Логотип Казан Утлары
Роман

Вакытсыз вакыт... (дәвамы)

Бүген Наҗия көне буе күзен тәрәзәдән алмыйча ирен көтте. Моннан дүрт көн элек чыгып киткән Зөфәр бүген кайтырга тиеш иде. Тайганың алар карамагындагы «Ерак привал» дип аталган читенә барып җитеп, аннан әйләнеп кайту өчен, иренә аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә дүрт көн кирәк. Күп еллар дәвамында бергә яшәп, Наҗия моны бик яхшы чамалый. Шуңа күрә бүген иртәдән үк, менә кайтыр, менә кайтыр, дигән өмете бар иде. Ләкин ире кичен дә, хәтта төнлә дә кайтмады...

Урманга кергәч, алар шактый вакыт бик саклык белән генә, ботак-сатакка орынып тавыш чыгармаска тырышып атладылар. Ниһаять, «Ерак привал» аланы шактый еракта калды шикелле. Курыкмыйча, тураеп басып, мөмкин кадәр кызурак барырга да була.

Караңгы. Өстәвенә, вакыт-вакыт агачлар куелыгына туры килеп, алга бару кыенлаша. Зөфәрнең куллары, йөзе агач ботакларына сыдырылып бетте. Кулбашы яралы Андрейның да хәлләре шәптән түгелдер. Берничә мәртәбә җирдә яткан ботакларга абынып та егылды. Шулай булса да, бер мизгелгә дә тукталып калмадылар. Аландагылар аларның юкка чыкканын белеп алганчы, мөмкин кадәр ераккарак качарга кирәк.

Күпме шулай барганнардыр, билгесез. Сулышларына кабып туктадылар. Шунда гына үзләренең кайсы тарафка барганнарын ачыкларга кирәклеге турында уйланды Зөфәр. Кулда компас, карта булмагач, тайгада төнлә түгел, көндезләрен дә юнәлешне билгеләү җиңел эш түгел. Ярый ла, монда килгәндә эте Аккүзгә тагылып барган иде. Хәзер ул да юк.

Дөрес, юнәлешне компас булмаса да, ачыкларга мөмкин. Агач ботакларына карап та якларны төгәл билгеләргә була. Ташларның төньякка караган өлешләрендә мүк үсүен дә күпләр белә. Табигатьтә андый билгеләр шактый. Урманда адашкан очракта юнәлешне чамалау өчен болар – иң гади ысул. Тик әлегә мондый күзәтүләр белән шөгыльләнеп булмый. Көн яктысында да ярымкараңгы булган тайга эчендә төннәрен берәр нәрсә күрермен, димә. Таң атып, кояш югары күтәрелмичә, «табигать компаслары»ннан файдаланып булмаячак. Шулай да, баруны дәвам итәргә кирәк. Арттан куып тотарга җыенсалар, ераккарак китеп калырга...

Бераз хәл алган Зөфәр кабат кузгалырга уйлаган иде, аны Андрей сабыр итәргә кушып туктатты:

– Әйдә, дускай, болай килешик: хәзер син, аңлавымча, үзеңнең отрядыңа ашыгасың. Ә миңа кичекмәстән үземнекеләрне табарга кирәк. Син урман эчендә якларны бераз чамалыйсыңмы? Без хәзер кайсы юнәлештә барабыз?

Зөфәрнең фаразлавынча, ул үзенә кирәкле юнәлештә бара иде кебек. Агачлар арасында торып, урманны күреп булмый, билгеле, хәзер үзләренең кайсы тирәдәрәк икәнлекләрен төгәл генә чамалау кыен. Өстәвенә, тайга гадәти урман да түгел бит әле, анда кайвакыт тәҗрибәле урманчылар да, юнәлешне югалтып, юлдан язгалыйлар. Тайгада йөргәндә, әгәр адашканлыгыңны аңласаң, иң мөһиме, паникага бирелмәскә кирәк. Андый вакытларда үзеңне кулга ала белмәсәң, гел кирәкмәс юнәлешкә кереп китүең бар. Адашып, кечкенә генә мәйданда әйләнеп йөрүең дә мөмкин. Никадәр мәзәк тоелмасын, урман эчендә юнәлешне югалткан кеше кайвакыт гел туры барам, дип уйласа да, бер тирәдән кичә алмый. Соңгы чиктә тәмам арып, атларлык хәле дә калмый. Әнә шулай харап булган кешеләр байтак. Андый чакта эчке сизгерлеккә – интуициягә ышанырга кирәк. Үз-үзеңә ышаныч никадәр зур булса, дөрес барасың дигән сүз. Шуңа күрә Андрейның соравына да кистереп җавап бирде ул:

– Без хәзер төньякка барабыз.

Аның шулай ышанып әйтүенә юлдашы бераз гаҗәпләнеп тә куйды, ахры.

– Ә ничек шулай әйтә аласың?

– Дускай, тумышым белән мин шушы тирәләрдән – тайга кешесе. Ата-бабаларыбыз тайгада яшәгән. Атаклы урманчылар, егерьлар нәселеннән мин. Тайгада йөрү минем өчен шәһәр кешесенең куе агачлы паркта сәйран кылып йөрүе шикелле генә.

Дөрес, аның бу сүзләре бераз күпертү. Ләкин шулай сөйләшми булмый.

– Мин, мәсәлән, кайсы якка баруыбызны якынча да әйтә алмыйм. Һаман бер урында әйләнәбездер шикелле, – диде Андрей.

Зөфәр аның ягына кызганулы караш ташлады. Бу кеше хәзер шушы хәлендә урман эчендә үзе генә калса, сүз дә юк, адашачак һәм кыргый хайваннарга азык булачак. Мондый шартларда аның үзен генә урманга кертеп җибәрү мәгънәсезлек булыр иде. Шуңа күрә ул Андрейга ялганлап тормады, фикерен турыдан ярып әйтте:

– Бер урында әйләнәбездер шикелле, дисең инде алайса?.. Менә, менә, кешенең тайгада адашуы шуннан башлана да инде. Баштан әйләнгән шикелле тоела, аннан соң, чыннан да, әйләнә башлый. Шулай булгач, Андрей, мин берничек тә ялгызыңны гына урманда калдыра алмыйм. Гафу ит. Шулай ук сине үзеңнең партизаннар отрядына кадәр озата да алмыйм. Менә син аларны кайсы якта дип уйлыйсың?

Захаров күңеленнән юнәлешне билгеләгәндәй, берникадәр вакыт эндәшмичә торды. Ул хәтта башын күтәреп, агачларның очлары арасында беленер-беленмәс кенә аксылланып торган урынга да карап алды кебек. Аннан соң шикләнеп кенә:

– Син төньякка барабыз, дидең. Ә безнең отряд хәзер, минемчә, көньяк- көнчыгышта булырга тиеш. Шулай булгач, миңа менә бу якка борылырга кирәк, – дип, сау кулын күтәреп, үзе барачак юнәлешне күрсәтте.

Хәер, караңгы булганлыктан, Зөфәр юлдашының шәүләсен генә күрә иде. Шуңа да ул күрсәткән юнәлешне дә бары тик әйткән сүзләреннән генә чамалады. Гомумән, бер мәртәбә дә яктыда күрмәгәч, Андрейның төскә-биткә ниндирәк кеше икәнлеген ул белми иде әле.

– Аңлавымча, хәзер үзегезнекеләргә бару өчен, сиңа капма-каршы якка ук булмаса да, шул тарафка китәргә туры киләчәк. Ә ул якларда карательләр отряды мыжлап тора. Әле яңа без качып котылган карательләрне дә бер рота эсэсчы башкисәрләр, дип, үзең әйттең түгелме? Кулыңда бер коралың, хәтта соңгы чиктә маңгаеңа җибәрерлек бер патронлы пистолетың да булмаган көе син – капкынга эләккән тычкан, алар кулына килеп керәчәксең түгелме? Тотсалар, расходка чыгарачаклары көн кебек ачык. Бер мәртәбә качкан кешене жәлләп тормаячаклар...

– Ә мин үтә саклык белән генә барачакмын. Аңла, Зөфәр, отрядны карательләр куып җиткәнче, мин үзебезнекеләргә кушылырга тиеш...

– Бу хәлеңдәме? Үзеңнең яралы икәнеңне онытма! Син миннән берничә йөз метр китүгә бер урында таптана башлаячаксың, берәр сәгатьтән хәлдән таеп егылачаксың... Ә безнең отряд якындарак... Сәламәтлегеңне ныгыткач, үзегезнекеләргә озату ягын карар идек әле...

Зөфәр үзе дә сизмәстән, бөтенләй партизан роленә кереп бетте. Тик ничек итсә итте, юлдашын барыбер «үзенең отряды» урнашкан урынга кайтырга ризалаштырды. Андрей нишләсен, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дип, аның белән килеште. Һәм алар тагын алга кузгалдылар. Бу вакытта агачлар очындагы аксыл «утрау» тагын да яктырган иде. Таң атып килә.

Бүген Наҗия көне буе күзен тәрәзәдән алмыйча ирен көтте. Моннан дүрт көн элек чыгып киткән Зөфәр бүген кайтырга тиеш иде. Тайганың алар карамагындагы «Ерак привал» дип аталган читенә барып җитеп, аннан әйләнеп кайту өчен, иренә аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ менә дүрт көн кирәк. Күп еллар дәвамында бергә яшәп, Наҗия моны бик яхшы чамалый. Шуңа күрә бүген иртәдән үк, менә кайтыр, менә кайтыр, дигән өмете бар иде. Кичен кайтмагач, әллә авыл башлыгы Харрас абый белән киңәшләшимме икән, дип тә уйлады. Тик ниятеннән кире кайтты. Бәлки, кичен яисә төнлә кайтып керер, дип өметләнде. Юлда нәрсә булмас?! Тайга – тайга инде ул дип, үзен тынычландырды. Ләкин ире кичен дә, хәтта төнлә дә кайтмады. Ул вакытта Харрас абыйга барырга соң иде инде. Иртәне көтәргә туры килде. Ләкин бу төндә Наҗиянең йокысы йокы булмады. Шуңа күрә иртән үк Харрасларга юл тотты.

Хәл-әхвәл белешкәч, әллә кайлардан әйләнеп, боргалап-сыргалап тормады, ни өчен килүенең сәбәбен әйтеп бирде.

– Аңлыйм, Наҗия, иреңнең «Ерак привал»га киткәнен ишеткән идем. Аның кичә кайтырга тиеш булып та, кайтып җитмәгәнлегеннән дә хәбәрдар. Авыл зур түгел. Һәр йортта телефон булмаса да, «чыбыксыз телефон» яхшы эшли, – диде Харрас.

– Кичә көн дәвамында кайтыр, бәлки, дип өметләнеп көттем. Инде кичен дә, төнлә дә кайтмагач, йокым йокы булмады. Нигәдер бик борчылам. Аның алай озак тоткарланганы юк иде.

Харрасның йөзе күзгә күренеп җитдиләнде. Маңгаенда тирән сырлар барлыкка килде. Шактый еллар авыл башлыгы булып эшләгән һәм шушы җирлектә яшәүче һәр кешенең шатлык-кайгыларын үз күңеле аша үткәрергә ияләнгән өлкән кеше, бүген үзенең борчуын белдереп килгән шушы хатынны юату, тынычландыру өчен күңеленнән генә тиешле сүзләр эзли иде.

– Наҗия, борчылма әле, кайтыр. Зөфәр югалып кала торган кеше түгел. Кем әйтмешли, тайгада туган, тайгада үскән... Берәр нәрсә... э-э, мәшәкате килеп чыккандыр да...

Аның «берәр нәрсә» дигән сүзләрен Наҗия шунда ук элеп алды:

– Шуның өчен борчылам да инде, Харрас абый. Берәр нәрсә килеп чыккандыр, – диде ул. – Тайга белән шаярырга ярамый...

Борчылып төне буе әллә нәрсәләр уйлап бетергән бу хатын белән һәр сүзне чамалап сөйләшергә кирәклеген яхшы белә Харрас. Шуңа күрә, уйламыйчарак әйтеп ычкындырган хатасын төзәтергә ашыкты:

– Гел начарын гына юрарга кирәк түгел, сеңлем. Әле күптән түгел, урманчы өйләренең берсенең түбәсе фәкыйрьләнгән, ныгытып аласы бар, дип сөйләнеп торган иде Зөфәр. Бәлки, салкыннар җиткәнче дип, шуны эшләргә уйлагандыр?..

Наҗиянең монысына да җавабы әзер икән. Төнлә йоклый алмыйча ятканда, ул ягын да кат-кат уйлаган күрәсең.

– Алар андый эшләрне Камил белән барганда, бергәләп эшлиләр иде, гадәттә. Нишләп ялгыз башы керешер икән? Аның ише вакытта, киткән чакта, шундый эшләрем бар, тоткарлануым ихтимал, дип, мине кисәтә иде...

Сүзне озынга сузып торудан мәгънә юк, күп сүз – буш сүз, уйламыйча әйтелгән һәр сүзнең бу бичара хатынның йөрәгенә барып төртеләчәген Харрас аңлады булса кирәк.

– Сабыр төбе – сары алтын, диләр, әйдә тагын бер көн сабыр итик, Наҗия. Кайтыр, Алла боерса, кайтмыйча калмас. Әгәр бүген дә кайтмаса, иртәгә Камил белән бер-ике кешене эзләргә җибәрербез. Южныйга хәбәр итү җаен да карарбыз... Бу көннәрдә ни өчендер рация эшләми. Аппараты көйсезләнгәнме, әллә станциясендә төзексезлек килеп чыкканмы, әлегә билгесез. Азык-төлек һәм почта өчен вездеход тагын бер атнадан гына Южный бистәсенә китәчәк. Графиктан тыш анда кадәр трактор кууда мәгънә юк, – диде ул хатынны тынычландырып...

Шулай тынычланган кебек булып өенә кайтып утырган иде, Камил килеп керде... Беренче соравы: «Кайтмадымы?» – булды.

– Юк шул, – диде, Харрас белән булган сөйләшүдән соң бераз тынычлана башлаган хатынны тагын борчу биләп алды.

Камил дә ни кылырга белмәгәндәй уйга калды.

– Миннән башка барма, дип әйткән идем югыйсә. Берничә көн көтәргә түземлеге җитмәгән, ялгызы киткән, – дигән сүзләр кысылып чыкты аның теш арасыннан.

– Үзем дә кат-кат шулай, дидем. Юк, сүзләремә колак та салмады. Зөфәрне беләсең бит инде, Камил. Барысын да планда каралганча, төгәл үтәргә ярата. Имеш, «Ерак привал»га барып кайту шул көннәргә билгеләнгән.

Наҗия, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй, кулын селтәде. Шактый вакыт эндәшмичә утырдылар. Ниһаять, Камил телгә килде:

– Болай утырып булмый, Наҗия. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Харрас абый янына барып киңәшләшикме әллә?

– Мин бүген аларга барып, хәлне сөйләп бирдем.
– Нәрсә, ди?
– Нәрсә, дисен, бераз сабыр итәргә кирәк, дип тынычландырган булды.

Бүген дә кайтмаса, иртәгә Камил белән берәрсен эзләргә җибәрербез, диде. Тагын тынлык. Аннан соң әнә шул эчпошыргыч шомлы тынлыкны бозып,

Камил утырган урыныннан чәчрәп сикереп торды да кискен тавыш белән:
– Иртәгәне көтмим, Наҗия, бүген үк чыгып китәм, – дип ярып салды. Зөфәр белән Камил – күп еллардан якын дуслар. Бергә эшләгәч, бер-берсен

ярты сүздән аңлыйлар. Сүз дә юк, ул дустының кайтмый калуын авыр кичерә иде. Шуңа күрә аның бу кискен фикергә килүенә Наҗия артык гаҗәпләнмәде. Хәер, әгәр көченнән килсә, бу минутларда үзе тайгага чыгып йөгерер иде. Камилгә дә: «Барма, бүгенгә сабыр ит!» – дип әйтә алмады, бары тик:

– Аймыл булмассызмы соң? – диюдән узмады.

– Мин аның кайтыр юлына каршы чыгам. Ул шарлама ягындагы сукмактан кайтып керәчәк. Беренче елыбыз гына түгел. Гел шуннан кайтабыз. Аймыл булмабыз. Мин үзем белән этемне дә алам. Шарик – бик сизгер эт. Аның белән ышанычлырак булыр, – диде ул.

 

* * *

Зөфәр белән Андрей менә инде бер тәүлеккә якын урман эченнән баралар да баралар. Фашистлар лагереннан качып киткәннән соң бер төн үтеп китте. Тагын кич җитте. Урманда караңгы төшә башлады. Бу вакытта алар икесе дә хәлсезләнгән иде инде. Бигрәк тә Андрейның хәлләре шәптән түгел. Күп кан югалтканлыктан һәм көне буе авызына ризык кермәгәнлектән, ул күзгә күренеп хәлсезләнә. Вакыт-вакыт егыла. Хәрәкәтләре дә бик сүлпән. Ава-түнә атлый.

Шуңа күрә Зөфәргә вакыт-вакыт аны көтеп алырга туры килә. Хәер, үзенең дә бөтен тәнендә хәлсезлек. Шулай булса да, туктап калырга ярамый. Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.

Көн яктысында Зөфәр юлдашының кыяфәтен күрү бәхетенә иреште, ниһаять. Утыз-утыз биш яшьләр чамасындагы саргылт чәчле, чандыр гына ир-ат икән. Өстендә – бик нык таушалган гимнастёрка. Погоннары йолкып алынган. Анысы фашистлар эше, әлбәттә. Сул кулын ниндидер чүпрәк белән муенына бәйләп аскан. Кулбашыннан кан саркып, гимнастёркасында зур кара тап хасил иткән.

Юкка-барга көч сарыф итмәс өчен алар хәтта сөйләшмиләр диярлек. Кирәк булганда, бер-ике мәртәбә сүз алыштылар да, шуның белән бетте. Хәер, артыгы кирәк тә түгел. Алга максат куелган, бөтен көчне шуңа юнәлдерергә.

Караңгы төшә башлагач, Андрей бөтенләй хәлсезләнде. Ул инде вакыт- вакыт онытылып, йокылы-уяулы бара кебек. Сөрлегеп егылулары ешайды. Егылгач, күп вакыт урыныннан үзе тора алмый. Зөфәр кире килеп, аңа күтәрелергә ярдәм итә. Шуңа күрә аны иңнәреннән тотып, янәшә атларга мәҗбүр. Хәзер инде алар бик акрын атлыйлар...

Чираттагы бер егылуында Андрей торырга омтылыш та ясамады. Зөфәрнең ярдәм итәргә теләгән кулын читкә этәрде дә еш-еш сулап:

– Ах, бер йотым гына су булсачы... Барырлык хәлем калмады, Зөфәр, калдыр мине. Мин сиңа авыр йөк кенә. Син тизрәк кайтып, үзеңнекеләрне кисәт. Юкса карательләр сиздертмәстән һөҗүм итеп, барысын да кырып салырлар, – диде ул.

– Син нәрсә инде, Андрей, мин сине бу хәлеңдә ташлап калдырмыйм. Иңнәремдә күтәреп булса да алып кайтам. Аз гына түз инде... Ерак калмады... Зөфәр үзе дә бик сусаган иде шул. Көндез берничә урында дымлырак урын табып, күлмәген шунда җәеп, кул белән баскалагач, күлмәкнең икенче ягыннан дымын суырган иде. Андрейга да бирде. Ләкин сусау вакытлыча гына басылган кебек булды да янә тамак кипте, иреннәр-иренгә ябышты. Ах, ул су эчәсе килүләр!.. Андрейны алга барырга күндерде. Юлдашын авырлык белән генә күтәреп торгызды да иңнәренә салып, алга атлады. Күпме шулай барганнардыр, Зөфәр кинәт туктап калды. Аның колагына агачлар шаулавыннан тыш, ниндидер үзгә тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Ул Андрейны иңеннән төшерде дә янәшәдәге агачка терәп утыртты, тураеп басып, кулларын колакларына куеп, тирә-яктагы тавышларга игътибар итте. Чыннан да, урмандагы гадәти тавышлардан тыш, ниндидер тавыш ишетелә. Күп еллар урманда яшәгән, эшләгән кешенең колагы тавышларга бик сизгер. Гадәти урман шаулавыннан аермалы һәр ым-авазны ул бик тиз тотып ала. Монда да шундый ук нәрсә ишетелеп киткәндәй була. Хәтта моның нәрсә тавышы булуын чамалый да кебек ул. Әллә соң ишетү галлюцинациясе башландымы? Сусаудан андый нәрсә дә булырга мөмкин. Коргаксыган тән, баш мие күзәнәкләре әллә нәрсәләр ишеттерергә мөмкин. Әгәр хәл андыйга китсә, бик начар. Ә инде ишетелгән тавыш чынбарлык икән, анысы яхшы. Кайдадыр шарлап су акканы ишетелә. Күчкән Сала авылының көньяк-көнчыгыш ягыннан, тайга эчендә тар гына инеш агып ята. Чиста сулы ул елгачык тайга эчендәге кизләүдән башлана. Күпчелек урында салмак кына агучы бу чишмә урыны-урыны белән тирән ерганаклар хасил иткән. Ике-өч метр биеклектән шарлап ага торган урыннар да бар. Менә бу таныш тавыш шул шарламаларның берсеннән ишетелә кебек. Әгәр шул урынны эзләп тапса, ул авылының кайсы якта икәнлеген дә дөрес билгеләячәк.

Яхшылап тыңлый торгач, тавыш ишетелгән юнәлешне чамалый алды ул. Баштан Андрейны монда калдырып, үзе генә барып килергә уйлаган иде. Әмма уеннан кире кайтып, аны кабат иңнәренә салды. Караңгыда ялгызын калдырса, кабат таба алмам, дип курыкты. Бераз баргач, шарлап су аккан тавыш көчәя башлады. Зөфәр ялгышмаган: бу инешнең шарлавыклы урыны иде...

Андрейны инеш читендә калдырып, тирән җиренә ерып керде дә суны кушучлап алып, йотлыга-йотлыга эчәргә кереште. Сусавы басылгач, Андрей янына ашыкты. Күтәреп барганда, соңгы мизгелдә һушын җуйган Андрей да аңына килгән һәм, шарлап аккан су тавышын ишетеп, тырмаша-тырмаша суга таба шуыша башлаган иде. Инеш читенә сөйрәп китерде дә, кушучлап су алып, Андрейның иреннәренә тидерде. Андрей йотлыга-йотлыга эчте. Эчеп туйгач, Зөфәр кулларын, битләрен юды. Андрейны да юындырды. Аңа бераз хәл керде булса кирәк, ул торып ук утырды:

– Син юкка минем белән мәшәкатьләнәсең. Калдыр. Алдагысын үзем карармын, – диде ул өзек-өзек сүзләр белән. Ыңгырашып та алды. Ярасы әрни, күрәсең.

Зөфәр аңа җавап кайтармады. Аның үз уйлары иде. Нәкъ менә шушы урындагы шарламадан авылның кайсы якта икәнлеген ул бик яхшы белә. Монда беренче мәртәбә генә булуы түгел. Шуңа күрә хәзер авылга адашмыйча кайтып җитәсенә шиге юк. Юнәлешне бераз гына төньяк-көнчыгышка үзгәртергә кирәк.

Тик менә Андрейның хәле генә борчый. Авылга кадәр исән-имин кайтып җиткерә алырмы? Үзенең дә көче бетеп бара. Өстәвенә, сусауны баскач, үлеп ашыйсы килә башлады. Андрей да шул хәлдәдер. Мондый караңгыда ризык каян тапмак кирәк?! Шунда гына аның, теге урман аланындагы өйдә чакта, күңеленә качу уе беркеткәч, ишек төбендәге сакчы солдат кертеп ыргыткан ипи кисәген ашамыйча, чүпрәккә төреп, куен кесәсенә салганы исенә төште. Капшап караган иде, ул бүлтәеп, эчке кесәдә тора. Куеныннан төргәкне алып, ашыга-ашыга сүтте. Борынга икмәк исе килеп бәрелде. Ләкин ул ыңгырашып яткан Андрей янында ипи телемен авызына кабарга ашыкмады. Телемнән зур кисәк сындырып, иң беренче аңа каптырды. Андрей ашаганда, валчыгы да коелмасын өчен, аска учын куеп торды, коелган валчыкны үзе капты. Аннан соң кулындагы үзенә тигән өлешне дә авызына озатты. Моның белән генә ашыйсы килүне басу мөмкин түгел, билгеле. Тик нихәл итмәк кирәк, булмаганда, анысы да ярап тора.

Бераз ял иткәч, Зөфәр тагын кузгалырга дигән карарга килде. Юкса монда ятып, йокыга талуың да бар. Тәнгә йомшарырга ирек бирмәскә, ияләнгән ритмны югалтмаска, никадәр генә кыен булмасын, юлны дәвам итәргә кирәк.

Кузгалдылар. Хәтта Андрей да әлегә Зөфәргә тотынып, үзе атлагандай итә. Тик бу озакка бармас, мөгаен. Хәзер алар кызу атларлык хәлдә дә түгел. Күпме барганнардыр, кинәт якында гына эт өргән тавыш ишетелде. Тиздән

корыган ботак-сатакларны сындырып, кемдер бу якка чабып килә кебек тоелды. Бер кавымнан ниндидер кара күләгә килеп, Зөфәрнең өстенә ташланды. Бу кеше түгел иде. Кыргый хайвандыр, дип уйлап алды ул. Ләкин аңа каршы тора алырлык көче юк инде. Ул Андрейны кочаклаган көе җиргә егылды. Хәзер барысы да бетәчәк. Бу ерткыч хайван аларны бугазлап алып, ботарлап ташлаячак. Үлемем шушы икән, дигән уй йөгереп үтте аның башыннан.

Тик ни гаҗәп, ерткыч аны ботарларга ашыкмады. Зөфәр колак кырыенда ук аның сулышын тойды. Шыңшыган тавышы да ишетелде һәм... кызганыч тавыш белән чинап та алды. Аның ерткыч түгел, ә эт икәнлеген шунда гына

аңлады. Башта ул аны Аккүздер, дип уйлаган иде. Чөнки бу вакытта эт аның колакларыннан, битеннән ялый һәм кызганыч итеп шыңшый башлады. Могҗиза белән Аккүз исән калып, аны эзләп тапкандыр, дип уйлады ул.

Бераздан эт өреп куйгач, бу уйларыннан кире кайтты. Аккүзнең тавышы мондый түгел. Аның өрүен йөз, мең эт тавышыннан да ялгышмыйча аера алыр иде Зөфәр. Бу этнең тавышы бөтенләй икенче. Ләкин барыбер таныш.

– Шарик! – дип кычкырып җибәрде ул кинәт. – Каян килеп чыктың син монда? Шарик – аркадашы Камилнең эте. Аккүз шикелле үк акыллы ул.
Эт аның шатлыгын уртаклашкандай, янәшәсенә ятты да кулларыннан,

битләреннән яларга кереште. Шул мизгелдә Зөфәрнең күзләреннән бер-ике тамчы яшь тәгәрәде. Шатлык яшьләре... Ул йөзе белән Шарикның куе йоннарына капланды. Этнең тәненнән килгән тир исе борынына килеп бәрелде. Кыл кебек йоны битләрен кытыклады. Әнә шундый халәт Зөфәрнең бөтен авыртуларын оныттырды. Ул тәнендә ниндидер рәхәт ою тойды. Һәм аңының акрын гына томалана баруын сизде. Шулчак эт кинәт сикереп торды да өрә-өрә кирегә чапты. Менә аның тавышы ераклашканнан-ераклаша бара. Инде бөтенләй ишетелмәс булды. Колакка бары тик агачларның гына тонык шаулавы ишетелә. Башка берни дә юк. Мин саташа башладым бугай, дигән уй йөгереп узды аның баш миенең уяу калган өлешеннән. Төнгә каршы бу урынга Шарик каян килеп чыксын инде?..

Шулчак эт өргән тавыш кабат ишетелде. Ул якынайганнан-якыная иде. Зөфәр агачларга тотынып торырга маташты. «Шарик! Шарик!» – дип кычкырмакчы булды. Эт аны күрмичә, читтән узып китәр дип курыкты, күрәсең. Ләкин ул үз тавышын үзе дә ишетмәде.

Эсэсчылар лагеренда тоткыннарның качып китүен иртәнге якта гына белеп алдылар. Штаб урнашкан урманчы өенең утын әрдәнәләре саклана торган янкормасы ягында, урман читендә сакта торучы солдат, ничектер, шул якка күз салган иде, стенада ачык урын караеп торганны шәйләде. Якынрак барып караса, андагы яркаларның бер-икесе алынган. Шунда ук фельдфебель Шульц янына йөгерде. Чөнки ул, нинди дә булса гадәттән тыш хәл килеп чыкса, иң беренче чиратта миңа әйтегез, дип әмер биргән иде.

Бу вакытта алан уртасында куаклардан һәм ботак-сатактан корыштырып ясалган шалашта, плащ-палаткасына уралып йоклап яткан кече офицер, йокысының иң тәмле чагында, таң алдыннан уятуларын баштарак ошатып бетермәде. Алай да, солдатның үзен гел кирәкмәскә уятырга җөрьәт итмәсен белгән фельдфебель, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыкканын аңлап, автоматына ябышты. Тиз генә сикереп торып, палаткадан чыкты.

Солдат тотлыга-тотлыга хәлне сөйләп биргәч, алар икәүләшеп ротаның штабы урнашкан урманчы өенә ашыктылар. Анда, чыннан да, стенадан берәр метрлы ике ярка алынган. Утын саклау бүлмәсенең эчке ягы караеп күренә. Шульц шикләнеп кенә эчке якка башын тыгып карады. Андагы әрдәнәнең утыннарын алып, кеше сыярлык урын ясалган. Эчтә беркем дә күренми.

– Качканнар, – диде ачу белән Шульц.
– Әйе, гер обершарффюрер, качканнар, – дип, аның сүзләрен җөпләде солдат. Солдатның, үзен үчекләгәндәй, артыннан кабатлап торуына Шульцның бик нык ачуы чыкты:
– Ни карадыгыз?! – дип акырды ул, аның якасыннан умырып тотып. Гауптштурмфюрер Мартинның бик коры кеше икәнен яхшы белгән һәм аның йодрыкларын үз сыртында аз татымаган Шульц, бу хәлнең нинди нәтиҗәләргә китерәсен яхшы чамалый иде. Ул ачудан солдатның йөзенә йодрыгы белән орды. Тегесе куллары белән йөзен каплап, җиргә егылды, борыныннан шарлап кан ага башлады. Шульц аның ягына төкереп кенә куйды да штаб ишегенә таба атлады. Үзен дә нәкъ шушы солдат язмышы көткәне көн кебек ачык. Пырдымсыз һәм үз әмерләрен берсүзсез үтәүләренә күнеккән гауптштурмфюрер Мартиннан артыгын да көтәргә була. Бу ике әсирнең качып китүе барыбер мәгълүм булачак. Моның өчен беркем дә түгел, бары тик Шульцка гына җавап тотарга туры киләчәк...

Штаб ишеге төбендә автоматлы ике сакчы тора. Алар гауптштурмфюрер янына теләсә кемне кертми. Ә офицерны вакытлы-вакытсыз тынычсызлап йөрүчеләргә бөтенләй юл ябык. Шуңа күрә алар икесе дә бердән автоматларын аркылы куеп, керергә ярамый, дигәнне белдерделәр.

– Әйтәсе мөһим сүзем бар, – диде Шульц, сүзләре ышандырырлык булсын өчен тавышын күтәрә төшеп.

Сакчы солдатлар бер-берсенә карашып алдылар. Гауптштурмфюрерга кайсыбыз кереп әйтә, янәсе. Вакытлы-вакытсыз борчыганнарын Мартин яратмый. Ачулы чагына туры килсәң, бәргәләп ташларга да күп сорамас. Тик Шульцны да аңларга була. Хәрби дәрәҗәсе үзеннән өстен булган офицер янына килергә җөрьәт итәр идеме? Димәк, җитди сәбәпләре бар...

Чыннан да, сакчы уяткан гауптштурмфюрер сул аягыннан торды булса кирәк. Ул кереп китеп озак та узмады, өйдән Мартинның сүгенгән тавышлары ишетелде. Нәрсәләрдер дөбердәде, шакылдады. Шул ук мизгелдә ишек ачылып китте, аннан абына-сөртенә сакчы йөгереп чыкты да үрә катып, ишек янындагы урынына басты. Аның артыннан ябылып өлгермәгән ишектән Мартинның йомарланган портупеясы очып чыкты. Ул Шульцка бәрелде дә, тезләрен нык кына авырттырып, аның аяк астына килеп төште. Бер минут уздымы икән, ишектән портупея хуҗасының чытык йөзе күренде. Ул бөгәрләнеп беткән эчке киемнән. Чәчләре тузган, күз төпләре шешенгән. Кыяфәтеннән һәм үз-үзен тотышыннан аның кичтән яхшы гына шнапс чөмереп алганы сизелә. Хәзер махмырдан башы авырта, күрәсең. Өстәвенә, нәкъ шундый вакытта, ял итәргә комачаулап йөриләр...

Ул килеп чыгуга, Шульц җирдән үрелеп портупеяны алды да Мартинга сузды:

– Гафу итегез, гер гауптштурмфюрер, портупеягызны рәхим итеп алыгыз!

Мартин, бу портупея ничек синең кулыңа килеп эләкте дигәндәй, гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып алды. Икенче кулындагы фляганы күтәреп, нәрсәдер чөмерде.

– Йә, ни бар анда? – диде ул, флягасының капкачын борып.
– Гер гауптштурмфюрер, рус әсирләре качкан, – дип әйтеп салды Шульц. Гауптштурмфюрерның авызы ачылган килеш калды, күзләре маңгаена менде. Бераздан соң гына ул:
– Ягъни?.. Ничек инде качкан? – дип сорый алды һәм кырт борылды да ишекне каерып ачып, «штаб»ка кереп йөгерде.
Өй эчендә аның акырып-бакырып сүгенгәне ишетелде. Дөбер-шатыр урындык-бүкәннәр ауды, нәрсәләрдер идәнгә шакылдап төште, өйнең арткы ягындагы утыннар тутырган янкормада утын әрдәнәсенең шалтыр-шолтыр ишелгәне ишетелде...

Өч минуттан артык вакыт узмагандыр, тоткыннар ябылган бүлмәнең ишеге

янында сакта торган солдатны якасыннан тотып, ишектән килеп чыкты ул. Чыккан шәпкә аны җилтерәтеп җиргә томырды. Егылып яткан солдат ягына төкереп:

– Син, дуңгыз, үзеңне үле, дип исәплә. Бу сансызлыгыңны бары тик каның белән генә юа алачаксың. Ә синең, Шульц, җиде кат тиреңне тунаячакмын, – диде.

Аның, ачудан, бурлаттай кызарган йөзенә карарга куркыныч иде бу минутларда. Мартинның холкын яхшы белгән Шульц үрә катты, үкчәсен үкчәгә бәреп: «Яволь, гер гауптштурмфюрер!» – диюдән ары уза алмады. Ниһаять, Мартин хәлсез кешедәй пышылдап диярлек сөйләшүгә күчте. Әле яңарак кына бөтен таләпләрен туры китереп киенеп чыккан эсэс оберштурмфюрерга мөрәҗәгать итеп:

– Ганс, ротаны тревогага күтәрергә! Төгәл унбиш минуттан барысы да алан уртасына чыгып, тезелеп бассыннар, – диде дә киенер өчен өйгә кереп китте. Ул юынып, ашап-эчеп, киенеп чыкканда, махсус өйрәтелеп, партизаннарга каршы җибәрелгән эсэс гаскәренең ике йөзгә якын солдат һәм офицерлардан торган бер ротасы аландагы мәйданчыкта тезелеп тора иде инде. Гауптштурмфюрер озак сөйләмәде. Аның әмерләре кыска һәм кискен иде: – Сакка куелган солдатларның җавапсызлыгы аркасында, бүген төнлә рус әсирләре качып киткән. Кайберәүләргә гаепләрен каннары белән юарга туры киләчәк. Бөек Вермахт армиясендә андыйларга урын юк. Ә без хәзер рус партизаннары урнашкан лагерьга барып, аны җир йөзеннән тулысынча юк итәчәкбез. Лагерьның кайда урнашканлыгы безгә төгәл мәгълүм. Карталары безнең кулда калды. Хәзер барыгызга да тулы хәрби әзерлеккә вакыт бирәм. Төгәл ике сәгатьтән походка кузгалабыз. Һәрбер офицерга, солдатка шуны белдерәм: әсир алмаска, беркемне кызганмыйча юк итәргә. Хайл Гитлер!

Аланда: «Хайл!» – дигән авазлар гөрелдәде.

 

* * *

Ул, битләренә җиңелчә генә суккалап: «Зөфәр, Зөфәр!» – дигән тавышка һушына килеп, күзләрен ачты. Камилнең тавышын шунда ук танып алды.

– Су бир, су, – дип пышылдады ул, бөтен гәүдәсе белән калтыранып.

Камил, фонарь белән яктыртып, биштәрендәге фляганы ачты да Зөфәрнең авызына тидерде. Зөфәр йотлыгып эчә башлады.

– Сөйлә, нәрсә булды синең белән, нинди бәлагә тарыдың? – дип сорады Камил.

– Нәрсә булганны мин үзем дә әлегә кадәр ныклап төшенеп җитмәдем. Көтелмәгән искитәрлек хәлләргә дучар булдым, дускай. Сөйләсәм дә, ышанмассың, дип уйлыйм.

– Ә син сөйлә! Хәзер дистә елдан артык бергә эшләп, бер-беребезне ярты сүздән аңларлык кешеләр без. Мин дә ышанмасам, тагын кем ышаныр сиңа?! Их, белсә иде шушы соңгы тәүлекләр эчендә аркадашының башыннан ниләр үткәнен! Юк, ул хәзерге вакытта теләсә нәрсә уйлыйдыр, әмма чын дөресен күз алдына да китерә алмаячак, әйтсә дә, ышанмаячак. Ерткыч, җанварлар һөҗүменә дучар булган, өстенә агач ауган, кинәт авырып киткән, юлбасар яки хәтта берәр маньяк һөҗүм иткән, дип әйтсә, шуларның теләсә кайсына ышаначак, ә менә чын дөресенә – ай-һай!
– Мин фашистлар әсирлегеннән качтым...
 Әле яңарак кына «сөйлә-сөйлә» дип ялварган Камил, шушы өч-дүрт сүздән торган җөмләне ишетүгә, кинәт тынып калды. Аңлашыла! Мондый сүзләрне акылы сәламәт кеше әйтә алмас, зиһененә зыян килгән, дип уйлый инде ул хәзер. Башкача түгел, нәкъ шулай.

– Ни булды сиңа, дускай? Авырыйсың түгелме? Саташа ук башладың. Берәр куркыныч бизгәк йоктырмагансыңдыр бит? Мә әле, тагын су йот!

Камил флягасын биштәренә салып өлгермәгән иде әле. Ул аның капкачын кабат борып ача башлады.

– Миңа су җитте. Туйганчы эчтем. Әнә теге егетнең хәле минекенә караганда да мөшкелрәк. Суны аңа эчерт, – дип, Андрей яткан якка ишарәләде Зөфәр.

Камил фонарь яктысын ул күрсәткән якка юнәлтте. Андрей бөтенләй хәрәкәтсез ята иде. Тагын һушын җуйган, күрәсең.

– Кем ул? Сине шушы хәлгә төшерүче улмы әллә?
Камил иңенә асылган мылтыгына үрелде.
– Юк, юк, ялгышып ата күрмә тагын. Ул үз кеше – Андрей. Ул да фашистлар әсирлегеннән качты...
Фонарь яктысы кабат Зөфәр ягына күчте. Шул арада Камилнең йөзе дә чагылып алды. Аның күзләрендә чиксез гаҗәпләнү һәм бераз шомлану да күренде. Фонарь утын Зөфәргә терәп диярлек яктыртты. Әйтерсең, әнә шулай яктыртып, әйтелгән сүзләрнең ни дәрәҗәдә ихлас икәнлегенә ышанасы килә.

Зөфәрнең кыяфәтендә сизелер-сизелмәс кенә елмаю чагылып узды. Ләкин ул шулкадәр урынсыз булды. Һәм шул ук мизгелдә кашлары җыерылып, әрнүле-газаплы кыяфәткә әйләнде:

– Әйттем бит, ышанмыйсың, – дигән сүзләр сытылып чыкты аның теш арасыннан.

– Ә син ышанырдай нәрсәләр сөйлә. Кеше ышанмастайны дөрес булса да, сөйләмә, диләрме әле?

– Чын дөресе шул! Ышану-ышанмау – анысы синең үз эшең. Ә хәзер әйдә, кузгалыйк. Юкса... Калганын кайткач сөйләрмен.

Юкса нәрсә булачагын әйтеп бетермәде. Арттан эзәрлекләүчеләрнең куып җитүләре бар, димәкче иде, барыбер ышанмас дип, туктап калды.

– Юкса менә бу егетнең үлүе ихтимал. Күп кан югалткан... Ашамаган- эчмәгән... Хәлсезләнгән... Мин үз җаем белән әкрен генә атлармын. Ә сиңа Андрейны җилкәңә салып кайтырга туры килер, мөгаен.

– Авылга кадәр ун чакрымлап бар, булдырып булырмы?

– Мин аны шул чама үз иңнәремдә күтәреп кайттым инде. Хәзер монда кадәр кайтып җиткәч, ташлап калдырмаячакмын.

Камил фляганы Андрейның авызына якын китерде. Егет салкын су тәмен тоеп, күзләрен ачты да йотлыгып эчәргә кереште.

– Без кайда? Килеп җиттекме инде? – диде ул, еш-еш сулап. Фонарь яктысында аның газапланудан кыйшайган йөзе күренеп алды.

– Юк, Андрей, без кайтып җитмәдек әле. Тагын бераз гына түз, ерак калмады. Әйдә, Аллага тапшырып кузгалдык, – дип, урыныннан торды да ава-түнә алга атлады Зөфәр.

Бераздан, кесә фонаре белән уңны-сулны яктырткалап баручы Камилгә:
– Ә син, дускай, фонареңны сүндер, – дип эндәште.
– Нигә? Яктыда кайту уңайлырак бит.
Ут яктысы ераклардан ук күренә, арттан эзәрлекләүчеләр булса, күреп калулары бар, дип әйтмәкче иде Зөфәр. Ләкин кире уйлап, кулын селтәде. Тагын ышанмаячак. Шуңа күрә ул:

– Батареясы бетүе бар, аннан соң иң кирәк чакта янмаса, нишләрбез?! – диюдән артыгын әйтмәде.

– Әле чыгып китәр алдыннан гына зарядкага куйган идем, – дип акланса да, Камил бусында аның белән тиз килеште. Фонарен сүндереп куйды.

Алар алга – караңгылыкка таба атладылар.

 

* * *

Санаторийда бергәләшеп ял итүләренә бер елга якын вакыт узгач, Геннадий Николаевичка, көтмәгәндә, Александр Левин шалтыратты. Хәл белешеп торырбыз, дип, телефон номерларын алышкан булсалар да, өйләренә кайтып, яшәү рәвеше элекке эзенә төшкәч, ничектер, бирелгән вәгъдәләр онытылган. Тормыш мәшәкатьләре, көндәлек эш-гамәлләр басып киткәч, кая инде ул, әллә кайдагы җәннәт бакчасыдай санаторийда ял итеп яткан чаклар башка кереп чыксын?! Шуңа күрә шалтыратучының кемлеген аңлауга ук, хәл-әхвәл сорашып тормастан, Геннадий Николаевич сүзен акланудан башлады:

– Саша, гафу ит, дускай, шушы көнгә кадәр сиңа бер мәртәбә дә шалтыратырга җай чыкмады. Инде безнең яшьтә дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, лаеклы ял турында уйларга кирәк булса да, һаман дөнья куабыз...

Александр Васильевич аны тынычландырырга ашыкты:

– Үземдә дә шул ук хәл, Гена. Берничә мәртәбә шалтыратам дип, талпынып карасам да, кулым җитмәде. Нәкъ шулай, синең кебек, дөнья мәшәкатьләре... Сүз хәл-әхвәл сорашуга күчте. Һәр икесе дә озаклап бер-берсенең туган- тумачасының, бала-чагасының хәлләрен җентекләп сорашты. Бергә укыган курсташларының да күргән-белгәннәрен искә төшерделәр. Телефоннан сөйләшү шул хәл-әхвәл сораштырудан артык булмас иде, кинәт Александр Левин:
– Быел да санаторийга барып, сәламәтлегеңне ныгытып кайтырга исәбең юкмы соң? – дип сорап куйды.
Сазоновның ул хакта уйлап караганы юк иде әлегә. Вакыт тиз уза. Инде бер елга якын вакыт узып та киткән ләбаса.
– Ял итәргә исәп бар барын... Арылды, бик нык ардым. Беләсеңме, Саша, мин инде санаторийга гына түгел, лаеклы ялга ук китәр идем...
– Анысы, әлбәттә, һәркемнең үз эше. Ә менә узган елгы кебек бергәләп ял итәргә каршы түгел мин. Бу хакта ныклап уйлап кара әле, Гена, – диде Левин. Аннан соң ул кинәт кенә теманы икенчегә борып, ни өчендер Сазоновның эше хакында сораштыра башлады.
– Урман хуҗалыгында эшләр ничек анда? «Лес рубят, щепки летят»мы?.. Геннадий Николаевич, дустының нәрсәгә ишарә ясаганын шунда ук чамалады. Һаман да урманны рөхсәтсез кисү барамы, дип кызыксынуы инде. Ул, үзе дә сизмәстән, әңгәмәдәше белән янәшә торып сөйләшкәндәй, кулын селтәп куйды:

– Әй, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның, Саша? Бер кузгатып җибәргән механизмны тиз генә туктатырмын, димә! Урманны талыйлар, дускай. Табигать байлыкларын юкка исраф итү бара. Болар барысы да кемнәрнеңдер кесәләрен калынайту хисабына!

Левин, дустының хәлен аңлагандай, бик мәгънәле генә итеп «М-да!» дип куйды. Бермәл эндәшмичә торгач:

– Кыргый хайваннарны да кыралармы? – дип, әңгәмәсен дәвам итте.

– Браконьерлардан да тынгылык юк, дускай. Киек атуны бернидән курыкмыйча, тартынусыз эшлиләр. Үз абзарларындагы малны чалалармыни?!

– Да-а-а, эшләрегез хөрти икән. Урманнарыгызда киек-җанварлар да бетеп барадыр алайса?

Сазонов дустының ни өчен урман хәлләре белән шулай кызыксынуын аңламады. Югыйсә моннан кырык еллар элек урманчылык институтында биш ел укудан башка, аның урман белән бәйләнеше дә юк кебек. Үзе әйтмешли, инде күптән икенче тармакка күчкән. Урман аның өчен нибары мүкләнеп беткән агачлар һәм кыргый карт аюлар гынадыр, дип аңлый иде Геннадий Николаевич дусты хакында. Ә ул әнә, чыннан да, урман язмышы белән ныклап кызыксынган кебек кылана.

– Хөрти! Браконьерлар азды. Киек хайваннарны кыралар гына... Алай да...

Әйтеп бетерелмәгән соңгы сүзе Левинны ни өчендер сагайтты. Ул дустының сөйләп бетерүен көтеп бераз торгач, тагын соравын бирергә ашыкты:

– Алай да, дидең дә туктап калдың. Нәрсә әйтмәкче идең? Әйдә, сөйлә, Геннадий Николаевич. Берәр искитәрлек хәл бармы әллә?

Сазонов, әйтергәме-юкмы, дигәндәй, бераз икеләнеп торды.

– Искитәрлек дип... Синдәй урман проблемаларыннан ерак торган кешегә ул кызык та тоелмас, бәлки. Алай да әйтим әле. Соңгы вакытта бер-ике мәртәбә аңлатып булмаслык гаҗәп хәлләр ишеттем.

– Йә, йә, – дип ашыктырды Левин.

Аның ни өчен шулай сабырсызлануын Сазонов аңлап та бетермәде. Нәрсә- нәрсә, ә менә башы-аягы белән фән өлкәсенә кереп чумган бу гыйлем иясен ул уйлаган проблемалар бөтенләй кызыксындырырга тиеш түгел иде кебек.

– Ничек дип әйтергә?.. Соңгы вакытта инде күптән «Кызыл китап»ка кертелгән хайваннарны күпләп күргән егерьлар булгалаган. Алар бернидән курыкмыйча, зур төркемнәр белән йөриләр икән...

– Шуннан, – дип, кинәт кенә сөйләвеннән туктап калган Сазоновны ашыктырды Левин.

– Шуннан – шул... Бер яктан браконьерлар кыргый хайваннарны кыра, ә икенче яктан, инде әллә кайчан «Кызыл китап»ка кертелгән хайваннарның саны арта. Ниндидер капма-каршылык килеп чыга түгелме? Парадокс. Бу гаҗәп түгелмени?

– Әйе-е-е, – дип сузды Левин, бик мәгънәле генә итеп. – Ә син үзең моңа нинди аңлатма бирер идең?

Сазонов тагын тынып калды. Аның бу хакта ныклап уйланганы да булмады. Кемнәрдәндер ишетелгән сүзләрне, бик әһәмият бирмичә, колак читеннән уздырган чаклары да бар. Рәсми мәгълүмат булмаганда, һәрнәрсәгә ышанып бетеп тә булмый бу заманда. Шуңа күрә ул дустының соравына туры җавап бирде:

– Колакка кергән һәр сүзгә ышанып, кайсы ялган, кайсы чын икәнен төгәл белмичә, нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйм мин, дускай. Бу имеш-мимешләрнең ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген зоологлар өйрәнсен әнә. Минем төп эшем хуҗалык итүгә һәм урман байлыкларын саклауга бәйле...

– Анысы шулай инде, – дип килеште Геннадий Николаевичның сүзләре белән Левин. – Алай да, бергәләшеп ял итү турында уйла әле. Узган ел ялыбызны бик күңелле уздырган идек бит, – дип өстәде дә бик дустанә саубуллашып, элемтәне өзде...

Телефон аша булган әңгәмәдән соң, хис-кичерешләре бераз басылгач, Сазонов үзалдына елмаеп куйды. Карале бу Сашаны, санаторийда очрашкан вакыттан соң бөтенләй үзгә фикер йөртә башлаган түгелме? Хәтта урман проблемаларын күңеленә якын алып, сораулар биреп маташты. Ә үзе әле кайчан гына: «Мин бөтенләй икенче тармакта эшлим... син эшләгән урман тармагына тыкшына алмыйм. Гафу ит, дускай...» – дип сөйләнгән иде. Элекке курсташының күңелендәге әнә шул үзгәрешләргә бераз гына сәерсенсә дә, үзенең борчуларына аның да битараф булмавы, сүзләр белән генә булса да, ярдәм итәргә теләве күңеленең бер өлешендә шатлану хисләре дә тудырды.

Дәвамы бар.

"КУ" 7, 2019

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев