Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Алар минем күз алдында этемне атып үтерделәр. Аккүзнең пулялар теткәләп бетергән гәүдәсе «Ерак привал»дагы аланда ята. Ышанасызмы? Минем үземне берничә мәртәбә тукмап ташладылар. Андрейны әнә, канга батырып, нинди хәлгә китергәннәр...
Романның башын монда басып укыгыз.
Зөфәр, Камил һәм Андрей авылга таң алдыннан гына кайтып керделәр. Бу вакытта Күчкән Сала кешеләре йоклый иде әле. Тирә-якта урман шавыннан башка бер тавыш та ишетелми, дияр идең, ара-тирә этләр өреп куя...
Камил башта Зөфәр белән Андрейны медпунктка илтмәкче булган иде. Ләкин уеннан кире кайтты. Бу вакытта кем булсын анда?! Шуңа күрә үзе яшәгән йортны узып, Зөфәрләр ишеген шакыдылар. Тавышка төне буе керфек тә какмаган Наҗия йөгереп чыкты.
Ишекне ачып җибәрүгә, каршысында сакал-мыек баскан, йөзе тартылып, сулып калган, бик хәлсезләнгән Зөфәрне һәм канга баткан кеше гәүдәсен иңнәренә күтәргән Камилне күргәч, бик гаҗәпләнде. Зөфәрнең күкрәгенә ташланды да иңрәп елый башлады:
– Уйлаган идем аны ниндидер күңелсезлек килеп чыккандыр дип, күңелем дөрес сизгән икән. Ниләр генә булды? – дип сөйләнде.
– Барысы да тәртиптә, Наҗиякәй. Менә күреп торасың, исән-сау кайтып җиттем.
– Кыяфәтеңнең карарлыгы калмаган бит. Ни булды? Камил, син әйт, ичмасам? – дип ирләрнең әле берсенә, әле икенчесенә ялварулы караш ташлады ул.
– Йә, тынычлан, сөеклем. Минем белән барысы да тәртиптә. Бераз ял итеп алсам, барысы да җайланыр. Тик менә бу егетнең хәле начаррак. Аны сәкегә илтеп салыйк әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, Камилгә Андрейны сәкедәге түшәк өстенә салырга ярдәм итте.
Камил фельдшер Светлананы чакырырга чыгып йөгерде. «Берочтан авыл башлыгы Харрас Зариповичка да сугылырсың. Монда, безгә килсен», – дип артыннан кычкырды Зөфәр...
Чирек сәгатьтән аз гына артыграк вакыт узгандыр, ашыгыч медицина ярдәме сумкасын асып, йокылы-уяулы Светлана килеп җитте. Ул нәрсә булганын сораштыра-сораштыра, Андрейның яраларын карый башлады. Зөфәр аңа барысын да җентекләп сөйләмәде. Үзенең башыннан үткәннәрне ул бөтенләй искә төшермәде. Бары тик Андрейның яралануы һәм якынча күпме вакыт элек аңын югалтуы турындагы сорауларга коры гына җавап бирде. Озак та узмады, Харрасны ияртеп, Камил килеп керде.
– Йә, күрик геройларны. Ни булганын сорашыйк, – дип сөйләнде авыл башлыгы керә-керешкә.
Ә үзе Зөфәр ягына, ничектер, сәерсенгән кебек сынап карый. Камил юлда килгәндә сөйләргә өлгергән инде моңа. «Алышынмадымы икән», дигән шик тә белдергәндер әле.
– Харрас абый, минем синең белән сөйләшәсем бар...
– Соң, әйдә, сөйлә. Тыңлыйм. Кара төндә кубарылып, кәмит карау өчен түгел, сүзләреңне тыңлау өчен килдем дә инде монда.
Зөфәр тирә-яктагыларга күз төшереп алды:
– Мин бары тик үзеңә генә сөйләргә телим.
– Монда барыбыз да үз кешеләр. Берсеннән дә яшерен серем юк, – дип, ни өчен үзенә генә сөйләргә теләгәнен аңламыйча, иңнәрен сикерткәләде Харрас.
– Вакыт бик аз, Харрас абый. Әлегә синең белән аңлаша алсак, шул җитәр. Әйдә, кунак бүлмәсенә узыйк әле, – диде дә Харрасны култыклап, күрше бүлмәгә алып кереп китте. Өстәл артына урнашкач, Наҗия алар алдына кайнар чәй кертеп куйды. Ә үзенең һаман Зөфәреннән аерыласы килми иде. Аны артыннан гына кочаклап алып, чәчләреннән үпте. Күзләре сөекле иренә яратып та, шул ук вакытта кызганып та карый. Яңагындагы кечкенә генә ярага укмашып каткан канын кулы белән сыпыргалый. Әйтерсең, әнә шулай иренең хәлен җиңеләйтмәкче була. Тик Зөфәрнең генә анда кайгысы юк кебек. Тизрәк башыннан үткән хәлләрне бәйнә-бәйнә Харраска сөйләп бирәсе килә. Шуңа күрә Наҗиясен читкәрәк тибәрде:
– Бар әле, чыгып тор әле, җаным. Харрас абый белән сөйләшәсе сүзебез бар, – диде ул, хатынына мөмкин кадәр җылырак мөнәсәбәт күрсәтергә тырышып.
– Сөйләшегез, мин сезгә комачауламыйм бит. Сине кочаклап, менә шулай тыныч кына басып торырмын, бәгърем. Юкса бик сагындым...
– Наҗия, аңла мине, кайчак ирләрнең хатын-кызлардан башка гына сөйләшер сүзләре була. Зинаһар өчен, унбиш-егерме минутка гына чыгып торчы. Йоклап алсаң да була. Әле таң атмаган. Инде йоклый алмыйсың икән, ашарга әзерли тор...
Наҗия – акыллы хатын. Нәкъ менә шушы вакытта ирен никадәр генә ташлап чыгып китәсе килмәсә дә, ир хакын өстен куеп, аның сүзен аяк астына салып таптамады. Әкрен генә атлап, ишеккә юнәлде. Аның артыннан ишек ябылуга, Харрас телгә килде:
– Йә, алайса тыңлап карыйк, нинди хәлгә тарыдың?
– Сиңа – ялган, миңа – чын, дигәндәй, Харрас абый, мин кеше ышанмастай гаҗәп хәлләргә юлыктым бит әле. Ничек кенә сөйләсәм дә, ышанмассың кебек... Харрас сынаулы караш белән әңгәмәдәшенә текәлде. Зөфәрне бала чагыннан бирле белә ул. Күз алдында үсте, ир-егет булып өлгереп җитте. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы бу егетне авылдашлары да хөрмәт итә. Аек акыллы, туры сүзле, төпле фикерле, гадел кеше буларак беләләр аны. Һәм менә шушы кеше ниндидер аяныч хәлгә тарыган.
– Сөйлә. Сүзләрең хак булса, ышанырмын. Мин яшь кеше түгел. Үз гомеремдә яхшысын да, яманын да күп күрергә туры килде. Аңларга тырышырмын.
– Ярый, әйтәм алайса... Тик син мине акылга җиңеләйгән икән бу, дип, нәтиҗә ясарга ашыкма. Харрас абый... мин немец фашистлары әсирлегеннән качтым. Дөресрәге, Андрей исемле икенче бер әсир белән бергәләп качтык...
Әлеге сүзләрдән Харрасның кашлары сикереп өскә күтәрелде. Күзләре зурайды. Авызы ачылган көе калды. Ул Зөфәрнең күзләренә озаклап текәлеп карап торды. Ике арада туган киеренкелекне йомшарту өчен, өстәлдәге чәйгә калак тыгып, аны шикәр салмаган көе генә озаклап болгатты. Бераздан үзен кулга алып өлгерде булса кирәк, өзек-өзек сүзләр белән сөйләп китте:
– Зөфәр туган, аңлыйм... син аргансың. Еллар буе... көне-төне ялсыз эшләү... үзен сиздерә. Әйе, әйе, депрессия шуннан килә дә инде. Аның ише вакытта... э-э-э галлюцинациясе дә... хәтер ялгышулары да була. Тик бу халәттән чыгарга мөмкин. Ныклы ял кирәк сиңа...
Зөфәр утырган көе тезләренә шапылдатып сугып алды. Аның кыяфәте үртәлгән сабыйныкына охшап калды.
– Харрас абый, син мине «ычкынган» дип исәплисең, җүләргә саныйсың бугай?..
Авыл башлыгы аны тынычландырырга ашыкты:
– Сине беркем дә җүләргә исәпләргә җыенмый. Ә менә ял мәсьәләсендә... Гел эшләргә генә димәгән, анысы да кирәк, энекәш. Беребез дә эш аты түгел лә. Аның күзләре Зөфәргә кызганып карыйлар иде. Шул кыяфәтен күреп, Зөфәр башын куллары белән кочаклап, карашын түбән төшерде. Шулчак кунак бүлмәсенең ишеге ачылып китте дә анда Наҗиянең башы күренде:
– Егетегез саташа башлады. Тыпырчына, нәрсәләрдер кычкырып, торырга азаплана, аңа Светлана белән Камилнең генә көче җитми. Чыгып булышыгызчы, – диде ул, сулышы кабып.
Зөфәр белән Харрас дәррәү урыннарыннан торып, алгы бүлмәгә ташландылар. Чыннан да, Андрей кулларын бутый-бутый: «Гранатаңны томыр! Юкса танк изеп китә!» – дип акыра. Тынычландырырга теләп, кулларыннан тотарга маташкан Светлананы «очыртып» кына җибәрә, Камилгә тибәргә азаплана.
Зөфәр белән Харис та килеп кулларыннан тоткач, Светлана яралыга тынычландыру өчен укол ясады. Андрей тынып калды: йокладымы, аңын югалттымы, белмәссең.
Кабат кунак бүлмәсенә кереп тормадылар. Зөфәр барысы каршында да үзенең башыннан үткәннәрне энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Аның хикәяте тыңлаучыларда Бөек Ватан сугышы турында тарихи кино эчтәлеген хәтерләтте. Һәр сүзен игътибар белән тыңласалар да, аларның күзләрендә ышанмау ярылып ята иде. Сөйләп бетергәч, Зөфәр нидер көткәндәй, карашы белән һәрберсенең йөзен күзәтте.
– Анысы шулаен шулай да... Тик кайсы заманда яшәгәнебезне онытмаска кирәк. Сугыш беткәнгә йөз елга якын вакыт узды. Каян килсен соң монда – безнең тайгага немец-фашистлары?.. Сугыш вакытында исән калган булсалар да, инде әллә кайчан үлеп беткән булырлар иде... Юк, Зөфәр, сөйләгән хикәятең ничек кенә матур булмасын, ышана алмыйм, – дип үз фикерен белдерде Харрас.
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Бары тик ара-тирә Андрейның ыңгырашкан тавышы гына ишетелеп куя иде.
– Монда инде бер генә фараз кала, боларның барысы да синең күзеңә генә күренгән, – дип кабат сүз башлаган Харрасны Зөфәрнең тавышы бүлде:
– Минем тәндәге менә бу яралар да, хәзер ыңгырашып каршыгызда ятучы Андрей да – барысы да күзгә күренә, димәк, – дип һаман да ныграк үртәлде аның сүзләреннән Зөфәр.
– Алайса, ул фашистлар киемендәге кешеләр артистлар булгандыр. Хәзер сугыш турындагы киноларны еш төшерәләр бит. Кино төшереп йөрүләредер?
– Үзем дә башта шулай уйлаган идем. Тик беләсезме, аларның автоматлары чын патроннар белән корылган. Беркем дә артистларга чын корал тоттырмас, – дип, дулкынланудан йодрыклары белән өстәлне төеп алды Зөфәр.
– Ә каян беләсең чын корал икәнен?
– Алар минем күз алдында этемне атып үтерделәр. Аккүзнең пулялар теткәләп бетергән гәүдәсе «Ерак привал»дагы аланда ята. Ышанасызмы? Минем үземне берничә мәртәбә тукмап ташладылар. Андрейны әнә, канга батырып, нинди хәлгә китергәннәр. Артистлар шулай эшлиме?..
Кабат тынлык. Һәм шул тынлыкны ярып, Андрейның кинәт кенә:
– Атакага кузга-а-а-ал!.. – дигән саташулы тавышы яңгырады.
Калтыранып тартышкан кулларына килеп ябышкан Светлана аны көч-хәл белән генә тотып тора иде.
Андрейның ул халәте озакка бармады, кабат тирән йокыга талды.
– Бәлки, син үткән заманнарга күчкәнсеңдер? – дип әңгәмәгә кушылды Светлана. – Минем кайдадыр вакыт буенча сәяхәт ясаучылар хакында укыганым бар иде. Әгәр син...
Зөфәр аның сүзләрен бүлде.
– Минем үземдә дә шундый уй булып алды. Бу хакта минем дә укыганым бар. Фашистларда әсирлектә ятканда, төне буе уйлап чыктым. Һәм бердәнбер шундый фикергә килдем. Мин узган заманнарга, сугыш вакытына кайтмадыммы икән, дип уйладым. Шуңа күрә әсирлектән качып киткәч, Күчкән Салага кайтып, сезне күрә алуыма шикләндем дә. Әгәр мин, чыннан да, үткән заманнарга күчкәнмен икән, сугыш чорында яшәгән бабайларны гына күрергә тиеш идем. Инде кайтып сезне күргәч, узган заманнарга күчкәнмен, дигән уйларым бөтенләй нигезсез икәнен аңладым. Мин үзем яши торган заманда.
Тагын авыр тынлык урнашты. Бу хәлдә башлап сүз әйтергә берсе дә базмады. Бераздан Светлана, әгәр Зөфәр узган заманнарга күчмәгән икән, димәк, немецларның безнең заманга күчкән булулары ихтимал, дигән сүзләр әйтте.
Йорттагылар барысы да кинәт кенә аның ягына борылды...
* * *
Карательләр ротасының «Ерак привал»дагы аланнан кузгалып киткәннәренә бер тәүлектән артык вакыт узды. Көн яктысында алар бертуктаусыз хәрәкәттә булдылар. Дөрес, төнлә белән тукталырга туры килде. Гауптштурмфюрер Мартин, төн караңгылыгыннан файдаланып, партизаннар һөҗүм итәрләр дә үзләрен кырып салырлар, дип курыкты. Тирә-якка икеләтелгән сак куеп, төнне вакытлыча оештырылган привалда үткәрделәр. Солдатлар тамак ялгап алды, үзләрен тәртипкә китерде. Юкса көне буе ботаклы чытырманнан барып, кыяфәтләренә карарлык түгел! Тамакларына да аяк өсте капкалаган «сухой паек»тан башка ризык кергәне юк...
Иртән кабат кузгалдылар. Мартинны иң гаҗәпләндергәне шул булды: хәзер дистәләгән чакрым ара узып, ник бер партизан отряды очрасын! Хәтта сыңар мылтык аткан тавыш та ишетелмәде. «Марш бросок»ның башында партизаннар засадасына тап булмыйк, дип шикләнеп кенә атлаган солдатлар да бу хәлдән, ничектер туарылып калдылар, иркенәйделәр. Вакыт-вакыт кычкырып сөйләшкән, хәтта көлгән тавышлар ишетелеп куя. Андый чакларда Мартин «гаепле»не тиз генә табып, зәһәр сүзләр белән сүгеп ташлый.
Соңгы сәгатьләрдә гауптштурмфюрер планшетындагы картага ешрак күз сала башлады. Нәрсәнедер үлчәп, чамалап карый. Компасны алып, юнәлешне билгели. Хәтта агачларның очлары арасыннан агарып күренеп торган күккә дә күз салгалый...
Тагын бер кичне привалда уздырганнан соң, иртән кузгалып, ике-өч сәгать баргач, Мартин унтер-офицерларны – взвод командирларын җыеп, алга таба аеруча сак барырга кирәклеге турында кисәтте. «Картада билгеләнгән партизан отряды урнашкан урынга җитәргә ерак калмады. Засада булырга мөмкин», – диде ул, үзенең шикләрен акларга теләгәндәй.
Ә бераз баргач, бөтен рота белән сизмәстән партизаннар засадасына килеп чыкмас өчен, алдан разведка җибәрергә, дигән карарга килде. Обершарффюрер Шульц командалыгында «гаепләрен каннары белән юарга» тиешле дүрт солдатны билгеләп, алдан җибәрде. Кире кайтканда, аймыл булмас өчен агачларга тамга салып барырга кушты. Үзләре дә тукталып тормадылар, шул тамгаларга карап, алга баруларын дәвам иттеләр.
Тагын ике сәгатьләп вакыт уздымы-юкмы, разведчиклар әйләнеп тә кайтты. Шульц гауптштурмфюрер каршына килеп, кабаланудан һәм дулкынланудан сулышы кабып рапорт бирде:
– Гер гауптштурмфюрер, партизаннар лагерена кадәр сиздермичә генә барып җиттек. Биш йөз метрлап кала, яхшылап күзәттек!
– Gut, gut (Яхшы, яхшы (нем.) , – диде Мартин, аның сүзләрен хуплап.
Командирының күзләрендә мәрхәмәт чаткылары күргәч, аның алдагы көннәрдә үзен «утлы таба»га бастыруын бөтенләй оныткан Шульц рапортын дәвам итте:
– Күзәтүләрдән күренгәнчә, лагерь бик зур мәйданны биләп тора. Лагерь булудан бигрәк, ул кешеләр яши торган торак пунктны хәтерләтә. Йортлар төзек, сугыштан зыян күргән, шартлаган, янган урыннар күренми. Шулардан чыгып, мин анда русларның регуляр частьлары яшеренеп ятмыймы икән, дип тә уйлыйм. Дөрес, без күпме генә күзәтсәк тә, беркемне дә күрмәдек. Партизаннар бик нык яшеренгән булырга тиеш...
Гауптштурмфюрер, әйтелгәннәрдән канәгать калуын белдереп, тагын бер мәртәбә «гут», дип кабатлады. Хәтта Шульцның иңнәреннән җиңелчә генә кагып та алды. Һәм алга таба үзенең әмерен көтеп торучы гаскәриләр ягына борылып, оберштурмфюрер Ганска хәзер үк унтер-офицерларны янына җыярга кушты.
Мартинның акылы холкы кебек үк пырдымсыз, кисәк үзгәрүчән һәм кайвакыт көтелмәгән нәтиҗәләр ясаучан. Ул алдан озаклап уйлап, планнар корып тормый. Киресенчә, аның башына иң акыллы уйлар хәрәкәт вакытында килүчән. Нәкъ менә шул вакытта аның баш миендәге «шөреп»ләре тизрәк эшли башлый. Хәер, яртысы «уголовник»лар арасыннан сайлап җыелган башкисәрләрдән торган эсэсчылар ротасы белән командалык итү өчен болар – иң кулай сыйфат.
Бусында да ул үзенең холкына хилафлык китермәде. Чытырманлык арасында булуга карамастан, мөмкин кадәр тигезрәк тезелергә тырышып, каршысына килеп баскан унтер-офицерларга кискен әмерләр яудыра башлады. Һәр әйткән сүзе аны ныграк рухландыра бара иде:
– Партизаннар лагерена ике яктан һөҗүм итәчәкбез. Шуңа күрә оберштурмфюрер Ганс командалыгындагы бер төркем лагерьны читтән әйләнеп узып, төньяк тарафка күчә. Мин монда төп көчләр белән калам. Башта миномётлардан ут ачып, партизаннарны утлы табада биетәчәкбез. Аннан соң, иң беренче Ганс командасы һөҗүмгә күчә. Чөнки качкын әсирләр кайтып кисәткәнлектән, партизаннар безне бу як юнәлештә көтәләрдер, дип уйлыйм. Ә без көтелмәгән яктан һөҗүм итеп, миномёт утыннан соң болай да башлары әйләнгән партизаннар арасында паника тудырачакбыз һәм «пиф-паф» кырып салачакбыз. Һөҗүмне, Ганс төркеме, мин ракета чөйгәннән соң башлаячак.
Үз сүзләреннән Мартин шулкадәр әсәрләнгән иде ки, әйткәннәре канлы бәрелешнең үзе кебек тәэсир итте аңа. Соңгы сүзләрен әйткәндә инде, сугыш булып узган һәм үзен анда җиңеп чыккан кебек иде. Тыелгысыз эчке ярсынудан сулышы капты. Ул, күңелендә баш калкыткан кыргый инстинкттан куркыныч төскә кергән йөзен як-якка боргалап, каршысына басып үрә каткан, үзенә буйсынган хәрбиләрне бер кат күздән кичерде. Аннан уң кулын югары күтәреп, гырылдавык тавыш белән: «Хайл!» дип кычкырды.
Карательләр ротасының «Ерак привал»дагы аланнан кузгалып киткәннәренә бер тәүлектән артык вакыт узды. Көн яктысында алар бертуктаусыз хәрәкәттә булдылар. Дөрес, төнлә белән тукталырга туры килде. Гауптштурмфюрер Мартин, төн караңгылыгыннан файдаланып, партизаннар һөҗүм итәрләр дә үзләрен кырып салырлар, дип курыкты. Тирә-якка икеләтелгән сак куеп, төнне вакытлыча оештырылган привалда үткәрделәр. Солдатлар тамак ялгап алды, үзләрен тәртипкә китерде. Юкса көне буе ботаклы чытырманнан барып, кыяфәтләренә карарлык түгел! Тамакларына да аяк өсте капкалаган «сухой паек»тан башка ризык кергәне юк...
Иртән кабат кузгалдылар. Мартинны иң гаҗәпләндергәне шул булды: хәзер дистәләгән чакрым ара узып, ник бер партизан отряды очрасын! Хәтта сыңар мылтык аткан тавыш та ишетелмәде. «Марш бросок»ның башында партизаннар засадасына тап булмыйк, дип шикләнеп кенә атлаган солдатлар да бу хәлдән, ничектер туарылып калдылар, иркенәйделәр. Вакыт-вакыт кычкырып сөйләшкән, хәтта көлгән тавышлар ишетелеп куя. Андый чакларда Мартин «гаепле»не тиз генә табып, зәһәр сүзләр белән сүгеп ташлый.
Соңгы сәгатьләрдә гауптштурмфюрер планшетындагы картага ешрак күз сала башлады. Нәрсәнедер үлчәп, чамалап карый. Компасны алып, юнәлешне билгели. Хәтта агачларның очлары арасыннан агарып күренеп торган күккә дә күз салгалый...
Тагын бер кичне привалда уздырганнан соң, иртән кузгалып, ике-өч сәгать баргач, Мартин унтер-офицерларны – взвод командирларын җыеп, алга таба аеруча сак барырга кирәклеге турында кисәтте. «Картада билгеләнгән партизан отряды урнашкан урынга җитәргә ерак калмады. Засада булырга мөмкин», – диде ул, үзенең шикләрен акларга теләгәндәй.
Ә бераз баргач, бөтен рота белән сизмәстән партизаннар засадасына килеп чыкмас өчен, алдан разведка җибәрергә, дигән карарга килде. Обершарффюрер Шульц командалыгында «гаепләрен каннары белән юарга» тиешле дүрт солдатны билгеләп, алдан җибәрде. Кире кайтканда, аймыл булмас өчен агачларга тамга салып барырга кушты. Үзләре дә тукталып тормадылар, шул тамгаларга карап, алга баруларын дәвам иттеләр.
Тагын ике сәгатьләп вакыт уздымы-юкмы, разведчиклар әйләнеп тә кайтты. Шульц гауптштурмфюрер каршына килеп, кабаланудан һәм дулкынланудан сулышы кабып рапорт бирде:
– Гер гауптштурмфюрер, партизаннар лагерена кадәр сиздермичә генә барып җиттек. Биш йөз метрлап кала, яхшылап күзәттек!
– Gut, gut (Яхшы, яхшы (нем.), – диде Мартин, аның сүзләрен хуплап.
Командирының күзләрендә мәрхәмәт чаткылары күргәч, аның алдагы көннәрдә үзен «утлы таба»га бастыруын бөтенләй оныткан Шульц рапортын дәвам итте:
– Күзәтүләрдән күренгәнчә, лагерь бик зур мәйданны биләп тора. Лагерь булудан бигрәк, ул кешеләр яши торган торак пунктны хәтерләтә. Йортлар төзек, сугыштан зыян күргән, шартлаган, янган урыннар күренми. Шулардан чыгып, мин анда русларның регуляр частьлары яшеренеп ятмыймы икән, дип тә уйлыйм. Дөрес, без күпме генә күзәтсәк тә, беркемне дә күрмәдек. Партизаннар бик нык яшеренгән булырга тиеш...
Гауптштурмфюрер, әйтелгәннәрдән канәгать калуын белдереп, тагын бер мәртәбә «гут», дип кабатлады. Хәтта Шульцның иңнәреннән җиңелчә генә кагып та алды. Һәм алга таба үзенең әмерен көтеп торучы гаскәриләр ягына борылып, оберштурмфюрер Ганска хәзер үк унтер-офицерларны янына җыярга кушты.
Мартинның акылы холкы кебек үк пырдымсыз, кисәк үзгәрүчән һәм кайвакыт көтелмәгән нәтиҗәләр ясаучан. Ул алдан озаклап уйлап, планнар корып тормый. Киресенчә, аның башына иң акыллы уйлар хәрәкәт вакытында килүчән. Нәкъ менә шул вакытта аның баш миендәге «шөреп»ләре тизрәк эшли башлый. Хәер, яртысы «уголовник»лар арасыннан сайлап җыелган башкисәрләрдән торган эсэсчылар ротасы белән командалык итү өчен болар – иң кулай сыйфат.
Бусында да ул үзенең холкына хилафлык китермәде. Чытырманлык арасында булуга карамастан, мөмкин кадәр тигезрәк тезелергә тырышып, каршысына килеп баскан унтер-офицерларга кискен әмерләр яудыра башлады. Һәр әйткән сүзе аны ныграк рухландыра бара иде:
– Партизаннар лагерена ике яктан һөҗүм итәчәкбез. Шуңа күрә оберштурмфюрер Ганс командалыгындагы бер төркем лагерьны читтән әйләнеп узып, төньяк тарафка күчә. Мин монда төп көчләр белән калам. Башта миномётлардан ут ачып, партизаннарны утлы табада биетәчәкбез. Аннан соң, иң беренче Ганс командасы һөҗүмгә күчә. Чөнки качкын әсирләр кайтып кисәткәнлектән, партизаннар безне бу як юнәлештә көтәләрдер, дип уйлыйм. Ә без көтелмәгән яктан һөҗүм итеп, миномёт утыннан соң болай да башлары әйләнгән партизаннар арасында паника тудырачакбыз һәм «пиф-паф» кырып салачакбыз. Һөҗүмне, Ганс төркеме, мин ракета чөйгәннән соң башлаячак.
Үз сүзләреннән Мартин шулкадәр әсәрләнгән иде ки, әйткәннәре канлы бәрелешнең үзе кебек тәэсир итте аңа. Соңгы сүзләрен әйткәндә инде, сугыш булып узган һәм үзен анда җиңеп чыккан кебек иде. Тыелгысыз эчке ярсынудан сулышы капты. Ул, күңелендә баш калкыткан кыргый инстинкттан куркыныч төскә кергән йөзен як-якка боргалап, каршысына басып үрә каткан, үзенә буйсынган хәрбиләрне бер кат күздән кичерде. Аннан уң кулын югары күтәреп, гырылдавык тавыш белән: «Хайл!» дип кычкырды...
* * *
Сазонов санаторийда быел да икәүләп ял итү турында Левинга биргән вәгъдәсен онытмады. Элекке курсташ дусты кайчан барасын әйтеп шалтыраткач, үзе дә бу хакта колагына киртләп куйды. Урман хуҗалыгы белгечләренең киңәйтелгән утырышына баргач, үзенең турыдан-туры җитәкчесенә, сәламәтлеген ныгытып алу өчен санаторийга барып кайтырга теләвен әйтте. Алдагы елда ял иткәненең бик ошаганлыгын һәм быел да шунда ял итәргә теләге барлыгын да искәртергә онытмады.
– Ярый, бу хакта уйлармын. Сиңа кайсы вакытларга кирәк? – дип сорады чиновник.
Сазонов үзенә ял итәргә уңайлы вакытны әйтеп биргәч, «кәҗәләнеп» маташмады:
– Үзең теләгән вакытка юлламасын юнәтербез. Ял ит, көч җый. Синең безгә сәламәт булуың кирәк, – дип, теләктәшлек тә белдерде хәтта.
Чыннан да, билгеләнгән вакытта юллама Сазоновның кулында иде...
Һәм менә алар Левин белән санаторийда. Ашыйлар-эчәләр, кирәкле процедураларга йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр, табигать кочагына чыгалар – кыскасы, вакытның һәр мизгелен файдалы үткәрәләр. Шул ук вакытта узган студент елларын искә төшерергә, төрле темаларга үзара әңгәмә корырга, озакка сузмыйча гына бәхәсләшеп тә алырга, илдәге сәясәткә азрак ризасызлык белдерергә, яшьләрнең эшкә карата мөнәсәбәтләреннән бераз зарланып, «эчләрен бушатырга» да вакыт табалар. Болары процедуралар вакытында яки тренажёрларда шөгыльләнгәндә, үзеннән-үзе башлана.
Менә бүген дә махсус түгәрәк ванна эчендә, кирәкле матдәләр белән баетылган су эремәсендә гидромассаж процедурасы алып яталар. Астан кислород агымын кудырып, суны һава белән баетучы аэратор быгырдап эшләп тора. Су кайнавын хәтерләтүче әлеге процесста, файдалы газлар белән баетылган җылымса суның тәнгә килеп бәрелүе әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Гәүдә авырлыгы тоелмас дәрәҗәдә җиңеләеп кала, су агымы ритмына бирелеп чайкала. Күңел әнә шул халәттән ләззәтле мизгелләр кичерә, зур канәгатьлек ала...
Мондый вакытларда дөнья мәшәкатьләрен бөтенләй онытып, бары тик илаһи нәрсәләр турында гына уйларга кирәк сыман. Юк, Левинның теле тик тора алмый. Ул Сазоновның касыгына кулы белән җиңелчә генә төртеп ала да:
– Саша, синең кебек урманга береккән карт аюга монда бераз гына уңайсызрактыр, әйеме? – дип әйтеп куя.
Бу сүзләргә Сазоновның тырнак очы кадәр дә үпкәләмәвен яхшы белә ич ул. Әлбәттә, үпкәләми. Шаярып әйтелгән ярым төртмәле сүзләрне ишеткәч, Геннадий Николаевич процедура бүлмәсен яңгыратып, тыела алмыйча көлде генә. Аның тавышына хәтта, күрше бүлмәнең ишеге ачылып, шәфкать туташының башы күренде. Ул, бу ике карт хөрәсәнгә тагын нәрсә җитми икән инде дигәндәй, сөрмәле матур күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап торды да тавышның нәрсәдәр җитмәгәннән түгел, ә «рәхәткә чыдый алмаганнан» икәнен аңлап, ишекне кире япты.
– Хак сүзләр сөйлисең, дускай. Сезнең цивилизацияле дөньяда, мин, чыннан да, үземне азрак уңайсыз хис итәм. Сезнең бит барысы да ясалма. Әнә, стенаның буеннан буена ясалган табигать күренеше – фотопейзаж. Теге пластик чыршы янәшәсендә баласы белән басып торучы болан пыяладан коелган. Әледән-әле колакка ишетелеп куйган кошлар тавышы да чын түгел – аудиоязма гына, менә без чумылып ятучы шушы су да, ниндидер химик матдәләр кушып ясалган сыеклык, аның быгыр-быгыр тавышы да табигый чишмә челтерәвен алыштыра алмый...
Геннадий Николаевич тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде, Левин аны бүлде:
– Сүз дә юк, мондагы ясалма эффектларны син яшәгән табигый тирәлек белән чагыштырырлык түгел. Ләкин һәркемнең дә табигать белән тыгыз элемтәдә яшәргә мөмкинлеге юк. Цивилизация! Фән-техника алгарышы! Кеше табигатьтән читләшә. Хәзерге мәгълүмат агымының тискәре йогынтысыннан котылу, нерв киеренкелеген йомшарту өчен шул ук фәнни алгарыш нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән ясалма эффектлардан файдаланабыз. Релаксация, ягъни тәнебезне тирән йомшарту бәрабәренә аңыбызны тынычландыруга ирешү, тискәре эмоцияләрдән котылу...
Фәлсәфәгә бирелгән Левин, никадәр генә ышандырырлык итеп теленә салынмасын, Сазонов өчен болар, акыллы кеше башы белән уйлап, ясалма барлыкка китерелгән цивилизация дип аталучы, тыштан ялтырый, эчтән калтырый торган җәмгыятьне аклау өчен, фәнни сүзләр белән матурлап әйтелгән коры сүзләр генә. Ә чынлыкта...
– Сүз сөрешеңне күңелем белән аңларга тырышсам да, миндә каршылыклы фикерләр туа. Башта табигатьне юк итеп, аннан соң шуны ук кеше акылы белән уйлап табылган ясалма эффектлар белән алыштыру нигә кирәк? Алар никадәр генә камил булмасын, беркайчан да оригинал белән тулы охшашлык булмаячак.
– Әйе, синең белән килешәм. Кешелек үзе утырган ботакка балта белән чаба. Тик фән-техникада алгарышны туктатып булмый. Цивилизация киңәйгән саен, табигатьне кысрыклый. Һәм бу котылгысыз. Беләсеңме, ко-тыл-гы-сыз!
Сазонов, кулы белән өстәл сөрткәндәй хәрәкәт ясап, су өстенә җыелган эреле-ваклы һава куыкларын читкә сыпыргандай итте. Аяклары белән этелеп, гәүдәсен күтәрә төште дә Левин ягына ныграк борылды:
– Ә ни өчен котылгысыз? Битараф булганга шундый хәлгә төшердек табигатьне. Ярар, без – караңгы халык. Цивилизациядән читтә. Ә менә сез, фән эшлеклеләре, галим-голәмалар табигатьне саклауда нәрсә дә булса эшлисезме? – дип дәвам итте әңгәмәсен Геннадий Николаевич.
Левин сорауга җавап бирергә теләп, авызын ачты да кире уйлады. Эндәшми калырга булды.
– Әйдәгез, кешелекнең акыллы катлавы буларак, бу хәлдән чыгу юлларын тәкъдим итегез. Әгәр табигый су чыганакларын саклый алсак, кадерен белсәк, менә шушы чуен ванна эчендә кысылып, быкырдап ятмас идек, – диде Геннадий Николаевич, дулкынлануын яшермичә.
– Кызма әле, Геннадий Николаевич. Кем әйтте сиңа галим-голәмалар берни дә эшләми дип? Көчтән килгән кадәр тырышабыз. Әле менә синең белән беренче очрашканда, урманда хайваннарны кыралар, дигәнеңә бик борчылып йөрим. Ә беләсеңме, дускай, шул көннәрдә минем күңелгә бик акыллы гына уй килде. Һәм мин аны тормышка да ашыра башладым. Әгәр шул экспериментлар уңай нәтиҗә бирсә, без сине борчыган нәрсәләрне хәл итә алачакбыз. Ул вакытта син фән әһелләреннән зарланудан туктарсың.
Сазонов әңгәмәдәшенең тел төбен аңларга теләгәндәй, күзләренә сынап карады:
– Йә, сайра, башыңа тагын нинди этлек килде? Сез акыл ияләрен мин бик яхшы беләм, берәр эшкә тотынсагыз, мөгез чыгармыйча туктамыйсыз...
– Мөгез дә чыгаргалыйбыз, анысы – хак. Чөнки без алдан әйдәп баручылар.
Без дөреслекне ялгышулар аша табабыз. Әлегә нәрсәләр майтарганыбызны сөйләп тормыйм. Зур эшләр майтардык, дускай. Нәтиҗәсе көттермәс, тиздән күзгә күренер...
Әнә шундый күтәренке рухта тәмамлады Левин сүзләрен. Ул арада шәфкать туташы кереп, процедураның төгәлләнүе турында белдерде.
Дәвамы бар.
"КУ" 7, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев