Вакытсыз вакыт... (дәвамы)
Без яшәгән йортка бомба эләгеп җимерелгәнен соңыннан ишетеп белдек. Анда калган гаиләләрдән барысы да һәлак булган. Әтием шул хакта ишетеп, әни белән мине бомба астында калган, дип уйлаган...
Романны башыннан монда укырга мөмкин.
* * *
Зур булмаган Заречное бистәсендәге үзе эзләгән йортны табу кыен булмады Зөфәргә. Ул капка келәсен күтәреп ачуга, ишегалдындагы каралты-кура тирәсеннән һау-һаулап, бер эт өреп чыкты. Зөфәр эт күрмәгән кеше түгел. Шулай да шүрләп, капканы үзенә тартты һәм азрак ачык калдырылган ярыктан ишегалдын күзәтә башлады. Эт якынга килеп, борынын ярыкка ук тыгып иснәде дә ырылдап куйды. Берәр метр арырак китеп, җиргә утырды. Тагын берничә мәртәбә һау-һаулап өреп алды. Акыллы эт, хуҗаларына тавыш бирде дә үзе тыныч кына көтеп утыра, дип уйлады Зөфәр.
Чыннан да, бер-ике минут уздымы икән, йорт ишеге ягында хәрәкәт сизелде. «Чарли, а ну домой!» – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. Эт күндәм генә оясына таба юл алды. Алай да ярты юлда туктап, борылып, бер мәртәбә өреп куйды. Бу аның: «Кара аны, явыз ниятең була икән, мин ерак китмим. Хәзер йөгереп килеп эләктереп алырмын», – диюе иде булса кирәк.
Капканы 50-60 яшьләрдәге тулырак гәүдәле бер хатын ачты да сораулы карашы белән Зөфәргә төбәлде. Менә шул чакта Зөфәр сүзне нидән башларга белмичә, аптырап калды. Бу күрешү мизгелләрен күңеленнән күп тапкырлар кичергән булса да, башлап нинди сүз әйтергә кирәклеге уйланылмаган. Шуңадыр, ни әйтергә белмичә төртелеп калды. «Здравствуйте!» Ул дулкынлануын сиздермәскә тырышты. Хатын да, «Здрасьте, здрасьте», диде, башын бераз ия төшеп. Ә үзе Зөфәрне баштанаяк күзәтеп тикшерүен дәвам итте.
Андрей биргән фотодагы теге бәләкәй кызчыклы хатын белән моның арасында шактый охшашлык тапты Зөфәр. Шуңа күрә ул:
– Сез... сез Татьяна буласызмы?.. Татьяна Захарова? – диде дә кабалана-кабалана кулындагы пакетын ачып, анда актарына башлады.
– Юк, мин Татьяна түгел. Мин – Ольга Тимофеева, – дип, әлеге сорауга гаҗәпләнеп калды хатын.
Зөфәр шунда гына вакыт белән булган хәлләрне онытып җибәрүен аңлады. Андрейның хатыны Татьянага Бөек Ватан сугышы чорында чама белән 25-30 яшьләр тирәсе булса да, ул хәзер исән түгел бит инде. Аннан соң тагын шунысы да бар: Андрей хатынын һәм кызын бомба астында үлде, диде бугай. Шулай да Зөфәр пакетында актарынуын дәвам итте. Бераздан аннан фото алып, Ольгага сузды.
– Сез бу кешеләрне белмисезме?
Хатын фотога текәлде. Ә бераздан аның йөзе май кояшыдай балкыды:
– Әлбәттә, беләм! Болар минем әбием һәм әнием... Бик күптәнге карточка. Татьяна Захарова – әбием инде ул. Бу фото сезгә каян килде?
Зөфәр «Э-э-э...» дип нәрсәдер әйтә башлаган иде, хатын кунакны өйгә чакырмыйча, һаман капка төбендә тотуын аңышып алды да: «Нишләп монда басып торабыз соң әле, әйдәгез, керик», – дип, йортка таба атлады. Зөфәр күндәм генә аның артыннан иярде. Барган уңайга:
– Димәк, сез Татьяна Захарованың оныгы буласыз инде? – дип, янә бер мәртәбә ачыклык кертте ул.
– Әйе! Татьяна Захарованың кызы Галина Андреевна – минем әнием. Ул хәзер дә исән әле.
– Ә ул кайда?
– Өйдә. Менә хәзер янына керәбез. Дөрес, бик өлкән яшьтә инде ул. Йөзне куа. Шулай булса да, хәтере ачык. Кайвакыт миңа караганда күбрәк тә белә әле.
Ольга кычкырып көлде.
Өйгә кергәч, хатын кунакка урын тәкъдим итте. Үзе каршысына утырды. Ул әбисе белән әнисе сурәтләнгән әлеге иске фотоны тотып килүченең юкка гына йөрмәгәнен, ниндидер көтелмәгән хәбәр әйтергә җыенганын сизенгән иде инде.
– Сез үзегез кем буласыз соң?
– Мин – Зөфәр. Хәер, минем исем сезгә таныш түгел. Сезнең якларга ерактан килдем. Мин бабагыз Андрей турында. Андрей Захаров сезнең бабагыз бит ул, шулаймы?
– Әйе, бабам. Тик мин аны белмим. Ул мин туганчы әллә кайчан сугышта һәлак булган.
Сүз сөрешенең үзе теләгән юнәлешне алуы Зөфәрне рухландырып җибәрде. Ул дулкынлануын яшермичә, үзе дә сизмәстән ашыга-кабалана сөйли башлады:
– Әйе, әйе, һәлак булган... Ә беләсезме, ул минем кулларымда үлде... Соңгы әманәте итеп...
Гаҗәпләнүдән Ольганың күзләре зур булып ачылды. Ул нидер әйтергә теләп, авызын бер ачты, бер йомды. Хәтта торып китәргә теләгәндәй, урыныннан кузгалып куйды. Аның карашыннан бик нык аптырау, шул ук вакытта жәлләү чалымнарын шәйләргә була иде. Яңа гына ишеткән сүзләрдән ул Зөфәрне җиңеләйгән кеше дип уйлады булса кирәк. Аны өйгә чакырып кертүенә бераз үкенде дә кебек.
– Сез... сез нәрсә сөйлисез?.. Ничек инде мин туганчы үлгән бабам сезнең кулларда җан бирсен?! Сез миңа караганда да шактый яшь күренәсез әле?
Зөфәр ашыгып, ялгыш сүзләр әйтеп ычкындыруын шунда гына аңлады. Вакыт хикмәтләрен тагын онытып җибәрде ләбаса. Тик соң иде инде. Авыздан очып чыккан сүзне кире алып булмый. Ләкин бөтенесе дә бетте дигән сүз түгел. Хәзер ничек тә бу уңайсыз хәлдән чыгу җаен карарга кирәк.
– Зинһар, гафу итегез! Мин – татар милләтеннән. Чит сүзләр белән сөйләгәндә, фикеремне дөрес тә аңлатып бирә алмыйм кайвакыт. Буталам. Бабагыз минем кулларда түгел, ә бабамның кулларында үлгән. Алар сугышта бергә булганнар, – диде ул.
Бу уйдырмасы бик уңышлы чыкты булса кирәк, Ольганың кыяфәте гадәти халәткә керде. Ул тагын матур итеп елмайды:
– Шулай дисәгез генә инде. Юкса, бөтенләй куркыттыгыз, – дип, урыныннан торды да: – Әйдәгез, мин сезне әнием белән таныштырам, – дип, күрше бүлмәгә алып кереп китте...
Караватта ап-ак чәчләре мендәргә таралган карчык ята. Йөзе тирән буразналар белән җыерчыкланган. Тәрәзә челтәре аша төшкән тонык яктылык ул сырларны тагын дә тирәнәйтеп күрсәтә. Юрган өстенә чыгарып салган ябык кулларында кан тамырлары бүлтәеп күренә. Карчык үзалдына нидер сөйләнәме – вакыт-вакыт иреннәре кыймылдап куя, ләкин тавышы ишетелми. Бәлки шундый гадәт кенәдер?
– Әни, менә бу кеше бабай турында нәрсәдер сөйләргә тели. Аның бабасы белән алар сугышта бергә булганнар, – дип таныштырды да әнисен торгызып, мендәренә терәп утыртты. – Ерак юлдан килеп ачыккансыз, мин хәзер табын әзерлим. Ә сез монда серләшә торыгыз, – дип, кухня ягына чыгып китте.
Зөфәр фотоларны карчыкка сузды. Галина әби аларны сакланып кына тотып, озаклап карап торды. Кыяфәтендә елмаю галәмәте чагылып киткәндәй булды хәтта.
– Әтием Андрей Захаров турында нәрсәләр беләсез, сөйләгез, – диде ул, башын күтәреп.
– Алай бик күп нәрсә белмим... Әтиегез минем бабамның кулында үлгән. Соңгы сүзе, менә бу фотоларны адрес буенча әти-әнисенә тапшыруын һәм ничек үлгәнен сөйләп бирүен үтенгән. Ләкин бабам сугыштан алган яраларыннан мантый алмыйча, урын өстендә озак ятып үлә. Сугышчан дустының әманәтен үтәргә мөмкинлеге булмаган аның.
Карчык яңадан фотоларга күз төшерде. Әтисенең фотосын калтыранган ябык кулы белән сыйпаштыргандай итте.
– Әтиемне мин бик аз хәтерлим. Офицер булганын беләм. Хәрби формадан йөри иде... Сугыш башланган көн. Мәхшәр. Әти безнең белән ашыгып кына саубуллашты да заставага чыгып йөгерде. Без аны шуннан соң бүтән күрмәдек. Сугыш беткәч, эзләтеп караган идек, хәбәрсез югалган, диделәр...
– Әтиегез бабама, хатыным белән кызым бомба астында калып һәлак булдылар, дигән. Сез ничек исән калдыгыз соң?
Карчык уйга бирелде. Үткәндәге хатирәләрне барлый, күрәсең.
– Сугышның беренче көннәрендәге ул мәхшәрне уйласам, минем әле бүген дә тәнем эсселе-суыклы була. Анда бик күпләр югалды. Ә без могҗиза белән генә исән калдык. Берничә офицер хатыны җыелышып сөйләшкәннәр дә гаилә белән эвакуацияләнергә карар кылганнар. Әйберләрдән бернәрсә дә алмыйча, балаларын гына җитәкләп чыгып киткәннәр. Әни дә шулар белән тәвәккәлләгән. Чыннан да, без яшәгән йортка бомба эләгеп җимерелгәнен соңыннан ишетеп белдек. Анда калган гаиләләрдән барысы да һәлак булган. Әтием шул хакта ишетеп, әни белән мине бомба астында калган, дип уйлаган, күрәсең.
Галина әби тагын үз уйларына бирелде. Ул вакытларны искә төшерү аңа җиңел түгел, әлбәттә. Хәтта күзеннән бер бөртек яшь чыгып, җыерчыклы бите буйлап тәгәрәде дә юрган өстенә тамды.
– Аннан соң әтидән бер хат алдык әле. Дөресрәге, ул хатны әти-әнисенә – минем әби белән бабайга язган иде. Каты сугышка керәбез. Әгәр андый-мондый хәл булса, бәхил булыгыз, дигән иде ул анда. Соңыннан белдек, шул канкойгыч сугышта алар часте чолганышта калган. Әтиемнең шуннан соңгы язмышы билгесез...
– Ул чолганыштан Андрей Захаров исән-имин чыккан һәм партизаннар отрядына кушылган. Чөнки Совет армиясенең төп көчләре чигенеп, фронт сызыгы еракка күчкән булган инде. Чолганыштан чыгучыларның шактые тайгадагы партизаннар отрядына кушылган ул вакытта. Әтиегез анда партизаннар отряды комиссары булган. Минем бабам белән бергә партизанлык иткәннәр. Бабам Харрас Камалов отрядның командиры булган. Бер канкойгыч сугыш барышында әтиегезгә пуля тиеп, бик нык яраланган. Соңгы сулышын алыр алдыннан, ул минем бабама әманәт итеп, менә шушы фотоларны тапшыруын үтенгән, – дип, үзенең шактый гына ышандырырлык хикәят уйлап табуына куанып, сүзен йомгаклады Зөфәр.
Авыл башлыгы Харрас Камаловны да үзе дә сизмәстән «бабам» дип атарга туры килде аңа. Нишләсен? «Әтиегез моннан ун көн элек кенә минем кулларымда җан бирде!» – дип әйтә алмый бит инде. Юкса бу карчык, үзеннән көлә, дип уйлаячак. Эх, белсә иде ул Зөфәрнең күңелендә нинди уйлар өермәсе барлыгын?!
* * *
Көннәрдән бер көнне Зөфәрне тагын Южный бистәсе хакимияте бинасына чакырттылар. Башкаладан Күчкән Сала вакыйгасын тикшерү буенча оештырылган комиссия вәкиле килгән икән. Имеш, кайбер нәрсәләрне тәгаенләргә кирәк. Башыннан алып ахырына кадәр әлеге вакыйгаларның үзәгендә кайнаган Зөфәрдән сорашмыйча, кемнән сорашсыннар.
Инде бер мәртәбә тикшерү иләге аша узган Зөфәр әлеге чакыруга бик теләп бармады, әлбәттә. Ул төпченеп сораштырулардан гарык булган иде инде. Комиссия үз эшен төгәлләп китеп баргач, өстеннән авыр йөк төшкәндәй җиңеләеп калды, бүтән үзен борчып йөрмәсләр, дип уйлаган иде. Ә менә сорыйсы нәрсәләре калган икән әле...
Ул тиешле вакытка килеп, үзенең чакыру кәгазендә күрсәтелгән кабинет ишеген шакып кергәндә, түрдәге өстәл артында утыручы пеләш башлы адәм, компьютер төймәләренә тиз-тиз баскалап, нидер язып утыра иде. Башын күтәреп, Зөфәрне бер кат баштанаяк карап чыкты. Гадәттә, югарыдан килгән кешеләр «провинциал»ларга түбәнсетеп караучан. Ләкин бу кешедә андый нәрсә сизелмәде. Ул хәтта урыныннан торып, бик дустанә генә елмаеп, керүчегә кулын сузды. Үзе белән таныштырды. Тикшерү комиссиясе эксперты Новиков Михаил Степанович дигән кеше икән.
– Димәк, сез Зиннуров Зөфәр? Шулаймы, ялгышмадыммы? – дип сөйләнә-сөйләнә аңа урын тәкъдим итте.
– Әйе!
Зөфәр үзе эш кешесе булгач, вакыт уздырып, кирәкмәс сораулар белән эч пошырып йөрүчеләрне җене сөйми. Шуңа күрә Новиков дигән бу кешенең беренче сорауларына бераз ачуы да килде. Әгәр үзләре нәкъ шушы вакытка, шушы бүлмәгә чакыртканнар икән, Зөфәр булмыйча кем булсын соң?
– Фашистларны тайгада беренче булып очратучы кеше сез буласыз инде, шулаймы?
– Шулай, шулай, – дип җөпләде аның сүзләрен Зөфәр.
– Кулыгызга корал тотып, көрәшергә дә туры килде инде?
– Бүтәнчә мөмкин түгел иде.
– Сезне бик төз ата, диләр?
– Безнең Күчкән Салада барысы да төз ата. Без – буыннан-буынга килгән аучылар.
– Аңлашыла! Алай да, шәхсән үзегез күпме фашистны дөмектердегез соң?
Бу кеше әллә аны кеше үтерүдә гаепләргә җыенамы, дигән уй йөгереп узды Зөфәрнең башыннан. Тик ул бу тискәре уйларын куарга тырышты.
– Санамадым. Ул чакта санап торырга вакыт булмады.
Аның шикләрен сизеп, сорау алучы тынычландырырга ашыкты:
– Борчылмагыз, мин сезне гаепләргә җыенмыйм. Әгәр сез аларга көчле каршылык күрсәтмәгән булсагыз, авылдашларыгыз арасында корбаннар тагын да күбрәк булыр иде. Кылган гамәлләрегез бары тик мактауга гына лаек.
Аннан соң Михаил Степанович төп темага күчте. Ул беренче мәртәбә фашистларга әсирлеккә төшкәч, немец офицерының үзенә нинди сораулар бирүен, партизан Андрейның аннан нәрсәләр соравын, ничек качып китүләрен – барысын да җентекләп сораштыра башлады. Күрәсең, шулай энәсеннән җебенә кадәр сораштыру бу тикшерүчеләрнең канына сеңгән инде, дип уйлады Зөфәр.
«Берничә соравым бар иде», дип тотынган эксперт каршында, аз да түгел, күп тә түгел, ике сәгатьләп утырырга туры килде Зөфәргә. Новиков һәр сорауга җавапны диктофонга яздырып барды. Соңыннан әлеге сораштыруның компьютерда язылган кыскача эчтәлеген принтердан чыгарып, Зөфәргә кул куйдыртты. Шуннан соң экспертның эше тәмамланды шикелле. Ул кәгазьләрен бер читкә җыеп куйды да эшеннән канәгать калуына куанып булса кирәк, учын-учка чәпелдәтеп сугып алды, рәхәтләнеп киерелде. Урындыгына җайлабрак утырды.
– Ә беләсезме, архивларда казына торгач, бик кызыклы мәгълүматлар таптык без.
Новиковның сөйләү тоны, рәсмилектән бигрәк, үзенең ахире белән тормыш-көнкүреш турында гәп сатучы авыл мужикларыныкына охшап калды. Зөфәр, «мин каян белим инде» дигәндәй, иңнәрен сикертте.
– Сез яшәгән урыннарда Бөек Ватан сугышы чорында, чыннан да, партизаннар хәрәкәте киң җәелгән булган. Алар фашистларга көн күрсәтмәгәннәр. Тайга, урман. Агачлар арасыннан кинәт кенә килеп чыгып, зур-зур отрядларны тар-мар итеп торганнар. Соңыннан үзләре кабат урманга кереп качканнар. Бу хәлгә нишләргә белмәгән немец командованиесе, партизаннарны эзәрлекләп юк итәргә зур гына карательләр отряды җибәргән.
– Карательләр җибәрелү турында ничек шулай ышандырып әйтә аласыз? Бу хакта төгәл документлар бармы?
Әле генә эксперт сорауларына җавап биреп утырган Зөфәр хәзер үзе сорау бирүче роленә күчте. Ләкин әңгәмәдәше моңа бер дә кыенсынмады. Ул, киресенчә, үзендә булган мәгълүматны кемгә дә булса «бушатасы» килү теләге белән яна иде булса кирәк.
– Әйе, андый документ бар. Бу урманнарда аерым хәрәкәт итүче күпсанлы партизан отрядларын берләштерү өчен фашистлар тылына махсус җибәрелгән полковник Мартынов 1942 елның июлендә Мәскәүгә җибәргән досьесында, зур гына карательләр отрядының партизаннарны эзәрлекләве, шуңа күрә отрядларның урыннарын урман эченәрәк алмаштыруы турында әйткән. Ә берәр атнадан Мәскәүдән җибәрелгән «Ничек анда, карательләр һаман тынгылык бирмиме?» дигән сорауга, шул ук Мартыновтан: «Соңгы вакытта алар күренми. Эзне югалтыпмы, куркыпмы, тайгадан кире чыгып киткәннәр бугай. Без кабат үз позицияләребезгә кайтабыз», – дигән җавап килгән.
– Сез шушы сүзләргә нигезләнеп, карательләр ул чакта очраклы гына вакыт аралыгына эләгеп, безнең заманга күчкән, дип уйлыйсызмы?
– Әйе, шулай уйларга берникадәр нигез бар. Моны, нәкъ шулайдыр дип, ышандырып булмаган кебек, юк, алай булмаган, дип кире кагу да мөмкин түгел инде хәзер.
Новиков сөйләгәннәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде Зөфәр. Күңеленең бер почмагында «Ничек инде ул?» дигән сорау туса, аңа каршы: «Ә Күчкән Салада нәрсәләр булды? Каяндыр килеп чыккан фашистлар чын сугыш оештырдылар бит», – дигән уйлар кайнады башында.
– Ә ул архивларда Андрей Захаров турында берәр мәгълүмат тапмадыгызмы?
– Нәкъ шул Андрей Захаровтыр дип әйтә алмасак та, шундагы партизаннар отрядында сугышкан берничә кешенең язып калдырган истәлекләрендә, отрядларның берсендә, чыннан да, капитан Андрей Захаров дигән кешенең комиссар булуы телгә алынган. Ләкин аның алдагы язмышы билгесез. Кайда һәм кайчан һәлак булганын дәлилләүче рәсми документлар да, истәлекләр дә беркайда да юк. Оборона министрлыгының Подольскидагы үзәк архивыннан сораштырган идек. Безне кызыксындырган Андрей Захаров анда хәбәрсез югалучылар исемлегендә икән.
Шушы да булдымы кызыклы мәгълүмат?! Зөфәр әллә соң, чыннан да, вакыт аша күчүне дәлилләгән берәр рәсми документ тапканнармы, дип уйлаган иде.
Новиков аның уйларын сизгәндәй, әңгәмәне бөтенләй икенче якка борды:
– Ә иң кызыклысы, беләсезме, нәрсә? Без Германиянең Россиядәге илчелегенә, ул вакыттагы Вермахт армиясендә шушы вакыйгага кагылышлы документлар сакланмыймы икән дип, сорау юллаган идек. Озак та көттермичә, җавап килде. Чыннан да, 1942 елның җәй башында, сезнең төбәктәге урманнар эчендә тупланып, фашистлар белән көрәшүче партизаннарга каршы баштанаяк коралланган бер рота эсэсчыларны җибәргән булганнар. Рота белән командалык итүче офицерның исеме – гауптштурмфюрер Уильям Фредерик Мартин. Әйе, әйе, «Ерак привал»да урнашкан урманчы йортында сездән сорау алган эсэс офицеры исеменә туры килә. Мондый нәрсә очраклылык кына түгел, минемчә...
Күрче, болар чыннан да тик ятмаганнар икән, дип уйлап куйды Зөфәр. Хәтта яңа гына әйтелгән шушы сүзләре генә дә вакыт аша күчүне тулысы белән раслый түгелме?
– Тагын бер документ бар. Анда әлеге отрядның бик серле рәвештә хәбәрсез югалуы бәян ителгән. Уйлап карагыз, рота кадәр рота югала! Ул чакта фашистлар армиясе командованиесе бу вакыйгадан бернинди мистика да эзләп тормаган, әлбәттә, барысын да партизаннарга сылтап, шуның белән онытканнар.
Новиков урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде. Аның кыяфәтеннән һәм һәр хәрәкәтеннән әле иң мөһим нәрсәне әйтеп бетермәгәнлеге сизелеп тора иде.
– Бу урында тагын бер нәрсәне искәртү урынлы, – дип дәвам итте сүзен эксперт. – Алар әлеге вакыйгага кагылышлы рәсми булмаган башка мәгълүмат тапканнар. Карательләр тайгага китеп, берәр атна үткәч, шул тирәләрдәге тайга кырыенда буталып-адашып йөрүче бер кешене тоткарлыйлар немец солдатлары. Немец киемендәге ул солдаттан сораштыра торгач, ул каратель итеп җибәрелгән әлеге ротаныкы булып чыга. Әлбәттә, аны дезертирлыкта гаепләп, гестапога тапшыралар. Ә сорау алу вакытында ул гаҗәп хәлләр турында сөйли. Тайга эченә шактый кергәч, солдат кече йомышына кысталып, туктап кала. Башкалар арырак китә. «Эшен» төгәлләгәч, отряд артыннан куып җитәргә тели. Каршысында ниндидер куе ак томан күреп ала. Солдат анда керергә курка. Томан тиз тарала. Ләкин ул, ары сугылып, бире сугылып күпме генә йөрмәсен, ротаны таба алмый. Берәр атна адашып йөргәч, тайга читенә килеп чыга. Гестапода аның сөйләгәннәренә ышанмыйлар, әлбәттә. Антифашистлар тотыла торган концлагерьларның берсенә җибәрәләр. Алга таба аның язмышы билгесез, – дип тәмамлады сүзен Новиков.
Федераллар вакыйгага «үтә яшерен» келәймәсе чәпәп, кешеләргә серне чишмәү турында куллар куйдырып, мәгълүматны халык арасына чыгармаска никадәр генә тырышмасыннар, телгә кергән хәбәр таралмыйча калмый икән ул. Аккан су юлын табар, диләр бит, белгәне белеп, белмәгәне белмичә, бу хәлләрнең асылын аңлатырга тырышты. Күчкән Сала авылы янында булган гаҗәп хәлләргә карата Зөфәргә дә күп төрле имеш-мимешләр ишетелде. Ә хәлнең чын дөресе ничек, рәсми органнарда әлеге хәлне ничек аңлаталар? Бу хакта төгәл мәгълүмат ишетергә туры килмәде. Бу Новиков дигән адәмнән шул хакта белешеп карарга була бит. Һәм Зөфәр мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. Бөтен кешене гаҗәпкә калдырган мондый гайре табигый хәлләрнең ни сәбәпле килеп чыгуы турында экспертка сорау бирде. Тегесе бераз икеләнеп торды да, булгач-булгач булсын инде дигән кебек, хәлләргә кыскача гына аныклык кертте. Күрше урман хуҗалыгында, «Граф Елисеев» агач эшкәртү оешмасында, яшерен фәнни-тикшеренү полигоны булган. Анда «Вакыт машинасы» белән сынаулар үткәрелгән. Галимнәрнең исәпләүләрендә төгәлсезлекләр килеп чыгу сәбәпле, «Вакыт машинасы» хасил иткән вакыт туннеле аша үткән заманнардан, ягъни Бөек Ватан сугышы чорыннан безнең заманнарга фашист солдатлары күчүе турында бәян итте.
– Хәзер ул галимнәрне нишләтәләр инде?
– Аларны кулга алганнар, хәзерге вакытта күзәтү астында. Тиздән суд булачак. Күп кешенең үлеменә китергән гамәлләре өчен, аларга күп елларга ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Яшь галимнәр икән әле үзләре...
– Кызганыч, – дип куйды Зөфәр галимнәрнең хәлләренә кергәндәй. – Мондый хәлләр булмаса, тагын күпме ачышлар ясаган булырлар иде.
– Сез нәрсә, җәза срогын үтәгәндә, алар кулларына көрәк-чүкеч тотып, физик эш белән шөгыльләнәчәкләр, дип уйлыйсызмы әллә? Һич кенә дә юк. Алар анда да шул ук фәнни эшләрен дәвам итәчәкләр, минемчә. «Граф Елисеев»тагы җиһазларны сүтеп, машиналарга төяп алып киттеләр. Аны каядыр берәр хәрби базага илтеп, кабат җыячаклар. Вакыт машинасының мөмкинлекләрен киңрәк өйрәнү дәвам итәчәк. Һәм бу эш шул ук яшь галим-голамәләр җилкәсенә төшәчәк. Шулай булгач, алар язмышы өчен борчылырга кирәк түгел, – дип сүзен түгәрәкләде эксперт Новиков.
Дәвамы бар.
"КУ" 8, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев