Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Мартин үзенә таба йөгереп килүче бер партизанга пистолеттан атмакчы булып төбәгән иде. Артыннан килгән партизанны шәйләмичә калган. Анысы мылтык түтәсе белән башына орды. Мартин шуннан берни дә хәтерләми...
Романны башыннан монда укырга мөмкин.
Мартин күзләрен ачты. Ул башта бернәрсә дә аңламый торды. Хәер, хәтерләсә дә, килеп туган хәлгә дөрес бәя бирә алмас иде. Ничектер, барысы да ул уйлаганча булып чыкмады. Башта, шактый вакыт, партизаннарның эзен таба алмыйча интегеп йөрделәр. Урмандагы һәр агач төбе саен качып яталардыр, дип уйлаган Мартин өчен бу гаҗәп тоелды. Урман эченә шактый ерак кереп тә, бер партизанны да очратмауларын ул аларның үтә дә хәйләкәр булуыннан күрде, моны үзләрен бармак арасыннан йөртү дип кабул итте. Ачудан, балаларча үҗәтлек белән эзләвен белде. Ниһаять, тырыша торгач, эзләренә дә төшкәннәр иде...
Засадага килеп чыгып, беренче мәртәбә атышуда ук шактый солдатларын югалттылар. Партизаннар сайлап җыйган мәргәннәр диярсең, барысы да төз ата. Бер генә пуляларын да бушка җибәрмиләр. Ләкин ут нокталарына караганда, алар артык күп булырга тиеш түгел иде. Яхшы коралланган күпсанлы эсэсчылар өчен, аларны гына юк итү кыен булмаячак, дип фикер йөртте Мартин. Партизаннар хәйләләп, капчыкка тыгарга җыенмыйлармы икән үзләрен, дигән уй гына бераз куркытты аны. Каршыга аз гына көч куеп, аларның уяулыкларын киметерләр дә ике яктан уратып, тылга төшеп, «һоп» капчыкның авызын бәйләп тә куярлар. Аннан соң әсирлеккә төштем, дип сана...
Хәрби эшкә өйрәтелмәгән партизан чирүенә әсирлеккә төшүне Мартин оят, гарьлек, түбәнлек дип саный иде. Дөньяда тиңе булмаган, ныклы дисциплинага ия Вермахт армиясе солдатлары, өстәвенә эсэсчылар, ничек итеп, аз гына да хәрби әзерлекләре булмаган бер чирүгә әсир төшсеннәр соң?! Ә үзен хәрби тоткын хәлендә бөтенләй күзалдына китерә алмый иде ул. Шуңа күрә хәстәрен алдан күрүне кирәк санады, чолганышта калмас өчен, төп көчләрне өч өлешкә бүлеп, засадада ятучы «партизан»нарга каршы баручылардан тыш, берничә взводны ян-якларны сакларга куйды.
Засадада ятучылар аларның һәр һөҗүмен кире кайтара тордылар. Өсләренә сибелгән пуля өермәсенә түзә алмыйча, ачык үзәндә күпсанлы мәетләрен калдырып чигенделәр эсэсчылар. Тегеләр уңайлы позициядә шул. Качып ятучы партизаннарга ерактан атып тидерү мөмкин түгел, ә якын килә башласалар, ачык урында аларны кырып кына салалар. Һәр һөҗүм саен ян-якка куелган төркемнәрдән солдатлар алып, төп көчне тулыландырып торырга туры килде Мартинга. Аннан соң ярты көн үтеп тә, флангларда дошман күренмәгәч, бөтен көчне һөҗүмгә куйды. «Баштан ук шулай кирәк булган», – дип, эчтән генә үз-үзен битәрләп тә алды әле. Чөнки югалтулар бик зур иде.
Дөрес, берара өстенлек Мартин солдатлары ягына да күчкән кебек булды. Үзләрендә гранатомёт барлыгын искә төшереп, аны эшкә җиктеләр. Партизаннар позициясендә гранаталар төшеп шартлый башлагач, бинокль аша күзәтеп торган Мартин теге якта ыгы-зыгы купканын тиз шәйләде. Ул кабат солдатларны атакага күтәрде. Бу соңгы һөҗүм булырга тиеш. Һәм анда үзләренең җиңәчәкләренә Мартинның аз гына да шиге юк. Ул хәтта һөҗүмгә ташланыр алдыннан солдатларының «кәефен күтәрү өчен» гомуми флягадан солдатларга йөзәр грамм «шнапс» та бүлдереп биргән иде.
Бусында позициягә барып җитәргә аз гына калды. Соңгы чиктә партизаннар утына түзә алмыйча, җиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Артта, куш агач төбендә бинокль аша һөҗүмнең барышын күзәтеп яткан Мартин юкка гына «Ауфштехен!» «Форвардс!» дип, тамагын ертып акырды. Үз-үзләрен саклау инстинкты җиңде: солдатлар, кайда мүкәләп, кайда шуышып чигенергә мәҗбүр булдылар. «Сугыш кыры»нда тагын үле гәүдәләр генә сибелеп калды.
Аларның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя. Алдагы һөҗүмгә күчкәнче, бераз тагын гранатомёт белән «куркытып алырга кирәк», дип уйлады Мартин. Моның бер уңайсыз ягы да бар икән: теге яктан төз атып, гранатомёт артында ятучыларны чүпләп кенә торалар. Мартин позицияне дә алыштырып карады, барыбер файдасыз. Партизаннарның бик оста снайперлары бар, ахрысы. Аткан һәр пулясын нәкъ урынына тидереп кенә тора. Шуңа күрә гарнатомёт артына ятарга атлыгып торучы юк.
Бу очракта ике мәртәбә аттылармы икән, гранатомёт көйсезләнде. Ни сәбәптәндер, механизмы сафтан чыкты. Мартин тизрәк көйләргә дип, куркытып, кычкырып әмер бирсә дә, корал бүтән телгә килмәде. Инде җиңәбез дигәндә генә, коралның хыянәте Мартинның җен ачуларын чыгарды. Ул: «Бевеге зих дас фуле швайн!» дип сүгенә-сүгенә, солдатларны кабат һөҗүмгә куа башлады. Берничәсенә дагалы итеге белән типкәләп тә алды. Юкса кич җитеп килә. Көндез җиңә алмаган партизаннарны төнлә җиңү турында уйлыйсы да юк. Киресенчә, ияләнгән урманда төнлә белән алар үзләрен иркен хис итәчәкләр. Таңга кадәр эсэсчыларның аз гына калган сафын тар-мар итеп куюлары да бар.
Алдан – ут, арттан командирларының чыбыркылавын күреп, нишләргә белмәгән, тәмам ярсыган солдатлар һөҗүмгә ташланды. Засадада ятучылар позициясенә ерак та калмаган иде. Тагын бер талпыныш һәм күп корбаннар бәрабәренә булса да, «биеклек» алар кулына күчәчәк...
Шулчак көтелмәгән хәл булды. Һөҗүмчеләрнең тылыннан, кулларына автоматлар тоткан, барысы да бертөрле коңгырт, яшел төсләр төшерелгән камуфляжлы киемнән бер зур гына төркем килеп чыкты да, ут яудырып, саранчалар шикелле аларның өстенә ябырылды. Бу хәлдән аптырап калган эсэсчылар паникага бирелеп, ары йөгерделәр, бире йөгерделәр. Мартин аларны юкка гына тәртипкә чакырып маташты. Куркудан нишләргә белмәгән солдатлар аны ишетерлек хәлдә түгел иде. Өстәвенә, нәкъ шул чакта партизаннар үзләре яткан позициядән торып, «ур-ра» кычкырып, атакага күтәрелделәр. Нишләргә белмәгән эсэсчылар янәшәдәге куе агачлар арасына кереп качты. Эзәрлекләүче партизаннар һәм камуфляжлы хәрбиләр алар артыннан ташланды.
Шунда Мартин үзенә таба йөгереп килүче бер партизанга пистолеттан атмакчы булып төбәгән иде. Артыннан килгән партизанны шәйләмичә калган. Анысы мылтык түтәсе белән башына орды. Мартин шуннан берни дә хәтерләми. Ул аңын югалтып егылды...
* * *
Менә хәзер Мартинның һушына килүе. Тирә-якны караштыргач, ул башта берни дә аңламыйча торды. Башы бик нык авырта. Кулы белән тотып караган иде, аны бинт белән ураганнар. Теге партизан приклад белән жәлләп сукмаган булырга тиеш.
Соңыннан аңлавынча, Мартин ниндидер тар гына бүлмәдә, кушеткада ята булып чыкты. Аның янында ак халатлы бер ир һәм хатын-кыз. Тагын да яхшылап карый торгач, Мартин үзе ята торган урынны машина фургоны түгелме икән, дип фаразлады. Монда бөтен нәрсә актан. Мартин әлегә кадәр беркайчан да күрмәгән приборлар, җиһазлар бар. Медицина машинасы булырга тиеш. Партизаннарның үзләрендә болай җиһазландырылган санитар машиналар булу шикле. Димәк, аларга ярдәмгә хәрәкәттәге армия частьлары килеп җиткән. Фронт сызыгы шулай якын булды микәнни?..
Аның уянганын күреп, ак халатлы санитарлар якынрак килделәр. Ир заты рус телендә ниндидер сорау бирде. Мартин аңламады, әлбәттә. Тәрҗемәче Хартман юк шул монда. Ул партизаннарга каршы соңгы һөҗүмнәрнең берсендә һәлак булды.
Телләрен аңламаса да, Мартин санитарларның йөзендә усаллык күрмәде. Усаллыктан бигрәк, нәрсәгәдер гаҗәпләнү, аптырау чалымнары бар иде аларда. Санитар хатын, ап-ак нәфис куллары белән үрелеп, аның башына уралган бинтны капшап, рәтләштергәләп тә куйды хәтта. Шулчак Мартинның борынына ниндидер хушбуй исе килеп бәрелде. Мондый исне Берлин урамында йөргәндә, парфюмерия кибетләре тирәсендә сизгәне бар. Концертларга барган чагында хатыны Амалиянең дә киемнәреннән шундый хуш-исләр килә иде. Мартинның сугышка кадәр булган тыныч вакытлары исенә төште. Совет хатын-кызлары фронтта да ислемай сибенеп йөриләрме икәнни, дигән уй йөгереп үтте аның күңеленнән.
Ак халатлы ир кесәсеннән чыбыксыз телефон трубкасы алып, нәрсәдер әйтте. Ярты минут уздымы икән, ишек ачылып, аннан ике солдат керде. Тик аларның киемнәре әлегә кадәр Мартин күреп белгән совет солдатларыныкына бер дә охшамаган иде. Бәлки, медицина ярдәме күрсәтә торган берәр подразделениенең үзенчәлекле формасыдыр, дип уйлаудан уза алмады ул.
Солдатлар аны җайлап кына носилкага салдылар да, икесе ике яктан күтәреп, машина фургоныннан алып киттеләр. Урамга чыгуга ук Мартин үзенең кайда икәнлеген чамалады. Партизаннарны эзәрлекләп йөргәндә, алар миномёт утына тоткан партизан лагере тирәсе бу. Тик ул чактагы буп-буш авыл бүген гөрләп тора. Ерак кына түгел ике вертолёт төшеп утырган. Әлегә кадәр ул бер мәртәбә дә күрмәгән әллә нинди искитмәле зур-зур машиналар тезелеп киткән. Ә иң гаҗәбе: шул техника тирәсендә тыз-быз чабышучы хәрбиләр барысы да ыспай киенгәннәр. Формалары да, Мартин уйлавынча, рус офицерлары киемнәренә бер дә охшамаган. Үзләренә әсирлеккә төшкән совет офицерларын да, солдатларын да күп күрергә туры килде аңа. Алар, гадәттә, пычранып беткән киемнәрдән, йөзләре берничә көн кырынмаган була иде. Ә болар?.. Яңа гына энә-җептән чыккан, үтүкләнгән чиста киемнәрдән. Боларның окопларда ятып сугышучылар түгеллеге тышкы кыяфәтләреннән үк кычкырып тора.
Әллә соң ул партизаннарны эзәрлекләп йөргән арада, инглизләр белән американнар «икенче фронт» ачканнармы? Бу хакта югары командованиедә күптән сөйләнәләр иде. Бәлки, болар Америка солдатлары һәм офицерларыдыр? Алай дисәң, әле кайчан гына эсэсчылар корпусы белән командалык итүче оберштурмбанфюрер Эрдман, офицерларны җыеп, икенче фронтның ачылачагына шик белдерүе турында сөйләгән иде. Кем-кем, ул алдашуга юл куймас. Димәк, болар американнар да, инглизләр дә түгел. Ә кемнәр соң?
Солдатлар аны носилка белән зуррак машина фургонына керттеләр. Анда шулай ук ыспай киемле бер офицер һәм гадәти костюм-чалбардан, галстуклы бер адәм утыра иде. Каршыларында ниндидер экранлы аппарат. Андыйны Мартинның бөтенләй күргәне юк. Алар кергәндә, офицер шул аппаратның экраныннан нәрсәдер күзәтә һәм вакыт-вакыт бармаклары белән каршысындагы төймәле тактасыман яссы әйбергә баскалап ала иде.
Солдатлар Мартинны кушетка кебек урынга куйдылар да чыгып киттеләр. Офицер белән гадәти киемдәге кеше үзара русча сүз алышкач, офицер немецчага күчте. Немец телендә ул төртелеп тормыйча, тоткарлыксыз сөйләшсә дә, Мартин анда ниндидер ят акцент сизде.
– Кәефләрегез ничек, господин офицер? Бик сызланмыйсызмы? – дип башлады рус офицеры сүзен.
Карале, нигәдер бик йомшак сөйләшә әле бу, дип уйлады Мартин ирексездән. Безнең төп частьларның кайда урнашканын әйттерергә инде моның исәбе. Тик Мартин бернинди мәгълүмат бирергә җыенмый. Әгәр үлә икән, ул бөек Рейх империясе солдаты булып, башын югары тотып үләчәк.
– Күреп торасыз, баш тишелгән. Бу хәлдә кәеф ничек булырга мөмкин? – диде ул, сорау тонына ярашлы тынычлык сакларга тырышып.
– Гафу итегез! – дип, түбәнчелек белән эндәште аңа офицер. – Сугыш бит! Андый хәлләр булгалый. Сез минем берничә соравыма җавап бирә алырлык хәлдәме?
Әсирләр белән сөйләшкәндә, үзе тәкәллефләнеп торырга яратмаган Мартинга совет офицерының болай йомшак сөйләшүе сәер тоелды, әлбәттә. Ул әсирләрдән сорау алганда, гадәттә, әдәплелек күрсәтеп тормый, кискен сораулар бирә, зәһәр генә сүгенеп тә җибәргәли, кулларын, аякларын эшкә җиккән чаклары да булгалады. Андый эшләргә үзенең генә көче җитмәсә, ярдәмгә башкаларны чакыра иде. Ә бу әнә ничек гуманлы булып кылана! Телне бик тиз ачтыра торган үтемлерәк ысулларны ахырга калдырмакчыдыр, бәлки? Башта матур сүзләр белән майлап карарга җыенадыр?.. Юк, алай гына алдыра алмассыз! Мартин – чиста «ариец»! Бөек Бисмарк токымыннан ул!
Күңеленнән шулай уйланса да, кирелеген тышка чыгармады Мартин:
– Соравыгыз ниндидер бит? Сорап карагыз, җавап бирергә тырышырмын, – диде ул, мөмкин кадәр тынычлык саклап.
– Исемегез ничек? Кайда һәм кайчан тудыгыз?
– Болар бик җиңел сораулар. Рәхәтләнеп җавап бирәм, – дип башлады сүзен Мартин.
Ул офицер каршындагы өстәлдә үзенең документлары ятканын күргән иде инде. Офицер аларны берничә мәртәбә кулына алып караштыргалады да хәтта. Димәк, ул аның кем икәнен болай да белә. Соравы да сүз җае өчендер, мөгаен. Андый гына әһәмиятсез сорауларга җавап бирергә авырыксынмый Мартин. Инде бер сөйли башлагач, тулырак мәгълүмат та бирә алам дигәндәй, үзенең бала чагын, яшьлек елларын, гомумән, хәрби темага бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләрне дә сөйләп ташлады. Аларын офицер тыңлап тормас, үзен ярты сүздән бүләр, дип уйлаган иде. Юк, бик игътибар белән тыңлады. Ахырда, тамагы кипшереп, Мартин үзе сөйләүдән туктады. Су сорап алды.
Сөйләвен дәвам итәр дип, аңа текәлеп утырган офицер, Мартин кабат бер кәлимә сүз дә әйтмәгәч, тамагын кыргалады да чираттагы соравын бирде:
– Гер гауптштурмфюрер, сез хәзер ничәнче гасырда һәм ничәнче елда яшим, дип уйлыйсыз?
Моны сорау булудан бигрәк, үзеннән көлү дип кабул итте Мартин. Мылтык түтәсе белән баш чүмеченә бәргәч, акылына зыян килгән дип уйлый, күрәсең. Беренче сорауга җавап биргәндә, үзен «ычкынган» кеше кебек тотты микәнни? Бәлки аңа, чыннан да, юләр булып кыланыргадыр? Артык җитди сораулар биреп, тинтерәтмәсләр иде, ичмасам. Калган гомерен психиатрия диспансерында, тилеләр арасында... Ләкин андый түбәнлеккә төшү түгел, ул хакта уйларга да оялды Мартин. Ул – офицер, ахыргача бөек фюрерына тугрылыклы булып үләчәк...
– Ә сез үзегез ничәнче ел дип уйлыйсыз?
Мартин каһкаһә белән көлде. Ләкин аның бу халәте каршысында утыручыларны артык гаҗәпләндермәде шикелле.
– Бу – егерме беренче гасыр, 2030 ел, – диде тыныч кына, әлегә кадәр эндәшмичә утырган кунак киемендәге галстуклы адәм.
Көләләр! Үзеннән оятсызларча көләргә җыеналар.
– Аңлагыз, гер гауптштурмфюрер Мартин, сез хәзер, чыннан да, 2030 елда. Сугыш беткәнгә дә 85 ел инде, – дип дәвам итте галстуклы адәм.
– Партизан мылтык түтәсе белән башыма оргач, мин сиксән елдан артык һушсыз ятканмын, дип әйтмәкче буласызмы?
– Юк, алай дип әйтмим. Сез, чыннан да, әле моннан ике көн элек кенә яраланып, һушыгызны югалттыгыз.
– Соң?.. Шулай булгач?.. 2030 елның нинди катнашы бар монда?
Каршыда утыручылар тагын үзара русча сөйләшеп алдылар. Алар да офицерга нәрсәдер аңлатырга тырышты бугай.
– Сез ниндидер могҗиза белән нәкъ менә 2030 елга килеп эләккәнсез...
– Сез... Сез алдашасыз. Моның булуы мөмкин түгел! – дип кычкырып җибәргәнен Мартин үзе дә сизмичә калды.
– Әйе, булуы мөмкин түгел. Мин моны үзем дә башыма сыйдыра алмыйм... Ләкин күреп торасыз... булган.
Менә хәзер генә, шушы кеше әйткән сүзләрне күңеле белән кабул итәргә теләгәндәй, Мартин уйга батты. Аның каршысында ышанмастай нәрсәләр сөйләп утыручы бу ике кешенең максаты нәрсәдә? Мистика! Әкият! Кайвакыт оста итеп сөйләсәләр, әкияткә дә ышанырга була. Кечкенә вакытта Мартинга әбисе дә әкиятләр сөйли иде. Билгеле, ул вакытта кечкенә Мартин аларга чын күңеленнән ышана иде... Ә болар? Шулай күрәләтә мыскыл итеп торалар икән, моннан соң ул аларның бер генә соравына да җавап бирмәячәк.
– Гер гауптштурмфюрер Мартин! – Рус офицеры Мартинның документын өстәлдән алды да күзләренә якын китереп карады, исемен тутырып әйтте. – Гер Уильям Фредерик Мартин, үзегез өчен сугыш беткән, дип уйлагыз. Дөресендә, ул безнең өчен дә күптән бетте. Моннан 85 ел элек фашист Германиясе, үзенең җиңелгәнлеген танып, берсүзсез капитуляция ясады. Адольф Гитлер да күптән капут... Алар барысы да тарихта гына калдылар...
– Ялган! – дип ярсып кычкырды Мартин һәм торырга кузгала башлады.
Аны кулларыннан тотып тынычландырырга тырыштылар. Хәтта ярдәмгә солдатларның берсен чакырып керттеләр. Бераз тарткалашкач, Мартин хәле китеп, урынына ауды. Аның маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Офицер, сулы стаканны алып, Мартинның иреннәренә якын китерде. Бер-ике йотым су эчкәч, Мартин тынычлангандай булды.
– Гер Мартин, ышанырга авыр булса да, кабатлап әйтәм, без сөйләгәннәр барысы да чынбарлык... Сез моннан ике көн элек үзегезнең сугышчыларыгыз белән тыныч кына яшәп ятучы авылга бәреп кергәнсез. Һәлак булучылар шактый... Тыныч шартларда бу җинаять дип атала.
– Сез нәрсә?! Мине – бөек Вермахт армиясе офицерын, «истинный ариец»ны җинаятьче дип атамакчы буласызмы?
– Һичшиксез, җинаятьче! Фашистик Германия үзе дә хәрби җинаятьләре өчен Нюрнбергта узган халыкара суд каршында җавап тотты инде. Сугыш утын кабызып җибәргән фашист башлыклары барысы да үзләренә тиешле җәзаны алдылар... Хәер, болары үткәндәгеләр... Тарихта гына калды.
– Мин – офицер! Югары командованиенең боерыгын үтәп, партизаннарга каршы сугыштым.
– Хәрби шартларда бу шулай бәяләнсә дә, тыныч шартларда кеше үтергән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Россиянең гамәлдәге кануннары буенча, күрәләтә торып бер яки күбрәк кешенең сәламәтлегенә зарар китерүче яисә аны үтерүче хөкем ителә.
Мартин эндәшмәде. Ул – тирән уйда. Бу кешеләрдән ишеткәннәр аның акылына сыешлы түгел иде.
– Без баштан сезне исән калган солдатларыгыз белән шунда ук Германиягә озатмакчы идек. Ләкин җинаятьләрегез ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген ачыкламыйча торып, моны эшләмибез. Вакыйга бөтен детальләренә кадәр өйрәнелгәч, һәркемгә тиешле җәзасы билгеләнгәч, сезне туган илегезгә озатачакбыз. Ләкин бу сез җәзасыз каласыз, дигән сүз түгел. Халыкара җинаятьләрне тикшерү суды аша без Россиядә чыгарылган суд карарын үз илегездә үтәтүгә ирешәчәкбез...
Әллә башындагы яралардан, әллә инде яңа гына ишеткән сүзләрдән, Мартин күзаллары томалана башлавын сизде. Ул инде алга таба сөйләшер хәлдә түгел иде.
Дәвамы бар.
"КУ" 8, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев