Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Сугышның иң кызган чагында, кемгәдер ярдәмгә ашыккан Светланага очраклы пуля тиде. Үзе дә саксызлык күрсәтте: яткан урыныннан күтәрелә төшеп, якын гына араны йөгереп үтмәкче иде. Тик бер-ике адым атлауга, күкрәген тотып, җиргә капланды...
Романны башыннан монда укырга мөмкин.
Левин яшь галимнәрнең әлегә кадәр фән өлкәсендә ат уйнаткан тәҗрибәле гыйлем ияләренең дә теше үтмәслек «вакыт-пространство» мәсьәләсендә шундый тәвәккәл адым ясауларына сокланмыйча булдыра алмады. Аның уенча, фән юлыннан нәкъ менә шундый фидакарьләр атларга тиеш тә инде. Ләкин ул артык хискә бирелә торганнардан түгел. Шуңа күрә, йомшаклык күрсәтеп, Сергей Поповның аркасыннан кагып мактарга ашыкмады. Киресенчә, төпченеп, сорау артыннан сорау яудырды:
– Бәлки, сез мине тормышка ашмастай, булмаган эшләрегез белән шаккатырырга тырышасыздыр? Гамәлләрегезнең чынлыгына тизрәк ышандыру өчен, ул лабораториягезнең кайда икәнлеген дә әйтерсез, бәлки? Әгәр сер булмаса, – диде ул.
Сергейның икеләнеп калуы йөзенә чыкты. Ул карашын түбән төшерде. Әйтергәме-юкмы дип, бераз уйланып торгач кына, сүзен дәвам итте:
– Әйе, сер! Чыннан да, дәүләт тарафыннан сер итеп сакланырга тиешле, «секретно» келәймәсе сугылган яшерен полигонда алып барылды эксперимент. Ләкин безнең остазыбыз буларак, киңәшләрегезгә мохтаҗ икәнлегебезне танып һәм киләчәктә эшләрне бергә дәвам итәчәгебезгә өмет баглап, сездән яшерен эшебез юк. Тыңлагыз, сөйлим. Фәнни экспериментларыбыз федераль куркынычсызлык хезмәтендә зур кызыксыну уятты һәм безне алар үз канатлары астына алды. Ә аларның нинди җитди оешма икәнлеген чамалыйсыздыр? Монда финанс һәм матди кыенлыклар турында сүз дә булырга мөмкин түгел...
Левин яшь галимнең күзләренә сынап карады. Ләкин аннан нинди дә булса алдау, күзгә төтен җибәрү галәмәте сизмәде.
– Федераллар кызыксынды, дисез инде?.. Әйе, алар – бик җитди... Анда эшләүчеләр юк-бар белән кызыксынмас. Димәк, экспериментларның үзләре өчен файдалы ягын күргәннәр?..
– Александр Васильевич, безне федералларның нәрсә уйлаулары кызыксындырмый. Иң мөһиме: алар безгә мөмкинлекләр тудырды, финанс мәсьәләсендә ярдәм иттеләр. Ягъни алга куйган максатыбызны тормышка ашыру өчен шартлар тудырдылар. Безгә шунысы бик җиткән.
Яшь галимнең әнә шулай җиңел һәм берьяклы фикер йөртүе Левинны уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да, федераллар эшкә тыгыла икән, аның үзләренә файдалы ягын күргән булулары ихтимал. Ә моны һәрвакыт та яхшыга гына юрап булмый. «Вакыт машинасы» уйлап табылган очракта, ул узган заманнарга яисә киләчәккә экскурсиягә барып, сәйран кылу өчен генә файдаланылырмы? Фәндә нинди ачышлар гына ясалмасын, аларның күпчелеге сугыш максатларында кулланылган. «Вакыт машинасы»н да шушы язмыш көтә. Атом-төш энергиясен уйлап тапкач та, нәкъ шулай була. Егерменче гасырда атомның квант теориясенә нигез салган танылган физик Нильс Бор, атом энергиясенең гаҗәеп җимергеч көчкә ия булуын аңлап, аны тыныч шартларда гына файдалану өчен ничек кенә көрәшмәсен, атом-төш коралы барыбер уйлап табылган. Хәзерге вакытта ул җир йөзендә кешелекне юк итәргә сәләтле иң куркыныч коралларның берсе булып исәпләнә. «Вакыт машинасы» уйлап табылса да, кешелеккә зур зыян һәм фаҗигаләр китермәс дип, кем әйтә ала? Александр Васильевичны бигрәк тә әнә шул борчый иде.
– Әгәр сезнең ачышлар, чыннан да, гамәлгә ашарлык булып, аның нәтиҗәләре белән федераллар кызыксына башлаган икән, моннан кешелек өчен инде аяныч нәтиҗәләргә дә ерак калмаган дигән сүз. – Левин яшь галимгә янә бер мәртәбә сынаулы караш ташлады да, сүзен дәвам итте. – Шуны белегез, фән өлкәсендә эшләгән галимне үзенең гыйльми ачышларының нәтиҗәсе уңышлы чыгу гына кызыксындырырга тиеш түгел. Җәмгыять, кешелек алдында җаваплы булуыгызны да онытмагыз, – дип тәмамлады ул сүзен.
Яшь галимгә аның бу сүзләре ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, анысы мәгълүм түгел. Һәрхәлдә, фәндәге зур җиңүләре белән рухланган егетне «кешелек алдындагы җаваплылык» кебек сүзләр генә максатыннан чигендерерлек түгел иде.
– Сүз дә юк, Александр Васильевич, безне, беренче чиратта, гыйльми эшләребезнең нәтиҗәсе кызыксындыра. Безнең хезмәт ул, кайберәүләр уйлаганча, коры формулалар гына түгел. Ул безнең өчен фәндә иҗат белән шөгыльләнү. – Сергей берара сүз таба алмыйча торды. – Фәнни иҗат ул безнең өчен.
– Фәнни иҗат... фәнни иҗат, – дип үзалдына үртәлгәндәй сөйләнде Левин.
Ул яшьләрне бик яхшы аңлый. Һәр яңалыкны зур дулкынлану белән кабул итә торган чаклары. Романтика. Яшьлектә ул да кичерде андый хисләрне. Хәзер кая китте ул чаклар, дип сагынып сөйләргә генә калды.
Александр Васильевич, уйларын куарга теләгәндәй, кулын селтәде. Хәтта карашы яктырып киткәндәй булды.
– Һәм кайдарак урнашкан инде сезнең ул лабораториягез? – диде ул, кинәт кенә ачылып.
Сергейның кашлары сикергәләде. Остазына туры карамаска тырышып, башын читкә борды. Нәкъ менә шушы сорауга җавап бирергә теләмәве әллә каян күренеп тора.
– Әһә, аңлашылды, монысы сер, димәк...
Левин кычкырып көлде.
– Александр Васильевич, безнең сездән яшерен бер генә серебез дә юк, тик...
– Нәрсә, «серне беркемгә дә ачмаска вәгъдә бирәм» дип, кул куяргамы? Китерегез ручка, журнал...
– Юк инде, Александр Васильевич, аңа ук барып җитмәбез. Ләкин барыбер бу хакта беркемгә дә тишмәвегезне сорыйбыз. Юкса, безгә бик тә, бик тә хәтәр булачак...
– Аңладым! Хәтәр генә түгел, эшләрегез бөтенләй хөрти булачак. Ярар, сүз бирәм, серне беркемгә дә чишмәячәкмен.
– Безнең лаборатория-полигон тайга эчендә урнашкан. Ачык һавада. Сез «Граф Елисеев» дигән агач эшкәртү предприятиесен ишетеп тә белмисездер инде?
– Тукта, тукта, «Граф Елисеев», дисезме? Ник белмәскә, беләм. Минем дустым, кайчандыр бергә белем алган курсташым Сазонов җитәкләгән урман хуҗалыгы карамагында ул. Геннадий Николаевичның аның хакында сөйләгәне дә бар иде.
– Ул конспирация өчен генә агач эшкәртү предприятиесе булып исәпләнә. Чынлыкта, әллә кайчан эшләп килгән бу предприятиене федераллар сатып алды. Безнең лаборатория шуның территориясендә төзелде. Әйе, кешеләр дә, урманчылар да аны агач эшкәртү предприятиесе дип белә. Күз буяу өчен, ара-тирә борыс, такта телгән булалар, фанер ясыйлар. Ә болай анда «вакыт машинасы» эшли...
Левин бу сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Тик Сергейның ихластан сөйләве йөзенә чыккан. Димәк, «вакыт аша күчеш теориясе» гамәлдә тормышка ашкан булып чыга инде.
– Сез аны сынап карадыгызмы әле? Вакыт машинасын, диюем?..
– Әлегә без вакыт аша күчеш ясамадык. Ләкин вакыт тоннеле барлыкка китердек.
– Вакыт аша күчмәгәч, тоннель барлыкка килгәнен каян беләсез?
– Пространствоның халәтен билгели торган приборларыбыз бар. Аларын да үзебез уйлап таптык. Ягъни безнең тәҗрибәләр көчле ясалма гравитация кыры булдыруга нигезләнгән. Галәмдәге «кара упкын»нарны исегезгә төшерегез. Ул урыннарда көчле гравитация кыры тәэсиреннән пространство һәм вакыт кәкрәю үзлегенә ия. Галәмдә аның нәтиҗәсе шулкадәр көчле була ки, «кара упкын»нар хәтта яктылыкны үзенә йота. Юк, ул каядыр югалмый. Чынлыкта, яктылык нурлары туры юнәлештә хәрәкәт траекториясен үзгәртеп, гравитация кыры тәэсиреннән хасил булган цилиндр формасындагы «упкын» күчәре тирәсендә әйләнә башлый. Ә тыштан күзәтүчеләргә ул күренми, алар аны куе томан хасил булган кебек күрәләр.
– Әгәр дөрес аңласам, сезнең приборлар пространствода «кара упкын»нарга хас шундый халәтне күрсәттеләр инде, шулаймы?
– Әйе, Александр Васильевич, сез бик дөрес аңладыгыз. Пространствоның андый халәтен без берничә сәгатькә кадәр саклый алдык хәтта.
Сергей Попов менә без нәрсәгә дә сәләтле дигәндәй, башын горур гына чөеп куйды. Яшь галимнең үзләре башкарган гыйльми эшләренең нәтиҗәсеннән зур горурлык хисләре кичерүе күренеп тора. Тик аның үзен шулай тәкәббер тотуы үзе дә фән өлкәсендә ат уйнаткан Левинга аз гына да тәэсир итмәде. Һәрхәлдә, галим буларак кына түгел, тормышта да зур тәҗрибә туплаган остаз Сергей әйткәннәрдән егылып китмәде. Хәтта шатланмады да булса кирәк. Киресенчә, кыяфәте җитдиләнде. Маңгаендагы сырлары да тирәнәйгәндәй булды. Бу аның киеренке уйларга бирелүен күрсәтә.
– Ә сез андый вакыт тоннельләрен пространствоның теләсә кайсы урынында барлыкка китерә аласызмы? – дип сорады Левин, озак кына эндәшмичә торгач.
– Идарә пультыннан бер-ике километр ераклыктагы диаметрда, теләсә кайсы урында, вакыт тоннелен барлыкка китерергә мөмкин.
– Шул тоннель аша теләсә кем узган заманнарга күчә ала инде, димәк?
– Әлбәттә!
– Һәм шуннан соң тоннель ачык вакытта кем дә булса узган заманнарга күчмәгәндер, дип ышанып әйтә аласызмы?
– Александр Васильевич, сезнең соравыгыз бераз көлке яңгырый. Тайга уртасында бер-ике чакрым гына түгел, дистәләгән чакрым ераклыкта сыңар кеше очратмассың.
– Әгәр шундый вакыт чоңгылына урманчылар, егерьлар туры килсә?..
– Бер кеше югалудан гына тарих тәгәрмәчендә әллә ни зур үзгәрешләр килеп чыкмаячак. Хәер, тирә-як урманчылыкларда кеше югалган, дигән хәбәр ишетмәдек алай-болай.
– Артык ваклану дип кабул итмәгез, тагын бер нәрсә белән кызыксынуны кирәк саныйм. Пространствода вакыт тоннеле барлыкка китерелгәч, аның аша бер яклы гына күчеш буламы? Әллә?..
– Ике яклы!
– Димәк, хәзерге заманнан узган заманга күчкән шикелле, ул замандагы кешеләр, яки тереклек ияләре безнең заманга да күчә ала?
– Ишек ачылгач, керергә дә, чыгарга да мөмкин булган кебек инде, Александр Васильевич, – дип көлеп җавап бирде Сергей.
– Әгәр ул заманнардан безнең заманнарга күчкән булсалар?
Сергей иңнәрен сикерткәләде:
– Гафу итегез, без ул заманнардан күчәргә ярамый, дип, вакыт тоннеле «ишеге» төбенә сакчы куя алмыйбыз бит инде. Очраклы туры килгән тереклек ияләре булса, әлбәттә, күчүләре ихтимал. Кешелек тарихында андый хәлләр булгалаган. Очраклы вакыт тоннеленә эләгеп, кинәт юкка чыккан кешеләр турында тарихта күп сәхифәләр бар. Ул вакыт упкыннары табигый һәм шулай ук киләчәк заман галимнәре ясалма рәвештә китереп чыгарган булулары да бик мөмкин.
– Болай төпченүемнең сәбәбе бар, дускай. Ә беләсезме, күптән түгел сезнең эксперимент полигоны урнашкан ул урман хуҗалыгы җитәкчесеннән мин нинди сүзләр ишеткән идем? Алдагы очрашуларның берсендә ул миңа браконьерлар урмандагы кыргый хайваннарны исәпсез кыралар, кайбер хайваннар «Кызыл китап»ка кертелгән, бетү чигендәгеләре дә бар, дигән иде. Ә соңгы сөйләшү вакытында, ничектер, сирәк калган кайбер хайваннарның сәер генә артып китүе турында сөйләде. Шул искә төште дә, шикләнеп куйдым...
– Без вакыт тоннеле барлыкка китергәч, элекке заманнардан тереклек ияләре күчмәгәнме, димәкче буласызмы?
– Күчеш ике яклы, дип үзегез әйттегез түгелме? Ә кайсы чорга көйләгән идегез вакыт тоннелен?
– Безнең теория буенча, күчеш вакыты аралыгын гравитация көче белән барлыкка китерелгән вакыт өермәсенең радиусын үзгәртү юлы белән көйләргә мөмкин. Анысын без әлегә тулысынча хәл итеп бетермәдек. Вакыт тоннеленең икенче башы чама белән узган гасырлар уртасында ачылырга тиеш. Хәзергә без узган вакытка артык тирәнгә күчә алмыйбыз. Вакыт аралыгында мондый чоңгыл барлыкка китерү өчен көчле гравитация кыры тудырырга кирәк. Моңа безнең техник ресурслар чыдамаячак.
– Менә сез, «тулысынча хәл итеп бетермәдек» дисез, «чама белән» дисез, җитди фәнни эшләрдә мондый төгәлсезлекләргә урын булырга тиеш түгел, минемчә. Юкса аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
– Вакыт кыса, Александр Васильевич. Килешү озак вакытка төзелмәгән иде. Безне болай да баш өстендә торып диярлек эшләтәләр. Хәзергә иң мөһиме – нәтиҗә. Ә калган вак-төяген алга таба да җиренә җиткерербез.
– Вак-төяк, дисез инде алай булгач?.. Тик, Сергей, шуны онытмагыз: фәндә вак-төяк юк. Бөтенләй әһәмиятсез булып тоелган нәрсәләр дә кешелек өчен көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин...
Санаторийда Сазонов белән ванна процедуралары алып ятканда, Левин әнә шушы сөйләшүләрне исенә төшергән иде. «Әгәр экспериментлар уңай нәтиҗә бирсә, без сине борчыган нәрсәләрне хәл итә алачакбыз. Ул вакытта син фән әһелләреннән зарланудан туктарсың», – дигән сүзләре дә Сергей белән ике арада булган шушы әңгәмәне күздә тотып әйтелгән иде. Аның уенча, чыннан да, киләчәктә «вакыт машинасы» ясалса һәм ул тыныч шартларда сынауны уңышлы үтсә, тайгада кыргый хайваннар күпләп үрчегән элекке заманнарга күчеп, вакыт тоннеле аша аннан хайваннарга бу заманнарга күчү мөмкинлеге тудырылса, Сазонов әйткән проблеманы җиңел генә хәл итеп тә булыр иде.
* * *
Фашистларның бишенче һөҗүмен кире кайтарганда, «партизаннар» ягында бер дистәләп сугышчы гына калган иде. Кырылды егетләр. Засадада ятучыларны немецлар автоматлардан атып кына ала алмаган булырлар иде. Гранатомёт белән алдырдылар. Егетләрнең шактые граната кыйпылчыгы тиеп харап булды. «Партизаннар» күпләп һәлак була башлагач, Андрей отряд командиры Харрас янына шуышып килеп: «Теге яктагы гранатомётны шартлатырга бер генә гранатагыз да юкмыни соң?» – дип ялварып сорады. Харрас: «Юк шул», – дигәнне белдереп, башын гына чайкады.
– Запаста, ичмасам, бер граната да тотмавыгыз начар. Булса, берәр партизанны җибәреп, дөмектерер идек ул ут ноктасын, – диде дә шуышып кире китте Андрей.
Тайга уртасында фашистлар миномётлардан файдалана алмый, ә менә гранатомёт чынлап куркыныч тудырды «партизаннарга». Посып кына атып яталар. Харрасның мәргән егетләре аның атучысын үтерә торалар, аларны икенчеләре алмаштыра. Гранатомётны шартлатмаган көе, ул бәладән котылырмын, димә.
Фашистлар каршы яктагы агачлар арасына кереп китеп, бераз тынычланып торган арада, Светлана Андрейның яраларын бәйләргә кереште. Алар шунда сөйләшеп тә алдылар.
– Эх, Светлана, белсәң иде, бу сугышның ничек туйдырганын. Менә ничә еллар кан белән үлемнән башканы күргән юк, – диде Андрей, авыр сулап.
Светлана, эш белән мавыккан кыяфәттә, бинтны чорнавын дәвам итте. Әле очрашуларына аз гына вакыт узса да, ул егетне инде әллә кайчаннан беләдер кебек. Үзендә аңа карата ниндидер рухи якынлык тойды. Тәне күп урыннан җәрәхәтләнеп, имгәнеп бетсә дә, ташып торган рухи көч, киләчәккә өмет тойды ул аның сүзләреннән. Гомумән, Светлана көчле рухлы кешеләрне ярата. Ул балалар йортында үсте. Дөрес, матди яктан һәрчак тәэмин ителгән, тамагы тук иде. Ләкин балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ата-ана назы, туган-тумача игътибары җитми. Тормышта килеп туган кыенлыклар алдында сыгылып төшкәндә, ул һәрчак «их, нишләп минем бертуган абыем булмады, ни өчен шундый чакларда яклап калырлык туганым юк икән», дип уйлый иде. Шуңа күрә киләчәктә янәшәсендә көчле кеше булуын теләде.
Медицина училищесын тәмамлагач, ул да кайда эшләрмен икән, дигән уй белән янды. Бергә укыган курсташларының күпчелеге шәһәрдә эшкә калды. Терәге, ярдәм итүчесе булганнар «җылы урын»нарга урнаштылар. Шул чакта ничектер тайга эчендәге ерак бер татар авылына фельдшер кирәк икән, дип ишеттерделәр. Дөрес, ул шунда ук чыгып йөгермәде. Бөтен якларын уйлады. Чөнки ул авылны белгән кешеләр, тайга эче, кыргый төбәк, мәдәният үзәкләре юк, дип кисәттеләр. Ләкин Светлананы яшьлек романтикасы җиңде. Монда ябышып ятар туган-тумачам юк, бәхетем шундадыр, бәлки, дип, тәвәккәлләп барырга ризалык бирде. Монда да бер ялгызы, анда да...
Күчкән Салага килеп эшли башлау баштарак җиңел булмады. Ләкин үз эшен яратып башкаручы, өлкәннәрне хөрмәт итүче бу тырыш кызны җирле татар халкы бик тиз үз итте. Тагын шунысы да бар: авылга килгәнче бер авыз сүз татарча белмәгән кыз берничә айдан татарчаны әйбәт кенә сукалый башлады. Берәр елдан бөтенләй татарлашып бетте. Үзләренә карата мәрхәмәтле, гореф-гадәтләрен ихтирам итүче кызны ничек яратмасыннар инде! Тик, кая барсаң да, бер кояш, дигәндәй, насыйп булган яр гына һаман күренми. Авылда яшьләр юк диярлек. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә, әти-әниләре янына «Олы җир»дән кайткалаучылар була булуын. Светлананың күңелен яулардайлары гына юк. Ялгыз каенга кош кунмас, дигәннәре шул буладыр инде.
Андрейның яраларын бәйләгәндә, Светлана шуларны уйлады. Менә хәзер аның белән ачылып сөйләшеп китәр иде, тик алар икесе ике дөнья кешеләре шул. Вакыт-вакыт ул аны жәлләп тә куя. Әгәр чын дөресен сөйләп бирсә, син бит бөтенләй икенче заман кешесе, дисә, аңлармы икән? Юк, аңламас, мөгаен. Ул аны күзалдына да китерә алмаячак.
– Җиңү көненең тизрәк килеп җитүен барыбыз да бик тели, – дигән булды Светлана, исәпсез-сансыз уйларын читкә куарга тырышып.
– Кайчан булыр икән инде ул җиңү, Светлана, ә? Илебездә яшәүче һәркемнең иң бәхетле көне булыр иде ул, шулаймы? – дип хискә бирелде Андрей.
Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзе очкынланып киткәндәй булды. Дулкынлануы хәтта тавышында сизелде.
– Ә мин җиңүнең кайчан киләсен беләм.
Светлана, хәйләкәр генә елмаеп, Андрейга күз сирпеп алды.
– Карале, синдә күрәзәлек сәләте дә бармыни?
– Әйе. Мин бөтен нәрсәне дә алдан беләм! Әйтимме, кайчан җиңәчәкбез фашистларны?
– Әйтеп кара.
– Ямьле май аенда!
– Нишләп майда?
– Чөнки мин язның шул аен яратам. Ул бөтен кешегә дә бәхет китерә торган ай.
Светлана, артыгын ычкындырдым бугай дигәндәй, кинәт кенә карашын читкә алды. Ләкин Андрей кызның уңайсызланып калуына игътибар да итмәде. Аның үз уйлары.
– Светлана, ә синең ирең бармы? – дип сорап куйды ул кинәт кенә.
– Юк.
– Ә егетең?
– Ирем дә, егетем дә юк. Ә ник сорыйсың аларны? – диде кыз.
– Мин сине беренче күрүемдә үк ошаттым.
Светлананың бите алсуланды. Ул оялып, йөзен читкә борды. Аңа беркем дә, беркайчан да болай әйткәне юк иде. Нәрсә дип җавап бирергә белмичә, әле яңарак кына бәйләгән бинтны рәтләштергән булды ул. Бары тик бераздан соң гына:
– Ә үзегезнең хатыныгыз бардыр бит? – дип сорарга батырчылык итте.
Андрейның йөзе күзгә күренеп җитдиләнде.
– Бар иде... Хатыным – Татьяна, кызым – Галя... Бомба шартлап, өсләренә йорт җимерелгән...
Андрейның күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. Ул сәламәт кулы белән күзләрен сөртте.
– Кызганыч!
– Эх, Светлана, белсәң иде күңелемдә фашистларга карата нинди нәфрәт уты янганын?! Мин сугышның беренче көннәреннән генә түгел, беренче сәгатьләреннән үк сугышам бит инде. Брест крепостеннан. Немецлар басып кергәч, кулга корал тотып, крепостьны сакладык. Мин хәтта гаиләм – хатыным һәм кызым белән саубуллашмыйча да калдым. Без яшәгән йортка бомба эләккәнен һәм аның шартлап җимерелгәнен соңыннан ишеттем...
Гаиләсенең шундый фаҗигале язмышы турында сөйләү Андрейга бик авыр иде, билгеле. Ләкин аның мондый халәте озакка бармады. Күп сынаулар кичереп, авырлыклар күреп чыныккан хәрби кеше үзен тиз кулга алды.
– Светлана, фашистларны җиңгәч, әйдә бергә булыйк. Ризамы? – диде ул, кызның әлеге тәкъдимне ишетеп, гаҗәпләнүдән тагын да матурланып калган зур зәңгәр күзләренә карап.
Һәр минуты гына түгел, һәр мизгеле үлем сагалап торган шушындый шартларда тәкъдим ясау гади акыл ирешмәслек гамәл булса да, бу сүзләр Светлананың күңелендә әйтеп бетергесез хисләр тудырды. Менә шушы минутларда аның Андрейны кочаклап аласы һәм чын дөреслекне сөйләп бирәсе килә иде. Кайгырма, сугыш инде күптән бетте, без инде күптән тыныч тормышта яшибез. Бу гайре табигый хәлләр ялгышлык кына, йә саташу гына. Берничә көннән барысы да җайланыр. Безнең егетләр ул фашистларны җиңәрләр, шул арада «Олы җир»дән ярдәм дә килеп өлгерер, бәлки. Һәм без синең белән берәр көннән, йә берәр атнадан кавышырбыз, чәчләрне чәчкә бәйләрбез, дип аны юатасы, сөендерәсе килгән иде. Тик ни өчендер, авыз ачып, ул сүзләрне әйтә алмады.
– Риза, – дип пышылдады Светлана, ләкин ул сүзләрне Андрей ишетмәде дә. Ул кызның карашыннан гына да аның риза икәнлеген аңлады. Кулларын зур учларына алды.
– Ә беләсеңме, Светлана, без бик бәхетле булырбыз... – диде.
– Әйе... Әлбәттә...
Андрейның иреннәре калтыранып куйды. Ул үбәргә теләгәндәй, йөзе белән кызга таба омтылды. Күңелендә туган хисләр өермәсеннән кыз да бөтен дөньясын оныткан иде. Менә хәзер, тагын бер мизгелдән, булачак ләззәтне кичерә башлагандай ул күзләрен йомды. Ләкин шул чакта, аларның икесен дә сискәндереп, каршы яктан автомат тырылдап куйды. Засадада ятучылардан кайсыдыр авыр ыңгырашып, Светлананы ярдәмгә чакырды. Кыз ашыгып, шул якка шуышты. Фашистлар чираттагы һөҗүмгә күчте.
* * *
Алар кайда? Нинди юнәлештә барырга? Менә атна-ун көн инде Мартинга шул сораулар һаман тынгылык бирми. Төп көчләр белән элемтә югалды. Кыска дулкында эшли торган «Фредрих» радиостанциясе ярдәмендә радист штаб белән элемтәгә чыгарга күпме генә тырышмасын, берни дә барып чыкмады. Ул резисторын боргалап, кыска радиодулкыннар белән шыплап тулган эфирны «капшады», юкка «Ирма... Ирма... Ирма...», – дип, кат-кат таныш исемне кычкырды. Тик җавап ишетелмәде. Гомумән, эфир әлегә кадәр ул белмәгән ят авазлар белән тулган. Аларны тыңлап, берни дә аңламаган радист үзен бөтенләй икенче дөньяга эләккәндәй хис итте.
Бу хәл Мартинны да тәмам өметсезлеккә төшерде. Хәзер ул немецларның төп көчләре кайда икәнлеген чамалый да алмый. Бәлки көнчыгышка яки көнбатышка бик ерак китеп өлгергәннәрдер? Ләкин ул ишеткән соңгы мәгълүматларга караганда, бу мөмкин түгел. Ә рус армиясе кайда? Гомумән, фронт сызыгы кайсы тирәдәрәк икән?.. Барысы да кинәт кенә юкка чыкты. Ун көн элек, эсэсчы гаскәриләр корпусы белән командалык итүче оберштурмбаннфюрер Эрдман әмере буенча, тайгада качып ятучы һәм үзләренә тынгылык бирмәүче партизаннарга каршы җибәрелгән эсэс ротасы инде менә ничә көннәр эзәрлекләргә тиеш партизаннарны таба алмый.
Моннан берничә көн элек әсирлеккә төшкән партизаннан да төгәл җаваплар алып булмады. Дөресен әйткәндә, партизан алар урнашкан лагерьга көтмәгәндә үзе килеп чыкты. Моңа кадәр тайгада бер кеше очратмаган эсэсчыларда бу хәл, әлбәттә, зур өмет уяткан иде. Мартин үзе теләсә кайсы тоткыннан теләсә нинди мәгълүматны «кысып» чыгарып була дигән фикердә. Тел ачтыра торган андый ысулларны яхшы белә ул. Ләкин киребеткән бу әсир авызыннан бер файдалы нәрсә дә тартып алып булмады.
Мартин аны, ялган мәгълүмат биреп буташтыру өчен, партизаннар махсус җибәргән диверсант түгелме икән, дип тә шикләнде. Болай уйлауның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар иде. Әсирнең планшетыннан карта табылды. Иң кызыгы шунда: партизан аны Мартинга үзе тәкъдим итте. Өстәлгә җәелгән штаб картасыннан берни дә аңламаган булып кылангач, кыр сумкамда үземнең картам бар, шуннан аңлатып бирәм, диде. Чыннан да, ул картадан бернәрсә дә яшермичә аңлатты. Әнә шул вакыттагы үз-үзен тотышы шик уятты да инде Мартинда. Башка сорауларга җавап биргәндә, «белмим», «юк» дип, кыска гына җаваплар белән чикләнгән, йә бөтенләй эндәшмичә, туры җаваптан качкан әсирнең картадан күрсәткәндә ни өчен теле ачылып китте? Бу хәл психологик яктан бернинди гадәти кысаларга сыймый. Әсирлеккә алынган беренче көнендә үзен «Мин – татар», дип атаган бу кешене партизаннар җибәрмәдеме икән, дигән уй нәкъ шул чакта килде дә инде Мартинның башына. Картадан күрсәтеп, аларны үзләренә уңайлы урынга алып килерләр дә алдан әзерләнгән засадага эләктереп, тар-мар итәрләр. Урман эчендә сугышу гади нәрсә түгел. Алдыңны-артыңны уйлап эш итмәсәң, монда баштанаяк коралланган булуың да ярдәм итмәячәк. Партизаннар хәйлә белән алдыра. Аларны моңа өйрәтеп торасы юк. Хәйләле сугыш алымнарының аяныч нәтиҗәләрен берничә мәртәбә үз тәҗрибәсендә татырга туры килде Мартинга. Авызы бер пешкәч, өреп кабарга өйрәнде.
Ә соңрак гауптштурмфюрерның иң ачуын китергәне шул булды: алданрак кулга алынган рус әсире белән бергәләп, бер төндә тоткыннар качып китте. Бу хәл аны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Ул кабат партизанның кыр сумкасыннан алынган картаны ныклап өйрәнә башлады. Оберштурмфюрер Гансны да ярдәмгә чакырды. Озаклап уйлана торгач, картаның тәртибенә төшенделәр. Партизаннар лагере төньяк юнәлештә, якынча 30 чакрымлап ераклыкта гына урнашкан. Әсирләр качып китүгә үк, Мартин шул партизаннар ягына «марш-бросок» ясарга дигән карарга килде. Нибары бер кечкенә генә өе булган урман аланында күпме ятарга була?! Хәрби эштә иң куркынычы – билгесезлек. Ул солдатларның психологиясенә тискәре йогынты ясый. Араларында ризасызлар да күренгәли инде. Кычкырып әйтмәсәләр дә, Мартин моны күңеле белән сизә һәм соңгы вакытларда тезгенне кысыбрак тотарга тырыша. Юкса, мондый чакта эчтәге таркаулык тышкы дошманнарга караганда да куркынычрак.
Шуңа күрә ул хәзер дә икеле-микеле уйларын үзенең кул астындагыларга сиздерергә тырышмады. Бәлки, чыннан да, партизаннарның төп көчләре шул картада күрсәтелгән урындадыр? Лагерьга килеп җитәрәк, алдан разведка җибәреп, шул урыннарны капшап, тикшереп караргадыр. Аннан соң хәйләле юллар белән отрядны чолгап алып булыр. Партизаннарның барыбер аның солдатлары кебек баштанаяк коралланмаганлыгын яхшы белә Мартин. Күбесендә иске винтовкадыр, иң яхшы дигәндә, немецлардан трофей итеп төшерелгән берничә автоматлары бардыр инде. Алар белән генә әллә ни ерак китеп булмый.
Партизаннарның шул төп көчләрен тар-мар итсәләр, күз күрер, хәрәкәттәге армия белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге турында да уйларга булыр иде...
Менә бүген Мартин ротасы партизаннар лагерена килеп җитте. Ләкин гөнаһ шомлыгына каршы, лагерьда беркем дә юк иде. Аны бер кат миномётлар белән утка тоткач, лагерьның ике ягыннан бәреп кергән эсэсчыларны, сәлперәйгән бер картны исәпләмәгәндә, буш урамнар һәм буш йортлар каршы алды. Партизаннар кайсы тарафка китте, дигән сорауга, картлач ялганлап җавап бирде. Монда инде Мартин нәкъ шул моментта кайтып кергән разведчиклар күрсәткән тарафка кузгалырга әмер бирде... Картка җәзасын бирергә дә онытмады.
Алар авылны чыгып, урманга кереп барганда, тагын бер көтелмәгән хәл килеп туды. Өстән сәер тавыш ишетеп, башын күтәреп караган иде, анда вертолёт күреп, Мартин берара сәерсенеп калды. Биноклен кулына алып, күпме генә күзәтсә дә, очкычта ул бернинди аңлашылырдай билге күрмәде. Үзләренең гаскәрләре сугыш шартларында вертолётлардан файдаланмый. Фронтта истребительләр һәм бомба ташлаучы самолётлар гына кулланыла. Чөнки вертолётларны теләсә нинди коралдан атып бәреп төшерергә дә мөмкин. Алар үзләрен акламый. Бу руслар җибәргән вертолёт булырга тиеш. Партизаннар үзләрен эсэсчылар эзәрлекләвен хәрәкәттәге армиягә хәбәр итеп өлгергәннәрдер дә, тегеләре разведкага шуны җибәргәннәр, күрәсең.
Вертолётның бернәрсәдән курыкмыйча, үзен хуҗаларча тотып, оятсызларча астан гына очып йөрүе Мартинның җен ачуларын чыгарды. Истребительләр дә күренми бит шул чакта! Бу энә карагы аларның җиленнән дә мәтәлеп төшәр иде.
Ниһаять, Мартинның сабырлыгы төкәнде. Вертолёт өченче мәртәбә әйләнеш элмәге ясап, баш очыннан гына узганда, солдатларына «Фоя!» дип әмер бирде. Шуны гына көткәндәй, солдатлар бердәм рәвештә автоматларыннан ата башладылар. Берара тоташ ату тавышларыннан тирә-як яңгырап торды. Озак та үтмәде, вертолётның бер ягыннан кара төтен бәреп чыкты. Очкыч чайкалып куйды һәм әйләнә-бөтерелә, мәтәлчек атып, ерак кына түгел агачлар арасына төшеп күздән югалды. Бераздан шул тарафтан тонык кына шартлау тавышы ишетелде, агачлар өстеннән кара төтен көлтәсе сузылып чыкты.
Үз эшләреннән канәгатьләнү хисе кичергән солдатлар берара шатлыклы авазлар чыгарып алдылар. Әле тегендә, әле монда «Гут, гут!» дигән сүзләр ишетелде. Ләкин озаклап, хискә бирелеп торырга вакыт юк. Мартин «Штиле!» дип кычкыргач, алар бердәм тынып калды. Гауптштурмфюрер солдатларга партизаннар белән көрәштә шушы беренче җиңүләре уңаеннан саран гына котлау сүзләре әйтте. «Хайль Гитлер!» дип тәмамлады ул сүзен. Бу юлы аның алга сузылган кулы, фюрерны олылаудан бигрәк, хәзер кайсы юнәлештә барырга кирәклекне күрсәтте кебек. Һәм алар кабат юлларын дәвам иттеләр.
Зөфәр засадада ятучы авылдашларын күздән кичерде. Нибары сигез кеше калган. Дөрес, фашистлар да күп кырылды. Инеш үзәне аларның мәетләре белән тулган. Андрей, немецлар чигенеп торганда, үлгән солдатлар янына шуышып барып, биш-алты автомат алып килде. Дүрт граната да эләктергән. Монысы әйбәт булды. Юкса, патроннары бетү ягында иде. Соңгы һөҗүм вакытында, снарядлары беттеме, әллә башка сәбәп беләнме, немецларның гранатомётлары атудан туктады.
Харрасның ботына граната ярчыгы тиеп яралангач, отряд белән командалык итүне участковый Рафаил үз өстенә алган иде. Ләкин аның сугыш тәҗрибәсе юк, килеп туган кискен хәлләрдә тиз генә гамәл кыла алмый. Шуңа күрә командаларның күбесен Андрей бирә. Хәрби уставта каралганча, дәрәҗәсе дә югарырак булгач, ул моны табигый дип саный.
Әгәр болай дәвам итсә, бу көч белән позицияне озак саклый алмаслары көн кебек ачык. Зөфәр шуңа кайгыра иде. Үзләрен кырып салып, тайга эченәрәк кергән авыл кешеләрен эзләп тапсалар, эш харап! Немецлар, карт-коры дип жәлләп тормаячаклар, аларны да юк итәчәкләр. Мондый күп югалтулардан соң, аларның ачулары чиктән ашкандыр, тыныч халык белән ерткычларча кыланачаклар...
Кич җитеп, урман эченә караңгы төшкәнче, ничек тә позицияне кулдан ычкындырмаска кирәк. Немецлар караңгыда урман эченә борын тыгарга базмаячаклар. Бәлки бөтенләй авылга чигенерләр. Зөфәр бу хакта Андрейга һәм Рафаилгә дә әйтте. Тегеләр килештеләр.
Немецлар чираттагы һөҗүмне башлаганнар гына иде, урман эченнән чыгып, Камил һәм алдан ук үзләре белән калырга теләк белдергән дүрт хатын засадада ятучыларга килеп кушылды. Барысының да кулларында карабин. Зөфәр аларны күргәч, сөенде дә, көенде дә. Камил янына шуышып барып: «Ник авылдашларны калдырып киттегез, сине аларга җаваплы итеп билгеләделәр бит», – дип, аркадашын битәрли башлаган иде, Камил: «Без аларны тайгага тагын да эчкәрәк керттек, аннан эзләп таба алмаячаклар. Монда, аңлавымча, сезнең дә хәлләр хөртиләнә бара. Ярдәм кирәк», – дигәч, Зөфәр килеште. Аларның килеп җитүләре бик урынлы булды. Мондый чакта кораллы биш кеше – зур ярдәм.
– Фашистлар ягыннан да, безнең яктан да югалтулар бик зур. Көрәш бик каты. Ничә һөҗүмне кире кайтарганбыз – исәбен дә югалттым. Ә алар һаман, сукыр чебен кебек, ябырылып өскә килә, – диде Зөфәр. Аннан соң: – Төз атыгыз. Үз-үзегезне саклагыз, – дип өстәде дә үз позициясенә шуышты.
Тагын ике яктан да көчле пулялар яңгыры ява башлады. Мылтыклар шартлавы, автоматлар тырылдавы, чит телдә акырган-бакырган авазлар, кемнәрнеңдер ыңгырашуы, ярдәм сорап ялваруы – барысы бергә буталып, тоташ кыргый авазлар җыелмасына әверелде. Тагын мәхшәр купты.
Сугышның иң кызган чагында, кемгәдер ярдәмгә ашыккан Светланага очраклы пуля тиде. Үзе дә саксызлык күрсәтте: яткан урыныннан күтәрелә төшеп, якын гына араны йөгереп үтмәкче иде. Тик бер-ике адым атлауга, күкрәген тотып, җиргә капланды. Бу хәлне күреп алган Андрей ярдәмгә ашыкты, ләкин үзе дә сакланырга кирәклеген онытты. Светлана янына килеп җитәргә нибары бер адым калгач, аның янәшәсенә чалкан егылды. Зөфәр тиз генә алар ягына шуышты. Ни кызганыч, Светлана шунда ук җан биргән. Ә Андрей исән иде әле. Ул күзләрен ачып, Зөфәргә эндәште:
– Минем гимнастёрка астарына әти-әниемнең адреслары язылган кәгазь һәм хатыным белән кызымның фотосы яшерелгән. Зинһар өчен, сугыш беткәч, шуларны эзләп табып, минем кайда, ничек һәлак булганымны аларга сөйләгез.
Аннан соң башын Светлана ягына борып:
– Эх, Светлана, менә без хәзер мәңгегә бергә инде, – диде дә күзләрен бөтенләйгә йомды.
Зөфәрнең бите буйлап кайнар яшь тәгәрәде. Әле берничә көн элек кенә танышкан булсалар да, алар туганнар кебек якынайганнар иде. Нәкъ менә шушында, үзенең күзалдында җан биргәнен күрү өчен иңнәрендә күтәреп алып кайттымыни соң ул Андрейны «Ерак привал»дан?!
Немецлар бусында тиз генә чигенергә уйламадылар да. Алар да тиздән кич җитәсен һәм аңа кадәр «партизаннар»ның позицияләрен ала алмасалар, үзләренә кыенга туры киләчәген чамалыйлар булса кирәк. Шуңа күрә, әле үрмәләп, әле аягүрә басып, засадада ятучылар өстенә саранча шикелле ябырылдылар. Хәзер инде аларны зур югалтулар да куркытмый иде булса кирәк. Позициядә санаулы гына партизан калганын аңлап алдылар. Берничәсе хәтта уң як флангтан тылга үтмәкче булып, сиздермичә генә читкәрәк каерды. Ярый әле Зөфәр вакытында күреп алды да, немецларның үзләреннән үк алган ике гранатаны бер-бер артлы өсләренә томырды. Каршыдан инде якынга ук килеп җиткән фашистларга мылтыгыннан атуын дәвам итте. «Болай булса, тиздән кул сугышына күчәргә туры килмәгәе», – дип уйлады ул.
Тик шунда гаҗәп хәл булды. Урман эченнән камуфляжлы кешеләр йөгереп чыктылар да, «ур-ра» кычкырып, фашистларга ябырылдылар. Боларның «Олы җир»дән килгән ОМОНчылар икәнен Зөфәр шунда ук аңлап алды:
– Иптәшләр, безгә ярдәм килеп җитте. Теләсә ничек тәртипсез атышуыгызны туктатыгыз, юкса үзебезнекеләргә тидерүегез бар. Бары тик яхшылап төзәп кенә атыгыз, – дип кычкырды ул.
Ике яктан ут астында калган фашистлар, нишләргә белмичә, ары-бире йөгерделәр. Алар арасында көчле буталыш башланды. Ә оборонада торучы Күчкән Сала егетләре төзәп атып, аларны әкренләп «чүпли» тордылар. Исән калган фашистларның күпмедер өлеше, көньякка борылып, куа килүчеләргә автоматлардан ата-ата, агачлар арасына кереп шылды. Ике дистәгә якыны коралларын ташлап, кулларын күтәрде. ОМОНчылардан берничәсе һәм позицияләрдән торып баскан Күчкән Сала ирләре, әсир төшкәннәрне саклап калды. Дистәләгән ОМОНчы урманга кереп качкан фашистларны эзәрлекләп киттеләр. Урман эчендә әле тегендә, әле монда автомат тавышлары яңгырады.
* * *
Икенче көнне Күчкән Сала авылы гөжләп тора иде. Монда кемнәр генә юк! Южный посёлогыннан килгән гадәттән тыш хәлләр инспекторыннан башлап, ашыгыч рәвештә ил башкаласыннан чакыртылган төрле министрлык вәкилләре, гадәттән тыш хәлне тикшерү өчен оператив рәвештә оештырылган эш төркеме, хәрбиләр, янгын сүндерүчеләр, медицина хезмәткәрләре, юристлар, Федераль куркынычсызлык хезмәте агентлары һәм, әлбәттә, һәрнәрсәдән сенсация эзләргә яратучы журналистлар – авыл читендәге мәйданны сырып алган. Шуларга өстәп, авыл читенә ике вертолёт төшеп «кунаклаган», дистәләгән машина, зәңгәр һәм кызыл путалы микроавтобуслар тезелеп киткән... Бу кадәр техниканың бирегә берьюлы җыелуы авыл тарихында беренче мәртәбәдер, мөгаен. Кыскасы – мәхшәр!
Берәр сәгать дәвамында ана – кызны, ата улны белмәгән шундый шартларда әрле-бирле йөргән халык, ниһаять, тынычлана төште. Федераллар һәм көч структуралары вәкилләре артык кешеләрне авыл читенә кудылар. Ә чирек сәгатьтән, хәрбиләрдән торган тере чылбыр, чебен дә үтеп керә алмаслык итеп, авылны әйләндереп алган иде. Кирәгеннән артык әрсезләнеп, артыгы белән кызыксынучы журналистларны да шул тыгыз кыршау читенә кудылар.
Бер яктан Эчке эшләр министрлыгы тикшерү эшләрен җәелдереп җибәрсә, икенче яктан Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре, бу хәл бары тик алар тармагына гына кагыла дигән сылтау белән, дилбегәне үз кулларына алмакчы булдылар. Аннан соң вакыйганың кайсы тармакка ныграк кагылганын ачыклаганчы, тикшерү эшләрен бергә алып барырга дигән нәтиҗәгә килделәр.
Беренче чиратта, Күчкән Сала авылы кешеләренең һәрберсен аерым чакырып, сорау алдылар. Бигрәк тә Зөфәргә һәм авыл башлыгы Харраска тыгызга туры килде, аларны көне буе сораулар белән тинтерәттеләр. Харрас яралы булганлыктан, аны реанимация машинасына кертеп салганнар иде. Сораштыру табиблар күзәтүе астында барды.
Кичен үлгән фрицларның гәүдәләрен бөркәүле ике зур машинага төяп, кайсыдыр хәрби базага алып китәргә җыена башладылар. Андрейның кем булуын ачыклагач, аны да шулар рәтенә куйдылар. Зөфәр аны: «Ул бит фашистларга каршы көрәштә һәлак булган совет офицеры. Күчкән Салада гына калдырыгыз. Үзе белән янәшә торып көрәшкән һәм һәлак булган авылдашларыбыз янына җирләрбез», – дип күпме генә ялынмасын, аның үтенечен канәгатьләндермәделәр. Андрейның үләр алдыннан Светланага карап: «Эх, Светлана, менә без хәзер мәңгегә бергә инде», – дигән сүзләрен исенә төшерде Зөфәр. Исән вакытта аз гына аралашып калсалар да, алар арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашып өлгергән, күрәсең, дип уйлаган иде шул чакта. Ә хәзер, үлгәч, аларны аермакчы булалар. «Инде җәсәдләрегез бергә була алмаган икән, якты рухларыгыз оҗмахта янәшә була күрсен!» – дип теләде Зөфәр.
Яралы күчкәнсалалыларны Южный бистәсенә алып кайтып, хастаханәгә салдылар. Алар арасында граната ярчыгы тиеп, боты яраланган Харрас та бар иде. Каралты-курасыз калган авыл кешеләрен шулай ук, автобусларга төяп, «Олы җир»гә алып киттеләр. Зөфәрнең дә йорты янган. Тик гаиләсен Южныйга озатса да, ул үзе берничә көнгә Күчкән Салада калып торды. Һәлак булган авылдашларын соңгы юлга озатышасы бар иде шул.
Ике көннән фашистларга каршы көрәштә һәлак булган Күчкән Сала кешеләре белән хушлашу митингы булды. Барлыгы уналты кешене, шәһәрдәге хәрби гарнизоннан чакыртылган солдатлар мылтыклардан залп биреп, хәрбиләрчә соңгы юлга озаттылар. Чыгыш ясаучылар күп булмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан килгән вәкил һәлак булганнарның барысын да медальгә тәкъдим итәчәкбез, дип вәгъдә бирде.
Ә тагын бер көннән авыл чит-ят кешеләрдән бушап калды. Иң ахырдан Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре китте. Алар соңгы эшләре итеп, Күчкән Сала авылының олысына-кечесенә, «авылда булган бу вакыйгаларны сер итеп сакларга» кушып, шул таләп үтәлмәгән очракта, җинаять җаваплылыгына тартылачаклары турында кисәтеп, кул куйдырдылар. Кемнәр кемнәр, федераль хезмәттәгеләр анысын җиренә җиткереп башкара белә. Шулай итеп, Күчкән Салада булган бу гайре табигый вакыйга тикшерү документларына «Үтә яшерен» мөһере сугылып, җиде йозак артына бикләп куелды.
Дәвамы бар.
"КУ" 8, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев