт итсәгез, мин хәзер Рауза дустыгызның кулын сорар идем.  сүзләреннән Раузаның йөзе комачтай кызарып чыкты.

Ул шулай диде дә, Раузаны кулыннан алып, үзенә таба тартып китерде һәм кочагына кысты. Көтмәгәндә ясалган бу тәкъдимнән югалып калган Рауза ни әйтергә дә белмичә, бераз каушап, бернинди дә каршылык күрсәтмичә,

Мусаның кочагына сеңде.

– Ә никах?! Никахсыз өйләнешү гөнаһ була! – дип чәчрәп чыкты шунда Сара.

– Комсомолларга нинди никах ди инде ул?! Без никахсыз өйләнештек әле, бер дигән итеп торбыз, – дип каршы төште Кави Нәҗми.

– Әйе, шулай булган, ди. Ышанмагыз, Рауза, ышанмагыз. Алдаша Кави абыегыз. Никахыбыз да булды. Мулла бабай бөтен шартын туры китереп үзе укыды. Сара дөрес әйтә, кирәк никах, – дип, Сараның сүзен куәтләде Сәрвәр.

 – Шулай булдымыни? Онытылган да инде. Без өйләнешкәнгә бишбылтыр бит инде, – дип, хатыны белән теләр-теләмәс килеште Кави.

– Алай булгач, шәригатьчә булсын инде, – дип куйды Муса. – Кем укыр икән соң? Арада берәр суфи бармы?

Мәҗлес буе мыек астыннан гына көлеп, сүзсез утырган Кутуйга да тел керде, мулла дигәч.

– Театр Шәриф абыйның «Хаҗи әфәнде»сен куйганда, әллә ничә тапкыр карап утырган бар. Хөснетдинме әле анда никах укучы?

– Мөгаллим укый, – дип төзәтте Муса.

– Ие, мөгаллим бугай шул. Мин аның сүзләрен яттан беләм. Әйдә, алай булгач, шарт дисез икән, шартына туры китереп, үзем укып бирим никахыгызны, – дип, Кутуй түр башына менеп утырды. – Тәк, ике шаһит кирәк булыр, җәмәгать, – дип, рольгә дә кереп китте. – Кемнәр була инде шаһитлар?

Ярар, берсе син булырсың инде, Туфан дус. Икенче шаһит – Кави.

– Һибәтулла улы Нәҗметдинов, ягъни мәсәлән, – дип, тулы исемен атады

Кави.

– Тәк, ничек әле, – дип дәвам итте Кутуй. – Ә-ә, сез шаһитлар, кызның ризалыгын барып сорагыз хәзер.

– Кыз риза, риза, Кутуй әфәнде, – дип пырхылдады Туфан.

– Шаярып утырмагыз, егетләр! – дип кисәтү ясады Сара. – Никах уен-муен эш түгел. Гомердә бер була торган бик мөһим вакыйга.

– Сара ханым, комачауламагыз әле. Тәк, эшне дәвам итик. – Кутуй битен сыпырып куйды да төп эшкә күчте. – Кыз риза булса, мәһәре ничек була инде?

Баштан бирелә торганы, соңыннан биреләчәге?

– Бер генә тапкыр ярамыймыни соң? Муса үзе нәрсә дип әйтә инде, безнең кесәләр такыр, Кутуй хәзрәт, – диде Туфан.

– Әйе, Муса үзе нәрсә дип әйтә... – Минем дә кесәгә Сәрвәр җиңгәгез хуҗа.

– Менә, мәһәрен үзем бирмичә булмас, тот, мулла абзый, – дип, Муса кесәсеннән тиенле акчалар чыгарып, Кутуйның учына салды.

– Мәскәү егете өчен бик әз түгелме соң бу? – диде, Кутуй биргән тиеннәрне санап.

– Әйдә, кыланып утырмагызсана. Җитмәгән тагын сиңа, белер-белмәс укыган никахыңа! – дип, Сәрвәр Кутуйның бөеренә төртеп алды.

– Ярар алайса. Дәлше дәвам итик. Ничек дигән әле Шәриф абыйда? Ә-ә!

Кызны кияүгә бирүче кем була соң инде монда? Ата-анасы биредә түгел бит.

– Менә, без, театр артистлары – Луиза, Зифа, Рокыя, мин! – дип чәчрәп чыкты Сара. – Әйдә, озакка суздың. Чын никахтан бер дә ким түгел.

– Бәй, уйнап утырмыйбыз лабаса. Чын никах булмыйча, нәрсә булсын инде?! Алайса, Рауза Шәйхетдин кызы Хасиятуллинаны Муса Мостафа улы Җәлиловка хәләл җефетлеккә бирәсезме?

– Бирәбез бит инде, күреп торасың.

– Алай итеп түгел, дөрес итеп әйтегез. Үзегез әйтмешли, шартына туры китереп.

– Бирәбез.

– Син, Муса Мостафа улы, Рауза Шәйхетдин кызын хәләл җефетлеккә алдыңмы?

– Сезнең рөхсәт белән алдым, хәзрәт.

– Дөрес итеп әйт, алдыңмы?

– Алдым.

– Менә булды. Сезгә бәхетле матур тормыш телим. Совет җәмгыятенең беренчел ячейкасын матур итеп корыгыз. Илгә матур кызлар, батыр уллар үстерегез! – Кутуй, Муса белән Раузаның кулларыннан кысып, шундый сүзләр

белән үзенең эшен төгәлләде.

– Рәхмәт, дусларым! Чын үзебезчә булды бу! Алдыгызда йөзегезне кызартмабыз! – диде Муса һәм Раузасын кочып, оялудан алсуланган битеннән үбеп алды.

Ләкин аларга бергә матур гаилә тормышы белән яшәү язмаган булып чыкты.

Муса ике төнне Рауза куенында үткәрде дә Мәскәвенә китеп барды. Мәскәүдә көтелмәгән эшләр, мәшәкатьләр килеп чыгып, ул ике айдан артык Казанга кайта алмады. Ләкин ни өчендер, Раузаны сагынып язган хатларына баштарак

җавап алса да, соңга таба Казаннан хатлар килү тукталды. Яңа елга ашкынып сөекле хатынын күрергә дип Казанга кайтса, ниндидер кара эчле бәндәләр:

«Син Мусаның бердәнбере түгел. Мәскәүдә аның синең шикелле сөяркәләре әллә нихәтле», – дип котыртып, Раузаның күңелен биздереп куйганнар иде.

Ә 1935 елның 3 июлендә Рауза ир бала тапты.

***

Гайнан белән Абдулла листовкаларын язып бетерделәр дә әле һаман да койкасында яткан Мусага борылдылар.

– Шигыреңне тиз яздың, ахры, Муса абый? Баядан бирле тик ятасың, – диде

Гайнан, тирән уйларга чумган Мусаны сискәндереп.

– Ә-ә... Юк, егетләр, бүген язылмый. Бетереп булмас, ахры, – диде Муса, торып утырып. – Ә сезнең ничек? Берәр нәрсә чыктымы?

– Менә, укып кара әле. Булды шикелле, – дип, Гайнан кәгазен аңа тоттырды.

Муса кәгазьне алды да, тынсыз гына, язуны укып чыкты.

– Булган бу, егетләр, – диде ул. – Моны хәзер кеше танырлык итеп, басма хәрефләр белән күчереп язарга кирәк. Бер-ике җирен рәтләп җибәрәсе бар бугай. Менә карагыз әле, «Кызыл Армия фашистларны Идел аръягына чыгармас өчен, Сталинград астында каты сугыш алып бара», дигәнсез. Немецлар өчен бу сугышта җиңүнең әһәмияте нидән гыйбарәт булуын күрсәтергә кирәк түгел микән? Аларны бит Иделгә чыгармау гына Кызыл Армия алдында торган бурыч түгел. Сугышның масштабы киңрәк. Фашистлар бу сугышта

Иделне генә түгел, Дон үзәнен дә кулларына төшерергә, Мәскәүнең СССРның үзәк районнары белән элемтәсен өзәргә, аннары бай нефть ятмалары булган Кавказны басып алырга ният тоталар. Менә шуларны да өстәп язганда, бик

әйбәт листовка килеп чыгачак. Егетләр, нишләптер кәеф китеп тора. Мин нәүм базарына китим булмаса. Сез үзегез рәтләп бетерегез инде.

– Яхшы, үзебез карап бетерербез, сез ял итегез, Муса абый, – дип, Гайнан кәгазьне кире алды. Муса: «Тыныч йокы, егетләр», – дип, ятагына ауды.

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 01, 2019

Фото: "КУ" архивыннан

 

Теги: проза роман ватан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев