Вакытсыз вакыт... (ахыры)
Аркадашы Камил кабере янында озаграк торды Зөфәр. Күзләренә яшь килде. Зур үкенеч шул: ярдәм килеп җитәргә, фашистларны пыран-заран китерергә нибары биш-ун минутлап калганда һәлак булды Камил...
Романны башыннан монда укырга мөмкин.
«Ерак привал»дагы вакыйгалардан соң өч ай узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә Күчкән Сала авылы кешеләре тормышында зур үзгәрешләр булды. Янгыннардан зыян күреп, йортсыз-җирсез калган кешеләргә авылда өр-яңа йортлар җиткерелде. Вакытлыча читтә яшәргә мәҗбүр булган күчкәнсалалылар өчен бу куанычлы хәл булды, әлбәттә. Төз, юан чыршы-нараттан буралган өйләрдә сагыз исе аңкып тора, киң итеп эшләнгән тәрәзәләреннән кояш нурлары бик мулдан керә. Һәр җирдә сафлык, иркенлек...
Кешегә яшәү шартлары тудырсаң, ул кайда да үзен бәхетле тоя. Шундый өйләр җиткереп кергән берничә гаиләгә, шәһәргә чыгып киткән балалары да кайтырга җыена икән, дип ишеттерделәр авылда. Бик мөмкин. Кайдадыр чит җирләрдә, кеше почмакларында зар-интизар булып йөргәнче, туган җирендә, әти-әнисе белән бергә-бергә дөнья көтү күңелле дә, отышлы да булачак. Киләчәктә Күчкән Салага яшьләрне җәлеп итәргә өмет бирә торган тагын бер сәбәп бар: авыл белән Южный бистәсе арсындагы 50 чакрымлы юлга асфальт җәймәкчеләр икән. Заманча асфальт юлдан җиңел машинада «Олы җир»гә нибары ярты сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак. Ә урман тракторы белән бер якка гына өч-дүрт сәгать барыла иде.
Урман тракторы дигәннән, Рафатның «ТТ-4» тракторын реставрацияләп, тарихи экспонат итеп, пьедесталга куярга җыеналар. Беренчедән, ул заманында урман хуҗалыгын үстерүдә керткән өлешен күрсәтеп торса, икенчедән, күчкәнсалалылар өчен тагын бер ягы: юлсыз чакта авыл кешеләрен «Олы җир» белән тоташтырып торучы бердәнбер транспорт чарасы булып торды. Бу легендар техниканы хөрмәтле урынга куюның тагын бер сәбәбе бар икән әле: күчкәнсалалыларга ул фашистлар белән көрәшкән көнне, ирексездән шәһит киткәннәрне искә төшереп торачак.
Бу хәлләрдән соң, урман хуҗалыгына хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар артыр кебек. Узган айда Южныйда гына түгел, гомумән, тирә-яктагы урман хуҗалыкларында да төрле дәрәҗәдәге тикшерүләр күп килде. Южный белән янәшәдәге урман хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Сазонов, ниһаять, лаеклы ялга киткән. Аның карамагындагы урманда урнашкан «Граф Елисеев» предприятиесендәге фәнни лаборатория җиһазларын хәрби машиналарга төяп, каядыр озатканнар. Алардан бушап калган биналарга, Сазонов урынына килгән яшь җитәкче, заманча агач эшкәртү станоклары кайтартырга планлаштыра икән. Ул урында да предприятие ачып, эшчәнлекләрен киңәйтмәкчеләр. Ә бу өстәмә эш урыннары дигән сүз. Димәк, яшьләр эшсез йөрмәячәк.
Южный посёлогы белән Күчкән Сала авылы арасына да зур чыгымнар тотып, юкка гына асфальт юл салмыйлардыр. Халык арасында Күчкән Салада элекке кебек үк агач эшкәртү предприятиесе төзергә ниятлиләр икән, дигән сүз йөри. Җил исми, яфрак селкенми – булырга мөмкин. Ул чакта, авылның киңәеп китүенә дә өмет бар. Эшне планлы алып барганда, агач эшкәртү предприятиесе, гомумән, урман хуҗалыгы табышлы тармак бит ул. Әлегә агачның бәясе төшкәне юк. Урмансыз төбәкләрдә, чит илләрдә агач материаллары бик кыйммәтле чимал, аларга ихтыяҗ зур...
Сугышта һәлак булган күчкәнсалалыларны зират түрендә барысын бер тирәгә тезеп җирләделәр. Халык теленә ул үзеннән-үзе «Батырлар аллеясы» дигән исем белән керде. Южный бистәсендәге урман җитәкчелеге Күчкән Сала авылы янында фашистларны җиңүнең бер еллыгына бу урынга һәйкәл ачарга дигән карар кабул итте. Хәзер күчкәнсалалылар Җиңү көнен елга ике тапкыр билгеләп үтәргә җыеналар. Бу хакта Харрас Камалов әйткән. Ә ул үзе һаман Южный бистәсе хастаханәсендә ята. Култык таягы белән йөрергә маташа, диләр. Ләкин табиблар әлегә иртәрәк, сөякләре ныгысын дип, тоткарлап киләләр икән.
Авыл башлыгы вазифаларын вакытлыча Зөфәр башкара. Харрас, бүтән эшләмәм, урынымда сине калдырырмын, дисә дә, ул риза түгел. «Минем эшем – урман. Аңа беркайчан да хыянәт итә алмыйм», – ди...
Менә иртәгә фашистлар белән булган бәрелештән соң беренче мәртәбә, «Ерак привал»га барырга җыена Зөфәр. Авылдашларының кабат анда барырга курыкмыйсыңмы соң, дигән соравына елмая гына. Хәзер инде Гражданнар сугышы чорындагы акгвардиячеләр, йә Наполеон җитәкчелегендәге француз гаскәре килеп чыкса да, курыкмаячакмын, ди ул. Теге хәлләрдән соң, «Граф Елисеев» предприятиесенә дә кереп, карап чыгарга исәбе бар. Күрше урман хуҗалыгында нәрсәләр майтарып яталар икән?
«Ерак привал»га чыгып китәр алдыннан, фашистлар кулыннан һәлак булганнарның каберләре янына – «Батырлар аллеясы»на барып килермен, дип адарынган иде. Авыл читендәге ачыклыктан бер кочак чәчәк җыеп, зиратка таба атлады ул.
Каберләргә вакытлыча язып куелган исемнәрне тагын бер мәртәбә күздән кичерде: Вафин Зиннур, Зыятдинов Сөнгать, Зарипов Шакир, фельдшер Сидорова Светлана, Талипов Камил... Исемнәрен кычкырып укып, һәрберсенә чәчәкләр куеп, каберләр рәтеннән узды Зөфәр. Тракторы белән Южныйга барганда атып үтерелгән Рафатны һәм авыл урамында атылган Габделхак картны да монда җирләделәр. Барысы 16 кеше.
Аркадашы Камил кабере янында озаграк торды Зөфәр. Күзләренә яшь килде. Зур үкенеч шул: ярдәм килеп җитәргә, фашистларны пыран-заран китерергә нибары биш-ун минутлап калганда һәлак булды Камил. Әгәр, сугыш ахырына кадәр тайга эченә тылга җибәрелгәннәр арасында калса, ул һәлак булу түгел, сугышның үзен дә күрмәс иде. Юк, үз өстендә җаваплылык тоеп, мылтыклар белән коралланган дүрт хатынны да ияртеп, засадада торучы отрядка ярдәмгә ашыккан. Фашистларның соңгы һөҗүмен кайтаруда аларның ярдәме бик мөһим иде. Кем белә, алар вакытында килеп җитмәсә, көне буе ярсый-ярсый һөҗүмгә ташланган фашистлар бу «биеклек»не алган да булырлар иде. «Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Камил дус. Авыр туфрагың җиңел булсын!» – дигән сүзләрне Зөфәр аркадашы белән янәшә генә торып сөйләшкәндәй кычкырып әйтте.
Камил үлгәч, аның эте Шарикны үзенә алды Зөфәр. Акыллы эт! Хуҗасын югалту кайгысын бик авыр кичерде. Берәр атна буе Камилнең кабереннән китмичә, зиратта яткан. Ябыгып беткән. Хәзер әкренләп Зөфәргә ияләнеп килә инде. Бүген зиратка килгәндә, Шарикны үзе белән алмады. Тирән йөрәк яраларын искә төшереп борчыйсы килмәде. Эт булса да, ул да җан иясе бит. Өстәвенә, иртәгә ерак юлга кузгалырга җыеналар...
Әнә шуларны уйлап, зираттан чыгу ягына атлады Зөфәр. Көн кояшлы, шундый матур! Мондый һәр мизгелнең рәхәтен тоеп кына яшәргә дә бит!.. Тик кайчак тормышта чатаклыклар килеп чыга да, күңел түгәрәклеге кителә башлый. Дөрес, вакыт үтү белән андый хәлләр онытыла һәм тоныклана. Вакыт барысын да дәвалый. Әйе, барысы да вакытка бәйле. Чөнки вакытның үткәне һәм киләчәге бар. Теләсә нинди вакыйганың сәбәбе үткәндә булса, аны хәл итү – бүген һәм киләчәк эше. Бу – даими процесс. Әнә шул эчпошыргыч даимилекне үзгәртеп, кайчак вакыт өермәләре уйнап ала, үткәннәрдә инде әллә кайчан хәл ителгән тарихи вакыйгаларның кечкенә генә бер чите киләчәккә дә кагылып узарга мөмкин... Шундый чакларда үз җаена гына барган тормыш чәлпәрәмә килә икән. Вакыт галәмәтләре! Нәкъ менә шундый галәмәтләр Күчкән Сала халкының да тыныч кына, үз җае белән аккан тормышын кинәт кенә астын-өскә китереп алды.
"КУ" 8, 2019
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев